СЦЕНАРИИ
материал
ОТЛИЧНЫЕ ПРАЗДНИКИ
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 19.67 КБ | |
| 20.17 КБ | |
| 24.96 КБ | |
| 23.09 КБ | |
| 22.05 КБ | |
| 24.12 КБ | |
| 21.36 КБ | |
| 27.6 КБ | |
| 33.25 КБ | |
| 77 КБ |
Предварительный просмотр:
Сценарий на 8 Марта младшая группа
( Залга балалар керә. Бүлмә уртасында сандык тора. )
Тәрбияче: Балалар бу нәрсә?
Балалар: Сандык.
Тәрбияче: Әйдәгез ачып карыйк әле, анда нәрсә бар икән?
(ачып карыйлар) (Сандыкта алъяпкыч, пешекче шапкасы,куна тактасы бар)
Т: Бу нәрсә?
Б: Алъяпкыч.
Тәрбияче: Әйдәгез балалар без сезнең белән бүген пешекчеләр булабыз. Хәм җырлый-җырлый әниләребезгә тәмле прәннекләр пешерербез. Пешерәбезме?
Балалар: Пешерәбез.
Песня: “Пирожки”
(Балалар пешекчеләр булып киенеп, тозлы камырдан җырлый-җырлый прәннекләр пешерәләр һәм мичкә пешергә куялар)
(Балалар пешергән арада залда моңсуланып Кояш кызы утыра.)
Тәрбияче: Балалар безнең прәннекләребез пешә торсын, ә без әниләребезне бәйрәм белән котлап китәбез.
Март аенда, кар өстендә
Кояш нурлар уйната –
Яз килә, каршы алыгыз –
Дигән хәбәр тарата.
Без беләбез, җылы язның
Иң беренче бәйрәме –
Әниләр, әби – апалар,
Хатын – кызлар бәйрәме!
Кадерле хатын - кызларыбыз, сезне язның беренче бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, эшегездә, гаиләгездә уңышлар телибез. Кадерле әниләребезне балаларыбыз да котлап китсен әле.
Мин дә котлыйм, әни сине
Теләгем бар минем дә:
Мәңге шулай кояш кебек
Балкы күңел күгемдә.
Бүген әниләр бәйрәме
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
Дөньяда иң әйбәт әни
Минем әни, әлбәттә.
Өйрәтә әни безне
Әйбәт, матур гадәткә.
Алып баручы. Балалар, карагыз әле, кемдер монда күңелсезләнеп утыра, ул гади кыз түгел,ул кояш кызы. Аңа нидер булган бугай, кәефсез кебек. Кояш кызы , син нигә шулай күңелсез?
Кояш кызы. Бүген бар да елмая, көлә, чөнки бүген әниләр, әбиләр бәйрәме. Ә минем беркайчан да әнием булмады, миңа шуңа күңелсез.
Алып баручы. Борчылма, күңелсезләнмә, кояшкай, кил безнең янга. Безнең балалар белән бергәләп күңел ач,уйна.
Кояш. Рәхмәт, балалар, күңелләремне сез генә күтәрсәгез инде.
Алып баручы: Балалар әйдәгез кояш белән карусель җырлы биюле уенын уйнап алабыз.
Музыкаль уен «Карусель»
Поссорились помирились
Алып баручы. Кояшкай, ә синең кәрзинеңдә ниләр ул ялтырый?
Кояш. Монда минем нурларым. (балалардан төсләрен сорый, күрсәтә)
Менә монысы ак нурым
Ул һәрвакыт бик шаян
Илтә безне озын колак – куянга
Уятып карыйк әле, ул өйдәме?
(Балалар теремкәй янына баралар, шакылдаталар, Куян чыга)
Алып баручы. Исәнме, Куянкай.
Куян. Бу мин куян – озын колак. Ә сез кемнәр?
Алып баручы. Йомшаккай, син курыкма, безнең балалар бик акыллы. Менә без дә бәйрәм итәргә аланлыкка килдек, бүген язның беренче бәйрәме - 8 март. Ә син әниеңне бәйрәм белән котладыңмы?
Куян. Әйе, мин аңа кишер бүләк иттем.
Уен: “кишер жыю”
Куян. Бик матур уйнадыгыз, рәхмәт, күңелләрем күтәрелеп китте. Биредә төлке күренмиме?
Кояш. Юк-юк , биредә төлке юк.
Куян. Эх, менә сез куяннар булсагыз, мин сезнең белән бер сикергәләп уйнап биер идем.
Кояш. Бер дә күңелсезләнмә. Безнең балалар хәзер куянга әвереләләр.
Урыннарда әйләндек
Куяннарга әверелдек.
(Биегәндә куян чыгып китә)
Кояш. Ә безнең куяныбыз кая китте соң, төлкене күрдеме әллә?
Бер- ике әйләндек
Балаларга әверелдек.
кем уята, минем йоклыйсым килә. (Аю өненнән генә тавыш бирә)
Алып баручы. Балалар, әйтегез әле, бүген нинди бәйрәм?
Балалар. Әниләр бәйрәме.
Алып баручы. Әйдәгез әниләребезгә үзебезнең шигырләрне бүләк итик.
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген
Бар дөнья балкып торсын.
Әни бәйрәме икәнен
Әти дә белеп торсын,
Әти дә көлеп торсын.
Әни пәрәмәч пешерде
Вак итеп, тәмле итеп.
Без табында чәй эчәбез
Бергәләп тәмле итеп.
Мин дә булышам әнигә,
Пәрәмәчләр ясарга.
Үзең эшләгәч тәмле ул,
Кирәк эшләп ашарга.
Пөхтә итеп өйне җыям
Гөлләремә су сибәм.
Курчакларымны йоклатам
Еласалар, юатам.
Менә ничек тырышам
Әниемә булышам.
Мин әнигә булышам
Идәннәрне юышам.
Әнием күк эш остасы
Булу өчен тырышам
Кояш, кояш мәңге балкый
Мәңге нур сибә.
Кояш гомере телим мин
Әнием сиңа.
8 март бүген
Әниләр бәйрәме.
Бүләк итәрмен
Чәчәк бәйләме.
Син, әнием, минем өчен
Бу дөняда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
Уянганда елмаям мин
Бар дөнья балкып китә.
Әниемә көлеп карыйм
Телим хәерле иртә.
Әни диеп язып куйдым,
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз, һич ярамый.
Әни сүзен таптарга.
Җыр « ДЭУ ЭНИ»
Кояш. Балалар, бик матур җырладыгыз. Минем кызыл нурым бар дөньяны яктырта, кемгәдер юл күрсәтә.
Җыр «Төсле яулыклар»
Кояш. Сезнең белән миңа чынлап та бик күңелле.
Кояш. Дусларым, миңа китәргә вакыт, яшел нурым минем күккә юл күрсәтә.Мин һавага күтәрелеп җирне җылытырмын,карны эретеп,яз чәчәкләрен умырзаяларны үстерермен. Сез аларны әниләрегезгә, әбиләрегезгә бүләк итәрсез, Әйдәгез, дусларым, мине бераз озата
барыгыз.
ЖЫР: «МИН ЭНИГЭ БУЛЫШАМ»
Предварительный просмотр:
Сценарий 8 Март старшая группа
«Кунакка ямьле язга»
Музыкага балалар залга үтә, чәчелеп басалар.
“Йөрәкләр” белән бию.
Ал.б: Исәнмесез балалар! Исәнмесез кадерле кунаклар! Сезне барыгызны да яз бәйрәме 8 Март белән котлыйбыз. Һәрвакыт шат, сәләмәт, бәхетле булыгыз. Бүген әниләрнең һәм әбиләрнең бәйрәме генә түгел кыздарның да бәйрәме. Кызлар матур итеп киенгәннәр, аларның башларында зур бантиклар: күзләре ялтырый. Битләренлә елмаю. Әйдәгез кадерле хатын-кызларыбызны котлап шигырьләр бүләк итик.
1 бала:
Бәйрәм бүген,бәйрәм буген.
Балалар бакчасына.
Әниләрне,әбиләрне,
Бакчадагы апаларны,
Чакырдык барчасын да.
2 бала:
Сез бәйрәмнең иң түрендә-
Сөекле хатын-кызлар.
Бары тик сезнең хөрмәткә
Яңгырый безнең җырлар
3 бала:
Әниемә бәйрәмгә,
Нәрсә бүләк итәргә?
4 бала:
Ул кушканны үтәргә,
Шатлык бүләк итәргә
Зур үскән кызым, дисен,
Минем өчен сөенсен
5 бала:
Гөлләргә су сибәрмен
Ял ит, әни диярмен
Бүлмәләрне җыярмын
Тәртип ясап куярмын
6 бала:
Син бергенә, диярмен
Бит очыннан үбәрмен
Син минем иң кадерлем
Озак яшә, диярмен.
7 бала:
Барысы өчен
Рәхмәт сезгә әниләр
Исәнлек саулык телиләр
Сезгә барлык әниләр
Җыр: «СОЛНЫШКО И МАМА»
Балалар утыралар(Музыка астында)
А.б.: Әниләр белән бергә бүген әбиләребезнең дә бәйрәме. Аларга да бәйрәм сәләмен җиткерик әле.
8 бала:
Дөняда иң җылы әби,
Безнең әби беләбез.
Шуңа күрә сеңлем белән,
Куенына керәбез.
9 бала:
Дәү әнинең кочагында,
Китәбез эреп кенә.
Яшәрбез әле, үскәчтә
Кадерен белеп кенә.
10 бала:
С праздником веселым,
С празднком весны.
Всех на свете бабушек,
Поздравляем мы!
11 бала:
тутырдык без тартмага,
Өрек, йөзем, алманы.
Салдык чәй дә, конфет та,
Буш урыннар калмады.
12 бала
Әй сөенер дәү әни,
Килеп төшкәч күчтәнәч
Кызык булыр ул аңа
Алдан белеп көтмәгәч.
13 бала
Әниемнең әнисе
Әбием була мине
Әби генә түгел әле
Ул минем дәү әнием
14 бала
Мин бакчага киткәндә,
Озатып кала мине,
Кайтканда каршы ала,
Бигрәк тә әйбәт инде!
15 бала
Кызыклы әкиятләр
Сөйли кичләрен безгә,
“Бәбкәм”, - диеп иркәләп
Эндәшә үзебезгә.
16 бала
Өйдә аны һәммәбез
Яратабыз, сөябез:
-Син бик кадерле безгә,
Озак яшә, - диябез.
Бию: “Топ-топ”
Ал.б: Сез ишетәсезме, көй яңгырый. Әкият башлана. Экияттә булыр өчен поездга утырырга һәм әкият станциясенә барып җитәргә кирәк. Сез әзерме? Алайса алга таба!
Музыка: Паровоз тавышы
Муз. Р. Ахиярова “Паравоз” көенә урындыкларда утырып, паравоз барган сыман селкенәләр, аяк белән тыпырдыйлар.
Ал.(Көй беткәч) Ә безнең станциясе Яз станциясе. Менә килеп тә җиттек.
Музыка астында Яз керә.
Яз: Исәнмесез балалар!
Сез мине таныдыгызмы? Мин Яз – кызы. Җиргә җылылык, матурлык китерәм, җиргә – үлән, агачларга яфраклар. Кошларым һәрчак минем белән. Ишетәсезме? Кошлар тавышы ишетелә Ә менә минем шаян гөрләвегем. Зәңгәр су озынча яулык күрсәтә, аны дулкынлата Ул шаулап ага һәм уйный. Кояшымның нурлары сезне җылыта. Анын белән биергә телисезме?
Хәзер инде кызлар өчен чәчәкләр болында атсын, ләкин бу язгы могҗиза килеп чыксын өчен, миңа ярдәмчеләр кирәк.
Ал.б: Яз кызы. Безнең малайлар сиңа булышырга әзер.
Уен: “Чәчәк җыю”
5-6 малай сайлап алына, алар бер рәткә тезелеп баса. Һәр бер малайның алдына чәчәкнең уртасы калын картоннан ясалган куела. Бар чәчәкнең төрле төстә. Яз музыка астында залның уртасына чәчәкнең калган өлешләрен тарата- алтышар бер төстә урталык белән. Аннары балалар өчкә кадәр саныйлар һәм кулларны чабалар. Кул чапкач малайлар төсен төскә туры китереп урталыкка чәчәкләре җыя башлыйлар.
Ал.б: Менә ничек матур булды!
Яз: Кызлар, әниләр, әбиләр хөрмәтенә матур чәчәкләр атты. Аларның әле шигырьләре дә бардыр.
17 бала
Әниләрнең бәйрәменә
Куанабыз без шулай..
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
18 бала
8 март бүген
Безнең өйдә зур бәйрәм
Әти чәчәк бүләк итте
Әниемә зур бәйләм.
19 бала
Пөхтә итеп өйне җыям
Гөлләремә су сибәм.
Курчакларымны йоклатам
Еласалар юатам
Менә ничек тырышам
Әниемә булышам
20 бала
Мин әнигә булышам
Идәннәрне юышам.
