Уртанчылар төркемендә саф һаваны планлаштыру өчен татарча картотека
картотека (средняя группа) на тему

Константинова Лариса Витальевна

Балалар бакчасында уртанчылар төркеме өчен саф һавада йөрү картотекасын тәкъдим итәм.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Уртанчылар торкеме. Сентябрь

Карта № 1

Табигатьтэге үзгэрешлэрне күзэтү.

Максат: табигатьтәге үзгәрешләр турында күзаллауларын формалаштыру/көннәр кыскара.төннәр озыная/ ;

  • Иртә көзнең билгеләрен таба һэм аңлата белергә өйрәтү;

—        табигатькә мәхәббәт тәрбияләү

Күзәтү барышы.

Җәй үтте.Көз килде.Кырлар бушап калды. Кошлар да җылы якларга китәләр.Көннәр кыскарды. Кояш та сирәк күренә. Төннәр караңгы һәм озын.

Тәрбияче балаларга табышмак әйтә.

  • Агачта алтын акчалар эленеп тора.(сары яфраклар)
  • Күрер күрмәс күзләре,Челтәр бәйли үзләре. Челтәрләре түгәрәк, Эшли алар үрмәләп.(үрмәкүч)
  • Кулы юк, ә челтәр үрә (Үрмәкүч.)

Тәрбияче балаларга сынамышлар турында , кцзнеж билгелщре турында аңлата.

Сентябрь — көзнең беренче ае.Ай башында көннәр әле җылы тора.Күк йөзе аяз,каен һәм өрәңге агачларының яфраклары алтын-сары төстә.Һава чиста,аяз, пәрәвезнең көмеш җепләре очканы күренә.Андый көннәрне “әбиләр чуагы” дип атыйлар..

Тәрбияче балаларга сораулар бирә.

  • Ни өчен сентябрьне “алтын көз “ диләр?
  • Сентябрьнен нинди көннәрен “әбиләр чуагы”диләр?
  • “Әбиләр чуагы”нын нинди билгеләрен беләсез?

Хезмәт.Мәйданчыктагы чүпләрне җыештыру.

Максат:Хезмәткә теләк тәрбияләү.

Хәрәкәтле уеннар:  “Казлар-аккошлар”,”Көтүче һәм көтү”

Максат:- хәрәкәт үсешен камилләштерү;

  • Җитезлекне,тирә-юньдә ориентлаша белүне үстерү.

Шәхси эш:  “Тупны тот”.

Максат: җитезлекне үстерү.

Алып чыккан җиһазлар белән мостәкыйль уеннар..

Уртанчылар төркеме.Сентябрь

Карта №2

Чәчәкләр түтәлен күзәтү.

Максат: чәчәкләр турында күзаллауларын формалаштыру,чәчәкләрнең дә тере булуы,үсүе һәм үзгәрүе турында аңлату.                                                                                           Күзәтү барышы.

Җылы,якты һәм су булганда түтәлдәге чәчәкләр яхшы үстеләр,чәчәк аттылар. Хәзер көннәр кыскарды,яңгырлар еш ява,ләкин җылы көннәр азайды.Чәчәкләр дә шиңәләр,чәчәк урынында орлыклар җитешә. Шул орлыклардан яңа үсемлекләр үсеп чыга.

Осень наступила,

Высохли цветы.

И глядят уныло

Голые кусты.

Тәрбияче балаларга сораулар бирә.

  • Түтәлдәге чәчәкләр нишләде?
  • Ни өчен шиңделәр?
  • Яз көне чәчәкләр үсеп чыксын өчен нәрсә эшләргә кирәк? (чәчәк орлыкларын җыярга.)

Хезмәт

Тартмаларга чәчәк орлыгы җыю.

Максат: өлгергән орлыкны өлгермәгәненнән аерырга өйрәтү.

Хәрәкәтле уеннар

«Үрдәк бәпкәләре”,”Кошлар һәм яңгыр”                      Максат:

  • Йөгерү,үрмәләү һәм сикерүне кабатлау;
  • Җитезлек,өлгерлек тәрбияләү..

Хәрәкәтле уеннар:

“Тупны ыргыт һәм тот”                                                                      . Максат:

  • Тупны ыргыту һәм тотып алуны кабатлау;
  • Тирэ-юньдә ориентлаша белергә өйрәтү..

Шәхси эш:

“Уенчыкларны җый”.

Максат: игътибарлылыкны үстерү.

Уртанчылар төркемеСентябрь                         Карта №3

Карганыкүзәтү.

Максат:

  • Карга турында белемнәрен киңәйтү;
  • Кошлар тормышы белән кысыксынучанлык тэрбияләү.

Күзәтү барышы

Тәрбияче балаларга сораулар бирә.

  • Карга нинди була?
  • Нәрсә белән туклана?
  • Карга,кышлаучымы,әллә күчмә кошмы?
  • Карга ничек кычкыра?.                                                         Карга – зур кош. Башы, томшыгы, муены, канатлары, койрыгы һәм аяклары кара төстә, ә калган җирләре соры төстә. Карга җитез һәм хәйләкәр кош. Ул кышлаучы кош, кешеләр яшәгән тирәлектә яши.Карга чүплектә казынырга ярата, ул анда үзенә азык эзли. Карга бөтен нәрсәне дә ашый торган кош. Ул “кар-кар” дип кычкыра.

Хромая старая ворона

Давно живет в саду моем.

В густых зеленых ветках клена

Она построила свой дом.

Хезмэт эшчәнлеге

Чәчәк орлыгы җыю.

Максат:: Эшне бергәләп башкару теләге уяту.

Хәрәкәтле уеннар

«Кошлар һәм песи», «Төсле автомобильләр».

Максат: чәчелеп, бер-берсе белән этешмичә йөгерергә өйрәтү.

Шәхси эш.

Хәрәкәт үсеше.

Максат: бер аякта (уң,сул) сикерә белүне ныгыту.

Уртанчылар төркеме. Сентябрь

Карта № 4

Һава торышын күзәтү.

Максат: Үсемлекләр тормышына табигатҗтәге үзгәрешләрнен тәэсире турында белемнәрен ныгыту.

Кузәтү барышы

Тәрбияче балаларга сораулар бирә.

  • Хәзер елның кайсы вакыты?
  • Каян белдегез?                                                                                       Сез бләсезме,без хәзер кая барабыз?
  • Бакчада нәрсә үсә?
  • Бер сүз белән ничек әйтергә була?
  • Кем яшелчәләр турында табышмаклар белә?
  • Яшелчәләр кайда үсә?

Яәелчәләр бакчада түтәлдә үсәләр.Көз коне бакчачылар яшелчәләрне җыеп алалар һәм кышка әзерлиләр.Яшелчәләр җир өстендә һәм җир астында үсәләр.Без бүген, яшелчәләрне җыеп ашханәгә илтербез, безгә пешекче тәмле төшке аш әзерләр.

   Хезмәт эшчәнлеге

Күмәк хезмәт – яшелчә уңышы җыю..

Максат: Үзара киңәшеп эшләү..

Хәрәкәтле уен

«Кыяр,кыяр».

Максат: - сигналга карап тиз хәрәкәтләнергә өйрәтү;

  • Хәрәкәт үсешен камилләштерү

Шәхси эш.

«Кем ераграк ыргыта?».

Максат: хәрәкәт үсешен камилләштерү, көч белән ыргытырга өйрәтү..

Уртанчылар төркеме. Сентябрь

Карта № 5

Чыпчыкны күзәтү.

Максатлар:

  • Чыпчыкның үзенчәлекле тышкы кыяфәте турында белемнәрен тирәнәйтү
  • Балаларның игьтибарлылыгын,хәтерен ныгыту.

Күзәтү барышы

Тәрбияче балаларг асораулар бирә.

  • Чыпчык нинди була?
  • Нәрсә белән туклана?
  • Ничек хәрәкәтләнә?
  • Ничек җырлый?

Чыпчык –  бик кечкенә кош.».Аның канатлары кыска, тәпиләре бәләкәй, аркасы көрән. Аның канатларында ачык төстәге сызыклар бар.Көне буе “чырык – чырык “ килеп сикергәләп йөри.

Хезмәт эшчәнлеге

Чөгендер уңышы җыю.

Максатлар:

  • Хезмәткә өйрәтү;
  • Өлкәннәргә ярдәм итү теләге уяту..

Хәрәкәтле уеннар

«Парыңны тап».

Максат: сигналга карап,хәрәкәт юнәлешен үзгәртеп хәрәкәтләнүне камилләштерү.

«Тупны тот». Максатлар:

  • Тупны ике кул белән ыргыту һәм тотып алу күнекмәләрен ныгыту
  • Игьтибарлылык һәм җитезлек тәрбияләү.

Шәхси эш

Хәрәкәт үсеше.

Максат: авыш тактадан йөрергә өйрәтү..    

Уртанчылар төркеме. Сентябрь

Карта № 6

Каен агачын күзәтү.

Максатлар:

  • Каен агачының үзенчәлекле билгеләре белән таныштыруны дәвам итү,
    башка агачлардан аермасын билгеләү;
  • Агачның матурлыгына соклану хисе тәрбияләү.

Күзәтү барышы

Тәрбияче балалрга табышмаклар әйтә,җавабын табарга куша..

Яшел шәлен ураган, ап – ак күлмәген кигән, Үзе бөдрә – чәче юк (Каен)

    Табышмак нинди агач турында?

  • Каен нинди биеклектә?
  • Каенның кәүсәсе кайсы урында юан, кайсы урында нечкә?
  • Каенның ботаклары юанмы,нечкәме?
  • Яфракларын алып буламы?
  • Каенның кәүсәсе нинди төстә?

  • Каен турында нәрсә әйтергә була?
  • Каенның яфраклары нинди төстә?

Балаларда агачның матурлыгын күрә белергә, соклану хисләре уятырга.Аны кочаклап,сыпырып матур сүзләр әйтергә “Ак каен,матур булып үс, кешеләрне шатландыр».

Хезмәт эшчәнлеге

Яшелчә уңышы җыю.Максатлар:

  • Күмәк хезмәткә өйрәтү;
  • Хезмәт күнекмәләрен ныгыту..

Хәрәкәтле уен

«Куяннар һәм бүре». Максатлар:

  • Хәрәкәт үсешен камилләштерү;
  • Уен кагыйдәләрен мөстәкыйль үтәргә гадәтләндерү.

Шәхси эш.

«Иң җитез».

Максат: Төрле биремнәрне үтәп йөгерүне кабатлау(юнәлешне үзгәртү, ике аякта сикерү)

Уртанчылар төркеме. Сентябрь                           Карта № 7

Урамдагы этне күзәтү.

Максатлар:

  • Этнең тышкы кыяфәте турында күзаллауларын үстерү;
  • Йорт хайваннарына карата кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.

Күзәтү барышы

Тәрбияче балаларга табышмак әйтә, сорауларга җавап бирергә тәкъдим итә.

Кешенең дусты, йортның сакчысы. ( Эт).

  • Этнең тышкы кыяфәте нинди?
  • Ул кайда яши?
  • Эт нәрсә ашый?
  • Этне кем ашата, тәрбияли? Кешегә нинди файда китерә?

Эт – кешенең тугры дусты. Эт зур, йоны куе ,җылы, көрән төстә. Этнең башы зур, танавы озынча, башында ике асылынып торган колаклары бар;матур койрыклы,шатланганда койрыгын селкетэ.Этнең дүрт аягы бар,кышкы суыкларда туңмаска,аягы йон белән капланган. Аягында тырнаклары озын,очлы.

Хезмәт эшчәнлеге

Чыршы,нарат күркәләре,яфраклар җыю.

Максат: Йөкләнгән эшне мөстәкыйль башкару теләге тәрбияләү..

Хәрәкәтле уен

«Йөнтәс эт».

Максат:хәрәкәт юнәлешен үзгәртеп,уенның сүзләренә туры китереп хәрәкәтләнә белергә өйрәтү.

Шәхси эш

Озын һәм кыска юлдан йөрү. Максат: Озынлык турында күзаллауларын ныгыту.

       Уртанчылар төркеме .Сентябрь

Карта №8

Этләрне күзәтү.

Максатлар

-Этләрнең токымнары турында күзаллауларын тирәнәйтү.

— Хайваннарга карата кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү..

Күзәтү барышы

Тәрбияче балаларга сораулар бирә.

  • Нинди төрдәге этләрне беләсез?
  • Кешеләргә нинди файда китерәләр?

Этләр бик куп төрле булалар: служебные, ау этләре, декоратив этләр.  Алар барсы да кешегә тугры хезмәт итәләр.  Овчаркалар чик сакчыларына чикне сакларга ярдәм итәләр,сарык көтүләрен бүреләрдән саклыйлар.Ау этләре(лайки) аучыларга урманда җәнлекләр ауларга ярдәм итәләр. Декоратив этләр — пудель, болонкаларны өйдә тоталар,чөнки алар бик матур һәм акыллы этләр.

Хезмәт эшчәнлеге

Юлдагы яфракларны себерү.

Максат: күмәк хезмәтне ярату,теләп эшләү хисе тәрбияләү.

Хэрэкэтле уен

«Мине куып тот».

Максат: учить быстро действовать по сигналу, ориентироваться в пространстве, развивать ловкость.

Шэхси эш

Хәрәәт үсеше.

Максат: ераклыкка ыргыту күнекмәләрен ныгыту.

Уртанчылар төркеме. Сентябрь

Карта №9

Янгын сүндерү машинасын күзәтү.

Максатлар

  • Янгын сүндерү машинасының әһәмияте һәм аның төзелеше турында күзаллауларын үстерү;
  • Кызыксынучанлык тәрбияләү.

Күзәтү барышы

Тәрбияче балаларга сораулар бирә.

  • Ни өчен юлдагы барлык транспорт сиреналы машиналарны үткәреп җибәрәләр?
  • Ни очен машиналарның алдында да артында да  җемелдәвечләре (мегалки) бар?
  • Янгын сүндерүче машинага озын,биек,күчереп йөртелә торган баскыч ни өчен кирәк?
  • Янгын сүндерүчеләр ни өчен башларына каска киеп эшлиләр?

Сиреналы машиналар кешеләргә ярдәм итәргә ашыгалар. Җемелдәвекләр машинаның уңга яки сулга борылуы турында хәбәр итәләр.Биек баскычлар күпкатлы йортлардагы янгынны сүндерү өчен кирәк. Каска башка эйбер төшеп бәрелүдән саклый.

Хезмәт эшчәнлеге

Бакча мәйданындагы  чүпне җыю..

Максатлар:

  • Чисталыкка ойрәтү;
  •  Күмәк эштә катнашу теләге тәрбияләү.
    Хәрәкәтле уеннар

«Куышлы», «Ыргыт та тотып ал».

Максат: хәрәкәтле уеннар оештыруда мостәкыйльлек тәрбияләү.

Шәхси эш

Ходьба на носках.

Максат:кул һәм аяк хәрәкәтен дөрес туры китереп йөрүне ныгыту.

Уртанчылар төркеме. Сентябрь

Карта № 10 .                                                   Чыпчыкны күзәтү.

Максатлар: - чыпчык турында белемнәрен ныгытуны дәвам итү;

  • Сүзлек запасын баету, игътибарлылыкны һәм хәтерне ныгыту.

