Сценарий к празднику 8 марта в детском саду на татарском языке в подготовительной группе
учебно-методический материал по музыке (подготовительная группа) на тему

Минханова Эльвира Илдаровна

Сценарий для празднования 8 марта в подготовительной к школе группе на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5_gruppa.docx69.83 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Сценарий: “Көзге вакыйга”

мәктәпкә әзерлек төркемендә көз бәйрәме

Зал төсле яфраклар белән бизәлгән. Күңелле көй астында балалар залга керәләр.

Алып баручы: Балалар, карагыз әле, көз кабат безнең бакчабызга атлап кергән, тирә-юньдәге яфракларны төрле-төрле төсләргә манган. Әйе, безгә көз килгән.

Яфракларны күр әле

Алтын төскә кергәннәр.

Бар дөньяны күмгәннәр

Җил чыкканда шаулашалар,

Оча-оча уйнашалар,

Һавада әйләнәләр

Һәм җиргә сибеләләр.

1бала. Оча яфрак, уйный яфрак

Һаваларда әйләнеп.

Буген, бүген, бүген, бүген

Яфракларның бәйрәме.

2бала. Көз җиттеме, бар агачлар

Алтынга манган сыман,

Кызыл яфраклы чаганнар

Утларда янган сыман.

3бала. Көз җиттеме, җир өстенә

Алтын яфрак җәелә.

Карап туеп булмый һич тә

Бу фасылның яменә.

“Алтын көз” җыры башкарыла

(З.Нури сүзләре, А.Батыршин музыкасы)

Алып баручы: Балалар, көзнең шундый матур көнендә мин сезгә бер кызыклы вакыйга сөйлим әле. Ә бу вакыйганы мин ак күлмәкле каен агачыннан ишеттем. Ул аны, үзенең алтынсу яфракларын җилдә җилфердәтеп иптәшләренә сөйләп тора иде.

Бу вакыйга үткән көздә бер кечкенә авылда булган. Бу авылда яхшы күңелле, игелекле Айсылу исемле кыз яшәгән ди. Көтмәгәндә аңа кайгы килгән, аның Гөлчәчәк исемле кечкенә сеңелесе авырып киткән. Ә сеңелесе бары тик балан җимеше салынган кайнар чәйне эчсә генә тереләчәк икән. Ләкин аны каян алырга? Якын тирәдә балан куагы да үсмәгән. Айсылу кулына кәрзин алган да бу җимешне эзләп киткән. (Кулына кәрзин тоткан Айсылу юл буйлап бара) Ул сукмак буйлап бара-бара икән, ә сукмак аны кара урманга алып килгән. Айсылуга бик куркыныч булса да, юлын дәвам иткән.

Айсылу: Мин барыбер бу җиләкне табачакмын. Ай-һай, ничек куркыныч монда (артка чигенә). Юк, юк, мин бернидән дә курыкмыйм.

Алып баручы:Айсылу урман эченә кергән һәм шаккаткан.

Айсылу: Нинди матур урман! Нинди матур яфраклар! Ай-яй-яй, ә бу яфрак тагын да матуррак, үзе нинди зур. Ой-ой-ой, ул селкенә.

(Яфракны җирдән алмакчы була, ә яфрак астыннан гөмбә кутәрелеп чыга)

Майлы гөмбә: Курыкма, Айсылу, бу мин, майлы гөмбә. Аяк тавышлары ишеттем дә, гөмбә җыючылар түгелме икән дип яфрак астына качтым

Айсылу: Юк, юк, гөмбәкәй, мин – Айсылу.

Майлы гөмбә: Нишләп берүзең кара урманда йөрисең?

Айсылу: Сеңелем Гөлчәчәк авырып китте. Миңа балан исемле җиләк табарга кирәк, бары шуның гына сеңелемә файдасы тия алачак.

Майлы гөмбә: Син яхшы күңелле кыз икәнсең, ләкин синең юлың озын булыр һәм күп каршылыклар очрар. Мин сиңа ярдәм итәрмен.Тик син дә миңа ярдәм ит. Минем улларым, кызларым һаман урманда уйнап йөриләр, озакладылар. Ә урманда гөмбә җыючылар йөри, аларны җыеп алып китәрләр дип борчылам.

Айсылу: Мин ничек өлгерим икән, каян барысын эзләп табыйм, алар бик күптер инде, тиздән караңгы да төшәр.

Алып баручы: Кайгырма, Айсылу, безнең балалар сиңа ярдәм итәрләр.

Җыр-бию “Гөмбәләр”)

Алып баручы: Менә гөмбәләр безнең җырыбызны ишетеп үзләре үк яфрак астыннан чыкканнар, карагыз әле, никадәр күп алар. Әйдәгез Айсылуга аларны җыярга булышыйк.

Уен “Гөмбә җый”

Айсылу: Менә, гөмбәкәй, синең гөмбәчекләрең – улларың, кызларың.

Майлы гөмбә: Рәхмәт сиңа, Айсылу, балаларга да рәхмәт. Сез аларны бик тиз таптыгыз. Ә хәзер тыңла: уңга барырсың, ә анда сазлык, ә син курыкма, түмгәктән-түмгәккә сикереп сазлыкны үтеп чыгарсың, аннары юлны үзең табарсың. Ә миңа китәргә вакыт. Син дә ашык, Айсылу, әнә яңгыр да килә. Сау бул.

Алып баручы : Шулай итеп Айсылу юлын дәвам иткән. Тик шулвакыт күк йөзен кара болыт каплаган (музыка астына Болыт чыга)

Болыт :

Мин көзге болыт булам

Җиргә яңгыр яудырам.

Телим икән сине дә

Яңгыр белән чылатам.

(Айсылу янында йөри, аңа яңгыр яудырган хәрәкәтләр ясый)

Айсылу: Менә инде киемнәрем дә юешләнде. Бу яңгыр озак явар микән. Берәр агач астына ышыкланып тормый булмас.

Алып баручы: Болыт, болыт, тукта әле,

Син болай шаярма әле.

Без матур бию беләбез,

Сиңа бүләк итәбез.

“Яңгыр” биюе

Болыт: Нинди матур җыр, нәкь минем өчен. Рәхмәт сезгә, балалар, күңелемне күрдегез.

Алып баручы: Балалар, безнең Айсылу кызыбыз агач астында яңгырдан чыланып утырадыр, әйдәгез кояшны чакырыйк әле

(Балалар кояшны чакыра)

Кояш, чык, чык,чык,

Майлы ботка бирербез.

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда,

Кояш, чык, болыт, кач,

Без уйнарбыз җылыткач.

Кояш чыга:

Исәнмесез, мин килдем.

Чакыруыгызны ишеттем.

Мин кояш-алтын кояш!

Мин кояш-матур кояш

Бар дөньяны җылытам,

Бар дөньяны яктыртам.

Болыт: Әйе, кояш, син якты да, син җылы да. Ә менә миңа кара әле, мин су белән тулы, ә сусыз яшәп булмый. Димәк, мин дә кирәк бу җиргә.

(Кояш белән Болыт кем мөһимрәк булуы турында бәхәсләшә башлый)

Алып баручы: Сез икегез дә бик кирәк. Тату булырга кирәк, әйдәгез дуслашыйк, бергәләп биеп алыйк.

Бию “Дуслаштык”

(Р.Бойко көе)

Кояш белән Болыт: Без бүтән талашмыйбыз.

Алып баручы: Айсылу киемнәрен кояшта киптергән дә юлын дәвам иткән. Ә аның каршысына кемдер килә, үзе дер-дер килә. Кем булыр икән ул шаян?

(Куян сикереп керә, кулында кәрзин)

Айсылу: Исәнме, куянкай, кемнән куркасың болай?

Куян: Бар көчемә мин чаптым,

Бүредән көчкә качтым.

Куркуымнан дерелдим.

Кая качарга белмим?

Ә син, кызыкай, ничек курыкмыйча берүзең кара урманда йөрисең?

Айсылу: Мин балан дигән шифалы җимешне эзлим. Ләкин кая үскәнен белмим. (Боегып)

Куян: Мин дә быел кышка уңышсыз калдым, кыш көне нишләрмен инде?

Алып баручы: Курыкма син, куянкай,

Тынычлан син, Шаянкай.

Без сине шатландырыйк,

Уңышны җыеп бирик.