Әнием күк эш остасы
Булу өчен тырышам.
21 бала
Уянганда елмаям мин
Бар дөнья балкып китә.
Әниемә көлеп карыйм
Телим хәерлн иртә.
22 бала
Бу дөньядә әниләр күп,
Минем әни бер генә.
Үзе уңган, үзе тырыш
Бар эшкә дә өлгерә.
23 бала
Бигрәк матур безнең әни,
Елмаеп көлеп тора.
Уңганлыгын, булганлыгын
Бар кеше күреп тора.
24 бала
Әни сиңа бүләк итәм
Бөтен дөнья гөлләрен.
Юллар кебек озын булсын
Әнием, гомерләрең.
25 бала
Әни безне тудырган,
Әни безне үстергән.
Ана сөте гөмерлеккә
Җитә торган көч биргән.
Кызганыч мияулаган песи тавышы килә.
Ал.б: Тирә якты шундый матурлык булганда кем шулай моңсуланып утыра?
Песи чыга, тәпиләре бауга чуалган
Ал.б:Нәрсә булды, нигә җылыйсың, песи?
Песи: Мяу! Мина бик оят инде
Яз: Ярый, елама, нәрсә булды сөйлә?
Песи: Әгәр сөйләсәм, сез мине кумассызмы?
Ал.б: Балалар, песине кумыйсызмы?
Балалар: Юк!
Песи Ачулаймыйсыздамы мине?
Ал.б: Балалар, ачулаймыйбызмы бу песине?
Балалар: Юк!
Ал.б: Юк ачуланмыйбыз сөйлә инде, нәрсә булды?
Песи: Минем Камиль исемле хуҗам әнисенә бүләк эзерләгән иде. Аның өчен үзе печенье пешерде. Һәр печенье арасына крем сөртте. Ах кремы бигрәк тәмле иде! (ялана) һәр печеньеларны пакетка салып куйды да пакетын матур тасма белән бәйләп куйды. Ә аңардан шундый тәмле ис аңкып торды (ялана). Башта мин иснәрмен дип кенә уйладым , ә соңыннан бер тапкыр ялап карыйсым килде (печенье ялаган кебек итә). Шул матур тасманы тарткан идем минем тәпиләрен тасмага чуалды (кызганыч итеп мияулый)
Ал.б: Әйе, булдыргансың син.
Песи: Сез бит мине гафу итәбез дип ышандырдыгыз.
Яз: Бәйрәм көн булганга без сине гафу итәбез.
Ал.б: Гафу итәрбез һәм сыйларбыз. Балалар, песи нәрсә ярата әле? (балалар җавп бирә) Әйдәгез аңа сөт бирик һәм жырлап алыйк.
ЖЫР: «КОЯШЛЫ ИЛ»
Песи: Сөтегез бик тәмле икән, рәхмәт сезгә балалар. хәттә күп эчтем, шатлыгымнан уйныйсым килә башлады.
Ал.б.: балалар, әниләр утырып арып беткәндер инде. Әйдәгез әле аларны да уйнатып алыйк.Йөрәкләрне җилкендереп яңгырый матур җырлар, күңелләргә дәрт биреп бик матур бии кызлар.( Иделиянең әнисе бии)
Уен:
Ал.б: Ничек күңелле итеп уйнадык. Балалар, сезгә әниләр белән уйнавы ошадымы?
Балалар: Әйе!
Ал.б:Балалар, әйдәгез әниләребезгә музыкаль бәйрәм сәламебезне җырлыйк әле
Җыр: «СЧАСТЬЕ МАМЕ ПОЖЕЛАЮ»
Песи: Ничек матур җырладыгыз. (алып баручыга) Ә сезнең балалар минем Камиль хуҗам кебек әниләрелә бүләкләр әзерләгәннәрме соң?
Ал.б: Әлбәттә.
Әниләргә, алмадык сатып бүләк,
Без үзебез ясадык.
Үзебез көч куйган бүләкне,
Зур бүләк дип уйладык.
Яз: (балаларга) Мин бер, ике, өч диюгә бүләкләрне әниләргә тапшырырсыз.
Ал.б.: Шуның белән безнең әзерләгән күнел ачу иртәбез тәмам. Барыгызга да рәхмәт! Сау булыгыз!
ЖЫР: «ЕСТЬ МАМА У КОТЁНКА»
Предварительный просмотр:
Сценарий 8 Март подготовительная группа
“Кызыл калфак маҗаралары”
Балалар музыка астында залга керәләр һәм ярым түгәрәк ясап басалар.
Алып баручы: Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз – әниләр, әбиләр, бакчабызның барлык хезмәткәрләре! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз.Һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булыгыз. Балаларыгызның бүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булыр.
Март аенда кар өстендэ,
Кояш нурлар уйната
Яз килә, каршы алыгыз,
Дигән хәбәр тарата.
Без беләбез, җылы язның,
Иң беренче бәйрәме –
Әниләр, әби – апалар,
Хатын-кызлар бәйрәме.
Кояш көлә, мин елмаям,
8 нче март бүген.
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.
Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп,
Бар дөнья, көлеп торсын.
Әни бәйрәме икәнне.
Әти дә белеп торсын
Әти дә көлеп торсын.
Бүген бәйрәм көнендә
Әниләрне котлыйбыз.
Бәхет, шатлык, сәламәтлек
Һәммәсенә телибез.
ТАНЕЦ: «ЦВЕТОЧКИ»
Алып баручы: 8 нче март – үзеңә күрә бер үзенчәлекле матур бәйрәм инде ул. Бу көнне һәркем үз әнисен бәйрәм белән котлый. Ә менә кем ничек, хәзер шуны карап үтик. Балалар, кемдер ишекне шакый? Кемдер безгә кунакка килә. Әйдәгез ишекне ачып карыйк, кем анда? Бу бит Кызыл Калфак! Рәхим ит безнең бәйрәмгә.
Кызыл Калфак: Исәнмесез, кунаклар!
Исәнмесез, балалар!
Күңелле яз бәйрәме,
Бүген кунакка килгән.
Әниләр хөрмәтенә,
Кояш нурларын сипкән.
Алып баручы: Кызыл калфак, син кая ашыгасың?
Кызыл Калфак: Әбием янына барам, аны хатын-кызлар бәйрәме белән котлыйсым килә.
Алып баручы: Бездә бүген яраткан әниләребезне, әбиләребезне бәйрәм белән котлыйбыз, алар өчен җырлар җырлыйбыз, күңелле биибез.
Кызыл Калфак: Бераз гына сезнең бәйрәмдә утырсам ярыймы? Минем сезнең белән күңел ачасым килә.
Алып баручы: Әлбәттә, Кызыл Калфак. Безнең балаларыбыз, дәү әниләрен, әбиләрен котлап җыр җырларлар.
ҖЫР: «МИЛОЙ БАБУШКЕ»
Кызыл Калфак: Балалар булдырдыгыз, бик күңелле җырладыгыз! Ә сез биергә яратасызма?
Алып баручы: Әлбәттә, алар бит инде зурлар! Кызыл калфак күрәле, безнең нинди матур кашыклар бар. Хәзер балалар биеп тә күрсәтерләр.
Бию: “Кашыклар”.
Балалар уртага чыгып шигырьләр сөйлиләр.
Бик зур үстем инде мин,
Әниемә булышам.
Үз ботинкамны үзем,
Кияргә тырышам.
Пөхтә итеп өйне җыям,
Гөлләремә су сибәм.
Курчакларымны йоклатам,
Еласалар, юатам.
Менә ничек тырышам,
Әниемә булышам.
Бер матур чәчәк,
Мин кырда өздем.
Бәйрәм көнендә,
Әниемә бирдем.
Әни – диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга
Таптамагыз һич ярамый
“Әни” сүзен таптарга.
Алып баручы: Балалар, 8 март бәйрәме ул яз бәйрәме.
Тәрәзәгә кояш карый,
Яктырта бүлмәбезне,
Матур җырлар җырлый-җырлый,
Үткәрик без бәйрәмне.
ЖЫР: «КОЯШЛЫ ИЛ»
Шигырьләр:
Мама нас ласкает,
Солнце согревает.
Солнце, как и мама,
Лишь одно бывает.
Син, әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
Әнием минем матур,
Күзләре якты, көләч.
Шундый күңелле була
Ул өйгә кайтып кергәч.
Йөрәгемнең иң түрендә
Иң кадерлем – әнием.
Яктылыкта, матурлыкта
Үрнәк миңа әнием.
Сколько звезд на небе!
Всех не сосчитать.
Эти звезды маме
Подарю опять.
Мине әнием көн саен
Бакчага үзе илтә.
Мин бакчада уйнап калам,
Әнием эшкә китә.
Алып баручы: Балалар, дәү әниегезгә, әбиләрегезгә, әниләрегезгә багышлап берәр жыр башкарыйк.
ЖЫР: «МАМА ВСЕГДА ПОМОЖЕТ»
Кызыл Калфак: Балалар уйныйсыгыз киләме? Әйдәгез, бергәләп уен уйнап алабыз.
Уен: “Әнилэрне бизэндеру”.
Бүре керә.
Бүре: Әй, нинди шәп балалар. Килегез әле яныма, минем кәнфитләрем (балаларны кул болгап чакыра).
Кызыл Калфак: Син нәрсә соры Бүре, нәрсә эшләргә җыенасың? Без сиңа балаларыбызны кыерсытырга ирек бирмибез.
Бүре: Сез курыкмагыз, тынычланыгыз, тизрәк! Мин усал, явыз түгел, сезнең балаларыгызны ашамам. Бүген бит бәйрәм, мин дә үз бүре – әниемне бәйрәм белән котлыйсым килә.
Кызыл Калфак: Ә без синнән Бүре курыкмыйбыз да әле! Безнең малайларыбыз көчлеләр һәм җитезләр, батырлар һәм зирәкләр. Алар зур үскәч үзләренең әниләрен, әбиләрен, апа – сеңелләрен саклый һәм яклаячаклар.
Җыр: “Солдатлар”.
Бүре: Мин дэ үз әбиемне бик яратам. Ә тагын мин бик тә уйнарга яратам, сезне дә өйрәтәм.
Бүре: Минем эбием бик карт инде. Ә шулай да ул үзенең оныкларына оекбашлар бәйләргә ярата. Хәзер мин сезгә аның ничек бәйләгәнен күрсәтермен.
(Бүре яулык бәйли, итек һәм күзлек кия, почмакка утыра һәм кәрзиннән энәләр чыгарып бәйли башлый).
Кызыл Калфак:
-Почмакка утырып эби,
Балаларга оек бәйли.
Утырып бәйли – бәйли,
Йокыга китте эби.
(Бүре хырылдап йоклый, энәләре төшеп китә, кәрзин ава, йомгаклар чуала).
-Шул вакытта песәйләр,
Йомгакларны алдылар
(Балалар – песәйләр йөгереп киләләр һәм йомгакларны алалар).
Бүре: (әби – уяна)
-Кая минем йомгакларым,
Ничек оегымны бәйлим?
Алып баручы: Кайгырма әбекәй, без хәзер сиңа булышырбыз. Безнең балаларыбыз игтибарлы, булдыклы, йомгакларны тиз җыеп бирерләр.
Уен: “Кем күбрәк йомгак җыя”.
Бүре: (әби) Рәхмәт оныкларым.
Бүре: (әби киемен сала). Мин яхшы әби була алдыммы? (балалар җавап бирәләр: әйе). Кызыл Калфак, ә син үзеңнен әбиеңә нәрсә бүләк итәсең?
Кызыл Калфак: Бер чүлмәк май һәм күмәчләр. Әй, мин үземнең кәрзинемне каядыр калдырдым бит, ә кая икәнен һич кенә дә искә төшерә алмыйм.
Бүре: Менә сиңа мә кирәк булса, син нәрсә инде.
Кызыл Калфак: Өйгә кайтырга бик ерак инде. Әйдәгез, балалар, яраткан әниләребезгә чәчәкләр бүләк итик, мин дэ яраткан дәү әниемә чәчәкләр бүләк итәм. (Кызыл Калфак белән Бүре саубуллашып чыгып китәләр).
(Яз кызы килеп керэ)
ЯЗ КЫЗЫ
Мин яз кызы ,мин язларга гашыйк
Яздай хисле шуна кунелем
Жылылгым кояшныкы кебек
Нурлар сибэм сезгэ урелеп.
Йорэк жылым сезгэ барып житсен
Кошлар жырларына урелеп.
Шытып чыксын йорер юлларга.
Мин яз кызы май кояшы булып
Елмаямын сезгэ дусларга.
Мин яз кызы ,жырлы минем кунел
Моны тулып чыга ярлардан
Мин яз кызы гашыйк яшэугэ
Мин коч алам янэ язлардан.
Мин сезгэ уземнен чэчэклэремне булэккэ алып килдем.
Алып баручы:Э безнен балалар матур бию булэк итэлэр сина яз кызы.
БИЮ: «БАРБАРИКИ»
Алып баручы:
Бәйрәм белән котлыйбыз,
Бәхет – шатлык телибез.
