Разработка урока литературной чтении 2 класса на тему "Хәтерсез күке" (на татарском языке)
план-конспект урока чтения (2 класс) по теме

Можно использовать на уроках литературы во 2 классе. Творчество Ф.Яруллина.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon htersez_kuke_f_yarullin.doc52 КБ

Предварительный просмотр:

                                       2 нче сыйныфта уку дәресе.

Тема:      Фәнис Яруллин “Хәтерсез күке”.

Максат: укучыларны язучы Ф.Яруллинның тормыш юлы белән таныштыру, аларда әсәрләрен укуга кызыксыну уяту, сәнгатьле, йөгерек, аңлап уку күнекмәләрен үстерү, кошларга сак караш тәрбияләү.

Җиһазлау: язучының портреты, китаплар күргәзмәсе, күке рәсеме, Ф.Яруллинның тормыш юлын сурәтләүче слайдлар.

                                             Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

   - Исәнмесез, укучылар. Әйдәгез, хәерле көннәр теләп бер – беребезгә карап елмаешыйк  һәм дәресебезне башлап җибәрик.

II. Яңа теманы үзләштерү.

  1. Дәреснең темасын ачыклау.

  - Укучылар, дәреснең темасын ачыкларга кирәк. Моның өчен табышмакларның җавапларын табып карыйк.

а). Үзе йомырка басмый,

     Баласын да бакмый.     (күке)

б).  Канаты бар, оясы юк,

     Ят ояда баласы тук.  (күке).

                                                         1, 2  нче слайд

   - Әйе, бу күке.  

   Күке – Татарстанда яшәүче, һәр урманда очрый торган кош. Ул безнең якларда кышламый. Алар яз көне генә кайталар.  Күкеләрнең тормышы да, игътибар белән күзәтсәң, шактый катлаулы икән. Ана күке бер җәйдә 20 – 25 йомырка сала. 25 йомырканың һәрберсенә оя эзләргә кирәк. Күке беркайчан да бер ояга икедән дә артык йомырка салмый.

 2.  Бүген без сезнең белән Ф. Яруллинның “Хәтерсез күке” хикәясе өстендә эшләрбез.

( Тактага Ф.Яруллин портреты эленә )

    - Фәнис Яруллин сезгә танышмы?  Аның турында нәрсә беләсез?

   Әйе, Ф.Яруллин – безнең яраткан язучыбыз, шагыйребез. Аның турында истәлекләр күңелебезгә уелып калсын өчен берничә слайд карап үтик.

    Фәнис Яруллин 1938 нче елның 9 нчы февралендә Татарстанның иң матур җирендә урнашкан  Баулы районы Кызылъяр авылында туа. Ул кечкенәдән әтисез кала.

                                   3 нче слайд

 Әнисе Гафифә апа 6 баланы берьялгызы үстерә.

                                   4 нче слайд

19 яшендә армиягә алына, шунда спорт белән шөгыльләнә башлый. Шундый күнегүләрнең берсендә турниктан егылып имгәнә.

                                   5 нче слайд

 Аңа бик озак вакыт шифаханәләрдә ятарга, дәваланырга туры килә. Аның куллары, аяклары хәрәкәтләнүдән туктый, бик озак вакыттан соң гына кулларына көч керә. 10 нчы сыйныфны Фәнис Яруллин больница палатасында тәмамлый. Аның тирәсендә ярдәмчел, яхшы күңелле кешеләр була.

                                    6 нчы слайд

Укытучылар һәркөнне больницага килеп, аңа белем бирәләр, ярдәм кулы сузалар. Аның китаплары басылып чыга башлый. Аңа төрле җирләрдән хатлар килә . Бу инде аның зур җиңүе була. Югары белем ала. Шуннан соң ел саен диярлек шигырь,  хикәя, повестьлары басылып тора. Чит телләргә тәрҗемә ителә. Башка илләрдә яшәүче татарлар да аның әсәрләрен бик яратып укыйлар.

                                      7 нче слайд

    Фәнис абыйның дөньяда иң якын кешесе әнисе – Гафифә апа, хатыны – Нурсөя апа. Нурсөя апа аны яшь баланы караган кебек карый. Күтәреп йөртә. Алар 38 ел бергә яшиләр, ә әнисе – Гафифә апа 5 ел элек җәй аенда гүр иясе була. Быел 9 февральдә Фәнис Яруллинга 74 яшь тулган булыр иде. Хәзер ул гүр иясе. Аның авыр туфрагы җиңел булсын.