Күзәтү барышы

Тәрбияче балаларга табышмаклар әйтә һәм уйлап                      әйтергә тәкъдим итә                                                                           1. Чык – чырык та чык – чырык.  Безнең белән дус яши. Бер җиргә китми ул, Әйтегезче, ул ни ? (чыпчык ).           2. Иртә таңнан кичкә чаклы “чык-чырык” та “чык-чырык” (чыпчык)

3.  Чуар киемле урам малае борчак җыя,кырда куна (чыпчык).

Көз җиткәч чыпчыкның тормышында нинди үзгәрешләр була?

  • Чыпчыклар кайда яшәргә яраталар?  Урмандамы әллә кешеләргә якынрак җирдәме? Ничек уйлыйсыз,ни өчен?
  • Чыпчыклар нәрсәдән куркалар?   Нәрсә белән тукланалар?
  • Алар нинди кошлар:зурмы, кечкенәме?
  • Кешеләр кошларга ничек ярдәм итәләр?

Хезмәт эшчәнлеге:   Юлларны себерү.

Максат: хезмәт сөючәнлек, зурларга ярдәм итү теләге тәрбияләү..

Хәрәкәтле уеннар: «Кошлар ояда».

Максатлар:-сигналга карап ике аякта сикерергә өйрәтү;

  • Ике аяк белән этенеп йомшак кына җиргә төшү күнекмәләрен ныгыту..
    «Бакалар».

Максатлар:—        уенның сүзләренә туры китереп хәрәкәтләнә белергә өйрәтү;ике аяк белән этенеп йомшак кына сикерү;буш урынны табып урнаша белүне ныгыту.

    Шәхси эш:  Хәрәкәт үсеше.

Максат: кыршау тәгәрәтү күнекмәләрен камилләштерү.

Уртанчылар төркеме. Сентябрь

Карта №  11

Каен агачын күзәтү.

Максатлар:

—        каен агачының үзенчәлекле билгеләре белән таныштыруны дәвам итү , агачның төсле яфракларга күмелүен билгеләү.                                                                _-_\агачларга карата сакчыл караш тәрбияләү.

Күзәтү барышы

Тәрбияче табышмак әйтә.

 Ак киемен кигән,                                                              Сары чугын элгэн.(каен)

 Тәрбияче балаларны каен агачы янына чакыра. Агач белән исәнләшү, каен агачының матурлыгына соклану.

  • Бу нинди агач,анда нинди үзгәрешләр күрәсез?
  • Агачның яфраклары нишләгән?
  • Яфраклар нинди төстә?

     Агачта яфраклар күпме?

  Җил чыккач яфраклар нишли?

Балаларга ,коелган яфраклардан бәйләм ясарга тәкъдим итү? Агачның исәнме, юкмы икәнлеген каян белеп була?

Хезмәт эшчәнлеге

Тырма белән коелган яфракларны җыю.

Максат: башлаган эшне азагына җиткереп эшләргә өйрәтү..

Хәрәкәтле уен

«Үз төсеңне тап».

Максат: тәрбияче сигналы буенча үз төсеңне табу,җитезлек тәрбияләү..

Шэхси эш

Хәрәкәт үсеше.

Максат:дөрес йөрү алымын ныгыту: Нык,киң атлам,туры гәүдә, кулларның дөрес хәрәкәтләнүе..

Уртанчылар төркеме. Сентябрь

Карта №12

Яфраклар коелуын күзәтү.

Максатлар:

— «алтын көз»нең буяуларының күп төрлелеге белән таныштыру;

  — табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Күзәтү барышы

Тәрбияче шигырь юлларында нинди ел фасылы турында сүз барганлыгын әйтергә тәкъдим итә.                  Алтын –сары яфракларны җилләр саный,                        Иртә – кичен суык бабай бармак яный.(Көз)

  Киң болыннарда,урман-кырларда                    Агачлар,гөлләр кибеп сулдылар.                                Уйсу җирләрдә,елга,күлләрдә                                                                                  Көзге салкыннан сулар туңдылар? (Көз.)

Тәрбияче табышмак әйтә.                                                                  Үзе аяксыз-кулсыз, Сикерә дә төшә сикерә дә төшә       (Яфрак)

Тәрбияче көзнең билгеләре турында сөйли.Агачта яфраклар саргаялар,җиргә коелалар.Кошлар тавышы да сирәгәя..

Тәрбияче балаларга сораулар бирә.

  • Ни өчен көзне “алтын көз” диләр?
  • Яфраклары коелып беткән агачны ничек атыйлар?
  • Сез ничек уйлыйсыз,көз көне яфракларның төшенә нәрсә керә  микән?
  • Хезмәт эшчәнлеге

Бакчадагы чүпләрне җыю.

Максат:бакчада әшләү күнекмәләрен ныгыту,эш коралларын дөрес куллану..

Хәрәкәтле уеннар

«Куышлы», «Үз өеңне тап».

Максат:җитезлекне үстерү,сигналга карап хәрәкәтләнүне,уен кагыйдәсен үти белүне ныгыту.

Шәхси эш

Урында бер аякта сикерү.

Максат:җитезлек тәрбияләү.

Уртанчылар төркеме. Сентябрь

Карта №13

Машиналарны күзәтү.

Максатлар:

  • Машиналарныкулланышыбуенчааеру;
  • Машина йөртүче һөнәренә кызыксыну уяту,ниндихезмәт башкаруларытурында күзаллауларын үстерү..

Күзәтү барышы

Шәһәр урамы буйлап хәрәкәт итүче машиналарны күзәтү.Тышкы күренешләрен ачыклау,әңгәмә.. Тәрбияче сораулар бирә..

  • Нинди транспорт төрләрен беләсез ? (коры җир транспорты, су,һава, тимерюл транспорты)
  • Кайсы транспорт нинди эш башкара?

Тәрбияче табышмак әйтә .Арбасы бар,аты юк,                                                                        Тәртә мазар заты юк.                                             Тоткасына кулың тисә,                                                                                                                                      Атны да узып китә. (Машина)

Хезмәт эшчәнлеге

Юлны себерү,чүпне билгеләнгән урынга илтеп түгү..

Максатлар:

  • Чисталыкка һәм тәртипкә өйрәтү;
  • Күмәк хезмәттә катнашу теләге уяту.

Хәрәкәтле уеннар

«Төсле автомобильләр».

Максат:  предметлы (руль) уеннар аша хәрәкәт активлыгын үстерү, җитезлек тәрбияләү. «Төлке кетәклектә».

Максатлар:

  • Сигналга карап хәрәкәтләнүне камилләштерү;
  • Җитезлекне үстерү.

Шәхси эш.

Урыннан ике аякта сикерү— дөрес итеп этенү һәм дөрес итеп җиргә төшү..

Максат: җитезлекне үстерү..

Уртанчылар төркеме.Октябрь

Карта №  1                                                                                                      Каен агачын күзәтү.

Максатлар:  Ел фасылына бәйле рәвештә, үзенчәлекле билгеләрен һәм үзгәрешләрне ачыклап, каен агачын күзәтүне дәвам итү.  Балаларда агачларга , табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.                                                                

Күзәтү барышы

Тәрбияче шигырь укый.

Ишек алдында ак каен

Әз генә пычыранган

Матур ак күлмәге

Кара тапланган.  

Каен агачы янына бару.

  • Бу нинди агач?
  • Агачның кәүсәсен күрсәтегез әле.
  • Кәүсәсе нинди — юанмы ,әллә нечкәме?
  • Ботакларын күрсәтегез. Алар нинди – юанмы,нечкәме? Нинди төстә?

Агачның кәүсәсен сыпырып карагыз әле.

  • Ул нинди? (Шома)
  • Төсе нинди? (Каенның гына кәүсәсе аклы каралыбула)
  • Каен агачында нинди үзгәрешләр күрәсез?
  • Яфраклары кая киткән? Күп калганмы,әллә азмы?
  • Яфраклар кайда яталар?
  • Аларны кем өзгән?

Җирдән яфрак алып карарга тәкъдим итү.Аларның шиңгән булуын билгеләү.

  • Елның кайсы вакыты ?
  • Көз көне агачлар белән нәрсә була? (Кышка әзерләнәләр,йокыга талалар .)

Хезмәт эшчәнлеге

Мәйданчыкта җыештыру.

Максат:үзара киңәшеп ,эшне күмәк башкарырга өйрәтү.

Хәрәкәтле уеннар:

“Үзеңә пар тап”

Максат:сигнал буенча үзенә пар табу..

«Каенга йөгер».

Максат: тәрбияче сигналы буенча хәрәкәтләнү,җитезлек тәрбияләү

Шәхси эш:  

“Түмгәктән-түмгәккә”

Максат:ике аякта сикерү хәрәкәтләрен кабатлау.

«Елга аша».

Максат: бүрәнәдән турыга һәм ян белән йөрүне кабатлау.

Уртанчылар төркемеОктябрь

Карта № 2

Һава торышын күзәтү

Максатлар:

  • Табигатьтәге үзгәрешләргә игьтибар итү;
  • Табигатьтәге үзгәрешләрне чагыштыра белергә өйрәтү;
  • Күзәтүчәнлек тәрбияләү..

Күзәтү барышы

 Үтте – китте матур җәйләр,

 Көзләр килеп җиттеләр.

 Ак  каенның яфраклары

 Саргаешып киптеләр.(Кави Нәҗми)

      Көз килде.Үләннәр

      Саргайды,шиңде

      Сап-сары яфраклар

      Җиргә сибелде.

Тәрбияче табышмаклар әйтә.Сораулар бирә,уйлап җавап бирергә тәкьдим итә.

Дөбер – шатыр китерә,

Җиргә борчак сиптерә. (Болыт.)

  • Табигатьтә нинди үзгәрешләр күрәсез?
  • Күк йөзе нинди?
  • Кояш еш күренәме?
  • Яңгыр явамы?

Хезмәт эшчәнлеге

Коелган яфракларны җыю..

Максат: эшне теләп башкару хисе тәрбияләү.

Хәрәкәтле уеннар

«Казлар-аккошлар», «Куып тот».

Максат::

- Сигналга карап хәрәкәт итү;

-Дуслык хисләре тәрбияләү..

Шәхси эш

«Мине куып тот».

Максат:кирәкле юнәлештә йөгерергә өйрәтү.

Уртанчылар төркеме Октябрь

Карта № 3

Һава торышын күзәтүне дәвам итү.

Максатлар:

Табигать күренешләре (томан) турында күзаллауларын формалаштыру;Сезонлы үзгәрешләрне күзәтергә ойрәтү,күренешләрнең үзенчәлеген билгеләү,нәтиҗә ясау.

Күзәтү барышы

Тәрбияче табышмак әйтә.

 Көн туганчы көн итә,Үлән башын су итә.(Томан).

Томан – көтелмәгән табигать күренеше. Ул җир өстенә җәелә. Болытлар җир өстенә төшеп, бөтен җирне куе ак җәймә белән чорнап алган кебек тоела.Бу суның парга әйләнү күренеше. Ул салкын һава белән кушылып куера, су тамчыларына әйләнә.Су тамчылары биектә,күктә барлыкка килсә, ул болытларга әверелә, әгәр дә инде түбәндә, җир өстендә булса – томанга әверелә.Томан елның төрле фасылында булырга мөмкин.

Тәрбияче балаларга сораулар бирә.

  • Томан вакытында күк йөзе нинди?
  • Томан булганда суларга авырмы?
  • Һава нинди була, корымы,әллә дымлымы?
  • Томан нинди,куемы?
  • Ни өчен томан якында сыек, ә еракта куе булып күренә?

Хезмәт эшчәнлеге

Мәйданчыкта чүпләрне җыю..

Максат: киңәшләшеп эшли белергә өйрәтү..

Хәрәкәтле уеннар: «Кем тизрәк», «Козгын һәм тавык».  Максатлар:  - йөгерү,үрмәләү,сикерүне камилләштерү.Шәхси эш:«Кәефне чагылдыр».

Максат:мимика,жест белән эчке тойгыларны чагылдыру.

Уртанчылар төркемеОктябрь

Карта № 4

Күчмә кошларны күзәтү

Максатлар:

  • Күчмәкошлар; көз көне , суыклар башлангач, кошлар тормышындагы үзгәрешләр турында күзаллауларын үстерү;
  • Кошларга карата кайгыртучанлык, ярату хисләре тәрбияләү..

Күзәтү барышы

Сандугачлар, карлыгачлар

Очып китте еракка,

Торналар да ялга китте,

Җылы якка, көньякка.

Тәрбияче балаларга сораулар бирә..

  • Нинди кошлар җылы якларга китә?
  • Ни өчен китәләр?

Кошлар көтү-көтү җыелып җиргә якынрак оча        башлыйлар. Бу аларның тиздән җылы якларга очарга җыену билгесе.Иң беренче булып карлыгачлар китәләр, чөнки суыклар башлануга,бөҗәкләр юкка чыга. Алар шулар белән тукланалар. Ә инде иң соңыннан үрдәкләр,казлар,торналар китәләр.Бу вакытта сулар бозлана башлый, аларга азык табу кыенлаша.

Тәрбияче балаларга җөмләне эйтеп бетерергэ тәкьдим итә.

  • Чыпчык кечкенә , ә торна ... (зур).
  • Үрдәк соры, ә аккош ... (ак).

Хезмәт эшчәнлеге

Агач орлыклары җыю..

Максат:балалар белән агач орлыклары җыю, агач исемнәрен ныгыту..

Хәрәкәтле уен

«Чыпчыклар һәм эт».

Максатлар:

  • Кошларның хәрәкәт үзенчәлекләре турында белемнәрен ныгыту;
  • Аларның ничек тавыш бирүләрен күрсәтү.

Шәхси эш

Хәрәкәт үсеше.

Максат: Тупны ике кул белән астан бер – берсенә ыргытуны кабатлау..

            Уртанчылар төркеме  Октябрь

Карта № 5

Бакчадагы көзге эшләрне күзәтү.

Максат:Табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр турында белемнәрен ныгыту..

Күзәтү барышы

Бу бакчада ни үсәме? Гөлләр,чәчәкләр үсә

Ә бакчанын монысында карлыган, җиләкләр күп

Ә бусында ни үсәме? Бу – яшелчә бакчасы.

Үсә кыяр, помидорлар, кәбестәләр – барчасы..

                                                                     (Р.Корбанов)

Алтын – сары яфракларны җилләр саный,

Иртә – кичен суык бабай бармак яный.(Х.Халиков)

    Тәрбияче балаларга сораулар бирә..

•Бакчада нәрсә үзгәрде?

  • Яшелчә, җиләкләр кая китте?
  • Суыклар башлангач кешеләр ничек киенәләр?
  • Сез ничек уйлыйсыз, салкыннар башлангач бакча җиләге нишли, туңамы?

Бакча җиләге туңмасын,өшемәсен өчен, киләсе җәйгә безне тагын мул уңыш биреп сөендерсен өчен, аны җылытырга кирәк. Аны пычкы чүбе, яфраклар белән капларга була..

Хезмәт эшчэнлеге

Бакча җиләген җылыту..                                                                      Максатлар:

  • Парлап эшләргә өйрәтү.;
  • Дус мөгамәлә тәрбияләү.

Хәрәкәтле уеннар

«Кайда яшерелгән,тап».

Максат:тирә – юньдә ориентлаша белергә өйрәтү. «Йөгер - кагылма».

Максат: әйберләргә кагылмыйча йөгерү күнекмәләрен ныгыту..

Шәхси эш

Хәрәкәт үсеше.

Максат:йөрү һәм йөгерү алымнарын камилләштерү..

