"Хуш кадерле бакчам"
материал (подготовительная группа)

Галимова Гульсина Минавировна

«Хуш, кадерле бакчам!»

(Мәктәпкә хәзерлек төркемендә чыгарылыш кичәсе)

         

 Мәктәпкә хәзерлек төркемендә чыгарылыш кичәсе  

 Бәйрәмчә бизәлгән залга алып баручылар керә.

1 алып баручы.     Күңелле дә, ямансу да,

Сере нәрсәдә моның?

“Ал чәчәк” бала очыра,

 Истәлекле көн бүген.

                             Балаларны залга чакырыйк

                             Кул чабып каршы алыйк

                              Бакча белән хушлашу бәйрәмен

                             Башлап жибәрик.

 

Күңелле көй астында балалар залга керәләр.

1 алып баручы.   Румиль бүген синең

Олы бәйрәм көнең.

Шатланып, матур киенеп,

Син бакчага килдең.

    2 алып баручы.  Бакчабызда үткәрдең

Кышны, язны, җәйләрне.

Бүген синең бакча белән

Саубуллашу бәйрәме!

Румиль шигырь сөйли.

Румиль.    Исәнмесез диеп башлыйк әле

            Бәйрәмнәр бит шулай башлана.

            Ә күңелләр безнең бакчабыздан китеп

           Мәктәпләргә инде ашкына.

             Саубуллашу кичәсенә

            Без чакырдык кунаклар.

            Тылсымлы мәктәп иленә

            Бүген безне озаталар.

            Хушлашабыз бүген бакча белән

            Күңелебез тулган шатлык белән.

            Барлык килгән кунак безне котлый

            Бәйрәм белән дуслар, бәйрәм белән!

         

                               

1 алып баручы. Румиль, синең белән саубуллашырга дип, синең дусларың сиңа матур җырлар шигырҗләр өйрәнеп килгәннәр. Әйдәгез әле аларны сәхнәгә чакырыйк әле.

(кечкенәләр төркеме чыгышы). 

           

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hush.docx26.63 КБ

Предварительный просмотр:

«Хуш, кадерле бакчам!»

(Мәктәпкә хәзерлек төркемендә чыгарылыш кичәсе)

         

 Мәктәпкә хәзерлек төркемендә чыгарылыш кичәсе  

 Бәйрәмчә бизәлгән залга алып баручылар керә.

1 алып баручы.     Күңелле дә, ямансу да,

Сере нәрсәдә моның?

“Ал чәчәк” бала очыра,

 Истәлекле көн бүген.

                             Балаларны залга чакырыйк

                             Кул чабып каршы алыйк

                              Бакча белән хушлашу бәйрәмен

                             Башлап жибәрик.

 

Күңелле көй астында балалар залга керәләр.

1 алып баручы.   Румиль бүген синең

Олы бәйрәм көнең.

Шатланып, матур киенеп,

Син бакчага килдең.

    2 алып баручы.  Бакчабызда үткәрдең

Кышны, язны, җәйләрне.

Бүген синең бакча белән

Саубуллашу бәйрәме!

Румиль шигырь сөйли.

Румиль.    Исәнмесез диеп башлыйк әле

            Бәйрәмнәр бит шулай башлана.

            Ә күңелләр безнең бакчабыздан китеп

           Мәктәпләргә инде ашкына.

             Саубуллашу кичәсенә

            Без чакырдык кунаклар.

            Тылсымлы мәктәп иленә

            Бүген безне озаталар.

            Хушлашабыз бүген бакча белән

            Күңелебез тулган шатлык белән.

            Барлык килгән кунак безне котлый

            Бәйрәм белән дуслар, бәйрәм белән!

         

                               

1 алып баручы. Румиль, синең белән саубуллашырга дип, синең дусларың сиңа матур җырлар шигырҗләр өйрәнеп килгәннәр. Әйдәгез әле аларны сәхнәгә чакырыйк әле.

(кечкенәләр төркеме чыгышы). 

           

      1б.  Миннән дә нәни булгансың  Алисә

              Син бакчага килгәндә

              Әнә ничек зур үскәнсең

               Китәр вакыт җиткәндә.

   

3б.   Мәктәпкә баргач, дустым,  Сэит

        Бик тырышып укы син.

        Яңа дуслар син тап,

        Яманнан сак бул.

          4б.  Сиңа инде рәхәт булыр  Назгуль

                Мәктәптә йоклатмыйлар

                Тик читен дә булыр бераз

                Туйганчы уйнатмыйлар.

 

5б.  Мәктәпкә барыр идем Ильфат
Бернигә дә карамый 
Тәрбияче апа әйтә: 
«Әле сиңа ярамый !»

  

    6б.  Кечкенә генә булсак та Равиль
          Бәйрәмгә сезгә килдек 
           Сезгә матур теләкләр 
           Җыр – бию алып килдек.

