Карга боткасы
методическая разработка (старшая группа)
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы
Муниципаль бюджет мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесы
“96 нчы номерлы балалар үсеше үзәге- балалар бакчасы “Елмаю”
“Карга боткасы”
Әби- бабайлардан калган, гореф-гадәтләрен кулланып, балаларга милли тәрбия бирү буенча
оештырылган бәйрәм кичәсе
Төзеде: тәрбияче
Васильева А.М.
Түбән Кама шәһәре, 2021
Бурычлар:
Өйрәтү: Балаларны татар халкының мәҗүси бәйрәмнәре белән таныштыру.
Үстерү: Карга боткасы мәҗүси йола-бәйрәме ,ырымнары, уеннары,такмазалары аша сөйләм үстерү.
Тәрбияви: Халкыбызның борынгы йола-бәйрәмнәренә ихтирам тәрбияләү.
Катнашалар:
Алып баручы,әби,түтәй,балалар,каргалар.
Җиһазлау: авыл күренеше; агачлар; уенчык хайваннар; кошлар рәсемнәре һәм маскалар; учак рәсеме; учак өчен утын; түбәтәй; тары ярмасыннан ботка; ботканы ашар өчен пластик тәлинкәләр һәм кашыклар.
Күңел ачу иртәсенең барышы:
Зал матур итеп бизәлгән: бер якта 2өй тора, залның түрендә аланлык, бүрәнәләр кырыйда. Залга кара-каргалар очып керә.
1 нче карга:
Карга әйтә: кар-кар,
Туем җитте, бар-бар!
Ярма, күкәй алып бар,
Ипи-итең алып бар,
Карр, Карр, Карр.
2 нче карга:
Карга әйтә: кар-кар !
Мичтә бәлеш бар-бар!
Берсен генә алыр идем
Өйдә кунак бар-бар!
Каргалар очып чыгып китәләр. Балалар залга керәләр, ярым түгәрәккә басалар.
Алып баручы: балалар, безнең илебезгә яз килеп җитте. Яз көне карлар тиз эреп бетә, агачлар яфрак яра башлый, үләннәр яшелләнә, игеннәр дымга туена, кошлар кайта туган якларына.
ҖЫР "Яз килә". Җырдан соң балалар бүрәнәләргә утыралар.
Алып баручы. Борын-борын заманда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр, ди. Алар язны җылы яклардан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны "Карга боткасы" дип атаганнар. Менә шушындый яшел аланда уйнаганнар, җырлаганнар, күңел ачканнар. Ахырдан ботка пешереп, ашый торган булганнар.Без дә бүген карга боткасы бәйрәменә җыелдык, ә безнең әле бернәрсәбез дә әзер түгел. Әйдәгез, бәйрәм өчен нәрсәләр кирәклеген искә төшерик .
Җаваплар: Ярма, сөт, йомырка, май.
Алып баручы. Элек бәйрәм өчен сыйны балалар өй буенча җыеп йөргәннәр. Без дә шулай итик.
Балалар сый җыярга китәләр.
Звучит татарская плясовая. Впереди идет мальчик с гармошкой. Дети останавливаются у первого дома.
1 ребенок
Эй, хозяева!
Открывай ворота,
Если дашь нам пять яиц,
Твоя курочка снесет сто яиц!
2 ребенок
Май кирәк, ярма кирәк,
Карга туена бар да кирәк.
Тагын булса он чыгар,
Пешерербез без чумар.
3 ребенок
Шикәр кирәк, тоз кирәк,
Чыгар түтәй, тизрәк!
Синең кебек уңган түтәй
Бу дөньда бик сирәк!
А.б.: Ярма, сөт, йомырка, май! Казылык та бир түтәй.
Өй эченнән әби белән бабай чыга.
Әби: Менә, балалар, бар да бар, май да сөт тә.
Бабай: Күкәй дә, ит тә. Ботка бик тәмле булыр.
Балалар әби белән бабайга рәхмәт әйтәләр.
А.Б.:Безне сөендергән өчен бик зур рәхмәт сезгә. Бабай, әби әйдәгез безнең белән карга боткасы ашарга, урман аланына барыйк.
