әхлаклы балалар тәрбиялик
занимательные факты по чтению (1,2,3,4 класс) по теме

Духовное и нравственное воспитание не разделимы друг от друга.Средства и приёмы духовно - нравственного воспитания в современной школе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon hlakly_balalar_trbiyalik.doc35 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                         Әхлаклы балалар тәрбиялик.

                                                                                                  Шакурова Н.Б.  

                                                                          Балык Бистәсе 2 нче урта мәктәбе      

Безнең киләчәгебез, халкыбызның алдагы көне һәм язмышы яшьләрнең бүгенге тәрбиясе белән тыгыз бәйләнгән. Мәшһүр татар мәгърифәтчесе Риза Фәхреддин: “ Халыкларны да, аерым затларны да бәхет мәйданына алып бара торган юлларның иң тугрысы – гүзәл холык белән яхшы тәрбиядер”, - дигән. Бүгенге көндә җәмгыятебезнең киләчәге күп кенә борчулар тудыра. Урлашу, алдашу, үтерү, наркомания, СПИД гадәти күренешкә әйләнде,гаиләләрен ташлаучы, газиз балаларыннан баш тартучы аналар саны арта, җинаятьчелек, эшсезлек чәчәк ата. Бу халәттән чыгу юллары нинди? Усаллык, бәгырьсезлек,әдәп-әхлаксызлык кебек сыйфатлардан кешелекне ничек арындырырга? Яшь буынга белем бирү белән мавыгып, аларга рухи-әхлакый тәрбия бирүне онытмыйбызмы? Уку-укыту барышында балаларны җәмгыятьтәге әхлак кагыйдәләре белән ничек, нинди алымнар кулланып таныштырабыз? Бүгенге сөйләшүебез ,минем уйлавымча, шул турыда булыр. Татарстан мәгариф системасы, бүгенге тынычлыкка омтылу, кеше хокукларын яхшы белү, толерантлык, хезмәттәшлек, әхлаклылык кебек сыйфатлар бик нык таләп ителгән шартларда алгы планга белемле , милли һәм чит милләтләр мәдәниятен яхшы белүче, хөрмәт итүче шәхес тәрбияләүне куя. “Әхлак – тумыштан яки уку-өйрәнү һәм гаилә тәрбиясе белән ирешелгән рухи халәт. Сөйләгән сүзләрендә, эшләгән эшләрендә, ясаган хәрәкәтләрендә күпчелек тарафыннан дөрес дип табылган нәрсәләрне үтәгән кешеләрне әхлаклы кеше диләр”диелә халкыбызның хәдисләрендә.

Без балаларны зур һәм мөстәкыйль тормышка әзерлибез. Балаларның гаиләдәге тәрбиясе, яшьтәшләре белән аралашып яшәве, аларның мавыгулары, дәрес һәм түгәрәкләрдәге эшләре – болар барысы да үсәргә, рухи ныгырга ярдәм итүче эшчәнлек булып тора. Үз милләтенең телен, мәдәниятен белмәгән кешедә әхлаклылык сыйфатлары тиешле дәрәҗәдә тупланмаган була. Балалар бакчасында, мәктәптә һәм гаиләдә әхлакый тәрбия алган кеше әйбәт белгеч булып формалаша. Көндәлек тәҗрибә шуны раслый: үзенең рухи үсешендә югары әхлакый биеклеккә ирешкән кеше гомере буе шул югарылыкта калырга омтылып яши, ялгышлар җибәрсә, ул вөҗдан газабы кичерә, хаталарын төзәтү юлларын эзли. Әхлаксыз кешенең рухы да сәламәт булмый. Кешенең күңел сафлыгы, гүзәл холкы барлык байлыктан да өстенрәк. Дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү өчен зур мөмкинлекләр бар. Татар халкының үткәне, бүгенгесе, традицияләре, гореф-гадәтләре, милли киемнәре, сәнгате, затлы һөнәрләре, халык авыз иҗаты җәүһәрләре белән танышу, халыкның уңай сыйфатларына да күз йоммыйча нәтиҗә ясарга өйрәтү дә шушы дәресләр максатына керә. Тел һәм әдәбиятны тирәнтен үзләштерү төп максат булган хәлдә, әхлак тәрбиясе бирү шуның белән янәшә куела. Чөнки шәхес үсешендә һәм формалашуында әхлак тәрбиясенең никадәр мөһим булуы педагогикада борынгы заманнардан ук танылган.Аларның һәрберсендә укучы шәхесе белән якыннан торып аралашырга, аның уй-хисләрен, омтылышларын белергә була.

