Балалар бакчасында Көз бәйрәме.
материал (старшая группа)

Доминова Гульчачак Фазылгалиевна

Балалар бакчасында Көз бәйрәме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koz_byrme.docx29.25 КБ

Предварительный просмотр:

Көз бәйрәме

Рольләрдә:

Алып баручы

Көз

Сазлык иясе

Гөмбә

Болыт 

Атрибутлар:

 Көз: Көз киеме

 Сазлык иясе: яфраклы кием

Болыт: Зәңгәр күлмәк, су сиптергеч

Репертуар:

2 җыр татар телендә, шигырьләр 2 телдә, 3 -4 бию

Бәйрәм барышы: 

Зал бәйрәмчә бизәлә. Өстәлләрдә уңыш: җиләк-җимеш, яшелчәләр, башаклар куела. Салмак кына музыка астына балалар залга керәләр.

Алып баручы:

Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз – тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләре бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Шушы матур көз бәйрәменә Сезне дә чакырдык. Рәхим итеп карагыз.

Музыка астына балалар залга керәләр һәм ярымтүгәрәк ясыйлар, яфраклар белән бию башкаралар.

Зәринә. Бүген бездә матур бәйрәм

Бүген бездә көзге бал.

Бүген көзге байлык белән

Бизәлгән безнең бу зал.

Радель. Какая осень разная!

То хмурая, то ясная,

То яркая, счастливая,

То серая, тоскливая.

Цветут на клумбе радостно

Последние цветы...

Какая осень разная!

Совсем, как я и ты.

Гүзәл. Җиргә  яфрак коелган

Сап-сары келәм булган.

Яфракларны без җыярбыз

Дәфтәр эченә куярбыз.

Язгөл. Жёлтой краской кто-то

 Выкрасил леса,

 Стали отчего-то

 Ниже небеса,

 Ярче запылали

 Кисточки рябин.

 Все цветы увяли,

 Лишь свежа полынь.

 Я спросил у папы:

 - Что случилось вдруг?

 И ответил папа:

 - Это осень, друг.

Мәрьям. The sunflower children

Nod to the sun.

Summer is over,

Fall has begun!  

 Әминә. Ходит осень по дорожке,

 Промочила в лужах ножки.

 Льют дожди,

 И нет просвета,

 Затерялось где-то лето.

Әскар.  Көзге урман тып-тын булган,

Агач башы- ялангач .

Соңгы яфрак төшә калтырап,

Әз генә җил шаяргач.

Рамиль. Ямьле кояш, нурлар чәчеп.

Елмаеп карый безгә.

Нинди тәмле күчтәнәчләр

Көз алып килгән безгә.

Әмирхан. Салкын җилләр исә

Тәрәзәгә чиртә

Сап-сары яфраклар

Җиргә очып төшә.

Сары яфрак белән

Безнең бакча тулган

Кояш та елмаймый

Белмим нәрсә булган.

Рәмис. Менә көз килде

Салкынча җилле

Агачларда яфраклар

Саргайган инде.

Бездәге кошлар

Көньякка китте.

Сизелмичә дә

Җылы җәй үтте.

Әмир. Яфракларны коя-коя,

Бакчабызгакилдекөз,

Алтын сарыяфракларны

Кулыбызгаҗыйдык без.

Айзилә. Кулга кәрзиннәр алабыз

Урманнарга барабыз

Юлда очраган кошларны

Без озатып калабыз.

Азалия. Ходит осень

 В нашем парке,

 Дарит осень

 Всем подарки:

 Бусы красные –

 Рябине,

 Фартук розовый –

 Осине,

 Зонтик желтый –

 Тополям,

 Фрукты осень

 Дарит нам.

Ирек. Күрмичә дә калдык җәйне

Үтеп киткән ни ара.

Баш өстеннән җылы якка

Торналар очып бара.

Раян. Ни арада җәй үткән,

Алтын көз килеп җиткән.

