"Сөмбелә бәйрәме"
методическая разработка (старшая, подготовительная группа)

Гилязиева Эльза Абдулхаковна

Сценарий праздника "Сөмбелә бәйрәме" на татарском языке.

Сценарий содержит стихи и песни, развлекательные и познавательные игры .

Этот материал можно использовать, как  для проведения  праздника урожая в детском саду, так и для образовательной деятельности по развитию речи и познанию.

Скачать:


Предварительный просмотр:

 Биектау муниципаль районыТашлы Кавал «Кояшкай» балалар бакчасы

«Сөмбелә бәйрәме»

Төзеде: тәрбияче Гыйлаҗиева Э.А.

Максат: балаларны татар халык бәйрәмнәренең берсе - Сөмбелә бәйрәме белән таныштыру.

 Бурычлар: 

1.Балаларның сөйләмен үстерергә ярдәм итү.

2.Балаларның игътибарын, үзләштерү, кабул итүне, сенсор тою сәләтен, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү.

3.Татар халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту һәм татар халкына мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: зал бәйрәмчә көзге яфраклар, татар орнаментлары белән бизәлгән, кәрзиндә яшелчәләр тутырылган, уен өчен капчыкта бәрәңге.

 Әзерлек эшләре: шигырьләр ятлау, җырларны өйрәнү.

С.Сәйдәшевның “Уңыш вальсы”на балалар залга керә (флешка № 1)

Алып баручы: Балалар, хөрмәтле кунаклар! Бүген без халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәренең берсе – "Сөмбелә" бәйрәменә җыелдык. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Ул – көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме.

 Көз килде,

Уңыш булды,

Табын сый белән тулды.

Рәхим итегез, дуслар,

Көзге бәйрәмгә!

 Алып баручы: 

Балалар, инде бәйрәмебезгә Сөмбеләне чакырыйк. (Матур көйгә Сөмбелә керә)

 Сөмбелә:

 Саумы, якын дусларым!

 Сезне сагынып килдем мин.

Сезгә аяз көннәр дә,

Байлык та китердем мин.

 Мин – көз кызы – Сөмбелә,

Көзге байлык кулымда.

Чакырам мин һәммәгезне

Шушы бәйрәм түренә.

 Алып баручы: 

Балалар, әйдәгез сорыйк әле, Сөмбелә безгә нәрсәләр алып килде икән?

Сөмбелә: Балалар, әйдәгез, табышмак уены уйнап алабыз.  

Тышым сары, эчем ак,

 Ай-һай, бигрәк яратам,

Ерактан торып елатам.( Суган)

Таң нурларын

Җәй буена үземә җыйдым да,

Алтын казык булып, татлы булып,

Үстем менә җир астында.( Кишер)

Түгәрәк мин, ай түгел,

Сары, тик кояш түгел.

Тәмле, тик алма түгел.

Койрыклы, тычкан түгел. (Шалкан) 

Берсеннән аның заводлар

Тәмле шикәр алалар.

 Исенчесен вак-вак итеп

 Турап ашка салалар.( Чөгендер)

Үзем бер бөртек,

Эчемдә мең бөртек.( Кыяр)

Кәбестәләр үсеп утырды,

Тәгәрәп китәрдәй булып,

Витамин күп кәбестәдә,

Уңды быел күп булып.( Кәбестә)

Яшелчәнең иң туклыклысы мин,

Аларның аксакалы.

Эшем күп, ашым тәмле,

Иренмичә генә эшлә, яме! (Бәрәңге)

                     

                 

 Түгәрәк кызыл йорт,

 Эче тулы корт. (Помидор)

”Алма” дисәң дә алалар

Нәрсә соң ул балалар? (Алма)

Тәгәрмәчләр өстендә

Зур гына арбасы бар.

Аның эченә салып,

Бик күп йөкләр ташыйлар. (Машина)

Ат түгел, кешнәми,

Йөз аттан ким эшләми.

Үзе йөри тыр да тыр,

Нәрсә бу, кем әйтер?(Трактор)

Ура, суга,җилгәрә,

Үзе төяп җибәрә.

Бик күп җыеп игенне,

Баета ул илемне. (Комбайн)

Сөмбелә: 

Табышмаклар күп беләсез,

 Зирәк икән үзегез.

 Бәхетле һәм матур булсын

 Сезнең һәрбер көнегез.

 Алып баручы: 

Дуслар, бәйрәмгә килгәнсез,

 Гөлдәй матур киенгәнсез.

 Ниләр китердегез көзгә,

 Сөйләп бирегезче безгә!

ИЛЬЯС:  Көз җиттеме, бар агачлар

             Алтынга манган сыман.

             Кызыл яфраклы агачлар

             Утларда янган сыман.

СИБ.СӘМИРӘ:  Көз җиттеме, җир өстенә

                         Алтын яфрак җәелә.

                         Карап туеп булмый һич тә

                         Бу фасылның яменә.