Уртанчылар төркемеОктябрь

                      Карта № 6

Чыпчыкларны күзәтү

Максатлар:

  • Кошларныңтышкыкыяфәте һәмүзләренең тотышытурындабелемнәрен тирәнәйтү
  • Игьтибарлылык һәм күзәтүчәнлек тәрбияләү.

Күзәтү барышы

Тәрбияче балаларга сораулар бирә..

  • Чыпчыклар бер-берсенә нәрсә белән охшаганнар?
  • Нәрсә белән аерылалар?
  • Чыпчыклар нәрсә белән тукланалар?

Чыпчыкларнын кайсы берсе зуррак, ә кайберләре  - кечкенә.Кайсылары ачыграк төстә, кайсылары караңгырак, әрсезрәк , кыюрак.Ә кайсылары саграк.

     Тәрәз каршына

      Килгән бер чыпчык

      Миңа кычкыра

      -Чык, әле,- ди, чык.

Хезмәт эшчәнлеге

Балаларга чәчелгән комны комлыкка җыеп тутырырга тәкьдим итү.

Максат: күмәк эштә катнашу теләге уяту..

Хәрәкәтле уеннар

«Төсле автомобильләр», «Куяннар һәм бүре».

Максат: чәчелеп йөгерү күнекмәләрен ныгыту, сикерүне камилләштерү..

Шәхси эш

«Кем ераграк ыргыта?».

Максат:Әйберне ераклыкка ыргыту күнекмәләрен ныгыту..

Уртанчылар төркеме  Октябрь

Карта № 7

Миләш агачын күзәтү

Максат:миләш агачы белән таныштыру, аның төзелешен: кәүсә, ботак, яфрак, җимешләре турында аңлату. Аның көзге матурлыгын күрә белергә өйрәтү.

Күзәтү барышы

Тәрбияче балаларга табышмак әйтә.

       Җимеше кып- кызыл була,

       Бу шатлык минем өчен.

       Чөнки козге салкында да

        Һич тә үзгәртми төсен.(Миләш)

Миләш – биек,төз агач. Ул урманда гына түгел, паркларда, бакчаларда да үсә. Еш кына миләш агачын өй яннарына утырталар. Ул үзенең кызыл, сары, кызгылт – сары яфраклары, алсу җимешләре белән кешеләрне шатландырып тора. Халыкта шундый әйтем бар: “Сентябрьдә бер җимеш, ул да булса ачы миләш”. Агачта миләш күп булса, көз яңгырлы булыр, ә кыш салкын килер.Ә көз башында миләш җимешләре каты,авызга алмаслык ачы булалар. Кыраулар төшкәннән соң миләшнең җимешләренә тәм керә.

Хезмәт эшчәнлеге

Мәйданчыкта чүпләрне җыю, юлларны себерү.

Максат:төркемләп эшләү күнекмәләре тәрбияләү.

Хәрәкәтле уеннар

«Йөнтәс эт», «Кояш һәм яңгыр».

Максат: сигналга карап чәчелеп йөгерү күнекмәләрен ныгыту.

Шәхси эш

«Ераккарак ыргыт!», «Флаг яныны кем тизрәк барып җитә?».

Максатлар:-туп белән күнегүләр башкарырга йөрәтү;         күрү сигналы буенча хәрәкәтләнергә өйрәтү;                                                                          җитезлек,игътибарлылык тәрбияләү..

Уртанчылар төркеме Октябрь

Карта № 8

Кошларны күзәтү.

Максат: Кошларның зурлыкларына,хәрәкәтләнү үзенчәлекләренә игътибар итеп, тышкы кыяфәтендәге аермаларны күрә белергә өйрәтү.

Күзәтү барышы

Ак күгәрчен арасында җитез чыпчык сикерә,

Чыпчык, чыпчык, Соры күлмәк сикереп чык.

-Гөлдер,гөлдер,гөлдергү,Бигрәк матур,кемдер бу?

Күк күлмәк,кызыл читек, Өсте – башы бик ару.

Тәрбияче балаларга сораулар бирә.

  • Кайсы кош зурырак, күгәрченме - чыпчыкмы?
  • Чыпчык ничек хәрәкәтләнә?
  • Ә күгәрчен ничек?
  • Күгәрчен , чыпчык ничек кычкыралар?(чыпчык чыркылдый, ә күгәрчен гүэлди).

Күгәрченнәр түбәдә, җирдә йөриләр. Чыпчыклар сикереп баралар, агачларда җыелып утыралар..

Балаларга, чыпчыклар шикелле сикереп барырга күгәрченнәр кебекаякларны еш күчереп,атлап барырга,башны горур тотып,селкеткәләп барырга тәкъдим итү.Чыпчык кебек чыркылдарга:«чык-чырык», күгәрчен кебек  җыр көйләргә тәкъдим итү “гөлдер – гөлдер”.

Хезмәт эшчәнлеге        

Коелган коры яфракларны өемнәргә җыю.

Максат:тәрбиячегә ярдәм итү теләге уяту; Күмәк хезмәттә теләп катнашу.

Хәрәкәтле уен

«Кошлар китүе».        

Максатлар:гимнастик баскычка менү һәм төшү күнекмәләрен ныгыту;

  • Җитезлек, игътибарлылык тәрбияләү..

Шәхси эш

Хәрәкәт үсеше.

Максат:кара каршы кыршау тәгәрәтү күнекмәләрен үстерү..

Уртанчылар төркемеОктябрь

Карта № 9

Саесканны күзәтү.

Максат: Тышкы кыяфәте, үзенчәлекле билгеләре буенча саесканны танырга өйрәтү. Кышлаучы кошлар турында күзаллауларын үстерү; кошларга карата сак караш, кайгыртучанлык тәрбияләү.        

Күзәтү барышы

Саескан ак кофта белән

Кара сарафан кигән.

Ала канатында нинди

Яңалык алып килгән?

-Саескан нинди кыяфәттә?

-Ул нәрсә белән туклана?

-Ничек чыркылдый?

Саесканнын ян-яклары ак төстә, башы һәм канатлары кап-кара. Ә томшыгы озын, яшкелт. Саескан барганда кыкырып бара, тирә-юньдә кыркынычбарын хәбәр итә. Аны “саескан-карак” дип тә атыйлар, чөнки ул ялтырап торган ачык төстәге әйберләрне бик ярата.

Саескан чебен-черки, тараканнар белән туклана. Бөҗәкләрдән тыш җиләк-җимешләрне чукый, үсемлек орлыкларын ашый. Ул җылы якларга китми, кешеләр яши торган җирләрдә туклана.

Хезмәт эшчәнлеге:  Коелган яфракларны җыю

Максат: Йөкләнгән эшне теләп башкаруларына ирешү.

Хәрәкәтле уеннар: “Карга һәм эт”, “Тупны тот”.

Максатлар:хәрәкәт һәм аваздар белән кошларны чагылдыру. Ике кул белән тупны тотарга өйрәтү.

Шәхси эш: Хәрәкәт үсешләрен камилләштерү

Максат: Кулны билгә куеп, тигезлекне саклап, бер аякта басып торырга өйрәтү.

Уртанчылар төркеме

Ноябрь

Саф һавада булу картасы №1

Һава торышын күзәтү

Максат: Ел фасылларныда була торган үзгәрешләр турында күзаллауларын формалаштыруны дәвам итү. Күзәтүчәнлекне үстерү, анализларга һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү.

Күзәтү барышы

Көз килде. Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде. (Ә.Ерикәй)

Ноябрь-көзнең соңгы ае.Агачлардан инде яфраклар очып беткән, үләннәрнең төсләре үзгәргән, күк йөзе болытлар белән капланган. Еш кына карлы яңгырлар ява.

Ноябрь ахырында төннәрен бик салкын була. Күлләвекләр өстендәге бозлар шыгырдый, җир өсте ката. Агач ботаклары җилдә сызгыра.

Хезмәт: Кошларга җимлек элү.

Максат:Кошларга карата кайгыртучанлык тәрбияләү.

Хәрәкәтле уен: “Кошлар ояда” уйнау.

Максат: Этешмичә-төртешмичә йөгерүне булдыру.

Шәхси эш: Хәрәкәтне үстерү.

Максат: Гәүдәне төз тотып, туры сызык буйлап, алга таба атлап баруны ныгыту.

Уртанчылар төркеме

Ноябрь

Саф һавада булу картасы №2

Кошларны күзәтү

Максат: Кошларның тәпиләренең төзелеше һәм аларның нинди файда китерүләре турында күзаллауларын ачыклау.

Күзәтү барышы

Чырык-чырык килеп янда,

Чыпчыклар серләшәлр.

Җим сипсәнә диеп, миңа

Әйтерсең эндәшәләр.

Тәрбияче балаларга сораулар бирә.

-Кошларның ничә тәпие бар?

-Хайваннарның аякларыннан нәрсәсе белән аерыла?

-Кошларга тәпи ни өчен кирәк?

-Тәпиләрендә ничә бармак бар?

Кошларның ике тәпие бар. Алар аның ярдәмендә сикерәләр, йөриләр, утыралар, җим эзлиләр. Төрле кошлартөрлечә хәрәкәтләнә: каргалар һәм күгәрченнәр йөриләр, чыпчыклар һәм песнәкләр сикерәләр.

Кошларның тәпиендә дүрт бармак алда, әберсе – янда, бармак очларында озын тырнаклары бар. Агач ботагында утырганда, тырнаклары ярдәмендә ябышып утыралар. Җим эзләгәндә тырнаклары белән җирне актаралар һәм томшыклары белән чүплиләр.

Хезмәт: Участоктагы корыган яфракларны һәм вак ташларны җыю.

Максат: Коллективта эшләргә өйрәтү.

Хәрәкәтле уен: “Ыргыт һәм тот”, “Автомобиль һәм чыпчыклар”.

Максат:Тупны ыргытырга һәм тотарга, йөгерергә күнектерү.

Шәхси эш: Хәрәкәт үсеше.

Максат: Ике предмет аркылы сикерү күнекмәләрен ныгыту.

Уртанчылар төркеме

Ноябрь

Саф һавада булу картасы №3

Миләш агачын күзәтү

Максат: Салкын чорда кошларга һәм җәнлекләргә миләш агачының нинди файда китерүе турында белемнәрен ныгыту.

Күзәтү барышы

Миләшне кошлар да, җәнлекләр дә ярата. Аю миләш тәлгәшләрен крүсә, агачны бөгә дә миләшләрен ашый. Шулай ук урман пошилары да ярата. Алар агачның очына кадәр үрелеп, миләш һәм аның ботагы белән туклана. Җиргә коелган миләшләрне кыр тычканнары, керпеләр, тиеннәр җыя. Ә песнәкләр агачны сырып ала да, сусыл миләшләрне чүплиләр. Миләш агачы бик күп кошларны ачлыктан саклап кала.

Хезмәт: Участоктагы вак ташларны ңыю.

Максат: Участоктагы чисталыкны күрә белүләренә ирешү.

Хәрәкәтле уен: “Самолет”, “Песи һәм кошлар”.

Максат: Тәрбияче сигналы буенча җитез генә төрле якка йөгерүне, хәрәкәтләнүне камилләштерү.

Шәхси эш: “Кәрзингә ыргыт” уены.

Максат: Җитезлекне, күз күремен үстерү.

Уртанчылар төркеме

Ноябрь

Саф һавада булу картасы №4

Шофер хезмәтен күзәтү

Максат: Шофер хезмәте турында күзаллауларны формалаштыруны дәвам итү; өлкәннәр хезмәтенә карата хөрмәт һәм кызыксыну уяту.

Күзәтү барышы

Тәрбияче балаларга сорау бирә.

-Бу нинди машина?

-Сез каян белдегез?

-Машина нинди өлешләрдән тора?

Хезмәт: Участоктагы вак ташларны җыю.

Максат: Тәрбияче ярдәмендә эшне бүлү, коллективта эшли белүне ныгыту.

Хәрәкәтле уен: “Без - шоферлар”.”Яфраклар коела”.

Максат: Хәрәкәтчәнлекне үстерүне дәвам итү. Этешмичә-төртешмичә йөгерүне булдыру.

Шәхси эш: Хәрәкәт үсеше.

Максат:Хәрәкәт үсешләрен активлаштыруны дәвам итү.

Уртанчылар төркеме

Ноябрь

Саф һавада булу картасы №5

Чыршы агачын күзәтү

Максат: Берничә билгесе буенча таныш булган агачларны эзләү күнекмәләрен ныгыту. Чыршы агачының башка агачлардан аерыла торган үзенчәлекле билгесе белән таныштыру.

Күзәтү барышы

Тәрбияче балаларга чыршы турында табышмак әйтә.

Кыш көне дә, җәй көне дә бертөсле. (Чыршы)

-Чыршының яфраклары бармы?

-Нәрсәләре бар?

-Ул безгә нинди бәйрәмгә кунакка килә һәм кайчан?

Чыршы пирамидага ошаган, аның өске ботаклары кыска, ә аскарак озыная һәм кыска энәләр белән капланган. Ул җәй дә, кыш та яшелдән киенгән. Аннан хуш исләр бөркелә.

Хезмәт:Чиләкләргә вак чүп-чарларны җыю.  Максат: Киңәшләшеп эшләүне формалаштыру.

Хәрәкәтле уен: “Үз өеңне тап”, “Оядагы каргалар”.

Максат: Йөгерүдә, үз өйләрен(обручны) тиз генә табу күнекмәләрен ныгыту.

Шәхси эш: “Флажокка кадәр үрмәлә”.

Максат: Дүрт аякта үрмәләүне, түгәрәккә басу күнекмәләрен ныгыту.

        Уртанчылар төркеме

Ноябрь

Саф һавада булу картасы №6

Хат ташучы эшен күзәтү

Максат: Хат ташучы хезмәте турында күзаллау формалаштыру. Өлкәннәр хезмәтенә кыхыксыну һәм хөрмәт уяту.

Күзәтү барышы

Табышмак әйтү:

Хат, газета, журналларны

Ул бар өйгә тарата.

Пенсия биргәнгә күрә,

Бар өлкәннәр ярата. (Хат ташучы)

_-Бу һөнәр ни өчен кирәк?

-Аның сумкасы нинди?

-Анда ниләр бар?

Хезмәт: Чуп-чарларны билгеле бер урынга ташу.

Максат: Бер-берләренә ярдәмләшү хисе тәрбияләү.

Хәрәкәтле уен: “Мин әйткән якка йөгер”.

Максат: Тәрбияче сигналы буенча йөгерүне камилләштерү. Агач исемнәрен ныгыту.

Шәхси эш: Хәрәкәт үсеше.

Максат: Саф һавада булудан күтәренке кәеф алу.

Уртанчылар төркеме

Ноябрь

Саф һавада булу картасы №7

Урам себерүче һөнәрен күзәтү.

Максат: Урам себерүче хезмәтен күзәтүне дәвам итү. Бу һөнәр ияләренә карата хөрмәт һәм кызыксыну уяту. Тирә-юньгә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Күзәтү барышы

Үтте-китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр.

Тәрбияче сораулар бирә.

-Хәзер елның кайсы вакыты?

-Нинди билгеләргә карап белдегез?

Карагыз эле, юлларда, җирдә күпме яфрак коелган. Ә кем лараны җыештыра? Ул нәрсә эшли? Аның эше кемгә кирәк?

Хезмәт: Участоктагы чүпләрне билгеле бер урынга җыю.

Максат: Өлкәннәргә ярдәм итү теләге уяту.