Җимешләр өлгергәч, бакча

Бигрәктә матур икән!

Балалар ярымтүгәрәктә басып торган килеш  “Көз килә” дип исемләнгән җыр башкаралар.

Шаяра әле күбәләк

Үтсәләр дә җәйләре.

Ә урамга килеп керде,

Килде яфрак бәйрәме.

Кушымта:

Нинди генә төсләре юк,

Күреп исең китәрлек.

Яфрак ява, яфрак ява

Юлыбызга түшәлеп.

Өлгереп җиткән миләшләр

Утлар шикелле яна.

Ә яфраклар бөтерелеп

Ява да ява, ява.

Кушымта шул ук.

Югалмаган икән әле

Төсләрнең яшеле дә.

Ясап яфрак бәйрәмнәре

Килә көз әкрен генә.

Кушымта шул ук.

Җыр тәмамланганнан соң, залга музыка астына кулына кечкенә сандык тотып Көз керә)

Көз. Исǝнмесез, дусларым,

Килдем мин сезгǝ тагын.

Мин кɵз кызы-Сɵмбелǝ

Кɵзге байлык кулымда.

Муллык – сǝламǝтлек телим

Кем очраса юлымда.

Бǝйрǝм итик бергǝ-бергǝ,

Мул уңыш хɵрмǝтенǝ.

Чакырам мин һǝммǝгезне

Матур көз бǝйрǝменǝ.

(Көз сандыгын банкетка өстенә куя).

А.б.  Серле сандыгыңны безгә ачып күрсәт инде .

Көз (моңсу гына) Минем сандыгымны 3 алтын яфракта язылган тылсымлы шигырьләр генә ача ала. Ләкин ул яфракларны җил бөтен урманга тараткан. Балалар! Сез миңа аларны табарга ярдәм итәсезме?

Балалар. Әйе!

А.б.  Бер дә борчылма, Көз! Безнең балалар һишчиксез ярдәм итәчәкләр. Әйдәгез, урманда тын булганда, юлга чыгарга ашыгыйк. Җил булмаганда безгә яфракларны табарга җиңелерәк булыр.

Көз. Әйдәгез, кулларны-кулга тотышыйк һәм бергәләп урманга юл тотыйк.

Көй астында балалар хәрәкәтләнәләр һәм урындыкларына барып утыралар.

Көз. Менә, балалар, без көзге урманга да килеп җиттек. Монда күпме матур яфраклар! Безгә аларны ничек табарга?! Бәлки, безгә урман ияләре ярдәмгә килерләр?! Ишетәсезме? Кемдер килә.

Шул вакыт Сазлык иясе килеп керǝ.

Сазлык иясе (көзгегә карана-карана җырлый): Ля-ля-ля-ля-ля!

Мин – урманның чибәркәе! 

Тьфу, кемнәр сез, кем минем сазлык патшалыгыма килергә җөрьәт иткән? (Күзләрен кысып карый, күзлеген алып кия). Ииииих, бу бит кечкенә-кечкенә балакайлар икән бит, ләбаса! Фу, нинди чиста, нинди матур алар. Фу-фу-фу!  Нигә монда мине борчып йорисез? Сезгә ни кирәк?

Көз: Исәнмесез, хөрмәтле, Сазлык иясе. Без тылсымлы сүзләр язылган  алтын яфраклар эзли идек. Алар  бу урманда булырга тиеш, сез аларны очраклы рәвештә  күрмәдегезме?

Сазлык иясе:  Яфраклар? Мда... нәрсәдер искә төшә шикелле. Кичә каты җил исте һәм минем сазыма бер бик тә кызыклы яфрак алып килде. Менә-менә шушы тирәдә күргән шикелле идем. Кызлар! Булышыгыз әле миңа, минем яныма килегез. 

Әйдәгез шушы яфракларны миңа аерып бирегез 3 җиргә, каен, өрәңге, имән.