   Ә хәзер Ф.Яруллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган фильм карап үтәбез.

Дисктан карау, тыңлау

    Балалар, Фәнис Яруллин зур авырлыклар алдында югалып калмаган. Ул безгә бик күп матур әсәрләр бүләк итеп калдырган.

  3. - Балалар, ә хәзер без сезнең белән бер җыр тыңлап карарбыз. Ул җырның өзеген без әле генә ишеттек, ә хәзер тулысынча тыңларбыз. Игътибар белән тыңлагыз әле, кемнәр турында икән бу җыр?

   ( “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” җырын тыңлау.)

   - Әйе, балалар, бу җыр укытучылар турында. 2010 ел Россия Президенты Указы нигезендә Укытучы елы дип игълан ителгән иде. Әле генә без тыңлаган бу матур җырның да сүзләрен  үзенә белем биргән укытучыларга мәңгегә рәхмәтле булуын белдереп, Фәнис Яруллин иҗат иткән.

 4.  - Ә хәзер дәреслекнең 34 битен ачыгыз. Мин сезне хикәянең беренче бүлеге белән таныштырам. Әсәр белән таныша башлаганчы анда очраячак сүзләрнең мәгънәләрен  аңлатып карыйк.

  Хәтерсез –  исендә калдыра алмаучы, онытучы.

  Моң –    кайгы, хәсрәт, борчу.

  Сагыш –   берәр нәрсәне яки кешене нык сагынудан туган хис.

  Бермәлне –  бервакытны.

  Мәсхәрә -   хурлык.

  Юньсез –   булдыксыз, акылсыз.

  Мәкер –    астыртын явызлык, усаллык.

  Ләззәтлерәк –  рәхәтрәк.

  Мәшәкать –  борчу, борчулы эш.

Слайд күрсәтергә

                   Ял итү.  “Танец маленьких утят”

 5.  – Укучылар, мин  укыган арада сез уйлап утырыгыз әле.

    - Автор күкеләрнең нинди серләрен беләсе килә икән?

   I бүлекне укып күрсәтү.  ( җавап бирә алмасалар ярдәмче сораулар):

    -  Автор кая бара?

    - Ул анда нәрсәләр күрә?

    -  Күке нишли?

    - Автор аңа нинди сорау бирә?

 6. 2 нче бүлекне укучылардан укыту.

  - Күкеләр нигә моңая?

  - Аларның нишлиселәре килә?

 7. III бүлекне эчтән укып, эчтәлеген сөйләтү.

  1. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, балаларын үзләре үстерә алмауга күкеләр гаеплеме?

Слайд

 8. “Вакыйгалар эзлеклелеге дөресме?” уены.

Бирем.

 - Балалар, ә хәзер әйдәгез бер уен уйнап алыйк. Мин сезгә җөмләләр язылган карточкалар өләшәм. Сез ул җөмләләрне бүген без укыган әсәрнең эчтәлегенә туры китереп дөрес итеп урнаштырырга тиеш буласыз.

1) Шушы соравыма җавап табарга теләп, беркөнне мин урманга киттем.

2) Әй, күке! Ни өчен болай моңланасың?

3) Ничек инде моңаймыйм? Эчем тулы сагыш бит минем.

4) Үз оябызны таба алмыйбыз.

5) Хәзер инде миңа күкеләр турында начар уйлавым өчен оят иде.

Җаваплар тикшерелә. (компьютерда) 8 нче слайд

- Булдырдыгыз, балалар. Күке ялгыз яши, бала чыгармый дибез. Ялгыз яшәгәч, бала да чыгармагач, күке нәрсәгә кирәк соң?

 (Балаларның фикерләрен тыңлау)

 - Күке минут саен ике йонлач кортны юк итә. Ә йонлач кортлар бик куркыныч бөҗәкләр. Алардан соң агачлар шәрә кала, үсү – яшәүдән туктый. Күке 1 көндә генә дә урманны ике йөз мең корткычтан коткара. Урман дусты дими, ни дисең инде аны!

   - Балалар, кошлар безнең дусларыбыз. Шуңа күрә аларны саклыйк, яклыйк, ярдәм итик.

III. Ф.Яруллинның тормыш юлына кагылышлы тест эшләү.

Слайд

  1.Фәнис Яруллин кайчан туган?

   а) 1938 ел 9 февраль

   б) 1948 ел 12 июнь

   в) 1932 ел 27 март

2. Фәнис Яруллинның туган авылы?

