Рабочая программа по литературному чтению (тат.) для 2 класса. УМК "Перспективная начальная школа"
рабочая программа (чтение, 2 класс) по теме

 

   2 нче класс өчен Әдәби укудан эш программасы Федераль дәүләт стандартларына туры китерелеп,  “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнеп  төзелде.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                                                Аңлатма язуы

   2 нче класс өчен Әдәби уку буенча эш программасы Федераль дәүләт стандартларына туры китерелеп,  “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнеп, түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. РФ ның «Мәгариф турында» Законы

2. ТР ның «Мәгариф турында» Законы

3.  “Татар әдәбиятыннан  гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты” (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008)

4. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы

5. МБГБУ “Иске Кишет башлангыч гомуми белем мәктәбе”нең  2012-2013 нче уку елына укыту планы

6. «Перспектив башлангыч мәктәп» концепциясе

7. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт  стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгы (Приказ №373)

8. Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен  рөхсәт ителгән “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе,  белем бирүнең яңа   стандартлары таләпләренә туры  килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлеге

Программа буенча Әдәби уку  атнага 2 дәрес хисабыннан барлыгы 68 дәрес укытыла. Башлангыч мәктәптә Әдәби уку дәресләренең  максаты - йөгерек, аңлы, сәнгатьле укырга, текст һәм китап белән эшләү осталыгына өйрәтү.

Моңа бәйле рәвештә түбәндәге бурычлар куела:

әдәби әсәрләрне дөрес, сәнгатьле, тиз укырга һәм аңларга өйрәтү;

әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәсен камилләштерү;

мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, татар әдәбиятына һәм башка халык әдәбиятларына хөрмәт, китапка кызыксыну булдыру;

белемгә омтылыш тәрбияләү, укучының иҗади, логик фикерләвен, хәтерен, эстетик зәвыгын үстерү, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү;

        -     әдәби әсәрләрне укыганда, балаларның акылын, ихтыярын, хисләрен, хыялын һәм рухи ихтыяҗларын үстерү.

Уку — сөйләм эшчәнлегенең бер төре. Процесс буларак ул барлык телләрдә дә бертөрле: сүзнең график формасын авазлаштыру. Уку — шул ук вакытта танып белү эшчәнлегенең нигезе, аның төп ысулы. Шуңа күрә уку дәресләренең төп бурычы— укучыларда аңлап-төшенеп, дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү. Уку күнекмәсе — укучыларның яхшы укуына шарт булып торган иң мөһим фактор, киләчәктә төпле белем алуларына нигез. Уку процессында оператив хәтер һәм тотрыклы игътибар үсеш ала, баланың акыл хезмәтенә сәләте нәкъ шушы ике күрсәткечкә бәйле.

Күп укыган бала тиз укый. Шуңа күрә башлангыч сыйныфларда китап укуга һәвәслек тәрбияләү, әдәбиятны сүз сәнгате буларак кабул итәргә өйрәтү җитди мәсьәлә булып тора. Уку күнекмәләре укуга һәвәслек белән бергә генә үсеш алырга мөмкин.

   Башлангыч сыйныфларда уку һәм югары сыйныфларда әдәбият дәресләре, нигездә, охшаш, ләкин һәркайсында әдәби әсәр белән таныштыру балаларның яшь үзенчәлекләренә  карап оештырылырга тиеш. Башлангыч гомуми белем бирү кысаларында уку дәресе әдәбият дәресе түгел, әдәби уку дәресе булып кала — беренче урында уку сыйфатын үстерү бурычы  куела.        

   Сүз сәнгате белән таныштыру максатыннан, 2 нче сыйныфтан әдәбият белеменнән кыскача мәгълүматлар бирелә башлый: автор турында белешмә, әдәбиятның төрле жанрлары һәм аларның үзенчәлекләре, әсәрнең темасы, төп фикере, фольклорның кече жанрлары үзенчәлекләре, чагыштыру, эпитет, метафора, җанландыру, рифма, строфа. Ләкин бу терминнарны үзләштерү һәм аларны тексттан таба белү төп максат түгел, алар әсәрне тирәнрәк аңлау өчен өйрәнеләләр.