Әби белән бабай, рәхмәт әйтә-әйтә, балаларга иярәләр.
(музыка яңгырый)
А.б.: Менә, балалар, сыйлар да булды. Хәзер инде безгә учак ягырга кирәк.
Бабай: Була ул! Хәзер мин аны ягам. Аннан соң ботканы пешерербез.
А.б.: Хөрмәтле, балалар, ботка пешә торсын, ә без шул чакта бераз җырлап, биеп, күңел ачып алыйк.
......................................................Бию кирәк (Чәчәкләр белән) или уен........................................................
А.Б.
Яз килә, яз килә!
Язны зурлыйк әле.
Гөрләвекләр челтәревенә
Кушылып җырлыйк әле!
Дети исполняют песню “Кап кап”
Звучит красивая музыка. Входит весна.
Весна.
Саумы, нәни дусларым
Сезне сагынып килдем мин.
Сезгә аяз көннәр дә,
Яңгыр да китердем мин.
Ведущ.
Здравствуй Весна-красна!
Долго ждали мы тебя.
Надоела нам зима, морозы да метели!
Мы хотим чтоб к нам скорей птицы прилетели.
Весна
Снег да холод прогоню
Тепло с юга принесу,
Побегут кругом ручьи
Брызнут солнышка лучи!
Ярче вы, лучи, сияйте,
И земельку согревайте!
Зеленейте, стебельки,
Расцветайте все, цветки,
Из-за моря вереницей
Поскорей вернитесь птицы!
Звучит танец - песня “Кайт, карлыгач”
После танца звучат птичьи голоса.
Весна
– Ребята, слышите, птицы прилетели
Песню громкую запели!
Звучит песня “Яз килэ”
Ведущ.
Яз каршылап, җырлар җырладык
Ә хәзер, әйдәгез, уйнап алыйк!
1. Пронеси яйцо
2. Тюбетейка
Весна.
Сойдут снега, пройдут дожди
И солнце всех теплом согреет.
И скоро расцветут цветы
И станет мир наш красивее.
Исполняется танец “Гөлләр”
А.б.: Балалар, карагыз әле, безнең боткабыз да пешеп җитте. Давайте на радость споем песню “Манная каша” муз. исл. Л.Абелян.
Һәр бер балага кашыклар һәм ботка белән тәринкәләр таратыла. Алар ботканы авыз итәләр.
Барысы да ашап туйгач, әби белән бабай дога кыла. Матур теләкләр теләнә.
-Көннәребез аяз булсын!
-Илләр тыныч булсын!
-Яңгырлар явып, игеннәр уңсын.
-Балалар акыллы, тәүфыйклы булып үссен.
А.б.: Тәбигатькә, Җир-анага карата мәрхәмәтле булыйк! Шуның белән бәйрәмебез тәмам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
ТАТАРСКИЙ НАЦИОНАЛЬНЫЙ ПРАЗДНИК “КАРГА БОТКАСЫ - ГРАЧИНАЯ КАША”
СЦЕНАРИЙ ПРАЗДНИКА...
Сценарий праздника КАРГА БОТКАСЫ
Самым популярным весенним праздником татарского народа несомненно является "Карга боткасы"В древние времена люди считали, что весну на кончиках своих крыльев приносят вороны. Поэтому как то...

Фольклорный праздник "Карга боткасы"
Конспект праздника на тему "Карга боткасы". Это праздник проводиться весной....
Карга боткасы
Балалар бакчасында фолклор кичәсе...

Тема: «Карга боткасы» (на татарском)
Максат: “Карга боткасы бәйрәме” белән таныштыру.Бурычлар:-тәрбия: татар халкының традияләренә һәм культурысына мәхәббәт,ихтирам тәрбияләү.-үстерү: сөйләм телен үстерү,игътибарлык,тапкырлык һәм р...

"Карга боткасы"
Балаларны элекеге бэйрэмнэр белэн таныштыру,кошлар турында белем биру,аларны сакларга ойрэту.Татар халык йола бэйрэмнэренэ кызыксыну уяту....