Халык авыз иҗаты җимешеме ул, авторлар иҗатымы – һәркайсыннан рухыбызны баетырлык, холкыбызны төзәтерлек, балаларга сабак булырлык мәгълүмат ала алабыз. Әдәбият дәресләрендә әсәрләрне тирәнтен өйрәнеп, фикер алышып, шагыйрь һәм язучыларыбызның үгет-нәсихәтләрен сеңдереп үскән балалар начар эшләр кыла алмаслар.Чөнки әлеге әсәрләрдә бүгенге яшәешебезгә туры килердәй асыл үрнәкләр, тирән мәгънәле киңәш-үгетләр тулып ята.

Атаклы чех педагогы Ян Коменский “Гадәтләр кулланмасы” дигән хезмәтендә халыкта киң таралган хикмәтле фикерне җиткерә: “ Кем фәннәрне үзләштерүдә өлгереп, яхшы гадәтләрне үзләштерүдә артта калса, шул өлгерүгә караганда күбрәк артта кала”. Ә халкыбызның атаклы мәгърифәтчесе, галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин тәрбия турында сөйләгәннәрнең барысын да алыштырырлык, тәрбия турындагы китапларның тышына алтын хәрефләр белән язарлык сүзләр әйтә: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы да үзгәртә алмас”.

Һәр дәрес – “әхлаклылыкка бер адым!” дигән принципка корылган булырга тиеш. Ә бу принципны тормышка ашыру өчен күп баш ватып тормыйча борынгы педагогларыбыз хезмәтләренә генә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Ризаэтдин Фәхреддиннәрнең халык акылына, әби-бабайларыбызның тәрбия ысулларына таянган тәрбия методикалары педагогларга үрнәк булып тора. Мәсәлән, Р.Фәхреддин 1908 елда басылган “Укыту кагыйдәләре” китабында яшь буынны, югары әхлак сыйфатларына ия булган мәдәниятле кешеләр итеп тәрбияләүгә ирешү өчен, укытучылар алдына 13 вазыйфа куя, һәм шул таләпләргә җавап биргән очракта гына бу авыр хезмәттә уңышларга ирешергә мөмкин дип исәпли. Шушы 13 вазыйфа арасында Р.Фәхреддин 10 нчы вазыйфага басым ясый, наданлыктан һәм бозыклыктан котылу чарасы булган төп чара – борынгыдан килгән тәрбия ысулларына игътибар юнәлтергә куша.

Аерып әйткәндә:

Бу 1) Дин гыйлеме укыту.

2) Тырышлык тәрбияләү.

3) Сакчыл булырга өйрәтү.

4) Яхшы холыклы булырга өйрәтү.

5) Аралашу кагыйдәләрен өйрәтү.

6) Аңны тәрбияләү. Һ.б

Халыкның үзенең рухи байлыгына хәзинә итеп каравы, аны кадерләп саклавы, үстерә һәм һәртөрле формаларда буыннан-буынга тапшыра баруы һәркайсыбызда милли горурлык хисе уята. Халык педагогикасы төшенчәсе күпкырлы, киң планлы. Өлкәннәрнең сөйләме, балаларга сөйләгән әкиятләре, көйләгән җырлары, бәетләре, мөнәҗәтләре, китап сүзләре, гаҗәеп шигъри мәкаль һәм әйтемнәре, табышмаклары, җаена туры китереп кенә сөйләгән мәзәкләре – болар бар да яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү үрнәкләре. Баланың әдәплелек кануннарын үзләштерүе, кешеләр арасында үзен инсафлы тотуы, гомумән, кешеләр арасында матур мөнәсәбәтләр урнаштыруга хәзерлеге халкыбыз хәдисләрендә шулай ук зур урын алып тора.Мәсәлән:

Телнең иң зур хатасы – ялган.

Кешеләрнең иң сараны – сәлам бирүгә саран булганы.

Иң изге байлык – күңел байлыгы.

Изгелек беркайчан да искермәс; гөнаһ беркайчан да онытылмас.

Киемеңне ару тот, ияреңне ипле тот, кеше арасында син һавадай бул.һ.б.

Күренеп тора, кешедәге тышкы матурлыкны, күзгә күренеп торган матур гадәтләрне халык эчке гүзәллек, яхшы әхлак сыйфатлары, хезмәт сөючәнлек белән тыгыз бәйләп, аларның үзара гармоник килешүендә күрә. Әгәр барыбыз да әлеге хәдисләрне үз эшчәнлегендә кулланса, бүгенге мәдәниятебездә милли рух һәм халыкчанлык сыйфатлары арта төшәр иде, минемчә.