Сценарий к празднику 8 марта в детском саду на татарском языке в средней группе
учебно-методический материал (средняя группа) на тему

Минханова Эльвира Илдаровна

Сценарий будет полезен в работе музыкального руководителя ДОУ

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 10_gruppa.docx39.18 КБ

Предварительный просмотр:

Сценарий: “Нарат гөмбәсе балаларда кунакта”

Уртанчылар өчен көзге бәйрәм тантанасы

Катнашалар: Алып баручы, Нарат гөмбәсе, Көз.

Җиһаз: һәрбер балага яфрак, Көз һәм Гөмбә костюмнары, яфраклар өчен кәрзин, уен өчен ике кәрзин, 8 ашарга ярый торган гөмбә һәм 8 ашарга ашарга ярамый торган гөмбә, бию өчен 8 кечкенә зонтик, 4 зәңгәр тасма (малайлар-яңгырлар өчен), 2 дождевик, таякчыклар һәрбер балага икешәр, бала санына җитәрлек контейнерлар, әниләр өчен 4 зур зонтик, кыңгырау, бубен һәм кашыклар кебек музыка кораллары, төлке, 3 куян һәм аю маскалары, бүләкләр белән шалкан.

Музыка астында балалар парлашып керәләр һәм ярымтүгәрәккә басалар (кызларның сул кулында, ә малайларның уң кулында көзге яфрак).

Яфраклар белән бию .

(Биегәннән соң яфракларны кәрзингә алып куялар).

Алып баручы. Исәнмесез, балалар, кадерле кунаклар! Без бүген көз бәйрәменә җыелдык. Көз безгә төрле төсләр, тәмле җиләк-җимешләр, яшелчәләр бүләк итә. Көз турында күп шигырләр бар. Сез нинди шигырьләр беләсез?

Беренче бала:

Үтте – китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр.

Икенче бала:

Кошлар оча төркемләп,

Яңгыр ява иркенләп

Кояш чыгып алгалый,

Моңсу караш салгалый.

 Өченче бала:

Падают, падают листья –

В нашем саду листопад…

Желтые, красные листья

По ветру вьются, летят.

Дүртенче бала:

Оча яфрак, уйный яфрак,

Һаваларда әйләнеп.

Бүген, бүген, бүген, бүген

Яфракларның бәйрәме.

Бишенче бала:

Яңгыр түгел, кар да түгел,

Яфраклар ява җиргә.

Көз турында җырлыйм әле

Кушыл син яңа җырга.

Алып баручы: Балалар, әйдәгез әле, без көз турында җырлыйк.

«Яфраклар бәйрәме» җыры.

Җырдан соң балалар урындыкларга утыралар.

Алып баручы: Яхшы, балалар. Балалар, безгә кемдер ашыга сыман. Тыңлагыз әле.

Музыка астында Нарат гөмбәсе чыга.

Нарат гөмбәсе:

Сезне күптәннән көтеп торам. Сезгә табышмаклар әзерләп куйдым.

Табышмаклар:

1. Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)

2. Кызыл кызы җир эчендә,

Чәчләре җир өстендә. (Кишер)

3. Шундый гаҗәп үсемлек

Күрмисең бер яфрагын да.

Бар аның аягы һәм эшләпәсе. (Гөмбә).

Нарат гөмбәсе: Уңган балалар икән сез. Минем табышмакларыма җавап таптыгыз. Минем сезнең өчен кызыклы уеным бар.

“Ашарга ярый һәм ярамый торган гөмбәләр” дип атала.

Уенның шартлары: Ике әни кәрзиннәр тотып тора. Идәндә ашарга ярый һәм ярамый торган гөмбәләр ята. Музыка астында ике бала аларны кәрзингә җыялар (берсе – ашарга ярый торганны, икенчесе – ярамаганнарын).

Яшен яшьнәгән һәм яңгыр тавышы ишетелә.

Нарат гөмбәсе: Балалар, яңгыр тамчысы өстемә яуды. Сезне дә хәзер юешләтә.

Алып баручы: Нарат гөмбәсе, безнең балаларыбыз яңгырдан курыкмыйлар. Алар яңгыр астында уйнарга яраталар. Син утырып тор һәм карап тор.

«ШЛЕПАЛ ДОЖДИК» биюе.

Нарат гөмбәсе: Молодцы, балалар, булдырдыгыз! Сез яңгыр турында шигырьләр беләсезме? Минем яныма чыгыгыз әле.

