Туган тел көненә һәм Муса Җәлилнең тууына 120 ел булуга багышланган чара.
методическая разработка (подготовительная группа)
Балаларны «Халыкара туган тел көне», Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырырга. Балаларның рухи дөньясын баету; төрле эшчәнлек төрләре аша, балаларда туган телнең халыкара көненә карата үз мөнәсәбәтен формалаштыру.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 54 КБ |
Предварительный просмотр:
Туган тел көненә һәм Муса Җәлилнең тууына 120 ел
булуга багышланган чара.
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы МББУ "Зөя бистәсе гомуми үсеш бирүче "Ләйсән" балалар бакчасы".
Югары квалификацияле тәрбияче: Гыймадиева Гөлнара Гыйльфан кызы.
Цель: приобщение детей к творчеству Г.Тукая.
Задачи:
игрушка – собака Акбай, бабочка).
Максат: Балаларны «Халыкара туган тел көне», Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырырга. Балаларның рухи дөньясын баету; төрле эшчәнлек төрләре аша, балаларда туган телнең халыкара көненә карата үз мөнәсәбәтен формалаштыру.
Бурычлар:
Белем бирү:
- туган тел нәрсә ул һәм ни өчен аны туган тел дип атыйлар дигән төшенчә бирергә. Балаларда тел белән кызыксыну уятырга.
Тәрбияви:
- туган телгә, шулай ук башка телләргә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләргә. Җиһазлар:
балалар саны буенча калфак һәм түбәтәй, балалар өчен милли киемнәр, музыка үзәге, ноутбук, М.Җәлил портреты, М.Җәлилнең гаилә фотосурәтләре куелган стенд, уен өчен түбәтәй, шарф, урындык, агач кашыклар.
Катнашучылар: тәрбиячеләр, балалар.
Чараның барышы
Алып баручы: Быел, 2026 елны, Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула. Бөтен татар халкына, шулай ук башка милләт кешеләренә дә билгеле булган бу олы датаны без онытырга тиеш түгел. Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән шагыйрьләр бар. Ләкин шагыйрь һәм герой М.Җәлил кебек әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлем белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз.
№ 1. Татарча бию (Зурлар төркеме)
Алып баручы: Бүген без туган телебезгә багышланган кичәгә җыелдык. Барлык илләрдә дә 21 февраль туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Һәр кешенең иле бер генә булган кебек, туган теле дә бер генә. Телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе — әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырлары җырлый, иркәли. Шуңакүрә аны халыкана теле дип атый.
Ә хәзер ясле төркеме балалары безгә бию күрсәтәчәк.
№ 2. Ясле – Бию
Алып баручы:
Чтобы родной язык знать и любить,
Нужно чётко, правильно на нём говорить!
Дети подготовительной группы вставайте,
Песню про родной язык запевайте!
№ 3. Җыр “Туган телем” (Мәктәпкә әзерлек төркеме).
Алып баручы:
Встали дети быстро в круг,
Каждый здесь – наш друг!
«Кария – Закария» поиграем,
Татарскую народную игру узнаем.
№ 4. Татар халык уены «Кәрия – Зәкәрия»
Бу — бик яхшы укучы,
Бу — бик яхшы укучы.
Аның укуы яхшы — аннан үрнәк алыгыз,
Аның укуы яхшы — аннан үрнәк алыгыз.
Кәрия-Зәкәрия коммая,
Кәрия-Зәкәрия коммая.
Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая.
Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая.
Бу — бик яхшы җырлаучы,
Бу — бик яхшы җырлаучы.
Аның җырлавы яхшы — аннан үрнәк алыгыз,
Аның җырлавы яхшы — аннан үрнәк алыгыз.
Кәрия-Зәкәрия коммая,
Кәрия-Зәкәрия коммая.
Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая.
Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая.
Балалар урыннарына утыралар.
Алып баручы: Идел елгасыннан алып Урал тауларына кадәр җәелгән киңлекләрдә төрле милләт халыклары яши. Һәр милләтнең теле, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре төрле-төрле булса да, алар берсен-берсе хөрмәт итеп, бер-берсенә кунакка йөрешеп, тынычлыкта гомер итәләр. Алар дуслык, татулык телендә сөйләшәләр, аңлашалар.
