"Чыршы бәйрәме"
материал

Гарипова Люция Фаритовна

"Чыршы бәйрәме"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chyrshy_byrme.docx17.24 КБ

Предварительный просмотр:

                        Чыршы бәйрәме.
Зал бәйрәмчә бизәлгән . Залга балалар һәм тәрбияче керә.
Тәрбияче: Әй,Яңа  ел, Яңа ел,
                   Кил син безгә тизрәк,
                   Җыйналышып түгәрәккә
                   Басыйк дуслар бергәләп.
   
Җыр “Чыршы янында”
Балалар утыралар. Залга музыка астында як-ягына карана-карана “Кар бабай” керә.
Кар б:
Ай-яй, нинди сихри матурлык, нинди матур җиргә килеп чыктым мин!?..(аптырап). Тукта, нишләп аптырап, югалып калдым әле мин? Мине бит бүген “Умырзая” балалар бакчасындагы булачак бәйрәмгә чакырганнар иде бит. Менә, ниһаять адашып,эзләп йөри торгач мин шул бәйрәмгә килеп җиттем ахырысы. Менә бит күпме балалар да җыелган монда.
   Исәнмесез балалар! Сез мине таныйсызмы соң? Әйе, мин Кар бабай. Бу “Умырзая” балалар бакчасымы,  мин дөрес җиргә килеп эләктемме соң? Дөрес икән,рәхмәт балалар мине бәйрәмгә чакырганыгыз өчен.
          Мин Кар бабай, Кар бабай
          Балаларны яратам.
          Яңа ел белән котлап,
          Бию дә бүләк итәм.

“Кар бабай” биюе. Шулчакта Кар бабай борынын югалта.

Кар б:
 Балалар, мин матур биедемме соң, сезгә ошадымы? Ә үзем, үзем соң матурмы мин балалар?(үзен мактап сөйли башлый). (Балалар җаваплары тыңланыла).
Кар б:
И Ходаем, кая китте?
            Борынкаем югалган.
            Урынында гына иде бит,
            Ни арада юк булган?
(елый)
            Китим тизрәк эзләргә-
            Ярдәм сорап дусларга-
            Алар күрмәдеме икән,
            Кая югалды икән? (
битен каплап елый-елый чыгып китә).

Музыка астында бии-сикерә “Куян” керә, кулында көрәк.
Куян:
Шундый рәхәт кыш көне
           Кар буйлап йөгерергә.
           Йомшак яуган кар өстендә
           Сикереп уйнашырга.
           Тукта әле, бакчага
            Чыршы янына барыйм,
           Чыршы әйләнәсендә
           Бераз кар көрәп алыйм.(
Кар көри башлый һәм елка төбеннән Кар бабайның борынын(кишер) табып ала).
Куян (аптырап): “
Әй, күңелле Яңа ел! Тукта, нәрсә бу кар астыннан күренә? Кишер түгелме соң бу, кем аны югалткан? Ур-ра, менә шатлык, ашарыма азык булды. Миңа тәмле Яңа ел булды.
        “
Куян биюе” кишер белән.
Биеп бетерешкә, елка төбенә килеп утыра һәм кишерне ашыйм дигәндә генә “Бүре”керә.
Бүре:
Аһа,тукта әле, тукта,
          Миңа монда табыш бар...
          Тота алсам бу куянны
           Тамагым туяр бераз.
Б
үре: (Куян янына килеп). Аһа, эләктеңме, менә миңа нинди зур табыш. Җитмәсә әле, монда миннән башка гына сыйланып та утыра икән! Кая бир, бир әле монда, мин дә ашап карыйм әле, аннары сине ашармын. ( Тарткалаша башлыйлар. Бүре Куяннан кишерне тартып ала, куана-куана чыгып китә).
Куян( елка төбенә килеп утыра елый-елый):
         
Их, бер кишер таптым,
          Аннан да колак кактым.
Эзләнә-эзләнә, битен каплап Кар бабай керә. Куянны күреп:
         
