"Сөмбелә гүзәле"
материал (подготовительная группа) на тему

Закирова Венера Мидхатовна
Сөмбелә гүзәле бәйгесе сценарие

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sombel_guzle_konkursynyn_stsenarie.docx21.95 КБ

Предварительный просмотр:

Сөмбелә  гүзәле.

Максат. Балаларның бергәләп эшләү һәм үзара аралашу күнекмәләрен үстерү, белемнәрен тирәнәйтү, кызыксынучанлыкларын арттыру, сәләтләрен күрсәтүгә этәргеч бирү. 

Җиһазлау. Плакатлар, чәчәкләр, шарлар. 

(Матур музыка астында матур күлмәкләрен кигән кызларыбыз залга кереп билгеләнгән урыннарга утыралар)

Сәхнә матур итеп бизәлгән. 

“Уракчы кыз” көе яңгырый.Игенче бабай белән әби керәләр, зал уртасына басып, бабай:

-Әй , Җир –ана! Синең ярдәмең белән без быел да мул уңыш үстердек. Рәхмәт сиңа , Җир –ана! Бүген биредә  нәни дусларыбыз”Сөмбелә” бәйрәме үткәрәләр.Бәйрәмебез тагы да ямьле булсын өчен,Сөмбеләне бирегә чакырыйк.

Бертавыштан Сөмбеләне чакыралар.Матур көй астында, Сөмбелә кызы керә.

Сөмбелә: Исәнмесез хөрмәтле кунаклар!Хәерле көн нәни дусларым!  Сезне  барыгызны бүгенге ямьле  Сөмбелә  бәйрәме - белән тәбрик итәм! Ихлас күңелемнән сезгә тазалык-саулык, ак бәхетләр, мәрхәмәтлелек, сабырлык, зур уңышлар, барлык хыял-теләкләрегезнең тормышка ашуын теләп калам.. Йөзләрегез һәрчак шатлыктан балкып торсын.

Әби: Сөмбеләкәй! Менә сиңа быелгы уңыштан пешерелгән, яңа гына мичтән чыккан ак калач, ипикәебез бик уңды, рәхмәт сиңа шундый мул уңыш алырга ярдәм иткәнең өчен! ( Ипи тапшырыла).Ипекәйдән дә олы бер әйбер юк!

Сөмбелә: Рәхмәт Сезгз күчтәнәчегез өчен!

Икмәк игенченең җан җылысы

Җир анага кадер-хөрмәте,

Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең

Шуңа кадерлибез икмәкне!

Сездз хөрмәтле әби белән бабай, бәйрәмебезнең түренә рәхим итегез!

Алып баручы. Хөрмәтле  әниләр һәм  килгән   кунаклар! Бүгенге “Сөмбелә гүзәле” исеме астында үтә торган бәйгебезне ачык дип игълан итәм.

Алып баручы. Кичәбезнең үзәгендә бүген кызлар булыр. Ә хәзер бәйгедә катнашучы гүзәл кызларыбыз белән таныштырып китәм .

1. Садриева Алина 42 нче балалар бакчасы.

2. Шарифуллина Алина 64 нче балалар бакчасы.

3. Шаяхметова Азалия 86 нчы балалар бакчасы.

4. Мулюкова Камила 88 нче балалар бакчасы.

5. Каюмова Илүзә 83 нче балалар бакчасы.

6. Гилязова Ясминә 74 нче балалар бакчасы.

7. Байрамова Мәликә 87 нче балалар бакчасы.

8. Сибгатова Миләүшә 39 нчы балалар бакчасы.

9. Карамова Ясминә 76 нчы балалар бакчасы.

10. Шакирянова Амира 49 нчы  балалар бакчасы.

11. Хасаншина Азалия 1 нче балалар бакчасы.

12. Хикматуллина Ләйсән 24 нче балалар бакчасы.

13. Әмирханова Сөмбел 93 нче балалар бакчасы.

 Алар берничә төрдә чыгыш ясарлар. Балаларның зирәклеген һәм осталыгын  билгеләп бару өчен , жюри составы сайланды.Хәзер хөрмәтле жюри әгъзалары белән таныштырып үтәм.

