Яңа ел әкияте.
материал (младшая группа)

Икенче кечкенәләр төркеме өчен Яңа ел сценариясе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ikenche_kechkenlr_torkemend_yana_el_stsenariyase.docx17.74 КБ

Предварительный просмотр:

Икенче кечкенәләр төркемендә Яңа ел сценариясе “Яңа ел әкияте”.

Балалар залга кереп шахмат тактасындагы кебек басалар.

     

  С Новым годом! С Новым годом!

Мы хотим поздравить всех,

Пусть сегодня в нашем зале

Будут песни, пляски, смех.

1ребёнок:

У новогодней ёлочки

Зелёные иголочки,

И снизу до макушки

Красивые игрушки.

3 ребенок

Яшел чыршы тирәсендә

Үткәрәбез зур бәйрәм.        

 Җырлыйбыз да биибез,

 Уйныйбыз әйлән - бәйлән.

Җыр:  "Чыршыкай"

Балалар урындыкларга утыралар.Әкияттә катнашучы балаларны чыршы артына җыялар

Алып баручы: 

Йомшак кына булып карлар ява,

Карлар ява жирне бизәкләп.

Ак карлар белән Яңа елым

Бәхет алып килсен житәкләп.

 Хормәтле әтиләр, әниләр, әбиләр, бабайлар, Якынлашып килүче Яна ел белэн сезне!

Сезгә Яңа ел уңышлар, бәхет, шатлыклар алып килсен.

Йомры икмәк җырына йомры икмәк керә.

Алып баручы: Карагыз әле, карагыз, кемдер безгә ашыга.

(көй астында йомры икмәк чыршы тирәли әйләнә,)

Йомры икмәк:

Мин күңелле йомры икмәк

Сөт өстендә басылдым,

Тәрәз төбендә киптем.

Бүген сезнең бакчага

Бәйрәмгә дип  ашыктым.

(көй астында йомры икмәк каршына бүре чыга)

Бүре:

Исәнме, йомры икмәк, исәнме

Кая ашыгасың син?

Йомры икмәк:

Ашыгам мин бакчага

Яңа ел бүген анда.

Бүре:

Иртәдән берни ашамаган

Хәзер ашыйм мин сине.

Йомры икмәк:

Ашыкма, дустым, ашыкма

Мине балалар көтә.

Әйдә киттек минем белән

Бәйрәм итәрбез бергә.

(Музыка астында. Бүре һәм йомры икмәк икесе ике якка китәләр.Чыршы алдында аю белән йомры икмәк очраша)

Аю:

Исәнме, йомры икмәк, исәнме

Кая ашыгасың син?

Йомры икмәк:

Ашыгам мин бакчага

Яңа ел бүген анда.

Аю:

Иртәдән берни ашамаган

Хәзер ашыйм мин сине.

Йомры икмәк:

Ашыкма, дустым, ашыкма

Мине балалар көтә.

Әйдә киттек минем белән

Бәйрәм итәрбез бергә.

(Музыка астында. Аю һәм йомры икмәк икесе ике якка китәләр. Куяннар биюе. Куяннар биеп кереп киткәннән соң, Чыршы алдында  куян белән йомры икмәк очраша, куяннар берничә була, берсе сөйли)

Куян:

Исәнме, йомры икмәк, исәнме

Кая ашыгасың син?

Йомры икмәк:

Ашыгам мин бакчага

Яңа ел бүген анда.

( Чыршы артыннан көй астында төлке килеп чыга)

Төлке:

Бар да бәйрәмгә ашыга

Мине чакыручы юк.(куяннарны күреп)

Ой, нинди матур куяннар

Әйдәгез,  минем белән.

(Куянннар куркып йомры икмәк артына кача. Шунда Төлке янына куян чыга)

Куян

Төлке, дустым, тукта әле

Куяннарны тотма әле.

Бәйрәмгә бергә барыйк

Без дуслар булып  калыйк.

Төлке:

Рәхмәт сезгә дусларым!

Мине чакырган өчен.

Әйдәгез, бергә барыйк

Бергә дус булып калыйк.

Йомры икмәк:

Ә хәзер дуслар, алга!

Яңа ел көтә анда.(Музыка уйный)

(Алга группа белән тезелеп басалар.)

Барысы бергә:

Яңа ел белән дуслар!

Җыр: “Кил син безгә, чыршыкай”

1/Кыш җитте, карлар ява

Бөтен җирне тутыра.

Шушы кыш фасылында

Төрле бәйрәмнәр була.

 2. Здравствуй, праздничная елка

 Ждали мы тебя весь год!

 Мы у елки новогодней

 Водим дружный хоровод!

3.Елның иң матур бәйрәме-

Ямьле Яңа ел була.

Бу күңелле бәйрәмне

Балалар көтеп ала.

4.Килә анда Кыш  бабай

Матур гына сакалбай.                      

Безгә бүләк өләшә

 Бигрәк юмарт бабакай

Җыр: “Колокольчики звенят”.(Балаллар шигырь сөйләгәндә кыңгырауларны таратырга кирәк)

Алып баручы:

Рәхмәт сезгә, балалар

Матур котлаулар өчен.

Бәйрәмебез дәвам итә

Дусларым сезнең өчен.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Өч кыз” әкияте

Татар халык әкияте буенча балалар өчен спектакль...

"Шалкан"әкияте

сценарий к сказке "Репка"на татарском язеке для старшего возраста...

Шалкан(рус халык әкияте" Репка" буенча инсценировка)

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешен ныгыта,артистлык сәләтен үстерә,аң-үсеш дәрәҗәсен камилләштерергә ярдәм итә торган материал....

«Йомры Икмәк» әкияте буенча кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү һәм әвәләү эшчәнлеге

Әкиятне тәрбияче ярдәмендә  сөйләргә өйрәтү, аерым фразаларны кабатлатып, балаларның сүз байлыгын арттыру; балаларның игътибарын,кабул итү сәләтен, фантазиясен үстерү; бармак чуклары моторикасын ...

Колосок әкияте

" Колосок" әкияте буенча сценарий...

«Шалкан» әкияте (заманча эшләнеш)

«Шалкан» әкияте (заманча эшләнеш)...

ӘКИЯТТӘ КУНАКТА. “ӨЧ КЫЗ” ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЕ.

Балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм матур әдәбият белән кызыксыну формалаштыруЗурлар төркемендә педсовет өчен ачык шөгыль Максат:    Балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен берлә...