"Кыш бабай бүләк өләшә" әкияте
материал (старшая группа)

Сабирзянова Лейсан Миннехановна

Зурлар төркеме балалары белән әзерләгән әкият

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kysh_babay_bulk_olsh.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

«Кыш бабай бүләк өләшә»

А.б: Борын-борын заманда тугел безнең  көннәрдә  була бу. Зәңгәр урманга Кыш бабай килгән көннең кичендәге тынлыкны   озын койрык  Саескан  чәлпәрәмә  китерә:

Саескан:

-А-һа-һай! Ишеттегезме әле? Күрдегезме әле? Мин нәрсәләр күрдем, нәрсәләр белдем!

Тычкан:

-Ни булды? Сөйлә инде тизрәк! - дип чыелдады ул.

Тиен:

-Әллә ...Әллә урманга аучы килгәнме? , - дип калтыранды.

Төлке:

-Капкын куйганнар мәллә? , - диде ул.

Куян  ялт-йолт каранып:

-Нәрсә булды икән?

Саескан:

-Кыш бабай килә, Суык бабай! - дип кычкырды ул.

Төлке: Кыш бабай!

Аю: Нинди соң ул Кыш бабай?

Буре: Бик куркынычмы ул?

Куя н: Усалмы?

Тычкан: Ул ябалак шикелле ме?

Тиен: Тешләмиме?, - дип шаулашты жанварлар.

Саескан: Хи-хи-хи! Бик шаян ул Кыш бабай. Зур капчыгына салып, күп  бүләкләр алып килә. Минем шикелле акыллы кошларга бушлай өләшә. Ә сезгә  бүләк эләкмәячәк, чөнки сезнең башыгыз эшләми.

Бүре: Ә миңа? Миңа?, - диде Саескан:

Саескан:  -Сиңа да юк, Ха-ха-ха! . Гомумән, сезнең арада акыллы җан иясе юк. Бер мин генә бөтен урманга акыллы, зирәк кош!

 Төлке:

-Ә...ә  нәрсә бүләк итәчәк  соң сиңа Кыш бабай?

Саескан:

-Маш- шина!, - дип күкрәк киерде.  Шундый зур машина. Аңа утырып мин бөтен урманны әйләнәчәкмен, ә сезне  бары тик акчага гына утыртачакмын.

Ала карга: “Кар-р-р!”, “Кар-р-р!”, -Кыш бабай килде!, “Кар-р-р!’\ “Кар-р-р!’

А.б: Әйе, зәңгәр урманга Кыш бабай килде. Салкын ак томан булып килде ул, көмеш бәс булып, агач ботакларына сарылды. Аннары ак сакаллы, ак тунлы, зур гәүдәле мөлаем бабайга әверелде.

Кыш бабай:

-Саумы нәни, дусларым!

Сезне сагынып килдем мин.

Сезгә  аяз көннәрдә ,

Буран алып килдем мин.

Җәнлекләрем, кошларым, ни хәлләрегез бар, ничек яшәп ятасыз?

Җәнлекләр, кошлар барысы бергә: Әйбәт, әйбәт , Кыш бабай!

Кыш бабай:

-Мин сезгә  би-и -к күп бүләкләр алып килдем.

Саескан: -Миңа! Миңа! (— дип кычкырды ул, Кыш бабай кулындагы сыбызгыны күргәч.)

Кыш бабай:

-Кил әле монда Тычкан. Мә, сиңа сыбызгы!

Тычкан: Рәхмәт, Кыш бабай!

Саескан:

-Ә миңа? Миңа нәрсә? - дип үрсәләнде.

А.б: Ә Кыш бабай әйтерсең аны курми дә уңга-сулга бүләкләр өләшә:

Кыш бабай:

- Куянга да бүләгем бар бит әле ?        Мә, Куян сина - барабан.

Куян: Рәхмәт , сиңа Кыш бабай!

Кыш бабай:

-Тиен, мә сиңа - курчак.

Тиен: Рәхмәт  Кыш бабай!

Кыш бабай:

-Аюга да  бүләк алып килдем. Мә, Аю, сиңа көрәк.

Аю:

-Рәхмәт Кыш бабай!

Кыш бабай:

-Төлке, кил әле монда. Мә , сиңа туп.

Төлке: Рәхмәт, сиңа Кыш бабай!

Кыш бабай: Бүре, мә сиңа машина!

Бүре: Рәхмәт, Кыш бабай!

Куян:

-Бабай! Кыш бабай, ә Саесканга нәрсә?

Кыш бабай:

-Ә  Саескан өлешсез калдымыни әле? - дип хәйләкәр генә елмайды . Сезнеңчә ничек, бүләк тиешме Саесканга?

Тычкан:

-Мин үземнең сыбызгымны бирәм , - диде.

Куян:

-Мин барабанны.

Төлке:

-Мин тубымны...

Тиен:

-Мин курчагымны бирәм.

Бүре:

- Мин машинамны бирәм.

Кыш бабай:

-Я, ярый монда Саесканга  да бүләк калган икән әле. '“Кил, әле яныма Саескан, мә сиңа шар”.

Саескан:

-Рәхмәт Кыш бабай! Минем шарым бар, шарым! ( Саескан, нишләргә белмичә.)

А.б: У л үзенең зәңгәр шарын  бөтен  халык алдына - каен ботагына элеп куйды. Урман өстенә сыек зәңгәр томан таралды.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Өч кыз” әкияте

Татар халык әкияте буенча балалар өчен спектакль...

"Шалкан"әкияте

сценарий к сказке "Репка"на татарском язеке для старшего возраста...

Шалкан(рус халык әкияте" Репка" буенча инсценировка)

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешен ныгыта,артистлык сәләтен үстерә,аң-үсеш дәрәҗәсен камилләштерергә ярдәм итә торган материал....

«Йомры Икмәк» әкияте буенча кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү һәм әвәләү эшчәнлеге

Әкиятне тәрбияче ярдәмендә  сөйләргә өйрәтү, аерым фразаларны кабатлатып, балаларның сүз байлыгын арттыру; балаларның игътибарын,кабул итү сәләтен, фантазиясен үстерү; бармак чуклары моторикасын ...

Колосок әкияте

" Колосок" әкияте буенча сценарий...

«Шалкан» әкияте (заманча эшләнеш)

«Шалкан» әкияте (заманча эшләнеш)...

ӘКИЯТТӘ КУНАКТА. “ӨЧ КЫЗ” ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЕ.

Балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм матур әдәбият белән кызыксыну формалаштыруЗурлар төркемендә педсовет өчен ачык шөгыль Максат:    Балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен берлә...