1.Түбән Кама районы башкарма комитеты “ Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе җитәкче урынбасары Вазиева Гөлнара Фарил кызы.

2. Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлегенең башкарма директоры Исмагилова Вәсилә Исмәгыйль кызы.

3. Аксакаллар шурасы әгъзасы Ганиев Мансур Корбангали улы.

4.Туфан Миннуллин исемендәге Түбән Кама драма театрынын халык артисты Ибраһимов Альберт Хамзә улы.

5. Хөрмәтле кунагыбыз, киңәшчебез Ахунҗанова  Вәсилә  Хатыйп кызы

Алып баручы. Бу чыгышта тәүге тапкыр чыгып безнең каршыга.

        Уңганмы сез, зирәкме сез, сыналырсыз җыр-моңда.

 Катнашучылар әзер,   ә сез,  хөрмәтле тамашачылар, җан атарга әзерме?

 Алайса башлыйбыз. 

 Беренче  бирем  “Мин Сөмбелә гүзәле” дип атала. Кызларның һәрберсе үзләре белән таныштырырга тиеш була.Әниләр сез дә ярдәм итә аласыз.

1 нче булып 42 нче  балалар бакчасында тәрбияләнүче  Садриева Алина  чыгышын карап китәрбез , ә 64 нче б/бакчасыннан Шарифуллина Алина әзерләнә.( Башка катнашучылар шул тәртиптә чыгыш ясыячаклар).

Икенче бирем “Көзге матурлык”  

Алып баручы .Ә бу биремдә исә . безнең гүзәл кызларыбыз, үзләренең талантларын күрсәтеп китерләр. 1 нче булып 42 нче  балалар бакчасында тәрбияләнүче  Садриева Алина  чыгышын карап китәрбез , ә 64 нче б/бакчасыннан Шарифуллина Алина әзерләнә.( Башка катнашучылар шул тәртиптә чыгыш ясыячаклар).

Рәхмәт чыгышларыгызгыз өчен. Афарин , булдырдыгыз балалар!

(Кулына дөрес җыелмаган лего- рәсем тотып  Акбай керә)

Акбай: Менә легодан рәсем җыйдым әле. Мырауҗанга күрсәтәм хәзер, иии сөенер инде! Алайса бернәрсә дә эшли белмисең диеп мине гел ачулана.

Мырауҗан: Кая йөрисең син, Акбай? Мин сине күптән эзлим, арып беттем.

Акбай: Менә мин сиңа рәсем җыйдым, эшем бик күп булды. Менә кара әле.

Мырауҗан: Иииии, син, нәрсә инде!!!! Син бит дөрес җыймагансың! Карагыз әле, дөресме? Әйдәгез без, Акбайга легодан рәсемне дөрес җыярга булышыйк.

Алып баручы: Балалар, сезнең алдыгызда рәсемнәрдән өлешләр киселгән. Сезгә лего ярдәмендә рәсемне дөрес җыярга, шул рәсем буенча берничә җөмлә белән әйтеп бирүегез сорала.( Бу биремне Мырауҗан белән Акбай ахыргача алып баралар, нәтиҗә ясыйлар)

Акбай: Ииии булдырдыгыз!!!!!Менә сез нинди булганнар икән! Карале, Мырауҗан, син беләсенме, мин хәзер нәрсә турында уйлыйм?

Мырауҗан: Нәрсәәәәә турында дисеңме?(2 тапкыр) Беләәәәм, син хәзер тәмле сөяк турында уйлыйсың.

Акбай: Әәәәәәә,син аны каян белдең?

Мырауҗан: Син беләсеңме, мин бит экстрасенс булырлыгым бар!Ләкин минем хуҗалыкта эшем күп: сыерларым бар, вакыт җитеп бетми! Телисеңме, мин сиңа үземнең нәрсә эшли белгәнлегемне күрсәтәм.

Акбай: Әйдәәә күрсәт! (Музыка  куела)

(Мырауҗан куллары белән хәрәкәтләр ясый)

 Музыка астында татар кызы керә  .