Алып баручы: Парами скорей вставайте,
И в «Ручеёк» со мной играйте!
Русская народная игра,
Повеселимся вместе детвора!
№ 5 Русская народная игра «Ручеёк»
(Младшая, старшая, подготовительная группы).
Алып баручы: Отмечая Международный день родного языка мы отдаём дань уважения существующим в мире всем языкам, культурам, которые они отражают. В Международный день родного языка все языки признаются равными, поскольку каждый представляет живое наследие, которое нам следует оберегать.
Ребята, есть весёлая игра.
“Малика” называется она.
На стульчике место займи,
На наше веселье посмотри.
“Мәликә” уены (Зурлар һәм уртанчылар төркеме).
Балалар түгәрәккә басалар. Бер бала, күзен бәйләп, түгәрәк уртасына утыра. Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәктә җырлап әйләнәләр:
Утыр, утыр, Мәликә, алмагачның төбенә,
Кем утырган каршыңа, әйтеп бирче тиз генә.
Берәү аның янына килп утыра. Уртадагы бала аны капшап танып исемен әйтергә тиеш. Әгәр белмәсә, аңа җәза бирелә. Уен шул рәвешчә дәвам итә.
Алып баручы: 15 февраля 2026 года исполнилось 120 лет со дня рождения Мусы Мустафовича Джалиля – татарского поэта, Героя Советского Союза, лауреата Ленинской премии, чьё имя стало символом мужества, верности Родине и силы поэтического слова. А сейчас вам прочитают стихотворения М.Джалиля воспитанники старшей группы:
1. “Сәгать”
2. “Кызыл ромашка”
3. “Случай в подъезде”
4. Инсценировка стихотворения “Красная ромашка”
Алып баручы: Приглашаю вас, ребята,
Поиграть со мной в кругу.
Тут ждёт вас “тюбетейка”,
Передай её скорее другу!
№ 6. Татар халык уены «Түбәтәй» (кечкенәләр төркеме).
Уен барышы:
Балалар түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлый-җырлый, түбәтәйне бар-берсенә бирәләр. Җыр ахырында түбәтәй кемдә калса, шуңа җәза бирелә (бии, җырлый, шигырь сөйли).
Түбәтәйне кигәнсез,
Бик ераклардан килгәнсез,
Төскә матурлыгы белән
Шаккатырыйм, дигәнсез.
Кушымта:
Түп — түп — түбәтәй,
Түбәтәең укалы.
Чиккән матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды.
Алып баручы: Ложкарей мы повстречали.
Как играют ложки вы слыхали?
Так послушайте скорее.
Не забудьте хлопать веселее!
№ 7. “Ложкари” (Младшая группа).
Алып баручы: Туган телен җырга салган Тукай,
Бар аһәңен, моңын сыйдырган.
Бүген дә бу җырны, гимн кебек,
Аягүрә басып җырлыйлар.
№ 8. “И туган тел” – җыр. (Балалар аягүрә басып, “Туган тел” җырын башкаралар. Бәйрәм тәмамлана).
Алып баручы: В международный день родного языка
На языке родном вам мы пожелаем:
Любите язык, храните на день и на века!
Не забывайте мелодию родного языка.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Муса Җәлилнең туган көненә багышланган шигырь бәйгесе
Муса Җәлил-герой шагыйрь...
"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе
Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

Юлда йөрү кагыйдәләренә багышланган зурлар төркеме өчен чара: “ “Шалкан” әкиятендә кунакта”
Балаларның урамнарда һәм юлларда үзләрен төрле фаҗигалардан саклану турында өйрәнү hәм белемнәрен ныгыту максатыннан ""Шалкан" әкиятендә кунакта" зурлар төркеме өчен сценарий....

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)
Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...

Муса Жәлилнең "Кызыл ромашка эзләре буйлап» (Уртанчылар төркемендә Муса Жәлилгә багышланган кичә)
Муса Жәлилнең "Кызыл ромашка эзләре буйлап» (Уртанчылар төркемендә Муса Жәлилгә багышланган кичә)...
Муса Җәлилнең “ Күке” шигыре.
М. Җәлилнең “ Күке” шигыре белән таныштыру...
Габдулла Тукайга багышланган чара
Габдулла Тукайга багышланган чара (5-7 яшьлек балалар белән Габдулла Тукай иҗатына багышланган әдәби-музыкаль чара”)Максат: Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты турында булган белем...