Балалар:

1. Яңгыряу,яу, яу,

Бакчаларда алмагач.

Корый яңгыр яумагач.

Бакчалардан ни кирәк,

Алма пешеп тормагач,

Яңгыр яу, яу, яу!

2. Раз, два, три, четыре, пять,

Вышел дождик погулять,

Шел неспешно по привычке –

А куда ему спешить?

Вдруг читает на табличке:

“По газону не ходить”.

Дождь вздохнул тихонько

– Ох! – и ушел.

Газон засох.

Алып баручы: Рәхмәт, булдырдыгыз. Балалар, сезнең урындыкларыгыз астында таякчыклар. Аларны алыгыз әле. Яңгыр турында җырларга әзерләнегез.

“Яңгыр” исемле җыр.

(Җырлаганнан соң таякчыкларны урындыклар астына алып куялар).

Нарат гөмбәсе: Болытлар булганда күк карала, яңгыр яварга җыена.

Алып баручы: Нарат гөмбәсе, ә без балалар белән “Яңгыр” исемле бер уен беләбез. Безнең белән уйныйсың киләме?

Нарат гөмбәсе: Бик теләп уйныйм.

Алып баручы: Миңа дүрт әни кирәк (әниләр чыга). Балалар, паласка чыгыгыз.

Уенның шартлары: Әниләр 4 почмакта зонтик белән басып торалар. Музыка астында балалар паласта йөриләр, яңгыр сибәләгән тавыш ишетелсә, зонтик астына качалар. Уен барышында һәрвакыт бер әни китә һәм бер зонтик астына бөтен балалар җыелгач уен тәмамлана.

“Яңгыр” уены.

 Нарат гөмбәсе: Молодцы, балалар, игътибарлы булдыгыз. Менә без күңел ачабыз, көз турында җырлыйбыз, шигырләр сөйлибез, биибез, уйныйбыз. Ә Көз үзе һаман күренми. Аны чакырырга кирәктер!

Алып баручы: Чыннын да, балалар, көзне бергәләп чакырыйк.

Бергәләп: Көз, көз, чык әле (2 тапкыр).

Музыка астында Көз керә.

Көз: Сез мине чакырдыгыз да, мин ашыгып килеп җиттем. Исәнмесез, балалар! Карагыз әле, тирә-як нинди матур. Яшел җәйдән соң бөтен нәрсә алтынга күмелә. Ә урманны күрдегезме? Ничек ул сезгә?

Алып баручы: Бик матур, Көзкәем.

Көз: Ә минем сезнең өчен бүләгем бар. Музыка коралларын алып, кунакларыбызга уйнап күрсәтербез.

Алып баручы: Балалар, урындыклар астында музыка кораллары, сез аларны алыгыз һәм аларда уйнарга әзерләнегез.

“Күңелле музыкантлар оркестры”

(Уйнаганнан соң коралларны урындыклар астына куялар).

Көз: Булдырдыгыз, балалар! Чын оркестр сыман уйнадыгыз.

Нарат гөмбәсе: Балалар, Көз буш кул белән килмәде, ул үзе белән яңгырлар алып килде, бакчачыларга мул уңыш бүләк итте. Әйдәгез, без дә рәхмәтебезне белдереп, аңа шигырләр сөйлик.

Балалар:

1. Жёлтыми листочками

Ветерок играет.

Осенью природа

Под дождик засыпает.

Разноцветный листопад –

Осени всегда я рад.

2. Сары, сары,сап-сары

Агачның яфраклары.

Җил исә, ява яфрак,

Көзнең матур чаклары.

3. В руки возьмём мы корзинки,

В лес за грибами пойдём.

Пахнут пеньки и тропинки

Вкусным осенним грибком.

4. Птицы на юг улетели:

Гуси, грачи, журавли.

Вот уж последняя стая

Крыльями машет вдали.

Яфраклар белэн бию.

Көз: Молодцы! Шигырьләрегез миңа бик ошады. Балалар, мин бәйрәмегезгә бүләкләр дә алып килдем. (Эзләнә). Ә кая соң алар?

Нарат гөмбәсе: (кәефсез). Мин бер шалканны күреп алдым да, үзем белән урманга алып киттем, каен агачы янында аны оныттым. Нишләргә хәзер?

Көз: Кайгырма, Нарат гөмбәсе! Безнең белән сәяхәткә чык, биегәндә, бәлки, безнең шалканыбыз табылыр да.

