Хуш, кадерле бакчам!
материал (подготовительная группа)

Галимова Гульсина Минавировна

Хуш, кадерле бакчам!

2020 год

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә чыгарылыш кичәсе

 

- Внимание! Внимание! «Ромашка» балалар бакчасының Телерадиокомпаниясе үз эшен башлап җибәрә. Безнең микрофон һәм камералар “Күңелле балачак иленә” каралган. Һәм монда бер ничә минуттан шат күңелле балаларыбыз үтәчәк.

Менә алар, каршы алыгыз:

Муллаянова Алинә Булат кызы

Талипов Сәит Ирек улы

Нуриева Назгөл Ильдус кызы

Шайхуллин Ильфат Ильнар улы
 

I. Шарлар б.н бию.

 

1 алып баручы. И, балалар, бүген сезнең 

Олы бәйрәм көнегез.

Шатланып, матур киенеп,

Сез бакчага килдегез.

 

Бакчабызда үткәрдегез 

Кышны, язны, җәйләрне.

Бүген сезнең бакча белән

Саубуллашу бәйрәме!

 

Җыр Балалар бакчасында

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hush_bakcha_1.docx33.02 КБ

Предварительный просмотр:

«Хуш, кадерле бакчам!

2020 год

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә чыгарылыш кичәсе

- Внимание! Внимание! «Ромашка» балалар бакчасының Телерадиокомпаниясе үз эшен башлап җибәрә. Безнең микрофон һәм камералар “Күңелле балачак иленә” каралган. Һәм монда бер ничә минуттан шат күңелле балаларыбыз үтәчәк.

Менә алар, каршы алыгыз:

Муллаянова Алинә Булат кызы

Талипов Сәит Ирек улы

Нуриева Назгөл Ильдус кызы

Шайхуллин Ильфат Ильнар улы

I. Шарлар б.н бию.

1 алып баручы. И, балалар, бүген сезнең 

Олы бәйрәм көнегез.

Шатланып, матур киенеп,

Сез бакчага килдегез.

Бакчабызда үткәрдегез 

Кышны, язны, җәйләрне.

Бүген сезнең бакча белән

Саубуллашу бәйрәме!

Җыр ”Балалар бакчасында”

Чиста кием кидереп,

Мине көн саен иртән

Эшкә барышлый әни,

Эшкә барышлый әни

Ямьле бакчага илтә,

Ямьле бакчага илтә

Әни белән барабыз

Юл буенча сөйләшеп,

Каршы ала апабыз,

Каршы ала апабыз

Ягымлы исәнләшеп,

Ягымлы исәнләшеп.

Ямьле безнең бакчада,

Анда бик күп балалар,

Алар да минем кебек,

Алар да минем кебек,

Сөенешеп баралар,

Сөенешеп баралар.

Алинә.

Исәнмесез диеп башлыйк әле

Бәйрәмнәр бит шулай башлана.

Ә күңелләр безнең бакчабыздан китеп

Мәктәпләргә инде ашкына.

Сөекле бакчабызны

Беркайчан онытмабыз.

Барлык дусларыбыз белән

Без бүген хушлашабыз.

Хуш, сөекле бакчабыз,

Сау булыгыз, апалар.

Кала курчакларыбыз,

Безне көтә парталар

Сагындырыр, сагындырыр.

Бакчабызның һәр көне,

Туган йорттай якын булган

Һәр бүлмәсе, һәр төше.

Сэит:

День сегодня необычный,

Замечательный, отличный.

Причина этому одна

Понятна каждому она.

Очень скоро, очень скоро

Мы пойдём учиться в школу

И пожелать уже пора

Нам “Ни пуха, ни пера!”

Назгол

Сау бул инде, гүзәл бакча,

Безнең җылы оябыз.

Синдә үсеп канат ярдык,

Инде юлга чыгабыз.

Гөлләр булып сибелербез,

Су булып түгелербез,

Кошлар булып очып китеп,

Офыкка күмелербез.

Алып менәр йолдызларга

Монда үскән канатлар.

Йолдызлардан тезәрбез без

Барыр юлга маяклар.

 Ильфат

Апалар әнидәй

Еласак юатты,

Боексак – уйнатты,

Ачыксак – ашатты,

Арысак – йоклатты.

Үз улы, үз кызы шикелле,

Ул сөйде аркамнан,

Сыйпады чәчемнән – яратты.

 

    Бию “Танец с игрушками”

     

 (утыралар).

2 алып баручы. Балалар, безнең бәйрәмгә, сезнең белән саубуллашырга дип, кунаклар килгән . Аларның сезне котлыйсылары килә. Ләкин алар бик оялчаннар. Балалар, чакырыйк әле аларны. (Кечкенәләр төркеме чыгышы).