   Әдәби әсәрне тиешенчә кабул итү укучының тормыш тәҗрибәсенә бәйле. Укылганны бала үзенә үлчәп карый, үз фикерен, эш-кыланышларын әсәр героеныкы белән чагыштыра, дөньяны ничек аңлавына карап, образ тудыра, барысын үз аңы, үз тәҗрибәсе аша уздыра. Әсәрне кабул итү, аңлау өчен вакыт таләп ителә. Укучыга әсәрнең сәнгати тирәнлеге беренче тапкыр укыганда ачылмый, кабат укыганда гына яңа ассоциатив бәйләнешләр туа. Кабат укуны оештырганда, биремнәр катлаулана барырга тиеш. Шул очракта гына балалар әдәби әсәрне кабул итү һәм аңлау ягыннан үсәләр.

    Сәнгатьле уку — әсәрне аңлау ысулы. Ул — әсәрне (геройларның халәтен, аларның кичерешләрен, авторның темага, эчтәлеккә мөнәсәбәтен, язылганның матурлыгын) тирәнтен аңлау нәтиҗәсе. Башта сәнгатьле укырга балалар укытучыга охшатып кабатлап өйрәнәләр, соңыннан кайбер әсәрләрне мөстәкыйль рәвештә сәнгатьле укый алалар.

Дәреслекне төзүче авторлар (Г.Сафиуллина, М.Гарифуллина, Ә Мөхәмәтҗанова,Ф.Хәсәнова) балаларга күптөрле мәгълүмат бирүне күз уңында тота. Мәсәлән, балалар әкиятләрнең автор һәм халык әкиятләренә бүленүен, әкиятләрдә еш очрый торган геройларны хәтта дөнья, рус, татар халык әкиятләре эчендә билгеләү, ул геройларның сыйфатларын аера белү кебек белемнәр алалар.Тылсымлы әкият, хайваннар турындагы әкият көнкүреш әкияте белән танышалар. Дәреслекнең беренче кисәгендә балалар 20 авторның 40 лап әсәре белән танышалар. Икенче кисәктә шулай  яңа 20 ләп авторның 40 тан артык әсәре кертелә.Әмма авторларның күбесе белән балалар беренче сыйныфтан ук таныш була, ә яңа исемнәр 20 дән артмый. Мәсәлән, дәреслектә япон шигърияте белән таныштыру өчен материаллар тәкъдим ителә. Авторлар япон шигыренә татарның кыска шигыре аша киләләр. Башта балалар Р.Фәйзуллин шигырьләре белән таныша. Аннан  соң Н.Ахуновның өчьюллык хайкуларын укый. Аннан соң гына япон шигырьләре белән Л.Шагыйрьҗан тәрҗемәсендә таныша. Шигырьгә килеп җиткәнче, табигатьне күзәтә, матурлык эзли, узара киңәшләшә, бәхәсләшә. Дәреслектә япон шигыренең теоретик үзенчәлекләре дә язылган. Шигырьгә өйрәтү рәсем сәнгате аша ирешелә. Биредә яңа материалга өйрәтү өч позициядә башкарыла: аңлау – истә калдыру – куллану. Һәр ике дәреслекнең, дәреслек-хрестоматиянең ахырында аңлатмалы сүзлек бирелә. Дәреслектә уку материалы бүлекләргә бүленә. Беренче бүлектә, халык әкиятләре, авторлар язган әкиятләр. Икенче бүлек укучыларны “кеше булырга” өйрәтә. Биредә эшчәнлек, тырышлык, Ватанны ярату хисләре тәрбияләнә. Өченче бүлек япон халык әкияте белән тәмамлана. Дүртенче бүлектә табигать матурлыгын күрергә, чәчәкләргә, яңа яуган ап-ак карга карап сокланырга өйрәтелә. Әдәби текстлар ел фасыллары тәртибен искә алып төзелгән.

Программаны нәтиҗәле үтәү дә балаларның тормыш тәҗрибәсе туплавына бәйле. Дәресләрдә балалар күңел үсү һәм кәеф китү, ярсу һәм өметсезлек, канәгатьлек хисе һәм кызыклы фикер яки әсәр героеның эшләгән эшеннән күңел булу тойгыларын кичерергә тиеш.

   Шуңа күрә укытучыларның да, ата-аналарның да балаларны карарга һәм күрергә, тыңларга һәм ишетергә — тирә-юньнән тәэсир һәм күзаллау тупларга өйрәтүе мөһим. Хисләр һәм фикер белән бергә сөйләм үсә, балалар тирән фикерле, көчле образлы әдәби әсәрләрне тормышның үзенчәлекле гәүдәләнеше итеп кабул итәргә өйрәнәләр

              2 нче сыйныфны тәмамлаган укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм  күнекмәләренә булган таләпләр

Укучылар эшли (башкара) алырга тиеш:

1. Әсәрдәге сүзләрне дөрес итеп әйтеп,кычкырып һәм эчтән укый белү.