Алып баручы: Балалар, әйдәгез әле түгәрәккә басыйк!

“Урманда хоровод”

(Балаларга төлке, куяннар һәм аю маскаларын кигертергә). (Биегәннән соң Гөмбә шалкан таба).

Нарат гөмбәсе: Менә шалканны таптым.

Көз (Гөмбәдән шалканын ала да): Әйе, бу минем шалканым. Менә сезгә минем көзге бүләкләрем. (Шалканны тәрбиячегә бирә). Ә миңа көзге урманыма кайтырга вакыт. Анда эшләрем әле бик күп. Агач тамырларын яфракка күмәргә һәм җәнлекләргә туннарын алыштырып бетерергә соңгы көннәре турында әйтеп бетерергә кирәк. Күрәсез, эшләрем бик күп, шуңа күрә сезнең белән саубуллашам. Сау булыгыз!

Нарат гөмбәсе: Мин синең белән китәм. Минем ярдәмем килеп чыкса, сиңа булышам. Сау булыгыз!

(Көз һәм Гөмбә музыка астында китәләр, балалар саубуллашалар).

Алып баручы: Менә, балалар, безнең бәйрәм дә бетте. Хәзер төркемгә кереп күчтәнәчләр ашарбыз.

Балалар тәрбияче артыннан чыгалар.

Сценарий: “8 март көне – әниләрнең бәйрәме!”

Уртанчы төркем өчен

 Алып баручы, Албасты, Шукбай, Кирлемән

Балалар музыка остына залга керәләр.

1 Бала: Март аенда кар өстендә

Кояш нурлар уйната

Яз килә, каршы алыгыз, –

Дигән хәбәр тарата.

Җыр “Яз житә” (Ләйлә Хисматуллина сүзләре hәм көе)

 2 Бала: Син, әнием, минем өчен

Бү дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

3 Бала: “Әни” диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз, хич ярамый

“Әни” сүзен таптарга.

4 Бала: Бүген әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген

Гөлләр шуңа шатлана.

5 Бала: Әниләрнең бәйрәме ул –

Безнең көткән бәйрәм.

Җырлап-биеп куңел ачыйк

Бүген әниләр белән.

6 Бала: Без беләбез җылы язның

Иң беренче бәйрәме –

Әниләр, әби-апалар,

Хатын-кызлар бәйрәме.

7 Бала: Без сине бик яратабыз,

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Бүләк итеп үзеңә

Бер матур җыр җырлыйбыз.

Җыр “Әниләр бәйрәме” (К.Хәсәнов көе һәм сүзләре)

(Балалар урындыкларга утыралар)

 Алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле әниләр һәм әбиләр! Сезне барыгызны да яз бәйрәме, әниләр бәйрәме – 8 нче Март белән кайнар котлыйбыз.

Балалар, карагыз әле, бу нинди посылка икән, кемнән икән. Әйдәгез, карыйк әле. (Хат таба һәм укый, кыңгырау таба).

“Котлыйм язгы бәйрәм белән

Әбиләрне, әниләрне кызларны.

Телим сезгә бәхет, шатлык

Кояш биргән назларны”

Әйдәгез әле, бу кынгырауны уйнатып карыйк.

“Кыңгырау ныграк чыңла, кунаклар килсен монда.”

(Албасты керә)

Албасты: Мин Албасты, Албасты,

Сазлы урманда яшим.

Күрмим бер дә аяк астын,

Уйныйм, очам.

Мин шукбикә, назлыбикә.

Минем белән танышсагыз

Вакыт бик тиз утәр,

Күңел биреп уйнасагыз.

Ай, кая килеп чыктым мин? Минем аяклар мине каядыр алып килделәр.

Алып баручы: Исәнме, Албасты!

Албасты: Исәнмез, барыгыз да! Монда нинди бәйрәм, шау-шу бу?

Алып баручы: Син бәйрәмгә килеп эләктең. Монда балалар үзләренең әниләрен, әбиләрен һәм кызларны бәйрәм белән котлыйлар.

Албасты: Нинди бәйрәм соң ул? Нигә мин бер ни дә белмим.

Алып баручы: Ул 8 Март – хатын-кызлар көне.

Албасты: Ай-яй! Кирәк, сез мине дә котларсыз. Мин дә хатын-кыз, әнә нинди мин матур, сөйкемле…

Алып баручы: Әлбәттә, Албасты! Бәйрәм белән сине! Без сиңа мактау сүзләре, комплиментлар бүләк итәрбез. (Балалар Албастыга комплиментлар әйтәләр)

Албасты: Ярый, мин сезнең белән калам, шаярырга һәм көлергә.

