Сценарий к празднику 8 марта в детском саду на татарском языке в старшей группе
учебно-методический материал по музыке (старшая группа) на тему

Минханова Эльвира Илдаровна

Материал будет полезен музыкальным руководителям ДОУ

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_gruppa.docx48.52 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Сценарий: “Әниләр бәйрәме”

Зурлар төркеме

8 нче март – балаларның да, әти-әниләрнең дә көтеп алган зур бәйрәме ул. Аны күңелле итеп уздыру өчен алдан ук әзерлек таләп ителә. Балалар әниләренә төрле бүләкләр, матур итеп бизәлгән чакыру кәгазъләре әзерлиләр. Шигырьләр, җыр-биюләр өйрәнәләр. Иң яхшы рәсемгә конкурс үткәрелә. Кул эшләреннән, әниләр пешергән ашамлыклардан күргәзмә оештырыла.

Зал бәйрәмчә бизәлә. Өстәл өстенә гөлләр, чәчәкләр куела, шарлар эленә. Музыка уйный. Бәйрәмдә катнашучы балалар кереп, ярым-түгәрәк ясап утыралар.

Алып баручы. Яз килә. Илне иңләп елның язы килә. Яз башлану белән безнең әниләребезнең, апаларыбызның, сылуларыбызның бәйрәме килә.

Һәр ел саен килә бу бәйрәм

Һәр көн туган кояш шикелле.

Еллар саен данлый бу бәйрәм,

Гүзәл кеше – әни кешене!

Алып баручы. Кадерле әниләр, апалар! Сезне халык-ара хатын кызлар көне – 8 нче март бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә тазалык, шатлык, озын гомер телибез.

Алып баручы. Кечкәй димәгез безгә,

Без җырлый да беләбез,

Без бии дә беләбез.

Әниләрнең бәйрәмен котлап,

Бер җыр бүләк итәбез.

Җыр “Без матур җыр җырладык”

(Л.Миронова сүзләре, Р.Гыйләҗева тәрҗемәсе, Р.Рөстәмов көе).

1. Кояшның саф нурлары

Әй күңелле елмайды,

Чөнки әниебезгә

Без матур җыр җырладык.

Припев: Бик матур җырыбыз ля-ля-ля,

Бик гади җырыбыз ля-ля-ля.

2. Челтер-челтер актылар

Гөрләвекләр шаулашып.

Чөнки әниебезгә

Без матур җыр җырладык.

3. Умырзаялар шытып,

Чайкый башын шатланып.

Чөнки әниебезгә,

Без матур җыр җырладык.

4. Тып –тып тама тамчылар

Тәрәзәбез каршында.

Кошлар матур җыр җырлый

Безнең әни турында.

Алып баручы. На свете добрых слов живет немало,

Но всех добрее и нежнее одно.

Из двух слогов простое слово «МАМА»,

И нету слов роднее, чем оно.

1 нче бала. Сорвал я в поле цветик голубой.

Принесу в подарок маме дорогой.

Я его на платье маме приколю.

Больше всех на свете маму я люблю!

2 нче бала. Мама нас ласкает,

Солнце согревает.

Солнце, как и мама,

Лишь одно бывает.

Җыр “Мы сложили песенку”

1. Мы сложили песенку

Для тебя, родная.

Пусть с тобою песенка

Рядышком шагает

Припев: Ручейки весенние,

В речку перельются.

А березки белые

Маме улыбнутся.

2. Нарисуем радугу,

Речку голубую.

И подснежник маленький,

И весну большую.

Алып баручы. Әниләргә бүген безнең

Иң кадерле сүзебез.

Шат биюләр, матур җырлар,

Төрле шигырьләр, уеннар –

Сезгә дип әзерләдек.

Бүләк итеп үзебез.

4 нче бала. Кояш көлә, мин елмаям,

8 нче март бүген.

Бүген әниләр бәйрәме,

Шуңа күңелем шат минем.

5 нче бала. Йөрәгемнең иң түрендә,

Иң кадерле әнием.

Яхшылыкта, матурлыкта,

Үрнәк миңа әнием.

6 нчы бала. Әнием минем матур,

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була,

Ул өйгә кайтып кергәч.

7 нче бала. Бик зур үстем инде мин,

Әнигә булышам.

Үз ботинкамны үзем,

Кияргә тырышам.

8 нче бала. Җырлар җырлап, биеп- биеп,

Түгәрәктә уйныйбыз.

Әниләрне яратабыз,

Аларны без зурлыйбыз.

Татар халык фольклорыннан җырлы бию “Гөлбану”

Алып баручы. Наш праздник не кончается,

Веселье продолжается,

И в плясках и в игре,

На радость детворе.

9 нчы бала. Я и моя бабушка –

Старые друзья.

Добрая, хорошая

Бабушка моя.

Веселый хоровод “Мы пойдем сначала вправо”

Алып баручы. Кояш! Әни! Икесе дә

Нинди ягымлы исем!

Күпме наз, күпме яктылык,

Бөркә һәр бала өчен.

10 нчы бала. Тып-тып тама тамчылар,

Җырлап бәйрәм көенә.

“Бәйрәм бүген!”, – дип гүя

Тамчылар да сөенә.

Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген.

Бүген әни бәйрәме,

8 нче март бүген.

11 нче бала. Нигә бүген бөтен җирдә,

Чәчәкләр балкый бездә.

Нигә кояш көлеп карый,

Беләбез һәммәбез дә.

