Горурланабыз өлкәннәребез белән
материал (подготовительная группа)

Асылова Дилбәр Мөдәрис кызы

Максат:  өлкәннәребезгә карата хөрмәт, ихтирам, игътибар, ягымлы караш тәрбияләү. Өйрәнгән җырлар, шигырьләр, биюләр аша аларны зурлау, ярату хисләрен чагылдыру. Кулдан килгән кадәр булышу, ярдәм итү, кыерсытмау, олылау.

        Зал бәйрәмчә бизәлгән: шарлар, чәчәкләр, матур сүзләр язылган плакатлар.

Кичәнең барышы:

Балалар ярым түгәрәк ясап тезелеп басалар.

Алып баручы: Балалар нинди бәйрәм була монда? Мөхтәрәм кунаклар киләләр, күрәсең? Бәлки, генералдыр?..

Балалар: Юк!

 Алып баручы: Әллә, дөнья тирәли әйләнеп кайтучымы?

Балалар: Юк!

Алып баручы: Ә, депутат?!

Жасмин: Юк инде юк! Юкка гына фаразлап торасыз

Карагыз! Менә алар - иң мөһим, иң хөрмәтле кунаклар!

Гөлназ

Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

Сәлам сезгә безнең буыннан!

Бар дөньяны бүләк итәр идем

Әгәр килсә минем кулымнан!

Җыр “Көз килде”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gorurlanabyz_olknnrebez_2019.docx197.21 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль  бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

“Гомуми үсеш бирүче № 7 Актаныш балалар бакчасы”    

"Горурланабыз өлкәннәребез"

(ЗУРЛАР ТӨРКЕМЕ БЕЛӘН ӨЛКӘННӘР КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН ПРОГРАММА )

                                              Тәрбияче: Асылова Д.М.

                                                                Музыка җитәкчесе: Басыйрова Ч.И.

        Актаныш 2019

Максат:  өлкәннәребезгә карата хөрмәт, ихтирам, игътибар, ягымлы караш тәрбияләү. Өйрәнгән җырлар, шигырьләр, биюләр аша аларны зурлау, ярату хисләрен чагылдыру. Кулдан килгән кадәр булышу, ярдәм итү, кыерсытмау, олылау.

        Зал бәйрәмчә бизәлгән: шарлар, чәчәкләр, матур сүзләр язылган плакатлар.

Кичәнең барышы:

Балалар ярым түгәрәк ясап тезелеп басалар.

Алып баручы: Балалар нинди бәйрәм була монда? Мөхтәрәм кунаклар киләләр, күрәсең? Бәлки, генералдыр?..

Балалар: Юк!

 Алып баручы: Әллә, дөнья тирәли әйләнеп кайтучымы?

Балалар: Юк!

Алып баручы: Ә, депутат?!

Жасмин: Юк инде юк! Юкка гына фаразлап торасыз

Карагыз! Менә алар - иң мөһим, иң хөрмәтле кунаклар!

Гөлназ

Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

Сәлам сезгә безнең буыннан!

Бар дөньяны бүләк итәр идем

Әгәр килсә минем кулымнан!

Җыр “Көз килде”

Алып баручы: Кадерле кунаклар!   Бүгенге бәйрәм белән һәрберегезне    чын күңелдән тәбрик итәбез. Тормышыбызда бәйрәмнәр аз түгел, алар арасында төрлесе бар. Бүгенге бәйрәм барысыннан да үзенчәлеклерәк. Сез гомерегезне намуслы хезмәт белән үткәнсез. Инде яшь буынның ихтирамын, кайгыртуын тоеп, иминлектә һәм тынычлыкта озын гомер кичерсәгез иде. Тормыш көзегез кояшлы булсын!  Сезгә ныклы сәламәтлек, чиксез шатлык, балаларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез.

   Тәбрикләү өчен сүзне балалар бакчасы мөдире – Алфира Максутовнага бирәбез.

Алып баручы: Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без, оныкларыгыз, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз.

