"Тукай әсәрләренә сәяхәт"
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_srlren_syaht.docx19.48 КБ

Предварительный просмотр:

«Тукай  әсәрләренә сәяхәт »

Экранда  авыл  күренеше.  «Тау башына салынгандыр безнең авыл» җыры яңгырый.(1 куплет)

Җәйге көн. Күл буе, камышлар, су чәчәкләре. Тирә-якта яшеллек, кошлар сайрый, чишмә, су агу куренеше, бакалар кычкыра.

1 малай (Апуш) кошлар тавышын  тыңлап, табигатькә сокланып йөри. Янында авыл малайлары.(Читек-кәләпүш,камзул кигән Апуш аларга кызып-кызып нәрсәдер сөйли, балалар көлешә.)

Алып баручы:  

Нәкъ Казанның артында-  

Әтнә, Арча ягында,

Яшәгән , ди, бер малай

Кырлай дигән авылда.

Исем-аты Габдулла

Булган икән малайның:

Үз итеп Апуш дип тә

Йөрткәннәр бу баланы.

Габдулла әкиятләр сөйләргә яраткан, ди:

Тыңлаучыларның барсын

Авызына караткан,ди.....

Апуш иптәше 1:

Габдулла әйдә,әйдә,

Күргәннәреңне сөйлә!

Апуш:

Борын-борын заманда

Яшәгән, ди бер торна...

Чын әкият сөйлим, мин-

Игътибар белән тыңла!

Барам шулай бервакыт

Базарга-Мәкәрҗәгә...

Шулчак юлда юлыктым

Сарык белән Кәҗәгә!

Кәҗәсе ябык иде,

Сарыгы арык иде.

Сарыгы капчык аскан-

Капчыгы ярык иде.

Кәҗә белән Сарык керә. Баралар, баралар....

Алып баручы :

Китте болар, бара,һаман бара, бара,-

Күренмидер күзләренә ак һәм кара.

Бара болар. Күпме баргач, Алла белә,

Юл өстендә үлгән бүре башын таба.

Курка башны кузгатырга Кәҗә-куркак,

Күптән инде куркаклыкка Сарык уртак,

Баш янында болар икәү тора куркып;

Әйтешәләр бер-берсенә:

Кәҗә: “Син тот, мин тот!”

Сарык: “Син тот,мин тот!”

Кәҗә: “Сарык абзый, син көчлерәк”

Сарык: “Син,сакалбай, гайрәтлерәк”

Алып баручы:  

Озак торгач, шунда Кәҗә белән Сарык,

Бүре башын тоталмыйча, куллар барып,

Башны икәү тотып ике колагыннан,

Юнәлделәр, капчыклары эченә салып.

Кәҗә белән Сарык бергә җырлыйлар:

Сандугачның балалары

Өздереп сайрый усакта.

Бүреләр дә качып бетте

Куркып Кәҗә-Сарыктан.

Апуш иптәше 2:

Кит аннан! Булмас, булмас.

Арттырмале шулчаклы!

Апуш иптәше 3:

Син Апуш, күзгә карап,

Күп сибәсең борчакны!

Апуш иптәше 1:

Булыр-булыр ышанам,

Бу хәл чынга охшаган!

Апуш:

Борчак сипмим, алдашмыйм-

Сүземдә юк һич ялган:

Чын әкият сөйлим,дип

Әйтеп куйдым ич алдан....

Апуш иптәше 2:

Сөйлә, син Апуш, сөйлә,

Безнең тыңлыйсы килә!

Апуш:

Борын-борын заманда

Булган икән бер малай....

Сөйләп тә тормам әле

Тавышлансагыз алай!

(Балалар шаулашалар, ризасызлык белдерәләр.)

Апуш иптәше 3:

Бетте, бетте Габдулла

Тавышланмыйбыз бүтән!

“Су анасы”ның дәвамын

Көтәбез инде күптән!

(Су янына су анасы чыгып утыра, чәчен тарый,җырлый)

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интеллектуальная игра по творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая».

Интеллектуальная игра  для  проведения  с  педагогамипо  творчеству  Габдуллы Тукая:   «Знатоки  Тукая»....

МЕТОДИЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКА Тема: ТУКАЙ БҮГЕН ДӘ БЕЗНЕҢ БЕЛӘН! ТУКАЙ И СЕГОДНЯ С НАМИ! С ИСПОЛЬЗОВАНИЕМ УМК "ГОВОРИМ ПО-ТАТАРСКИ"

В нашем современном мире, благодаря средствам информации и связям все народы сближаются друг с другом. Всё больше и больше узнают о национальных традициях, культуре, как своего, так и других народов.О...

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Габдуллы Тукая....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Г. Тукая....

Тәрбияле бала – гаилә терәге (Г.Тукай әкиятләре мисалында) - Воспитанный ребенок - опора семьи (на примере сказок Г.Тукая)

Балаларга яхшы тәрбия бирү - ата-аналарның, балалар бакчасының, мәктәпнең төп бурычларыннан берсе. Кече яшьтән, балалар бакчасыннан ук балаларны яхшы әсәрләргә җәлеп итү әлеге максатка ирешүдә зур ярд...

Сценарий праздника посвященного творчеству Габдуллы Тукая “САНДУГАЧТАЙ МОҢЛЫ ТУКАЙ ТЕЛЕ”

Ц ЕЛЬ: Повышение эффективности работы по приобщению детей к творчеству ГАБДУЛЛЫ ТУКАЯ.Задачи:Познакомить детей с жизнью и творчеством ГАБДУЛЛЫ ТУКАЯ.Воспитывать любовь и бережное отношение к произведе...