Бүген әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Алып баручы. Әйдә, әйдә, катырак бас,

Бу кем бии дисеннәр.

Баскан җирдә ут чыгара,

Безнең бала дисеннәр.

Алып баручы. Имән микән бу сайгак?

Нарат микән бу сайгак?

Сикреп төшеп биегәндә,

Чыдар микән бу сайгак?

Балалар башкаруында башкорт биюе.

Алып баручы. Если снег повсюду тает,

День становится длинней.

Если все зазеленело,

И в полях звенит ручей.

Если солнце ярче светит,

Если птицам не до сна,

Если стал теплее ветер,

Значит к нам пришла ……( весна).

Сюрприз моменты. Яз керә.

Яз. Саумысыз, балалар! Саумысыз, әниләр, апалар! Сезне халык- ара хатын кызлар көне – 8 нче март бәйрәме белән котлыйм. Тәүге яз бәйрәме белән сезгә бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, бәхетләр килсен.

Бәйрәмегез котлы булсын,

Языгыз тыныч булсын.

Йөзләрегез нурга тулсын,

Кояштай балкып торсын.

Балалар! Инде мине тыңлагыз,

Моңаеп утырмагыз.

Уйнагыз да көлегез,

Биегез дә җырлагыз.

Әй, дуслар, килегез,

Күңел ачу көнегез.

Татарча матур итеп

Шигырь сөйләп бирегез.

12 нче бала. Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

13 нче бала. Йөзең синең һәрвакытта

Балкып тора, әнием.

Аш-суыңнан тәмле исләр,

Аңкып тора, әнием.

Нинди назлы, нинди эшчән

Синең куллар, әнием.

Бөтен дөнья бүләк итә,

Алтын нурлар бәйләмен.

14 нсе бала. Күрәсезме, бүген кояш

Ничек назлы елмая?

Әниемнең бәйрәмен,

Ул да бит көтеп ала.

15 нчы бала. Матур курчакларыбыз да

Яңа күлмәк киделәр.

Әниләр һәм апалар,

Кунак булып килделәр.

Яз. Тапкырлар сез, зирәкләр сез,

Юк сез йөрмәгән юллар,

Юк сез белмәгән табышмаклар,

Табышмакларның җавабын

Әйдә, дустым, әйтеп кал.

Тыңлагыз, табышмаклар әйтәм:

Иртә килә, кич кайта. (Кояш).

Аягы юк, кулы юк, үзе сүрәт төшерә. (Суык)

Утта янмый, суда батмый. (Боз)

Аяксыз, кулсыз, капка ача. (Җил).

Яз килсә, киенә, көз килсә, чишенә. (Җир)

 Яз. Җавапларны әйбәт бирдегез сез,

Үзегезне хаклы хис итеп.

Әниләргә ярдәмче сез,

Моннан соң да шулай булыгыз.

Ә хәзер әни-апалар өчен табышмаклар.

Мич тулы пәрәмәч, уртасында бер калач. (Йолдызлар һәм ай).

Борынсыз чыпчык боз тишә. (Тамчы).

Лампа түгел – яктырта, мич түгел – җылыта. (Кояш)

Исе юк, төсе юк, аннан башка тормыш юк. (Су).

Агач башында йорты, эчендә яши җырчы. (Сыерчык)

Агач бөгә – кулы юк, йөри торган юлы юк, Ачуланса – сызгыра, тузаннарны туздыра. (Җил).

Кулсыз, күзсез, буяусыз ясый ул төрле бизәк. Беркем аны өйрәтми, ул үзе шундый зирәк. (Суык).

 Алып баручы. Ә хәзер, балалар, бәйрәм булгач, уйныйсы килеп китте. Әйдәгез “Түбәтәй” уенын уйнап алыйк.

Яз. Бәйрәмне давам итәбез,

Көч сынашабыз.

Уңганнарны, булганнарны

Каршы алабыз.

Балалар белән уеннар: “Түбәтәй”

“Үз чәчкәңне тап”

“Яшерәм яулык”

Яз. Теләмәсәк тә килеп җитте,

Хушлашу минутлары.

Киләсе очрашуларга тикле,

Сау булыгыз, дусларым.

Хушлашып Яз чыгып китә.

Алып баручы. Ә хәзер әниләрне уенга чакырабыз.

Әниләр белән уеннар

1 нче уен. Менә хәзер чиратлашып “Ниса” белән беткән татар хатын-кызлар исемнәрен әйтегез.

2 нче уен. “Җырда көч сынашып карыйк”. Бер як “Күбәләгем”, икенче як “Тала беләгем” җырларын бервакытта башкаралар.

3 нче уен. “Лента белән эстафета”. Катнашучылар ике командага бүленә.

4 нче уен. “Гәзиттә йөгерү” (Ике әни ярыша).

5 нче уен. “Носки һәм бияләй”.

6 нчы уен. “Курчакларны атлату”. Дүрт кеше ике командага бүленә.

7 нче уен. “Ромашка тезү” (Балалар катнашуында).

8 нче уен. “Япон крабларының ярышуы” (Арт белән мөкәйләп йөгерү).

Хәрәкәтле җыр-бию “Күрсәт әле, үскәнем”

Алып баручы. Бәйрәм бүләксез булмый ул,

Барыгыз да беләсез.

Безнең ничек тырышканны,

Хәзер менә күрерсез.

Алып баручы. Җырсыз җирнең яме юк,

Җырсыз тормыш тәме юк.

Җыр сулар һава кебек,

Җыр яши, җыр – мәңгелек!