“Уңыш җыябыз” җыры башкарыла

(Т.Волгина сүзләре, А.Филлипенко көе, Г.Гәрәева тәрҗемәсе)

(Җырдан соң көзге уңышка кагылышлы үсемлекләр битлеге кигән балалар үзләре турында сөйлиләр, куянның кәрзиненә яшелчәләр салалар)

Кишер:

Таң нурларын, кичке шәфакь төсен

Җәй буена үзем җыйдым да,

Алтын казык булып, татлы булып,

Үстем мин җир куенында. (Кәрзингә кишер сала)

Шалкан :

Түгәрәк мин, ай түгел,

Сары, тик кояш тугел.

Тәмле, тик алма түгел,

Койрыклы, тычкан түгел. (Кәрзингә шалкан сала)

Кәбестә:

Кәбестәләр үсеп утырды

Тәгәрәп китәрдәй булып.

Витамин куп кәбестәдә

Уңды быел куп булып. (Кәрзингә кәбестә сала)

Бәрәңге:

Яшелчәнең иң туклысы мин,

Аларның аксакалы.

Эшем куп, ашым тәмле,

Иренмичә генә эшлә, яме. (Кәрзингә бәрәңге сала)

Куян: Рәхмәт сезгә күчтәнәчләрегез өчен. Миңа балалар ярдәм итте, ә сиңа, Айсылу, мин бер курай бирәм. Шул курайны сызгыртсаң, кечкенә бакалар сиңа шушы сазлыктан үтеп чыгарга ярдәм итәрләр. (Курай бирә)

Айсылу: Рәхмәт, куянкай (Куян китә, Айсылу курай сызгырта, “бака” битлекләре кигән балалар бию башкара)

Бию “Лягушата”

(Ю.Иванова музыкасы, Г.Лагздынь сүзләре)

Алып баручы: Ягез әле, бака дусларыбыз, Айсылуга сазлыкны үтеп чыгарга ярдәм итегез.

Уен-эстафета “Түмгәктән сикер”

Айсылу: Сау булыгыз, бака дуслар. Мин сукмактан сулга борылыйм әле (тирә-якка карана). Нишләп соң эле мин аланга килеп чыктым, адаштым күрәсең, ә кем монда шундый матур яфраклар белән кәрзинне онытып калдырган?

(Музыка астында Көз кызы чыга)

Көз кызы: Бу мин, Көз кызы. Исәнме, Айсылу. Мин синең кая барганыңны беләм. Әгәр дә минем биремне үтәсәң, мин сиңа юл күрсәтермен. Мин бу кәрзинемә төрле агач яфракларын җыеп салдым. Син аларны тәртипләп урнаштырып каен, чаган, имән яфракларыннан миңа тәкыя үр.

Айсылу: Ничек итеп бер кәрзин яфракны мин аерып бетерим икән?

Алып баручы: Кайгырма, Айсылу, синең дусларың сиңа ярдәмгә килер.

3 бала чыга, түгәрәктә әйләнәләр:

Сары-кызыл яфраклардан

Матур тәкыя үрәм.

Яфракларда дөньяның

Бөтен төсләрен күрәм.

Тәкыямне үреп кигәч

Көз кызына охшармын.

Озатып калам моңаеп

Туган ягым кошларын.

Уен “Тәкыя җый”

Җыр “Яфраклар бәйрәме”

(М.Әндерҗанова сүзләре һәм көе.)

Айсылу: Минем дусларым нинди матур тәкыя үрделәр, кызганыч, тик көз кызы гына күрә алмый инде.

Көз кызы: Мин монда, Айсылу. Синең шулкадәр дусларың күп, алар сиңа булыштылар. Мин сиңа бүләккә чаган яфрагы бирәм, ул сиңа юл күрсәтер. Алга таба курыкмыйча бар һәм син нәрсә эзләгәнеңне табарсың. Ә сез, балалар, Айсылуга ярдәм итегез. (Балалар бергә әйтә):

Сары яфрак, сары яфрак,

Оч син урман, кырларга.

Сусыл кызыл баланны

Тизрәк булыш табарга.

(Каршыда балан куагы)

Айсылу: Әнә ул шифалы куак,

И, матур көзге кунак,

Рөхсәт итче син миңа

Җимешеңне җыярга.

Балан куагы:

Җимешемне җыеп ал

Эссе чәйгә аны сал.

Сеңелең бик тиз терелер

Уйнап-көлеп гел торыр.

Айсылу: Рәхмәт сиңа, баланкай, рәхмәт сезгә, дусларым. Сездән башка мин бу җимешне тапмаган булыр идем. Тизрәк сеңелем Гөлчәчәккә чәй ясап эчерим. (Китә)

Алып баручы: Айсылу сеңелесенә балан чәе ясап эчергән һәм аның авыруы бик тиз беткән. Ул яңадан уйный, көлә башлаган.

Көз кызы: Көзге урманымда үскән балан җимеше Айсылуга килешкән өчен мин бик шат, балалар. Ә сезгә мин үземнең иң пешкән алмаларымны алып килдем, рәхим итеп алыгыз. (Көз кызы алма тарата) Ә хәзергә сау булып торыгыз.

Алып баручы:

Шатлыклар күңелебездә,

Ал кояш кугебездә,

Рәхәтләнеп бәйрәм иттек

Алтын көз килгәч безгә.

Киләсе елга тагын

Алтын көз кабат килер.

Сезгә матур әкиятне

Бик теләп сөйләп бирер.

Шуның белән безнең көзге бәйрәмебез тәмамланды.

Сценарий: “Әбиемнең күңел сандыгы”

24.05.2015 | Автор: Ләйсән Сираева

эбиМәктәпкәчә хәзерлек төркеме.

Максат: балаларны тәрбияләүдә әбиләрнең тоткан урыны. Балалар аңларлык итеп туганлык җепләрен аңлату. Өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләү.

Алдан эшләнелгән эш.

1. Әбиләр турында шигырьләр ятлау.

2. Әбиләр турында җыр әзерләү.

3. Ата-аналар белән эш:

-өй шартларында әби һәм бабайларның әти-әнисе турында сөйләшү;

-гаилә архивыннан фотосурәтләр алып килү;

-күргәзмә “Оста куллы әбием”.

4. Әбиләргә бүләк.

Материаллар: “Гаилә агачы” (берничә гаилә); аудиоязма “Үзебезнең татар моңы”; әбиләрнең “Оста куллы әбием” күргәзмәсенә ясаган эшләре; интерактив такта.

Матур итеп бизәлгән авыл өенең эчке күренеше. Әбиләр чәй әзерләгән түгәрәк өстәл артында утыралар. “Үзебезнең татар моңы” дигән халык көйләре яңгырый.

Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Ягымлы, сөйкемле әбиләребез! Бүгенге кичәдә сезнең барлык кайгы-хәсрәтләрегезне, сызлануларыгызны оныттырып, күңелегез белән яшьлек елларыгызга кайтара алсак, без бик шат булыр идек. Кичәне башлап балалар белән уен уйнап алабыз.

Уен “Ягымлы сүзләр”.

Балалар кешенең яхшы сыйфатын чагыштыручы сүзләр әйтеп тупны бер-берсенә тапшыралар. Сүзләр кабатланырга тиеш түгел.

Алып баручы. Менә ничек балалар әбиләрен ярата икән. Ә хәзер балалар башкаруында “Әбием-әбекәем” җыры башкарыла. Җырның сүзләре:

 Әбием-әбекәем

1. Балам, дия-дия безне

Кадерләп үстерәсең,

Эй, матур син, әбекәем,

Күзләр тия күрмәсен!

(кушымта)

Эй, әбием, әбекәем,

Кояш кебек күңелең

Сәламәтлек бирсен Аллаһ,

Озын булсын гомерең.

2. Өебезнең нуры бит син,

Рәхмәт яусын үзеңә.

Бәхетлебез, әбекәем,

Син булган өчен генә.

Алып баручы. Хөрмәтле әбиләребез, безнең сезгә багышланган шигырьләребез дә бар. Сөйләп китик әле.

1 нче бала.

Минем әби бик әйбәт,

Гел көлеп кенә тора.

Балакаем, дип әйтеп

Сөеп, иркәләп тора.

Әбием һәркөн безгә

Тәмле ашлар пешерә,

Сөйкемле сүзләре белән

Безнең күңелне күрә.

Без әбине яратабыз,

Ул да безне ярата.

Безнең әбидән дә әйбәт

Кем бар икән дөньяда?

2 нче бала.

Әби күзлеген эзли,

Кайда икәнен белми,

Күзлеге бит кулында,

Әмма ул аны сизми.

-Әби, әби,-дим аңа,

Каршысына ук килеп,

Күзлегеңне ки элек.

Җайлы булыр эзләргә.

Әби күзлеген кия,

Үзе елмаеп көлә.

–Рәхмәт, табып бирдең, – ди,

Аркамнан сөя-сөя.

(“Әби күзлеген эзли”.Н.Мадьяров.)