Нәниләр зур үссеннәр,
Сау – сәламәт булсыннар
Предварительный просмотр:
Дети, под музыку, входят в зал и встают полукругом .
Алып баручы: Долго трудились яркие краски,
Природа вышла красивой, как в сказке.
Вся разноцветная – вот красота!
Вы, посмотрите, какие цвета.
Что за художник, ответить вас, просим,
Это пришла разноцветная….
Дети (все вместе): Осень!
Алып баручы: Хәерле көн кадерле әти-әниләр, килгән кунаклар, балалар. Без бүген сезнең белән ел да үтә торган көзге бәйрәмгә җыелдык.
Ни арада җәй үтте,
Матур көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
1 Бала: Бүген бездә матур бәйрәм
Бүген бездә көзге бал.
Бүген көзге байлык белән
Бизәлгән безнең зал.
2 Бала:Осень на опушке
Краски разводила.
По листве тихонько
Кистью проводила.
3 Бала: Җиргә яфрак коелган,
Сап-сары келәм булган.
Яфракларны без җыярбыз,
Букет ясап куярбыз.
Җыр: «Осенняя»
4 Бала: Көз көннәре килеп җитте,
Хушлашабыз җәй белән.
Бөтен җиргә яфраклардан
Алтын келәм җәелгән.
5 Бала:Вдруг всё желтым стало вокруг
Сад и роща, речка и луг.
Старый дом и плетень,
Солнышко тоже стало желтей.
6 Бала: Җылы якларга кошлар да китә.
Көз агачларны сап-сары итә.
Алар коела җил искән саен.
Җилферди җилдә сап-сары каен.
7 Бала:Так давайте славить Осень,
Песней, пляской и игрой.
Будут радостными встречи,
Осень это праздник твой!
Бию: «Вальс листиков»
Балалар урындыкларга утыралар
Алып баручы: Көз, безне үзенең мул уңышы белән сөендерә. Балалар, әйтегез әле, сез нинди яшелчәләр, җиләк – җимешләр беләсез? (Балалар җаваплары). Уңыш дибез, яшелчә, җиләк – җимешләр дибез, ә кая сон ул үзе - Сөмбелә? Бәйрәмебезгә һичшиксез киләм, дигән иде бит хатында.
Алып баручы хат укый
“Кадерле нәни дусларым!
Тәбриклим бәйрәм белән.
Озакламый мин дә сезнең
Бәйрәмегезгә киләм.
Бу хатны ачып укуга,
Кул чабыгыз гөр килеп.
Ишетеп шуны, бәйрәмгә
Җитәрмен мин дә килеп”
- Әйдәгез, балалар,гөрләтеп кул чабыйк әле. Бәлки, чынлап та Сөмбелә, ишетеп, килеп җитәр.
Музыкага кәрҗин тотып Сөмбелә керә
Сөмбелә: Сез мине чакырдыгызмы?
Сез мине көттегезме?
Менә килдем. Исәнмесез!
Мин дә сагындым сезне.
Исемем минем Сөмбелә. Мин көз көне , октябрь аенда, уңыш җыелгач киләм. Элек Сөмбелә бәйрәмен көн белән төн тигезләшкән вакытта үткәргәннәр. Сөмбелә – ул башак дигән сүз.
8 бала: Ашлык булып җирдә үсә
Уңыш бит ул, Сөмбелә!
Бөтен җирне нурга күмә
Кояш кебек Сөмбелә!
Алып баручы: Исәнмесез, Сөмбелә. Без сиңа көзге байлыклар өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
Сөмбелә:Рәхәтләнеп ашагыз!
Алып баручы: Балалар, көзге муллыкның ни икәнен сез беләсездер инде. Уңыш - басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә, жиләк - җимеш ул. Ә аларның безнең өчен файдасы бик зур.
Сөмбелә, яшелчәләр буенча син бит зур белгеч.
Сөмбелә: Әйе, мин яшелчәләр турында бик күп беләм.Ә сез, балалар, яшелчәләрнең файдасы турында беләсезме?
Алып баручы: Әлбәттә беләбез! Безнең бәйрәмгә яшелчәләр үзләре дә килде. Әйдәгез хәзер аларны тыңлыйк.
(Яшелчәләр уртага чыгалар.)
Кишер: Көчле, җитез булыйм дисәң,
Кишер ашап кара син.
Кишер-саулык чыганагы,
Кишердә күп каратин.
Суган: Ә мин-суган. Әрчегәндә
Килсә дә яшь күзегезгә.
Мине ашасагыз әгәр.
Суык тимәс үзегезгә.
Чөгендер: Мин - чөгендер.
Мин дә кирәк.
Кешеләргә ашар өчен.
Борщ пешерер өчен һәм
Винегрет ясар өчен.
Кыяр: Кыярны һәркем таный.
Кыяр салатка ярый.
Әгәр дә куйсаң тозлап,
Кыяр саклана озак.
Кәбестә: Ә мин булам кәбестә.
Мин бик тәмле бәлештә.
Миннән щи пешерәләр
Йә голубцы төрәләр.
Помидор: Ә мин булам помидор.
Төп яшелчә салатта.
Тәмле генә түгел әле,
Витамин күп томатта.
Сөмбелә: Ай, булдырдыгыз, балалар! Бик күп беләсез икән. Әйдәгез инде, яшелчәләр белән уен уйнап алыйк.
Уен
Күк күкрәгән тавыш ишетелә
9 бала: Яшен яшьнәп куйды кинәт
Тамчы тамды йөзгә сирәкләп.
Килеп җитте болыт, шуннан соң
Коеп яуды яңгыр чиләкләп.
10 бала: Не страшен дождик проливной.
Ведь зонтик есть у нас с тобой.
Мы будем весело гулять
По лужам шлепать и скакать.
Жыр: «Серый дождик»
11 бала:Күңелләргә якты нур өләшеп
Шатлык өстәп hәрбер йөрәккә
Үз муллыгы белән көзләр килә
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
12 бала: Бакча-кырларда
Зур эшләр барды.
Хезмәтне сөйгән
Мул уңыш алды.
Алып баручы: Балалар, хезмәт куйсаң гына мул уңыш алып була. Хезмәт турындагы мәкальләрне искә төшерик әле. Әти-әниләр, килгән кунакларны сынап карыйк әле.
Уен “Мин башлыйм, сез дәвам итәрсез”
- Җәй эшләсәң – (кыш ашарсың).
- Эшләгәндә йөрәгең җилкенсен,
(Ашаганда колагың селкенсен).
- Тирләп эшләсәң, (тәмләп ашарсың).
Алып баручы: Мул уңышны үстерүдә кемнәр көч куйган соң?
Кояш: Мин сиптем җылы нур
Яктылык булдырдым.
Тырыштым, күрегез
Уңышны уңдырдым.
Күк йөзе: Мин аяз hәм ачык
Зәңгәрсу төстә гел.
Нәкъ шуңә күрә дә
Мул уңыш булды, бел.
Җил: Мин истем кирәктә
hаваны күчердем.
Җилләттем мин сезне
hәм яңгыр китердем.
Яңгыр: Мин килеп яуганга
Алар зур үстеләр.
Сибәли торгач гел
Җәйләрдә үстеләр.
Сөмбелә: Рәхмәтлемен сезгә,
Булыйк гел бергә.
Вакыт шул тиз үтте.
Алтын көз дә җитте.
Җыр: «Разговор с оенью»
13 бала: Солнышко лишь выглянет, спрячется опять.
Долго лето красное, будем вспоминать.
Дождик капает опять - мокрые дорожки,
Звонко капельки звенят на моей ладошке.
Җыр: «Коз килэ»
14 бала: Әткәм кебек тырыш көз,
Әнкәм кебек юмарт көз.
Көзләр юмарт булганга
Бик бәхетле, бик шат без.
Сөмбелә: Безгә бик күңелле булды, балалар. Сау булыгыз.
Предварительный просмотр:
Мин көзләрне яратам
методическая разработка (старшая группа) на тему
Алып баручы: Бүген безнең залда ничек якты һәм матур. Тирә-юньдә төсле матур яфраклар янып тора. Бүген безгә бәйрәм килгән.
Әйе, буген Көз бәйрәме!
Яфракларны күр әле;
Алтын төскә кергәннәр,
Бар дөньяны күмгәннәр.
Җил чыкканда шаулашалар,
Оча-оча уйнашалар,
Һававда әйләнәләр
Һәм җиргә сибеләләр…
Алып баручы: Нинди матурлык! Көз-табигатьнең иң гүзәл мизгеледер!
Оча яфрак, уйный яфрак
Һаваларда әйләнеп.
Бүген, бүген, бүген, бүген
Көзнең матур бәйрәме.
Салмак кына яңгыр яуган тавыш ишетелә.
Алып баручы: Кемдер бу якка килә. Тавышы ишетелә…
Яңгыр яуган тавыш катырак ишетелә. Залга болыт йөгереп керә.
Кулында ялтравык белән бизәлгән таякчык.
Болыт: мин көзге болыт булам!
Җиргә яңгыр яудырам,
Телим икән, сезне дә мин
Яңгыр белән чылатам!
Күңелле көй уйный. Болыт балалар янында йогереп йори, таякчыклары белән хәрәкәтләр ясый: «яңгыр яудыра».
«Виноватая тучка» биюе башкарыла.
Алып баручы: Болыт, болыт, тукта әле,
Сина алай шаярма әле.
Без бик матур жыр беләбез,
Сиңа аны бүләк итәбез.
ЖЫР: «Осень по садочку ходила».
Болыт: Нинди матур жыр! Нәкъ минем өчен. Рәхмәт сезгә, балалар, күңелемне күтәрдегез.
Яңгыр ява иләкләп,
Яңгыр ява чиләкләп.
Тып та тып, тып та тып,
Тәрәзә шакылдатып.
(Коз кызы килеп керэ )
Коз: Исәнмесез! Мине коттегезме балалар, э мин сезне бик сагынып килдем.
Алып баручы: Без сине бик коттек. Матур уеннар эзерлэп куйдык.
«Зонтиклар» эстафетасы үткәрелә. Балалар 2 командаага бүленә. Уенчылар чират буенча, кулларына зонтик тотып, аякларына галуш киеп, билгеләнгән урынга кадәр йөгерәләр һәм кире әйләнеп кайталар.
Коз: сез бик җитез икәнсез. Булдырдыгыз. Молодцы! Яңгырдан куркып тормадыгыз.
Алып баручы: Юк, без яңгырдан курыкмыйбыз. Яңгыр безгә бик кирәк. Яңгыр җиләк-җимеш, яшелчәләрне үстерэ, һаваларны сафландыра. Ләкин хэзергэ яңгыр туктап торсын, кояш чыксын иде.
Барысы бергә: Кояш, чык, чык, чык!
Майлы ботка бирермен.
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда.
Матур көй астында залга Кояш керә.
Кояш: Исэнмесез, мин килдем,
Чакыруыгызны ишеттем.
Мин Кояш-алтын Кояш!
Мин Кояш-матур Кояш!
Бар дөньяны яктыртам,
Бар дөньяны җылытам!
Болыт: Әйе, Кояш, син якты да, син җылы да. Ә менә миңа кара эле. Мин су белэн тулы. Ә сусыз яшэп тэ булмый. Димэк, мин дэ кирэк бу җирдә.
Алып баручы: Сез безгэ икегез дэ кирэк. Зинһар өчен, тынычланыгыз. Тату булырга кирэк.
ЖЫР: «Мин козлэрне яратам»
Кояш: Бик күңелле жырладык. Сезнең янда кызык, лэкин безгэ китэргэ вакыт. Әйдэ, Болыт дустым. Сау булыгыз, балалар!
Болыт: Сау булыгыз!
Кояш белэн Болыт күңелле көй астында бии-бии чыгып китэлэр.
Алып баручы: Бу якка кемдер килэ..
Үзе дер-дер-дер килэ.
Кем булыр икэн ул шаян?
Куян сикереп керэ.
Алып баручы: Ай, бу бит куркак куян!
Куян: Бар көчемэ мин чаптым,
Бүредэн көчкэ качтым!
Куркуымнан дерелдим,
Кая качарга белмим!
Алып баручы: Курыкма син, Куянкай,
Тынычлан син, Шаянкай!
Без сине шатландырыйк,
Бакчага алып керик.
Балалар яшелчэлэр турында шигырьлэр сөйлилэр.
Суган: Помидор:
Тышым сары, эчем ак, Ә мин булам помидор
Исемем дэ бит суган. Төп яшелчэ салата.
Ай-һай бигрэк яратам, Тэмле генэ түгел эле,
Ерактан торып елатам. Витамин күп томата.
Кишер: Кыяр:
Таң нурларын, кичке шэфэкъ төсен Кыярны һәркем таный,
Җәй буена үзем җыйдым да, Кыяр салатка ярый.
Алтын казык булып, татлы булып, Әгәр дэ куйсаң тозлап,
Үстем менэ җир куенында. Кыяр саклана озак.