Алып баручы: Кая әле безнең кызлар,

Бии торган йолдызлар.

Чыгыгыз әле бергә

Оста итеп биергә.

Курчаклар биюе (татар халык көе)

 Алып баручы: Әйдәгез әле әбиләрне котлыйбыз

Шигырь сөйләп җырлыйбыз.

8 Бала: Много у бабушки разных забот,

Много у бабушки всяких хлопот.

Добрая милая бабушка наша,

Нет тебя лучше, моложе и краше.

9 Бала: Бабушек добрых любят все дети.

Бабушкам добрым наши приветы.

Песня “Наша бабушка” (муз. А.Кудряшова, сл. И. Яворовской)

Албасты: Балалар, ә сез ялкау тугелләрме? Әниләрезгә өйдә ярдәм итәсезме? Уенчыкларыгызны үзегез җыясызмы? Ә өстәлгә кашыкларны, чынаякларны үзегез куясызмы?

Алып баручы: Әлбәттә, Албасты. Алар хәзер үзләре сөйләп күрсәтәләр.

10 Бала: Мин әнигә булышам,

Идәннәрне юышам.

Әнием күк эш остасы

Булу өчен тырышам.

11 Бала: Бик зүр үстем инде мин,

Әнигә булышам.

Үз ботинкамны үзем

Кияргә тырышам.

12 Бала: Әниемнең эше күп

Бәйли ул миңа оек.

Бүген бөтен уенчыкны

Үзем куйдым җыеп.

13 Бала: Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп.

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп ямьле итәп.

Мин дә булыштым әнигә

Пәрәмәчләр ясарга.

Үзең эшләгәч, тәмле ул

Кирәк эшләп ашарга.

 Албасты: Ярар, алайса! Ә хәзер уен уйныйбыз.

Игра “Помощники”

(Выходят три папы. Под музыку (музыка меняется под каждое действие) моют пол, укачивают куклу, готовят еду. Атрибуты: 3 швабры, 3 куклы и 3 коляски, 3кастрюли с половниками).

Албасты: Бик кызык сездә булды,

Шундый күңелем тулды.

Китәргә вакыт җитте,

Сау булыгыз инде.

Музыка астында Албасты чыгып китә.

Алып баручы: Әйдәгез әле, балалар, тагын бер кунакны чакырып карыйк. Кыңгырау ныграк чыңла, кунаклар килсен монда.

Музыка остында клоун Шукбай керә.

Шукбай: Исәнмесез, балалар, матур кызлар һәм шук малайлар!

Миң күңелле Шукбай булам,

Малайлар белән туплар куам.

Монда килгәндә, йөгердем, пештем,

Бер чокырга килеп төштем.

Йөгергәндә тиз арада

Килеп бәрелдем баганага.

Көчкә монда килеп җиттем,

Йогылып штанымны тиштем.

Ә монда минем дустым Кирлемән килмәдеме әле? Бик әйбәт! Димәк, мин бәйрәмгә беренче булып килдем. (Як ягына карап) Һе! Нишләп озак килми инде ул? Әйдәгез әле, бергәләп чакырабыз!

Балалар: Кирлемән!

Кирлемән: Кулларымны юарга теләмим,

Ботканы ашамыйм.

Көне буе мин елыйм.

Беркемне дә тыңламыйм. А-А-А!…

Шукбай: Ни булган бу Кирлемәнгә? Ул һәрвакыт шулай елый, берни дә эшләргә теләми.

Алып баручы: Бәлки, аның белән сөйләшеп карарга кирәк, юатып карарга.

Шукбай: Кирлемән, әйдә бераз урамда йөреп керәбез. Әнә нинди кояшлы көн бүген.

Кирлемән: Юк! Миңа кояшлы көн кирәкми, мин яңгыр яуганын телим! У-У-У!

Шукбай: Син бит чыланасын.

Кирлемән: Бик әйбәт. Минем юешләнәсем килә! Ә-Ә-Ә…

Шукбай: Синең ашыйсың киләдер?

Кирлемән: Теләмим! И-и…

Шукбай: Бәлки син өшегәнсеңдер. Сиңа суыктыр?

Кирлемән: Ю-юк! Миңа суык та, эссе дә түгел! Ү-Ү-Ү

Шукбай: Алайса, син нигә елыйсың, кычкырасың?

