Туган телне өйрәнү кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның комплекслы үсеше өчен шартлар тудыруга системалы якын килүне гамәлгә ашыру
консультация
Балалар бакчасында УМКны гамәлгә ашыру һәм туган телне саклап калу өчен нинди чаралар алып баруыбыз турында сөйләргә телим. Чыгышымның темасы: «Туган телне өйрәнү кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның комплекслы үсеше өчен шартлар тудыруга системалы якын килүне гамәлгә ашыру”.
Скачать:
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Теләче 1 нче балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Доклад темасы:
Туган телне өйрәнү кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның комплекслы үсеше өчен шартлар тудыруга системалы якын килүне гамәлгә ашыру
Өлкән тәрбияче: Нуруллина Ания Хамитовна
Бүген мин сезгә безнең балалар бакчасында УМКны гамәлгә ашыру һәм туган телне саклап калу өчен нинди чаралар алып баруыбыз турында сөйләргә телим. Чыгышымның темасы: «Туган телне өйрәнү кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның комплекслы үсеше өчен шартлар тудыруга системалы якын килүне гамәлгә ашыру”.
Соңгы елларда халыкның үз туган теленә, мәдәниятына игътибары көчәя бара. Сабыйларны кече яшьтән үк үз туган теленә өйрәтү зарурлыгы көн тәртибенә куелды. Билгеле булганча, безнең балалар бакчасында күбесенчә татар балалары тәрбияләнә. Шуңа күрә хәзер кечкенәләрдә үзләренең туган теленә ихтирам тәрбияләү һәм аларны үз телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү- иң мөһим бурычларның берсенә әверелә. Үз халкыңның рухи байлыгы , гасырлар буе яшәп килгән гореф-гадәтләре, әхлак кагыйдәләрен, тормыш тәҗрибәләрен аңлау һәм аны үзләштерү туган телне белүдән башка мөмкин түгел.
Федераль дәүләт белем бирү стандартларында балалар бакчаларныда сөйләм үсешенә аерым басым ясау очраклы гына түгел. Белгәнегезчә, хәзерге вакытта мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен үстерү мәсьәләсе аеруча кискен тора. Мөгаен, бу балаларның да, өлкәннәрнең дә компьютер һәм башка техник прогресс чаралары белән күбрәк аралаша башлауларына бәйледер. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның үсеше өчен, беренче чиратта, туган тел, сөйләм культурасы формалаштыру кирәк икәнен һәм туган телне өйрәнү өчен иң уңайлы вакыт хәзер икәнен без бик яхшы беләбез.
Безнең балалар бакчасында әлеге юнәлештә түбәндәге эшләр алып барыла. Беренчедән, соңгы елларда балаларны УМК ярдәмендә ана һәм татар телләренә укыту безнең мәктәпкәчә белем бирү оешмасы эшенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Икенчедән,"дөньякүләм полилингваль белем бирү киңлеген глобальләштерү шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телен үстерү" темасына мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсеше буенча инновацион мәйданчык» булып тору.
Коллектив алдына балаларны дәүләт теленә өйрәтү буенча УМК ярдәмендә белем бирү процессының сыйфатын күтәрү һәм шәхеснең үсешенә булган ихтыяҗын канәгатьләндерү бурычы куелган иде.
Ел саен без уку елына туган телдә аралашуны гамәлгә ашыру буенча эш планын төзүдән башлыйбыз. Ул биш юнәлеш буенча эшне күздә тота:
1. Балалар белән туган һәм татар телен өйрәнү буенча эш;
2. Педагогларның белем дәрәҗәсен күтәрү;
3. Татар теле тәрбиячесе, төркем тәрбиячеләре һәм белгечләр эшендә үзара бәйләнешне ныгыту;
4. Ата-аналар белән эш;
5. Татар телен сөйләм үсеше буларак гамәлгә ашыруны контрольдә тоту.
Безнең балалар бакчасында татар балалары өстенлек итә. Димәк, милли тәрбияне ассызыклау безнең эшнең тагын бер тармагы. Без балаларны татар әдәбияты, фольклор, татар халкы мәдәнияте белән таныштырабыз, белемнәрен тирәнәйтәбез. Бездә “Сөмбелә”, “Нәүрүз”, “Карга боткасы” “Сабантуй” кебек милли бәйрәмнәр традициягә әйләнде. Шулай ук балалар белән дә, педагоглар белән дә төрле Рәсәй, республика, район күләмендә төрле бәйгеләрдә катнашуны да ассызыклап әйтимчә булмый. “Җәлил укулары”, “Алан укулары”, “Тукай шигырьләре” һ.б.
