Разработка сценария к празднику 8 марта
методическая разработка

Минетуллина Ремзия Рафакимовна

Сценарий праздника

Скачать:


Предварительный просмотр:

Әниләр бәйрәме!

--Хәерле көн, кадерле әниләребез, әбиләребез, Дәү әниләребез!

Сезне якынлашып килүче 8 нче Март Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, бәхетле картлык телибез. Сезнең өчен әзерләнгән “Ярый әле, Сез бар дөньяда» дигән кичәбезне башлыйбыз.

Рөхсәт итегез кадерлеләребез

Бәйрәмебезне ачарга

Безнең көч белән әзерләнгән

Кичәбезне башларга

Безнең Дәү әниләребез,

Чал чәчле әбиләребез.

Бәйрәм белән котлый бүген

Сезнең кадерлеләрегез.

Күңелегездә сезнең кояш яна

Нурлы йөзегездә яз яме,

Җирдә яшәү, җырга әверелсен,

Котлы булсын –дөнья бәйрәме.

Җыр: “Бәйрәм бүген” (Күтәренке күңелле....)

Әбием! Дәү әнием! Сезнең хакта

Уйласам да , күңелем юана,

Безне сөеп, назлап яратырга

Ярый әле, Сез бар дөньяда.

Акыллы сүз, сабыр күз карашы

Тәмле ризык белән сыйларга,

Кайткан чакта көлеп каршы алырга

Ярый әле, Сез бар дөньяда

Балам баласы – балдан татлы дигән

Хак әйтелгән, дөрес гыйбәрә,

Хөрмәтлеләр, әби , Дәү әниләр

Ярый әле, Сез бар дөньяда.

Җыр: “Иң якын кешем син, әнием” (Дөньяда иң гүзәл....)

Син Дәү әни, шундый ягымлы

Әллә синдә йолдыз балкыймы,

Әллә инде кайнар кояшның

Җылы нуры кереп калдымы.

шигырь: «Әбием».

Бүген кояш нурын сибә сезнең өчен

Түбәләрдән тамчы тама сезнең өчен

Бар шатлыклы елмаюлар сезнең өчен

Җыр-биюләр, җылы сүзләр сезнең өчен

Барысы да, барысы да Сезнең өчен.

Бие әле, бие әле,

биегәнең күрсеннәр,

Бигрәк матур бии икән,

бу балалар дисеннәр.

“Татар биюе”.

шигырь: «Дәүәнием”

Язның беренче бәйрәмен

8 нче март , диләр.

Бәйрәмегез котлы булсын

Кадерле Дәү әниләр

Сезнең өчен яраткан әбиләребез кызлар башкаруында җырлы –бию “Гөлләрем”

шигырь «Әби-бабай теләге»

Бу бәйрәмдәге җылылык

Гасырларга җитәрлек.

Сезнең назлы кулларыгыз

Әкиятне чын итәрлек.

Малайлар башкаруында җыр: “Бүген әбиләр бәйрәме”

Сезнең игътибарыгызга төрек биюе.

Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әбиләргә

Бу бәйрәм дөньяга килгән

Кояш нуры сибәргә.

Кызлар башкаруында “Дуслык турында җыр”.

Әби кеше гел яхшылык тели,

Гаебебез булса кичерә

Гомер буе тугры калыйк

Әби дигән изге кешегә

Картаймыйча шулай кояш кебек

Балкып торыгыз сез иртә-кич

Яхшылыкны җирдә ятмый диләр

Онытмабыз Сезне һич тә без.

Бигрәк уңган, бигрәк булган

Безнең Дәү әниебез,

Сине бик тә яратабыз,

Гел бергә булыйк дибез.

Өйгә кайсам , өй балкыган,

Өйгә нур иңгән.

Ерак җирне якын итеп

Әбием килгән.

Үзен ничек сагынганны Белгән ул, белгән,

Күрим әле улымны дип

Әбием килгән.

Җыр; “Елмай” (Уянганда елмаеп тор....)

Наз гөлләре үсеп чыгы,

Сез үткән буш җирләрдән,

Кабул итегез бүләкләр ,

Менә без нәниләрдән. (Бүләкләр тапшыру)

Яшәгез Сез , мәңге яшь булып,

Туган йортыгызгаямь булып,

Сез булсагыз таза-сәламәт

Оныкларыгызга булыр бик рәхәт!

Оныкларга терәк булып,

Яшәгез Сез шатлыкта,

Сәламәтлек , ак бәхетләр

Юлдаш булсын картлыкта.

Күмәк җыр: “Кояшлы ил”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка сценария, посвященного празднику 8 марта (старшая группа)

Методическая разработка сценария праздника, посвященного дню 8 марта для детей старшей группы детского сада...

Разработка сценария к 8 марта для 2 младшей группы

Мария Сафонова Сценарий 8 марта для 2  младшей группыПод музыку дети входят в зал, становятся полукругом,за спиной держат подарки. Мамы аплодируют своим деткам.Ведущая: Посмотрите как мы нар...

Методическая разработка. Сценарий к празднику "8 марта" для средней группы ДОУ "Веснушки" 2020 г.

Методическая разработкаСценарий  к празднику "8 марта" для средней группы ДОУ."Веснушки"...

методическая разработка сценария музыкального праздника для детей старшего дошкольного возраста "23 февраля vs 8 марта"

Сценарий музыкального праздника, где в игровой шуточной форме идет противостояние между праздниками 23 февраля и 8 марта, целью которого является воспитание любви и уважения к старшим ( членам своей с...

Методическая разработка Сценарий весеннего праздника, посвященного Международному дню 8 Марта, «Художница – весна» для детей подготовительной группы

Цель: приобщение к праздничной культуре.Задачи:Развивать творческие способности детей через различные виды музыкальной деятельности – пение, танцевальные движения.Закреплять певческие навыки, уч...

Методическая разработка, сценарий к празднику 8 марта: " Волшебный цветик-семи цветик" для детей среднего возраста.

Методическая разработка, сценарий к празднику 8 марта: " Волшебный цветик - семи цветик" для детей среднего возраста.  Данный сценарий был разработан в 2024 году  к празднику 8 мар...