Тукай-безнең күңелләрдә
творческая работа учащихся (старшая группа)

Яруллина Фирдавес Нажиповна

Тукай-безнең күңелләрдә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_byrme.docx21.52 КБ

Предварительный просмотр:

Биектау муниципаль  районы Олы Кавал “Чишмэкей” балалар бакчасы

Тема: “Милли тәрбия бирүдә  Габдулла Тукай иҗатын куллану”

(Методик берләшмәдә   күрсәтү өчен ачык эшчәнлек)

                                                                    Тәрбияче:Ярулина Ф.Н.

                                                                                            Апрель 2016 ел.


                                    Раслыйм:Биектау муниципаль районы

Олы Кавал балалар бакчасы мөдире

_______________ ГимадиеваГ.Г.

2016 ел апрель

                                           “Тукай безнең көннәрдә”.

Фирдәвес Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!

Нәрсәдән бу? Мин беләм, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген

Гөлүсә

Бер мөкатдәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген,

Уйный сазым да минем бәйрәм көен, бәйрәм бүген.

Фирдәвес

Арттыра күрдем, кояш гадәтәттәгедән балкуын:

“Ул киенгәндер !”- дидем , бәйрәм  бүген, бәйрәм бүген!

Гөлүсә

Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар! Сезне чын күңедән “Туган тел”  бәйрәм белән котлыйбыз . Бүгенге көннәрдә барлык татар халкы татар халкыбызның сөекле улы Габдулла Тукайның 130 еллыгын бәйрәм итә.

Фирдәвес

Әйдәгез әле, менә без дә шул шигъри дулкынга кушылыйк . Тагын бер кат сөекле Тукаебызның шигырләрен күңелләребездән кичерик. Сүзне балаларга бирик.

                 

                               “Тәфтиләү” көе яңгырый( Балалар үз урыннарын алалар)

Өстәл янында балалар(Инсаф,Әмир,Ислам,Риназ, Зәлинә) дәрес карап утыралар

Ралинә энесен йоклата . Җырлый-җырлый тирбәтә башлый.

Ралинә.

Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу;

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу.

Йокла угълым, йом күзең,

Йом-йом күзең, йолдызым;

Кичтән йокың кала да,

Елап үтә көндезең.

Әби тыңлап тора да , кечкенә кызны килеп кочаклап ала.

Әби: И кызым, бигрәкләр матур җырлыйсың! Кайдан өйрәндең бу җырны бәбкәм?

Кыз: Әбекәем  ул җырны көйләп мине йоклата идең бит. Ә мин ул җырны кем язганын белдем бит.

Әби: Кем соң?

Кыз: Тукай абый!

Әби: Шулаймыни кызым. Ә хәзер әйдә бергәләп йоклатабыз энеңне.                      

  (Бергәләп җырлыйлар).

Әби: Менә, кызым, уйнарга чыгарга да вакыт җитте. Абыйларың  дәресләрен хәзерләп бетердеме әле?

( Өстәл янына килеп) Улларым, дәресләреңне хәзерләп бетердеңме әле? Бик озак утырдыгыз.

Малай: Булды, әбекәй, булды! Шигыремне дә ятлап бетердем,(китапны ябып әбисенә бирә) карап кына бар әле, әбием, яхшы ятлаганмынмы?( зал  уртасына барып, матур итеп баса).

Инсаф “Пар ат” (кыз кулларын чаба)

Ралинә“Шаян песи”

Ислам “Карлыгач”

Дәнис “Ялкау маэмай”

Зәлинә”Туган авыл”

Кыз: Абыйларым, ничек  матур сөйләдегез.

Әби:  Беләсеңме бу шигырьнең барысын да дә Тукай абыегыз язган бит.

Малайлар: Беләбез, беләбез әбием.

Әби: Тукай абыең авылны яраткан. Авылның табигатен, тирә-яктагы матурлыкны тоя- күрә белгән.

Сезнең кебек чакта өйрәнгән шигырь истә калган, сөйлимме.( Сөйләгез)

  Иртә. Дөнья җанлана

Мәшрикъ ягы аллана,

Кояш чыгып, нурлары

Төшеп җиргә ялгана.

Яктыра кала..Урамнар,

Кырлар, якын урманнар,

Таулар, багълар, бакчалар

Нурга гарык булганнар.

Шушы вакыт балалар

Мәктәп таба баралар;

Букчалары артында,

Алар гыйлем рәтендә.