Кадерле әниләр, балалар сезгә бүләк итеп җыр башкаралар.

Җыр “Песенка – чудесенка”

1. Песенка чудесенка,

Повстречалась с вами.

Песенка чудесенка,

С добрыми словами.

Припев: Улыбнулась песенка, стала веселей.

Улыбнулась песенка, улыбнитесь ей.

Ля-ля-ля-ля-ля.

Улыбнулась песенка, улыбнитесь ей.

2. Песенку чудесенку

Разучите с нами.

Песенку чудесенку,

Напевайте с нами.

3. Песенка чудесенка,

Два веселых слова.

Песенка чудесенка,

Всем помочь готова.

16 нче бала. Безне назлап үстергәнгә,

Әниләр, рәхмәт сезгә.

Һәрвакытта эшчән булганга.

Әниләр, рәхмәт сезгә.

Сезгә бүләк ясадык,

Иренмәдек тырыштык.

Үзең хезмәт куйган әйбер,

Зур бүләк дип уйлаштык.

Әниләргә һәм балалар бакчасында эшләгән апаларга бүләк тарату.

Алып баручы. Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җырламый тормыйк әле.

Матур җырлар җырлый-җырлый,

Гөрләп яшәрбез әле.

Җыр “Әни белән гөл утырттык”

1. Әни белән гөл утырттык,

Гөлләр хуш ис тарата .

Уңганым, дип, үскәнем, дип,

Әни мине ярата.

Припев: Гөлләр хуш ис тарата,

Әни мине ярата.

2. Һәркөн саен сулар сибәм,

Яратам мин гөлемне.

Гөлем кебек илем матур,

Яратам мин илемне.

Припев: Яратам мин гөлемне,

Яратам мин илемне.

Алып баручы. Кадерле, әниләр! Сезне тагын да зур бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә тазалык, гаилә бәхете, шатлык, озын гомерләр телибез.

Алып баручы. Мы вам пели и плясали,

Стихи и игры подарили.

А теперь приглашаем всех

На праздничное чаепитие.

Алып баручы. Бүгенге бәйрәмгә беркем дә буш кул белән килмәгән. Хәзер барыгызны да чәй табынына чакырабыз.

Сценарий: «Ватанны саклаучылар бәйрәме»

4-6 яшьлек балалар өчен

Дети в пилотках входят в зал под марш.

А. б. Исәнмесез, кадерле кунакларыбыз! Хәерле көн, дуслар! Бүген бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне.

Кадерле Әтиләр һәм аларга алмашка үсүче малайларыбыз, ихлас күңелдән сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз!

Һәркайсыгызга сәләмәтлек, бәхет, гаилә учакларыгызны сүндермичә, муллыкта яшәүегезне телибез.

Әтиләр – безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да, таянычыбыз да. Әйдәгез бүгенге бәйрәмебездә Әтиләрне зурлыйк.

Бала: Бер бәйрәм бар февральда

Кадерле ул һәркемгә.

Аны иң зур бәйрәм дип

Мөмкин хәтта әйтергә.

Бала: Ул тынычлык бәйрәме

Аны һәр кеше белә –

Ватанны саклаучылар

Бәйрәме дип йөртелә.

Ильзира: Ул солдатлар бәйрәме.

Без котлыйбыз аларны,

Әтиләрне, абыйларны

Һәм бөтен солдатларны.

Бала: Җырлыйбыз әтиләр хакында,

Үсәбез аларның кулында.

Әтиләр кул куйса иңбашка

Яктырак елмая кояш та.

Дилара: Бигрәк күңелле икән

Дуслар җыелган җирдә.

Бәйрәм итәбез буген

Әтиләр белән бергә.

Бала: Сегодня день особенный

Он раз в году у пап

Поэтому при галстуках

В гостях у нас сидят.

Бала: Мы вместе постараемся

Чтоб праздник удался.

Веселье начинается

Ведь собрались не зря.

А.б. Кадерле кунаклар! Әтиләр, Әниләр! Хәзер балалар үзләренең шигырьләры белән сезне куандырырлар .

Әтиләр, бәйрәмегез котлы булсын!

Бала: Ул җирдә иң шәп кеше,

Шәп кеше, гаҗәп кеше.

Кем дисезме? Ул кеше –

Минем әти, әлбәттә.

Бала: Минем әткәй иң көчле кеше

Баһадир төсле кеше

Ул зирәк тә, шаян да,

Акыллы да, әйбәт тә.

Бала: Әткәй булса өйдә ешрак,

Өебез балкып тора.

Әнкәйнең дә йөзе якты,

Елмаеп кына тора.

Бала: Әтием белән икәү

Без гел бергә йөрибез.

Бергә утын кисәбез,

Бергә карлар көрибез.

Бала: Кайчагында эшеннән

Арып кайткан чагында

Йөгереп кенә йөримен

Әтием янында.

Бала: Не терпит мой папа

Безделья и скуки

У папы умелые, сильные руки

И если кому- нибудь надо помочь

Мой папа везде поработать не прочь.

Мой папа самый лучший!

Бала: Нет не правда! Это мой папа самый лучший.

Бала: Это почему твой папа самый лучший?

Бала: Да потому что он умеет водить автомобиль. Вот!

Бала: Ну и что в этом такого особенного? Все папы умеют водить машину.

А вот мой папа на самом деле самый лучший!

Бала: Мой папа самый лучший, он всё может.

Бала: А что он может?