Кирлемән: Нигә мин кычкырам, сезнең эш түгел.

Бернәрсә дә теләмим, бөтен нәрсәдән туйдым! У-у-у…

Шукбай: Ә! Мин беләм. Син чирлисең. “А” – диеп әйт әле.

Кирлемән: Бә-ә-ә!

Шукбай: Сула…Сулама (йөри Кирлемән янында, колак белән тыңлап карый )

Кирлемән: Үзең сула да сулама.

Аны әйбәтрәк тыңларга кирәк (Стетоскоп алып, Кирлемән янына килә, тыңлап карый)

Алып баручы: Аны әйбәтрәк тыңларга кирәк (Стетоскоп алып, Кирләмен янына килә, тыңлап карый). Ага!…Ого!…(Шукбайның колагына нидер сөйли).

Кирлемән: Нәрсә “ага”? Нәрсә “ого”? Сез ни пышылдашасыз?

Шукбай: Ярар инде. Без сиңа әйтәбез.

Алып баручы: Тик син беркемгә әйтмә.

Кирлемән: Юк. Беркемгә дә әйтмим.

Шукбай: Син “кирелек” дигән чир белән чирләгәнсен. Син елаганда авызны ачкансың, шунда “кирелек” вирусы синең авызына кергән.

Кирлемән: Нинди соң ул “кирелек”? (Куркып)

Алып баручы: Ул усал, өйләмсез, анардан баш авырта. Сиңа балаларга якын килергә ярамый. Алайса, алар да монда елый башлыйлар, усалланалар, киреленәләр.

Кирлемән: “Кирелек”, кит моннан (аяк белән тыпырдый)

Шукбай: Әнә, карагыз, теге “кирелек” очып китте.

Кирлемән: Балалар, тизрәк кулларыгызны чабыгыз, аяклар белән тыпырдатыгыз, кычкырып көлегез. Теге кирелек вирусы монда бүтән килмәсен.

Шукбай: Әфәрин, балалар! Бик яхшы тырыштыгыз. Ә сиңа, Кирлемән, балалар белән исәнләшергә кирәк.

Кирлемән: О! Мин хәзер…Бик тиз…(Һәрбер бала белән исәнләшә башлый) Исәнме, мин Кирлемән, ә син кем?….

Шукбай: Кирлемән, син нишлисең? (Кырыйга алып китә)

Кирләмен: Ничек инде “нишлисең”? Үзең бит исәнләшергә куштың.

Шукбай: Алай тугел, менә монда басып исәнләшәбез.

Кирлемән: Ничек инде? Монда басып минем кулларым җитми. (Кулларын алга сузып, чак егылып төшми) Ой! Егыла яздым…

Шукбай: Кирләмен, син балаларга “исәнмесез” генә диеп әйт, алар сиңа “исәнмесез” диерләр.

Кирлмән (матурлана): Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез!

Кирлемән: Ух син! Нинди шәп килеп чыкты. Каты итеп кычкырдылар!

Шукбай: Әйе шул! Аларда бит бүген бәйрәм, шуңа кәефләре дә әйбәт.

Кирлемән: Алайса, парлап басыгыз, матурлап биеп алыгыз.

Танец “Кадриль”

 Кирлемән: Шукбай, ә син узеңнең әниеңне ни өчен яратасың?

Шукбай: Минем әни миңа уенчыклар, кәнфитләр ала… Балалар миннән әйбәтрәк белә. Алар хәзер сөйләп күрсәтерләр.

Кирлемән: Тукта, тукта, Шукбай! Хәзер балалар шигырь сөйләрләр, син үзең аңларсын, шуның өчен генә әниләрне яраталармы?

14 Бала: Мама, я тебя люблю!

Хоть обойди весь свет,

Тебя красивей нет,

Тебя нежнее нет.

15 Бала: Маму любят все на свете,

Мама первый друг.

Любят мам не только дети,

Любят все вокруг.

16 Бала: Маму крепко поцелую,

Обниму мою родную.

Очень я люблю ее

Мама-солнышко мое.

17 Бала: Зәнгәр күктә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын.

Әниләрнең нурлы йөзе

Гел көлеп кенә торсын.

18 Бала: Матур итеп, бүкет итеп

Алсу нурлар бәйләмен.

Кояш котлый март аенда

Минем әни бәйрәмен.

