Күңелле стартлар.
материал (подготовительная группа) на тему

Хисматуллина Ферзания Ахметгараевна

Спортивный досуг в рамках тематической недели ко дню Защитника Отечества

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon startlar.doc759.5 КБ

Предварительный просмотр:

Күңелле стартлар

        

        Тәрбияче:

Хисматуллина Ф.А.

        Алабуга шәһәре

Алып баручы.

Шатлыклар күңелебездә,

Ал кояш күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка.

Ярышлар бүген бездә.

1 бала.

Хәрәкәттә – бәрәкәт, ди.

Минем абый. Тапкыр ул.

Көн дә физзарядка ясый –

Шуңа көчле, матур ул.

2 бала.

Килгәннәр безгә кунаклар,

Тезелдек үзебез дә.

Көрәшик тә, узышыйк та –

Ярышлар бүген бездә!

3 бала.

Егылсам да исем китми,

Булыр еккан чаклар да.

Бүген “Күңелле стартлар”

Балалар бакчасында.

4 бала.

Ярыш бүген, ярыш бүген!

Шундый кызык күңелле!

Ник чыкмаска ярышларга?

Мин соң егет түгелме?

(Балалар урыннарына утыралар).

Алып баручы.Хәерле кич, хөрмәтле балалар, әти-әниләр. Безнең бакчка балалары физкультура һәм спорт уеннарын бик яраталар. Шуңа күрә алар көчле, кыю, җитез булып үсәләр. Менә бүген дә күңелле стартлар уенына җыелдык. Бәйрәмдә бүген әтиләр дә катнаша.

(Әтиләр һәм балалар 2 командага бүленәләр)

1.Жюри белән танышу.

2. Командалар бер-берсен сәламли.

3.Җыр.

Алып баручы. Чын спортчылар да, спорт сөючеләр дә ярышлар башланыр алдыннан күнегүләр ясыйлар.

(Түгәрәк буенча төрле күнегәләр: мәтәлчек ату, дуга обручны киеп салу, 2 куб аша сикерү)

Алып баручы. Хәзер ярыш төрләре башлана.

1 ярыш: Әтиләр балаларны киендерәләр балалар чаңгы киеп йөгереп киләләр.

2 ярыш. (Әтиләр)

Хоккей уйнау. Кәшәкә белән шайбаны кубиклар арасыннан алып бару.

3 ярыш. (балалар).

Чанага шарны салып билгеләнгән урыннан тартып  алып килү.

4 ярыш. (Әтиләр)

Тупны тез арасына кыстырып ярышалар.

5 ярыш. (Әтиләр һәм балалар)

Әтиләр атлар, балалар җайдаклар.

Алып баручы. Ә хәзер капитаннар ярышы була. Алар безгә үзләренең җитезлеген, кыюлыгын, үңганлыгын күрсәтәләр.

Эскәмиядән йөгереп бару, дуга астыннан чыгу, боҗра киеп салу. Кубикны әйләнеп узу.

(Сүз жюрига бирелә)

Җюри йомгак ясаганчы кызлар биеп күрсәтә.

Алып баручы. Уенның соңында 2 командага балалары көчләрен сынап карыйлар, бау тартышалар.

(Сүз жюрига бирелә. Медальләр, буләкләр тапшырыла)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күңелле сәяхәт

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Кукмара ш.т.п. дүртенче номерлы “Ләйсән” балаларны һәрьяктан тәрбияләп үстерү буенча балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә  белем бирү...

Күңелле светофор.

Интегрированное занятие в средней группе....

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасы "Күңелле Светофор"

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасыМаксат :  балаларны транспорт төрләрен (автобус, җиңел машина, йөк машинасы) таный белергә һәм әйтеп бирә белергә, автомашинаның өлешләрен (кабина, ку...

Күңелле матеиатика

зурлар төркемендә   балаларның элементар математик  күзаллауларын үстерү буенча  йомгаклау  шөгыле...

Күңелле стартлар

Балалар белән күңелле стартлар...

Уен-эстафета “Әкият илендә күңелле стартлар” (физкультура уен эшчәнлеге, зурлар төркеме)

Максат: балаларда физкультура һәм спортка  кызыксыну уяту; актив ял итүне оештырырга өйрәтү; сәламәт яшәү рәвешенә өндәү; әкиятләргә карата мхәббәт тәрбияләү.Үткәрү урыны: спорт залы.Җиһазла...