Шалкан: Сарымсак:
Түгэрэк мин, ай түгел, Ә мин сарымсак!
Сары, тик кояш түгел, Микробтан булыгыз сак
Тэмле, тик алма түгел, Барыгызны да җиңәм,
Койрыклы, тычкан түгел. Йөрэккэ мин көч бирэм
Кабак: Бэрэңге:
Үзем бер бөртек, Яшелчэнен ин туклыклысы мин
Эчемдэ мең бөртек. Аларнын аксакалы.
Башым җирдэ Эшем куп, ашым тэмле,
Койрыгым комда. Иренмичэ генэ эшлэ, яме!
Чөгендер:
Мин-чөгендер.
Мин дэ кирэк
Кешелэргэ ашар өчен.
Борщ пешерер өчен һәм
Винегрет ясар өчен.
Кәбестә: Ә мин булам кэбестэ,
Мин бик тэмле бэлештэ.
Миннэн щи пешерэлэр
Йэ голубцы төрэлэр.
ЖЫР: «Осень гостья дорогая»
Коз кызы котлап, булэклэр тапшырып саубуллаша.
Предварительный просмотр:
Икенче кечкенәләр төркемендә
“Экиятле коз” бәйрәме.
Максат:
1. Балаларга табигатьтәге көзге үзгәрешләр, көзге уңыш турында мәгълүмат бирү, яшелчәләр (кыяр, помидор, кишер) турындагы белемнәрен ныгыту.
2. Шигъри әсәрнең эчтәлеген аңларга, аны истә калдырырга һәм сәньгатьле итеп сөйләргә өйрәтүне дәвам итү;
3. Балаларның аңга алуларын, хәтерен, игътибарларын үстерү; көзге матурлыкка соклану хисе, күзәтүчәнлек тәрбияләү.
4. Балаларда бәйрәмдә катнашу, җырлау, бию теләге уяту.
Бәйрәм барышы.
Бер кыз, бер малай залга кереп баса.
САФИНЭ:
Ни арада җәй үтте,
Матур көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
АЛИМ:
Урман кырларга
Килде матур көз.
Җәй үтте диеп
Кайгырмыйбыз без.
Яфраклар белән бию: “Яфрак бәйрәме”
А.Б. Көз, балалар, безгә үзе белән байлык, муллык алып килә. Көз җиткәч без бакчаларыбыздан бик күп яшелчә, җиләк-җимеш җыеп алабыз. Искә төшерик әле, без нинди яшелчәләр җыябыз.
– Помидор, кыяр, кәбестә, бәрәңге, кишер……
(Шул арада бабай килеп керә, арып-талып, маңгаен сөртә-сөртә.)
Бабай: Ой, арыдым, бигрәк арыдым. Абау, кая килеп эләктем соң мин?
А.Б. Бабай, без монда көз бәйрәменә җыелдык. Әйдә, утыр әле, безнең белән бергә синдә ял итәрсең.
Бабай: Әй, мин балаларны бик яратам. Үз оныкларым белән мин гел табышмак әйтешле уйныйм. Әллә сезнең белән дә уйнап алабызмы?
А.Б.: Әйдә, бабай, безнең балалар табышмакны отарга яраталар.
Бабай табышмаклар әйтә. (Яшелчәләр турында).
- Турыйсың да турыйсың, тураганда елыйсың. (Суган).
- Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (Кыяр).
- Утыра бер чүлмәк өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә).
- Җир астында җиз бүкән. (Бәрәңге).
- Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә. (Чөгендер).
Бабай: Булдырдыгыз, балалар, табышмакларны бик тиз оттыгыз.
А.Б. Бабай, без сиңа шигырьләр сөйләп күрсәтик әле.
Бабай: Рәхәтләнеп тыңлыйм.
1. Көз килде. Үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап – сары яфраклар
Җиргә сибелде.
2. Сары, сары сап-сары
Агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак,
Көзнең матур чаклары.
3. Яңгыр ява шып та шып,
Тамчы тама тып та тып.
Яңгыр диеп тормыйбыз
Зонтик белән йөрибез.
4.Көз көннәре бик күңелле,
Бик күп җимешләр пешә.
Помидор карбыз өлгерә,
Алмалар өзелеп төшә.
5. Кәрзин тулы алмалар,
Помидор һәм кыярлар.
Кәбестә, кишер, суган,
Безнең чиләкләр тулган. .
6. Ә бәрәңге, бәрәңге,
Бәрәңгене күр әле.
Сап-сары бәрәңге белән
Безнең базыбыз тулды.
Җыр: «Янгыр»
Бабай: Әй, балакайларым, мин бит монда онытылып утырам икән. Сез бәрәңге турында шигырь сөйләгәч, исемә төште. Мин бит бакчадан бәрәңге алып кайта идем. Әй, картайгач һич кенә хәтер юк инде. Кая, бәрәңгемне мондарак алып куйым әле. Сез дә булышыгыз әле миңа, балалар.
(1-2 бала булышып капчыкны алып килеп җиткәндә бәрәңге таралып китә).
Бабай: Әй, Аллам, капчыгым тузган булган икән. Ничек кенә җыеп бетерергә инде.
А.б.: Бер дә кайгырма, бабай. Балалар, бик тиз җыеп бирерләр. Башта синең бәрәңгеләр белән бер уен уйнап алыйк әле.
Уен: “Кем күбрәк бәрәңге җыя”
Бабай: Әйдә, мин дә карап торыйм.
Бабай: Бигрәк җитезләр, уңганнар.
Әби килеп керә.
Әй, Раббым, монда нишләп йөрисең инде. Мин бит сине бәрәңге алып кайта диеп көтеп утырам.
А.б.: Әби, тукта әле. Ачуланма әле бабайны. Әйдә, син дә безнең янда ял итеп ал. Әле менә бабайга биеп күрсәтик дип тора идек. Син дә кара әле, әби.
Күмәк бию
Әби: Әй, бигрәк матур биедегез. Хәтереңдәме, бабасы, яшь чагында без ничек җырлап-биеп күңел ача идек. Әй, кызык та яши идек.
Бабай: Әй, балакайларым, бигрәк акыллылар инде үзегез. Сезнең белән бик күңелле дә, менә миңа сезнең ярдәмегез кирәк бит әле. Яз көне шалкан чәчкән идем балакайларым. Шалканым бик зур булып үскән. Бакчага баргач тарттым, тарттым һич тартып чыгара алмадым шалканны. Кемнәр ярдәм итәр икән миңа?
( Балаларга маскалар киертелә: кыз, эт, мәче, тычкан)
Шалкан әкияте.
Тычкан : Мин – тычкан, чи-чи-чи! (Йөгереп кереп кача)
Песи : Ә мин песи булам. Исемем – Мияубикә.Мияуууу! (Йомшак келәмгә барып ята)
Эт : Мин эт булам. Исемем Акбай, һау- һау-һау! (Оясы янына ята)
Кыз : Ә мин – кыз. Исемем минем ……... ( Өйгә кереп китә)
Әби: Мин әби булам. (Өйгә кереп китә)
Бабай: Ә мин бабай булам. ( кулын каш өстенә куеп шалкан тирәсендә йөри)
Ай Аллам, вай Аллам!
Каян үскән бу шалкан!?
Кайсы ягыннан тартыйм,
Ничек кенә чыгарыйм? ( башын кашып тора)
Тукта әбине чакырыйм әле! Әбисе, әбисе, дим, чык әле монда! (Яулыгын төзәткәләп чыга)
Әби: Ятып кына торыйм, дисәм,
Тагын нигә чакыра?
Нәрсә булган бу бабайга,
Шалканга карап тора?
Бабай: (шалканга күрсәтеп)
Күр, әбисе нинди шалкан
Үскән безнең бакчада!
Бергәләп тартып чыгарыйк,
Тотын минем аркага!
Алып баручы: Әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.
Әби: (маңгаеннан тирен сөртеп алып)
Булмый, бабай, туктале,
Кызны чакырыйк әле.
Кызым, кызым, Ралия!
Кил эле син бирегә!(Кыз чыга)
Әби: Кара, кызым, күрәмсең:
Шалкан ничек үскәнен!
Бергәләп тартып карыйк,
Бу шалканны чыгарыйк!( Кыз әбигә килеп тотына)
Алып баручы: Кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.
Бабай: Булмый, булмый, туктагыз
Акбайны чакырыйк, әле.
Акбай, Акбай! Кайда син?
Ник бирегә килмисен?
Акбай: Һау-һау-һау! Нәрсә булды?
Әби: Акбай, тотын безнең артка
Әйдә, шалкан тартырга!
(Акбай кызның артына тотына)
Алып баручы: Акбай кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.
Бабай: Абау, булмый болай!
Шалкан бигрәк зур булган.
Кая син, Мияубикә?
Ярдәмгә килеп җит лә.
( Мияубикә келәмнән торып чыга)
Песи: Ник уяттыгыз мине йокыдан?
Әби: Бабай шалкан үстергән.
Шалкан гаҗәп зур булган.
Тартып-тартып карыййбыз –
Һич чыгара алмыйбыз.
Булыш әле, Мияубикә!
Алып баручы: Песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.
Бабай: Юк, шул шалкан чыкмый һаман!
Ярдәм сорыйк тычканнан.
Тычкан, тычкан чи-чи-чи.
Син кайларда йөрисең?
Тычкан: Нәрсә булды бабакай?
Әби: Бабай үстергән шалкан.
Шалканы бик зур булган!
Тычкан, ярдәмең кирәк,
Тартып чыгарыйк тизрәк!
Алып баручы: Тычкан песигә, песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тарталар-тарталар икән. Ниһаять тартып чыгарганнар Бабай: Бик зур рәхмәт сезгә, балалар. Шалканны тартып чыгарырга ярдәм иттегез.
Әби: Бабай,әйдә, шуның өчен балаларга үзебезнен күчтәнәчләребезне бирик тә өйгә кайтыйк. Бигрәк озак тордык.
(Шалкан эченнән балаларга күчтәнәчләрен алып бирәләр)
А.б. Рәхмәт сезгә әби, бабай! Күчтәнечегезгә, сезнең белән безгә дә бик күңелле булды. Безнең балалар янына тагын килегез. Сау булыгыз.
А.б. Шуның белән балалар көзге бәйрәмебез тәмамланды. Күчтәнәчләрне бергәләп авыз итәрбез.
Предварительный просмотр:
Чыршы бәйрәме
(2-нче кечкенәләр төркеме)
Кыш бабай төркем бүлмәсенә кереп, исәнләшә һәм балаларны залга чыршы бәйрәменә чакыра. Балалар Кыш бабай белән бергә музыка астында залга керәләр, чыршы тирәли басалар.
Кыш бабай: Тирән карларны ерып,
Борынымны өшетеп,
Озын юллар үттем мин,
Сезгә килеп җиттем мин.
Һай, чыршыгыз бигрәк матур,
Елык-елык яна ул.
Бәхетле һәм сау булыгыз,
Котлы булсын Яңа ел!
А.б.: Хөрмәтле балалар, кунаклар!
Туган җиребезгә Яңа ел килә. Бүген без дә Яңа ел
бәйрәменә җыелдык. Барыбыз бергә күңелле итеп бәйрәм итик әле.
(Кыш бабай башын тотып арлы-бирле йөри. Эзләнә, чыршы астын барып карый.)
А.б.: Кара әле, Кыш бабай, ни булды сиңа?
Кыш бабай: Оныгымны эзлим. Кая китте икән?
А.б.: Ул бит әле килмәде.
Кыш бабай: Һм-м... Килмәде, дисең инде алайса. Балалар, әйдәгез чакырып карыйк әле оныгымны.
Балалар: Кар кызы! Кар кызы!
Кар кызы: Ишетәм, ишетәм! Киләм, киләм! (Залга чыга.) Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар! Сезне Яңа ел белән котлыйм! Нинди матур чыршы! Матур чыршы янында биисе дә килә!
“Ары баса Кыш бабай” җыры
А.б.: Кыш бабай, син утырып ял итеп ал, балалар сиңа шигырьләрен сөйләп күрсәтерләр.
1.Нинди матур безнең чыршы,
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен
Котлы булсын Яңа ел!
2.Без бүген чыршы янында
Әйлән-бәйлән уйнарбыз,
Кыш бабайны каршыларбыз
Яңа җырлар җырларбыз.
3.Бүлмәдә чыршы агачы –
Ул яшелдән киенгән.
Чыршы да урманнан безгә
Бәйрәм итәргә килгән.
4.Без килдек бүген залга
Яңа ел бәйрәменә.
Яшел чыршы тирәсендә
Җыр җырлап әйләнергә.
5.Яңа елны көттем инде,
Чыршыны да бизәдем.
Кыш бабайга сөйләргә дип,
Шигырьне дә өйрәндем.
6.Каршылыйк, дуслар, бергәләп
Менә Яңа ел җитте.
Матур чыршы бәйрәмен
Без бик сагынып көттек.
7. Чыршыбыз бигрәк матур,
Елык-елык яна ул.