Бала :Может он в футбол играть,

Может книжку мне читать,

Может суп мне разогреть,

Может мультик посмотреть,

Может поиграть он в шашки,

Может даже вымыть чашки,

Может рисовать машинки,

Может собирать картинки,

Может прокатить меня

Вместо быстрого коня.

Может рыбу он ловить,

Кран на кухне починить,

Для меня всегда герой

Самый лучший папа мой!

Бала: И мой папа самый лучший. Когда он приходит с работы, он меня обнимает, а вечером мы играем в разные игры.

Все вместе: Мой папа самый лучший!

Ведущий: Конечно, ваши папы лучшие. И это мы сейчас проверим.

 (Папы и дети строятся)

Ведущий: Начинаем состязания – Военные соревнования! Давайте все дружно поприветствуем друг друга троекратным «Ура!» К военным играм готовы?

Дети: Всегда готовы!

Ведущий: Главное – дисциплина и точность выполнения приказов. Итак –направо! По залу – шагом марш!

(Дети и папы маршируют под музыку)

Ведущий: Сегодня в нашем саду проводятся военные игры.

«Зарядка для ума» – для всех.

«Танком управляет» – танкист

«Из пушки стреляет» – артиллерист

«За штурвалом самолёта сидит» – лётчик

«Из пулемёта строчит» – пулемётчик.

«В разведку ходит» – разведчик.

«Границу охраняет» – пограничник.

«С парашютом прыгает» – десантник.

«На кораблях служат» – моряки.

(Папы сели)

Ведущий: А теперь первое боевое задание.

1. «Пограничники» – они охраняют границу, и помогают им верные друзья – собаки. У нас ещё только щенки, их надо учить, и ваша задача, вместе со служебной собакой преодолеть препятствия и привести в штаб нарушителя границы.

(Преодолеть препятствие с собакой в руках, взять в «плен» папу и привести в штаб).

2. «Разведчики» – главная задача узнать план врага, чтобы он не застал нашу армию врасплох и доставить в военный штаб секретную информацию.

Разведчикам всегда нужна маскировка, у нас это будет покрывало.

 (Проползти под покрывалом, взять письмо и вернуться также в «штаб»)

3. «Сапёры» – у них сложная и конечно опасная работа – найти и обезвредить мины. У нас мины – бутылочки, вам придётся их найти с закрытыми глазами, а чтобы обезвредить, нужно открутить крышку.(Задача - кто больше и быстрее)

Ведущий: Конечно, в армии солдаты не только воюют и тренируются, они ещё и отдыхают, ходят в увольнение на танцы.

Сегодня у нас в гостях ансамбль «Морская душа»

Дети: Мы, ребята, моряки,

Плясуны, весельчаки.

Наш морской Российский флот

Всем привет сегодня шлёт.

Танец: «Морячка»

4 Ведущий: А вы знаете в каких военных профессиях нужна меткость? Сейчас вы должны будете сбить вражеский самолёт.

(Вражеский самолёт из бумаги подвешен в середине обруча, снаряды - маленькие мячи)

А.Б. Армияда хезмәт итү җиңел эш тугел. Солдат көчле, чыдам булырга тиеш. Бөтен нәрсәгә түзәргә кирәк, бөтен авырлыкларга, суыкка да, эсегә дә.

Бер рюкзак ни тора!

5. «Боевая тревога» – команда буенча рюкзак тутырырга кирәк. Монда артык әйберләр дә бар. Игътибарлы солдат кирәклесен генә ала үзе белән. Артыгын, кирәкмәгәнен алма. Рюкзак әзер булгач – марш астында круг ясарга.

6. «Иптәшләреңә ярдәм ит» – яхшы солдат һәрчак үз иптәшләренә ярдәм итә белергә тиеш. Шундый әйтем дә бар бит: «Сам погибай, а товарища выручай». Сезнең алда саз, сазлыкны түмгәкләр аша гына үтеп була. Араны үтеп чыккач, куркыныч юклыгын белдереп, барабанга тавыш бирерсез.

Ведущий: В нашей армии служили

Наши деды и отцы.

Станут мальчики большими

Будут тоже молодцы.

Бала: Я пойду служить танкистом

Научусь в мишень стрелять.

Бала: У меня мечта простая

Покорить бы высоту.

Лётчиком я стать мечтаю

Но сначала подрасту.

Бала: Я пошёл бы в капитаны

Плавать в реках и морях.

Охранять Россию стану

На военных кораблях.

Бала: Будем сильными расти

Чтобы Родине цвести.

И не знать ни войн, ни бед,

Только мир и солнца свет.

Хором: Мы хотим, чтоб птицы пели

Чтоб весной ручьи звенели,

Чтобы солнце землю грело,

Чтоб берёзка зеленела,

Чтоб у всех мечты сбывались,

Чтобы все вокруг смеялись

Чтобы детям снились сны

Чтобы не было войны.

Ведущий: Ваши дедушки, папы, братья служили и служат сейчас на флоте. Они защищают нашу страну, чтобы вы могли спокойно жить под мирным небом Родины.

Наши воины мужественные, смелые, и вы, ребята, конечно, хотите быть похожими на них и мы сейчас покажем, какими вы вырастите сильными, крепкими, ловкими, чтобы стать достойной сменой.

Дорогие гости, папы примите от нас музыкальный подарок.

Песня: «Ты не бойся, Мама»

Ведущий: А сейчас мы исполним общий танец: «Ускакала в поле молодая лошадь»

Ведущий: А сейчас задание для пап. «Конструктор»

На столе лежат листы бумаги, папы должны сделать по одному самолёту и одному кораблику. Подписать именем ребёнка.

