Карга боткасы
материал (старшая, подготовительная группа) на тему

Исмагилова Разидя Рашитовна

В давние времена думали, что весну на своих крыльях приносят грачи. Поэтому после прилета грачей народ устраивал праздник "Карга боткасы". Они радовались прилету птиц и весне.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon karga_botkasy.doc52 КБ

Предварительный просмотр:

Карга боткасы

  1. Ачылды ак калын юрган,

          Исте апрель җилләре

          Кошлар кайта сагындырган

          Туган үскән илләре.

  1. Под окном запрыгали воробушки

И вернулись  к нам веселые грачи

И запел певец весенний скворушка

Песенки веселые свои.

  1. Көннәрен юлда үткәреп,

Куанышып очалар,

Канатларына күтәреп

Яз китерә ич алар.

 

Җыр  “ Яз килә” (утыралар) ; (каргалар киенергә чыгып китәләр)

Алып баручы: Кышның салкын бураннары үтә,

                           Менә кабат җиргә язлар җитә.

                           Таллар бөре ача, кояш көлә,

                           Кара карга җиргә тавыш бирә (кошлар тавышы)

            Карга булып киенгән 4 бала чыга.

            Карга әйтә: кар, кар,!

            Туем җитте, бар,бар!

            Ярма, күкәй алып бар,

            Сөт – маеңны алып бар,

            Ипи – итең алып бар,

            Кар, кар, кар!

            Каргага әйтә : кар, кар,!

            Мичтә бәлеш бар , бар

            Мичтән бәлеш алыр идем

            Өйдә кунак бар, бар!  (Каргалар бии)

   Алып баручы:  Борын – борын заманнарда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр.    Алар язны җылы яклардан кошлар алып килә дип уйлаганнар. Шуның өчен, карлар эреп, сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар. Аланда уйнаганнар, җырлаганнар, күңел ачканнар. Ахырда ботка ашый торган булганнар. Әйдәгез балалар, без дә өйләргә барыйк, сый – хөрмәт җыйыйк.

Җыр : Ал чия төпләрендә,

            Гөл чия төпләрендә

            Сулар сибеп үстерәләр

            Тәрәзә төпләрендә. (балалар өй янына баралар)

1 нче бала ишек шакый:

            Өйдәме түтәй?

            Тизрәк бир күкәй.

            Бирсәң безгә өч күкәй

            Тавыгың салыр йөз күкәй.

Әби: Мәгез, мәгез алыгыз балалар!

2 нче бала ишек шакый:

          Өйдәме бабай?

          Май кирәк, ярма кирәк,

          Карга туена бар да кирәк.

          Тагын булса он чыгар,

          Пешерербез бер чумар.

Бабай: - И балакайларым, сезне бәйрәм белән тәбрик итәм.

Алып баручы: Әби, бабай, әйдәгез сез дә безнең бәйрәмгә рәхим итегез.

Әби: Балалар, ярма да бар, майда бар, тоз да бар, без ботканы пешерергә куйык.

Бабай: Мин учакны ягып җибәрим, ә син карчык ботка пешер.

Әби: Боткага сөт салыйк, ярма салыйк, май салыйк. Тәмле булып пешсен боткабыз.

Бабай : Карчык, ботка пешкәнче әйдә яшь чакларны искә төшереп алыйк әле. Бер яшьлекә, бер картлыкта диеп биеп, җырлап .

Бабай:  Бар иде яшь чаклар,

               Кесә тулы борчаклар.

                  Саламнан кәртә каерып,

                   Чикерткә җиккән чаклар!

Әби:     Әкәм-төкәм, мөгезең чыгар,

             Сөтле сыер бирермен,

             Сөтле сыер яратмасаң

             Ак төкерек бирермен.

Бабай: Тилгән, тилгән,

                        Бәбкә алырга килгән.

                           Бер канатын көйдергән

                             Бер канатын сындырган.

Бабай: Балалар, сез кошларны яратасызмы соң?  Ә сез алар турында шигырьләр беләсезме?

Алып баручы: Уңган безнең балалар,

                           Шигырьләр күп беләләр

                           Хәзер сезгә әйбәт итеп

                           Шуны сөйләп бирәләр.

 

                            1 нче бала: Исәнмесез кошкайлар

                                               Безнең якын дускайлар

Чәүкәләр, акчарлаклар,

  Сыерчыклар, тургайлар!

    Кыштан туеп беттек без,

       Сезне сагынып көттек без.

                                               Сезне көткән арада

   Күп дәресләр үттек без.