                                             

Равиль белән Зөлфия бию “Раз лодошка, два лодошка”

                                     

2 алып баручы. Бәйрәмебез дәвам итә. Әйдәгез балалар, килгән кунакларга, әти-әниләргә, дәү әниләргә өйрәнгән шигырьләребезне сөйлик, җырлырыбызны җырлыйк.

    

Сабыр, йомшак күңелле Дәү әниләребез, бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып, оныкларыгызны сөендереп, озак яшәгез!

         Минем әби бик әйбәт,

         Гел көлеп кенә тора.

         Балакаем, дип әйтеп,

         Сөеп иркәләп тора.

         Әбием һәркөн безгә

         Тәмле ашлар пешерә,

         Сөйкемле сүзләре белән

         Безнең күңелне күрә.

         Без әбине яратабыз,

         Ул да безне ярата.

         Безнең әбидән дә әйбәт

         Кем бар икән дөньяда?  

Җыр Румиль – Назгөл “Әбием, әбекәем”

Бию “До-ре-ми-фа –соль-ля-си» (бөтенесе бергә).

1 алып баручы     Тәрбияче – беләсезме кем ул?

                              Җанын, күңелен биреп эшләүче.

Аналардай йөрәк җылысы белән                      

Балаларны назлап сөюче.

                  Сөйлим аның сезгә нечкәлеген,

                  Аңлар аны бала сөйгәннәр.

                  Аларны мин сагынып эшкә киләм,

                  Аңлар аны мине белгәннәр.

                           Алар белән бергә уйныймын мин,

                          Алар белән бергә сөенәм.

                         Алар белән онытылып яши-яши,

            Әкият дөньясында мин йөзәм.

Алар белән сабый чакка кайтам,

 Алар белән курчак уйныймын.

Алар белән биим, җырлыйм, рәсем ясыйм.

Алар белән шигырь укыймын.

                   Сабыйларым, әле дә сез бар, сабыйларым,

                 Йөгереп килеп мине кочасыз.

                  Кайгы-хәсрәтемне оныттырып,

                  Борчуларны читкә кагасыз.

 Румиль.     Көйсезләнсәк, еласак та,

Сез гел сабыр булдыгыз.

Безнең баштан сыйпап торды

Сезнең йомшак кулыгыз.

Өйрәттегез еламаска,

Өйрәттегез көләргә.

Өйрәттегез тагын бик күп

Төрле-төрле һөнәргә.

Бию “До-ре-ми-фа –соль-ля-си» (бөтенесе бергә).

Әниләргә сүз кирәк

Җыр “Рәхмәт әнием” Румиль - Алисә

2 алып баручы. Ә хәзер, без сезне соңгы тапкыр бергәләшеп биер өчен “Саубуллашу вальсына чакырабыз.

 “Саубул бакча» вальс.

1 алып баручы.  (кыңгырау тотып)

                       Тыңлагыз әле тып-тын калып

           Кыңгырау чыңлавы бу,

          Бакчадан сезне мәктәпкә

          Чакырып җырлавы бу.

               Чыңлый-чыңлый хәбәр китерә

               Көтә диеп мәктәп, парталар,

               Белем дөнясы ишеген киң ачып

               Көтә сезне укытучы апалар.

(Кыңгырау шалтырый)

    Менә балалар мәктәптә шундый кыңгырау каршы ала инде сезне. Ул сезне белем иленә чакыра. Яңа белемнәр өйрәнергә, яңа дуслар табарга әйди.

 2 алып баручы. Ә хәзер, балалар, сезне дә котлау вакыты җитте.

Мөдиргә, әти-әниләргә  сүз бирелә. Балаларга бүләкләр тапшырыла.

 

       

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иң кадерле кеше -Әни!

Коннен яктылыгы – кояшта,Кукнен матурлыгы – йолдызларда,Жирнен гузэллеге – Энилэрдэ! ...

"Әнием-кадерлем"!

Әниләр көненә багышланган кичә....

Иң якыным, иң кадерлем – әтием hәм әнием.

Сценарий занятия по татарскому языку....

«Ничә буын сине иң кадерле бер кешесе итеп сагына...”

Сценарий праздника, посвящённый к дню рождения Г.Тукая...

Кадерле әнием!

"Әни" диеп язып куйдымЯңа яуган ак каргаТаптамагыз һич ярамый "Әни" сүзен таптарга!!!!...

Әнием иң кадерлем

Әниләр көненә багышланган кичә....

Хуш, кадерле бакчам!

Хуш, кадерле бакчам!2020 годМәктәпкә хәзерлек төркемендә чыгарылыш кичәсе - Внимание! Внимание! «Ромашка» балалар бакчасының Телерадиокомпаниясе үз эшен башлап җибәрә. Безнең микрофон...