Күңелле стартлар
материал (старшая группа) на тему

Гаффарова Ильхамия Фазыловна

Балалар белән күңелле стартлар

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 13_gruppaga_startlar.docx790.37 КБ

Предварительный просмотр:

 Әкият илендә күңелле стартлар

(13нче төркем балалары өчен эшкәртмә)

Түбән Кама, 2014

Максат: балаларда физкультура һәм спорка  кызыксыну уяту; актив ял итүне оештырырга өйрәтү; сәламәт яшәү рәвешенә өндәү; әкиятләргә карата мхәббәт тәрбияләү.

Үткәрү урыны: спорт залы.

Җиһазлар: 2 табак, 20 теннис шары, 2 тәлинкә, 2 кашык, 4 урындык, 2 бүрек, 2 туп, 2 яулык, 2 боҗра 2 чиләк, 2 себерке,20 кәгазь йомарламы.

А. б. Балалар, сез барыгыз да әкият яратасыз. Бүген без сезнең белән берничә әкияткә сәяхәткә барырбыз, һәм сез үзегез шул әкиятнең геройлары да булырсыз. Уеныбыз ярыш формасында була. Иң элек командалар белән танышыйк. (музыка астында командалар чыга һәм үзләре белән таныштыралар )

Ә хәзер әйдәгез әкиятләр иленә сәяхәтебезне башлыйбыз.                                                            1 бала “Чуар тавык” әкиятен сөйли.  Яшәгән ди булган ди әби белән бабай. Аларның чуар тавыклары булган. Тавык алтын йомырка салган. Әби дә, бабай да ватып караганнар, вата алмаганнар. Шулчак тычкан йөгереп чыккан да койрыгы белән йомырканы бәреп ваткан. Әби белән бабай бик кайгырганнар. Ә тавык әйтә икән: Кайгырмагыз әле сез шул кадәр, мин сезгә тагын йомырка салырмын, алтынны түгел, ә гадине.  

                                         

1 ярыш. Ике табакта һәрберсендә унар теннис шарлары. Табаклар 3 м ераклыкта урындыкка куелган. Командалар янындагы урындыкларга тәлинкәләр һәм шул тәлинкәләр янына 10 кашык куелган. Кашыкны авызга кабып, табактан йомырканы кашыкка алып, йөгереп кайтып тәлинкәгә саласы. Кайсы команда тизрәк ташыр?                                                                                         

А.б. “ Чуар тавык  “ әкиятендә сез әби белән бабай ролендә булдыгыз. “ Шалкан “ әкиятендә дә шул роль дә булырсыз.

2 бала “ Шалкан” әкиятен сөйли. Бабай шалкан утырткан. Шалкан зур булып үскән. Бабай тарта, тарта тартып чыгара алмый икән. Бабай әбине чакырган. Әби бабайга тотынган, бабай шалканга тотынган. Тарталар, тарталар икән тартып чыгара алмыйлар икән.

2 ярыш. Парлап басалар. Малайлар бүрек кия, ә кызлар яулык бәйли. Малай туп тота, кыз малайның биленә тотына. Шулай тотынган килеш йөгереп килеп эстафетаны икенче парга тапшыралар.

А. б. Әкиятләр буенча сәяхәтебезне дәвам итәбез. Алдагы тукталыш “ Теремкәй “ әкияте.

 3 бала “Теремкәй” әкиятен сөйли.  Басу уртасында теремкәй тора. Анда берәм- берәм хайваннар җыелыша.

3 ярыш. Теремкәй зур да, кечкенә дә түгел. Менә шул теремкәйгә ничә җәнлек сыяр икән?“ Теремкәй “ – боҗрага берәм – берәм йөгереп 5 бала барып керәләр кайсы командадан тизрәк йөгерә.

А. б. Ә урман уртасында тавык тәпиенә басып бер өй тора. Ул кемнең өе дип уйлыйсыз?                                  

4 ярыш. “ Убырлылар ярышы “. Себеркегә атланып  әйләнеп килергә.

А. б. Ә хәзер Кар патшабикәсе биләмәләренә юл тотабыз. Анда Кай исемле малай боз кисәкләреннән фигура ясый. Әгәр ул аны тизерәк ясап бетерсә, өенә кайтырга рөхсәт алачак. Әйдәгез аңа бозлар җыярга булышыйк.

5 ярыш. 2 м ераклыкта ике сызык сызыла. Уенчылар берсе артына тезеләләр, һәрберсендә кәгазь йомарламы – боз кисәкләре. Менә шул боз кисәкләрен икенче сызыкның икенче ягына ыргыталар. Кайсы команда кәрҗингә күбрәк боз җыя.

А. б. Әкиятләр буенча сәяхәтебез тәмамланып та килә. Барыгыз да бик җитезләр, өлгерләр икәнсез. Рәхмәт сезгә! Жюрига сүз бирелә, командаларга бүләкләр тапшырыла.    


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күңелле сәяхәт

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Кукмара ш.т.п. дүртенче номерлы “Ләйсән” балаларны һәрьяктан тәрбияләп үстерү буенча балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә  белем бирү...

Күңелле светофор.

Интегрированное занятие в средней группе....

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасы "Күңелле Светофор"

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасыМаксат :  балаларны транспорт төрләрен (автобус, җиңел машина, йөк машинасы) таный белергә һәм әйтеп бирә белергә, автомашинаның өлешләрен (кабина, ку...

Күңелле матеиатика

зурлар төркемендә   балаларның элементар математик  күзаллауларын үстерү буенча  йомгаклау  шөгыле...

Күңелле стартлар.

Спортивный досуг в рамках тематической недели ко дню Защитника Отечества...

Уен-эстафета “Әкият илендә күңелле стартлар” (физкультура уен эшчәнлеге, зурлар төркеме)

Максат: балаларда физкультура һәм спортка  кызыксыну уяту; актив ял итүне оештырырга өйрәтү; сәламәт яшәү рәвешенә өндәү; әкиятләргә карата мхәббәт тәрбияләү.Үткәрү урыны: спорт залы.Җиһазла...