2. Шигырьләрне сәнгатьле итеп уку.

3.Әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасында бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләрен белән әйтеп бирү.

4. Төрле авторларның 6-8 шигырен яттан сөйләү.

5. Кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү.

6. Тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне аера белү.

7. Әсәрдәге төп геройга үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

8.Укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контраст кебек алымнарны таба белү.

9. Сүзлекләрдән файдалану.

    Укучы белергә тиеш

             -2-3 татар классигының исемен

-2-3 хәзерге заман язучысы яки шагырҗнең исемен,алар язган әсәрләрне һәм әсәрнең эчтәлеген.

-баланың үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен.

-тиешле интонация белән текстларны аңлап укый һәм укыганны үз сүзләре белән эзлекле итеп сөйли белүе;

-текстлардагы сүзләрнең күп мәгънәле, күчерелмә мәгънәдә булуларын аңлата алу;

-сурәтне (образны) әсәр текстында таба һәм кеше белән бәйләнешен күрә белү;

-“әсәр” төшенчәсен, җанлы сөйләмнән аермасын белү;

-әдәби әсәрнең чәчмә, тезмә,пьеса рәвешендә язылуы үзенчәлекләрен үзләштергән булу;

-әдәбиятның төрләрен, матур әдәбиятны аера белү;

-китаплар дәреслекләр, сүзлекләр, әдәби әсәрләр белән кызыксыну, эшли белү күнекмәләре булу.

    Алынган белемнәрне көндәлек тормышта куллану

             -китапның төрле элементларына карап, эчтәлеген билгеләү

-мөстәкыйль рәвештә уку өчен китап сайлау

-сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны таба белү

Әдәби укудан тематик планлаштыру

                   

 Класс   2

Укытучы Ситдыйкова Миләүшә Әсхәдулловна

Сәгать саны-  68 сәг ( 8 сәгате класстан тыш укуга каралган),  атнага – 2 сәг.

Тематик планлаштыру “Башлангыч гомуми белем бирү программалары. Татар һәм рус телләре. 1-4 класслар”( Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2010); “Татар теленнән  гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты” (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008) нигезендә төзелде.

 Дәреслек:  Әдәби уку. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек, 3 кисәктә,Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г. Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова,  Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012

                     

Эчтәлек

Сәгать саны

1.

Белдекле Керпедә кунакта

21

2.

Белмәмештә кунакта

4

3.

Укымышлы Ябалак янында

4

4.

Аю өнендә

4

5.

Күрү ноктасы

21

6.

Балалар өчен газета-журналлар

4

7.

Шагыйрь өчен табигать-серле һәм җанлы дөнья

4

8.

Кызык һәм көлке хәлләр

6

Тематик планлаштыру

Дәрес темасы

Сан

Дәрес тибы

Укыту эшчәнлегенең төрләре

Белем кунекмәләрене тикшерү төрләре

Материал үзләүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

      Өй эше

Д  Үткәрү вакыты

План

Факт






1.

1 нче чирек- 18 сәгать

Белдекле Керпедә кунакта -21 сәгать

Белдекле Керпедә кунакта






1





Яңа материалны үзләштерү






Фронталь  һәм индивидуаль






Әңгәмә,

сәнгатьле уку



 Белергә тиеш:

 -Дәреслекнең төзелешен белү

 -Әкиятләрнең автор һәм халык әкиятләренә бүленешен аеру

Башкара алырга тиеш:

-Эчтәлек битендә ориентлаша алу

- Халык һәм автор әкиятләрен аеру




Иллюстрация  буенча әкият иҗат итәргә.б.6

6.09

2.

Г.Тукай “Кәҗә белән Сарык “ әкиятенең жанр үзенчәлеге.

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь эш

Әңгәмә,

сәнгатьле уку

Белергә тиеш:

-Иллюстрацияләр аша  әкиятләрне тану

Башкара алырга тиеш:

-әкиятләрне мәгънәви кисәкләргә бүлә белү

-кыен хәлләргә калганда авырлыкларны җиңә белү

Әкиятне сәнг. итеп укырга өйрәнергә, 10-17б

8

3.

Г.Тукай “Кәҗә белән Сарык “ әкияте

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь  һәм индивидуаль

Әңгәмә,

бәйләнешле сөйләм,

сәнгатьле уку

Белергә тиеш: Иллюстрацияләр аша  әкиятләрне тану


Башкара алырга тиеш: -әкиятләрне мәгънәви кисәкләргә бүлә белү

Кәҗә яки Сарык турында сөйләргә әзерләнергә б.10-17

13

4.