Хәрәкәтле уен: “Яңгыр һәм кошлар”.

Максат: Балаларны йөгерүдә активлаштыру.

Шәхси эш: Хәрәкәт үсеше.

Максат: Вакыт һәм пространствода ориентлаша белүне камилләштерү.

Уртанчылар төркеме

Ноябрь

Саф һавада булу картасы №8

Саесканны күзәтү

Максат: Көзге чорда  кошлар тормышы турында белемнәрен бае

ту.

Күзәтү барышы

Тәрбияче балаларга табышмак әйтә.

Ул якында чыркылдаса,

Кунаклар килеп җитә.(Саескан).

-Ни өчен саескан һәм карга кыш көне җимлеккә килмиләр?

-Алар хәзер нәрсә белән туклана?

-Көзнең бу вакытында кошларга ярдәм кирәкме?

-Бу рәсемгә карап саесканның тышкы кыяфәте турында сөйләп бирегез әле?

-Саесканның башы һәм гәүдәсе нәрсә белән капланган?

-Бер урыннан икенче урынга сикергәндә саесканга нәрсә ярдәм итә?

-Аның ничә тәпие бар?

-Ул урманда нәрсә белән туклана?

Хезмәт: Участоктагы чүпләрне билгеле бер урынга җыю.

Максат: Тырма һәм себерке белән эшләргә өйрәтү. Үз хезмәтләренең нәтиҗәсен күрә белергә өйрәтү.

Хәрәкәтле уен: “Кошлар һәм яңгыр”.

Максат: Мәйданчыкта ориенталаша белергә һәм төрле якка йөгерергә өйрәтү.

Шәхси эш: Хәрәкәт үсеше

Максат: Түгәрәктә йөгерергә һәм сигналга туктарга өйрәтү.

Уртанчылар төркеме

Ноябрь

Саф һавада булу картасы №9

Саесканны күзәтүне дәвам итү

Максат: Балалар бакчасы тирәсенә очып килүче кошлар турында күзаллауларын киңәйтү.

Күзәтү барышы

Табышмак әйтү.

Ала чапан киенгән,

Мал суйганга сөенгән,

Шунда төшеп йөгергән. (Саескан).

-Балалар, әйдәгез әле, саесканны күзәтик. Аның башында күзләре бар, ә томшыгы – очлы һәм озын.

-Хәзер елның нинди ел фасылы?

-Безнең балалар бакчасына нинди кошлар очып килә?

-Башындагы каурые нинди төстә? Күкрәге, сырты нинди? Койрыгы һәм канатлары?

Балалар! Аларга якын килсәң, куркып, очып китәләр. Карагыз әле, алар ничек хәрәкәтләнә. Сез ничек уйлыйсыз, алар нәрсә эзли? Күрсәтегез әле, ничек алар һавада канатлары белән кагыналар һәм очалар.

Хезмәт: Коелган яфракларны күмәкләп җыю.

Максат: Башлаган эшләрен киңәшәшеп, ахырга кадәр дәвам итәргә өйрәтү.

Хәрәкәтле уен: “Төсле автомобильләр”уйнау.

Максат: Балаларны чәчелеп йөрүдә, йөгерүдә күнектерү.

Шәхси эш:Хәрәкәт үсеше.

Максат: Гимнастик урындык буйлап, гәүдәне төз тотып йөрүне ныгыту.

Уртанчылар төркеме

Ноябрь

Саф һавада булу картасы №10

Миләш агачын күзәтү

Максат: Башка агачлардан аерылып торучы үзенчәлекле билгеләре белән таныштыру. Агачның матурлыгына соклану хисе уяту.

Күзәтү барышы

Тәрбияче балаларга шигырь  әйтә һәм сораулар бирә.

Әй быел миләш, миләш!

Күзнең явын алырлык!

Очларына кул җитмәде,

Чыпчыкларга калдырдык.

-Миләшнең  нинди өлешләрен беләсез? Шуларны күрсәтегез.

-яфрагының формасы нинди?

-Алар нинди төстә?

-Җиләкләре матурлык өчен генәме, әллә тагын берәр нәрсә өчен кирәкме?

-Тәме буенча алар нинди?

Хезмәт: Мәйданчыктагы яфракларны җыю.

Максат: Мәйданчыктагы яфракларны күмәкләп җыештырырга өйрәтүне дәвам итү.

Хәрәкәтле уен: “Безне тап”.

Максат: Мәйданчыкта ориентлаша белергә өйрәтү.

“Ябалак” уены уйнау.

Максат: Тәрбияче сигналына тиз генә хәрәкәтләнергә өйрәтү.

Шәхси эш:Хәрәкәт үсеше.

Максат:Тупларны бер-берләренә турыга ыргытып, тотып алу күнекмәләрен ныгыту.

Уртанчылар төркеме

Ноябрь

Саф һавада булу картасы №11

Саесканны күзәтү

Максат:Табигать турында күзаллауларын баету. Элек алган белемнәрен ныгыту һәм яңа үзләштергән белемнәрне системалаштыру.

Күзәтү барышы

Саесканнар – кызыклы һәм искитмәле кошлар. Менә алар тагын кошлар ашханәсенә очып килделәр. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен алар монда гел киләләр? Чөнки урамда салкын, яфраклар инде саргаеп беткәннәр, җир өсте юка кар катламы белән капланган, җир өстендә аларга азык эзләве бик кыен. Әйдәгез әле, аларның ашханәсенә ипи валчыклары, көнбагыш һәм ашлыклар сибик. Ә хәзер инде аларны ерактан күзәтик. Алар шундый кызыксына торган кошлар. Алар бик тә ялтырый торган әйберләрне яраталар. Әгәр дә алар андый әйберләрне күрсәләр, тиз генә томшыкларына эләктереп, ояларына алып китәләр. Анда аны ашыкмый гына җентекләп күзәтәләр, өйрәнәләр.

-Саесканның тышкы кыяфәте нинди?

-Канатлары, каурые, койрыгы нинди?

-Тәпиләре нинди һәм ничә?

Хезмәт: Бер төркем балаларга юлны кардан һәм яфраклардан чистартырга, икенче төркем балаларга мәйданчыктагы чүп-чарларны җыештырырга кушу.

Максат: Хезмәт итәргә кызыксыну уяту.

Хәрәкәтле уен: “Күгәрченнәр һәм чыпчыклар”.

Максат: Башларны алга сузып, йөрүдә һәм йөгерүдә күнектерү.

Шәхси эш: Хәрәкәт үсеше.

Максат: Бер түгәрәктән икенче түгәрәккә ике аякта сикерә белүне ныгыту.

Уртанчылар төркеме

Ноябрь

Саф һавада булу картасы №12

Көзге яңгырны күзәтү

Максат: Ел фасылларында була торган үзгәрешләр турында күзаллауларын формалаштыруны дәвам итү. (Күк йөзендә болытлар сузылган, көннәр караңгыланган, вак кына көзге яңгыр ява башлады).

Күзәтү барышы

Тәрбияче балаларга табышмак әйтә.

Һәр көн диярлек

Елап кояш коя.

Килгән кошларны

Көньякка куа. Бу кайчак була?

Көзге яңгыр җәйге яңгырга ошамаган. Вак яңгырлар җиргә төшә башласа, шулай инде берничә көн дәвам итә. Андый вакытларда бик күңелсез була. Аяк асты бик каты сулана. Шунысы яхшы, әле ярый көз бетүгә кыш башлана. Яңгыр яуган вакытта, кешеләр итек һәм плащлардан йөриләр. Кошлар да мондый вакытта качып бетә, алар да үзләренең йоннарын юешлисе килми.

-Салкын, бик озакка сузылган яңгырлар кайчан була?

-Андый вакытта безнең кәефләр нинди була?

-Күлләвек нәрсә ул?

-Күк йөзе һәм болытлар нинди?

Хезмәт: Мәйданчыктагы соңгы яфракларны җыю.

Максат: Хезмәт сөючәнлек тәрбияләү.

Хәрәкәтле уен: Биеккәрәк сикер” уйнау

Максат: Сигналга тиз генә хәрәкәт итәргә өйрәтү.

Шәхси эш: “Кыю балалар” уены

Максат: Тиз йөгерүне үстерү, җитезлекне ныгыту.

Уртанчылар төркеме

Ноябрь

Саф һавада булу картасы №13

Көзге яфракларны күзәтү

Максат: Көзге яфракларның төрле төсле булуын күрсәтү.

Күзәтү барышы

Тәрбияче балаларга табышмаклар әйтә.

 Язын дөньяга килә,

 Көзен саргаеп үлә.(Яфрак)

Көз көне зур үзгәрешләр булганга яфраклар саргая. Җәй көне яфракларда хлорофилл дигән матдә була, алар яфракка яшел төс биреп тора. Яфрак коелгач, бу матдә бозыла. Яфракларның күзәнәгендә – сары дигән буягыч матдә барлыкка килә.Җәй көне яшеллек бу төсне каплап тора. Яшел матдә бозылгач кына, сары төс күбрәк чыга башлый. Шуннан яфраклар саргая башлый. Алар сарыланып кына калмый, ә кызара да. Бу күренешләр бары тик көз генә барлыкка килә. Менә шуның өчен яфраклар үзләренең төсләрен алыштыралар.

Тәрбияче балаларга сорау бирә:

-Ни өчен яфраклар саргая?

-Алар тагын нинди төстә булалар?

-Аларда нәрсә үзгәрә һәм ни өчен?

Хезмәт: Коелган яфракларны җыю.

Максат: Киңәшләшеп эшләүне булдыру.

Хәрәкәтле уен: “Эздән эзгә”, “Билгеле бер урынга ыргыт”.

Максат: Тупларны билгеле бер урынга ыргытырга өйрәтү. Уенның кагыйдәләрен үтәүне ныгыту.

Шәхси эш: “Мине аңла” уены.

Максат: Үз тәнеңне билгеле бер образда тотып калырга өйрәтү.

Уртанчылар төркеме

Ноябрь

Саф һавада булу картасы №14

Көзге урманга сәяхәт

Максат: Көзге айлар турында белемнәрен формалаштыру. Халык сынамышлары турында белемнәрен ныгыту. Табигатькә карата мәхәббәт уяту.

Күзәтү барышы

Көннәр суынды,

Яфраклар сулды.

Көз җиттеме әллә-

Кошлар юк булды.

Нинди салкын көз,

Тышта күңелсез!

Ничек яшәрбез

Чәчәксез, гөлсез?

-Көзге көн ул бала кебек: әле көлә, әле елый.

-Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы.

-Язның байлыгы – кояш, көзнең байлыгы – уңыш.

Тәрбияче балаларга табышмаклар әйтә һәм сораулар бирә.

Беркемгә дә күренмичә,

Җыр көйләргә ярата.

Көзге сары яфракларны

Тирә-якка тарата.(Җил)

-Көз турында нинди сынамышлар беләсез?

-Табигатьтә нинди үзгәрешләр булды?

Хезмәт: Чүп-чарларны җыештыру.

Максат: Хезмәткә хөрмәт тәрбияләү.

Хәрәкәтле уен: “Качышлы”, “Кем  тизрәк?”

Максат: Тиз йөгерергә , тәрбияче сигналына  хәрәкәтләнергә өйрәтү, уенның кагыйдәләрен саклау.

Шәхси эш: “Көзге яфраклар очалар”

Максат: Хәрәкәтләнү эзлеклелеген үстерү.

.

Уртанчылар төркеме

Ноябрь

Саф һавада булу картасы №15

Песине күзәтү.

Максат: Песинеә үзенчәлекле билгеләре белән таныштыру.

Күзәтү барышы

Көндез йоклый, төнлә ауга йөри. (Песи)

Тәрбияче сораулар бирә:

-Песи кайда яши?”

-Песине кем тәрбияли?

-Песинең тышкы кыяфәте нинди?

-Нәрсә ашый?

Песи кешеләр янында яши. Кешеләр аны карыйлар, тәрбиялиләр. Песи йорт хайваны, ул йомшак, зур. Аның башында колаклары, төнлә белән ялтыраучы, зур күзләре, озын мыеклары бар. Песинең дүрт йомшак тәпие бар. Шуның өчен дә аның йөреше тавышсыз, йомшак. Песи озын тырнаклары ярдәмендә коймага, агач башларына үрмәләп менә. Песинең тагын озын, матур койрыгы бар. Ул сөт ярата, ит, балык ашый.

Хезмәт: Чүп-чарны җыю, юлларны себерү.

Максат: Хезмәт сөючәнлек тәрбияләү.

Хәрәкәтле уен: “Песи һәм тычканнар”.

Максат: Бер-берсе белән этешмичә йөгерүне ныгыту, тирә-юньдә ориентлаша белүне ныгыту.

Шәхси эш: Хәрәкәт үсеше.

Максат:Ике аякта сикереп алга таба хәрәкәтләнә белүне ныгыту.

Уртанчылар төркеме

Ноябрь

Саф һавада булу картасы №16

Каен һәм миләш агачын күзәтү.

Максат: Агачларны чагыштырырга өйрәтү, охшаш һәм аерым билгеләрен ачыклау. Агачларның үсешенә кирәкле шартлар, характерлы билгеләре турында күзаллауларын ныгыту.

Күзәтү барышы

Сораулар:

-Сезгә кайсы агачлар таныш?

-Каенныә нинди узенчәлекле билгесен беләсез?

-Миләшнең нинди билгеләрен беләсез?

-Нәрсәсе беләе бер-берсенә охшаш?

-Агачларга үсәр өчен нинди шартлар кирәк?

Хезмәт: Мәйданчыкта коелган яфракларны җыю.

Максат: Бер-берсенә ярдәм итү, бергәләшеп эшләү күнекмәләрен ныгыту.

Хәрәкәтле уен: “Самолетны куып тот”.

Максат: Тәрбияче сигналы буенча артка карамыйча тиз генә йөгерергә өйрәтү.

Шәхси эш: Хәрәкәт үсеше.

Максат: Йөгерү алымын ныгыту, җитезлек тәрбияләү.

Уртанчылар төркеме

Декабрь

Саф һавада булу картасы №1

Песнәкне күзәтү

Максат: Кошларга карата кызыксынучанлыкны уяту. Песнәк белән таныштыру, үзен тотышы, туклануы, тышкы кыяфәте турында белемнәрен үстерү.

Күзәтү барышы

Буранлы кышта         Туңа бит синең

Нинди илләргә          Аякларың,

Очасың, песнәк,        Тала бит синең    

Салкын җилләрдә.     Канатларың да.    

               Кунма син, песнәк,

               Агач башына.

               Мин бодай сиптем

               Тәрәз каршына.

Тәрбияче балаларга сораулар бирә.

-Бу нинди кош?

-Нинди төстә? Нәрсә белән туклана?

-Кешеләр аларга ничек ярдәм итәләр?

-Нинди файда китерәләр?

-Кыш көне песнәк тормышында нинди үзгәрешләр була?

Хезмәт: Мәйданчыкны кардан чисатарту.

Максат: Үз мәйданчыгыңны чиста тоту теләге уяту.

Хәрәкәтле уен: “Без – күңелле балалар”.

Максат: Хәрәкәт үсешләрен камилләштерү. Тәрбияче сигналына тиз игътибар итүне арттыру.

“Кошлар һәм песи” уены.

Максат: Сигналга карап хәрәкәт итәргә өйрәтүне дәвам итү. Билгеләнгән мәйданчыкта гына йөгерү, аякларын тездән бөгеп, ике аякта сикереп төшүне ныгыту.

