Каз өмәсе авыл бизәге
материал

Нагимова Гаухария Бариевна

Каз өмәсе авыл бизәге.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kaz_omse_avyl_bizge.docx20.27 КБ

Предварительный просмотр:

Каз өмәсе авыл бизәге

Алып  баручы.  

        Бүген бездә каз өмәсе

       Каз өмәсе бүген бездә,

       Каз йолкырга килгән кызлар,

          Уңыш юлдаш булсын сезгә.

Күмәк хезмәт, уен көлке

Була каз өмәсендә

Кызлар егетләр җыела

Зур шатлык һәммәсендә.

Үкенмәссез килсәгез
Кызык булачак монда
Җыр- биюләр дә булачк
Шатлык өстәр гармун да.

А-а: – Кызлар . әйдәгез егетләр килгәнче бер күңел ачып алыйк әле.

Я-ә: – Күңел ачарга өлгерербез, тизрәк кантларны сыдырыйк диген.

З-ә: –Канат та сыдырабыз, күңел дә ачабыз, әйе бит кызлар.Ә син Сания җиңги тизрәк бәлешне өлгерт!

Кызлар: – әйе шул

А-а: - Әйдәгез кызлар бер биеп алабыз

  Чиләкләр белән кызлар биюе

А-а:- Кызлар әйдәгез табышмак әйтешәбез. Сыерның ятканда иң беренче кай җире җиргә тия?

Я-ә: - Йоны  җиргә тия.

З-ә:-  Әйе дөрес, аш пешергәндә кәстрүлгә иң беренче нәрсә  салалар?

А-а: - Судыр инде.

З-ә:- Юк шул күз салалар,  дөрес әйтмәдең  җәзага әзерлән.Кызлар, Альбинага нинди җәза   бирәбез.

Кызлар:-  Биесен!

( Башкорт халык биюе)

Я-ә:- Кызлар н индидер тавышлар килә түгелме, тиз генә карап килим әле.(тәрәзәдән карап килә)

Я-ә: - Кызлар егетләр килә!  Әйдәгез тизрәк җыр башлыйбыз!

Кызлар төшә су буена

Казлар кебек тезелеп,

Егетләр күзәтеп кала

Үзәкләре өзелеп.

Ал чия төпләренә,

Гөл чия төпләренә,

Сулар сибеп үстерәләр,

Тәрәзә төпләренә.

З-ә:-  Әдилә егетләрне кертәбезме, әниең нәрсә диде?

Ә-ә:- Күндердем нде мин аны, “Егетләр кертмәгәч каз өмәсе була мени?”- дидем . “ Ата- баба   йоласы инде , кертерсез”- диде.  “ Тик юньле утырыгыз, ярамаган эшләр булмасын!”- диде.

С-ә-   Кызлар икешәр канат алыгыз егетләргә сатарбыз.Егетләр бусага ялын түләмәсә сөлге белә кыйнарбыз.

З-ә:- Үпкәләп кайтып китмәсләрме соң?

С-ә:- Китмәсләр, никадәр ныграк суксаң шулай күңеллерәк була ул.

    (Гармун уйнап җырлап егетләр керә)

Тәрәзәдән карыйсыз ла

Карап кемне таныйсыз?

Карап тилмереп торганчы,

Ник чакырып алмыйсыз?

               Кызлар:

Масаеп йөрмәгез әле,

Уйлагыз керү ягын,

Ишекне бикләп куярбыз

Шундый сүз булса тагын.

Егетләр ишек шакый, ишек төбендә  Зөһрә

Муса:  -  Кызлааар,  нигә кертмисез инде?

З-ә:  - Бусага ялын жәлләмә,

Сиңа киңәш һәм үгет,

 Кызлар йөзен күрим дисәң,

 Акча түләп кер егет!

Зөһрә:- Егет сиңа ни кирәк?

Муса:-   Пешкән симез кыз кирәк

Юк ла инде , симез каз кирәк.

Тагын матур кыз кирәк

Сәйдә:-  Каз казанга төшмәгән  

Егет   үзе пешмәгән (Егеткә сөлге белән с уга)

Нурбәк:-  Җитәр инде пешердең,

Шабыр тиргә төшердең,

Кире какма мин чибәр,

Елмаеп кара зинһар!   (Кызны кочакламакчы була кыз кача)

                         Кызлар:

Канат сатабыз ,канат

Ап- агын сайлап , карап,

Кемгә кирәк, алыгыз.

Бармы акча ялыгыз?

     (Альбина Ренас  алдына баса)

Ал-а:- Акчаң синең җитәрме,

Үзең ничек чибәрме?

Ренас:-  Чибәрлегем йөземдә,

Егетлегем көчемдә.

Бер кочтырсаң үсәрсең,

Килен булып төшәрсең.   (Егет кызны кочакламакчы була, кыз кача)

А-а:-  Әәә алаймы!  ( Егеткә суккан була . Кызлар күлмәге киеп. Башына яулык киеп  самовар   тотып бер егет керә). Самоварны өстәлгә куеп, коймакны кием астына яшереп кызларны иңбашларыннан тотып йөри)

Муса:-   Эх егетләр, егетләр

Кыюсыз сез җебекләр,

Миндәй батыр булыгыз,

Шулчак уңа юлыгыз.