(Кызлар яфракларны аералар):

Сазлык иясе:  Табылдымы яфрак?

Кызлар: Юююююк.

Сазлык иясе: Шулай җайлы гына табылыр дип уйладыгызмы? Юк инде! Менә минем биремнәремне үтәсәгез – бирермен!

Көз: Әйт тизрәк, нәрсә телисең?

Сазлык иясе:   Миңа монда сазда   салкын  булып китте. Бер биеп алабызмы соң?

Көз: Бер дә борчылма, хәзер, балалар белән бер биеп алсаң, бик тиз җылынырсың.

 (Тасмалар белән бию).

Сазлык иясе: Шǝп биедегез,балалар,җил кебек җилдердегез генǝ.Менǝ болай:у-у-у…(йɵгереп йɵри).

Сазлык иясе:   Рәхмәт сезгә, балалар, мине бик шатландырдыгыз! Мин дә үз вәгъдәмне үтим – сезгә алтын яфракны тапшырам,  ә калганнарын үзегез табырсыз! (Яфракны көзгә бирә) Сау булыгыз. (Китә)

Көз: Әфәрин, балалар! Бер яфрак бездә! Тагын ике яфрак кына табасы калды. Ой, балалар, тагын кемдер килә...

Көй астына Гөмбә керә.

Гөмбә: Ой, исәнмесез! Сез кем буласыз? Урманда нишләп йорисез? Көз үзе дә биредә икән.

Көз: Әйе, мин дә биредә. Балалар! Таныгансыздыр инде. Бу – Гөмбә. (Гөмбәгә карап) Гөмбәкәй! Без тылсымлы сүзләр язылган  алтын яфраклар эзли идек. Син аларны кайдан эзлисен белмисеңме?

Гөмбә: Сорыйсыз тагын! Мин бу урманда бар әйберне дә беләм. Сезнең яфракларыгызны да күрдем. Берсен хәтта, кирәге чыгар дип, яшереп тә куйган идем.

Көз: Гөмбә әфәнде! Мин Сезне күптән беләм. Сез бик яхшы, игелекле. Бәлки, сез аны безгә бүләк итәрсез?! Ул безгә бик кирәк.

Гөмбә:  Ярар,  бирермен мин аны сезгә, ә  сез китеп барырсыз һәм мин тагын үзем генә калырмын, ә миңа ни эшләргә? Бер кем белән дә күңел ачып булмый, хәтта  кош-кортлар да очып киттеләр. (Гаепле кеше кебек басып тора). Ююююююк, бирмим.

Көз: Гөмбә әфәнде, ә без сезнең күңелне бик теләп күтәрербез, сез безгә ни теләвегезне генә әйтегез.

Гөмбә: Менә берәр матур бию күрсәтсәгез, шәп булыр иде!

А.б: Гөмбә дус! Рэхим итеп карагыз!

Малайлар белән гөмбә биюе.

Гөмбә: Рәхмәт-рәхмәт, балакайлар. Күптән минем болай күңел ачканым булмады. Әфәрин, балалар! Ярый, мин сезгә яфракны бирәм, чөнки сез миңа бик ошадыгыз! (Яфракны Көзгә бирә һәм хушлашып чыгып китә).

А.б: Менә, балалар! Икенче яфрак та бездә! Бер генә яфракны эзләп табасыбыз калды! Аны тапканнан соң, без тылсымлы сандыгыбызны ача алырбыз! Кызык, безгә кем булышыр икән?

 Көй астында Болыт керә.

А.б: Исәнмесез! Ә сез кем буласыз?

Болыт: Мин көз артыннан ияреп йөрим. Көз яфракларны алтынга күмә, ә мин аларны юешлим. Мин су белән беркайчан да аерылмыйм, менә хәзер юынам, коенам. (Пуливизатордан үзенә су сиптерә). ә безне карап утыручы кунакларга да мин су әзерләдем. Хәзер-хәзер!?! Сезнең өчен бер нәрсә дә кызганыч түгел. (Әти-әниләргә бераз су сиптерә).