Үзебезнең эшебездә балаларны туган җиребез- Татарстан белән таныштыруны да максат итеп куйдык. Җиребезнең байлыклары: урман-кырлары, җәнлекләре, елга сулары белән таныштырып, аларда Туган илебезгә мәхәббәт тәрбияләү бурычы куйдык. Иң беренче максат шул- алар кечкенәдән туган телен ишетеп, аны танып, татар халкын санлап, ихтирам итеп үсәргә, җирле халыкның үзенчәлеген, гореф-гадәтләрен белергә тиешләр. Икенчедән, телне мәҗбүри итеп түгел, баланың кәеф, яшь үзенчәлеген исәпкә алып аның мөмкинчелекләреннән чыгып өйрәтергә тырышабыз. Белем бирү барышында баланың фикерләвенә зур игътибар бирәбез.Эшчәнлек төрләрендә сөйләмдә сүзлек эше, аваз культурасы тәрбияләү, бәйләнешле сөйләм үстерү, матур әдәбият һәм халык иҗаты белән таныштыруны бурыч итеп куябыз. Белем бирү барышында баланың фикерләвенә зур игътибар бирәбез. Туган телгә өйрәткәндә сөйләм телен үстерүдә федераль дәүләт таләпләре буенча белем бирүнең төрле алымнарын, чараларын кулланабыз. Балалар белән оештырылган эшчәнлек уен формасында бара. Шундый уеннардан - бармак уеннары бик мөһим урын алып тора. Бармак уеннары баш мие эшчәнлегенә, интеллект үсешенә уңай йогынты ясый. Хәрәкәтләнү активлыгы югары булган саен, балаларның сөйләме тизрәк һәм яхшырак үсеш ала. Хәрәкәтләнү сөйләм моторикасы белән бик тыгыз бәйләнештә. Матур әдәбият, халык иҗаты, күрсәтмәлелек, предметлар белән уен хәрәкәтләре, кошларның, җәнлекләрнең образларын күрсәтү- болар барысы да балаларны туган телгә өйрәтүдә, аларның сөйләмен үстерүдә зур әһәмияткә ия. Шигъри әсәрләрне укыганда, балалар аның эчтәлеген аңлап, туры килгән хәрәкәтләрне күрсәтәләр. Бу эш аларның игътибарын туплау, эшчәнлеккә карата кызыксынучанлыкларын арттыру, ял иттерү максатыннан башкарыла. Дидактик принципларга таянып эшчәнлекләрнең эчтәлеген катлауландырабыз, аларның һәрберсендә өйрәнелгән сүзләрне кертеп фонетик, лексик, грамматик яктан өйрәтәбез, төрле уеннар кулланып истә калдыруларына ирешәбез. Тематик принципка нигезләнеп оештырылган һәрбер эшчәнлек бер-берсенә логик яктан бәйләнгән була һәм алар 4-5 өлештән тора. Балаларны кызыксындыру өчен игътибарны җәлеп итәрлек уенчыклар, рәсемнәр, төрле уеннардан файдаланабыз, татарча хикәя, я шигырь укып эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрәбез, аларга җырлар, уеннар, әкиятләр өйрәтәбез. Әкиятләрне театралләштерү, бармак театры, битлекләр белән театрлар кую аеруча зур әһәмияткә ия диеп саныйбыз. Әлеге эшчәнлек аша балаларның күңеленә кечкенәдән татар халкының балалар фольклорын, гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен, халык җырларын ныклап кертеп калдыру өстендә эшлибез. Туган ил, туган тел, туган йорт, әти-әни кебек кечкенәдән якын булган төшенчәләр белән якыннан таныштырырга тырышабыз. Бала үзе өчен якын кешеләренең рухи тормышына бары тик туган тел, туган мәдәни-рухи мохитта тәрбия алуы белән генә якын килә, ата-анасының әхлакый һәм рухи принципларын шул рәвешле генә кабул итә, шул вакытта гына аларның юлын дәвам иттерүче була ала. Шулай итеп нәниләрдә әдәплелек, әхлакый сыйфатлар тәрбияләргә зур игътибар бирергә тырышабыз. Балалар белән әдәплелек кагыйдәләре сабый иртән бакчага килеп, кич кайтып киткәнче гел кабатлана, ялгышлар вакытында төзәтелә. Нәниләргә таләпчәнлекне киметмәскә, шул ук вакытта назга да саранланмаска кирәк. Тәрбияче баланың күңелен аңлый белгәндә генә, аның мөмкинчелекләренә, сәләтенә һәрчак ышаныч белдереп, аның якын дустына әверелгәндә генә, өйрәнелгән кагыйдәләр балаларда гадәткә, даими күнекмәләргә әйләнергә мөмкин. Без өлкәннәр бала өчен һәрнәрсәдә үрнәк булырга тиешбез.