Г.Тукай әсәрләрендә халык авыз иҗатының чагылышы.

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь  һәм индивид

Әңгәмә,

бәйләнешле сөйләм,

сәнгатьле уку

Белергә тиеш:

-халык һәм автор әкиятләре арасындагы охшашлыкны күрү

-авторлардагы халык авыз иҗатын аера белү

Башкара алырга тиеш:

-тылсымлы предметларга карап кайсы әкияттән икәнен аера белү

Әкиятне рольләп укырга өйр., 10-17б

15.09

5.

Хайваннар турындагы һәм халык әкиятләре. “Батыр әтәч” татар халык әкияте

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь, индивидуаль

Әңгәмә,

бәйләнешле

сөйләм үстерү сәнгатьле уку

Белергә тиеш:- сюжет-компози циясен күрсәтә белергә тиеш

Башкара алырга тиеш:

-әкиятләрнең үзенчәлекләрен мөст.рәв. күрә белү

Әкиятне сәнг. укырга өйрәнергә бит22-29бит.

20.09

6.

Хайваннар турындагы һәм халык әкиятләрен уку. Йолдыз “Кояшка җавап”шигыре( хрест-я)

1

Яңа материалны үзләштерү

Фронталь  һәм индивид

бәйләнешле сөйләм үсте-рү, сәнгатьле уку

Белергә тиеш: сюжет-компози циясен күрсәтә белергә

Башкара алырга тиеш: әкиятләрнең үзенчәлекләрен мөст.рәв. күрә белү

Шигырьнең үзеңә ошаган өлешен ятларга

22

7.

КТУ.Йорт хайваннары турындагы  халык әкиятләре

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь  һәм индивид

бәйләнешле сөйләм үсте-рү,текст өстендә эшләү.

Белергә тиеш:

-әкиятнең төрләрен аеру

-үзенчәлекләрен мөст . эзләп таба белү

Башкара алырга тиеш:

-әкиятне укып, мөст. нәтиҗәләр ясый белү

Тексттан 1 нче сыйныфта өйрәнгән яңгыравык сүзләрне билгеләргә бит 30-34

27

8.

Йорт хайваннары турындагы  халык әкиятләрен уку. “Әтәч патша”

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь  һәм индивид

План төзү

Белергә тиеш: -әкиятнең төрләрен аеру

-үзенчәлекләрен мөст . эзләп таба белү

Башкара алырга тиеш: -әкиятне укып, мөст. нәтиҗәләр ясый белү

Йорт кошлары турында “Ишек алдында” дигән хикәя язарга.

29

9.

Кыргый җәнлекләр турындагы әкиятләр."Бүдәнә белән Төлке”.

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь  һәм индивид

Сорауга җавап бирү

Белергә тиеш: сюжет-компози циясен күрсәтә белергә

Башкара алырга тиеш: әкиятләрнең үзенчәлекләрен мөст.рәв. күрә белү

-Фантастик күренешләрне аеру

Әкиятнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә бит 34-45

4.10

10.

Кыргый җәнлекләр турындагы әкиятләр.”Аю белән Төлке” әкиятен уку.

1

Яңа материалны үзләштерү

Фронталь эш

 


Әңгәмә, бәйләнешле

сөйләм үстерү

Белергә тиеш: сюжет-компози циясен күрсәтә белергә

Башкара алырга тиеш: әкиятләрнең үзенчәлекләрен мөст.рәв. күрә белү

- Фантастик күренешләрне аеру

Г.Тукай.Су анасы.17-20б укырга

6

11.

М.Гафури. Тавык беләнҮрдәк

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь  һәм индивид

Сәнгатьле уку

Белергә тиеш:

-төп фикерне таба белү

Башкара алырга тиеш:

Фантастик һәм чынбарлык күренешләрен аеру

Сөйләргә әзерләргә 46-49 бит

11

12.

Җәнлекләр турында гуцул халык әкияте.Хәйләкәр Керпе

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь  һәм индивид

Сәнгатьле уку

Белергә тиеш:

 --Җәнлекләр турындагы татар халык әкиятләрен башка халык әкиятләре белән чагыштырып үзенчәлекле якларын таба белү.

Башкара алырга тиеш:

-текстның өлешләрен аеру

Дуслык турында мәкальләр ятларга.

13

13.

Дуслык турында мәкальләр. Г.Юнысова “Керпе кайгысы”.