Кадерле, сөйкемле, шәфкатьле, миһербанлы, олы җанлы өлкәннәребез! Минем сезне өлкәннәр дип әйтәсем дә килми.

Хөрмәтле яшьләребез, ә хәзер сезнең хөрмәткә зурлар төркеме балалары, сезнең оныкларыгыз бәйрәмегез белән котлап үзебезнең кечкенә концертыбызны тәкъдим итәбез...

Җыр “Әбиемнең коймагы”

Гөльяз: Бәйрәмегез котлы булсын

             Табыныгыз мул булсын

             Күңел шатлык белән тулсын

             Көннәрегез гөрләп торсын

         Ленар:Кояш көлеп уянды да

           Нурларын сипте мулдан

           Өлкәннәр килгән бакчага

           Атлап кояшлы юлдан

Җыр “Разноцветные краски” (Ясминә)

Уен “Соңгы герой”

Тәрбияче: Ә хәзер хөрмәтле өлкәннәребез оныкларыгыздан изге теләкләрне кабул итеп алыгыз!

                  Алмаз: Картаймыйча шулай кояш кебек

                                  Балкып торыгыз сез иртә-кич.

                                  Яхшылыкны җирдә ятмый, диләр,

                                  Онытмабыз сезне һич тә без.

                               Җыр “Дәү әнигә кунакка” (Диләрә)

Раяз: Яшәгез сез мәңге яшь булып,

            Туган йортыбызда ямь булып,

            Сез булсагыз таза-сәламәт,

            Оныкларга булыр бик рәхәт!

                                     Камиль  Оныкларга терәк булып,

                                                     Яшәгез сез шатлыкта.

                                                     Сәламәтлек, ак бәхетләр

                                                     Юлдаш булсын картлыкта.

Җыр “Әбием”

“Дәү әнием кадерлем” (Илсаф шигырь)

Алып баручы:   Хөрмәтле өлкәннәребез,

                           Нур сибә йөзләрегез.

                           Шуңа күрә дә яз сыман

                           Сезнең чал йөзләрегез.

Данияр        Сәламәтлек ташламасын сезне,

                  Һәр көнегез үтсен шатлыкта.

                  Яшәү яме, дөнья иминлеге

                  Юлдаш булсын сезгә картлыкта

.Алып баручы: Кадерлеләребез, Сезне тагын бер кат шушы олы бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Кояштай озын гомер, корычтай ныклы сәламәтлек теләп калабыз. Күңел күгегез һәрчак аяз, күңелләрегездә һәрчак яз булсын. Бәхетле яшәгез. Сәламәт булыгыз.

Күмәк бию

Алып баручы: Хөрмәтле өлкәннәр!

Сызласа да аяк-кулларыгыз,

Сызламасын сезнең җаннарыгыз!

Озын гомер бирсен Ходай,

Рәнҗетмәсен ул һәм кызларыгыз!

Еллар үтә диеп борчылмагыз,

Еллар үтү бер ни түгел ул

Сау-сәламәт булып озак яшәү

Үзе бәхет, үзе шатлык ул


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шәһәребез урамы буйлап сәяхәт

материал для воспитателей , подготовительных групп....

Безнең шәһәребез

Әти - әниләр өчен шөгыль...

"Әниләр көне белән сезне кадерлеләребез.

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән  Әниләр көненә багышланган  бәйрәм-кичәсе....

"Безнең кадерлеләребез"

( уртанчылар төркемендә әниләр көненә багышланган бәйрәм программасы)Исәнмесез, дип сүз башлыйм,Бәйрәмнәр бит шулай башлана.Исәнмесез, дип сүз башласамБәхетем арта, күңел шатлана.-Хәерле кич, хөрмәтле...

“Балаларның туган як табигатенә мәхәббәтен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”. Шәһәребез бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр өчен доклад

“Балаларның  туган як табигатенә  мәхәббәтен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”.Шәһәребез бакчаларында   эшләүче тәрбиячеләр өчен    доклад....

Конспект: “Шәһәребез урамнары”

Кечкенәләр төркеме өчен ....