А.б: Балалар! Без чып-чын көзге болыт белән очраштык, ахрысы...

Болыт: Әйе, мин болыт. (Балаларга һәм әти-әниләргә карап) Ә сез мин яңгыр яудырганда урамда ничек йөрисез?

Балалар: Кулчатыр (зонтик) белән.

Болыт: Миңа ничек икәнне күрсәтеп алыгыз әле. (Кулын маңгаена куеп, балалар ягына карап). Малайлар! Минем яныма чыгуыгызны сорыйм.  2 төртемгә бүленеп, кайсы төркем беренче килүен ачыкларбыз. Зонтиклар белән сукмакта ярышу. (2 зонтик , арасыннан йөрү өчен 8 зур яфрак.)

Музыка астына ярыш оештырыла. Шул арада кызлар биюгә әзерләнер өчен сәхнә артына китәләр.

Болыт: Ииииих, сезнең белән шундый да күңелле.

 А.б: Болыт! Без тылсымлы сүзләр язылган яфраклар эзлибез. Бер генә яфрак табылмыйча калды. Ярдәм ит әле безгә, зинһар өчен.

Болыт: Тылсымлы яфраклар? Әйе, әйе, ишеткән идем мин алар турында. Әйдәгез, бергәләп биеп алыйк, бәлки, тылсымлы яфраклар шул арада табылыр.

Шәрыкъ кызлары биюе.

(Бию азагында Болыт яфракны табып ала).

Болыт: Менә ул тылсымлы яфрак! ә миңа хушлашырга вакыт. Минем эшем күп әле, яңгырлар яудырасым бар. Сау булыгыз, балалар. (Сау булыгыз).

А.б: Рәхмәт сиңа, болыт.

Балалар! Без барлык яфракларны да табып бетердек. Кадерле Көзбикә! Кил монда тизерәк. Синең сандыгыңны ачарга вакыт җитте.

Көзбикә яфракларны ала һәм тылсымлы сүзләр әйтә.

Көзбикә: Яфрак, яфрак, ярдәм ит,

Минем сандык ачылсын,

Балалар бик шатлансын. (Сандыкны ача. Сандыкта балаларга бүләкләр).

А.б: Рәхмәт сиңа кадерле Көзбикә! Ә безнең күңелле бәйрәмебез ахырына якынлашты, безгә көзге урманнан төркемебезгә кайтырга вакыт. Әйдәгез әле, балалар, Көзбикәне матур җыр белән озатыйк.

Яфрак бәйрәме җыр башкарыла. 

 

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында ян,а ел очен сценарий "Ян,а ел маж,аралары"

Өлкэннэр төркеме өчен язылган сценарий....

Балалар бакчасында адаптация чоры

            БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА АДАПТАЦИЯ ЧОРЫБалалар бакчасы проблемасы – яхшымы ул, начармы, бирергә ме анда баланы, юкмы – иртәме, соңмы һәр гаиләдә туа то...

Балалар бакчасында кечкенәләр төркемнәрендә режим моментлары

Кече яштәге балаларга режим моментлары үткәрү, аларга татар телен өйрәнүгә бик булыша.Балалар бакчасында татар телендә режим моментлары  үткәрү:1 нче нечкеләр төркемендә 10-15 мин.2 нче нечкеләр ...

Балалар бакчасында белем-тәрбия эшен календарь планлаштыру

Район балалар бакчалары тәрбиячеләре семинарында ясаган чыгыш...

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү программасы

Балалар бакчасында сәләтле балаларны ачыклау...

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү тәрбия һәм белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре өчен актуаль мәсьәлә булып тора. Сәләтле балалар белән эшләү системасының максаты – һәр балада таби...

Чыгыш: “Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре”

Выступление для воспитателей на татарском языке...