Шәхси эш:Хәрәкәт үсеше.

Максат: 2-3 метр арада ике аякта сикереп, алга таба хәрәкәтләнүне камилләштерү.

Уртанчылар төркеме

Декабрь

Саф һавада булу картасы №2

Һава торышын күзәтү

Максат: Ел фасылы күренешләре (Бозлавык) турында күзаллауларын формалаштыру. Күзәтүчәнлекне тәрбияләү.

Күзәтү барышы

Урамнарга, бакчаларга,

Урман, кырлар өстенә

Ак мамыктай күбәләк кар

Төшә дә төшә генә.

Иртәнге якта тыныч иде, ә аннан салкын җил чыкты, вак яңгыр ява башлады.Тиздән бөтен җирне юка боз каплады. Шул юлдан барганда, юка боз катламы шартлап ярыла. Ярылган боз астында яшел үлән, каралган сабаклар күренеп кала. Бик нык шугалак. Декабрь аенда һава салкыная.

Хезмәт: Юлларны кардан чистарту.

Максат: Хезмәт сөючәнлек тәрбияләү.

Хәрәкәтле уен: “Кем югарырак сикерә?”, “Мине тап”.

Максат: Уен кагыйдәләрен үтәп уйнарга, сикерергә өйрәтү.

Шәхси эш: “Ак кар бөртекләре”.

Максат: Салмак кына хәрәкәтләнергә өйрәтү.

Уртанчылар төркеме

Декабрь

Саф һавада булу картасы №3

Машиналарны күзәтү

Максат: Транспорт чаралары турында белемнәрен арттыру;  төркемләү, нәрсәгә кирәк икәнлекләрен ачыклау.

Күзәтү барышы

Тәрбияче балаларга табышмаклар әйтә:

  1. Үзе ул шундый көчле,

Тешле-тешле, чүмечле.

Берүзе эшли ала

Йөз кешелек эшне. (Экскаватор).

  1. Күккә буем җитәр иде –җирдән тора алмыйм,

Бөтен дөнья буйлап йөрим – бер дә кузгалмыйм. (Юл)

  1. Алмаш-тилмәш өч күз яна:

Яшел, сары һәм кызыл.

Урамда исән йөрергә

Булыша ул көнозын. (Светофор)

Машиналар хәрәкәтен күзәтү, ни өчен кирәклеген аңлату, аларны төркемләү. Урамда бозлавык икәненә игътибар итү. Бозлавык нәрсә ул? Машиналарга йөрергә ни өчен кыен?

Бозлавык вакытында машиналар һәм кешеләрнең хәрәкәт итүен күзәтү. Светофор булмаган урыннарда ничек итеп юлны арклы чыгу кагыйдәләрен кабатлау.

Хезмәт: Урындык өстендәге һәм юлдагы карны чистарту

Максат: Өлкәннәргә кар чистартуда ярдәм итү теләге уяту.

Хәрәкәтле уен: “Аучылар һәм куяннар”

Максат: Хәрәкәт итүне камилләштерү.

Шәхси эш: Билгеле бер ноктага ыргыту.

Максат: Ыргыткан вакытта дөрес итеп гәүдәне тоту күнекмәләрен ныгыту.

Уртанчылар төркеме

Декабрь

Саф һавада булу картасы №4

Һава торышын күзәтү

Максат: Кышкы һава торышындагы үзгәрешләрне мөстәкыйль рәвештә күрә һәм аңлата белергә өйрәтү.

Күзәтү барышы

Кулсыз, күзсез, буяусыз

Ясый ул төрле бизәк.

Беркем аныөйрәтми

Ул үзе шундый зирәк. (Суык)

Тәрбияче сораулар бирә:

-Урамда җылымы, әллә салкынмы?

-Ни өчен кешеләр борыннарын пәлтә якасы астына качырып, тиз-тиз баралар?

-Ә җәй көне кешеләр ничек киенәләр иде?

Чагыштырыгыз әле?

Кайсы көннәрне бик каты суыклар була. Без урамга да чыга алмыйбыз. Тышта бик салкын, кешеләр туңмас өчен кызу-кызу атлыйлар.т

Хезмәт: Тауны кардан чистарту. Җимлек янына илтә торган юлны чистарту.

Максат: Эш кораллары белән эшли белү күнекмәләренә өйрәтү, эшне ахырына җиткерү.

Хәрәкәтле уен: “Суык-кызыл борын”, “Без күңелле балалар” уйнау

Максат: Уенның сүзләрен ачык һәм дөрес итеп әйтергә өйрәтү. Уенның кагыйдәсен ныгыту.

Шәхси эш: Чана тирәли сикерү.

Максат: Ике аякта сикереп алга таба хәрәкәтләнергә өйрәтү.

Уртанчылар төркеме

Декабрь

Саф һавада булу картасы №5

Һава транспортын күзәтү

Максат: Һава транспорты турында белемнәрен үстерү.

Күзәтү барышы

Тәрбияче балаларга табышмаклар әйтә һәм сораулар бирә.

  1. Канаты бар, йоны юк, үзе бара, юлы юк. (Самолет)
  2. Канаты бар-җилпеми,

Эче җылы-җил тими.

Корыч йөрәкле кош ул,

Безнең яраткан дус ул.(Очкыч)

-Сез нинди транспорт төрләрен беләсез?

-Һава транспортына нәрсәләр керә?

-Самолет һәм вертолет бер-берсеннән нәрсәсе белән аерыла?

-Нәрсәсе белән охшаган?

-Алар нәрсә өчен кирәк?(Кешеләрне йөртергә, йөк ташырга)

-Һава транспортында кемнәр эшли? (Пилот, штурман, механик).

Самолет бик биеккә күтәрелә, болытлар астына ук җитә, ә вертолет күпкә түбәнрәк оча.

Хезмәт: Мәйданчыкны кардан чистарту.

Маскат: Үзара киҗәшеп эшләргә өйрәтүне дәвам итү, хезмәтнең нәтиҗәсен күрә белергә, шатланырга өйрәтү.

Хәрәкәтле уен: “Самолетлар”

Максат: Сигналга карап хәрәкәтләнүне, уенның сүзләрен ныгыту, игътибарлылыкны үстерү.

Шәхси эш: Ике сызык арасында йөрү (10-15 см).

Максат: Хәрәкәт үсешен камилләштерү.

Уртанчылар төркеме

Декабрь

Саф һавада булу картасы №6

Каен һәм миләш агачын күзәтү

Максат: Кыш көне агачлар тормышы турында белемнәрен формалаштыру. Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Күзәтү барышы

Мәйданчыкта үсә торган агачларга игътибар итеп, тәрбияче балалар белән әңгәмә оештыра.

-Әйтегез әле, кайсылары агачлар, ә кайсылары куаклар?

-Кыш көне агачлар нәрсә эшли?

-КАенны нинди билгеләренә карап танып була?

-Аларга кыш көне яхшымы, әллә начармы?

-Агачларга кар ни өчен кирәк?

-Ботакларда кар күп булса агачлар нәрсә эшли?

Хезмәт: Корылмалар ясау өчен карны бер өемгә җыю.

Максат: Киңәшләшеп эшләргә өйрәтү.

Хәрәкәтле уен: “Кегляны аудар”.

Максат: Ыргыту сәләтләрен ныгыту.

Шәхси эш: Хәрәкәтне үстерү.

Максат: Этенеп китү һәм йомшак кына килеп төшү күнекмәләрен ныгыту.

Уртанчылар төркеме Декабрь.

Саф һавада булу картасы - №7

“Җилне күзәтү”

Максат: җилнең барлыгын-юклыгын һәм юнәлешен өйрәнү.

Күзәтү барышы:

Җил-җил битемә өрмә,аркама өр,

барырга җиңел булсын.

 Тәрбияче балаларга сораулар бирә:

-Җил бармы?

-җил кайсы яктан исә?

-ни өчен җилгә каршы барырга кыен, җил искән якка җиңел?.

Хезмәт: курчакларга кардан тау ясау.

Максат:эшләгән эшнең нәтиҗәсенә куану.

Х\у: “Атлар”; “Бакалар”

Максатлары:  тәрбияче кушканны тыңлый белү;хәтерне яхшырту; эшләгән эшләрнең дөреслеген күрә белү.

Шәхси эш: “Басмаска”

Максат: таудан чаңгы белән төшкәндә, юлыңда очраган мәкәйгә басмаска.

Уртанчылар төркеме Декабрь

Саф һавада булу картасы -№ 8

“Кошлар паркын күзәтү”

Максат:Балаларга кошлар дөньясын күз алдына китерергә ярдәм итү; кошлар турында төшенчә бирү.

Күзәтү барышы:

Участоктагы агач һәм куакларга картоннан киселгән кошлар куеп чыгу. ( чыпчык,карга, саескан,кызылтүш)

Урамга чыгар алдыннан балаларга кошлар паркына барачакларын әйтергә. Паркта безнең якларда калучы кошлар бик күп. Кошлар чын түгел, алар картоннан кисеп ясалганнар, шуңа күрә сайрамыйлар. Без табышмаклардан чыгып аларны белергә тиешбез һәм алар кебек тавышлар чыгарырбыз.

-Ботакта утырам,кар-кар кычкырам. – (Карга)

-Чик-чирик киләм,ботактан сикерәм. (Чыпчык)

-Гомер-гомергә күп сөйләшкән,урлашкан. (Саескан)

- Түше кызыл,канаты кара

җим чүпләргә ярата

 беренче кар яугач ук, миләшкә барып куна.-(Кызылтүш)

Хезмәт: Кардан кечкенә тау ясау

 Максат: тәрбиячегә ярдәм итү.

Мөстәкыйль эш: “Елан хәрәкәтләре”

 Максат: бер-бер артлы тезелешеп елан хәрәкәтләре ясау.

Уртанчылар төркеме Декабрь

Саф һавада булу картасы – № 9

“Кардагы кош эзләрен күзәтү”

Максат: кышлап калучы кошлар турындагы белемнәрне арттыру;кардагы эзләрнең кайсы кошныкы икәнлеген билгеләү; хәтерне яхшырту.

Күзәтү барышы:

Балалар без сезнең белән кошларны өйрәнүне дәвам итәбез. Бүген без  кардагы эзләрнең кайсы кошларныкы икәнлекләрен билгеләрбез. Иң кечкенә эзләр әлбәттә иң кечкенә кошларныкы: чыпчык һәм синичканыкы.Уртанчы эзләр- саесканныкы.Ә иң зур эзләр иң зур кошныкы- карганыкы. Менә шулай зурлыкларыннан чыгып кошларның эзләренең кайсы кошныкы икәнлеген билгели алабыз.

Хезмәт:кардан тау ясау

 Максат: эш эшләү теләге уяту.

Х\у : “Чыпчыклар- каргалар”

 Максат: тэрбияче сүзләрен дөрес аңлап, дөрес хәрәкәтләр ясау.

Мөстәкыйль эш:”Кар йомарламын тигер”

Максат:  күз күрешен чыныктыру; кул көчен арттыру.

Уртанчылар төркеме Декабрь

Саф һавада булу картасы- № 10

“Карганы  күзәтү”

Максат: карганы өйрәнүне дәвам итү; аның кайда яшәвен.нәрсә белән туклануын,тышкы кыяфәтен ойрәнүне дәвам итү.

Күзәтү барышы:

Тәрбияче табышмак әйтә:

җәнлекләр арасындагы төлке кебек,

кошлар арасында иң хәйләкәр,

кача ботаклар арасына,

аның исеме – (Карга)  

-Карганың томшыгы,койрыгы,канатлары нинди?;

- кайда яши?;

-нәрсә ашый? кебек сорауларга җаваплар бирү.

Хезмәт: участоктагы карны һәм чүп-чарларны чистарту Максат: зурлар эшенә өйрәнү,зурларга ярдәм итү теләге тудыру.

Х\у “Каргалар”

 Максат: тәрбияче сүзләрен дөрес аңлап, бер-береңә юл куеп дөрес хәрәкәтләр ясап уйнау.

Мөстәкыйль эш: “Елан хәрәкәте”

Максат:  предметлар арасыннан еланхәрәкәте ясап хәрәкәтләнү.

Уртанчылар төркеме Гыйнвар

Саф һавада булу картасы - № 1

“Кошларны күзәтү”

Максат: кошларны өйрәнүне дәвам итү; аларның гәүдә өлешләрен атау.

Күзәтү барышы

 Участокта балалар  белән җимлеккә кайсы кошның беренче булып килүен күзәтәбез. Әлбәттә инде беренче булып чыпчык килде.Икенче булып кызылтүш килде,нинди җыр җырлый ул? әйдәгез тыңлыйк.Өченче булып саескан килде.Аның канатында нинди төсләр бар?Балалар әйдәгез әле чыпчыклар екебек сикерешик һәм сайрашыйк. Саесканнар кебек җырлыйк.

Хезмәт:Кошларга кардан ашханә төзү.

Максат: дус-тату эшләү.

Х\у:”Эт һәм чыпчыклар”

Максат: балаларны төрле якка йөгерергә өйрәтү.

Мөстәкыйль эш: хәрәкәтләнү үстерү

Максат: тиз йөгерүне ныгыту;ату көчен үстерү.

Уртанчылар төркеме Гыйнвар

Саф һавада булу картасы - №2

“Саесканны күзәтү”

Максат: Тирә-юнгә кызыксыну тәбияләү; кошны тавышыннан тану; кошлар турында табышмаклар өйрәнү.

Күзәтү барышы:

Тәрбияче табышмак әйтә:Кем оча? кем сикерә?

Безгә яңалык сөйләргә тели? – (Саескан);

-Бу нинди кош?

-кайда яши?

-җылы якка китәме?

-ул оясын кайда ясый? кебек сорауларга җаваплар бирү.

Хезмәт:Тайгак җирләргә ком сибү.

Максат:дусларыбызга ярдәм итү теләге тудыру.

Х\у: “Ак-кара”

Максат: качучыны сигнал буенча куып тоту.

Мөстәкыйль эш: Хәрәкәтләнүне үстерү

Максат:тар юлдан төрле темпта йөгергәндә хәрәкәтне үстерү.

Уртанчылар төркеме Гыйнвар

Саф һавада булу картасы - № 3

“Кошларны күзәтү”

Максат: балаларда кошларга карата ярдәм итү теләге тудыру; саескан белән чыпчыкны чагыштырып өйрәнү.

Күзәтү барышы

Кыш көне кошларга ашар өчен бөҗәкләр дә, суалчаннар да булмый. Шуңа күрә без аларга ярдәм итәргә тиешбез.Хәзер без аларга ипи валчыклары,кнбагыш,ашлык кебек ризыклар чәчәбез.Әнә, чыпчыклар,саескан,карга һәм песнәкләр килде.

Әйдәгез саескан белән чыпчыкны чагыштырыйк,кайсы зуррак? нинди охшаш яклары бар? нинди аермалары бар?

Алар ачыкканнар,туңганнар. Кошлар кешеләргә ашау сорап якынрак киләләр,аларны ашатырга кирәк. Без аларны ашаттык,кошлар димәк безгә бик рәхмәтле.

Хезмәт:Кардан тау ясау.

Максат:карны бер җиргә өю,көрәкләр белән суккалап тыгызлау.

Ху: “Эт һәм чыпчыклар”

Максат:кошларныкы кебек хәрәкәтләрне ныгыту;алар сайраган кебек тавышар чыгара белү.