Бәхетле һәм сау булыгыз,
Котлы булсын Яңа ел!
8.Яшел матур чыршыны
Кыш бабай җибәргән.
Безгә күңелле булсын дип,
Уенчыклар да элгән.
9.Яңа елны көтәбез,
Иң матур бәйрәм диеп.
Шигырьләр, җырлар өйрәнеп,
Матур киемнәр киеп.
10.Матур бәйрәм җырыбыз
Яңгырагач еракка.
Кыш бабабыз ишетеп,
Килгән безгә кунакка.
11.Бәйрәмебез, син килгәч,
Матурланды тагын да.
Бик күңелле уйнавы
Яшел чыршы янында.
12.Кыш бабай килмәгәнгә
Чыршыда утлар янмый.
Кыш бабабыздан башка
Бәйрәм күңелле булмый.
13.Әйдәгез, дусларым,
Чыршы янына чыгыйк.
Бергәләшеп уйнап, җырлап,
Яңа елны каршылыйк!
14.Безнең бакча балалары
Җырлый-бии беләләр.
Син килгәч безгә, Кыш бабай,
Алар бик сөенәләр!
15.Матур туныңны кигәнсең,
Безне котлап килгәнсең.
Сине көтеп торганны
Әллә кайдан белгәнсең!
16.Кыш бабай килде безгә
Яңа ел бәйрәменә.
Чыршы әйләнәсендә
Җыр җырлап әйләнергә.
“Чыршы янында” җыры
А.б.: Кыш бабай, безнең балалар бик тату, дуслар.
Хәзер алар сиңа ничек дус икәнлекләрен биеп
күрсәтерләр.
“Вперёд четыре шага” биюе
Кыш бабай: Булдырдыгыз, балалар! Дөрестән дә бик дуслар икәнсез! Ә менә минем табышмакларыма җаваплар табарсызмы икән?
1.Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына
Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,
Нинди бәйрәм? – диеп сорасагыз,
Балалар (бергә): Чыршы бәйрәме!
2. Җәй дә, кыш та бер төстә. (Чыршы.)
3.Җәен соры, кышын ак – аңа шулай яхшырак. (Куян.)
“Куяннар” биюе
А.б.: Куяннар бик тырышып биеделәр, һәтта эссе дә булып китте. Әйдәгез әле, кар бөртеге белән уйнап , суынып алыйк.
“Кар бөртеген түгәрәк буйлап җибәр” уены
БИЮ СНЕЖИНКИ (кызлар)
А.б.: Шигырьләр сөйләүне дәвам итик...
17.Бүген бездә зур бәйрәм!
Бүген Яңа ел килә.
Безнең күңелләр җырга,
Һәм биюгә җилкенә!
18.Уйнап-биеп каршы алдык
Кыш бабай һәм Кар кызын.
Алар килгән ерактан
Бәйрәм белән котларга!
19.Җырлыйбыз да биибез,
Зурлыйбыз Яңа елны.
Яңа елда яңа утлар
Яктыртсын Яңа елны!
20.Төрле-төрле утлар яна,
Без уйныйбыз, әйләнеп.
Бигрәк матур, бигрәк ямьле
Безнең чыршы бәйрәме.
Җырлый-җырлый әйләнәбез,
Чыршы тора уртада.
Кунак булып, ак сакаллы
Бабай килгән бәйрәмгә.
21.Кыш бабай, Кыш бабай,
Килдең син безгә,
Кунак булырсың
Бәйрәмебездә.
Кыш бабай, мине
Бүген син макта,
Бер яшькә үстем,
Син килгән чакта!
22.Кыш бабай, Кыш бабай,
Исән-сау килдеңме?
Син бездә Яңа ел
Икәнен белдеңме?
Без көттек бик күптән,
Яңа ел килә дип,
Сиңа дип сөйләргә
Шигырьләр өйрәндек.
23.Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай.
Сагынып килеп җиттең,
Яңа ел бүләк иттең.
24.Берәр яшькә үстердең,
Барыбызга көч бирдең.
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай!
25.Кыш бабай, Кыш бабай,
Безгә бик таныш бабай;
Сакал-мыек ап-актан,
Килгән безгә ерактан.
Бүләкләр алып килгән,
Бүреген кыңгыр кигән.
Әйлән-бәйлән уйната,
Биетә һәм җырлата!
А.б.: Басыгыз чыршы тирәли –
Бер биеп алыйк әле,
Яшел чыршы тирәсендә
Җилкенеп калыйк әле!
26.Кулны-кулга тотынып,
Җырлыйбыз да биибез.
Яңа елда һәркемгә
Бәхет-шатлык телибез!
27.Мин тынычлык телимен
Яңа елда һәркемгә.
Бәхет, шатлык, сәламәтлек
Булсын иде гомергә!
28.Безгә Кыш бабай килгән
Яңа ел алып килгән.
Капчыгына күп итеп
Бүләкләр салып килгән!
29.Кыш бабай – юмарт бабай
Безгә кунакка килгән.
Безгә - нәни дусларына
Күчтәнәч алып килгән!
30.Яңа ел, Яңа ел –
Безгә зур кунак килгән.
Кыш бабай һәм Кар кызы
Күп бүләкләр китергән!
А.б.: Кыш бабай, синең бүләкләрең кая соң?
Кыш бабай: Күчтәнәчләр... Ә, күчтәнәчләр! Мин аларны... урманда онытып калдырганмын! Ай-яй-яй! Борчылмагыз, хәзер мин бияләйләремне генә киям дә, күчтәнәчләремне алып киләм (бер бияләе чыршы янындагы урындыкта ята, аңа төймә тагылган; а. баручы сиздерми генә төймәгә җеп эләктерә).
Кыш бабай бер бияләен кия, икенчесен киям дигәндә, бияләй идәнгә төшеп китә, хәрәкәтләнә башлый. Кыш бабай бияләй артыннан бара һәм күчтәнәчләрне таба.
Балаларга күчтәнәчләр таратыла.
Предварительный просмотр:
Алып баручы. Исэнмесез, хэерле көн хөрмэтле кунаклары. Менэ тиздэн, бик тиздэн үзенең өр-яңа шатлыклары, мэшэкатьлэре, матур бэйрэмнэре белэн 2018 нче Яңа ел туган җиребезгэ аяк басачак. Нинди булыр ул? эле тузан да кунмаган ак кэгазьдэй яңа елның тарих битлэренэ нилэр язылыр? Һэркемнең алдан белэсе килэдер, мөгаен. Бер уйласаң иске һэм яңа елны бары бер мизгел аерып тора. Һэм менэ шул мизгел эйтеп бетергесез өметлэр белэн тулачак. Хөрмэтле кунаклар! Сезнең дэ якты өметлэрегез, татлы хыялларыгыз чынга ашсын. Яңа ел бэйрэме котлы булсын!
эйдэ, килегез балалар
Ясыйк матур түгэрэк.
Безгэ кунаклар килгэн,
Уйныйк-җырлыйк бергэлэп.
(Чыршы астында конверт .Анда язу. «Кадерле балалар,мин сезнең хатыгызны һәм ясаган рәсемнәрегезне алдым. Чакыруыгыз өчен зур рәхмәт. тиздэн сезнең Яңа ел бэйрэменэ килеп җитэм. Күчтэнэчлэр, бүлэклэр алып килэм. Көтегез. Кыш бабагыз.»
Балалар әйдәгез кунакларыбыз килеп җиткәнче үзебезнең шигырләребезне сөйли торабыз.
Балаларның шигырьлэре
1.Без бүген чыршы янында
әйлән- бәйлән уйнарбыз.
Кыш бабайны каршыларбыз,
яңа җырлар җырларбыз.
Нинди матур безнең чыршы,
Җем- җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,
Котлы булсын яңа ел!
2. Исәнме, чыршы, исәнме.
Яңа ел килеп җитте.
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.
3.Син килдең бүген сөенеп,
Бизәнеп, матурланып.
Безгә, нәни дусларыңа
Күңелле җырлар алып.
4.Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,
Туган якны сагынып кыш килде.
Ак мамыктай йомшак кары белән,
Җирне биләүләп төрде.
Кыш ул йөрми ялгыз гына,
Җитәкләгән күркәм бәйрәмне
Нинди бәйрәм?- диеп сорасагыз,
Бүген бездә (бергә) Чыршы бәйрәме
5.Урманнан безгә бәйрәмгә
Ямь-яшел чыршы килгән.
Яңа елны каршыларга
Матур күлмәген кигән.
6.Менә килер Кыш бабай,
Безгә бүләкләр алып.
Сокланып торыр карап,
Чыршыбызга таң калып.
7.Күрегез бу чыршыны.
Чыршының да чып-чыны.
Нинди төз, матур, биек
Тора түшәмгә тиеп.
8.Күмәкләшеп дуслар белән
Чыршыга шарлар элдек.
Көмеш тасмалар белән
Айлар, йолдызлар элдек,
ҖЫР : «ПОДНОВЫЙ ГОД»
Җыр тэмамлангач, фонограммада кыңгырау чыңы, тояк дөпелдэве, җил сызгырган тавышлар ишетелэ.
Алып баручы: Балалар ишетэсезме? Нинди тавышлар? эйдэгез бергэлэп Кыш бабай белэн Кар кызын чакырыйк!
Балалар: Кыш бабай! Кар кызы!(3 тапкыр)
Алып баручы.Ишетэсезме, дуслар, кар-бураннар туздырып, кыңгыраулы пар атларда үзенең мэңге яшь Кар кызы белэн Кыш бабай килэ.
Музыка астында Кыш бабай белэн Кар кызы килеп керэ.
КЫШ БАБАЙ: А – а – у –у. Мин монда. Сезнең бакчаны бик озак эзләдем, сезнең тавышны ишетеп килдем.
Исәнмесез, балалар
Исәнмесез әниләр
Исәнмесез әбиләр
Бишектәге бәбиләр.
Тирән карларны ерып,
Борынымны өшетеп
Озын юллар үттем мин,
Сезгә килеп җиттем мин.
һай чыршыгыз бигерәк матур
Елык - елык яна ул,
Бәхетле һәм сау булыгыз
Котлы булсын яңа ел.
Яңа ел бэйрэмегез мөбарэк булсын, сый тулы өстэллэрегез түгэрэк булсын. Менэ без дэ Кар кызы белэн тайгалар, тундралар кичеп, басуларны кар бөртеклэре белэн бизэп, урманнарны ак кар юрганга төреп, сезнең бэйрэмгэ килеп җиттек. э сезнең бэйрэмегез экияттэгедэй матур икэн. Нинди мэһабэт чыршыгыз, бизэклэре күзнең явын алырлык!
Кар кызы.
Исәнмесез, балалар
Исәнмесез кунаклар.
Яңа ел белән сезне
Яңа бәхетләр белән.
Яңа елда зур үсегез
Көн дә артсын көчегез
Ел үсәсен ай үсегез.
Илгә хезмәт итегез
Яңа елда уңышлар
Телим сезгә мин , дуслар.
Алып баручы: Хуш киләсең, Кыш бабай,
Әйдә тизрәк уз, бабай.
Балалар сезне көтте,
Тагын бер яшькә үсте.
КЫШ БАБАЙ: Кызым Карчәчәк кара әле, балалар ничек матур итеп киенгәннәр, ничек дәү үскәннәр
Кар кызы . Әйе шул бабакай без килүгә алар бик күп һөнәрләр дә өйрәнгәннәрдер әле, шулаймы балалар.
ҖЫР: «НОВЫЙ ГОД У ВОРОТ»
Кар кызы: Бабакай, кара әле, балалар чыршыны ничек матур итеп бизәгәннәр!
Кыш бабай: Әйе шул, мин аларга урмандагы иң матур чыршыны җибәрдем. Балалар, чыршы сезгә ошадымы?
Ал.бар. Бүлмәдә чыршы агачы,
Ул яшелдән киенгән.
Чыршы да урманнан безгә,
Бәйрәм итәргә килгән.
Нидер җитми бит, чыршыга
Карагызчы, балалар!
Белдем, белдем, утлар янмый,
Нигә янмый соң алар?
Бәйрәмебез гади түгел,
Зур шатлыклар бәйрәме.
Чыршы балкып торыр иде,
Ничек кабызыйк аны?
Кыш.баб. Хәзер мин үземнең тылсымлы таягымнан сорыйм. Әйе-әйе. Ә-ә, тылсымлы сүзләрне әйтергә онытылган икән бит. Әйдәгез, бергәләп әйтик.
- Чыршы, чыршы кабын син!
Утларыңны балкыт син!
Кыш.б. Кабынмый бит! Тагын тылсымлы таяктан сорарга туры килә. Ә-ә, кемдер дәшми калган икән бит. Әйдәгез әле, тагын кабат әйтеп карыйк! (Ут кабына.)
Ал.бар. Бигрәк күңелле булып китте.
Әйдәгез балалар матур чыршы тирәли җыр җырлап алыйк.