                                                Инде яз килде көлеп,

                                                Сулар ага йөгереп,                                    

                                                Без оялар ясадык,

   Сез килер көнне белеп.

2 нче бала:             Скворец

                        Превесёлая

                        Весть:

                        Прилетел,

                        Наконец,

                        Навосёл

                        Долгожданный скворец!

                        С первых всплесков

                        Весны,

Только солнце взойдет,

В перелестках,

В лесах
И в садах он поёт

Свой вливает мотив

Он в весенний разлив

Неустанный

Певец,

Долгожданный

Скворец.

3 нче бала: Яз килә

                    Яз килә, яз килә,

                    Сыерчыклар килә,

                    Гөрләшеп, сайрашып

                    Җырчы кошлар килә.

4 нче бала: Скворечник

Мы построили скворечник

Дом веселого скворца.

Мы повесили скворечню

Возле самого крыльца

Все семейство вчетвером

Проживает в доме том!

Мать, отец и скворушки

Черненькие перышки.

Алып баручы:  Балалар, әйдәгез бергәләп “ Түбәтәй” дигән күмәк уен уйнап

алабыз.

Әби: Минем матур алмаларым

        Зур кызларым, зур улларым,

        Иң кадерле, күз нурларым!

        Әйдәгез бергәләп “Йөзек салыш”

        Уенын уйнап алыйк. ( кемдә йөзек сикереп чык); (уеннан соң утырабыз)

Бабай:  Балалар сез кошлар турында табышмаклар беләсезме?

  • Гөлдер –гөлдер бу,

Кызыл тәпи – кемдер бу? (күгәрчен)

  • Җәй тукылдый бу чүкеч,

Кыш тукылдый бу чүкеч,

Ничек чыдый бу чүкеч? (тукран)

  • Чырык – чырык чыркылдый,

      Бер җиргә дә ул китми,

      Безнең белән дус яши,

      Әйтегез, ул ни? (чыпчык)

Әби: Бабай, без, балаларны тыңлап, ботканы онытып та җибәргәнбез, учагыбыз сүнеп бара түгелме?

Алып баручы: Балалар ә без ботка пешеп чыкканчы бер биеп алыйк.

      Бию башкарыла

     Алып баручы:   Ә хәзер балалар матур түгәрәк ясап утырабыз һәм әби, бабай пешергән ботканы авыз итеп карыйбыз.

Ботканы ашагач:  Әби, бабай рәхмәт ботка бик тәмле булды.

Алып баручы: Шуның белән бәйрәм кичәбез ахырына якынлашты. Сезгә  барыгызгада уңышлар, нык сәламәтлек теләп калабыз!

     

Әдәбият

  1. Балалар фольклоры . Төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы Р.Ф. Ягьфәров. Мәгариф нәшрияте,2000 ел.
  2. Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти - әниләр өчен хрестоматия. – Казан: РИЦ, 2011. -560 б.
  3. Ал кирәк, гөл кирәк. Укутычылар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен кулланма. Р.Ф. Ягьфәров. – Казан “Мәгариф” Нәшрияты 1995.
  4. Сөмбеләне кем белә?/ Балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм музыка     җитәкчеләре өчен методик ярдәмлек.  Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер нәшрияте”, 2003
  5. Мин бәйрәмнәр яратам: сценарийлар, музыкаль уеннар, җырлар/ К.В. Закирова, Г.Р. Гыйләҗетдинова. – Казан: Татар, кит.нәшр., 2009. – 232 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника КАРГА БОТКАСЫ

Самым популярным весенним праздником татарского народа несомненно является "Карга боткасы"В древние времена люди считали, что весну на кончиках своих крыльев приносят вороны. Поэтому как то...

Фольклорный праздник "Карга боткасы"

Конспект праздника на тему "Карга боткасы". Это праздник проводиться весной....

Карга боткасы

Балалар бакчасында фолклор кичәсе...

Тема: «Карга боткасы» (на татарском)

Максат: “Карга боткасы бәйрәме” белән таныштыру.Бурычлар:-тәрбия: татар халкының традияләренә һәм культурысына мәхәббәт,ихтирам тәрбияләү.-үстерү: сөйләм телен үстерү,игътибарлык,тапкырлык һәм р...

"Карга боткасы"

Балаларны элекеге бэйрэмнэр белэн таныштыру,кошлар турында белем биру,аларны сакларга ойрэту.Татар халык йола бэйрэмнэренэ кызыксыну уяту....

Карга боткасы

    Праздник  “Карга боткасы” это весенний праздник посвящённый прилёту грачей....