Сценарий литературно-музыкального мероприятия "Каз өмәсе"
материал (подготовительная группа) по теме

Садыкова Наиля Рафаэловна

Сценарий литературно-музыкального мероприятия "Каз өмәсе"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kaz_omese.docx18.96 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

 

Максат: Бәйрәм көннәре турында күзаллауларын формалаштыру. Балаларны милли бәйрәмнәр белән таныштыруны дәвам итү. Халык бәйрәмнәренә, гореф-гадәт hәм йолаларына ихтирам тәрбияләү. Бәйрәм тантаналарына уңай мөнәсәбәт булдыру.

 

Җиhазлау: Милли киемнәр, “казлар”, канатлар, чиләкләр.

 

Алдан эшләнгән эшләр:

1 Бәйрәмнәр турында әңгәмә үткәрү

2. Җырлар, шигырьләр, бию, уеннар өйрәтү

3. Залның бизәлешен уйлап табу.

4. “Каз түшкәләре” тегү.

 

Алып баручы:

Көзлар җиткәч җырлый-җырлый

Казлар йолкый кыз бала.

Авыллырда хәзер каз өмәсе

Өмә җыры hәрбер ызбада.

 

Әби, бабай сөйләшәләр.

Бабай: Әбисе, кара әле, бүген Сәмигуллаларда каз өмәсе икән бит. Әллә, мин әйтәм, без дә казларны йолкып алыйкмы, дим. Казларыбыз бик таза, матур булып үстеләр, Аллага  шөкер.

Әби: И, бабасы, мин сиңа әйтергә онытканмын гына, картлык – яшьлек түгел шул. Кичә мин түбән очка төшкән идем, кызларны чакырып кайттым каз өмәсенә! (Ишек шакыйлар). Карале, картым, ишек шакыйлар, ахырысы. Кызларыбыз килеп тә җиттеләр. (Бабай ишекне ачып җибәрә, кызлар керәләр)

Әби: Кызларым, килдегезме? Бик әйбәт булган. Узыгыз, узыгыз.

Кызлар: Исәнмесез, әби, бабай. Менә, без каз өмәсенә килдек.

Әби: Килүегез, бик яхшы булды әле. Бабагыз казларны әзерләгәнче, чәй эчеп алыйк.

1 Кыз: Рәхмәт, әби, элек эшлик әле, аннары чәй эчәрбез.

2 Кыз: Элек хезмәт, аннары – хөрмәт.

3 Кыз: Эше барның, ашы бар, диләр.

4 Кыз: Әле менә шундый әйтем дә бар: Кем эшләми, шул ашамый.

Әби: Шулай, балалар. Дөрес әйтәсез. Менә шагыйрь абыебыз Г. Тукай да безгә әйтеп калдырган бит: “Эш беткәч, уйнарга ярый” – дип, шулай бит. Без дә иң элек эшне бетерик тә, аннары тәмләп чәй эчәрбез, күңел дә ачып алырбыз. Бабасы, әйдә алайса, казларны керт, тиз генә йолкып алыйк әле.

(Кызларга таз белән казларны кертеп бирәләр, кызлар утырып йолкырга керешәләр)

Әби: Кызлар, эшләргә күңелле булсын өчен, әйдәгез, табышмаклар әйтеп уйныйбыз.

Әби: Мин мичкә бәлешне куям, эш беткәч, тәмләп ашарбыз, Аллаһ бирсә. Кызлар, табышмак әйтәм, белерсез микән.

Эләктергеч. Каптыргыч мичтән бәлеш тарттыргыч. Нәрсә ул? (Әби  табагач   белән бәлеш тыга). Табагач!

1 Кыз: Ялгыз гына ашалмый, аннан башка эш бармый? Нәрсә ул? (Тоз)

2 Кыз: Аш пешергәндә иң башта нәрсә салалар?

Кызлар: Судыр инде.

2 Кыз: Юк шул, Күз салалар.

3 Кыз: Ашка салсаң, тәм кертә.

Борынга керсә, төчкертә.

Әби: Ай, булдырасыз, кызлар. Эшегез дә матур күренә. Маргаританың казына карагыз әле, ничек чиста йолкыган.

Ишек шакыйлар.

Әби: Кызлар, ишек шакыйлар, ахрысы? Кемнәр икән?

И, монда егетләр килгәннәр икән.

 

Малайлар гармунда уйнап керәләр.

 

Малай: Исәнмесез, хуҗалар! Сезне барыгызны да каз өмәсе белән котлыйбыз! Исәнлек-саулык телибез.

Әби: Матур сүзләрегез өчен рәхмәт. Сез болай гына килдегезме?

1 Малай: Сездә каз өмәсе дип ишеткән идек, ярдәм итәргә килдек.

Әби: Керегез, түрдән узыгыз. Әйдәгез, әйдәгез, бергәләп уйнап-җырлап алыйк, күңелләр күтәрелеп китәр.