   а) Кызылъяр

   б) Ташлыяр

   в) Ачасыр

3. Фәнис Яруллинның туган авылы Татарстанның кайсы районында урнашкан?

   а) Буа

   б) Бавлы

4. Фәнис Яруллинның әнисенең исеме?

   а) Сәгыйдәбану

   б) Гафифә

   в) Мәгәфрүз

5. Фәнис Яруллин ничә яшьтә әтисез калган?

   а) 4

   б) 7

   в) 9 ай

6. Яруллиннар гаиләсендә ничә бала булган?

    а) 6

   б) 7

   в) 3

7. Фәнис Яруллинның хатыны кем исемле?

   а) Илсөяр

   б) Нурсөя

   - Ә хәзер презентациядәге җаваплар белән тикшерәбез.

Слайд

IY. Йомгаклау өлеше.

1. - Без бүген дәрестә нәрсә эшләдек?

    - Сезгә “ Хәтерсез күке” хикәясе ошадымы?  Ни өчен?

    - Фәнис Яруллин бу әсәре белән нәрсә әйтергә тели?

    - Күке үзенең “Кәккүге” белән кешеләргә нәрсә әйтергә тели?

 2. Нәтиҗә.  

- Күке үзенең “Кәккүге” белән кешеләрне ялгыш адым ясаудан кисәтә. “ Тирә - ягыбызда күпме балалар ялгыз үсә, күпмесе ятимнәр йортында әти - әнисен бер  күрергә зар булып, тилмереп яши. Балаларыгызны ташлап китмәгез!” – дип кычкыра кебек.

   - Укучылар, Фәнис Яруллин “Хәтерсез күке” әкияте аша гына түгел, башка әсәрләре аша да безгә гел акыллы, зирәк киңәшләр бирә. Серле әкиятләре, кызыклы шигырьләре безне яхшылыкка өйрәтә. Менә бу күргәзмәдә аның  кайбер әсәрләре бирелгән. Болар белән тәнәфескә чыккач үзегез танышырсыз.

   

   3. Билгеләр кую.

   4. Өй эше.   

   - Укучылар, өйдә үзегезгә ошаган бүлекнең эчтәлеген өйрәнеп килерсез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Учебно –методическая разработка урока литературного чтения. Тема: Татарская сказка «Мудрый старик» 2класс

Вид урока: урок – исследование, ИКТ. Тип урока: знакомство с новым произведением. Обучающие цели: • Создать условия для исследовательской деятельности учащихся при чтении сказки. • Учить детей п...

Разработка урока литературного чтения во 2 классе Автор Пушкарных Людмила Ивановна, учитель начальных классов МОУ «СОШ № 17» г. Палласовки Волгоградской области 2 «А» класс 2010/2011 учебный год УРОК ЛИТЕРАТУРНОГО ЧТЕНИЯ (2 КЛАСС, СИСТЕМА Л.В. ЗАНКОВ

Разработка урока литературного чтения во 2 классеАвтор Пушкарных Людмила Ивановна,учитель начальных классовМОУ «СОШ № 17»г. Палласовки Волгоградской области2 «А» класс 2010/2011 учебный год...

Методическая разработка урока литературного чтения во втором классе по теме: "Как мудрость в жизни помогает (татарская сказка «Мудрый старик»)".

Технологическая карта урокаУрок во 2а классе по ОС «Школа 2100» «Литературное чтение» (1 час), «Маленькая дверь в большой мир» Р.Н.Бунееев, Е.В. Бунеева,  Москва БАЛАСС, Тетрадь по литератур...

Разработка урока литературного чтения для 2 класса на тему "Сказки народов России. Татарская сказка "Три сестры"

Урок к УМК под редакцией Виноградовой Н. Ф., автор программы - Л.А.Ефросинина. Урок разработан в соответствиис концепцией технологии развития критического мышления....

Разработка урока литературного чтения (татарского) на тему " А.Алиш " Чукмар и Тукмар"..

Разработка урока литературного чтения (татарского) на тему " А.Алиш " Чукмар и Тукмар".Урок разработан на основе системно-деятельностного подхода в рамках реализации ФГОС. На уроке развивается мышлени...

Разработка урока литературного чтения (татарского) на тему " А.Алиш " Чукмар и Тукмар"..

Разработка урока литературного чтения (татарского) на тему " А.Алиш " Чукмар и Тукмар". На уроке развивается мышление , обогащается устная речь; формируются коммуникативные универсальные учебные дейст...