 

Алисә:

Миннән дә бәләкәй булгансыз,

Сез бакчага килгәндә.

Кара ничек зур үскәнсез,

Китәр вакыт җиткәндә.

Мин мәктәпкә барыр идем

Бернигә дә карамый.

Тәрбияче апа әйтә

Әле пока ярамый.

Мин бакчада калам әле,

Мәктәпкә яшем җитми.

Бакчада да бик рәхәт,

Калуга исем китми.

Мәктәпкә баргач, дуслар,

Бик тырышып укыгыз.

Яңа дуслар сез табыгыз,

Яманнан сак булыгыз.

Равиль

Безгә карагач,

Сезгә бик кызыктыр.

Без нинди кечкенә,

Ә сез, нинди зур.        


Алисә бию “Гимнастика”

Бүлмәгә Фея керә

Фея: Исәнмесез балалар, шундый матур киенеп нинди бәйрәмгә җыелдыгыз? Балалар: Балалар бакчасы белән хушлашу бәйрәменә.

Фея: Балалар бакчасыннан китәр вакытыгыз килеп тә җитте мени инде? Алайса әйдәгез әле мин сезгә сораулар бирим әле белерсез микән?

1.Көз җиткәч, балалар кая баралар?

2.Мәктәпкә баручы балаларны кемнәр дип атыйлар?

3.Кыңгырау тавышы нәрсә турында хәбәр итә?

4.Укучының сумкасында нәрсәләр була?

5.Укырга,язарга,җир,табигать,тормыш серләрен аңларга кем өйрәтә?

6.Мәктәпкә ни өчен йөриләр?

7.Су анасы әкиятен кем язган?

8.Капма каршы сүзләр әйт.(озын-,таза-,зур-,күп-,көн-,)

Фея: Әфәрин балалар,булдырдыгыз.Бигрәк башлы икәнсез сез. Миңа әле апагыз сез мәктәп турында җырда беләсез диде әле. Җырлап күрсәтесезме соң   миңада.

Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә”

Каләм тотып кулларга, хәрефләрне язарга

Ойрэтэлэр мэктэплэрдэ мэктэплэрдэ.

Тапкырларга, бүләргә, нәниләрне сөяргә

Ойрәтәләр мәктәпәрдә мәктәпләрдә

Бишкә бишне кушарга,хәрефтән суз язарга

Ойрәтәләр мәктәпләрдә мәктәпләрдә.

Белер очен бик купне яратырга китапны

Ойрэтэлэр мэктэпләрдә мәктәпләрдә.

Таннар ничек атканны, кояш ничек батканны

Ойрәтәләр мәктәпләрдә мәктәпләрдә.

Табарга утрауларны,биек биек тауларны

Ойрәтәләр мэктәпләрдә мәктәпләрдә.

Отер белән ноктаны кайчан кайда куйганны

Ойрэтәләр мэктэплэрдэ мэктэплэрдэ.

Дуслык кэдерен белергэ, сузылсын дип гомергэ

Ойрәтәләр мәктәпләрдә мэктәпләрдә

Фея: Сез шундый булганнар, осталар, матурлар минем сезнең белән уен уйнап аласы килә. Уйныйбызмы балалар.

Балалар: Әйе.

Кем тизрәк мәктәпкә җыена?”уены

Фея: Балалар! Сез бик тапкыр, акыллы, тәртипле балалар. Ләкин Белем иленә киткәнче мин сезне башта сынап карыйм әле, минем бөтен табышмакларыма да дөрес җавап тапсагыз минем сезгә буләгем бар. (Сандыкны күрсәтәм).Бу сандык серле сандык.Сез бөтен табышмакларга дөрес итеп җавап биргәннән соң гына ул ачылачак.

  1)Табышмаклар:

1.Бер ояда алты дус,

Алтысында алты төс.

Ләкин алар барысы да

Башкаралар бер үк эш. (Төсле карандашлар)

2.Акчасыз керәсең, белем алып чыгасың. (Мәктәп)

3.Агач түгел − яфраклы,

Тун түгел − тегелгән. (Китап)

4.Үзе укый белмәсә дә,

Гомере буе яза. (Ручка)

5.Магнитлы тактада буталып бирелгән хүрефләрдән русча сүзләр

төзү(Машина,арбуз,дерево,ананас,кукла).

                                                                                                                                                     Фея: Булдырдыгыз, балалар! Шуның өчен мин сезгә “Белем

иленең” медальләрен тапшырам. Аны кабул итеп алыгыз. “4”ле һәм

“5”ле билгеләре генә алып кайтыгыз! Әти-әниләрегезнең сүзен тыңлагыз. Миңа китәргә вакыт, саубылыгыз балалар.

Балалар: Саубулыгыз.