Алып баручы. Ягез әле, балалар, әбиләребезнең яшь чакларын искә төшереп, әбиләребезне бирегә чакырып, “Капкалы” уены уйнап алыйк әле. (Татарча бию көйләре яңгырый. Көй туктауга кемнәр “чыга алмый”, аларга җәза бирелә).

Алып баручы. Биедек тә, җырладык та, көлдек тә, ә хәзер инде Алинәнең әбисенә сүз бирәбез. Ул безгә үзләренең “Гаилә агачы” турында сөйләп китсен әле. (Әбигә сүз бирелә).

Алып баручы. Рәхмәт сезгә. Ә хәзер уен уйнап алабыз .Уен “Әбием мине ничек йоклата?” (Теләкләре буенча әби һәм оныгы чыга.Кечкенә генә сценка куялар)

Сценка. “Песи-нечкәбил” җыры (С.Сабирова көе, халык сүзләре)

Песи. Мияу, мияу, мияу.

Әй, акыллы курчагым,

Йом күзеңне, бәлли-бәү,

Башка бер сүз дә дәшмим,

Йоклап алыйк без икәү.

Мияу, мияу, мияу.

Песи курчакны йоклата алмый. Курчакны әби ала һәм бишеккә салып йоклата.

Әби. Әлли-бәлли итәргә

Ал бишеге бар аның,

Алдына алып йоклатырга

Үз әбкәсе бар аның..

Әлли-бәлли, бәүкәем,

Йом күзләрең, нәнкәем,

Рәхәт кенә тынычланып

Йоклап китәр бәбкәем.

-Кызым, мин дә сине кечкенә чагыңда коляскага салып җырлап йоклата идем. Ә хәзер башыңнан сөеп, сыпырып матур сүзләр әйтеп кенә йоклатам. (Әби оныгын сөя).

Алып баручы. Менә ничек әбиләребез балаларын яратып кына торалар. Шундый сөйкемле әбиләребезнең яшь чакларында төшкән фотосурәтләрен интерактив тактада карап китик әле. Ошатып әйтә алырбызмы икән? (Фотосурәтләр карау).

Алып баручы. Әбиләребезнең чәчләренә чал төшкән саен, тормыш буразналары арткан саен аларның сөйкемлелеге арта гына бара. Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып, оныкларыгызны сөендереп, озак яшәгез!

Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итә. “Оста куллар” күргәзмәсендә катнашкан әбиләргә мактау кәгазе тапшырыла. Балалар әбиләренә кулдан эшләнелгән бүләкләр тапшыра. Рәхмәт.

Сценарий: «Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар»

09.03.2015 | Автор: Ләйсән Сираева

3Мәктәпкә озату кичәсенә әшкәртмә

Залның каршы як стенасы мәктәп тормышын чагылдырган сүрәтләр һәм әкият геройларының рәсемнәре белән бизәлгән.

Күңелле көй яңгырый, балалар залга керәләр.

1 б. Олы бәйрәм бүген бездә

Зурлар инде күбебез.

Бакча белән хушлашабыз,

Бүген соңгы көнебез.

2 б. Тик елыйсы килә минем,

Инде ни хәл итәсе?

Бакчадан, дуслар яныннан

Бер дә килми китәсе.

3 б. Күңелледә, күңелсез дә,

Хәлемне белмиләр шул.

Китмәс идем, зур балалар

Бакчага йөрмиләр шул.

Җыр «Хуш, сөекле бакчабыз» (Ә. Бикчәнтәева сүзләре һәм көе)

4 б. Килеп җитте бакчам белән

Саубуллашыр көннәр дә.

Озакламый барыбыз да,

Китәрбез без мәктәпкә.

5 б. Менә инде үсеп життек,

«Сау бул, бакчам!» – диябез.

Китап, дәфтәрләрне алып,

Без мәктәпкә китәбез.

6 б. Олы юлга безне хәзерләде,

Бала җанлы күркәм кешеләр.

Безнең истән һичкайчан да чыкмас

Ана җанлы сабыр кешеләр.

7 б. Өйрәттегез безне кашык тотып,

Тәмле итеп ботка ашарга.

Чиста булып, һәрчак поөтә булып

Булмәләрне күркәм тотарга.

8 б. Нәни курчак, йомшак уенчыклар,

Без китәбез инде, каласыз.

Нинди яхшы дуслар булдылар дип

Безне дә бер искә алырсыз.

Җыр «Без хәзер инде зурлар» (Ә.Нури сузләре)

А.б. (Кулында йомгак.)

– Балалар, сез бакчада бик күп әкиятләр тыңладыгыз. Менә бу – “Үги кыз” әкиятендәге серле йомгак. Тәгәрәтеп карыйк әле. (Тәгәрәтеп җибәрә, йомгак өй янында туктый. Тәрәзәдән куян күренә.)

– Исәнмесез, дусларым! Сезне монда йомгак алып килгәндер. Менә бу яфракларда серле хәрефләр. (Куян яфрак сибә, һәр яфракта бер хәреф. Балалар бии-бии яфраклар жыялар.)

Хуш, бакча! – сүзен язалар.

Әкрен генә көй ишетелә. Сәхнәгә зур китап итеп ясалган “Әлифба” китабын күтәреп чыгалар:

9 б. Китап кибетенә без

Әтием белән барып,

Матур тышлы өр-яңа

Әлифба сатып алдык.

Ачып карагач аны,

Мин җанландым тагын да,

Андагы хәрефләрнең,

Өйрәнермен барын да.

Сумкага салып аны,

Мин мәктәпкә барырмын.

Дөрес итеп сүзләрен

Тезеп укый алырмын.

Җыр: “Алфавит (А.Гарифуллина музыкасы, К.Нәжми сузләре).

Үкереп елап Шүрәле керә.

А.б. – Шүрәле дус, ни булды сиңа? Нигә елыйсын?

Шүрәле: Минем дә бит сезнеҗ белән мәктәпкә барасым килә.

А.б. Иң элек, балалар, Шүрәленең ничә хәреф белгәнен тикшерик. (Шүрәлегә хәрефләр күрсәтелә, ул белмәгәнен балалар әйтә).

Шүрәле: Инде мине дә мәктәпкә аласызмы?

А.б.Тукта әле, Шүрәле, без бит бакчада биергә, җырларга да өйрәндек.

Күмәк татар биюе. (Аларга Шүрәле дә кушыла).

Шүрәле: Менә күрдегезме инде, биергә дә өйрәндем. Тагы нәрсәләргә өйрәтәләр соң мәктәпләрдә?

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” Җыры (В.Шайнский кое).

Шүрәле: “Сез бик матур җырлыйсыз, биисез икән. Сез мине тикшереп бетердегез. Ә хәзер мин сезне тикшереп карыйм”.

“Кәжә белән сарык” әкиятен кем язган?

Яздан сон елның кайсы фасылы килә?

Светофорда ничә төрле ут яна?

Икегә икене кушкач ничә була?

Шүрәле балаларны мактый.

А.б. Болай булгач, Шүрәле, сине дә урман мәктәбенә укырга алырлар инде.

10.б. Туйганчы уйнар идем дә,

Минем шул вакытым тар.

Иртәгә “биш”ле алырга

Мәктәпкә барасы бар.

11.б.Әтәчебез сизәр микән,

Бик иртә торасы бар.

Сез дә озак йокламагыз,

Мәктәпкә барасы бар.

12.б. Кошлар язын кайта, без китәбез,

Хушлашабыз буген моңаеп.

Еллар үткәч, тагын бер килербез,

Якын бакчабызны искә алып.

А.б.Мәктәптә дә тәртипле, акыллы, дус балалар булыгыз. Моның өчен туган илегезне, туган телегезне яратыгыз!

Җыр: “Туган телем”(Ә.Мөәминова сузләре, М.Минхажев музыкасы.)

Балаларга буләкләр тапшырыла. Кыңгырау шалтырый. Балалар Шүрәле белән җитәкләшеп чыгып китәләр.

Сценарий: “Чыгарылыш кичәсе”

30.04.2014 | Автор: Ләйсән Сираева

987603026-7 яшьлек балалар өчен

Көй янгырый (Игьтибар, игьтибар, «Сау бул, балалар бакчасы, исәнме, мәктәп»исемле тиз йөрешле белем поезды жирле вакыт белән  15сәгать 15 минутта 82 нче «Көнбагышкай» балалар бакчасы платформасыннан кузгалып китәчәк.)

Тәрбиячеләр чемодан белән керә, биеп алалар.

А.б.1. Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар, балалар бакчасында эшләүчеләр!