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь, индивидуаль

Сәнгатьле уку

Белергә тиеш:

-Тема уртаклыгын таба белү

Башкара алырга тиеш:

-Сүзлек белән эшләү

“Шаян керпе баласы” әкият язарга.

18

14.

Тылсымлы әкиятләр. “Гөлчәчәк” әкияте

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь  һәм индивид

План төзү

Белергә тиеш: әкиятнең төрләрен аеру

-үзенчәлекләрен мөст . эзләп таба белү

Башкара алырга тиеш:

-үзләре укыган әкиятләр арасыннан тылсымлыларын аеру

Әкиятне сәнг. ук. өйрәнергә 56-65 б.

20

15.

КТУ.Тылсымлы әкиятләр.

”Өч кыз” әкияте

1

Яңа материалны үзләштерү

Фронталь  һәм индивид

Агымдагы

Белергә тиеш: әкиятнең төрләрен аеру

-үзенчәлекләрен мөст . эзләп таба белү

Башкара алырга тиеш: үзләре укыган әкиятләр арасыннан тылсымлыларын аеру

Әкият иҗат итәргә

25

16.

Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы. Ш.Галиев Җизни әкияте.

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь  һәм индивид

Агымдагы

Белергә тиеш: Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгын аңлау

Башкара алырга тиеш: Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләрне аера белү

Әкиятләрнең берсен кызыклы итеп сөйләргә өйрәнергә 65-68 б

27

17.

Ш.Галиев әсәрләрендә мәзәк мәсьәләләр.Ник соң әле итек җитмәде?

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь  һәм индивид

Текст өстендә эш

Белергә тиеш: Әкиятләрнең тәрбия бирү өлкәсендәге мөһим ролен аңлау.

Башкара алырга тиеш:

-кабатлану алымын күрсәтү

Тавык нигә суда йөзә алмый?, 32-33б.укырга

1.11

18.

Ш.Галиев “Котбетдин мәргән”(мәзәк маҗара).

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь эш

Эчтәлек сөйләү

Белергә тиеш: Мәзәк маҗара белән әкиятләрнең охшашлыгын күрү,

Башкара алырга тиеш: юмор хисен аера белү.

Әсәрне сәнг. укырга 71-76 бит

3.11




19.

2 нче чирек- 14 сәгать


Уйдырма әкиятләр.Н.Исәнбәт “Мырауҗан агай хәйләсе”.





1





Яңа материалны үзләштерү





Фронталь  һәм индивид





Герой исеменнән сөйләү



Белергә тиеш: Уйдырма әкиятләрне аера белү

Башкара алырга тиеш: юморның уңай хисен ачыклау.

- юмор хисен аера белү.



Сорауларга җавап 84 бит

20.

КТУ.Бөҗәкләр турындагы шигъри әсәрләр.З.Мансур”Кырмыска һәм малай”

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь  һәм индивид

План төзү

Белергә тиеш: Табигатьнең бербөтен булуын, аны сакларга кирәклеген белү

Башкара алырга тиеш:

-таб-не ярата, саклый белү

85б, Шигырьне сәнгатьле укырга

21.

Автор әкиятләре.”Музей йортына сәяхәт”

Г.Вәлиева “Су әкияте”н уку

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь, индивидуаль

Сәнгатьле уку

Белергә тиеш:әкият белән чынбарлык арасындагы охшашлыкны күрсәтә белү,

-автор һәм халык әкиятләре арасындагы охшашлык һәм аерма

Башкара алырга тиеш: таб-не ярата, саклый белү

Биремнәр 90 бит




22.

Белмәмештә кунакта -  4 сәгать

Йолдыз “Белмим”, Ф.Яруллин.Ике кеше




1




Яңа материалны үзләш

терү




Фронталь  һәм индивид




Сәнгатьле уку




Белергә тиеш: күзәтүчән, иг-лы була белү

Башкара алырга тиеш: үзеңдәге тискәре сыйфатларын бетерү




Шиг.ятларга 93 бит


23.

Замана баласы.

Р.Вәлиева “Замана баласы”

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь  һәм индивид

Текст өстендә эш

Белергә тиеш:

-үз эшләрен анализлый белү

Башкара алырга тиеш:

-үзеңдәге тискәре сыйфатларын бетерү

“Замана баласы” на яшьтәшләреңә хат язарга.

24.

Эш эшкә өйрәтә.Ф.Яруллин “Эшнең аның берние юк”, Г.Тукай. Эш беткәч уйнарга ярый

1

Яңа материалны үзләштерү

Фронталь  һәм индивид

Сәнгатьле уку

Белергә тиеш:хезмәтнең тоткан ролен ачыклау

Башкара алырга тиеш:

-хезмәтнең кеше тормышындагы ролен ачыклау

Шиг.ятларга 97 бит

25.