Мөстәкыйль эш: Хәрәкәт үсеше

Максат: Мәйданчыкта ориетлаша белү; яшерелгән уенчыкны аңлатуга карап табу.

Уртанчылар төркеме Гыйнвар

Саф һавада булу картасы № 4

“Һава торышын күзәтү”

Максат: кыш көннәрендә кояш үзенчәлекләрен өйрәнүне дәвам итү. тере булмаган табигаткә кызыксыну тәрбияләү.

Күзәтү барышы

Кояш чык,чык,чык.

Сулар каттылар,

 җирләр суынды

өйләрне яктырт, барысын сөендер.

-Бүген кояш нинди? нәрсәгә охшаган?

-кыш көне кояш нык яктырта, әз җылыта.

Хезмәт: каен һәм миләш агачларына бара торган юлларны кардан чистарту

Максат: тәрбиячегә ярдәм итү.

Х\у:” Үз өеңне тап; “ Үрдәкләр”

Максат: түгәрәккә сикереп керү һәм команда буенча сикереп чыгу.

Мөстәкыйль эш: “өемнән-өемгә”

Максат: сикерү; тигезлек саклау.

Уртанчылар төркеме Гыйнвар

Саф һавада булу картасы № 5

“Җилне күзәтү”

Максат: җилнең барлыгын-юклыгын, юнәлешен өйрәнү.

Күзәтү барышы

Исте көчле җил,исте йомшак җил

Агачларны селкетте.

Юл буйлап та йөгеде, чокырга да егылды

Ә соңрак тынды-тынды

 ә агачлар зур үсте.

- Нинди җил исә?

-Җил кайсы яктан исә? сорауларына җаваплар бирү.

Хезмәт:Нәрсәдер ясар өчен карны бер җиргә өю

Максат: эшне җиренә җиткереп эшләргә өйрәнү

Х\у:”Куып тотышлы”; “Каргалар һәм оя”

Максат: мәйданчык буйлап егылмыйча тиз йөгерергә өйрәнү

Мөстәкыйль эш: “Чанада куышу”

Максат: чанада утырган килеш, аяклар белән этешеп флажокка барып җитү.

Уртанчылар төркеме Гыйнвар

Саф һавада булу кртасы № 6

“Миләшне күзәтү”

Максат: кыш көне миләшне күзәтүне дәвам итү; кышкы салкыннардан аны ничек саклап калу.

Күзәтү барышы

Кыш җитте,миләш агачы яфракларсыз калды, миләшләрен кошлар чүпләде,кайберләре җиргә коелды. Ә кар явып аларны каплады.

Хезмәт: карны бер җиргә өю; көрәк тотып эшләргә өйрәнү.

Х\у: “Кар бөртекләре һәм җил””Кар кызын тап”

Максат: сигнал буенча түгәрәк буйлап төрле юнәлешләрдә йөрергә өйрәнү.

Мөстәкыйль эш: “ Чанада куышу”

Максат: чанада утырган килеш, аяклар белән этешеп кар өеменә чаклы бару.

Уртанчылар төркеме Гыйнвар

Саф һавада булу картасы № 7

“Чыршыны күзәтү”

Максат: Чыршыга карата күзаллау барлыкка китерү.

Күзәтү барышы

Аны гел урманнан табасың,

урманда аны очратасың

керпе кебек казый ул,

кышын да җәйге күлмәктән ул.

Чыршы озын,кәүсәсе туры. ботаклары күп һәм энәләр белән капланган.Кышын да яшел, бүтән агачлар кебек саргаймый, кар белән генә каплана.

Хезмәт: Мәйданчыкны кардан чистарту

Максат:агач көрәкләрне куллана белергә өйрәнү

Х\у: “ Куып тотышлы”, “Бер ярдан икенче ярга”

Максат: таралышып йөгерүне  һәм шнур аркылы сикерүне ныгыту.

Мөстәкыйль эш: “Флажокка кадәр сикер”, “Капкаларга”

Максатлары: алга таба хәрәкәтләнгәндә ике аякта сикерүне һәм үрмәләүне ныгыту.

Уртанчылар төркеме Гыйнвар

Саф һавада булу картасы № 8

“Тере һәм ясалма чыршыларны чагыштыру”

Максат:балаларга тере чыршының төп үзенчәлекләрен күрсәтү.

Күзәтү барышы:

Мәйданчыгыбызда тере чыршы үсә, тамырлары җирдә,кышын ул йоклый, җәен үсә. Яңа ботаклары, мәкәйләре барлыкка килә, үзеннән хуш ис бөркелә.  Ә ясалма чыршы урманда үсми, аны заводларда ясыйлар,без аны нинди бәйрәмдә бизибез?

- Тере чыршыны ясалма чыршыдан ничек аерабыз?

-Ни өчен агачларны кисәргә ярамый? кебек сорауларга җаваплар бирү.

Хезмәт:карны бер җиргә җыеп курчакларга тау ясау

Максат: хезмәткә карата ярату хисләре тәрбияләү

Х\у: “Чебиләр”, “Кем  ераграк ата”

Максат:утыргычтан ике аякта сикереп төшуне өйрәнү; мәкәйләрне, кар йомарламнарын ераклыкка ыргыту. Мөстәкыйль эш: “Капкалар”, “кулларны тотынышып, круг белән таудан шавып уйнау.

Уртанчылар төркеме Гыйнвар

Саф һавада булу картасы № 9

“Кояшны күзәтү”

Максат: кояшның кайсы кырыйда күтәрелүе һәм кайсы кырыйда качуы турындагы белемнәрне үстерү.

Күзәтү барышы:

Балалар кояш кайда йоклый?,

-Кайда йокыдан тора?,

-Кыш көне кояш безне җылытамы?- кебек сорауларга бергәләшеп җаваплар табу.

Хезмәт: мәйданчыктагы карны чистарту.

Максат: башланган эшне азагына җиткерергә өйрәнү.

Х\у: “Куяннар”; “Кошлар һәм песиләр”.

Максатлары: кагыйдә буенча уйнарга өйрәнү;фикерләү һәм хәтерне үстерү.

Мөстәкыйль эш: “ Өскәрәк ат”

Максат: тупны өскә атып, тотып алу.

Уртанчылар төркеме Гыйнвар

Саф һавада булу картасы- № 10

“Карны күзәтү”

Максат: кар үзенчәлекләренә карата күзаллаулар барлыкка китерү (ак. суык. юеш)

Күзәтү барышы:

Әкрен-әкрен кар ява

ябалак-ябалак булып

без чистартырбыз аны

 бик тырышып-тырышып

Ак кар каплады

агачларны, өйләрне.

Бик тә күңелле

 безгә кыш килде!

 Кар нинди төстә?,

-Кулга тотсаң ул нишли?,

-Кардан нәрсәләр ясап була?- кебек сорауларга бергәләшеп җаваплар бирү

Хезмәт: мәйданчыкны кардан чистарту

Максат: гөлләргә су сибәр өчен, карны чиләккә тутырып төркемгә алып керү.

Х\у: “Кар бөртекләре”; “ Кем тизрәк флажокка йөгереп барыр”

Максат: җитезлек һәм фикерләүне үстерү.

Мөстәкыйль эш: “Кем биегрәк сикерер”

Максат: биеклеккә сикерергә өйрәнү; көч арттыру.

Уртанчылар төркеме  Февраль

Саф һавада булу картасы № 1

“Кар яуганны күзәтү”

Максат: Табигать  үзенчәлекләрен өйрәнүне дәвам итү.

Күзәтү барышы.

 Тәрбияче сораулар бирә:

-кар бөртеге нинди төстә?,

- кемнең курткасы шундый төстә?,

-кыш нинди төстә?,

-кар бөртеге җиңгә утырды да эреде һәм юкка чыкты- кебек сораулар, җөмләләр белән әңгәмә оештыру.

Хезмәт: мәйданчыктагы карны көрәү,юл ачу

Максат: эшне җиренә җиткереп эшләргә өйрәнү.

Х\у: “Кыш бабай”; “Кар бөртеге әйләнә”

Максат: уендагы хәрәкәтләрне дөрес башкарып уйнау.

Мөстәкыйль эш:”Үзәгенә эләк”

Максат: төз атуны яхшырту.

Уртанчылар төркеме  Февраль

Саф һавада булу картасы № 2

“Һава торышын күзәтү”

Максат:Табигать үзгәрешләрен сизәргә өйрәнү.

Күзәтү барышы:

Көн буена туктамастан тышта ап-ак кар ява,

Капланып кырлар,болыннар, җир йөзе ап-акллана.

-Табигаттә нәрсәләр үзгәргән?,

-җир һәм агачлар нәрсә белән капланганнар?

-Агачлар кышын нишлиләр?-кебек сорауларга бергәләшеп җаваплар бирү.

Хезмәт: кошларның җимлекләрен кардан арындыру

Максат: эшләгән эшне теләп эшләргә өйрәнү.

Х\у: “кар каруселе”; “Куып тотышлы”

Максат: тәрбияче сигналына карата хәрәкәтләнү; фикерләү сәлатен үстерү.

Мөстәкыйль эш: “Иң җитезе бул”

Максат: җитезлекне, фикерләү сәлатен  үстерү.

Уртанчылар төркеме Февраль

Саф һавада булу картасы №3

“Кар бөртекләрен күзәтү”

Максат:кар бөртеген һәм аның үзенчәлекләрен өйрәнүне дәвам итү.

Күзәтү барышы

Очты-очты йолдызчык һавада,

кунды һәм эреде,уч төбемдә.

Хезмәт:юлны кардан чистарту.

Максат: хезмәтне яратырга өндәү.

Х\у:”Буран”; “Скок подскок”

Максат: сигнал буенча, абынмый-сөртенми бер-бер артлы йөгерергә өйрәнү.

Мөстәкыйль эш: “Кем ераграк”

Максат: йөгергәндә һәм озынлыкка сикерергә өйрәнү.

Уртанчылар төркеме Февраль

Саф һавада булу картасы №4

“Урам чистартучының эшен күзәтү”

Максат:урам чистартучының эше белән танышуны дәвам итү; аңа ярдәм итү теләге тудыру.

Күзәтү барышы:

Тын гына ак кар ява, без аны чистартабыз көрәк белән. --Балалар, хәзер нинди ел фасылы?

-нәрсә ява?

-карны кем чистарта?

-аның эше кемгә кирәк сорауларына җаваплар бирү.

Хезмәт:юлдагы карны чистарту.

Максат: көрәкне дөрес тотарга өйрәнү.

Х\у: “Кыш бабай”; “Чыршыга”

Максат: сигналга карап ,абынмый-егылмый йөгерергә өйрәнү.

Мөстәкыйль эш: хәрәкәт үстерү

Максат: (йөгерү; сикерү; кар йомарламнарын ату).

Уртанчылар төркеме Февраль

Саф һавада булу картасы №5

“Кызылтүшләрне күзәтү”

Максат: Кызылтүшләр турындагы белемнәрне арттыру

Күзәтү барышы:

Тәрбияче сораулар бирә:

-балалар,кызылтүш нинди?;

-алар кайда яшиләр?; нәрсә ашыйлар?

-нинди тавышлар чыгаралар?- шушы сорауларга җаваплар бирү.

Иң беренче суыклар башлану белән кызылтүшләр мәйданчыкка киләләр аркалары көрән,койрык һәм канатлары кара ә түше ачык-кызыл төстә.

Хезмәт: юлны кардан себерү.

Максат: эшне җиренә җиткереп эшләргә өйрәнү.

Х\у: “кошларның кайтуы”; “Куяннар һәм бүре”

Максат:үрмәләүне, сикерүне үзләштерү.

Мөстәкыйль эш:Хәрәкәтне үстерү

Максат: (йөгерү,сикерү,атышу)

Уртанчылар төркеме Февраль

Саф һавада булу картасы №6

“Песнәкне күзәтү”

Максат: песнәк турындагы белемнәрне арттыру; кошларга карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Күзәтү барышы:

Балалар, песнәк нинди була?;

-нәрсә ашый?;

- кайда кышлый? сорауларына җаваплар бирү.песнәк әйтерсеңлә сары блузка кигән һәм кара галстук бәйләгән, ул ботактан-ботакка җиңел сикерә, көзен алар бергә җыелып очалар.

Хезмәт: җимлекләр ясау, кошларны ашату.

Максат: кошларга ярдәм күрсәтү.

Х\у: “Самолетлар”; “Тотышлы;

Максат: бер-береңә бәрелмичә йөгерергә өйрәнү.

Мөстәкыйль эш: Хәрәкәт үстерү

Максат:бер урында ике аякта сикерү: 2-3 тапкырйөрү белән чиратлаштырып.

Уртанчылар төркеме Февраль

Саф һавада булу картасы №7

“Кышлаучы кошларны күзәтү”

Максат: кышлаучы кошлар турындагы белемнәрне арттыру, аларга карата ярдәм итү теләге уяту.

Күзәтү барышы:

Балалар сез нинди кышлаучы кошларны беләсез?

-аларга кышын азык табу җиңелме?

-аларга нинди ярдәм күрсәтергә кирәк?

Салкын кыш якынаюга кышлаучы кошлар: чыпчыклар, каргалар,саесканннар. песнәкләр, күгәрченнәр кеше янына якынлашалар,аларга азык бетә,басулардагы икмәкләр җыеп алына, бөҗәкләр бетә суыктан. Шуңа күрә кошларга җимлекләр ясап, аларны ашатырга кирәк.

Хезмәт:юлларны кардан чистарту

Максат: эшне җиренә җиткереп башкару.

Х\у: “Кошлар һәм яңгыр”; “Кошлар һәм тычканнар”

Максат: сигнал буенча тиз йөгереогә өйрәнү.

Мөстәкыйль эш: Хәрәкәтне үстерү

Максат:кар йомарламын алга ыргыту күнекмәләре ясау.

Уртанчылар төркеме Февраль

Саф һавада булу картасы №8

“Балалар бакчасындагы мәйданчыктагы үзгәрешләрне күзәтү”

Максат: күзәтергә өйрәнү.

Күзәтү барышы:

Урам буйлап йөри Кыш бабай

 агачларга бәс кунган

 Карагыз әле, мәйданчыкта күпме кар. Без карны көрибез һәм агач асларына атабыз чөнки кар ул җир өчен юрган.кар күберәк булса ашлыклар яхшырак уңа дип тикмәгә генә әйтмиләр.

Хезмәт:бергәләшеп мәйданчыктагы карны чистарту

Максат: бердәмләшеп эшләргә өйрәнү.

Х\у: Өйсез куян”

Максат: сигнал буенча кушылган эшне тиз үтәү.

Мөстәкыйл эш:Хәрәкәт ныгыту

 Максат: тизлеккә йөгерү; атуны ныгыту.

Уртанчылар төркеме   Март

Саф һавада булу картасы №1

Кошларны күзәтү

Максат:Тышкы кыяфәте, зурлыгы, тавышы буенча кошларны аера белергә өйрәтү. Күзәтүчәнлекне, хәтерне үстерү. Кошларга карата кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.

Күзәтү барышы

Тәрбияче балаларга сораулар бирә, табышмаклар әйтә.

-Безнең мәйданчыкка нинди кошлар очып килә?

-Алар нинди зурлыкта?

-Төсләре нинди?

-Нәрсә белән тукланалар?

-Яз көне кошлар тормышында нинди үзгәрешләр була?

-Кошлар үзләренең балалары турында ничек кайгырталар?

-Кошлар нинди файда китерәләр?

-тагын нинди кошлар беләсез?