ЗӘЛИЯ:     Көз, көз, алтын Көз,

                  Без сине бик көтәбез.

                  Бик моңсу безгә синсез,

                  Килче тизрәк безгә, Көз!

ЗӨЛФИЯ:  Көз килә көлә, көлә,

                  Алтын күлмәген киеп.

                  Кошлар китә җылы якка

                  Һавалардан тезелеп.

Алып баручы:Молодцы! Ә хәзер җырлап алабыз.

Җыр:  “Көз килә” .А.Минһаҗев сүзләре, Р.Сәрвәров көе  (диск “Туган телдә сөйләшәбез” 4-5 яшь № 7 )

  1. Шаяра әле күбәләк

Үтсәләр дә җәйләре.

Ә урамга килеп керде,

Килде яфрак бәйрәме.

Нинди генә төсләре юк,

Күреп исең китәрлек.

Яфрак ява, яфрак ява

Юлыбызга түшәлеп.

  1. Өлгереп җиткән миләшләр

Утлар шикелле яна.

Ә яфраклар бөтерелеп

Ява да ява, ява.

  1. Югалмаган икән әле

Төсләрнең яшеле дә.

Ясап яфрак бәйрәмнәре

Килә көз әкрен генә.

Алып баручы: Рәхмәт, балалар! Сүзне яңадан шигырь сөйләүчеләргә бирәбез.

ЗӨЛӘЙХА:  Каршылыйк көзне, дуслар!

                    Бергәләп җырлыйк, биик.

                    Барыбызга зур шатлык,

                    Исәнлек, саулык телик!

КАМИЛӘ:    Уйный җил урамнарда

                     Яфракларны туздырып.

                     Оча, оча яфраклар

                     Күбәләк сыман булып.

Алып баручы: Әйе, яфраклар күп коела, алар күбәләк кебек очалар. Балалар, Сөмбелә безгә тагын нәрсә әзерләде икән, карыйк әле.

Сөмбелә: Кадерле дусларым, мин сезгә бик күп яфраклар алып килдем. Ә хәзер, әйдәгез, “ Агач һәм Яфрак тану” уенын уйныйк. Сез мин күрсәткән агачларның һәм  яфракларның исемнәрен  әйтерсез.

Балалар: (“ Агач һәм Яфрак тану” уены).

Алып баручы: Булдырдыгыз, балалар, барыгызга да зур рәхмәт! Һәрвакыт шундый белемле, зирәк, тырыш, уңган булыгыз. Ә хәзер җырлап алабыз!

                       

Җыр: “Яфрак бәйрәме” И.Саитова көе, Л.Лерон сүзләре  (диск “Туган телдә сөйләшәбез” 2-3 яшь № 8)

        1.Яңгыр түгел, кар да түгел,

           Яфраклар ява җиргә.

           Көз турында җырлыйм әле –

           Кушыл син яңа җырга.

Кушымта:

Сары, сары, сап-сары

Агачның яфраклары.

Җил исә, ява яфрак –

Көзнең матур чаклары.

 

2.Оча яфрак, уйный яфрак

    Һаваларда әйләнеп.

    Бүген, бүген, бүген, бүген

    Яфракларның бәйрәме!

Алып баручы: Балалар, ә хәзер нинди ел фасылы? (Балалар җавабы). Барлыгы ничә ел фасылы бар?( Балалар җавабы). Исемнәрен әйтеп бирегез әле. (Балалар җавабы). Рәсемнәр кулланырга.

Балалар:Җавап бирәләр.

Алып баручы: Булдырдыгыз, балалар,молодцы!

Балалар, ишетәсезме, кемдер бу якка килә. Тавышы ишетелә... (Яңгыр яуган тавыш флешка №  2 )

     Яңгыр ява иләкләп,

     Яңгыр ява чиләкләп.

     Тып та тып, тып та тып,

     Тәрәзә шакылдытып.

     Шаян, нәни тамчылыр

     Биергә чакыралар:

    “Чыланам дип курыкма,

     Зонтик ал син кулыңа”.

Бию: “Зонтиклы бию”  (диск “Туган телдә сөйләшәбез” 3-4 яшь №  21)

Алып баручы: Яңгыр яугач, гөмбәләр күп үсә, шулай бит,балалар?!

Сөмбелә: Балалар, тиен белән керпегә кышка гөмбә әзерләргә ярдәм итәргә кирәк.Булышабызмы?!

Алып баручы:    Чиләкләрне алабыз,

                               Урманга без барабыз.

                               Гөмбә күреп  алабыз.

                               Иеләбез, алабыз

                               Һәм чиләккә салабыз!

Балалар: гөмбә җыялар.

Алып баручы: Булдырдыгыз, балалар, молодцы! Безнең иң кечкенә балаларыбыз да сезгә бүләк әзерләделәр. Әйдәгез, аларны карыйк.