Илен сөйгән, ир булган. Җ.Дәрзаман “Солдат булдым”..

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь  һәм индивид

Эчтәлек сөйләү

Белергә тиеш: күзәтүчән, иг-лы була белү

Башкара алырга тиеш:

-чын сакчылар булырга өйрәнү

Армия сафларында хезмәт итә торган солдат абыеңа хат язарга




26.

Укымышлы Ябалак янында – 4 сәгать 

КТУ. Тылсымлы кыш.

”Музей йортына сәяхәт”. Г.тукай. Буран.




1




Яңа материалны үзләш

терү




Фронталь эш




Герой исеменнән сөйләү




Белергә тиеш:

-күзәтүләр аша гомумиләштерү таба белергә

Башкара алырга тиеш: : хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә




А.А.Пластовның “Беренче кар”картинасы буенча хикәя төзергә.

27.

Хоккулар. Кыска шигырьләр.Н.Ахунова “хоккулар”ы

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь  һәм индивид

Әңгәмә, аңлап йөгерек уку

Белергә тиеш: Татар халкы белән япон халкы арасындагы уртак якларны күрә белү.

Башкара алырга тиеш: : хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә

Бер хокку ятлап килергә 103-107 б.

28.

Кыска шигырьләр. ”Музей йортына сәяхәт”.Р.Фәйзуллин иҗаты

1

Яңа материалны үзләштерү

Фронталь  һәм индивид

Әңгәмә, аңлап йөгерек уку

Белергә тиеш:

-рифма,ритмны аера белү

Башкара алырга тиеш:

Рәсем һәм шиг-т арасындагы бердәмлекне күрсәтү

Ике , өч юллык бер шигырь язып карарга

29.

Әкият һәм чынбарлык бергәлеге. Э.Шәрифуллина “Алтын балык”.

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь, индивидуаль

Әңгәмә, аңлап йөгерек уку,эчтәлек сөйләү

Белергә тиеш:

 -күзәтүчән, иг-лы була белү

-текстны әкият һәм чынбарлык вакыйгаларына бүлә белү.

Башкара алырга тиеш:

-кирәкле өзекләрне табу

Рольләп укырга өйр., 112-115б



30.

Аю өнендә - 4 сәгать

 И.Лерон “И ямьле дә соң дөнья!”



1



Яңа материалны үзләш

терү



Фронталь  һәм индивид



Гөжләп уку, рәсемнәр буенча  нәтиҗә  ясау



Белергә тиеш: күзәтүчән, иг-лы була белү

Башкара алырга тиеш: хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә



Кышкы табигатьне тасвирлап, хикәя, шигырь, әкият язып карарга

31.

”Музей йортына сәяхәт”. “Музей йорты”.

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь  һәм индивид

Йөзмә уку

Гөжләп уку

Белергә тиеш: күзәтүчән, иг-лы була белү

Башкара алырга тиеш: хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә

И.Туктар. Кышкы урман, 49 б. укырга

32.

Күзәтә белгән кеше- бәхетле кеше. И.Туктар “Урман букеты”.

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь  һәм индивид

Аңлап гөжләп уку

Белергә тиеш: күзәтүчән, иг-лы була белү

Башкара алырга тиеш: хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә

Сорауларга җавап 121-122бит



33.

3 нче чирек -20 сәгать

“Серле ачкыч” мәктәп клубына хат язу.Р.Миңнуллин “Чыршы әйләнәсендә”.



1



Яңа материалны үзләштерү



Фронталь  һәм индивид



Аңлап гөжләп уку



Белергә тиеш:

-хат өлешләрен аера белү

Башкара алырга тиеш:

-хат язу



Яңа елга берәр якын кешеңә котлау хаты язарга



34.

Күрү ноктасы – 21 сәгать

Р.Харис “Төсле рәсем”.



1



Яңа материалны үзләш

терү



Фронталь эш



Сорауга җавап бирү



Белергә тиеш: Пейзаж, натюрморт, портрет жанрларын гамәли рәвештә таба белү.

Башкара алырга тиеш: хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә



Шиг. сәнг укырга бит 7-9

35.

Дөньяны танып белүнең яңа ысуллары.Ш.Галиев “Яңа фотоаппарат”.

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь  һәм индивид

Сорауга җавап бирү

Белергә тиеш: хыял белән үзең теләгән дөньяны бәйли белергә

Башкара алырга тиеш: хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә

Иллюстрация буенча хикәя төзергә 9 бит

36.