Ә хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм:

Чырык-чырык чыркылдый,

Бер җиргә дә ул китми.

Безнең белән дус яши.

Әйтегезче, ул ни? (Чыпчык).

Хезмәт: Комлыктагы комны казу.

Максат: Хезмәткә карата уңай караш тәрбияләү.

Хәрәкәтле уен: “Төсле автомобильләр”

Максат: Уенныә кагыйдәсен үтәргә өйрәтү; тәрбияче сигналы буенча этешмичә, чәчелеп йөгерү, төсләрне ныгыту.

Шәхси эш: Урында югарыга сикерү.

Максат: Сикерү алымын үстерү, җиңеллек, җитезлек тәрбияләү.

Уртанчылар төркеме   Март

Саф һавада булу картасы №2

Урам җыештыручы машинаны күзәтү

Максат: Машиналар турында белемнәрен тирәнәйтү, нинди эш башкаруларын ачыкла, төзелешендәге үзенчәлекләрне билгеләү. Техника белән кызыксынучанлык тәрбияләү. Зурлар хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

Күзәтү барышы

Тәрбияче табышмак әйтә, әңгәмә уздыра.

-Ни өчен су сиптерүче машинаны – “машина-фонтан” диләр?

-Ул нинди эш башкара? Су сиптерүче машина бензин ташучы машинадан нәрсәсе белән аерыла? Нәрсәсе белән охшаш?

-Нинди урам себерүче олы юлны себерә?

Бу механик-урам себерүче машина. Алдында зур кыргыч. Уртада: алгы һәм арткы тәгәрмәчләр арасында зур йонлач щетка әйләнә. Ул тимер чыбыктан ясалган, шуңа күрә ул каты һәм чәнчүчән.

-Ни өчен бу машиналар иртән иртүк урам җыештырырга чыгалар?

-Ни өчен аларны “Чудо-Урам себерүче” дип атыйлар?

Хезмәт:Мәйданчыкта корыган яфракларны, чыбык-чабыкларны җыю, чүп савытына илтеп түгү.

Максат:Чисталыкка, тәртипкә өйрәтү, күмәк эштә катнашу теләге уяту.

Хәрәкәтле уен: “Кем иң төз атучы?”, “Куып тот”

Максат:Хәрәкәтле уенны оештыруда мөстәкыйльлек тәрбияләү; җитезлек, күз белән чамалауны үстерү, уенның кагыйдәсен үти белүләренә ирешү.

Шәхси эш: Хәрәкәт үсеше.

Максат:Үрмәләп чыгу күнекмәләрен ныгыту.

Уртанчылар төркеме   Март

Саф һавада булу картасы №3

Күгәрченнәрне күзәтү

Максат:Кошларныә тышкы кыяфәтләре, яшәү һәм хәрәкәтләнү үзенчәлекләре турында белемнәрен үстерү. Кошлар тормышын күзаллауны формалаштыру.

Күзәтү барышы

Безгә бик күптәннән билгеле,

Бу кош бит – хат ташучы.

Тәрбияче балалар белән әңгәмә уздыра, сораулар бирә.

-Бу нинди кош?

-Ул нинди төсләрдә була?

-Зурмы, әллә кечкенә кошмы?

-Күгәрчен- күчмә кошмы?

-Күгәрченнәр нинди файда китерә?

-Алар үзләренә ояны кайда ясыйлар?

-Ни өчен аларны хат ташучы кошлар дип атыйлар?

Чыпчыклар чыркылдашалар, ә күгәрченнәр гөрләшәләр.

Хезмәт:Күмәк хезмәт: мәйданчыкны җыештыру.

Максат:Мәйданчыкны чиста тоту теләге уяту

Хәрәкәтле уен: “Күгәрченне куып тот”.

Максат:Җитезлекне камилләштерү (сигналга карап йөгерү, артка борылып карамаска).

“Ябалак” уены – сигнал биргәч кенә хәрәкәтләнү, тиз хәрәкәтләнгәндә ешрак атлау, кулларны дөрес хәрәкәтләндерү.

Шәхс эш: Хәрәкәт үсешею

Максат: Уң (сул) аята чиратлап сикерү, уңга, сулга, әйләнеп сикерүне кабатлау.

Уртанчылар төркеме   Март

Саф һавада булу картасы №4

Төзелеш техникасын күзәтү

Максат: Төзелештә кулланыла торган техникалар турында белемнәрен арттыру. Төзүче һөнәре турында мәгълүмат бирү. Зурлар хезмәтенә хөрмәт уяту.

Күзәтү барышы

Тәрбияче балалар белән якын ирәдәге төзелештә эшләүче машиналарны күзәтәләр. Соңыннан тәрбияче табышмак әйтә, әңгәмә уздыра.

Ул үзе шундый көчле,

Тешле-тешле, чүмечле.

Берүзе эшли ала

Йөз кешелек эшне. (Экскаватор)

Экскаваторны карау. Аның төп өлеше-чүмече. Тимер тешләре белән җиргә кадый һәм чүмеченә тутыра һәм аны йөк ташучы машинаның 9самосвал) арбасына (кузов) бушата. Экскаватор иң көчле машина.

Ә почмакта күтәргеч кран. Ул плитә һәм кирпичләрне күтәреп куя. Йортларны төзүдә ярдәм итә.

_Ул ничек төзүчеләргә ярдәм итә?

-Нинди плитәләрне күтәрә?

Хезмәт: Зурларга агач утыртуда ярдәм итү. (агачны тотып тору, утырткач су сибү).

Максат:Хезмәткә һәм табигатькә сак караш тәрбияләү.

Хәрәкәтле уен:” Аю-бүре”

Максат: сигналга карап хәрәкәтләнү, җитезлек тәрбияләү.

Шәхси эш:Бүрәнәдән йөрү.

Максат:Тигезлекне саклый белүне ныгыту.

Уртанчылар төркеме   Март

Саф һавада булу картасы №5

Тирәк (тополь) агачының бөресен күзәтү

Максат: Мәйданчыктагы агачлар белән таныштыруны дәвам итү. Бөренең-яфракның “өе” булуын, аннан яфраклар чыгуын аңлату.

Күзәтү барышы

Балалар белән тирәк агачының бөреләрен күзәтү.

-Бу нәрсәләр?

-Бөреләр кайда була?

-Бу агачның исеме ничек?

-Тирәкнең иниди өлешләрен беләсез?

-Каен агачы белән нинди охшаш яклары бар?

-Нәрсә белән аерылалар?

Тополь агачының бөреләрен күзәтү һәм кыш көне күзәткән бөреләр белән чагыштыру.

-Бөреләр нишләгән? (бүрткән)

-Алар нинди төстә?

-Бөреләрдән нәрсә барлыкка килә?

-Яфраклар нинди төстә була?

Хезмәт: Мәйданчыкта тәртип урнаштыру, чыбык-чабыкларны, чүпләрне җыеп алу.

Максат: Бергәләп эшләү теләге уяту, үзара аралашып эшләүдән шатлык хисләре тәрбияләү.

Хәрәкәтле уен: “Йөгереп бар да, сикер”, “Кем тизрәк йөгерә?”

Максат: Сикерү алымын камилләштерү.

Шәхси эш: Бүрәнәдән йөрү күнекмәсен ныгыту.

Максат:Тигезлекне саклап йөри белүне ныгыту.

Уртанчылар төркеме   Март

Саф һавада булу картасы №6

Хат ташучы хезмәтен күзәтү

Максат: Хат ташучы хезмәтен күзәтүне дәвам итү. Сүзлек запасын баету, хезмәт кешеләренә карата хөрмәт тәрбияләү.

Күзәтү барышы

Ел фасылына карап, хат ташучының хезмәтендә үзгәрешләр булмавын билгеләү.

-Хат ташучының киемендә үзгәрешләр бармы?

-Ни өчен яү һәм көз көннәре хат ташучы букчасы ябык була?

-Ни өчен хат ташучы нинди һава торышында да хезмәт итә?

Хезмәт: Мәйданчыктагы чүпләрне җыеп алу.

Максат: Үзара аралашып, күмәк эшләүне башкару. Җаваплылык хисләре тәрбияләү.

Хәрәкәтле уен: “Казлар – аккошлар”.

Максат: Хәрәкәт үсешен камилләштерү, тирә-юньдәгеләргә комачауламаска, түземлелек тәрбияләү.

Шәхси эш: Хәрәкәт үсеше.

Максат: Хәрәкәтләнүне үстерү, җитезлек, түземлелек тәрбияләү.

Уртанчылар төркеме   Март

Саф һавада булу картасы №7

Машина йөртүче хезмәтен күзәтү

Максат: Машина йөртүче хезмәте белән таныштыруны дәвам итү, машинаның өлешләрен кабаталау. Зурлар хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

Күзәтү барышы

Тәрбияче балаларга сорау бирә.

-Бу нинди машина?

-Машина йөртүче кешене ничек атыйлар?

-Тагын нинди машиналарны беләсез?

-Җиңел машина белән йөк машиналары арасында нинди аерма бар?

Хезмәт: Бакча мәйданчыгын җыештырырга ярдәм итү.

Максат:Җаваплылык хисләре тәрбияләү. Зурларга, үзара ярдәмләшү хисләре тәрбияләү.

Хәрәкәтле уен: “Без-шоферлар”, “Чыпчыклар һәм автомобиль”.

Максат:Тирә-юньдә ориентлашуны камилләштерү, тигезлекне саклый белүне ныгыту.

Шәхси эш: хәрәкәт үсеше.

Максат: Тигезлекне саклый белүне камилләштерү.

Уртанчылар төркеме  Апрель

Саф һавада булу картасы № 1

Урам себерүче хезмәтен күзәтү

Максат:Ярдәмгә килү теләкләрен формалаштыру, хезмәт нәтиҗәләрен бәяләргә күнектерү. Хезмәт ияләренә хөрмәт тәрбияләү.Сөйләм телләрен үстерү. ( урам себерүченен эш коралларының исемнәре һәм ни өчен кирәклеге)

Күзәтү барышы

Ары йөгерде — сыйпады,

 Бире йөгерде — сыйпады.

Ары килеп, бире килеп,

Бер почмакка утырды. (Себерке)

Тәрбияче балалар белән әңгәмә үткәрә.

-Юлларны кем җыештыра?

-Урам себерүче нәрсәләр белән чистарта?

-Ә без нинди эш кораллары белән эшләрбез?

Хезмәт: Мәйданчыкта тәртип оештыру.

Максат: Күмәк эшне оештыру. Һәрберсенә эш йөкләү. Эшнең нәтиҗәсеннән чыгып, канәгатьләнү хисе алу, хезмәт күнекмәләрен камилләштерү.

Хәрәкәтле уен:”Күңелле чыпчыклар”, “Кояш куяннары”.

Максат:Уен кагыйдәләренә туры китереп уйнауныбулдыру. Мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Шәхси эш: Хәрәкәтне үстерү.

Максат: Хәрәкәт күнекмәләрен камилләштерү һәм үстерү.(шуышып чыгу, үрмәләү).

Уртанчылар төркеме  Апрель

Саф һавада булу картасы № 2

Җилне күзәтү

Максат: Һава торышындагы үзгәрешләр турында күзаллауларын ныгытуны дәвам итү. Җил, аның үзенчәлекләре турында кузаллауларын формалаштыру. Җилнең юнәлешен белергә өйрәтү.

Күзәтү барышы

Дөньяда ничек рәхәт. Барасың, ә җылы җил синең битләреңнән сыпыра.

Җылы һава салкыннан җиңелрәк, ул өскә күтәрелә, ә салкын һава аста кала. Һава барлык җирдә дә бертөрле түгел, ком өстендә ул катырак җылына, шуңа күрә чүлләрдә җил җылы була. Елга өстендә һава салкынчарак була, шуңа күрә елгадан салкын җил исә. Һава җылынуга өскә күтәрелә, ә аның урынына салкыны ашыга. Һәрвакытта да һава диңгезләр, кырлар, урманнар һәм чүлләр өстеннән йөри.

Хезмәт: Юлны себерү.

Максат: Хезмәт итәргә кызыксыну уяту.

Хәрәкәтле уен:”Җилдән җитезрәк”, “Кем биегрәк”.

Максат: Йөгерүдә тизлекне үстерү, сикерергә өйрәтү.

Шәхси эш:”Ераккарак сикер”.

Максат:Йөгереп килеп озынлыкка сикерергә өйрәтү.

Уртанчылар төркеме  Апрель

Саф һавада булу картасы № 3

Кошларны күзәтү

Максат: Кошлар турында кайгыртучанлыкны формалаштыру. Кошларны исемнәре белән гәүдә төзелешләре белән атарга өйрәтү. Бер-берләре арасында охшаш һәм аермалы якларын табарга өйрәтүне күнектерү.

Күзәтү барышы

Тәрбияче җимлеккә күпме кошлар очып килгәнен балаларга аңлата. Зур кошларга күбрәк игътибар итәргә куша. Аларның каурыйлары нинди, җир өстендә үзләрен ничек итеп тоталар, нинди озын томшыклары. Ә хәзер саесканны күзәтик. Ул саесканнан бераз кечерәк, нинди матур аның каурыйлары.Озын койрык, ул җир өстендә йөрми, ә урыннан урынга сикереп йөри.

Хезмәт: Юлны чүп-чардан җыештыру.

Максат:Хезмәткә хөрмәт уяту.

Хәрәкәтле уен: “Каргалар һәм чыпчыклар”.

Максат:Пространствода ориенталаша белергә өйрәтү.Тәрбияченең әмерен тыңларга күнектерү.

“Тычканнар түгәрәктә йөри” уены-Уенга кызыксыну уяту.

Шәхси эш: “Флагка кадәр йөгер”.

Максат: Йөгерү тизлеген үстерү.

Уртанчылар төркеме  Апрель

Саф һавада булу картасы № 4

Саесканны күзәтү

Максат:Яз турында  һәм кошларның бу ел фасылында үз-үзләрен тотышлары турында белемнәрен киңәйтү.Балаларның белемнәрен яңа сүзләр һәм төшенчәләр белән баету.

Күзәтү барышы

Кояш тагын да күбрәк җылыта, карлар эри, гөрләвекләр ага, кошлар үзләренең җырларын җырлыйлар. Балалар гөрләвек аккан тавышны тыңлыйлар һәм кабатлыйлар “ж-ж-ж”. Гөрләвек буйлап, агач ботаклары, кәгазь көймәләр агызалар.

Кошлар ашханәсенә кошлар җыелган.

Санагыз эле, нинди кошларны күрәсез? Сез ничек уйлыйсыз, алар ни өчен шулай шатланышалар. Саесканга игътибар бирегез эле, ул да яз килүгә ничек сөенә, үзенчә җыр җырлый. Кошларның үз-үзләрен тотышларында нинди үзгәрешләр күрәсез? Кошларга азык табуда читен икәнен аңлатып, җимлеккә азык салу.

Хезмәт:Мәйданчыктагы чүп-чарны җыештыру.

Максат:Киңәшләшеп эшләүне булдыру.

Хәрәкәтле уен:“Кошлар ояда” уйнау.

Максат: Балаларны йөгерүдә активлаштыру, бэрелешми генә хәрәкәт итүне формалаштыру.

Шәхси эш:Хәрәкәтне үстерү.

Максат:Тәрбияче сигналы буенча төрле якка тиз генә йөгерүне ныгыту.

Уртанчылар төркеме  Апрель

Саф һавада булу картасы № 5

Һава торышын күзәтү

Максат: Табигатьтә ел фасылында була торган үзгәрешләр турында белемнәрен ныгыту.

