Сертотмас үрдәк
материал (средняя группа)

Мирзина Эндже Масгутовна

Сәхнәләштерелгән әкият

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kiyat_mirzina_e.m.docx19.91 КБ

Предварительный просмотр:

“Сертотмас үрдәк”  әкиятен сәхнәләштерү

Автор:  Борын заманда бер үрдәк булган. Ул үзе, сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайванына  хәбәрләр сөйләргә ярата икән.

Бердәнбер көнне йорт хуҗасы үзенең этен иярткән, корыч балтасын биленә кыстырган да урманга киткән.

Йорт хуҗасы:  Өйдә юклыгымны берәүгә дә әйтмәгез! (йортындагы һәрбер кош-кортына әйтә)

Үрдәк: Нигә белдермәскә кушты икән?

Автор: Кош-кортлар хуҗаларыннан башка бер кич кунганнар, берни булмаган.

Ат: Икенче көнне дә кайтмас бу...

Тавык:  Син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син бар!

Сыер:  Нишләп йөрүеңне берәүгә дә әйтмә!

Үрдәк: Ярар, сезнең хакыгыз өчен генә барсам барырмын инде.

Автор: Бара-бара куе бер урманга барып җиткән. Төрле тәмле җиләкләр, симез бөҗәкләр ашый-ашый, урманга кереп тә киткән. Анда ул чәчәкләрне күргән.

        Чәчәкләр биюе

Автор:  Бара бара Үрдәк каршысына бер керпе килеп чыккан.

Керпе:  Кая барасың болай?

Үрдәк: Хуҗабыз белән этебезне эзлим. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр.

Керпе:  Синең өең эракмы соң? Анда тычканнар, еланнар юкмы?

Үрдәк: Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара!

Керпе: Мин инде андый усал түгел, синең серләреңне белсәм дә сиңа зарарлы эш эшләмәм. Шулай да син саграк бул. Очраган берәүгә серләреңне сөйләмә. Серең эчендә торса, йортың тыныч булыр.

Автор: Керпенең бу акыллы киңәшенә үрдәк һич колак салмаган, ашыга-ашыга урман эченәрәк атлаган. 

“Гөмбәләр” биюе

 Автор: Бара-бара үрдәккә озын колаклы бер куян очраган, һәм ул да аңардан сораган:

Куян: Кая барасың болай?

Үрдәк: Хуҗабыз белән этебез урманга утын кисәргә киткәннәр иде, өебез ялгыз калды.

Куян (эченнән генә): Алай булгач, хуҗаның алмагачларын кимерергә барырга бик җайлы вакыт икән.

Куян: Хуҗаңны күргәнем юк.

Автор: Үрдәк тагын алга киткән. Бара-бара бер аюны күргән. Шатлыгыннан биеп алган.

Танец “Мишки”.

Автор: Керпе белән куянга сөйләгән сүзне аңа да сөйләп биргән. Сүз ахырында аюдан сораган:

Үрдәк:  Эт иярткән, кулына балта тоткан кешене күрмәдеңме?

Аю: Күрмәдем. Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән.

Автор: Үрдәк һаман хуҗаны эзләвен дәвам иттергән. Аның саен урманның эченәрәк керә барган. Бара торгач, аның каршына бүре килеп чыккан һәм аңа сүз кушкан.

Бүре: Кая барасың болай?

Үрдәк: Хуҗабыз белән этебез урманга утын кисәргә киткәннәр иде, өебез ялгыз калды.

Бүре: (тешләрен шыгырдаткан, үз-үзенә): Боларның сарыкларын барып ашап кайтырга бик җайлы чак икән.

Автор: Бара-бара аның каршысына бер төлке килеп чыккан.

Үрдәк: Матур апакай, минем хуҗамны күрмәдеңме? Янында эте, кулында балтасы бар иде.

Төлке: Чибәрләрнең чибәре, күрдем мин аны! Янында кәкре койрыклы эте дә, билендә корыч балтасы да бар иде.

Автор: Үрдәкне үзе белән ияртеп киткән. Алар бик озак барганнар һәм куак белән капланган елга буена килеп туктаганнар. Шунда төлкенең оясына кертеп калдырган. Төлке авылга киткән.

Сертотмас үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам туздырылган булыр иде, ләкин хуҗа уяу кеше булган, дошманнарына каршы һәр җирдә киртә куйган. Куян рәшәткә арасыннан үтә алмаган, кире борылган. Аю бәрәңге базына төшкән. Бүрегә дә сарыклар эләкмәгән, хуҗалык абзарына ул бөтенләй керә алмаган. Төлке хәйләкәр булса да, сыза алмый калган, үрдәк ите ашыйм дигәндә генә, капкынга эләккән, ә хуҗа кайткач инде, аның кирәген биргән...

Йорт хуҗасы:  Тагын берничәне тоткач, толып тектерермен.

Автор:  Хайваннар эшнең нидәлеген хуҗага сөйләп биргәннәр. Сертотмасны шундый зур эшкә кушуларына алар да бик нык үкенгәннәр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий сказки А.Алиша "Сертотмас үрдәк" (для инсценировки в детском саду)

Сценарий на сказку А.Алиша  "Болтливая утка" на татарском языке с изменённым концом....

“Сертотмас үрдәк”әкиятен сәхнәләштерү. (Мәктәпкә әзерлек төркеме) (Абдулла Алиш әкияте буенча )

Максат:театр эшчәнлеге аша балаларның иҗади сәләтләрен үстерү. Бурычлар: -театраль –уен эшчәнлегенә карата тотрыклы кызыксынучанлыкларын  үстерү;-күзаллауларын,фантазияләрен...

"Сертотмас үрдәк" әкиятен сәхнәләштерү

quot;Сертотмас үрдәк" әкиятен сәхнәләштерү....

"Сертотмас үрдәк" әкиятен сәхнәләштерү.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда сөйләм телен үстерү,театральләштерелгән әкиятләрдә катнашу теләге булдыру....

Конспект интегрированного театрализованного занятия по развитию речи на татарском языке по произведению А.Алиша “Болтливая утка” (для старшей группы) А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкияте буенча интеграль театраль эшчәнлек (зурлар төркеме өчен)

Цель: Воспитывать интерес к театрализованной деятельности.Задачи:1. Через различные формы искусства происходит обогащение чувств сказочных персонажей, литературных образов;2.  Развивать творчески...