(Йөри торгач башыннан яулыгы шуып төшә.Кызлар егетне таныйлар.Чыгып барганда коймаклары коела) 

Кызлар:-  Менә карак та тотылды.

Муса:-  Коймак кулгаа төшкән иде,

             Кулым нык пешкән иде.

              Уңмадым шул уңмадым

             Ярый качып котылдым

-Егетләр әйдәгез  җыр башлыйбыз!

Егетләр:

-Ишек ача белмиләр

Торабыз өшеп, катып

Бусага ялын күтәреп

Китәрбез әле кайтып!

Сәйдә:- Егет сиңа ни кирәк?

Ренас:-  Кара кашлы кыз кирәк!

Сәйдә:- Ни эшкә соң ул кирәк?

Ренас:- Әнигә килен кирәк!

Сәйдә:-  Егет сиңа ни кирәк?

Ренас:- Каз мамык ястык кирәк!

Зөһрә:- Казларыбыз мамыксыз, кызлар йоклый ястыксыз.Шуны да син белмәгәч йөрмә монда вакытсыз.

Ренас:-  Бусага ялым капчыкта

            Кердем ишек ачыкта

              Егетләрнңең күчтәнәче

            Сезгә  булыр  танчыкка.   ( Кызларга  күчтәнәч капчыгын бирә, егетләр керә)

Кызлар (тезелеп басалар)

Канат сатабыз, канат,

Яхшысын сайлап, карап.

Егет булсаң, канат ал,

Бер алтын чыгарып сал!

           Нурбәк:

Кыйммәт икән, бер алтын,

Канатлар сездә калсын!

      Кызлар:

Егет саран булмасын,

Ача жәлләп тормасын!

              Нурбәк:

Кем чын егет шул алсын!

           Зөһрә:

 Әйдә сезнеңчә булсын!        (Кызлар берәр канатларын бирәләр)

      Альбина:

 Егетләргә ни кирәк?

     Егетләр:

Канатлы яшь  кыз кирәк,

Канатында очарга,

Үзен алып кочарга!      (  Кызлар егетләр белән парлашалар һәм тезелеп басалар)

  “Каз канаты “  парлы  бию башкарыла.

( Ишектән    кыз йөгереп керә)

Ясминә:     -Егетләр, кызлар түбән очтан кунак килгән кертәбезме?

  •  Керсен, керсен!

Муса:

Өмә барын белдек,

Түбән очтан килдек,

Капчык тулы казлар.

Өмәчеләр кызлар,

Дусларча чәйләшеп

Казларны санарбыз,

Кызларны сыйларбыз.

Кызык бит ул өмә,

Катнашыгыз сез дә!

Альбина:

 Каз тутырып килдек дисез,

Бәлки улдыр буш капчык,

Сезне күп тапкыр сынадык,

Түбән очлар мактанчык!

 Алып баручы:     ( кулына капчык  күтәреп  керә)

Бездә егетләр гаделләр,

Ә кызларда наз гына,

Хәзер казларны санарбыз,

Сабыр кирәк аз гына!

 (Капчыкны ача  аннан каз бәбкәсе булып киенгән баланы алып бастыра,  барсы да аны түгәрәккә алып тезелә)      

         Хор:

  Хуш килдең каз бәбкә

Хуш килдең каз бәбкә

Син гүзәл, син нәфис

Син матур нәкъ чәчкә!

  Тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Авыл урамына сәяхәт” (Өлкәннәр төркеме.)

Максат:балаларны җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр белән таныштыруны дәвам итү.Җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр хәрәкәт итүче транспортка юл читеннән каршы бару, юлны аркылы чыгу тәртибен аңлату....

Шәһәр һәм авыл урамнары

Балаларны шәһәр һәм авыл урамнары белән таныштыруны дәвам итү. Авыл җирлегендә еш очраган юл билгеләрен танырга өйрәтүне дәвам итү. Шәһәр җәмәгать транспорты белән авыл хуҗалыгы техникасы төрләр...

"Безнең авыл машиналары" шөгыль конспекты(уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларны төрле машиналар ясарга өйрәтү.Сәләтләрен үстерү.Машиналарның төрле детальләрен ясарга өйрәтү.Дәрестә игътибарлы булуларын таләп итү.Җиһазлар:Рәсемнәр,карандашлар.Барышы: 1.Оештыру өл...

"Авыл урамы"

Икенче кечкенэлэр торкеме балалары белэн сәяхәт...

Проект "Авыл тарихы эзлэре буйлап"

Авыл тарихы буенча балаларнын белемнэрен ныгыту,  авылнын куренекле шэхеслэре, урыннары, уткэне белэн  белэн таныштыру, региональ якын килуне гамэлгэ ашыру....

"Авыл ишегалды"

открытый урок...

Викторина" Авам , ачам база мен номга ынак ог-боле бис"

Викторина "Авам, ачам база мен номга ынак ог-буле бис"...