Тест для 4класса К.Тинчурин "Очрашу"
тест по чтению (4 класс) на тему

Бу тестны 4нче сыйныфта Кәрим Тинчуринның "Очрашу" хикәясен укыганнан соң үздырырга тәкъдим итәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon k.tinchurin_ochrashu_test_4syynyf.doc47.5 КБ

Предварительный просмотр:

Кәрим Тинчуринның

 

хикәясе буенча тикшерү эше

                                                                            Гайнетдинова Сәвия Ягдут кызы

                                                              Әтнә районы Ташчишмә

                                                      башлангыч мәктәбе

Текст эчтәлеген аңлап уку

1. Укылган текст эчтәлегенә туры килә торган җөмләне тап һәм V тамгасы белән билгелә.

   

       Матур кышның салкын иртәсе.

        Печән базары өстендә болыт-болыт булып торган тузан авыл һавасына              

        өйрәнгән үпкәләргә килешмәде .

         Зур шәһәргә бәхет эзләп килгән Сөләйман эш тә тапты.

2.  Городовой нинди? Җөмләне тутырып яз.

Урамның нәкъ уртасына баскан, _________________________________,

________________________ мөселман городовой сыбызгы сызгырта.

Текстның мәгънәви кисәкләре эзлеклелеген аңлый белү.

3. Җөмләләрнең текстта нинди тәртиптә килүен күрсәт. 1 цифры инде тора, шакмакларга 2, 3, 4 цифрларын куй.

         Төрле төстәге кәләпүшләрне, берсе өстенә берсен манара-манара итеп      

         өеп, баш түбәләре өстендә күтәреп йөргән, шәл бөркәнгән яшь кызлар,    

         чапан бөркәнгән хатыннар, карчыклар урам уртасыннан үтеп торалар.

         

        Җаның ни тели, барысы да бар.

1

       Печән базарындагы һәрбер кибет алдында, карлыгач оялары төсле      

       стеналарга беркетеп, тактадан эшләнгән ларёклар базарга аерым бер төс    

       биреп торалар.

       

        Аларның берсе ларёк эчендә, икенчесе ларёк тышында тора.

Тел чараларын күрә белү.

4. Бирелгән җөмләдә кара хәрефләр белән бирелгән сүзләргә капма-каршы мәгънәле сүзләрне тексттан табып яз.

           Чалмалы, _____________, сакаллы,________________, күзле, _______________, аяклы, ________________ хәерчеләр мәчет бусагасында утырып мөнәҗәт әйтә-әйтә садака сорыйлар.

5. Җөмләне тутырып яз.

      Тимерле сандыклар, комганнар, мәчет айлары, гатырша майлары сатыла торган зуррак кибет  ________________________________________________
__________________________________________________________________

__________________________________________________________________

__________________________________________________________________

6.  Карсак кешеләр сүзтезмәсендә калын хәрефләр белән бирелгән сүзне нинди сүзләр белән алыштырырга мөмкин?

     ___________________

     ___________________

7. Автор сәүдәгәрләрне нәрсәгә охшата? Җавабыңны тексттагы җөмлә белән дәлиллә.

__________________________________________________________________

______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

“Юллар арасыннан” укый, укыганны аңлата һәм бәяли белү.

8. Шәһәрнең, базарның байлыгын нинди җөмләләрдән аңлап була?

________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

9. Зур шәһәрнең байлыгы ни өчен Сөләйманны шатландыра алмый?

Сөләйман шәһәрне яратмый.

Ике атна буена эш эзләп йөрсә дә, аны бер җиргә дә хезмәткә алмадылар.

Тик зур шәһәргә бәхет эзләп килгән Сөләйманга эш кенә юк.

Сөләйманның базарда әйбер сатып алырга акчасы юк.

10.      Эт оясы зурлыгында гына булган бу кечкенә ларёкларга ни өчендер икешәр кеше куелган. Тексттан бу җөмләне раслаган ике мисал язып ал.

 

1.___________________________________________________________________________________________________________________________________

2. ________________________________________________________________
__________________________________________________________________

Текст темасын билгели белү.

11. Автор нәрсә турында сөйләргә теләгән?

         Шәһәр һәм базар турында.

         Сәүдәгәрләр турында.

         Сөләйманның эш эзләп шәһәргә килүе турында.

         Городовой турында.

Автор уен (төп мәгънәне) аңлый белү.

12. Кайсы җөмлә текстның төп мәгънәсен яхшырак аңларга ярдәм итә?

 

      Тик зур шәһәргә бәхет эзләп килгән Сөләйманга эш кенә юк. Ике атна                            

      буена эш эзләп йөрсә дә, аны бер җиргә дә хезмәткә алмадылар.

      Сөләйман, зур шәһәрнең хәлләренә, байлыгына карап, хәйран калды.

       Җаның ни тели, барысы да бар. Күгәрчен сөте белән елан мөгезе генә    

  булмаса булмастыр.

  1. Эчтәлек нигезендә иҗади характерда үз текстыңны төзи белү.

     Ә син Сөләйманны шәһәр белән ничек очраштырыр идең? Шул турыда үзеңнең фикереңне яз.

_______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

Әсәрнең жанрын билгели белү.

  1. Әлеге әсәрне нинди җыентыкка кертергә мөмкин?

 әкият

         хикәя

         шигырь

        хайваннар турында әсәр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

тест по русскому языку для 4класса

Итоговый тест в конце 4класса.Учащиеся проверяют себя....

Тесты по окружающему миру 4класс

Тесты по окружающему миру для 4 класса. Программа Плешаков А.А....

Тест по русскому языку для 4класса

для итоговой аттестации уч-ся 4класса...

Тесты по окружающему миру 4класс

Тесты по окружающему миру в 4классе.  Программа « Начальная школа ХХ1 века»....

самостоятельные работы и тесты по математике УМК "Школа России" 4класс

Самостоятельные работы и тесты по математике 4 класс УМК "Школа России"...

Урок русского языка .4класс. Подготовка к тестам.

Подготовка учеников 4 класса к итоговым тестам....

Электронный тест Математика , 4класс

Электронный тест по предметам для подготовки к мониторингу  4 класс...