15 Бала: Бүгенге көн бигрәк изге

Бүгенге көн икенче

Кояш та бүген кичәгедән

Ягымлырак шикелле.

19 Бала: Көттем мин ул көнне

Әнием бәйрәмен.

Бүләк итәрмен дип

Чәчәкләр бәйләмен.

Алып баручы: Әниләрне котлап балалар матур бүләкләр әзерләделәр.

Музыка астына балалар бүләкләрен тапшыралар.

Бию “Божья коровка” (муз. К.Костин)

Шукбай: Без бәйрәмгә һәрвакыт шат, ә хәзер уйнап алабыз.

Уен «Чей кружок быстрее соберется?» (Литовская народная мелодия)

(Приглашаются три мамы, дети делятся на три равных круга и под веселую музыку двигаются вокруг мам, при смене характера музыки дети присаживаются и закрывают глаза, в это время мамы меняются местами. Снова на смену характера музыки дети находят своих мам и собираются в круг.)

Кирлемән: Шукбай, бу балалар шундый күңелле, алар белән кызык. Аларга бүләкләр калдырырга кирәк.

Шукбай: Әйе шул.Тик бәйрәм малайларныкы түгел, кызларныкы. Шуңа бүләкләр дә кызларга булырга тиеш.

Кирлемән: Юк! Бүләкләр бөтен балаларга булырга тиеш. Дөресме, балалар?

Шукбай: Алайса, шундый бүләк уйлап табарга кирәк. Ул кызларга да малайларга да ярасын.

(Икәүләшеп уйлыйлар)

Кирлемән: Ура! Уйлап таптым. (Шукбайнын колагына пышылдый)

Шукбай: Ә без аны каян алабыз.

Кирлемән: Безгә балалар ярдәм итәрләр. Балалар, күзләрегезне йомыгыз әле. Ә хәзер саныйбыз 1-2-3-4-5

Шукбай кәрзин алып килә, аның эчендә чәчәк итеп бизәгән чупа-чупслар.

Шукбай: Күзләрегезне ачыгыз.

Кирлемән:Карагыз, нинди чәчәкләр бездә.Алар матур да, баллы да. (Чупа-чупслар өлешәләр)

Кирлемән: Бәйрәм ахырына якынлашты. Кызык, күнелле булды сездә. Сау булыгыз!

Шукбай: Сау булыгыз!

Алып баручы: Бәйрәмебез бик матур

Үтеп китте минутта

Биеп, уйнап, җырлап бергә

Шатлыкта һәм бәхеттә.

Китергә вакыт җитте,

Сау булыгыз, дуслар.

Әниләрне яратыгыз

Озын булсын гөмерләр.

Новый год.

Ролләрдә катнашалар:

Кыш бабай

Кар кызы

Убырлы карчык

Шурәле

Балалар залга кереп,  чыршы тирәли басалар.Чыршыда утлар яна.

А.б.   Без бүген чыршы янында

          әйлән- бәйлән уйнарбыз.

          Кыш бабайны каршыларбыз,

          яңа җырлар җырларбыз.

          Нинди матур безнең чыршы,

          Җем- җем килеп яна ул.

          Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

          Котлы булсын яңа ел!

1 б.    Исәнме, чыршы, исәнме.

          Яңа ел килеп җитте.

          Күңелле чыршы бәйрәмен

          Балалар күптән көтте.

2 б.    Син килдең бүген сөенеп,

          Бизәнеп, матурланып.

          Безгә, нәни дусларыңа

          Күңелле җырлар алып.

Чыршы турында җыр

(балалар урындыкларга утыралар)

А.б.Балалар, ниндидер тавыш ишетелә ерактан. Кыш бабай белән Кар кызы килеп җитәргә тиешләр. Әллә шулармы?

(Убырлы карчык белән Шүрәле, өсләренә Кыш бабай белән Кар кызы киемен киеп керәләр.Капчыкны сөйриләр, балаларны күрмиләр. )

Уб. (  Шурәлегә ) Һә, бүләкләр капчыгы бездә, менә рәхәтләнеп ашыйбыз инде, Шурәле.

Шур. (калтыравык тавыш белән) Белмим инде, бу бит балаларга дигән бүләкләр. Кыш бабай белән Кар кызын да адаштырдың. Аларны балалар көтә бит. Шигырьләр, җырлар һәм биюләр өйрәнделәр.

Уб. Әйдә, җылап басып торма әле минем янымда, үзеңне дә адаштырып калдырам хәзер.