Игра: «Принеси погоны»

Ведущий: С этим заданием вы справились хорошо. Сейчас конкурс «Угадай себя»

(На плакате нарисованы изображения солдат из разного рода войск без лица)

Папа вставляет лицо в прорезь и задаёт детям вопросы. У меня есть головной убор? Это фуражка? Я на танке? Я на самолёте? На которые дети отвечают только «Да» или «Нет». Папа угадывает род войск.

Ведущий: Ну какой же праздник без подарков? Дорогие папы, примите от нас ещё поздравления. (Дети дарят подарки)

Стук в дверь. Почтальон вручает пакет. Пакет с заданием для пап. Ведущий вскрывает пакет. “Исполнить песни: “У солдата выходной”, “В траве сидел разведчик”

Ведущий: Сегодня мы отмечаем День Защитника Отечества. И так совпало, что в нашей стране идёт завершение Олимпийских игр в Сочи. Мы болели за наших спортсменов, за Россию. Следили за их успехами, считали медали, обсуждали игры. В честь Олимпиады мы подготовили для Вас выступления.

(Дети построились у Ц. С)

Ведущий: Много маленьких спортсменов

Есть у нас в саду родном

Будем мы отличной сменой

Когда немного подрастём.

Бала: Мы ребята боевые,

И под силу нам вполне

Все рекорды мировые

Подарить родной стране.

Ведущий: Полюбуйтесь, поглядите

На весёлых дошколят.

Олимпийские надежды

Нынче ходят в детские сад.

-Выступают гимнасты нашего детского сада.

Танцевальные упражнения: «С обручами»

Ведущий: Нам нужен мир на голубой планете,

Его хотят и взрослые и дети.

Им хочется проснувшись на рассвете

Не вспоминать, не думать о войне.

Нам нужен мир. Навеки! Навсегда!

Будем мы отличной сменой

И все вместе скажем мы

И у нашего детского сада

Есть своя Олимпиада!

Танцевальные упражнения с флагами:  Олимпиада»

Звучит мелодия: « До свидания, Москва»

Ведущий: Разрешите зачитать вам праздничный приказ главнокомандующего Заведующего нашим дошкольным учреждением.

“Приказом от 20 февраля 2014 г. в связи с празднованием Дня Защитника Отечества разрешите вам вручить благодарственные письма.

(Вручение благодарственных писем)

Поздравляем с Днём защитника Отечества! Желаем вам больших побед

В любых начинаниях быстрых и смелых решений, деловых успехов и новых творческих идей.

Вручение медалей.

Сценарий: «Уңыш бәйрәме”

Зурлар төркеме өчен

Максат: балаларны татар халык бәйрәмнәренең берсе – Уңыш бәйрәме бәйрәме белән таныштыру.

Бурычлар:

Балаларның сөйләмен үстерергә ярдәм итү.

Балаларның игътибарын, үзләштерү, кабул итүне, сенсор тою сәләтен, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү.

Татар халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту һәм татар халкына мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: зал бәйрәмчә көзге яфраклар, татар орнаментлары белән бизәлгән, кәрзиндә яшелчәләр тутырылган, уен өчен капчыкта бәрәңге.

Әзерлек эшләре: шигырьләр ятлау, җырларны өйрәнү.

С.Сәйдәшевның “Уңыш вальсы”на балалар залга керә.

Алып баручы: Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Бүген без халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәренең берсе – Уңыш бәйрәменә җыелдык. Елның серле фасылында, көн белән төн тигезләшкән вакытта, татар халкы Уңыш бәйрәмен үткәргән. Килгән кунаклар, кадерле балалар,с езне барыгызны да чын күңелдән Уңыш бәйрәме белән котлыйбыз!

Буген бездә матур бәйрәм,

Бүген бездә Уңыш бәйрәме,

Бүген көзге байлык белән

Бизәлгән бүлмәбез дә.

Залга Көз кызы керә.

Көз кызы: Саумысыз, якын дусларым!

Сезне сагынып килдем мин.

Сезгә аяз көннәр дә,

Байлык та китердем мин.

Мин – Көз кызы,

Көзге байлык кулымда.

Чакырам мин һәммәгезне

Шушы бәйрәм түренә.

Алып баручы: Көз кызы, без син килүгә матур шигырьләр, җырлар өйрәндек. Әйдәгез әле, балалар, шигырьләрне сөйләп күрсәтик!

Үтте-китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр.

шигырьләр.

“Күрсәт әле, үскәнем”

Бию (татар халык биюе: кызлар башкаруында)

(Уңыш бабай керә)

Уңыш бабай: Исәнмесез,балалар, килгән кунаклар! Исәнме, кызым! Сездә милли матур көйләр ишеткәч керергә булдым әле!

Алып баручы: Рәхим ит,Уңыш бабай! Без сине сагынып көттек. Балалар, Уңыш бабай, әйдәгез әле, сорап карыйк, Көз безгә нәрсәләр алып килде микән?!

Җыр “Көз, көз, әйт әле”

Алып баручы: Балалар, әйдәгез әле хәзер яшелчәләр белән якыннанырак танышып китик. (Шигырьләр сөйлиләр)

Ә мин помидор булам,

Кызарып пешеп торам.

Ә мин булам кәбестә,

Мин бик тәмле бәлештә.

Таныйсызмы? Кишер мин

Кишердә күп витамин.