Тат. халык җыры “Каз канаты” 

2 Малай: Кызлар, казларыгызны йолкып бетердегезме?

Кызлар: Әйе, бетте.

3 Малай: Алайса, әйдәгез елгага. Каз түшкәләрен елгада юып кайтабыз.

 

  Өч кыз, өч малай  көянтә белән казларны алып китәләр  

 

 Алты кыз бии

Бию “Киек казлар”

Бию беткәч, кызлар малайлар белән  керәләр.

 

Малайлар:

Кыз балалар каз юалар

Чирмешән суларында.

Каз йөрәген юган кызның

Ни икән уйларында?

Кыз балалар каз юалар.

Карлы-бозлы сулары.

Әйдә, йөгерик тизрәк өйгә –

Өшегәндер кулларың.

 

(Малайлар  казларны алып хуҗаларга бирәләр)

 

Әби: И балакйларым, рәхмәт инде. Безне нинди зур эштән коткардыгыз. Әйдәгез хәзер күңел ачып алыйк. Эш беткәч, уйнарга ярый.

 

Җырлы бию “Әй дүдәк, дүдәк” 

Әби:  Асыл кошлар ояда.

Оялары – пыяла.

Уйнамыйча, шаярмыйча

Кем яшәгән дөньяда?

Әйдәгез, без яшь  чакта уйнаган уеннарны уйнап алабыз.

 

“Йөзек салыш”  (Тат. халык уены)

 

  1 Минем дусларым белән уйныйсым  килә

“Чума үрдәк, чума каз”  (Тат. халык уен җыры)

  2 Минем дусларым белән биисем килә             

               “Шома бас”  (Тат. халык көе, Г.Насрый сүзләре)

  3.Минем дусларым белән җырлыйсым килә     

                                  “Без үрдәкләр”  (Л. Батыр –Булгари көе, Р. Вәлиева сүзләре)

 

Әби: Ай-яй матур биисез, җырлыйсыз балалар! Рәхмәт сезгә.

Әйе, бездә борынгыдан килгән бәйрәмнәр күп.Үткәнен белмәгән, киләчәген дә белмәс, диләр бит. Менә без дә әби-бабаларызның гореф-гадәтләрен онытырга тиеш түгел.

 

Җыр “Әбием васыятьләре”  (Л. Батыр –Булгари көе, Ә. Шарифуллина сүзләре.)

 

Әби: Әй каз өмәсе гөрли!

Юл буена канат сипкәннәр.

Кызларыбыз белән казларыбыз

Ни арада  үсеп җиткәннәр?!

Әллә нинди генә сәер чак бу –

Үзе моңсу, үзе күңелле.

Каз гомере кире кайтмый торган

Яшьлек кебек кыска гомерле.

Кадерле балалар, бүгенге “каз өмәсен”дә, без сезнең белән татар халык җырларын, биюләрен, табышмаклар, мәкальләрен, уеннарын уйнадык. Бәйрәмебез ахырында туган илебезне, туган телебезне, туган нигезебезне хөрмәтләп “Туган ил” дигән җыр белән тәмамлыйк.

 

Җыр “Туган илебез”  (Л. Батыр-Булгари көе, З. Туфайлова сүзләре)

 Әби: Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар, мин сезгә исәнлек-саулык, тынычлык, бәхет, иминлек телим. Авылларыбызда казлар күп булсын, каз өмәләре шаулап-гөрләп үтсен!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий литературно-музыкального досуга "Сказки дедушки Чуковского"

Литературный досуг -это результат проектной работы по ознакомлению детей с произведениями К.И Чуковского. Досуг получился весёлым и интересным....

Сценарий литературно-музыкальной композиции, посвящённой Дню Победы.

Для детей подготовительной группы литературно-музыкальная композиция "Экскурсия в мини-музей боевой славы"....

Сценарий литературно-музыкальной композиции "Дядя Стёпа - полицейский"

Литературно-музыкальная композиция создана по мотивам произведения С. Михалкова "Дядя Стёпа - милиционер". Предназначена для детей старшего дошкольного возраста. Направлена на закрепление знаний детей...

Сценарий литературно-музыкального досуга "Прогулка по Петербургу".

Воспитывать любовь к родному городу через стихи, песни, желание узнать много интересног о нём, гордо носить звание "петербуржец"....

Сценарий литературно-музыкального мероприятия, посвященного годовщине победы в Великой Отечественной Войне (подготовительная группа)

Предлагаю вашему вниманию сценарий. Думается, в преддверии празднования 70-летия победы в Великой Отечественной Войне, он будет актуален...

Сценарий литературно-музыкального вечера, посвященный празднованию ДНЯ ПОБЕДЫ (с использованием ИКТ)

Представлен  сценарий литературно-музыкального правздника для старших дошкольников, посвященный празднованию Великой Победы над Германией (с использованием информационно-коммуникационных технолог...