(алга итеп бармакчы булалар,каршыларына алып баручы чыга)

А. б. Иптәшләр, сез кемнәр буласыз?

( Убырлы һәм Шурәле югалып калалар)

Уб. Ә- ә, бе- ез, без ме? Шулар инде, Кыш бабай белән  Кар кызы.

Шур. Ә- ә- е, Кы- ыш ба- абай. Менә бүләкләр дә ка- апчык тулы, әйе шул.

А.б. (балаларга) Бик сәер, балалар, Кыш бабай белән Кар кызы. Үзләренә бер дә ошамаганнар.

Уб. Ничек инде сәер? Кыш бабай белән Кар кызын чакырдыгыз мы?

Балалар Әйе, чакырдык.

Уб. Чакыргач, менә бит килеп җиттек. Киемнәребез бар мы? Бар. Бүләкләр бар мы? Бар.

Шур. Әйе, нәрсәбез ошамый сезгә?

Уб. Хәзер менә чыршы утларын кабызырбыз. (киресенчә сүндереп куя).

Шур. Әйдә, Кар кызы, биеп күрсәтик балаларга? (аркага арка терәшеп утыралар Һәм гырлап йокыга китәләр) .

А.б. Балалар, әйдәгез әле  кул чабып һәм тыпырдап  уятык сәер кунакларыбызны.(тавышка Уб. Һәм Шур. Сикереп торалар)

А.б. Ай- һай, Кыш бабай Кар кызы әллә авырып киттегезме?

Шур. Ни эшләп авырыйк ди без?

Уб. Әйе?

А.б. Әйдәгез, алай булгач, биеп күрсәтегез.

 Убырлы карчык һәм Шурәле биюе (биеп эсселәгәннән өске киемнәрен салып ташлыйлар һәм үз кыяфәтләрендә калалар).

А.б. Алдакчылар, безнең бәйрәмне бозмакчы булдыгыз мы? Кайда Кыш бабай белән Кар кызы? Әйтәсез ме?

Уб. Юк.

Шур. Әйтмибез.

А.б. Балалар, әйдәгез әле чакырыйк чын Кыш бабай белән Кар кызын.

Чакыралар (К. б. белән К.к. залга керәләр, шул вакытта Уб. Һәм Шур. капчыкны әләктереп икенче ишектән чыгып китәләр).

Кыш б. Исәнмесез, дуслар! Котлы булсын Яңа ел!

Кар к. Исәнмесез, барыгыз! Бергә узсын Яңа ел!

А.б. Ничек  килеп җиттегез, кадерле кунакларыбыз?

Кыш б. Адаштык бит. Явыз Убырлыдан балалар бакчасына  бара торган юлны сорадык,ә ул безне гел башка юлдан борып җибәрде. Йөри торгач сезнең тавышны ишеттек. Рәхмәт сезгә! Инде исән сау гына килеп җиткәч бик әйбәт. Әйдәгез бәйрәмне башлап җибәрик!

А.б. Кыш бабай, чыршыдагы утларны Шурәле белән Убырлы сүндереп киттеләр.

Кыш б. Бер дә кайгырмагыз, чөнки минем тылсымлы таягым бар.

                      Чыршы,чыршы, кабын син

                      Утларыңны балкыт син! ( утлар кабына)

Балалар 3-4 шигырь сөйләп китәләр

Кыш бабай турында  җыр

Кар к. Бигрәк матур җырладыгыз.

Кыш б. Ә мин, балалар, бик уйнарга яратам.

Уен

Кыш б. Ардыртып җибәрде. Карт шул инде.

А.б. Ә сез, Кыш бабай һәм Кар кызы утырып торыгыз, ә балалар шигырьләрен укып күрсәтерләр.

Шигырьләр сөйләү (1 өлеш)

Кыш б. Бик әйбәт сөйләдегез.

А б. Бездә кунак кадерле, сал, бабай өсләреңе.

Кыш б. Ай, әйтә күрмә, кызым, кардан сырган бит туным. Салмыйм  өстемне, салсам- шундук эреп бетәм мин.

А б. Кыш бабай, Кар кызы, сөйләп бирегезче безгә, буш вакытыгызда нәрсә белән шөгылләнәсез?

Кыш б. Кайда кар- буран, мин шунда булам.

             Карга әверелеп, чыршыга кунам.

             Суны туңдырам, сезне туңдырам,

             Туңган кешенең колагын борам.