Кыярны һәркем таный,

Кыяр салатка ярый.

Уңыш бабай: Менә булдырдыгыз, балалар, рәхмәт сезгә. Әйдәгез әле бергәләп табышмаклар чишеп карыйк:

Үзе кызыл төстә, түгәрәк формада, түтәлдә үсә торган яшелчә (Помидор)

Катлы –катлы яфраклы, яшел төстә, түтәлдә үсә (Кәбестә)

Түтәлдә үсә, яфраклары яшел, үзе бик ачы (Суган)

Озынча, түтәлдә үсә, яшел төстә, эчендә бик күп орлыклары бар (Кыяр)

Алма дисәң дә алалар, нәрсә соң ул, балалар?

Уңыш бабай: Бигрәк акыллы балалар килгәннәр бүгенге бәйрәмгә, бөтен яшелчәләрне дә беләләр, молодцы!

Алып баручы: Уңыш бабай, әйдә безнең балалар белән кулъяулык уены уйнап ал!

“Кулъяулык” уены

Уңыш бабай: Сезнең белән бик күңелле, балалар, ләкин миңа китәргә дә вакыт җиткән, сау булыгыз! (Китә)

Алып баручы:

Сандугачлар, карлыгачлар,

Очып китте еракка,

Торналар да ялга китте,

Җылы якка, көньякка.

Көз кызы: Монда килгәндә мин күлдә чумып уйнаучы казлар, үрдәкләрне күрдем, алар да җылы якларга очарга әзерләнә иделәр. Әйдәгез хәзер “Чума үрдәк, чума каз” уенын уйнап алабыз!

“Чума үрдәк, чума каз” уены.

Көз кызы: Бигрәк матур җырладыгыз, биедегез,

Уйнадыгыз, шигырләр сөйләдегез.

Барысы өчен рәхмәт сезгә.

Алдагы көннәрдә дә

Телим сезгә уңышлар.

Муллыкта, рәхәт тормышта

Яшәгез, нәни дуслар!

Хуш килэсен 2017 ел!

Залга, биеп, балалар керә. Уртада чыршы бизәлгән.

Алып баручы: Нинди матур безнең чыршы!

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз Чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын Яңа ел!

Урманнан безгә бәйрәмгә

Ямь-яшел чыршы килгән.

Яңа елны каршыларга

Матур күлмәген кигән.

Исәнме, чыршы, исәнме,

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Без бик сагынып көттек.

Күрегез бу чыршыны.

Чыршының да чып-чыны.

Нинди төз, матур, биек

Тора түшәмгә тиеп.

(Телефон шалтырый.)

Алып баручы: Алло, «Уткузкэй» Балалар бакчасы тыңлый. Кем әле бу? Кыш бабай? Балалар, тыңлагыз әле, Кыш бабай нәрсә әйтер икән?

Кыш бабай: (тавышы ишетелә): Оныгым Кар кызы белән сезнең котлау һәм чакыру кәгазегезне алдык. Без бик шатландык, тиз генә җыендык та юлга чыктык тик менә: Урманда буран, карны очыра,

Карны туздыра, каты сызгыра.

Ап-ак булганнар басу-кырларым.

Кар белән тулган урман юлларым.

Шуңа күрә без туктап калдык, юлларны чистартырга балаларны җибәрмәссезме икән?

Алып баручы: Хәзер, хәзер, бабакай, берәр чарасын табарбыз.

- Балалар, урманны кемнәр яхшы белә? Көрәкләрне алып, юлларны чистартып кайтыгыз.

Кыш килде, кыш килде,

Безгә яңа эш килде.

Мамык карлар көрибез.

Юллар такыр, киң булсын,

Асфальт юлга тиң булсын.

Алып баручы: Билгеле бу кара урманда

Күптөрле ерткыч та бар.

Юк түгел аю, бүре,

Төлке җиһан корткыч та бар.

(Кэжэ белэн сарык башларын иеп керэлэр.)

Кэжэ:Эй сарык дус нишлибез инде улэннэр дэ кар астында калды.

Сарык: Безгэ печэн салучы да су эчеруче дэ юк. Бурелэр дэ ботка пешермилэр ичмасам.

(Куян йөгереп керә, ул курыккан.)

Куян: Исәнмесез,кэжэ белэн сарык. Кар кызын күрмәдегезме? Аңа әйтәсе сүзем бар иде. Явыз бүре Кыш бабайның капчыгын урлаган (китә).

Кэжэ : шул явыз бурелэрдэн кон булмады , инде балаларга дигэн кустэнэчлэрне дэ урлаган.

Сарык:ул бурене табырга да акылга утыртырга кирэк.

Кэжэ:Эйе шул,дустым .Әйдә эзләп табыйк үзен!( китэ башлыйлар да чыршы тобендэ бурене курэлэр) Карагыз әле юньсезне, чыршы астына кереп, йоклап ята (карны йомарлап тәгәрәтәләр, бурегэ ыргыталар).

Буре :Бу нинди эш, нинди чыр-чу?

Тәмләп йокыга киттем.

Сез мине уяттыгыз!

Ник миңа кар ыргыттыгыз?

Сарык:Син,Буре, алдаштырып маташма. Әйт тизрәк, кайда Кыш бабайның бүләк капчыгы, тиз чыгарып куй алдыма!

Буре : Ярый, ярый, ачуланмагыз. Хәзер алып киләм капчыкны.

Барысы да буре артыннан китәләр. Буре кире үзе генә керә.