Бүген  безнең бакчада зур бәйрәм – бакча белән хушлашу!

Без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле кызларны, малайларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Менә сез дә, балалар, мәктәп яшенә кадәр үсеп җиттегез!

Шуклыклары белән безне сагайткан, шат авазлары белән безне сөендергән, бәйрәмнәрдә, эштә безнең зур ярдәмчеләребез булган балалар бүген балалар бакчасына соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар! Ә шулай да бүген күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, таза-саулар!

А.б.2 Здравствуйте! Здравствуйте, дорогие друзья! Мы рады приветствовать вас на нашем замечательном празднике.

Балалар паровоз итеп керәләр. “Змейкой” бер берсенә тотынып бииләр. (Танец “Паровоз Букашка”)

1 бала.

Олы бәйрәм бүген бездә

Зурлар инде күбебез,

Бакча белән хушлашабыз –

Бүген соңгы көнебез!

2 бала.

Бик елыйсы килә минем,

Инде ни хәл итәсе.

Бакчадан, дуслар яныннан

Бер дә килми китәсе.

3 бала.

Готовы мы учиться

И школьниками стать.

Хорошие отметки

Готовы получать.

4 бала

Стучат, стучат колеса,

И поезд дал свисток.

Билет с названьем школа

Мы получили в срок.

Жыр «Без инде хәзер зурлар»

Жырдан соң балалар утыра.

1б Яраттык бакчабызны

Жырлап уйнадык, көлдек.

Чыныгып, тәнгә көч жыеп

Мәктәпкә әзерләндек.

2б “Көнбагышкай” дип атала

Безнен гузәл бакчабыз.

Истәлекле көн бүген

Бакча белән хушлашабыз.

3б Очень взволнован сегодня наш сад

В школу своих провожает ребят.

Пора ребятам отправляться в путь,

Билеты взять собою не забудь.

Музыкага Ябалак керә.

Ябалак: Исәнмесез, балалар. Мин Ябалак булам. Сез сәяхәт итәргә яратасызмы?

Балалар: Әйе.

Ябалак: Сезне могҗизалы сәяхәткә чакырам. Кузгалдык.

1 нче тукталыш «Балачак дөньясы»

Менә, балалар, беренче тукталышка да килеп життек.

Кечкенә балалар керә (2 младш)  (Бал корлары киемендә)

1б. Миннән дә бәләкәй булгансыз

Сез бакчага килгәндә.

Кара нинди зур ускәнсез

Китәр вакыт житкәндә.

2б. Мин мәктәпкә барыр идем

Бернигә дә карамый.

Тәрбияче апа әйтә:

“Әле пока ярамый”.

3б.: Мы сегодня к вам пришли

Чтоб поздравить от души!

Всем портфели подарили,

Как же мы хотим такие!

4б. Портфели настоящие,

В них замки блестящие.

Мы очень вам завидуем и будем все гордиться,

Нельзя с таким портфелем кое-как учиться!

Ябалак: Не расстраивайтесь, малыши. Когда вы подрастете, и придёт ваше время идти в школу, и у вас появятся портфели!

Малыши уходят.

Җыр «Көнбагышкай»

Киләсе тукталыш тикшеру тукталышы.

Хужа Насретдин керә

Әсссәләмәгәләйкум!!! Машинамнын бензины бетеп китте. Шушы 52 нче бистәдә заправка бар дип әйткәннәр иде, ялгышып килеп кердем әле мин сезгә.

А.Б. Әйе, хөрмәтле Насретдин ага, бераз гына ялгыштың. Заправка юлның икенче ягында, ә бу – балалар бакчасы.

Хужа Насретдин: Нәрсә нәрсә, чәчеп устердегезме боларны?

А.Б. Юк инде, хөрмәтле кунак. Без балаларны тәрбияләп устердек. Бүген безнең яраткан балаларыбыз мәктәпкә китәләр. Мәктәпкә озату кичәсенә рәхим ит.

Хужа Насретдин: Хай, кызым, бик әйбәт. Менә миндә кызыклы мәсьәләләр бар иде, балалаларның белемнәрен тикшереп карыйм әле.

1. Бүген иртән тыныч күлдә

Сигез аккош йөзә иде.

Ярга чыкты берсе

Суда калды ничәсе.

2. 9 карлыгач тезелгән

Телефон чыбыгына.

Тагын бер килеп кунды.

Көткәндәй шуны гына

Әйтегез әле, балалар,

Барысы ничә була?

3. Без, без, без идек

Без бит 7 кыз идек.

Килеп керде Хәдичә,

Хәзер инде без ничә?

Бик күңелле сездә, әйдәгез, бер уйнап та алыйк.

Уен «Билге җыю»

А.Б. Балалар, әйдәгез, бер биеп алыйк.

Танец карандашей

Хужа Насретдин: Рәхмәт сезгә, бик күңелле булды, ләкин миңа китәргә вакыт. Сау булыгыз, балалар, кунаклар.

Киләсе тукталыш «Туган тел» тукталышы.

А.Б. Таңнар аяз күгемдә

Яшим бәхет илендә.

Тукай теле – туган тел

Жанга газиз булган тел.

Ак әби керә

Ак әби: Исәнмесез, кадерле кунаклар, исәнмесез, минем кадерле балаларым. Сезне мәктәпкә китә дип ишеттем. Туган телебезне ничек итеп үзләштердегез икән. Шуны беләсем килә.

А.Б. Безнең балалар ана телендә бик матур итеп сөйләшәләр һәм жырлар жырлыйлар. Менә,Ак әби, рәхим итеп тыңла.

Поппури

Ак әби: Рәхмәт, балалар, бик матур җырладыгыз. Туган телебездә укый-яза беләсезме? Тикшереп карыйм әле.

Уен «Серле хәрефләр»

Ак әби: Әйдәгез, балалар, бер минем белән җырлап-биеп алыйк.

Ж.Б.У. “Челтәр элдем читәнгә”

Ак әби: Булдырдыгыз, балалар, рәхмәт сезгә. Мин сезнең татар телендә матур сөйләшүегезне ишетеп чиксез шатландым. Сез дә үзегезнең шәһәребездә бер генә булган «Көнбагышкай» татар балалары бакчасының алтын бөртекләре булуыгыз белән горурланыгыз.

Сау булыгыз, балалар.

Киләсе тукталыш «Хыял» тукталышы.

А.Б. Безнең балалар русча да беләләр.

Хыял тукталышы гади генә тугел, серле һәм могжизалы да. Менә без дә хыялланып, үскәч кем буласын белсәк иде.

Ябалак: Как найти вам в этой жизни

Самый верный лучший путь.

Как нигде  вам не споткнуться

И с него вам не свернуть?

Выходят 8 детей

1 реб.:  Бизнесменом буду я,

Пусть меня научат!

Маме шубу я куплю,

Папе – «Джип» покруче!

2 реб: Бизнесмен, ну что такого?

Что нашел ты в нем крутого?

Я подамся в президенты,

Страною буду управлять,

Всем зарплаты прибавлять!

3 реб: Я хочу шофёром быть, грузы разные возить!

 4 реб: Я хочу врачом быть классным, буду всех лечить лекарством,

Очень вкусным, как конфета, съел его – болезней нету!

5 реб: Вы со мной друзья не спорьте, я хочу быть первым в спорте.

Шайбу мне забить – пустяк, я играю за «Ак Барс»!

6 реб.: А я, друзья, пойду в КамАЗ!

Гордостью буду завода.

Грузовые машины соберу

Для любимого города!

7 реб.: А у меня своя мечта, в ней простая красота.

Я хочу стать педагогом, пусть все удивляются,

Ведь с детсада и со школы всё и начинается.

Ведущий 2: Все профессии прекрасны,

Все профессии важны.

Знаем мы, что наши руки

Все дети:    Будут Родине нужны!

Безнең сәяхәт дәвам итә. (Паровоз тавышы)

Паровоз

Әти – әниләр тукталышы.

А.Б. Балалар мәктәпкә әзер, ә безнең әти-әниләр әзерме?

А.Б. Балалар, әти – әниләр өчен яна тормыш башлана. Хәзер алар гади генә әни-әтиләр түгел, ә укучыларның әти-әниләре. Ә әти-әниләр үзләре мәктәпкә әзерме икән?

Әти-әни: Әйе.

А.Б. Алайса, беренче сыйныф укучылары  сүз биргәндә басуыгызны сорыйбыз. «Сүз бирәбез»  дип әйтергә онытмагыз.

1. Мин, әти (я әни) – әзермен

Әйтергә һәрвакытта «Афәрин».

2. Сүз бирәмен иртук торырга

Соңламый дәрескә озатырга.