Хәсән Шабановның ,, Кыш бабай һәм балалар,, дигән җырлы уен башкаралар.

Кар к.  Ә мин, балалар, кардан йолдызлар ясап, җир өстенә яудырам, ява- ява тау була. Кызлар, кар бөртекләре,чыгыгыз биергә.

Кар бөртекләре,, биюе

А. б. Кадерле кунакларыбыз, үзегез дә биеп күрсәтегез инде, ә без сезгә кул чабабыз.

Кыш бабай белән Кар кызы биюе

А. б. Бабакай, безнең әле тагын шигырь  укучы балаларыбыз бар. Утырып тыңлап тор, бераз ял итеп тә алырсың.

Шигырьләр сөйләү (2 өлеш)

Бию

Кыш б. Ай-һай,бигрәк тырыш балалар. Бәйрәмегез бик тә ошады. Безгә китәргә дә вакыт.

А. б.Кыш бабай, ә син бер нәрсә дә онытмыйсыңмы?

Кыш б. Ах, минем тишек башым.Балаларга дигән бүләкләрем урманда калган.

А.б. Балалар, кем урлады бүләкләрне?

Балалар Убырлы карчык һәм Шурәле.

Кыш б. Хәзер мин аларны.....(чыршы тирәли таягын бәреп йөри, башларын аска иеп Убырлы белән Шурәле килеп керәләр)

Уб. Гафу ит, Кыш бабай.

Шур. Туңдырма безне.

Кыш б. (ачуланып) Бүләкләр кайда?

Уб. Ашыкма, Кыш бабай, менә кара.( залга капчык йөгереп керә)

Кыш б. Бу капчык буш бит, бүләкләре кайда?

Уб. Миндә кулъяулык бар, капчыкка салып карыйм әле. (сихыр укый, капчык-

тан күлмәк  чыгара ). Менә бит, күлмәк-  иң шәп бүләк кызларга.

Кыш б. Ә малайлар нәрсә эшли?

Уб. Ярар, ярар.Булыр сезгә бүләкләр. (үзенең чәч бөртеген йолкып алып капчыка сала, сихыр укый, себерке чыгара) Хи- хи- хи, менә, машиналы да булдым. Тагын нәрсә теләргә була?  (себеркегә атланып чыршы тирәли эйләнеп чыга)

Кыш б. Нәрсә сөйлисең син? Менә мин сине хәзер туңдырсам...

Уб.Туктап тор әле, бар нәрсәне “туңдырам”  дип кенә тормыйлар инде. Шаярам мин.Кесәмдә кәнфит булырга тиеш . Салып карыйм әле шуны капчыкка. (кесәсеннән кәнфит алып сала,сихыр укый, бүләкләр чыгара).

Бүләкләрне балаларга Кыш бабай өләшә.

Яңа ел турында җыр.

Котлаулар, теләкләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Утренник 8 марта в детском саду (на татарском и русском языках).

Балаларны татар халкынын милли бэйрэмнэре белэн таныштыру. Балаларда бэйрэмгэ карата унай тээсир калдыру.Татар халкынын милли уеннары, биюлэре белэн таныштыру....

Сценарий для выпускного бала в детском саду на татарском языке "Хоттабыч мажаралары"

Сценарий будет полезен в работе музыкального руководителя в национальных (татарских) группах. Сюжет основан на приключениях Старика Хоттабыча....

Сценарий к празднику 8 марта в детском саду на татарском языке в старшей группе

Материал будет полезен музыкальным руководителям ДОУ...

Сценарий к празднику 8 марта в детском саду на татарском языке в подготовительной группе

Сценарий для празднования 8 марта в подготовительной к школе группе на татарском языке...

Татарская сценка "Яшельчэ бакчасында" для осеннего развлечения в детском саду на татарском языке

Сценка предназначена для детей татарских групп детского сада. Отлично впишеться в осеннее развлечение....

Сценарий к 8 марта в детском саду в средней группе для родителей Сценарий 8 Марта в средней группе детского сада "Весенний подарок для Белоснежки"

Сценарий к 8 марта в детском саду в средней группе для родителей Сценарий 8 Марта в средней группе детского сада "Весенний подарок для Белоснежки" Данный материал будет полезен для музыкальных руков...

Сценарий новогоднего праздника на татарском языке в средней группе "Хуш киләсең, Яңа ел!"

Сценарий новогоднего праздника на татарском языке в средней группе "Хуш киләсең, Яңа ел!"...