ҖЫР: «ЯМЬЛЕ КЫШ БАБАЙ»
Ал.бар. Тыпыр-тыпыр биергә
Паркет идәннәр кирәк
Паркет идәннәргә басып
Шарт-шорт тибәргә кирәк.
Суык бабай, алтыным,
Биткәйләрең кызарган.
Әйдәле, бер биеп алыйк,
Уздырып кызлардан.
Кыш бабай, әллә яшь чакларыңны искә төшереп бер биеп аласыңмы соң?
“КЫШ БАБАЙНЫ БИЕТҮ”
«ТАНЕЦ ГНОМИКОВ» (малайлар)
Ал. бар.Булдырдың бабакай, арыгансыңдыр. Эзрэк ял итеп ал.
Кар кызы: Миңа да эссе була башлады. Кар да яумый. Минем дусларым, нәни кар бөртекләрем сез кайда, ау!
“КАР БӨРТЕКЛӘРЕ” БИЮЕ.(кызлар)
Алып баручы Сезгә дип алар матур җырлар, шигырьләр өйрәнделәр. Ягез, балалар, хәзер инде һөнәрләрегезне күрсәтегез..
9.Яңа елга бүләк алып
Кыш бабай килде.
Бакчадагы һәр балага
Бүләкләр бирде.
Уйнап — биеп яңа елны
Каршы алабыз.
Яңа елда матур теләк
Теләп калабыз.
10.Уянып бүген иртән
Карасам тәрәзәгә.
Ак сакаллы Кыш бабай
Кар алып килгән безгә.
Әйдәгез, тауга барыйк,
Чанада шуып калыйк.
Бер тузан юк, саф һава
Җиргә ап-ак кар ява.
11.Җыелып җепшек кардан
Кар бабай ясап куйдык.
Матурлап аның күзләрен
Авызын хәтта уйдык.
Нинди эш кушыйк аңа, дип.
Кичен уйлап тордык та.
Каравылга дип калдырдык
Бер таяк тоттырдык та.
12.Кыш бабай килгән, ап-ак тун кигән.
Әллә сагынып көткәнне белгән.
Алып килгән ул зур шугалаклар,
Өеп тә куйган бөтен җиргә кар.
Тәрәзәләргә ясаган атлар,
Ул биек таулар, чыршы, наратлар
Шуларга карап гаҗәпкә калам,
Ничек ясый? — дип сокланам аңа.
13.Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай,
Сагынып килеп җиттең,
Яңа ел бүләк иттең.
Берәр яшькә үстердең,
Һәммәбезгә көч бирдең,
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай!
14.Кыш бабай, кыш бабай,
Безгә бик таныш бабай.
Сакал-мыек ап-актан
Килгән безгә ерактан.
15.Конфет, шоколад өләшә.
Бүләк бирә һәркемгә.
Яңа ел, чыршы бәйрәме
Булсын иде һәр көн дә.
БИЮ: «ТАНЕЦ СНЕГУРОЧЕК И МАЛЕНЬКИХ ДЕД МОРОЗ» (парлы)
Кар кызы . Балалар, минем кулымда серле сандык. Ә сандыгым буш түгел. (Сандыкны ачып кар бөртекләре алып сибә.) Карагыз әле, нинди матур кар бөртекләре! Күзләрне камаштырып җемелдиләр. Ә бит алар гади генә түгел, серле кар бөртекләре. Һәрберсендә табышмаклар яшеренгән. Тыңлагыз игътибар белән. (Кар бөртекләренә язылган табышмакларны укый.)
1. Ак ашъяулык таптым,
Җир өстенә яптым. (кар)
2.Кемнең кигән киемнәре –
Энҗе кар бөртекләре,
Кемнең көмештәй сакалы,
Чәчләре, керфекләре? (Кыш бабай.)
3.Тылсымлы көмеш бөртекләр,
Гамәлне төшкәч гизеп,
Минем учымда эриләр,
Йөрәк җылысын сизеп!
Алар йрмшак, алар назлы –
Җиргә мамыктай тула.
Язны сагынган көннәрдә
Уҗымга юрган була. ( Кар )
4.Тирә – юньдә ак бию:
Күзгә күренми урам.
Ак падишаһ туй итә,
Чөнки башланган..... ( Буран )
5.Тәңкә карлар сипкән,
Җирне ап – ак иткән.
Чыршы , каен, имән
Кардан чикмән кигән.
Бу кайчан икән? ( Кыш )
6.Акыра да бакыра,
Бөтен җирне тутыра. ( Буран )
7.Кулсыз, күзсез, буяусыз
Ясый ул төрле бизәк.
Беркем аны өйрәтми,
Ул үзе шундый зирәк. ( Суык )
Кар кызы . Булдырдыгыз балалар сынатмадыгыз.
ЯГЕЗ ТАГЫН БЕР УЕН УЙНАП АЛЫЙК. УЕН « ЗАМОРОЖУ»
К.б. Көтеп алган очрашулар
Тиз генә үтеп китте
Инде хәзер саубуллашып
Китәр вакытлар җитте.
Күңел тынычлыгы телим,
Яңа елда һәркемгә
Бәхет, шатлык, сәламәтлек
Юлдаш булсын гомергә!
Кар кызы. Бәйрәм үтте, ә Яңа ел
Һәрбер өйгә киләчәк
Яхшы булсын, имин булсын
Матур булсын киләчәк.
ЖЫР: «В ЛЕСУ РОДИЛАСЬ ЁЛОЧКА»
А.Б. Кыш бабай, балалар сиңа бөтен һөнәрләрен күрсәттеләр, ә син!
-Кыш бабагыз биедеме?
- Кыш бабагыз җырладымы?
- Кыш бабагыз уйнадымы?
- Нәрсә онытты соң Кыш бабай? (Күчтәнәчләр!)
Кыш бабай:- Ай, картлык галәмәте инде бу, балалар! Кайда минем бүләкләрем. Бүләкләр тапшыру
- Сау бул, Кыш бабай! Сау бул Кар кызы!
Барысы да. Хуш Кыш бабай,сау бул Кар кызы,юлларыгыз уңышлы булсын.
Алып баручы.
Рәхмәт әйтик чыршыбызга,
Матур бәйрәме өчен.
Рәхмәт әйтик кунакларга
Килеп караган өчен.
Яңа елга яңа юлдан,
Нык басып бердәм керик.
Иң изге ,саф теләкләрне
Бер-беребезгә телик.
Яңа бәхет, зур уңышлар
Алып килсен Яңа ел.
Шатлык белән үтсен һәр көне,
Котлы булсын, Яңа ел!
Кадерле кунак көткән кебек
Яңа елны көтте йөрәкләр.
Беләкләрдә яңа хезмәт дәрте,
Күңелләрдә-иң саф теләкләр.
Илләр имин, еллар тыныч булсын,
Иген уңсын илдә ишелеп.
Ак кар кебек саф теләкләр белән,
Яңа елга атлый кешелек.
Барыгызны да бәйрәм белән!
Предварительный просмотр:
Яңа ел тамашасы (сценарий)Балалар белән Яңа ел бәйрәме үткәрү өчен сценарий.
Хәерле көн хөрмәтле әти-әниләр,балалар,килгән кунаклар. Сезне якынлашып килүче яңа ел белән чын күңелдән котлыйбыз. Яңа елда сезгә исәнлек-саулык,тыныч тигез тормыш,муллык,озын гомер телибез.
А.Б. Каршыбызга килеп җиткән яңа ел бар,
Чукларына энҗе сипкән чыршыбыз бар.
Бәйрәмебез якты булсын, котлы булсын,
Бергә : Ямьле булсын яңа еллар, яңа еллар!
1.Гөрләп торсын кунак белән тулы заллар,
Җырлап алыйк яңа көйләр, яңа җырлар.
Бу бәйрәмне һәркайсыбыз сагынып сөйләр,
Бергә: Ямьле булсын яңа еллар, яңа еллар!
2.Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,
Туган якны сагынып кыш килде
Ак бүздәй йомшак кар белән
Җирне биләүләп төрде.
3.Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына,
Җитәкләгән күркәм бәйрәмне.
Нинди бәйрәм? –диеп сорасагыз-
Бергә: Бүген бездә чыршы бәйрәме!
4.инди гаҗәп:
Һәр кешегә бәйрәм бүген.
Бар да матур киенгән
Чыршыбыз да әйтерсең лә
Укалы күлмәк кигән.
5.Энҗе – мәрҗән бизәкләре
Көмештән тасмалары
Озакламый кабыныр
Чыршыбызның утлары.
6.Менә килер Кыш бабай,
Безгә бүләкләр алып.
Сокланып торыр карап,
Чыршыбызга таң калып.
7.Күпме уен, күпме җыр
Алып килә Яңа ел.
Куанабыз һаман да:
Бигрәк матур ул быел.
8.Мы елочкой любуемся сегодня,
Она нам дарит хвойный аромат,
И самый лучший праздник – новогодний
Приходит вместе с нею в детский сад!
Алып баручы: Балалар, әйдәгез әле, чыршыбызны зурлап җырда җырлап
алыйк.
ЖЫР: «ЧЫРШЫ ЯНЫНДА»
Алып баручы: Чү, дусларым туктагыз
Тынычлыкны саклагыз
Яңа ел тамашасының
Могҗизасын тыңлагыз.
Кышкы урман – чын әкият
Могҗизалар җитәрлек
Агачтагы кар сүрәтләр
Карасаң ис китәрлек.
(музыка астында карчэчэк керэ)
Карчәчәк йөри (кулында курай, җырлый )
Карчәчәк: Мин Карчәчәк, Карчәчәк
Яшим урманда бик шәп
Җәнлекләр белән мин дус
Гомерләрем узмый буш.
Куяннар һәм аюлар
Килә миңа ярдәмгә
Аларга авырлык килсә
Мин киләмен ярдәмгә.
Кыш бабай курай бирде
Ул бик тылсымлы, диде.
Курай тавышын ишетсәм
Килеп җитәрмен, диде.
( балаларны күреп ала, сөенеп аларга килә, курайны урмандагы бүкән
өстенә куеп калдыра “оныта”.)
Исәнмесез балалар
Кунак булып карлы урманнан
Бәйрәмгә дип сезгә: килдем мин
Чәчләремне вак-вак йолдызлар
Көмеш чулпы белән үрдем мин
Ак кулмәгем ап-ак мәрҗәннән
Кыш бабамның миңа бүләге
Ак таҗымда кар бөртекләре
Нинди матур кур әле.
Карчәчәк: Балалар, минем кулымда серле кәрзин. Ә кәрзинем буш түгел. (кәрзинне ачып кар бөртекләре алып сибә.)
Алып баручы: Балалар Карчәчәк белән бергә чыршыбыз тирәли җырлап та
алыйк инде.
ЖЫР: «ЁЛОЧКА»
Урман ягында хәйләкәр адымнар белән Төлкебикә керә,җырлый-җырлый. Урманны әйләнеп чыга, күзе бүкән өстендәге курайга төшә.
Төлкебикә: Бу нинди әйбер икән
Мин аны алыйм микән?
А.Б: Ал син аны Төлкебикә,
Тылсымлы курай бит ул
Кыш бабайдан Карчәчәккә
Бирелгән бүләк бит ул.
Кушкан аңа Кыш бабай
Курайны уйнатырга
Шуны ишеткәч Кыш бабай
Килә ди балаларга.
Төлбикә: Бик шәп булыр
Курайны уземә алыйм әле.
Киңәш кирәк дуслардан
Бүрегә барыйм әле.
(Төлкебикә, чыгып китә.Уйланган килеш, эзләнеп Карчәчәк “урман ягына” чыга, исенә төшергән кыяфәт чыгарып бүкән янына килә)
Карчәчәк: И ходаем кая киткән?
Курайкаем югалган
Шушы бүкәндә иде бит
Кайсы явызы алган?
Дәшим тизрәк куяннарны
Алар курмәдеме икән? (тавыш бирә)
Ау-ау, куянкайлар сез кайда?
Ярдәм итегез миңа (утыра елый сикергәләп куян чыга).
Куян: Нәрсә булды Карчәчәк
Ник утырасың елап?
Карчәчәк: Бар иде минем кураем
Кем алды икән аны?
Куян: Мин курдем кураеңны
Төлкебикә кулында
Бүрегә ул юл алды
Урманга кереп югалды.
Карчәчәк: Белдем серне дуслардан
Киттек эзләп бу юлдан.
(эзләргә китәләр. Чыршыны әйләнеп чыгалар. Чыршы янында йоклап яткан Аюны күрәләр ).
Куян: Аю агай, аю агай (селкетеп уята) Син Төлкебикәне күрмәдеңме? Ул Карчәчәкнең тылсымлы кураен алып качкан.
Аю: Каян күрим дускаем (тартыла, сузыла, исни)
Кышын йоклаем бит мин.
Карчәчәк син борчылма
Дусларың бар яныңда (алга күрсәтә тора)
Без юл салып барырбыз
Төлкене без табарбыз
Тылсымлы кураеңны да
Барыбер эзләп табарбыз.