3. Сүз бирәм чит телләр өйрәнергә,

Компьютерларны да үзләштерергә.

4. Икеле алса ачуланмаска

Дәрес әзерләргә булышырга.

5. Җыелышларга һәрчак барырга

Бала тәрбияләүне аңларга.

6. Баланың зиһенен үстерегә,

Өстәмә түгәрәкләргә йөрергә.

7. Биргән сүзләремдә торырмын

Иң шәп әти – әни булырмын.

Сүз бирәм, сүз бирәм, сүз бирәм.

Җыр «Өйрәтәләр мәктәпләрдә»

Танец со шляпами или вальс.

Саубуллашу тукталышы.

А.Б. Балалар, сез бу бакчага берничә ел йөрдегез. Бергәләп үстегез, шөгыльләндегез, укырга, язарга, матур итеп сөйләшергә өйрәндегез.

Без барыбыз да дусларга әверелдек, ә дуслар бер-берсен онытмый, кирәк чакта ярдәмгә килә, булышы. Сез дә безне онытмагыз, кунакка килегез.

А.Б. Ә хәзер булышлык күрсәткән ярдәмчеләребезгә, безнең бакча хезмәткәрләренә, рәхмәт сүзләрен әйтик.

1б. Чәчәкләр тотып кулга

Без чыктык матур юлга.

Һәркем белә, әлбәттә,

Хәерле юл телиләр

Тәрбияче апалар.

Изге теләкләрен теләп,

Олы юлга озаталар.

2. Ничек кенә мактасак та

Аз кебек сүзләребез.

Рузалия, Гөльнара, Марина

Апалар,

Сездән башка нишләрбез?

Сез бирдегез көчегезне

Һәм йөрәк жылыгызны.

Сезнен кебек апаларны

Без тагын табарбызмы?

3. Дөрес сөйләм серләрен

Өйрәттегез сез безгә.

Илсөя апа Фәретдиновна,

Гөльнара апа Ралифовна,

Рәхмәтебез зур сезгә.

4. Музыка залында

Жыр-биюгә өйрәндек.

Ләйсән Нурисламовна,

Без сезне бик яраттык.

5. Рус теле һәм физкультура

Рәсем, йөзу дәресе.

Әльфия, Нәзифә, Рәмзия апа,

Истә калыр һәммәсе.

6. Чиста урын-жирләр өчен,

Матур костюмнар өчен,

Рәисә, Ирина, Гөлүсә апаларга

Рәхмәт әйтәбез тагын.

7. Өстәлебез һәрвакытта

Тәмле аштан мул иде.

Рәхмәт уңган апаларга,

Тамагыбыз тук иде.

8. Уколлар кадасагыз да,

Сез безгә шундый якын.

Шәфкәт туташларына

Рәхмәт әйтәбез тагын.

9. Эшләрендә ялгышмыйча

Исәп-хисап ясаучы

Фирдәүсә, Илзирә, Гөльназ

Апаларга

Рәхмәтнең иң зурысы.

10. Ләйлә апа киңәш биреп

Һәрвакытта юатты.

Сез мәктәпкә әзер дигәч,

Күңелләр тынычланды.

11. Рәвия Аюповна да

Хәлебезне белеште.

Акыллы, зирәк фикерләр,

Киңәшләрен биреште.

12. Гөлия Минахметовнага

Уңыш теләп калабыз.

Хаман шулай чәчәк атып

Гөрләп торсын бакчабыз.

Бик зур рәхмәт

Барыгызга

Яшегезгә, олыгызга!

Тирән хөрмәт һәммәгезгә

Бергә: Рәхмәт сезгә, рәхмәт сезгә.

Шарлар белән җыр “До свиданья, детский сад”

Мөдиргә сүз. Әти-әниләр комитетына сүз.

Сценарий: “Чыгарылыш кичәсе”

26.02.2014 | Автор: Әлфинә

выпуск96-7 яшьлек балалар өчен

Титаник көенә зур кораб йөзеп керә. 5 пар башкаруында вальс. Балалар ярымтүгәрәккә басалар.

А. Б: Бу нинди матур кичә?

Бу нинди шатлык бүген?

А. Б: Бумы? Иң истәлекле –

Тантаналы көн бүген.

Олы бәйрәм бүген бездә,

Зурлар инде күбебез.

Бакча белән хушлашабыз –

Бүген соңгы көнебез.

Килеп җитте бакчам белән

Саубуллашыр көннәр  дә.

Озакламый барыбыз да

Безкитәрбез мәктәпкә.

Бик моңсу булса да безгә

Боегырга ярамый!

Бүген бит бездә бәйрәм

Бернигә дә карамый!

Ничә көннәр, ничә айлар

Кышын да һәм җәен дә

Бакчабызга килә идек,

Сагынып һәммәбез дә.

Бигрәк нәни идек бит без

Бу бакчага килгәндә.

Карагызчы ничек үстек,

Китәр вакыт җиткәндә.

Туган йорттай кадерле шул

Бакчам якын күңелгә.

Ничек кенә хушлашасы?

Китәсе килми бер дә.

Балалар бакчасында без

Дуслар булып яшәдек

Бик күп нәрсәләрне белдек,

Күп нәрсәгә өйрәндек.

Инде менә үсеп җиттек,

Сау булыгыз, диябез.

Китап-дәфтәрләрне алып

Без мәктәпкә китәбез.

Җыр: “Без инде хәзер зурлар”

Нәрсә булган, уенчыклар

Бар да шундый күңелсез.

Әллә инде без киткәнгә

Ямансулыйсызмы сез?

Аю моңаеп утыра,

Озын колак куян да.

Әтәчкә дә нидер булган,

 Атка да,  балыкка да.

Ә курчаклар, әйтерсең лә,

Бездән башка ямь тапмый.

Утырганнар да бер почмакка

Моңаеп безне тыңлый.

Моңаймагыз, курчакларым,

Моңаймагыз, дусларым!

Әйдә соң бер биеп алыйк,

Хушлашканчы, дусларым!

Уенчыклар белән бию.

А. Б: Кибет киштәләрендә

Бик күп китаплар тора.

Китаплар белән киңәшкәч,

Шундый хәбәр тарала.

А.Б: Имеш, бар ди диңгезләр,

Диңгезләрдә утраулар.

Бик тә, кызык, ди алар.

Утрауларны күрергә

Барасызмы, балалар?

Балалар: Барабыз!!!

А. Б: Алай булса, без әлеге Хыял иленә барыйк! Сәяхәткә кузгалганчы бер сорауга җавап бирик:

–  Сез төрле авыр хәлләрдән курыкмыйсызмы? Артка чигенмисезме?

Балалар: Юк!!!

Тәрбияче: 1, 2, 3

Безне танып булмый һич!

Сүзем тугры, чын булсын:

Хыялдагы зур кораб

Каршыма килеп бассын.

(Капитан кораб алдына килеп баса).

А. Б: Күрәсезме, балалар,

Безгә капитан килгән.

Бик күп илләрне гизгән,

Төрле хәлләр кичергән

Батыр капитан икән.

Капитан: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез!

( Капитан штурвал янына килеп баса, музыка астында сөйли)

Кораб сиренасы

Капитан: Алга, алга таба

Безнең бу кораб бара.

(Су тавышы ишетелә)

Яхта

Ишкәкләр

Чү! Күңелле тавышлар,

Дәртле көйләр ишетелә.

Бу “ Шатлык” утравы

Бик күңелле тыңлавы.

Тыңлагыз команданы:

Туктатыгыз корабны.

А. Б: Менә балалар, без “Шатлык” утравына килеп тә җиттек.

Бию: “ Я рисую”

Капитан: Сәяхәтне дәвам итик, дуслар! Алга китик! Яңа утрауны күрәм! Ул “Уңышсызлык” утравы. Сез аның турында беләсезме?

(Ба- бах! Пистолет ата)

А. Б: Нәрсә булды?

Бармалей ( керә): Миңа шоколад та кирәкми, мармилад да кирәкми. Мин бәләкәй балалар гына яратам. Әһә, эләктегезме! Кая юл тотасыз әле сез болай?

Тәрбияче: Без “Белем утравы”на барабыз, хөрмәтле Бармалей, җибәрә күр син безне. Безнең балалар мәктәпкә барачаклар.

Бармалей: Ә нишлиләр соң алар мәктәптә?

Тәрбияче: Алар  мәктәптә күптөрле hөнәрләргә өйрәнәләр:

Балалар: Укырга hәм язарга, уйларга, җырларга hәм hh биергә, матур итеп рәсем ясарга.