Менә балакайларым ничек матур итеп язган ул. Балаларның белемгә омтылуларын бик теләгән

Малай: Әбием, син дә Тукай шигырьләрен яттан беләсеңмени? Шигырен дә яттан сөйлисең!

Әби(көлеп): Беләм, улым. Аны белмәгән кеше бармыни? Милләтебезнең йөзек кашы!Балалар карагыз әле кемдер кереп килә. Кем булыр бу.Әй Сәрбҗамал апа исәнме,түрдән уз.

Сәрбиҗамал апа.Бөтенегез җыелышып ншлисез болай?

Әби. Менә бәбине йоклаттык, балалар сабакларын сөйләп күрсәттеләр. 

Габдулла Тукайның шигырьләрен яттан өйрәгәннәр. Менә мин дә сөйләп күрсәттем.

Сәрбиҗамал апа Алай булгач мине дә тыңлагыз инде балалар Мин сезгә “Сак- сок “ бәетен сөйләп күрсәтәсем килә.(сөйли). 

 (Шулвакыт бабай керә)

.Бабай: И, балакайларымның эшләре дә беткән икән. Кая җыендыгыз әле болай? Күрәм: кәефләрегез бик шәп, миңа да серен әйтмәссезме?

Малайлар: Без дәресләребезне хәзерләдек

Кыз: Мин энемне йоклаттым.

Әби (көлә): Ә мин сиңа кышка  оекбашлар  бәйләп куйдым.

Бабай: Кара боларны! Ә мин... ә мин балаларга кышка менә дигән чана ясап куйдым.

Малай һәм кыз: Ура! Бабай, син иң шәп бабайларның берсе!(Бабайны кочаклап алалар).

Бабай: Эш беткәч уйнарга ярый дигәнме әле Тукай бабагыз?

Әмир.Әйе, әйе,беләбез.Тыңлагыз Тукай бабай нәрсә дигән.

 “Эшкә эндәү” шигыре.

   ӘмирЗур бәхетләр сызганып эшкә брелгәннән килә

Аһ, оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә

Бабай :Булса калдырмак берәү җиһанда изге ат

Тир белән тапсын ашарын, итсен,әлбәт, иҗтиһат.

Һәр олуглар эшләгәнлектән олуглыклар таба,

“Уйнады “дип, бирмиләр ушбу җиһанда мәртәбә.

    ӘмирИ сабыйлар, эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә - эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш,- дип тә язган бит әле ул.

Яшлегеңдә күп тырышсаң.эшкә бирсәңчын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел

Малай (әбигә карап): Менә әбекәй, бабай да Тукай шигырен сөйли. Чыннан да шагыйрьне белмәгән кеше юк икән!

Әби: Тукай телебезне, татар исемен, милләтебезне югары күтәрде..Аны онытырга ярамый!

Риназ “Тукай абый”.

Бабай.Якташларың, Тукай сине укый...

Бәләкәйдән, бала чагыннан.

Күңелләрдә - синең якты җырлар,

Синең моңнар күздә чагылган.

 Сәрбиҗамал әби:

Ничә буын сине кадерле

Бер кешесе итеп сагына.

Син остаз да, мөгаллим дә булып,

Яшисең күк туган ягыңда.

Әби 

Син күрмәгән яңа буын килде

Котлап бүген туган көнеңне.

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең  бүген “Туган телең”не. (Х.Туфан)

Бергә “Туган тел” җыры.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби- музыкаль кичә "Габдулла Тукай безнең йөрәкләрдә"

Музыкально- литературный вечер с детьми средней, старшей группы посвящённый 125-ти летию Габдуллы Тукая на татарском языке....

Тукай - безнең күңелләрдә

Залның түренә гөлләр белән бизәлгән Г.Тукай портреты куела. Залның бер ягында Г.Тукайның китапларыннан күргәзмә урнаштырыла, балалар ясаган әкиятләргә иллюстрацияләр куела. Балалар ярымтүгәрәк я...

Тукай безнең белән. Конспект.

Тукай безнең белән. Конспект....

Тукай безнең йөрэктэ

Сценарий праздника посвященная ко дню дня рождения Г.Тукая для детей старшей группы...

"Тукай - безнең күңелләрдә"

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән бәйрәм иртәсе...

Сценарий "Тукай безнең йөрәкләрдә"

Әлеге сценарий Габдулла Тукайның туган көненә һәм туган тел көненә багышланган....

Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә

Балаларның  Г. Тукай турында булган белемнәрен тирәнәйтү, яңа мәгълүматлар бирү...