(эзләп чыгып китәләр. Бүре керә .Чыршы янына җиткәч Тәлкебикә керә).
Төлкебикә: Бүре дускай туктале
Миндә табыш бар әле
Уйната алсак курайны
Без баербыз бу айны
Кыш бабабыз йөгереп килеп
Безгә бүләкләр бирер (тарткалашып урманга җитәләр)
Буре: Тукта, тукта бир әле,
Мин өреп карыйм әле
Барып чыкса шәп булыр
Безнең тамак тук булыр
(Буре тегеләй дә болай да өреп карый, булдыра алмый).
Төлкебикә: Бир әле миңа тизерәк
Синнән була мени ди? (тартышалар).
(Аю, Куян, Карчәчәк килеп керәләр).
Карчәчәк: Ә-ә, менә кайда икән алар
Туктагыз, яхшы чакта!
Тылсымлы курай ул
Явызларга уйнамый. (курайны ала)
Төлкебикә: Юк-юк Карчәчәк дускай
Тик без шаярдык кына (авызын бүсеп)
Бүре: әйе инде Карчәчәк, бары шаярдык кына.
Карчәчәк: Алай булгач ашыгыйк
Вакыт уздырмыйк бушка
Безне балалар көтә
Каршы түгел алырга
Сезне үзебез белән.
Төлкебикә белән Бүре (сөенеп):
Рәхмәт сиңа Карчәчәк
Рәхәтләнеп барабыз Яңа ел бәйрәменә.
(чыршыны әйләнеп чыгып, балалар янында тукталалар).
Алып баручы: Рәхим итегез дуслар. Сезнең дуслашуыгызга без барыбыз
да шат.
А.Б. Кыш бабабыз килеп җиткәнче, мин сезгә дусларым уен тәкъдим итәм.
Әгәр мин дөрес әйтсәм, сез кул чабасыз. Дөрес әйтмәсәм аяклар белән
тыпырдарсыз. Аңлашылдымы?
-Кыш бабай, барыбызга да таныш бабай.Дөресме? – Дөрес.
-Ул җәй көне килә.Дөресме? – Юк.
-Кар кызы белән Кыш бабай дуслар. Дөресме? – Дөрес.
-Кыш бабай салкыннан курка. Дөресме? – Юк.
-Кыш бабай шугалаклар бүләк итә.Дөресме? – Дөрес.
-Кыш бабай яңгырлар яудыра. Дөресме? – Юк.
-Кыш бабай бураннар туздырып таулар өя.Дөресме? – Дөрес.
-Кыш бабай галошлар кия Дөресме? – Юк.
- Кыш бабабыз тиздән килә Дөресме? – Дөрес.
- Бүләкләр алып килә. Дөресме? Дөрес.
“Мактый. Игътибарлы икәнсез. Афәрин”.
Алып баручы: Кыш бабабыз юк бит әле
Тизерәк чакырыйк аны
Хәзер килеп җитәр ул
Уйнатсаң кураеңны!
(Карчәчәк курайда уйный)
Кыш бабай. Хәерле көн дусларым, хәерле көн балалар! Курай тавышын
ишеткәч. Очып диярлек килдем.
А.Б. Хәерле көн бабакай!Әйбәт кенә килеп җиттеңме? Син бәйрәмгә килеп
җитә алмас диеп бик борчылдык. Курайны югалткан идек, ярый әле
карчэчэккэ табарга урман дуслары ярдәм итте.
Кыш бабай: Рәхмәт дусларым . Бик әйбәт.
Исәнмесез, балалар.
Бик ашыгып килдем сезгә.
Кар-бураннар киртә түгел,
Суык җилләр юлдаш безгә.
Күрәм чыршыгыз бизәлгән ( чыршыга карап )
Сез дә үсеп җиткәнсез.
Рәхмәт сезгә балалар,
Мине сагынып көткәнсез.
Яңа еллар котлы булсын,
Дөньябызга муллык тулсын.
Киләсе ел бәхет белән,
Тынычлыкта күркәм узсын!
А.Б. Бабакай килүеңне чынлап та түземсезләнеп көттек . Син килүгә
җырлар, уеннар, шигырьләр өйрәндек. Син бүләк итеп җибәргән
чыршыбызны матур итеп бизәдек. Бабакай тик ни өчендер чыршыбызның
утлары гына кабынмый.
Кыш бабай: Балалар чынлап та чыршыгызның уты кабынмаган икән шул,
картлык күзләрем начарайды.Хәзер төзәтәбез аны, кая әле тылсымлы таягым.
Чыршы , чыршы кабын син,
Утларыңны балкыт син.
(идәнгә таягы б-н суга, чыршының утлары яна)
Алып баручы: Менә бит Кыш бабабыз килгәч чыршыбызның да уты
кабынды, тагын да күңеллерәк булып китте.Ә хәзер балалар кыш бабайга
шигырләребезне сөйлик.
А.Б. Кыш бабакай без сина җыр җырлап курсәтәбез,әйдәле безнең белән
бергәләп син дә җырлап ал.
ҖЫР: «МЫ ТЕБЯ ТАК ДОЛГО ЖДАЛИ»
Әй! Кыш бабай, Кыш бабай
Безгә якын дус бабай
Көтеп алдык без сине
Күңелләргә хуш бабай.
Ак туныңны кигәнсең
Безне котлап килгәнсең
Сине көтеп торганны
Әллә кайдан белгәнсең!
Әй, Кыш бабай, Кыш бабай
Хуш киләсең, үз бире,
Кунак булып килер дип,
Күптән көттек без сине.
Снегом радостно встречая
Зимний праздник к нам идет.
Дружно, весело встречаем,
Здравствуй, Новый год!
И снежинки кружат всюду,
Огоньки кругом горят.
Самый лучший – новогодний
Праздник для ребят.
Ах, какой хороший
Добрый Дед Мороз!
Елку нам на праздник
Из лесу принес.
Огоньки сверкают,
Красный, голубой,
Хорошо нам, елка,
Весело с тобой!
Кыш бабайның куллары Шуңа күрә гел актыр
Салкын, диеп уйладым. Аның йөргән юллары
Башымнан сөйгән иде Тагын бик күп җирләргә
Чак-чак “эреп” куймадым Яңа ел бүләк итсен
Җылы икән ,бик җылы Малайларга, кызларга
Кыш бабайның куллары Җылысын биреп китсен.
Алып баручы. Кыш бабай, сезгә безнең шигырьләребез, җырларыбыз
ошадымы?
Кыш бабай. Ошады, бик ошады. Бик зур рәхмәт сезгә!
Алып баручы. Кыш бабай, ә син үзең шигырьләр беләсеңме?
Кыш бабай. Беләм,беләм. Ничек белмәскә! Хәзер сөйләп тә күрсәтәм.
Балалар, мин бик карт инде, хәтерем дә начарланды. Әгәр онытып җибәрсәм,
миңа ярдәм итәрсез микән?
Балалар. Итәрбез, итәрбез.
Кыш бабай (шигырь сөйли).
Салкын саф һава
Йомшак кар ... (ява).
Урамга чыксаң
Битләр ... (кызара).
Кар бөртекләре
Битеңә куна.
Үзләре ... (матур)
Һәм ... (салкын) була.
Алып баручы. Булдырдың бит, Кыш бабай! Ә уйнарга яратасыңмы соң?
Кыш бабай. Яратам. Бик яратам. Хәзер уйныйбыз, балакайларым.
кыш бабай бии
Кыш бабай. Уф, ардым! Арыдым,балалар.
Алып баручы. Ярый алайса, бабакай, утырып тор, ял итеп ал. Ә карчәчәк
дуслары белән биеп алсын
ТАНЕЦ: «МОРОЗЯТ» (кызлар)
Кыш бабай. Ай-һай, сез бик җитез, батыр, матур балалар икәнсез.
Минем әле яңа елымның да сезгә әйтер сүзләре бар. Аны тыңлап карыйк.
Кыш бабай.Яңа еллар котлы булсын,
Тәбриклибез чын күңелдән.
Капчык-капчык бүләкләрне
Кабул итегез сез бездән!
Кыш бабай: бик озак кунак булдык. Балалар бик матур җырлар,
шигырьләр, уеннар өйрәнгәннәр. Бүләкләрне калдырабыз.Безне башка
балалар бакчасында котәләр хушыгыз дусларым.
Кыш бабай: Бик күңелле сезнең белән,
Куандырдыгыз безне.
Тик китәргә вакыт җитте,
Башкалар да көтә безне.
Күңел тынычлыгы телим,
Яңа елда һәркемгә.
Өлкәннәрнең сүзләрен
Һәрвакытта тыңлагыз.,бәхетле булыгыз.
БИЮ « ТАНЕЦ МАЛЬЧИКОВ»
Алып баручы. Бәйрәмебез ахырына килеп җитте,
Кыш бабай да инде бездән китте.
Зур бәхетләр, күп шатлыклар теләп,
Яңа ел да менә килеп җитте.
Теләгебез шул, игелекле булсын
Яңа аяк баскан Яңа ел.
Моң-зар түгел, шатлык белән килсен
Һәр яңа көн бирсен яңа җыр.
Кушылыгыз җырга! Әйлән-бәйлән
Әйләник бер чыршы тирәли.
Чордан-чорга очсын бу күмәк җыр,
Дуслар җыры, шатлык хисләре
Предварительный просмотр:
Чыгарылыш кичәсе.
Кулларына чәчәкләр тотып, бәйрәмчә киенгән балалар тантаналы маршка залга үтәләр. Ярым түгәрәк булып басалар.
Алып баручы 1. Хөрмәтле нәни дуслар! Кадерле кунаклар, бакчабызның барлык хезмәткәрләре! Бүген бездә олы бәйрәм. Бүген үзебезнең бакчада тәрбияләнгән балаларны мәктәпкә озатабыз.
Алып баручы 2. Бу гади генә бәйрәм түгел, ә үзенә күрә зур сынау. Балалар бакчасында өйрәнгән эшләребезгә, кылган гамәлләребезгә йомгак ясау.
1 бала. Чәчәкләп тотып кулга
Без чыктык матур юлга
Һәркем белә әлбәттә
Без барабыз мәктәпкә.
Безне котлыйлар әтиләр
- Бик дәү үстегез! – диләр
өйрәтәләр әниләр
- Әйбәт булыгыз! – диләр
Дәү әти, дәү әниләр
- Хәерле юл, телиләр.
2 бала. Рәхмәт сиңа җылы кояш
Якты нурлар сибәсең
Рәхмәт сиңа кара туфрак
Безге байлык бирәсең.
Рәхмәт сезнең барыгызга
Кунак булып килгәнсез,
Рәхмәт сезгә дә дусларым
Мине аңлый беләсез.
Рәхмәт сезгә дә апалар
Безгә дус булган өчен
Безнең белән бергә уйнап
Безнең белән җырлап, биеп
Бергә гел көлгән өчен.
3 бала. Саубуллашу бигрәк моңсу икән
Бүгенгәчә аны белмәдек.
Шат яшәдек, хөрмәтле апалар
Кырыс йөзегезне, курмәдек.
Нәни курчак, йомшак уенчыклар
Без китзбез инде каласыз.
Нинди яхшы дуслар булдылар дип
Безне дә бер искә алырсыз.
4 бала. Өйрәттеләр безне бакчабыз
Хәреф танып саннар санарга
Кечеләрне һәрчак яратырга
Ә зурларны хөрмәт итәргә.
5 бала. Зур кешене хөрмәт итү кирәк
Аңладык, без күптән бу хакта
Дуслык! Татулык! Һәм туганлык
Бергә йөри икән һәркайда.
6 бала. И, сөекле бакчабызны
Беркайчан онытмабыз!
Ә шулай да, якын дуслар,
Без бүген хушлашабыз.
Җыр: “Рәхмәт сиңа бакчабыз!”.
7 бала. Хөрмәт иттек һәм яратык
Бакчадагы һәр апаны.
Үз балагыз кебек күреп,
Сөйдегез һәр баланы.
8 бала. Хәерле юл телиләр,
Тәрбияче апалар,
Олы юлга озаталар,
Уңыш теләп калалар.
9 бала. Рәхмәт сезнең барыгызга,
Сабыр, түзем булдыгыз.
Безне тәрбияләү өчен
Көчегезне куйдыгыз.
10 бала. Көн дә, көн дә тәмле ашлар
Пешердегез сез безгә
Беркайчан да онытмабыз
Зур рәхмәт үзегезгә.
11 бала. Уколлар кадасагыз да,
Сез безгә шундый якын
Медсестра апаларга,
Рәхмәт әйтәбез тагын!
12 бала. Бакчабызның мөдиренә
Рәхмәтләрнең иң зуры
Аның күңеленә сыйган
Игелекнең бар нуры.
13 бала. Рузина апа көн дә кереп
Хәлебезне белеште
Акыллы, зирәк фикерләр,
Киңәшләрен биреште.
14 бала. Әни күк кайгыртып йөрде,
Ләйсән апабыз,
Көләч йөзле, күркәм үзе,
Аңа рәхмәт әйтәбез!
