"Региональ компонент"
консультация (старшая группа) на тему

"Региональ компонент"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл regional_komponent.docx16.69 КБ

Предварительный просмотр:

                      Хәерле көн хөрмәтле коллегалар!

Мин Сабаның №2 номерлы “Әллүки” балалар бакчасы тәрбиячесе Абубакирова Раилә Габделәхәт кызы.

Кеше өчен иң матур,иң газиз, иң якын җир аның туган,үскән ягы.Әти- әниеңне сайлап алып булмаган шикелле туган җиреңне сайлый алыштыра алмыйсың.

Торган җирең көмеш булса,туган җирең алтын була.Бу инде җырларга кергән,гыйбәрәгә әйләнгән.Сабаның миңа һәр почмагы якын һәм кадерле.Ул саф сулы чишмәләре дисеңме,Бөрәсе,Йомгалак урманнары дисеңме,кырлар,басулар,аланнар барысыда күз алдында,онытылмас картина булып сакланалар.

Туган якны өйрәнмичә,үткәнне белмичә,хәзерге тормышны аңлап,яңаны төзеп булмый.Чөнки бүгенге тормыш меңнәрчә елларның җимеше,нәтиҗәсе.

Мәктәпкәчә- яшьтәге балалар шактый зур күләмле  белемгә ия,аларда бүгенге көн генә түгел,үткәннәр һәм киләчәк тә кызыксыну уята.Алар олылар дөньясында булган хәлләр белән кызыксыналар.Балаларда туган якларына һәм аның тарихи үткәненә омтылу туа.

Шул исәптән мин “Туган якны өйрәнү” дигән тема буенча программа төзедем,ул  6 бүлектән тора.

1.”Минем туган авылым”

2”Туган ягымның табигате”

3”Туган авылымның хезмәт ияләре”

4”Туган ягымның бизәкләре”

5”Батырларның даны мәңгелек”

6”Туган ягымның танылган шәхесләре”

 Шушы тема буенча эшләгәнлектән балаларны туган якның табигате,гореф- гадәтләре,йолалары,бәйрәмнәре,милли мәдәнияте,хезмәт ияләре,декоратив гамәли сәнгате белән таныштырып барам.Ел әйләнәсендә без  Саба буйлап сәяхәт кылабыз. Региональ компонент буенча без балалар белән төрле КВН нар,диспутлар,кичәләр оештырабыз.

Хөрмәтле коллегалар хәзер  без  сезнең белән шул уеннарның  берсен “Тамчы Шоу” үткәреп алмакчы булам.Миңа 10 кеше кирәк. Өстәлдә 5 түбәтәй,5 калфак тора.Үзегезгә ошаган баш киемнәрен алып киегез.

Менә ике команда барлыкка килде.”Түбәтәй” һәм “Калфак” командасы.

                                   Тел дигән дәрья бар,

                                    Дәрья төбендә мәрҗан бар,

                                    Белгәннәр чумып алыр,

                                    Белмәгәннәр коры калыр.

Әйдәгез әле,шул дәрьянең хәзинәләрен барлыйк.Сүзнең тылсымлы көчен күзәтик,тапкырлыкта,зирәклектә көч сынашыйк.Туган ягыбызның байлыгына,иркенлегенә,матурлыгына тагын бер кат инаныйк.”Тамчы Шоу” уенын башлыйбыз!

Һәр дөрес җавап өчен командаларга очко куела

                                     Музыка уйный

1 тур. Сәламләү. Беренче команда “Түбәтәй”, икенче команда “Калфак” командасы (кул белән күрсәтә).

2 тур.Сорау-җавап .

1.Без яшәгән районның исеме?(Саба районы)

2.Татарстанның президенты?(Рөстәм Минниханов)

3.Безнең китапханә кем исемен йөртә? (Әбрар Каримуллин)

4.Безнең Сабада ничә чишмә бар? (25 кә якын)

5.Нинди чишмәләр бар безнең Сабада?(Кәли,Егор,Әмәнде,Бәдеркәй,Келтер,Пә- пә,Зөлхәбирә,Сираҗетдин,Нурмый,Әкбәр,Мөхәнәй,Солтан Морат,Оркыя,Газинур,Кәркәнәй,Бака,Хаҗи,Чокыр чишмә Һ.б.

6.Татарстанның флагы нинди төстә?(яшел, ак, кызыл)

ЯШЕЛ ТӨС – нәрсәне аңлата тормыш тере табигать төсе.

АК ТӨС – аклык,сафлык,тынычлык,иминлек төсе.

КЫЗЫЛ ТӨС – кояш,яшен,ут төсе,тормышны дәвам итүе,ут төсе.

7.Татарстан флагын кем төзегән?( Тавил Гыйният улы Хәҗиәхмәтов)

8. Безнең гербта нәрсә сүрәтләнгән барс.Барста нинди орнамент бар?(ләлә  чәчәге орнаменты)

3 тур. “Нәрсә артык?” уены.

1).Чишмәләр.(Ничек уйлыйсыз,бу рәсемдә бирелгән чишмәләр барысыда безнең Сабада бармы?)

2)Биналар.(Ничек уйлыйсыз,бу биналар безнең Сабада бармы?)

3)Мәчетләр.(Ничек уйлыйсыз бу мәчетләр Сабада бармы?)

4)Урманнар.

4 тур.Калфак, Түбәтәй рәсемнәрен төсле песок белән бизиләр.(ике команда да).

5 тур.Бүләкләү.Очколарны саныйбыз.

Экранда “Мин яратам сине Татарстан” җыры куела бөтен кеше басып җырлый.

“Тамчы Шоу” уены шуның белән тәмам.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Литературно-художественный центр - важный компонент информационно-образовательного пространства разновозрастной группы общеразвивающей направленности»

Книжный уголок является неотъемлемой составляющей информационно-образовательного пространства,  в целом,  и лит...

Планирование индивидуально-подгрупповой работы по формированию звуковой культуры речи, лексико-грамматических компонентов и связной речи в средней группе для детей с ОНР

Предлагаю свой вариант планирования индивидуально-подгрупповой работы в средней  группе. Мне нравится данная форма планирования тем, что письменная работа логопеда сводится к минимуму. План...

Развитие связной речи и лексико-грамматических компонентов по лексической теме: "Домашние животные"

Данное занятие учит детей составлять предложения о котёнке с опорой на сюжетные картинки. Формирует номинативную лексику по теме "Домашние животные"...

“Сөйләм үстерү тирәлегендә милли региональ компонентлар куллану буенча тәрбияче эшчәнлеге.”

Сөйләм    үстерү  тирәлегендә  милли  региональ   компонентлар куллану  буенча  тәрбияче  эшчәнлеге....

Әдәп-әхлак - җәмгыятьне тотучы чыганак (76 нчы балалар бакчасының зурлар төркемендә региональ семинарда үткәрелгән шөгыль конспекты. )

Әдәп-әхлак - җәмгыятьне тотучы чыганак(76 нчы балалар бакчасының  зурлар төркемендә  региональ семинарда үткәрелгән шөгыль конспекты. )...

Перспективный план по региональному компоненту и компоненту ДОУ

Перспективный план по региональному компоненту и компоненту ДОУ.Внедрние национального компонента в музыкальном воспитании в соотвествии с требованиями ФГОС....

Региональ компонент

Башҡорт теле-әсәм теле,Ул минең туған телем.Башҡорт тигән һәр бер бала...