Күзәтү барышы

Көннәр аяз, күктә алсу

Нур сибе, кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы-

Сагынып көткән яз килә.

-Яз килү белән, табигатьтә нинди үзгәрешләр күзәтелә? Көннәр озыная, кояш күбрәк күренә һәм катырак җылыта башлады.

Бакчаларда ниләр үзгәрде? Уйлап карагыз эле, ни өчен кар барлык урыннарда да эреп бетмәгән, ә кечкенә тумгәкләр кебек калган? Тиздән җылы яклардан кошлар кайта башлар, әгәр дә без агач башларына сыерчык оялары элсәк, алар ул ояларга килеп яши дә башларлар.

Һәркөнне алар иртән үзләренең сайраулары белән безнең күңелләрне күтәрерләр.Агачларда һәм бакчалардагы корткычларны ашарлар.Сез нинди корткыч бөҗәкләрне беләсез?

Кырмыска-корткыч бөҗәкме?(Юк, ул санитар).

Агачларда нинди үзгәрешләр барлыкка килде?(Бөреләр бүртә башлады).

Ни өчен кыш көне бөреләр бүртми? (Агачлар, аю кебек кыш көне йоклыйлар, ә кояш җылыта башлау белән, алар уяна һәм дым белән туклана башлый).

Хезмәт: Бакчада түтәлләр арасына ком сибү.

Максат: Малайларны кызларны хөрмәт итәргә өйрәтү. Авыр эшләрне башкару, чиләк белән ком ташу.

Хәрәкәтле уен: “Кошлар кайта”

Максат: Тәрбияче сигналы буенча тиз генә хәрәкәтләнергә өйрәтү.

Шәхси эш:Хәрәкәт үсеше.

Максат: Каршылыкларны сикереп чыгып, атлап бару күнекмәләрен ныгыту.

Уртанчылар төркеме  Апрель

Саф һавада булу картасы № 6

Тал агачын күзәтү

Максат: Тал агачының үзенчәлекле билгеләре белән таныштыру. Тал агачын башка агач һәм куаклардан аерырга өйрәтү.

Күзтү барышы

Мәйданчыктагы тал агачын күзәтү һәм сорауларга җавап бирү.

-Нинди билгеләргә карап, каен, миләш, тал агачын белергә була?

Тал – агачмы, әллә куакмы?

Халык телендә тал турында менә болай диләр: Үзенең бөдрә ботакларын елгага төшергән,

Нәрсәдер турында кайгыра,

Ник кайгырганын, беркемгә дә сөйләми.

-Талның ботакларында тагын ниләр бар?(Кечкенә йомшак кына тал песиләре).

Хезмәт: Мәйданчыкны чүп-чардан җыештыру.

Максат:Куелган бурычны бергәләшеп, киңәшеп эшләргә өйрәтү.

Хәрәкәтле уен: “Тигез юл буйлап”.

Максат:Биек булмаган бумнан йөрү, аякны тездән бөкләп, сикереп төшерергә өйрәтү.

“Минем янга йөгерегез”

Максат: Тәрбияче сигналы буенча, этешми-төртешми генә йөгерергә өйрәтүне дәвам итү.

Шәхси эш: Тупны өскә ыргыту.

Максат: Өлгерлек, җитезлек тәрбияләү.

Уртанчылар төркеме   Май

Саф һавада булу картасы №1

Каенның уянып кына килүче бөреләрен күзәтү

Максат:Язның узенчәлекле билгеләре белән таныштыруны дәвам итү.Каен бөреләренең яз ел фасылында нинди үзгәрешләр алуын күзәтү.

Күзәтү барышы

Тәрбияче балаларга табышмак әйтә.

Яңгырлы да,карлы да,

Каеннары сулы.

Бөреләре туп-тулы-

Елның кай фасылы? (Яз).

-Табышмакта елның кайсы вакыты турында сүз бара?

-Язның билгеләрен санап чыгыгыз әле?

-Һәзер елның кайсы ае?

Балаларга май аенда язның кышны иң җиңеп чыга торган вакыты икәнен аңлату.

_-Бу нинди агач? Бөреләр белән нәрсә булган?

-Алар зурмы, кечкенәме?

Бөреләрне иснәп карау. –Аларның исләре бармы?

Бөреләрне тотып карау. –Алар нинди?

-Яфраклар нинди төстә булып чыгалар?

-Урманнар хәзер нинди төскә төренә?

-Тагын нинди кошлар очып киләләр?

-Урманда нинди кош күкелди?

-Яздан соң нинди ел фасылы килә?

Хезмәт:Бакчадагы түтәлләрне җыештыру.

Максат:Түтәлләргә орлыклар чәчәргә кызыксыну тәрбияләү.

Хәрәкәтле уен:”Йөгереп кил дә, сикер”.

Максат:этенеп китеп, сикерергә өйрәтү.

“Юл буйлап кем беренче йөгереп килә?”уены

Максат:Пространствода ориенталаша белергә өйрәтүне дәвам итү.

Шәхси эш:Билгеле бер ноктага ыргыту.

Максат: Бер кул белән билгеле бер ноктага ыргыту күнекмәләрен ныгыту.

Уртанчылар төркеме   Май

Саф һавада булу картасы №2

Чыршы белән нарат агачын чагыштыру

Максат:Ылыслы агачлар, аларның охшаш һәм аермалы билгеләре турында белемнәрен билгеләү. (Нарат, чыршы кебек, һәрвакыт яшел, ылысы бар, тик озынрак, ботаклары өскә карый.

        

        Күзәтү барышы

Зур наратлар, күккә кадәр үсеп,

Чистартырга күкне телиләр.

Кояш чыккач, яңгыр явып узгач,

Бигрәк матур, аяз көн, диләр.

Нарат агачы- бик биек агач. Аның кәүсәсе туры, ботаклары өстә генә, ботаклары озын энәләр белән капланган. Нарат җәй дә, кыш көне дә яшел төстә. Наратның чыршы кебек күркәләре була.

Хезмәт: Мәйдансыкны җыештыру.

Максат: Бер-берләренә булышырга өйрәтү, хезмәт сөючәнлек тәрбияләү.

Хәрәкәтле уен: “Чыпчыклар” , “Поезд” уены

Максат: Эскәмия буенча йөрергә, чәчелеп йөгерергә күнектерү.

Шәхси эш: “Кем беренче йөгереп килә?”, “Ташлар буйлап”.

Максат: “Ташлар” (кирпичлшр) буйлап, гәүдәне төз тотып йөрүне, йөгерүне күнектерү. Сигналга тиз генә хәрәкәт итәргә өйрәтү.

Уртанчылар төркеме   Май

Саф һавада булу картасы №3

Бакчада хезмәт

Максат: Кәбестә үсентесен, бәрәңгене, суган, кишер, чөгендер орлыкларын ничек итеп дөрес утыртырга икәнлеген күрсәтү.

Күзәтү барышы

Агач төбендәге җир өсте (казылмаган җир) ничек үзгәргән? (Яшел үлән барлыкка килгән).

Беренче чәчәк, үги ана яфрагы чәчәк атты, тузганакның кечкенә яфраклары барлыкка килде. Түтәлләргә игътибар бирегез эле. Бакча җир җиләгенең яшел яфраклары барлыкка килгән, мыекларын җибәргән, соңрак чәчәк атачак. Ә башка түтәлләрдә никтер бер әйбер дә юк. Түтәлләр матур һәм көз көне безне сөендерсен өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк? Кәбестә үсентесен ничек дөрес итеп утыртырга кирәк?

Иң беренче, кечкенә чокыр казыйлар, су сибәләр, чокырга үсентене утырталар, туфрак белән күмәләр. Ә ничек итеп орлыкны чәчәләр?

Баштан сай гына ызан ясыйла, аннары берәр орлыклап сибеп чыгалар, өстеннән тырма белән тигезлиләр һәм су сибәләр. Безнең орлыклар һәм үсентеләр үсеп китсен өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк? Аның өчен безгә җәй буе су сибәргә, чупләрен утап торырга кирәк. Шул вакытта безне яшелчә бакчасы тәмле яшелчәләре белән сыйлар.

Хезмәт: Бакчада хезмәт.

Максат:Тәрбияченең кушуы буенча йөкләнгән эшне җиренә җиткереп эшләргә күнектерү.

Хәрәкәтле уен: “Ябалак” уены

Максат: Тәрбияче сигналы буенча, тиз генә хәрәкәтләнергә өйрәтү. Билгеле бер юнәлештә йөгерергә, куллар белән салмак кына йөзү хәрәкәтен ясауны формалаштыру.

Шәхси эш: Хәрәкәтне үстерү.

Максат: Билгеле бер юнәлештә, чәчелеп йөгерүне формалаштыру.

Җиһазлар белән балаларның мөстәкыйль уеннары.

        Уртанчылар төркеме   Май

Саф һавада булу картасы №4

Чәчәк түтәлләрен күзәтү

Максат: Чәчәкләр турында белемнәрен ныгыту. Түтәлләрне чәчәк утыртырга әзерләү, аларны карап тоту, тәрбияләү теләге уяту.

Күзәтү барышы

Кыңгырау чәчәкләр җилдә

Баш иеп серләшәләр.

Бер-берсенә карап, алар

Үзара сөйләшәләр:

-Җил чыкса, сыгылабыз без,

Өзеп алмасын диеп,

Җил исмәгән вакытта да

Торабыз башны иеп.

-Чәчәк түтәлләренә чәчәк утырту өчен нәрсә эшләргә кирәк?(Өстендәге кипкән яфракларны, ботакларны җыю).

-Җирне нәрсә белән казыйбыз? (Көрәк белән)

Хезмәт: Мәйданчыкны күмәкләп җыештыру.

Максат: Киңәшләшеп уйнауны булдыру, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү.

Хәрәкәтле уен:”Тупны күрсәт”, “Төлке кетәклектә”.

Максат: тупны ыргытырга һәм тотарга өйрәтү, йөгерүдә күнектерү.

Шәхси эш:”Кошлар кайта”.

Максат: Тәрбияче сигналына тиз генә хәрәкәтләнергә һәм билгеле бер юнәлештә йөгерергә өйрәтүне дәвам итү.

Уртанчылар төркеме   Май

Саф һавада булу картасы №5

Миләш агачын күзәтү

Максат: Агачның төзелеше турында белемнәрен ныгыту. Май аенда табигатьтә барлыкка килә торган үзгәрешләр турында күзаллауларын формалаштыру.

Күзәтү барышы

Әкрен генә бөреләр бүртәләр, көннән көн алар зурая баралар. Миләш тагын җанлана, кышкы йокыдан уяна. Бераздан кечкенә, матур, яшел яфраклар барлыкка килә.Яфраклар үсү белән, миләш чәчәк ата башлый. Аның чәчәк исе тирә-юньгә хуш ис тарата. Бал кортлары миләш чәчәгеннән кызгылт хуш исле бал җыялар. Менә шундый киң күңелле инде ул миләш.

Хезмәт: Күмәк эш.

Максат: Мәйданчыкны корган яфраклардан, үләннәрдән чистарту.

Хәрәкәтле уен: “Тавык һәм чебиләр”, “Куяннар”.

Максат: Мәйданчык буйлап, ике аякта сикереп барырга өйрәтү, сигналга чүгәләргә өйрәтү.

Шәхси эш:Кеглялар арасыннан “елан” кебек йөрү, баш өстендә ком капчыклары йөртү.

Максат: Кеглялар арасыннан йөгергәндә, аларны аудармаска тырышу, тигезлекне саклау.

        Уртанчылар төркеме   Май

Саф һавада булу картасы №6

Чәчәк түтәлләрен күзәтү

Максат: Чәчәкләрнең исемнәрен, аның төзелешен, зурлыгын, яфракларының формасын билгеләү. Чәчәкләрнең хуш исләренә игътибар бирү, соклану хисләре тәрбияләү.

Күзәтү барышы

Сары күзле, ак керфекле

Ромашкалар бар әле.

Такыя бик матур булыр,

Кочагыңа ал әле.

Тәрбияче балаларга шигырь  әйтә һәм әңгәмә оештыра.

_-Чәчәк түтәлендә нинди чәчәкләр үсә?

-Аларның исемнәре ничек?

-Аларның кайсылары күпъеллык?

-Кайсылары береллык кына?

Хезмәт: Мәйданчыкны күмәкләп җыештыру.

Максат: Күмәкләшеп эшләүне булдыру.

Хәрәкәтле уен: “Тупны күрсәт”, “Тере чәчәк түтәле”.

Максат: Уен аша чәчәк исемнәрен хәтерләрендә ныгыту. Түгәрәктә йөрүне ныгыту. Тупны тотып алуда күнектерү.

Шәхси эш: Хәрәкәтне үстерү.

Максат: Тигезлекне саклап, туры сызык буйлап йөрергә күнектерү.

Уртанчылар төркеме   Май

Саф һавада булу картасы №7

Чәчәк түтәлләрен күзәтү

Максат: Үсемлекләрнетәрбияли белергә, су сибәргә, төпләрен йомшартырга өйрәтүне дәвам итү. Матурлыкны күрә белергә өйрәтү.

Күзәтү барышы

Энҗедәй чәчәк атам мин

Яз көнендә урманда.

Миңа берни кирәкми

Күләгәлек булганда.

Куак төпләрен яратам,

Яратам дымлы җирне.

Эссе кояш нурларында

Әлсерәп бөгәм билне.

Тәрбияче балаларга сорау бирә.

-Түтәлләрдә чәчәкләр яшел булып утырсын өчен, безгә нәрсәләр эшләргә кирәк?( Үсентеләр утыртырга кирәк)

-Үсентеләр яхшы итеп үссен өчен нәрсә эшләргә кирәк? (Су сибәргә, чүпләрен утарга кирәк)

-Кем белә – нәрсә ул чүп үләне?

Хезмәт: Чәчәк түтәлләрен рәткә кертү, төпләрен йомшарту, үсентеләр утырту.

Максат: Күмәкләшеп эшләүне булдыру.

Хәрәкәтле уен: “Тавыклар һәм чебиләр”, “Самолетлар”.

Максат: Йөгрүне, үрмәләп йөрүне, бер-берләрен этешмичә, тәрбияче сигналына тиз генә хәрәкәт итүне күнектерү.

Шәхси эш: “Кем эләгә?”, “Маймыллар”

Максат: Сул һәм уң куллар белән ыргытуны, гимнастик баскычтан үрмәләүне күнектерү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасы "Күңелле Светофор"

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасыМаксат :  балаларны транспорт төрләрен (автобус, җиңел машина, йөк машинасы) таный белергә һәм әйтеп бирә белергә, автомашинаның өлешләрен (кабина, ку...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар"

Занятие построено с использованием элементов  театрализованной деятельности для детей, с использованием костюмов и масок. Через  разные пальчиковые игры "Волшебные ручки",  у детей разв...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар"

Занятие построено с использованием элементов  театрализованной деятельности для детей, с использованием костюмов и масок. Через  разные пальчиковые игры "Волшебные ручки",  у детей разв...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

“Минем өем” проекты буенча уртанчылар төркемендә әти-әниләр белән үткәрелгән эшлекле уен «Мин татарча сөйләшәм”

Известный татарский поэт Ш.Маннур писал: Знай язык и русский, и татарский,   Выучи, мой друг! С ними откроешь ты познанье, Каждый близок и высок. Языки сближают нас...