15 бала. Ничек кенә мактасаң да
Әз кебек сүзләребез.
Гүзелия апа, Ирина апа,
Сездән башка нишләрбез!
Сез бирдегез көчегезне
Һәм йөрәк җылыгызны,
Сезнең кебек апаларны
Без тагын табарбызмы?
Бергә: Рәхмәт сезгә, рәхмәт сезгә! Тирән хөрмәт һәммәгезгә.
Җыр:”Мәктәпкә барам”.
Урыннарга утыралар.
1 Алып баручы. Әйе, балалар, бер караганда, бүген сезнең бик шатлыклы көнегез. Сез үстегез, зур булдыгыз, мәктәпкә барасыз.
2 Алып баручы. Ә икенче караганда, бүген сезгә ямансу да. Сез үзегезнең балачагыгыз белән хушласасыз. менә җәй айлары үтәр дә, сезне мәктәп заллары каршылар.
1 Алып баручы. Ә мәктәптә сезне бакчага охшамаган икенче, кызыклы доньяга көтә. Зур хезмәт куеп сез белем алырсыз, укырга, язарга өйрәнерсез, тормыш дигән котлаулы диңгезнең серләренә төшенә башларсыз.
2 Алып баручы. Кайсы мәктәптә укысагыз да, сезгә карап, сезгә сокланып: “Бу балалар “җир җиләге” бакчасыннан килгәннәр”, - дип әйтсеннәр.
1 Алып баручы. әйе, бүген сезнең тормышта иң беренче истәлекле көнегез. Һәм сез аны гел исегезгә төшерерсез.
2 Алып баручы. Сезне бу бәйрәмегез белән котларга кечкенә кунаклар килгәннәр. Алар сезне кечкенә чагыгызга кайтаралар. Бу яшьтә без әле бакчага килгән генә идегез. Әйдәгез, әле нәни дусларыбызны тыңлап үтик.
Музыка астында кечкенәләр керәләр.
1 бала. Миннән дә бәләкәй булгансыз
Сез бакчага килгәндә.
Кара ничек зур үскәнсез,
Китәр вакыт җиткәндә.
2 бала. Сез дә безнең кебек шулай
Кыюсыз булдыгызмы?
Өйгә кайтасы килә дип,
Җилап та тордыгызмы?
3 бала. Бик мәктәпкә барыр идем
Бернигә дә карамый,
Тәрбияче апа әйтә,
Әле пока ярамый.
Кечкенәләргә шарлар бүләк итү.
Музыка астында, кыңгырау шалтыратып өлкән группа балалары керә.
1 Алып баручы. Ә менә өлкән группада сез шундый идегез.
1 бала. Алып килдәк без сезгә
Бу көмеш кыңгырауны
Дәресләргә дәшсен сезне
Аның саф яңгыравы.
2 бала. Мәктәпкә баргач, дуслар,
Бик тырышып укыгыз,
Яңа дуслар сез табыгыз,
Яманнан сап булыгыз.
3 бала. Сау булыгыз, якын дуслар.
Сау былыгыз, хушыгыз,
Ә бер елдан сезнең белән,
Мәктәптә очрашырбыз.
Кечкенәләргә шарлар бүләк итү.
Бию “Әпипә”
Бала: Я не буду долго спать, семь утра – пора вставать.
Мне поможет в деле этом не мобильный телефон,
Не комбайн, не холодильник,
Точный, верный мой будильник.
(Будильникны өстелгә куя һәм урынына утыра. Залга Шүрәле биип керә һәм балаларны куркыта)
Шурале: Аха, нинди тавыш бу? Бөтенесе күңел ачалар. Ә мине бәйрәмгә чакырмаганнар, хәзер үзем ясыйм мин сезгә бәйрәм, будильнигыгызны алам, үзегезне сихерлим (тиз генә артына кочыра).
Алып баручы: Тукта, тукта бу бит безнең будильник!
Шурале: Ә хәзер минеке!
Алып баручы: Нигә син безнең вакытны урладың?
Шурәлә: Сез бүтән үсмәсен һәм мәктәпкә бармасын, дип.
(Шүрәле көлә-көлә йөгрә чыгып китә.)
Алып баручы: Менә нинди хәлләр! Шүрәле безне сихерләде, ә сихерне бетерергә әкият булышыр.
Алып баручы 2: Вакытны кайтарыр өчен әкияткә керергә кирәк. Балалар, сез маҗаралардан курыкмыйсызмы? Менә минем кулда пешкән алтын алма, алтын тәлинкә. (алма белән тәлинкә ала). Тәгәрәп кит алма алтын тәлинкә буйлап.
Кызыл Калфакның көе уйный.
Кызыл Калфак керә һәм үзенең җырын җырлый.
Кызыл Калфак:
Ой! (Туктый). Ой, нинди кызык! Мин тикшереп карыйм әле мәктәптә әзер микән сез?
Менә минем мәсәләләр! Игътибар белән тыңлагыз!
Тавык бер аякта ике килограмм тора. Әгәр ике аякка баса, ничә килограмм була? Мин дүрт дип уйлым. Дөресме? (ике)
Мин койма астыннан дүрт песи аягы һәм дүрт тавык аягы күрәм. Койма артында ниче тавык һәм ниче песи? ( Бер песи һәм ике тавык).
Бәҗәктә ниче аяк? (Алты)
Суалчанда ниче аяк. (Аяк булмый)
Кем биик оча: пингвин яки әтеч? (Алар очмыйлар)
Парктан крокодил килә һәм мороженое сатып ала. Үзене, кызына һәм ике улына. Кем тизрәк саный ничщ мороженое алган? (дүрт)
Ну, балалар, сөендердегез!
Сез саный беләсез икән,
Хәзер биергә дә була!!
Бию: «Детство».
Кызыл Калфак. Ә сез уйнарга телисезме?
Кызыл Калфак уен уйната: «Зур үскәч кем буласыз?» (Профессия ресеме тошерергән карточкалар каплап куеп идәнгә тезелә. Музыка астында балалар тугәрәк буенча йөгерә һәм карточканы әти-әнисенә күрсәте.).
Алып баручы:
Кызыл Калфак! Шүрәле безнең будильникны урлады. Үзеңнең әкиятләр Шүрәлене күрмәдеңме?
Кызыл Калфак. Юк! Мин Шүрәлене курмәдем аны бүтен әкияттән эзләгез! Ә мин әбиемә күчтәнәчләр алып барыйм әле! Сау булыгыз!
Кызыл Калфак залдан чыгып китә.
Алып баручы 1: Икенле әкияткә юл тотабыз. Тәгәрә алма алтын тәлинкә буйлап безне икенле әкияткә алып бар.
(Буратино йөгреп керә.)
Буратино: Миндә нинди күп кунаклар, күчтәнәчләре дә күп микән?
Алып баручы: Исәнме, Буратино! Бүген безнең бәйрәм, балалар укырга баралар.
Буратино. Укырга бару бәйрәм мени ул? Анда бит дәрес өйрәнергә кирәк, уку, санау, язу – кызыкмы инде бу?
Алып баручы: Кызык түгел мени?
Буратино: Юк, инде! Менә миңа Мальвина табышмаклар әйтте, ә мин җавабын белмим.
Алып баручы: Ә балалар смңа булышалар!
Буратино: Чынлапмы! Алайса тыңлагыз:
Буратино.
- Агач – күлмәк – остендә,
Кара борыны – ак җирдә.
Кайда борынын тортеп уза,
Шунда эзен кертеп уза. (карандаш, каләм)
- Кара орлык ак кырда,
Чәч син аны – яткырма.
Кем орлыгын тошерә,
Серенә дә тошенә. (кәгазь һәм хәрефләр)
- Агач түгел – яфраклы,
Тун түгел – текеше түгел –
Сөйли ул җитми челгән,
Төрле тел белән. (китәп)
- Кара кыр буйлап ак куян чаба,
Аның артыннан ап-ак әле кала
Балалар аны укый да ала (акбур белән такмала язу)
Җаны юк, үзе кырык төрле тел белә (китап, каләм)
Уен: “Сумка җыю”.
Алып баручы. Хәзер балалар уенчыклар бииләр.
“Уенчыклар бию”
Буратино. Менә нинди булганнар, сумка да җыйдылар, табышмакларның җавабын таптылар. Сез мәктәпкә бмк яхшы билгеләргә укырсыз.
Алып баручы: Безнең балалар мәктәпкә бара алмыйлар, чөнки Шүрәле вакытны урлады. Синең әкиятеңдә ул юк мы?
Буратино. Мин күп җирдә булдым, ә Шүрәлене күрмәдем. Бүтән әкияттән эзләп карагыз. Сау былыгыз, уңышлар сезгә!!!
Алып баручы. Сәяхәтне дәвам итәбез. Тәгәрә алма алтын тәлинкә буйлап, безне икенче әкияткә алып бар.
( Ак алъяпкыч кигән, ак бантик тангып себеркегә атланып Убырлы Карчык керә).
Убырлы: Ой, ашыктым! Ялгыш транспортымның ватмадым. Исәнмесез, минем кадерлеләрем. Исәнмесез, минем сөйкемлеләрем.: кызлар-җилбәзәкләр, малайлар-кисәү агачлары. Сезне мәктәпкә бара дип ишеттем, дөресме шул сүз. Минем дә сезнең белән беренче класска барасым килә.
Алып баручы: Тукта әле, Убырлы, сиңа ничә яшь?
Убырлы: Йөз!
Алып баручы: Ничә? Ничә?
Убырлы: Ну, ике йөз, шуннан нәрсә?
Алып баручы: Күбрәк шул.
Убырлы: Ә укырга беркайча да соң түгел.
Алып баручы: Ну, ярый, бик әйбәт. Син нәрсә эшли беләсең? Укый, яза беләсеңме?
Убырлы: Юк, инде. Ләкин мин кызларның чәчләреннән тарта беләм, чеметәм, кычкырам,сызгырам,тьфу сыбызгым ваталган! Себеркедә йөрим дрынь-дрынь, дрынь! (сызгырырга тырыша, булдыра алмый). Менә нинди күп әйбер эшли беләм.
Алып баручы. Безнең балалар бөтек алфавитны да беләләр А дан Я-га кадәр. Хәзер сиңа җыр башкаралар.
Җыр: “Чему учат в школе”, В.Шаинский
Уен: « Бу кубиклардан сүз төзегез» (малалайлар һәм кызлар командасы).
Убырлы: Ярый, ярый булдырдыгыз! Тәбриклим үзегезне хәрефләрне беләсез, ә саный беләсез микән?
Уен: «Парын тап» (күрсәтелгән карточкадан).
Убырлы: Күрәм, сез инде мәктәпкә әзер икән.
Алып баручы: Безгә Шүрәле килде һәм вакытны урлады. Син берәр ничек безгә бидильникны кайтара алмыйсыңмы?
Убырлы: Шушындый акыллы, зирәк матур балаларга чын күңелдән булышам. «Сим-салабим, ахалай-махалай»( будильник керә).Менә сезнең сәгатегез, вакытны саклап тотыгыз. Сау булыгыз!!!
Башкалар тәбрикләү сүзе әйнә. Балаларга бүләкләр оләшәләр.
Алып баручы. Хәзер безнең балалар вальс башкаралар.
Бию: “Вальс”Е.Доги
Алып баручы. Хәзер безнең балалар соңгы саубуллашу җырын башкарачаклар.
Җыр: “Хуш балачагым”, А.Имаев.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
СЦЕНАРИЙ ВЫПУСКНОГО ПРАЗДНИКА В ДЕТСКОМ САДУ. Мы предлагаем вашему вниманию интересный и веселый сценарий выпускного праздника для ДОУ. «Фильм! Фильм! Фильм!»
Сценарии выпускного праздника. Интересный, увлекательный, с любимыми героями сказок....
« Чудо от доброго сердца» сценарий музыкального кукольно-драматического спектакля по мотиву сказки Ганса Христиана Андерсена «Дюймовочка» ,автор сценария — Савиных Ольга Сергеевна.
Уважаемые коллеги и родители! Представляю Вашему вниманию сценарий, по которому был поставлен спектакль с детьми старших групп. Драматургическая эклектика дала возможность раскрыть свои таланты каждом...

Сценарий музыкальной сказки-импровизации для детей 5-го года жизни "Курочка Ряба", сценарий новогоднего утренника для малышей "В гостях у Умки"
Разработка сценария музыкальной сказки -импровизации"Курочка Ряба" может быть использована к весеннему праздничному развлечению 8 марта. В сценарии использован музыкальный материал по программе ...

Сценарий организованной деятельности детей II младшей группы. Мир природы. Тема: «Помощники» Интеграция образовательных областей: «Познание», «Художественное творчество», «Коммуникация», «Физическая культура» Сценарий организованной деятельности дете
Программные задачи. Научить детей классифицировать овощи и фрукты и дать понятие, где они растут.Закрепить понятие: широкий, узкий.Развивать речь детей, мышление, внимание и память. Активи...

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Сценар
Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!»Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей с...