КТУ. Хыялда тудырган дөнья. Р.Миңнуллин шигырьләре

 “Рәсем”.

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь  һәм индивид

 


Әңгәмә, бәйләнешле

сөйләм үстерү

Белергә тиеш:

-хыял белән үзең теләгән дөньяны бәйли белергә

Башкара алырга тиеш:

-хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә

Шиг-гә рәсем ясарга 12-13 бит

37.

”Музей йортына сәяхәт”. Р.Миңнуллин “Ак кыш”.

1

Яңа материалны үзләштерү

Фронталь, индивидуаль

Сәнгатьле уку

Белергә тиеш:

-Бер үк темага багышланган фото һәм картина арасындагы охшаш һәм аермалы якларны таба белү

Башкара алырга тиеш:

-рәсем һәм фотодагы тавыш һәм хәрәкәтләрне сизү

Үзең теләгән мәчет рәсемен ясарга.

38.

Күңел күзе. Г.Юнысова “Күзләр”әсәрен  уку.

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь  һәм индивид

Сәнгатьле уку

Белергә тиеш:

-үзбәя бирә белү

-таб-не җанлы итеп күрә белү

Башкара алырга тиеш:

-таб-не ярату, аңа ярдәм итү

Өйдә үзең күргән иң кызыклы төшеңне алып килергә.

39.

Н.Арсланов “Сезнеке Р.Миңнуллин

Ай нәрсәгә охшаган.

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь  һәм индивид

Сәнгатьле уку

Белергә тиеш:таб-нең кабатланмас кыйммәтен

Башкара алырга тиеш: таб-не яратырга, аңа карата мәрхәмәтле булырга

17-20бит, укырга

40.

Дөньяга төрлечә караш.М.Әгъләмов “Ямь-яшел”.

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь  һәм индивид

Агымдагы

Белергә тиеш: Дөньяга шигъри караш белән объектив караш арасындагы аерманы аера белү.

Башкара алырга тиеш:хыялый, кызыксынучан, максатчан булу

Дәфтәрдәге бирем 37 бит

41.

Дөнья белән танышуны дәвам итү(су өслеге)

Н.Мадьяров ”Үз шәүләсен куркыткан”.

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь  һәм индивид

Яттан сөйләү

Белергә тиеш:

-күзәтүчән, иг-лы була белү

Башкара алырга тиеш: гади генә предметлардан да тылсым күрә белү

Су, боз турында табышмаклар табып килергә.

42.

Дөнья белән танышу (боз аша). Ф Садриев “Боз өстендә”

1

Яңа материалны үзләштерү

Фронталь эш

Агымдагы

Белергә тиеш:хыяллана белергә,фантазяне арттыру өстендә эшләргә

Башкара алырга тиеш:

гади генә предметлардан да тылсым күрә белү

Хикәянең эчтәлеген сөйләргә 24-26 бит.

43.

Бер тамчы суга дөнья ничек сыйган? Г.Шаһи “Тамчы”

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь  һәм индивид

Текст өстендә эш

Белергә тиеш: Бер тамчы суда да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген аңлау.

Башкара алырга тиеш:

-гади генә предметлардан да тылсым күрә белү

Шиг.ятларга, 27-28 бит

44.

Бинокльдән күзәтү.Р.Фәйзуллин “Бинокль”

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь  һәм индивид

Эчтәлек сөйләү

Белергә тиеш: Бинокль аша да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген белү

Башкара алырга тиеш: таб-не яратырга, аңа карата мәрхәмәтле булырга

Шиг.ятларга, 28-29 бит

45.

Син-миңа, мин сиңа карыйм.Р.Хафизов “Күңел күзе”

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь, индивидуаль

Герой исеменнән сөйләү

Белергә тиеш:

-матурлыкны “Күңел күзе” белән күрә белү

Башкара алырга тиеш:

таб-не яратырга, аңа карата мәрхәмәтле булырга

Хикәянең эчтәлеген сөйләргә 31-37 б.

46.

Алар-безгә,  без-аларга карыйбыз., Җ.Дәрзаман “Балык тотты”, Б.Рәхмәт “Гөлйөзем белән чебен”

1

Яңа материалны үзләштерү

Фронталь  һәм индивид

Герой исеменнән сөйләү

Белергә тиеш: Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.

Башкара алырга тиеш: таб-не яратырга, аңа карата мәрхәмәтле булырга

Укырга,38-41 бит.