Мырауҗан: Менә күрдеңме инде Акбай минем могҗизаны!

Татар кызы: Исәнмесез, балалар, кунаклар! Мин сезгә көз бәйрәменә кунакка килдем. Кунакка буш кул белән килмиләр. “Әпипә” дигән татар халык биюен  алып килдем.

--Әйдәгез әле  түгәрәк ясап басыйк,бергәләп  күңел ачыйк.

Балалар “Әпипә”көенә күңелле итеп бииләр.

Алып баручы: Бик зур рәхмәт , сезгә! Күңелләрне күтәрдегез. Ял иттек, киләсе биремебез “Көзге логика” дип атала. Сезгә карточкалар бирелә. Шундагы рәсемнәрне эзлеклелек (последовательность) буенча төзергә кирәк булачак.( Балалар төзиләр, ә төзеп бетергәч ...)

Алып баручы: Безнең кызларыбыз әзер. Ә хәзер хөрмәтле жюри , рәхим итеп , балаларның эшләренә нәтиҗә ясавыгызны сорыйбыз. Рәхмәт Сезгә.

Мырауҗан: Син минем нинди әйбәт экстрасенс икәнемне аңладыңмы инде? Мин сиңа тагын бер тылсымымны күрсәтимме? (куллары белән хәрәкәтләр ясый)

Музыка астында Рус кызы керә.

Рус кызы: Добрый день дорогие ребята и гости! Поздравляю Вас с осенним праздником. Приглашаю вас поиграть со мной в русскую народную игру “Плетенье”.

Алып баручы: Бүгенге бәйгенең биремнәре тәмамланды. Балалар сезгә бик зур рәхмәт! Сезне хәзер чәй өстәленә чакырабыз. Ә хөрмәтле жюри балалар кулы белән эшләнгән күргәзмәне карап бәяләүгезне сорыйбыз.

Музыкаль тәнәфес.

Алып баручы: Ә хәзер  хөрмәтле жюри, нәтиҗә чыгару өчен  сүзне  Түбән Кама районы башкарма комитеты “ Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе җитәкче урынбасары Вазиева Гөлнара Фарил кызына бирәбез.

“Иң оста җырчы кыз”  

“Иң матур биюче кыз ”

“Тамашачы мәхәббәтен яулаучы кыз”һ.б.( 13 төрле  номинация билгеләнә).

Алып баручы   . Ә хәзер безнең җиңүче кызларыбызга кечкенә генә истәлек бүләкләре тапшырыла.

Алып баручы:  Хөрмәтле әниләр һәм тәрбиячеләр!  Балаларыгыз әзерләгән бүгенге  бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт. Сезгә озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.Ә сез нәни дусларым, үзегезнең уңышларыгыз белән әти-әниләрегезне, тәрбияче апаларыгызны һәрдаим сөендереп торыгыз, бәйгедә катнашып бәйрәмебезгә ямь өстәгәп, безнең куңелләрне күтәргән өчен рәхмәт Сезгә! Бәйрәмебез ахырына да килеп җитте.Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Саубулыгыз, кабат очрашуларга кадәр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме сценариесе

Сценарий на татарском языке...

Сөмбелә бәйрәме

Зурлар төркемендә бәйрәм иртәсе конспекты...

Сөмбелә күңел ачу кичәсе.

Максат : балаларны алдан Сөмбелә бәйрәме белән таныштыру, көзге уңышны җыеп йомгак ясалу, эшләгән эшкә нәтиҗә ясау, күтәренке кәеф булдыру, яшелчәләрнең файдалы яклары турындагыбелемнәрне ныгыту...

Конспект развлечения для детей старшего дошколҗного возраста "Сау бул, Сөмбелә"

Конспект развлечения для детей старшего дошкольного возраста "Сау бул,Сөмбелә!"....

Сөмбелә - көз бәйрәме.

Сөмбелә - көз бәйрәме.(зурлар төркемендә күңел ачу өчен)«Гомуми үсеш бирүче №7 нче Актаныш...

"Сөмбелә".

Көзге бәйрәм....

"Сөмбелә "

" Көз бәйрәме" - җырлы - биюле чара...