Буре (көлеп): Ха-ха-ха. Ышандылар. Кызык иттем әле үзләрен. Шул кирәк аларга. Бөтен халыкны, балаларны Яңа ел бәйрәменә чакыралар. Ә мине чакырмадылар. Кыш бабай барысына да бүләк әзерләгән. Ә миңа юк. Әй, ашыйм да, бетерәм бөтенесен, калса, яшереп куярмын. Шуның белән минем эш бетте.(чыгып китә)

Алып баручы: Балалар, әйдәгез явыз бүре узенэ жазасын табар, безнең күңелле бәйрәмне ишетеп Кыш бабай килеп җитәр.

(Ут яна. телефон шалтырый).

Алып баручы: Алло, Кыш бабай,

Безнең эшләр бик яхшы.

Унган малайлар сезнең

Килер юлны чистартты.

Суык бабай кил безгә

Яңа ел бәйрәменә,

Чыршы әйләнәсендә,

Җыр җырлап әйләнергә.

Уенчыклар, бүләкләр

Безгә тагын алып кил.

Соңга калма, бабакай,

Атлап түгел, чабып кил.

(Кыш бабай белән Кар кызы керәләр.).

Кыш бабай: Исәнмесез, балалар,

Исәнмесез, кунаклар.

Яңа ел котлы булсын,

Бәхетләр алып килсен. (баш ия)

Балалар кул чабалар.

Кар кызы. Ак сакаллы, ак күңелле

Бабам белән без

Җир өстенә аклык – пакьлек

Алып киләбез.

Яңа ел белән сезне,

Яңа бәхетләр белән!

Кыш бабай: Кар бураннар туздырып,

Барыгызны туңдырып,

Ерак юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

Алып баручы: Хуш киләсең, Кыш бабай,

Әйдә тизрәк уз, бабай.

Балалар сезне көтте,

Тагын бер яшькә үсте.

Кар кызы: Бабакай, кара әле, балалар чыршыны ничек матур итеп бизәгәннәр!

Кыш бабай: Әйе шул, мин аларга урмандагы иң матур чыршыны җибәрдем. Балалар, чыршы сезгә ошадымы?

Бүлмәдә чыршы агачы,

Ул яшелдән киенгән.

Чыршы да урманнан безгә,

Бәйрәм итәргә килгән.

Ал.бар. Нидер җитми бит, чыршыга

Карагызчы, балалар!

Белдем, белдем, утлар янмый,

Нигә янмый соң алар?

Бәйрәмебез гади түгел,

Зур шатлыклар бәйрәме.

Чыршы балкып торыр иде,

Ничек кабызыйк аны?

Кыш.баб. Хәзер мин үземнең тылсымлы таягымнан сорыйм. Әйе-әйе. Ә-ә, тылсымлы сүзләрне әйтергә онытылган икән бит. Әйдәгез, бергәләп әйтик.

- Чыршы, чыршы кабын син!

Утларыңны балкыт син!

Кыш.б. Кабынмый бит! Тагын тылсымлы таяктан сорарга туры килә. Ә-ә, кемнеңдер дәшми калган икән бит. Әйдәгез әле, тагын кабат әйтеп карыйк! (Ут кабына.)

Ал.бар. Бигрәк күңелле булып китте.

Тыпыр-тыпыр биергә

Паркет идәннәр кирәк

Паркет идәннәргә басып

Шарт-шорт тибәргә кирәк.

Суык бабай, алтыным,

Битләрең кызарган.

Әйдәле, бер биик,

Уздырып кызлардан.

Кыш бабай, әллә яшь чакларыңны искә төшереп бер биеп аласыңмы соң?

“Кыш бабайны биетү”

Ал. бар.Булдырдың бабакай, арыгансыңдыр. Эзрэк ял итеп ал.

Кар кызы: Миңа да эссе була башлады. Кар да яумый. Минем дусларым, нәни кар бөртекләрем сез кайда, ау!

“Кар бөртекләре” биюе.

Алып баручы Сезгә дип алар матур җырлар, шигырьләр өйрәнделәр. Ягез, балалар, хәзер инде һөнәрләрегезне күрсәтегез..

Концерт номерлары:

Алып баручы: Кыш бабай, безнең балалар, хонэрлэренләрен курсэтеп бетерделәр.

Кар кызы: Бабакай, уян әле тизрәк (бабай уянмый). Мине дә ишетми. Инде хәзер Кыш бабайны ничек уятыйк?

Бала:Бер дә борчылмагыз. Хәзер уятам аны. Ягез әле, дусларым, минем янга килегез, шалтыравыклар белән бер биеп алыйк. Безне Кыш бабай ишетеп, йокысыннан уянсын.

Шылтырмакларлар белэн бию

Кыш бабай: Кем миңа йокларга бирми, шалтыравык шалтырата? Ә-ә-ә-ә, сез икән әле, шуклар! Хәзер мин сезне үземнең капчыгыма салып алып китәм. Ягез тизрәк керегез капчыкка.

Балалар капчыктан чыгып, Кыш бабайның артына качалар.

Кыш бабай: Их, шаяннар, шаяннар. Кыш бабагыз белән шаяртырга уйладыгызмы? Ярый, балалар, мин сезнең белән уйнадым, шигырьләр тыңладым, җырладым, биедем. Сез бик зур үскәнсез. Балалар, әйдәгез әле минем белән уйнап алыйк.

Уеннар.

Кыш б. Рәхмәт бабагызны куандырган өчен.

Китәләр. Ут сүнә.