Тәрбияче:Әниләр эштә вакытта үз әниләрен алыштырган,аларны тәмле итеп ашаткан, тыныч итеп йоклаткан, чиста, пөхтә йөрткән, биеткән-җырлаткан, аларга чын йөрәге белән назын, җылысын биргән бакчадагы апаларга да әйтер сүзләре бар балаларыбызның:

Илфат: Тәмле була шулпалар да,

Тәмле була боткалар.

Тәмле булсын дип тырыша

Безнең повар апалар.

Алинә: Йоклыйбыз ап-ак мендәрдә,

Тәмле-татлы төш күреп.

Шундук врач апа килә,

Куйса берәү төчкереп.

Назгөл: Бакча белән саубуллашу көне

Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.

Шундый көн бу- олы бәйрәм үзе,

Үзгәртә дә куя тормышны

Сәит : Җитте хушлашу сәгате,

Сау булыгыз, барчагыз.

Сау булыгыз, апалар,

Без сезне онытмабыз

Балалар бергә: Апалар сезгә бик зур рәхмәт!

Тәрбияче: Кадерле апаларыбызга рәхмәт әйтеп бүләккә кызыклы бию тапшырыйк әле.

 Бию: “Маша калыбельная”

Тәрбияче: Дөрес балалар үстегез бит –

Юллар мәктәпкә илтә.

Бакчада әйбәт, тик сезне

Белем илләре көтә.

 Балалар бакчасында сез

Дуслар булып яшәдегез,

Бик күп нәрсәләр белдегез!

Бик күп җырлар өйрәндегез,

Төрле биюләр дә бии беләсез...

Инде менә үсеп җиттегез,

Сау бул, бакча, – диясез!

Вальс –Сау бул бакчам” биюе башкарыла.

1 алып баручы. (кыңгырау тотып)

Тыңлагыз әле тып-тын калып

Кыңгырау чыңлавы бу,

Бакчадан сезне мәктәпкә

Чакырып җырлавы бу.

Чыңлый-чыңлый хәбәр китерә

Көтә диеп мәктәп, парталар,

Белем дөнясы ишеген киң ачып

Көтә сезне укытучы апалар.

(Кыңгырау шалтырый)

Менә балалар мәктәптә шундый кыңгырау каршы ала инде сезне. Ул сезне белем иленә чакыра. Яңа белемнәр өйрәнергә, яңа дуслар табарга әйди.

ТӘРБИЯЧЕ: Хөрмәтле балалар, менә бакчабыздагы соңгы бәйрәм иртәсе ахырына якынлашты. Без сезгә иң изге теләкләрне телибез. Мәктәпне дә бакчаны яраткан кебек яратыгыз, тырышып укыгыз. Сау-сәләмәт, озын гомерле, белемле, акыллы балалар булып үсегез. Болар безнең бакчаныкы диеп безгә сөенеп торырга язсын. Ак юллар сезгә, балалар.

Хөрмәтле әти-әниләр! Шатлыклары белән безне сөендергән, шуклыклары белән безне көендергән балаларыбызны белем иленә озатып калабыз.Тату яшәдек, сез безне, без сезне аңладык. Гел шулай иң әйбәт әти-әниләр булыгыз, Аллаһы Тәгалә балаларыгызның игелеген күреп сөенеп яшәргә язсын.  Әниләр – җир йөзендә иң кадерле кешеләребез. Аларга әйтер сүз

һәрчак табыла. Сезнең дә балаларыгызга әйтер сүзләрегез җыелгандыр,әйдәгез балаларыгызга нинди теләкләрегез бар икән.

Әниләрнең котлау сүзе.

Мөдиргә, әти-әниләргә сүз бирелә. Балаларга бүләкләр тапшырыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иң кадерле кеше -Әни!

Коннен яктылыгы – кояшта,Кукнен матурлыгы – йолдызларда,Жирнен гузэллеге – Энилэрдэ! ...

"Әнием-кадерлем"!

Әниләр көненә багышланган кичә....

Иң якыным, иң кадерлем – әтием hәм әнием.

Сценарий занятия по татарскому языку....

«Ничә буын сине иң кадерле бер кешесе итеп сагына...”

Сценарий праздника, посвящённый к дню рождения Г.Тукая...

Кадерле әнием!

"Әни" диеп язып куйдымЯңа яуган ак каргаТаптамагыз һич ярамый "Әни" сүзен таптарга!!!!...

Әнием иң кадерлем

Әниләр көненә багышланган кичә....

"Хуш кадерле бакчам"

laquo;Хуш, кадерле бакчам!»(Мәктәпкә хәзерлек төркемендә чыгарылыш кичәсе)          Мәктәпкә хәзерлек төркемендә чыгарылыш кичәсе   Бәйрәмчә бизәлгән зал...