Тәрбияче: Телисеңме, мөhтәрәм Бармалей,  сине дә санарга өйрәтәбез. (10га кадәр саныйлар)

–       Алты аю баласы кура җиләге җыярга барганнар. Бер аю баласы арып артта калган. Алда ничә аю баласы бар? (5).

–       Биш малай футбол уйнаганнар. Берсен әнисе төшке ашка чакырып алган. Ашагач, ул малай дусларының уйнаганын тәрәзәдән күзәткән. Урамда ничә малай футбол уйнаган? (4).

–       Җиде чәүкә бер агачның ботакларына кунган. Бер чәүкә очып киткән. Агачта ничә чәүкә калган? (6).

–       Керпе үрдәк бәбкәләренә сигез читек бүләк иткән. Барысы ничә үрдәк бәбкәсе читек киеп йөргәннәр? (4).

–        Күрдегезме, хөрмәтле Бармалей, балалар ничек күп беләләр? Сезгә дә белем алырга кирәк. Ә безгә инде кузгалырга вакыт. Саубул, хөрмәтле Бармалей!

Капитан: Бу “ Уңышсызлык” утравы артта калсын, безнең кораб алга барсын.

Сәяхәтне дәвам итик!

Алга китик!

( Яңа татар малае текә музыкага биеп керә)

Яңа татарин: Әстәгафирулла! Сез кем? (Балалардан , әти-әниләрдән сорый). Нишлисез минем утрауда?

А.Б: Без белем иленә юл тоткан идек. Бу нинди утрауга эләктек соң әле?

А. Б: Туктале, туктале! Ә син үзең кем буласың соң?

Яңа татарин: (Күкрәген киереп) Хә, минме, мин (үзенә күрсәтә), новый татарин малае….

А. Б: Кем дисең? Новый татарин дисеңме?

Яңа татарин: А шо, охшамаган что-ли?

А. Б: Юк!!!

Яңа татарин: Ничек инде охшамаган? Яхшылап посмотрите, кара, дип әйтәм мин сезгә: чибәр, матур һәм крутой!!! Шуңа минем утрауның исеме дә (уйланып йөри дә). Бу-бу-бу (бармагын янап). Әһә бу үзем кебек “Текә” утравы дип атала.

Әһә! Сез менә “ Белем” утравына барабыз, дисез. Ә сез берәр нәрсә беләсезме соң? Нәрсә соң ул “мәктәп?”

Җыр “ Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

Яңа татарин: Аңладым! Аңладым! Без дә монда тик ятмыйбыз. Вы чё, уйлыйсыз, мин үзем генә такой крутой что-ли, минем әле “крутой” дусларым да бар. Әнә хәзер текә итеп биеп тә күрсәтерләр.

Бию “Текә егетләр”

А. Б: Рәхмәт сезгә! Бик матур биидегез. Ләкин безгә сәяхәтне дәвам итәргә кирәк. Сау булыгыз!

Капитан: Алга, дуслар! Алга!

Сәяхәтне дәвам итик!

( Диңгез тавышы)

Диңгез

Яңа утрауны күрәм!

Бу бит “Могҗизалы” утрау.

“Крокодил Гена һәм Чебурашка” мультфильмыннан көй уйный, залга Шапокляк керә.

Шапокляк. О-о-о-о! Бигрәк күп җыелган монда халык. Сездә берәр төрле бәйрәмме әллә?

Алып баручы. Әйе, хөрмәтле Шапокляк. Бүген бездә балаларны мәктәпкә озату кичәсе.

Шапокляк. У-у-у-у! Бәйрәм – шәп нәрсә ул. Бик шәп! Димәк, бүләкләр дә була. Мин шундый яратам тәм-томнар ашарга һәм начарлыклар эшләргә.

Алып баручы. Алай димә, Шапокляк. Син безгә явызлык түгел, яхшылыклар эшлә. Безнең балаларны бәйрәм белән котла.

Шапокляк. Әйе-әйе, хәзер. Котлармын да, бүләкләр дә өләшермен. Мин балалар өчен бернәрсәне дә кызганмыйм.

Менә рогатканы алыгыз.

Аның белән кошларны атыгыз.

Пистолетым да бар әле.

Мә, үскәнем, ал әле. (Бер балага суза).

Аның белән “пых-пых” атып

Була кешене куркытып.

Апагызның урындыгы өстенә

Бу кнопканы куярсыз менә.

Бу ташны да алыгыз,

Тәрәзәгә атыгыз,

Тәрәзәне ватыгыз!

Алып баручы. Ай-ай-ай. Нәрсә соң бу? Балалар, сезгә мондый бүләкләр кирәкме?

Балалар. Юк!

Шапокляк. Кирәкмәсә кирәкмәс,

Бер нәрсә дә эләкмәс!

(“Бүләкләрен” кире сумкасына тыга).

Алып баручы. Балаларга мәктәптә бөтенләй бүтән төрле әйберләр кирәк була. Менә тыңлап кара әле.

Рус телендә инсценировка “Портфель – теремок”

Шапокляк. Ә миңа портфель кирәкми. Минем үз сумкам матур. Мин сумкама үземә кирәкле әйберләрне генә салам. Кайда телим, шунда барам. Ә мәктәпкә бармыйм. Анда дәресләрдә утырырга кирәк. Күңелле дә түгел.

Алып баручы. Син ялгышасың. Укырга бик кызыклы. Мәктәптә яңа белемнәр, яңа дуслар, яңа маҗаралар көтә.

Әйдә, уен уйныйбыз, “Портфель тутыру” уены

(Шапокляк командаларга комачаулап йөри)

Капитан: Без юлыбызны дәвам итик.

Ур-ра!!! Алда Белем утравы күренә! Ниhаять, килеп җиттек.

Ябалак: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар! Сез бик тапкыр, акыллы, тәртипле балалардыр, әйеме? Ләкин Белем иленә кергәнче мин сезне башта сынап карыйм.

Табышмаклар:

Бер ояда алты дус,

Алтысында алты төс.

Ләкин алар барысы да

Башкаралар бер үк эш. (Төсле карандаш)

Озын, юка, төп-төз ул,

Билгели ул иң төз юл;

Юллары озынлыгын

Беләм санап сызыгын. (Линейка)

Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың. (Мәктәп)

Агач түгел − яфраклы,

Тун түгел − тегелгән. (Китап)

Кара кыр буйлап ак куян чаба.

(Кара такта, акбур)

 Сүзләр төзу:( “ Мәктәп”, “Дәрес”, “ Укучы”, “Китап”, “Әти”, “Әни”).

Ябалак: Булдырдыгыз, балалар! Шуның өчен мин сезгә “Белем иленең” ачкычын тапшырам. Аны кабул итеп алыгыз. “4”ле һәм “5”ле билгеләр генә алып кайтыгыз!

–        Ярый, дусларым, мине башка бакчаларда да көтәләр! Сау булыгыз!

Капитан: Миңа да китәргә вакыт. Мин сезне “Белем” иленә китердем. Яхшы укыгыз! Тәртипле балалар булыгыз! Мин сезнең белән хушлашам! Сау булыгыз!

А.Б: Балалар, безнең бәйрәмгә тагын кунаклар килгән!

А. Б: Алар – сезне үз балаларыдай якын итүче тәрбияче апаларыгыз, шәфкать туташы, мөдир,  пешекче апалар, һәрвакыт чисталык булдырып сезне ашатып торучы кече тәрбиячеләр.

А.Б: Әйдәгез, аларга үзебезнең рәхмәтләребезне җиткерик.

Рәхмәт сүзләре:

Җитте хушлашу сәгате,

Сау булыгыз, барчагыз.

Сау булыгыз, апалар,

Без сезне онытмабыз.

Көйсезләнсәк тә, еласак та,

Сез гел сабыр булдыгыз.

Безнең баштан сыйпап торды

 Сезнең йомшак кулыгыз.

Өйрәттегез безне бакчабызда,

Хәреф танып, саннар язарга.

Кечеләрне hәрчак яратырга,

Ә зурларны хөрмәт итәргә.

Өстәлебез hәрвакытта

Тәмле аштан тулы иде.

Рәхмәт уңган апаларга,

Тамагыбыз гел тук иде.

Сез бирдегез көчегезне

Һәм йөрәк җылыгызны.

Сезнең кебек апаларны

Без тагын табарбызмы?

Ничек кенә мактасаң да

Әз кебек сүзләребез.

Сездән башка, апалар

Мәктәптә без нишләрез?

Тик сез берүк, без китә дип,

Ямансулап калмагыз.

Без бит хәзер зурлар булдык –

Без мәктәпкә барабыз.

Бакчадагы апалар,

Без сезне бик яраттык.