Биюле җыр: “Матрёшкалар”. Фирүзә Хәзрәтова тәрҗемәсе (диск“Туган телдә сөйләшәбез” 2-3 яшь № 24)

1.Без- матрёшкалар,

   Матур курчаклар.

   Менә шундый,

   Менә шундый

   Чип- чиста куллар.

2. Без- матрёшкалар,

   Матур курчаклар.

   Менә шундый,

   Менә шундый

   Кызыл иреннәр.

3. Без- матрёшкалар,

   Матур курчаклар.

   Тып-тып итеп

   Биибез без,

   Шат күңеллеләр!

Алып баручы: Рәхмәт сезгә, балалар! Сез ял итеп торыгыз, ә зурлар Сөмбелә биремен үтиләр. Сезгә яфракларны башта төсләре буенча , ә аннары формалары буенча аерырга кирәк була.

   

Балалар: яфракларны аералар.

Алып баручы:Я, Сөмбелә, ничек, безнең балаларыбыз акыллымы?

Сөмбелә:  Әйе, бик акыллы икән. Рәхмәт сезгә.Монда шундый күңелле булды.  Уйнадык та, биедек тә, ләкин мине башка җирдә дә көтәләр. Миңа инде китәргә вакыт. Сау булыгыз, балалар! 

Алып баручы:  Рәхмәт, Сөмбелә.  (Балалар Сөмбелә белән хушлаша) 

Ә без бәйрәмебезне дәвам итәбез. Сүзне шигырь сөйлүчеләргә бирәбез.

ӘМИР: Көз килде,үләннәр

           Саргайды, шиңде.

           Сап-сары яфраклар

           Җиргә сибелде.

РАЛИНӘ:   Уңыш җыелды,

                   Кошлар да китте.

                   Матур көз ае

                   Килеп тә җитте.

САБ.СӘМИРӘ:  Шатлыклар – күңелебездә,

                         Якты  кояш – күгебездә!

                         Рәхәтләнеп бәйрәм иттек –

                         Алтын Көз килде безгә!

АРТУР:    Елмая күктә кояш

                 Көзнең матур бизәгенә.  

                 Килә көз озакка түгел,

                 Бары бик тизгә генә.

ЗӘЛИНӘ:  Стало вдруг светлее вдвое, 
                Двор как в солнечных лучах – 
                Это платье золотое
                У березы на плечах. 
                Утром мы во двор идём – 
                Листья сыплются дождём, 
                Под ногами шелестят 
                И летят… летят… летят…
                   

Җыр: “Безнең бакча” Р.Сәрвәров көе, халык сүзләре  (диск “Туган телдә сөйләшәбез” 2-3 яшь № 10)

1.Бар матур бакча.

    Анда кишер үсә.

    Менә шундый кишер зур,

    Менә шундый кечкенә.

Кушымта:

Кишер, кишер кил әле,

Биеп, биеп кит әле.

Әллә-лә, әллә-лә

Биеп, биеп кит әле.

2.Бар матур бакча.

   Анда кыяр үсә.

    Менә шундый кыяр зур,

    Менә шундый кечкенә.

Кушымта:

Кыяр, кыяр кил әле,

Биеп, биеп кит әле.

Әллә-лә, әллә-лә

Биеп, биеп кит әле.

Алып баручы: Рәхмәт балалар! Бик матур җырладыгыз. Безнең бакчада кишер белән кыяр гына түгел, башка төрле яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр үсә. Ялкау булмас агыз һәрвакыт тәмле ашарсыз!

Менә,балалар, бәрәңге быел бик уңган, хәтта чүпләп бетерә дә алмаганнар. Хәзер без шул бәрәңгене чүпләп алыйк әле.

Балалар: бәрәңге чүплиләр.

 Алып баручы: Рәхмәт, балалар!

 Бәйрәм мөбарәк булсын,

Табыннар түгәрәк булсын!

 Барыбызга да сәламәтлек,

Тыныч көннәр насыйп булсын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме сценариесе

Сценарий на татарском языке...

Сөмбелә бәйрәме

Зурлар төркемендә бәйрәм иртәсе конспекты...

Сөмбелә күңел ачу кичәсе.

Максат : балаларны алдан Сөмбелә бәйрәме белән таныштыру, көзге уңышны җыеп йомгак ясалу, эшләгән эшкә нәтиҗә ясау, күтәренке кәеф булдыру, яшелчәләрнең файдалы яклары турындагыбелемнәрне ныгыту...

Конспект развлечения для детей старшего дошколҗного возраста "Сау бул, Сөмбелә"

Конспект развлечения для детей старшего дошкольного возраста "Сау бул,Сөмбелә!"....

Сөмбелә - көз бәйрәме.

Сөмбелә - көз бәйрәме.(зурлар төркемендә күңел ачу өчен)«Гомуми үсеш бирүче №7 нче Актаныш...

"Сөмбелә".

Көзге бәйрәм....

"Сөмбелә "

" Көз бәйрәме" - җырлы - биюле чара...