Нәрсә булды, Куянкай?
          Ник утырасың, болай елап.
Куян: Ничек инде еламыйм.
          Тапкан идем бер кишер.
          Явыз бүре аны алды,
          Урманга китеп югалды.
Кар бабай. Син нишләп болай күңелсез, йөзеңне дә яшерәсең?
Кар бабай: Балалар бакчасына чыршы бәйрәменә барган идем, шунда кызып биедем һәм шул чакта(борынын күрсәтеп) борыным, минем матур борыным каядыр төшеп югалды. Инде хәзер нишләргә, каян гына эзләп табарга.(Елка төбенә утырып, кочаклашып елыйлар).
Елка тирәли әйләнә-әйләнә “Тылсымчы” керә.
Тылсымчы:
Исәнмесез,балалар! Нәрсә булды монда, нәрсә бар? Миңа бер хәбәр килде: “Имеш, “Умырзая” балалар бакчасына бәйрәм итергә килгән җирдән кемнәрдер бәлагә юлыкканнар.” Дөресме, бу балалар, сез белмисезме., кемнәр икән алар?(Җаваплар тыңланыла).( Куян бн кар бабай янына килеп): Исәнмесез, дусларым Кар бабай бнлән Куянкай.Нәрсә булды, ник елыйсыз?
Кар бабай: Ничек инде еламыйк,
                     Матур борыным югалды.
                     Аны тапкан Куянкай,
                     Явыз Буре тартып алган,
                     Һәм урманга чыгып качкан.(елыйлар)
Тылсымчы: Әй, дусларым борчылмагыз
                       Тылсымчы бар чагында.
                        Таягым белән бер айкармын,
                        Бүрене бирегә китерермен,
                        Югалган борыныгызны
                        Бик тиз табып бирермен!
Тылсымчы берничә тылсымлы сүзләр әйтә һәм таягы бн селтәнеп: Әфсен, төфсен, әфсен, төфсен!
                   Тизрәк явыз Бүре монда килсен!
                    Югалган матур борынны
                    Тизрәк бирегә китерсен!
Әйләнә-әйләнә Бүре килеп керә. Тылсымчы аягына барып егыла.
Тылсымчы:
Кем көчлерәк? Явыз Бүре,
                      Син калдың бит көлкегә!
                      Кайда безнең урланган борын
                      Бир тизрәк хуҗасына.
Бүре: Юк,юк, Тылсымчы апакай,
          Мин бит шаярдым гына.
          Бирәм югалган бу борынны
          Тиешле хуҗасына.
Борынны Кар бабайга тапшыра, гафу үтенә.
Кар бабай:
Рәхмәт сезгә, барыгызга да
                     Югалган борыным табылды.
                     Борыным инде табылгач,
                     Мин тик шатландым гына.
                     Алай булгач ашыгыйк,
                     Бәйрәмне дәвам итик
                      Безне балалар көтә.
Тәрбияче: Әйдә, килегез тизрәк,
                   Ясыйк матур түгәрәк.
                   Безгә кунаклар килгән,
                   Уйныйк, җырлыйк бергәләп.

                       

   

   

           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Нәниләрдә чыршы бәйрәме"

Как можно провести новогодний утренник с малышами....

Катнаш төркемдә “Чыршы бәйрәме”.

                Әкият: “Батыр егет.”  Борын – борын заманда , безнең көннәрдә яшәгән ди, Батыр атлы малай. Беркөнне Батыр Яңа елга чыршы алып к...

«Чыршы бәйрәме»

«Чыршы  бәйрәме» Воспитатели Мязитова З.С., Ахмадиева Г.С., музыкальный руководитель Рамазанова Э.Т....

Чыршы янында

Новогодний утренник "Вокруг ёлки"...

Балалар иртәсе "Чыршы бәйрәме"

- Кадерле балалар,  хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар! Бүген без, шушы матур залга Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Сезнең барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, ша...

"Чыршы бәйрәме"

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе“Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы балалар бакчасы”...