Сезгә гүзәл чәчәкләрнең

Иң матурларын таптык.

Малайлар чәчәкләр тапшыралар.

Бүләккә Шәрыкъ биюе.

А.Б: Ә хәзер, балалар, сезгә соңгы тапкыр бакча белән хушлашу җырын җырларлар.

(Мөдиргә сүз бирелә, әти-әниләрнең рәхмәт сүзләре һәм балаларга бүләкләр тарату)

тнашалар

Чыршы бәйрәме

Җиңел генә көй яңгырый. Балалар, аяк очларында йөгереп кереп, чыршы тирәли тезеләләр.

Балалар. Исәнме, чыршы!

Алып баручы. Исәнмесез, дуслар! Исәнмесез барыгыз да, олыгыз, кечегез, яшегез, картыгыз! Туган җиребезгә Яңа ел килә. Бүген без дә Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Барыбыз бергә күңелле итеп бәйрәм итик әле.

1 нче бала.

Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

Туган якны сагынып кыш килде.

Ак бүздәй йомшак кар белән,

Җирне биләүләп төрде.

2 нче бала.

Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

Нинди бәйрәм? – диеп сорасагыз,

Балалар (бергә). Бездә бүген чыршы бәйрәме!

Кыш яки чыршы турында җыр җырлана.

Үсте чыршыбыз урманда Шаулап торды ул анда.

3 нче бала.

Үсте чыршыбыз урманда

Шаулап торды ул анда

Җәен дә, кышын да зифа,

Яшел тора һаман да.

4 нче бала.

Хәзер чыршыбыз бизәнгән,

Муенсалар да элгән.

Безгә шундый матур бәйрәм

Яшел тора һаман да

Алып баручы. Нидер җитми бит чыршыга,

Карагызчы, балалар!

Белдем, белдем: утлар янмый,

Нигә янмый соң алар?

Бәйрәмебез гади түгел

Зур шатлыклар бәйрәме,

Чыршы балкып торыр иде,

Ничек кабызыйк аны?

Балалар. Тылсымлы таяк белән.

Алып баручы. Кайдан алыйк икән соң без ул тылсымлы таякны?

Хат ташучы саескан керә.

Саескан. Менә сезгә Кыш бабайдан телеграмма.

Алып баручы. Кая, кая? Кыш бабай нинди хәбәр җибәрде икән? (Укый.)

Юлны бик зур көрт баскан, Кайгырмагыз сез шулай да,

Шуңа бик әкрен киләм, Чыршы төбендә күп кар,

Кызурак та килер идем, Көри торыгыз шунысын –

Түшәлсә юлга чирәм. Кар астында бер сер бар.

Берничә бала кечкенә көрәкләр алып чыршы төбен көри. Ак мамыкка уралган тылсымлы таяк килеп чыга.

Алып баручы. Чү, чү! Бу тылсымлы таяк түгелме соң? (Карый.) Шул үзе! Менә хәзер чыршыны да кабызырга була. Әйдәгез, балалар, барыбыз бергә:

«Чыршы, чыршы, кабын син,

Утларыңны балкыт син!» дип кабатлыйк. Ә мин тылсымлы таякны селтим.

Балалар сүзләрне кабатлыйлар. Алып баручы таякны селти. Утлар кабына. Чыршы турында җыр җырлыйлар.

Алып баручы. Кыш бабай озаклады бит, балалар. Карт кешегә карлы юлдан атлавы авыр шул. Ничек ярдәм итик икән аңа?

Кызылтүш костюмы кигән бала.

Кыш бабайга без үзебез Юлны чистартыйк кардан без,

Булышырбыз бергәләп. Җыелышып, күмәкләп.

Кызылтүш костюмнары кигән балалар бииләр.

Фонарьлар. Ә без, нәни фонарьлар, юлны яктыртырбыз. Кыш бабайга килергә якты булсын.

(Фонарьлар биюе башкарыла.)

Алып баручы. Рәхмәт сезгә, кошчыклар, рәхмәт сезгә, фонарьлар. Хәзер Кыш бабайга килүе җиңел булыр, тиздән килеп тә җитәр ул.

Залга бер-бер артлы кар йомарламнары очып керәләр.

Алып баручы. Нигәдер салкын булып китте. Бу ни хикмәт? Кар йомарламнары оча. (Ишеккә бара.) Ә, менә безнең белән кем шаяра икән. Ай-һай, Кыш бабай, шаян да инде үзең, кер әйдә тизрәк. Сине күптән сагынып көтәбез.

Кыш бабай.

Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, әниләр!

Исәнмесез, әбиләр!

Исәнмесез, бәбиләр!

Тирән карларны ерып,

Борынымны өшетеп,

Озын юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

Һай, чыршыгыз бигрәк матур,

Елык-елык яна ул,

Бәхетле һәм сау булыгыз,

Котлы булсын Яңа ел!

Басыгыз чыршы тирәли –

Бер җырлап алыйк әле,

Бер уйнап алыйк әле,

Бер биеп алыйк әле,

Яшел чыршы тирәсендә

Җилкенеп калыйк әле.

Җыр җырлана.

Кыш бабай. Ә хәзер уен уйнарбыз. Музыка уйнаганда барыбыз да биибез. Ул туктауга кем нинди кыяфәттә кала, шул килеш селкенми торырга тиеш. Кем селкенә, шул бала уеннан чыга. Мин аны урынына утыртам.

Музыка берничә кабат уйнала һәм туктый. Һәр уен саен Кыш бабай селкенгән балаларны берәмләп-берәмләп утырта тора. Уен ахырына бер җиңүче калырга тиеш. Кыш бабай җиңүчегә приз бирә яки балалар кул чабып алкышлыйлар. Уеннан соң Кыш бабай башын тотып арлы-бирле йөри башлый. Эзләнә, чыршы астын барып карый.

Алып баручы. Кара әле, Кыш бабай, ни булды сиңа?

Кыш бабай. Оныгымны эзлим. Кая китте икән?

Алып баручы. Ул бит әле килмәде.

Кыш бабай. Һм-м... Килмәде, дисең инде алайса. Алай... Куян, Төлке, Аю, килегез әле монда. Хәзер тиз генә урманга барып Карчәчәкне алып килегез.

Җәнлекләргә дуга бирәләр. Алар шуңа җигелгән сыман итеп, чыршы тирәли әйләнәләр һәм Карчәчәк өе янына килеп туктыйлар.

А ю, Т ө л к е, К у я н. Карчәчәк, син өйдәме? Чык әле бире!

Карчәчәк өендә ут кабына. Җыр көйләгән тавыш ишетелә.

Аю, Төлке, Куян. Карчәчәк, чык инде!

Карчәчәк чыга.

Карчәчәк. Исәнмесез, урман җәнлекләре! Мине нигә чакырдыгыз?

Аю. Балалар сине бакчада чыршы бәйрәменә көтәләр.

Карчәчәк. Мин һич каршы түгел, киттек тизрәк.

Дугага бәйләнгән бауны дилбегә сыман итеп тотып, чыршы тирәли әйләнеп чыгып балалар каршысында туктыйлар. Җәнлекләр урыннарына утыралар.

Карчәчәк.

Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, кунаклар!

Яңа ел белән сезне,

Яңа бәхетләр белән!

Яңа елда зур үсегез,

Көн дә артсын көчегез.

Ел үсәсен ай үсегез!

Илгә хезмәт итегез!

Яңа елда уңышлар

Телим сезгә мин, дуслар!

Балалар. Рәхмәт, Карчәчәк.

Карчәчәк.

Шундый матур бәйрәмне,

Бушка уздырмыйк әле.

Сез, балалар, кул чабыгыз,

Бер биеп алыйм әле!

(Карчәчәк бии.)

Кыш бабай.

Бас, кызым Карчәчәк,

Син басмасаң мин басам,

Синең баскан эзләреңә,

Мин дә китереп басам.

(Кыш бабай да биеп китә.)

Кыш бабай. Уф, ардым! (Егыла.Карчәчәк белән алып баручы күтәреп утырталар.)

Карчәчәк. Мин бии дип, сиңа да хәлдән тайганчы биергә димәгәндер бит инде, бабакай.

Алып баручы. Утыр, Кыш бабай, ял ит! Хәзер шигырьләр тыңларсың.

Балалар шигырьләр сөйлиләр. Сөйләп бетергәч Кыш бабай яңадан торып әрле-бирле йөри башлый.

Алып баручы. Ни булды тагын, Кыш бабай?

Кыш бабай. Менә, балаларны капчыкка салып урманга алып китсәм ничек булыр икән?

Алып баручы. Барырга теләүчеләр булса бик тә әйбәт инде. Барасызмы, балалар?