Балалар бакчасында татар телен камил белгән, татар милләте тәрбиячеләр эшли. Тәрбиячеләр төркемнәрендә татарча сөйләмне тормышка ашыру буенча мохит булдырдылар: татар теле кабинетында һәм һәр төркемдә УМК һәм милли төбәк компоненты почмаклары эшләнгән. Димәк, өйрәнгән материалны беркетү башка белем бирү эшчәнлеге барышында да, режимлы моментларда да гамәлгә ашырыла. Яңа уенчыклар алынды һәм төрле дидактик уеннар ясалды. Шулай итеп, кабинетның һәм төркем почмакларының үсеп килүче тирәлеге заманча таләпләргә җавап бирә һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның татар (ана) телен яхшы үзләштерүенә ия.
Аудио һәм видеоматериаллар куллану да яхшы нәтиҗәләр бирә. Педагогларның шәхси ноутбукларында алар аерым бер папкага урнаштырылган. Хәзерге көндә актуаль булган цифрлы технологияләрне кулланмыйча белем бирүне өештыру, әлбәттә, мөмкин түгел. Әлеге папкаларда УМК буенча кайтарылган мультфильмнар, әкиятләр белән берлектә тәрбиячеләр интернеттан күчереп (скачать) алган материаллар һәм дә үзләре ясаган компьютер уеннары да бар.
Шулай итеп , татар баласын чын татар, милли рухлы шәхес итеп тәрбияләүдә, анда иң матур кешелеклелек сыйфатлары булдырүда халкыбызның рухи хәзинәсеннән дә яхшырак дәреслек юк . Бездә тәрбияләнгән балалар һәм аларның әти-әниләре туган телне яратырга, аңа карата ихтирамлы булырга, гореф- гадәтләрен белергә һәм хөрмәт итәргә тиеш дип саныйбыз. Безнең өчен балаларның татарча фикер йөртүе, уйлый белүе бик мөһим.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру» («Формирование навыков связной речи у детей с ОНР III уровня»
В вводной части дается методика и приемы диагностики речевого развития детей на момент поступления в логопедическую группу, основывая ее на анамнестических данных и на условиях социальной среды ...
методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру» («Формирование навыков связной речи у детей с ОНР III уровня»
В вводной части дается методика и приемы диагностики речевого развития детей на момент поступления в логопедическую группу, основывая ее на анамнестических данных и на условиях социальной среды ...

Фольклор аша балаларның иҗади активлыгын үстерүгә интеграль якын килү / Развитие творческой личности дошкольников средствами фольклора через интегративную деятельность
Әкиятләр ярдәмендә интеграль шөгыльләр үткәрү иң үтемле чараларның берсе. Интеграль шөгыльләнгәндә төрле белем өлкәләрендә алган күнекмәләр бер-берсен тулыландырып тора. Инт...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның нормаль үсеше өчен кирәкле шартлар”
Балаларның нормаль үсеше өчен нинди шартлар кирәк соң?Бала организмының төп физиологик мохтаҗлыгын кәнагатләндерү:· дөрес яшәү рәвеше-режим үтәү·...

Туган телне кадерлибез.
Балаларны татар - халык иҗатының бер өлеше – фольклор белән таныштыруны дәвам итү, халык иҗатын тыңларга, туган телне кадерләргә өйрәтү. ...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә һәм туган телгә өйрәтүдә проект методын куллану
Материал предлагается вниманию воспитателей дошколҗных учреждений.Использование проектного метода при обучении дошкольников второму или родному языку позволит превратить процесс обучения в интер...

"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда уен аша социаль коммуникатив сәләтләрен үстерү" педагогик киңәшмәдә “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның социаль-коммуникатив үсешен формалаштыру” темасына чыгыш
Выступление для педагогов на татарском языке...
