"Өч кыз" әкияте
материал (подготовительная группа) на тему
Предварительный просмотр:
Татар халык әкияте “Өч кыз”.
Катнашалар:
Әни.
Олы кыз
Уртанчы кыз
Кече кыз
Тиен
1 Автор:
2 Автор:
1 Автор: Татар халык әкияте: “Өч кыз”.
2 Автор: Борын-борын заманда яшәгән ди бер хатын.
1 Автор: Булган ди аның, 3 кызы.
2 Автор: Бу хатын, кызлары рәхәт яшәсеннәр дип, көне-төне эшләгән ди.
Әни: Кызларым, килегез әле монда. Мин үлән җыярга барам, ә сез мине кайтуыма өйне җыештырып куегыз.
Кызлар барысы бергә: Ярый, Әнием эшләрбез.
Әни китә. Кызлар эшлиләр(Олы кыз – суга китә, су алып кайта, уртанчы кыз - өстәл әзерли, кече кыз –идән себерә)
Олы кыз: Кызлар, эшләр бетте бит, әйдәгез җиләккә барабыз. Быел җиләк бик күп диләр.
Уртанчы һәм кече кыз: Әйдәгез, кызлар, әйдәгез! (Җиләккә китәләр, җырлап җиләк җыялар).
Җиләк җыям, как коям
Әниемә бүләккә
Монда җиләк күп икән,
Аю-бүре юк микән?
Олы кыз: Кызлар, монда җиләк бик күп икән, кызарып пешкәннәр.
Уртанчы кыз: Кызлар чиләкләр тулды инде.
Кече кыз: Әйдәгез кызлар өйгә кайтабыз.
Әни кызларның чиләкләрен күрә.
Әни: Кызларым, җиләк бик җыйгансыз. Ә мин самавыр кайнаттым , әйдәгез, бергәләп чәй эчәбез. (Кызлар өстәл артына утырышалар) Җиләген дә, вареньесын да кабыгыз. Тәмлеме , кызларым?
Кызлар: Әйе, рәхмәт Әнием.
“Чәй эчәбез бергәләп” җырының кушымтасын җырлыйлар.
Бигрәкләр дә тәмле инде
Әниемнең чәйләре
Рәхәтләнеп тагын берне
Эчик мәллә, әйдәле
1 Автор: Менә кызлар үсеп буйга да җиткәннәр.
2 Автор: Бер битләре ай, бер битләре кояш, буй-сыннары карлыгачтай сылу икән. (Кызлар җырлыйлар):
“Челтәр элдем читәнгә
Җилфер-җилфер итәргә
Без дә инде үсеп җиттек
Була кияүгә китәргә”
1 Автор: Өч кыз бер-бер артлы кияүгә дә чыгып киткәннәр.
2 Автор: Менә бер ел үтә, 2 ел, 3 ел.
1 Автор: Шулай матур гына яшәп ятканда, әниләре авырып китә.
2 Автор: Аның күрше урманда Тиен дусты яшәгән. Тиенне дәшеп әйткән.
Әни: Тиен дустым барсана, кызларыма әйтсәнә. Хәлемне белергә килсеннәрче: башым авырта, давлениеларым күтәрелде, аякларым сызлый.
1 Автор: Тиен Олы кызы янына йөгерә.
Тиен: Исәнме, акыллым. Әниең бик авырый, хәлен белеп кайт әле.
Олы кызы: Хай, бик барыр идем дә, менә бу табакларны чистартып бетерәсем бар иде.
Тиен: Хай- хай - хай! Алайса син шушы табакларыңнан мәңгегә аерылма.
1 Автор: Олы кыз гөберле бакага әверелә.
2 Автор: Тиен уртанчы кыз янына йөгерә.
Тиен: Исәнме, акыллым. Әниең бик авырый, хәлен белеп кайт әле.
Уртанчы кызы: Хай, бик барыр идем дә, базарга җеп эрләп өлгертәсем бар.
Тиен: Хай- хай - хай! Алайса, син шул җепләреңнән мәңгегә аерылма.
1 Автор: Уртанчы кыз үрмәкүчкә әверелә.
2 Автор: Тиен кече кыз янына йөгерә.
Тиен: Исәнме, акыллым. Әниең бик авырый, хәлен белеп кайт әле.
Кече кыз: Хәзер, кулларымны да юмыйм, әйдә киттек тизрәк.
Тиен: И, сөекле бала, гомер буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, кешеләрдә сине яратырлар. Синең яхшылыгыңны онытмаслар.
1 Автор: Ә Олы кыз белән уртанчы кыз нишләгәннәр дисезме?
2 Автор: Алар үзләренең ялгышларын аңлап, әниләре янына гафу үтенергә килгәннәр.
Олы һәм уртанчы кыз бергә: Әнием, гафу ит безне!
Олы кыз: Без үзебезнең ялгышлыгыбызны аңладык.
Уртанчы кыз: Әнием, без сине бик яратабыз! (Кызлар әниләрен кочаклап алалар)
1 Автор: Өч кыз чыннан да бик рәхәт гомер кичергәннәр.
2 Автор: Кешеләр дә аларны яратканнар.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Шалкан"әкияте
сценарий к сказке "Репка"на татарском язеке для старшего возраста...
![](/sites/default/files/pictures/2012/02/01/picture-54673.jpg)
Шалкан(рус халык әкияте" Репка" буенча инсценировка)
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешен ныгыта,артистлык сәләтен үстерә,аң-үсеш дәрәҗәсен камилләштерергә ярдәм итә торган материал....
![](/sites/default/files/pictures/2014/04/18/picture-324990-1397842575.jpg)
«Йомры Икмәк» әкияте буенча кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү һәм әвәләү эшчәнлеге
Әкиятне тәрбияче ярдәмендә сөйләргә өйрәтү, аерым фразаларны кабатлатып, балаларның сүз байлыгын арттыру; балаларның игътибарын,кабул итү сәләтен, фантазиясен үстерү; бармак чуклары моторикасын ...
![](/sites/default/files/pictures/2014/04/01/picture-430005-1396369058.jpg)
ӘКИЯТТӘ КУНАКТА. “ӨЧ КЫЗ” ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЕ.
Балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм матур әдәбият белән кызыксыну формалаштыруЗурлар төркемендә педсовет өчен ачык шөгыль Максат: Балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен берлә...