Балалар. Барабыз, барабыз!

Кыш бабай 3—4 баланы киң итеп тегелгән төпсез капчыкка кертеп, капчыкны, бәйли һәм күтәреп китмәкче була. Капчык төпсез булганлыктан, буш капчыкны күтәреп китеп бара.

Балалар көләләр. Уен 2-3 тапкыр уйнала.

Елаган тавыш ишетелә.

Кыш бабай. Ни булды, кем елый?

Иркәбикә керә, үкереп елый.

Кыш бабай. Ә...ә...ә... бу син икән, Иркәбикә, һаман шул начар гадәтеңне ташламадыңмы әле? Ни булды тагын? Нигә елыйсың инде? Ничек тынычландырыйм инде бу кызны, бәйрәмнең ямен җибәрде ләбаса.

Иркәбикә (буш урындыкка утырып елый). Эссе! Миңа эссе!

Карчәчәк.

Якын дусларым!

Ак чәчәк кебек

Челтәрле карлар!

Бире очыгыз,

Җиргә төшегез!

Кар бөртекләре тезелешеп килеп, биеп кире утыралар.

Иркәбикә (аяк тибеп). Миңа салкын!

Кыш бабай. Кызкайны җылытыгыз, тизрәк юрган китерегез!

Иркәбикә (бераз дәшми утыра һәм кинәт кычкыра). Якты! (Утны сүндерәләр.) Караңгы! (Утны кабызалар.) Якты! (Тагын сүндерәләр.) Караңгы! (Кабызалар.) Күңелсез! (Елый.)

Кыш бабай.

Наяннар, бире килегез!

Тизрәк бер бию биегез!

Петрушкалар бии. Иркәбикә тагын елый башлый.

Кыш бабай. Ни эшлик инде бу елак белән? Тәки бәйрәмне бозарга маташа бит бу.

Алып баручы. Син бит тылсымчы, Кыш бабай, берәр тылсым уйлап тап.

Кыш бабай. Һай, карт хәтер, карт хәтер. Әлбәттә. (Сакалыннан бер бөртек йолкып алып нидер пышылдый.) Көл, Иркәбикә!

Иркәбикә кычкырып көлә башлый.

Кыш бабай (тагын бер бөртек сакалын өзеп пышылдый). Бие, Иркәбикә!

Иркәбикә биергә тотына.

Кыш бабай, Карчәчәк, алып баручы – бар да бергә биеп китәләр.

Иркәбикә. Нинди күңелле икән еламагач. Рәхмәт сиңа, Кыш бабай. Балаларга да күңелле булсын әле, әйдәгез, бергәләп биик.

Күмәк бию.

Иркәбикә. Болай гына булмый инде, Кыш бабай, күчтәнәч тә өләшеп җибәр.

Кыш бабай. Өләшербез, әлбәттә. Тик, Иркәбикә, сиңа бүләк булмас ахры.

Иркәбикә. Нигә инде, Кыш бабай?

Кыш бабай. Нигә дип сорап торган буласың тагын. Елак бит син, кирәксә дә елыйсың, кирәкмәсә дә.

Иркәбикә. Юк, Кыш бабай. Башка һич тә еламам.

Кыш бабай. Ярар, карап карарбыз алайса. Кая соң әле минем күчтәнәч салынган капчыгым? (Эзли.) Тылсымлы таягым, әйт әле, күчтәнәчләр кая? (Тыңлый, елмая.) Болай булгач, күчтәнәчсез калдыгыз барыгыз да. (Иркәбикә үкереп елый башлый.) Ә мин, балалар, Иркәбикәне генә сынамакчы булган идем. Ул еламаска сүз бирде, үзе сүзендә тормый бит.

Иркәбикә (кинәт елаудан туктый). Юк, юк, Кыш бабай, онытылып кына киттем, еламыйм.

Кыш бабай.

Ярый алайса, бик әйбәт,

Хәзер капчык та керер.

Күчтәнәчеңне алып,

Атлап түгел, йөгереп

Кер, капчыгым, тизрәк!

Күчтәнәч бик тиз кирәк.

Капчык керә. Аның эченә бер бала яки зур кеше кереп утыра. Чыршы артына китеп бара.

Кыш бабай. Син кая киттең болай?

Капчык. Ил гизәргә, Кыш бабай.

Кыш бабай. Әйтче әле, капчыгым, син ни эшләргә тиеш?

Капчык дәшми.

Кыш бабай.

Тиеш син тик торырга!

Әллә уйлыйсыңмы син,

Миннән алдан йөрергә?

Капчык.

Бүләк тутырып эчемә,

Килдем мин дә бирегә.

Ләкин, Кыш бабай, бүген,

Эшлим барсын кирегә.

Кыш бабай (ачуланып таяк шакылдата да ачулы тавыш белән).

Кар, боз, буран, өермә,

Тик тор, димен, йөремә!

Капчык.

Ярый, туктыйм, Кыш бабай.

Менә капчык, туп-тулы,

Эчендә нәрсә бар икән?

Балалар әйтсен шуны.

Балалар. Күчтәнәчләр.

Капчык.

Ай, һай-һай, малай,

Зирәк икәнсең алай.

Кыш бабай (капчыктан бер пакет бүләк ала). Калган күчтәнәчләр кая?

Капчык. Калган күчтәнәчләр чыршы төбендә. (Чыгып китә.)

Кыш бабай белән алып баручы чыршы төбеннән күчтәнәчләр алалар. Башлап Иркәбикәгә бәрәңге тутырылган пакет бирәләр.

Иркәбикә. Шушымы инде, Кыш бабай, синең күчтәнәчең? Балалар, карагыз әле.

Кыш бабай. Юк, Иркәбикә, балаларга мин башка төрле күчтәнәчләр әзерләдем. Менә. (Кәнфитләр тутырылган пакетлар өләшә. Иркәбикә ни эшләргә дә белми карап тора, елыйсы килсә дә түзә, еламый.) Балалар, монда тагын бер пакет калды. Бусы кемгә соң? (Балалар дәшми.) Балалар, бу Иркәбикәгә инде, күрәсезме, ул күчтәнәчкә бер пакет бәрәңге генә алса да бу юлы еламады, түземлеге җитте. Аңа бу күчтәнәч.

Иркәбикә. Рәхмәт, Кыш бабай! Моннан соң мин дә елак булмам, түзем булырмын. Әйдәгез чыршы белән саубуллашып бер җыр да җырлап алыйк әле.

Җырлап чыршы тирәли әйләнеп чыгалар.

Кыш бабай.

Бәйрәм үтте, сәгать сукты –

Яңа ел килә безгә.

Яңа бәхетләр китерсен

Сезнең һәрберегезгә.

Килермен киләсе елга,

Ә сез белем туплагыз,

Белем кирәк һәр кешегә,

Ялкауланып тормагыз.

Нәкъ шунда, шушы сәгатьтә,

Йөгерә-атлый килермен,

Кемнең мине тыңлаганын,

Шул чагында белермен.

Карчәчәк. Сау булыгыз, дуслар! Киләсе елга кадәр, дуслар

Балалар. Сау бул, Кыш бабай.

Кыш бабай белән Карчәчәк чыгып китәләр.

Балалар чыршы белән саубуллашып, җыр җырлап, чыршы тирәли әйләнәләр һәм залдан чыкканда: «Хуш, чыршы!» дип чыгып китәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Утренник 8 марта в детском саду (на татарском и русском языках).

Балаларны татар халкынын милли бэйрэмнэре белэн таныштыру. Балаларда бэйрэмгэ карата унай тээсир калдыру.Татар халкынын милли уеннары, биюлэре белэн таныштыру....

Сценарий для выпускного бала в детском саду на татарском языке "Хоттабыч мажаралары"

Сценарий будет полезен в работе музыкального руководителя в национальных (татарских) группах. Сюжет основан на приключениях Старика Хоттабыча....

Сценарий к празднику 8 марта в детском саду на татарском языке в средней группе

Сценарий будет полезен в работе музыкального руководителя ДОУ...

Сценарий к празднику 8 марта в детском саду на татарском языке в старшей группе

Материал будет полезен музыкальным руководителям ДОУ...

Татарская сценка "Яшельчэ бакчасында" для осеннего развлечения в детском саду на татарском языке

Сценка предназначена для детей татарских групп детского сада. Отлично впишеться в осеннее развлечение....

Сценарий развлечения «День знаний в детском саду» Для детей старшей и подготовительной групп.

Сценарий развлечения «День знаний в детском саду»Для детей старшей  и подготовительной групп.Цель: создать у ребенка радостное праздничное настроение, вызвать эмоциональный подъем и с...