Икенче яктан буре чыга Зал уртасына утырып капчык бутый .

Буре.Монысын мин ашамыйм ,монысын мин яратмыйм.

(Кэжэ белэн сарык куркалар тик кузэтэлэ,пышылдап кына сойлэшэлэр)

Кэжэ : Кара эле сарык бу бит Кыш бабайнын балаларга дигэн булэклэре тугелме сон .

Сарык :бэ-э-э,шулай бугай.

Сарык ,кэжэ бергэ: Нишлэргэ сон?

Буре :Фу тэмсез икэн бу конфет. Эл-эллэ,тешем сызлый башлады,(сикергэлэп тешен тотып йори.)

Кэжэ(батыраеп китеп) Эхэ элэктенме.Шул кирэк сина.

Сарык Эйе шул.

Кэжэ :.Бар эле сарык кил капчыкны алып. Буре башы бит анда унике монысы уноченче булыр.

Алар янына Кыш бабай белән Кар кызы килә.

Кэжэ :Борчылма, Кыш бабай, менә без бу явыз каракны тоттык.

Кыш бабай афарин дусларым бик рэхмэт.

Буре Ах, эш харап, эш харап, Кыш бабай, зинһар өчен, тимә, мин хәзер сиңа капчыгынны бирэм ,кэжэ белэн сарыктан да коткара кур.

Кыш бабай: Их, син, урман карачкысы. Рөхсәтсез кеше әйберенә тияргә ярамаганлыгын оныттыңмы әллә.

Буре Минем дә сезнең белән бәйрәм итәсем, бүләк аласым килде.

Кыш бабай (бурегэ):Яңадан начарлык эшләмәсән, без сине гафу итәбез. Балалар, гафу итәбезмебурене.Буре яңадан беркайчан да, беркемгә дә начарлык эшләмим, дип ант итә, кичерүләрен сорый.

Кар кызы: Ярый, дусларым, соң булса да, уң булсын.Буре үзенең гаебен аңлады, яңадан начарлык эшләмәс.

Кыш бабай: Кайда эле минем кэжэ белэн сарык .Курсэткэн батырлыгыгыз очен мин туачак яна 2015 елны сезнен ел дип иглан итэм ! Рэхмэт сезгэ.хэрвакыт шундый кыю ,батыр булыгыз .

Кэжэ : Яңа елда безгә кирәк:

Бәхет-шатлык булсын күбрәк.

Чынга ашсын бар хыяллар,

Кайгы-хәсрәт үтсен читләп.

Сарык: Елмаегыз, шатланыгыз,

Иске елда калсын узган,

Бәйрәм итик бергә-бергә,

Өр-яңа ел белән, дуслар.

Буре бүләкләр тартып чыгара.

Кыш бабай: Менә дусларым сезгә

Яңа ел бүләкләре.

Матур, рәхәт яшәгез,

Шул минем теләкләрем. (булэклэр тарата)

К.б. Көтеп алган очрашулар

Тиз генә үтеп китте

Инде хәзер саубуллашып

Китәр вакытлар җитте.

Күңел тынычлыгы телим,

Яңа елда һәркемгә

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Юлдаш булсын гомергә!

Кар кызы. Бәйрәм үтте, ә Яңа ел

Һәрбер өйгә киләчәк

Яхшы булсын, имин булсын

Матур булсын киләчәк.

К.Б.Рәхмәт әйтик чыршыбызга,

Матур бәйрәме өчен.

Рәхмәт әйтик кунакларга

Килеп караган өчен.

Яңа елга яңа юлдан,

Нык басып бердәм керик.

Иң изге ,саф теләкләрне

Бер-беребезгә телик.

Алып баручы: Яңа бәхет, зур уңышлар

Алып килсен Яңа ел.

Шатлык белән үтсен һәр көне,

Котлы булсын, Яңа ел!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Утренник 8 марта в детском саду (на татарском и русском языках).

Балаларны татар халкынын милли бэйрэмнэре белэн таныштыру. Балаларда бэйрэмгэ карата унай тээсир калдыру.Татар халкынын милли уеннары, биюлэре белэн таныштыру....

Сценарий музыкально-спортивного праздника «Олимпийцы в детском саду» для детей подготовительных и старших групп.

Прививать детям любовь к спорту и физкультуре, интерес к предстоящим Олимпийским играм в Сочи, к спортивным соревнованиям....

Сценарий для выпускного бала в детском саду на татарском языке "Хоттабыч мажаралары"

Сценарий будет полезен в работе музыкального руководителя в национальных (татарских) группах. Сюжет основан на приключениях Старика Хоттабыча....

Сценарий к празднику 8 марта в детском саду на татарском языке в средней группе

Сценарий будет полезен в работе музыкального руководителя ДОУ...

Сценарий к празднику 8 марта в детском саду на татарском языке в подготовительной группе

Сценарий для празднования 8 марта в подготовительной к школе группе на татарском языке...

Татарская сценка "Яшельчэ бакчасында" для осеннего развлечения в детском саду на татарском языке

Сценка предназначена для детей татарских групп детского сада. Отлично впишеться в осеннее развлечение....

Сценарий к 8 марта в детском саду в средней группе для родителей Сценарий 8 Марта в средней группе детского сада "Весенний подарок для Белоснежки"

Сценарий к 8 марта в детском саду в средней группе для родителей Сценарий 8 Марта в средней группе детского сада "Весенний подарок для Белоснежки" Данный материал будет полезен для музыкальных руков...