47.

КТУ. Үсемлекләр дә хыяллана Ф.Зыятдинов “Карга белән Шөпшә”.

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь  һәм индивид

Сәнгатьле уку

Белергә тиеш: Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.

Башкара алырга тиеш:

-таб-не яратырга, аңа карата мәрхәмәтле булырга

Хикәя төзергә “Гөлләр белән сөйләшү”

48.

”Музей йортына сәяхәт”, Җ.Дәрзаман “Күбәләк кар”

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь  һәм индивид

Сәнгатьле уку

Белергә тиеш: Хыял һәм чынбарлыкны күрсәтә белү.

Башкара алырга тиеш:

-төрле сит-дән чыгу өчен оптимистик карарлар кабул итү

“Соңгы кар “ рәсемен ясарга

49.

Бер предметка төрлечә караш.Р.Миңнуллин “Кем соң минем Әби?”

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь  һәм индивид

Текст өстендә эш

Белергә тиеш: Бер үк предметка төрлечә караш булуын

Башкара алырга тиеш:

-спорт белән дус булу

Әбиләр турында хикәя язарга

50.

Кечкенә дә төш кенә.Ә Моталлапов “Кечкенә - төш кенә”.

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь эш

Сәнгатьле уку

Белергә тиеш: Бер үк предметка төрлечә караш булуын

Башкара алырга тиеш:бер үк сүзгә төрле мәгънә салынган булуын аеру

“Нәни песи баласының урамга сәяхәте” әкият язарга

51.

”Музей йортына сәяхәт”.Р.Миңнуллин “Йорт агачлары”

1

Яңа материалны үзләштерү

Фронталь  һәм индивид

Эчтәлек сөйләү

Белергә тиеш:

-тема һәм фикер уртаклыгын таба белү

Башкара алырга тиеш: Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.

Шиг.ятларга 53 бит

52.

“Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы. Г.Тукай “Бу кайчак була?”, Р.Корбан “Ел фасыллары”, Г.Афзал “Беренче кар”

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь  һәм индивид

Герой исеменнән сөйләү

Белергә тиеш:

-гап-гади предмет һәм күренешләрдән матурлыкны күрә белү.

Башкара алырга тиеш:

-ел фасылларын аера белү

Сорауларга җавап 58 бит




53.

4 нче чирек- 16 сәгать


Мин һәрвакыт үзем булып калам.Р.Миңнуллин “Төрле кешеләр була”,”Юкка малай булганмын”




1




Яңа материалны үзләш

терү




Фронталь, индивидуаль




Әңгәмә, аңлап йөгерек уку, сорауларга җавап




Белергә тиеш:

-авторның төп фикерен аңлый белү

Башкара алырга тиеш:

-мөст. фикерли, нәтиҗәләр ясый алу




Р.Миңнуллинның бер шигырен ятларга

54.

Кем нәрсәгә шатлана?Р.Вәлиева “Шатлык кызы”.

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь  һәм индивид

Әңгәмә, аңлап йөгерек уку, эчтәлек сөйләү.

Белергә тиеш: матурлыкны күрә һәм аера белү

Башкара алырга тиеш:

-үзең дә матурлык тудыра белергә

62-65б. Хикәяне сөйләргә





55.

Балалар өчен газета-журналлар – 4 сәгать

Р.Миңнуллин “Малайлар сөйләшә”.





1





Яңа материалны үзләштерү





Фронталь  һәм индивид





Аңлап йөгерек уку, яттан сөйләү.





Белергә тиеш:газета-журналларның ни чен вакытлы матбугат дип аталуын

Башкара алырга тиеш:

-яңалык белән гайбәт арасындагы аерманы аера белү





Балалар өчен чыга торган бер журнал алып килергә.

56.

Балалар журналлары.

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь  һәм индивид

сәнгатьле уку, сорауларга җавап

Белергә тиеш:

 --татар телендә чыга торган балалар журналларын белү.

Башкара алырга тиеш:

- журналларда ориентлаша белү

Балалар өчен чыга торган бер газета алып килергә.

57

Балалар газеталары

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь  һәм индивид

Әңгәмә, сәнгатьле уку,  яттан сөйләү

Белергә тиеш: Татар телендә чыга торган балалар газеталарын белү.

Башкара алырга тиеш:

-газеталарда ориентлаша белү

“Сабантуй” газетасына багышлап шигырь иҗат итәргә

58

“Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы. Ш.Галиев “Тынлык”.

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь эш

сәнгатьле уку, сорауларга җавап

Белергә тиеш: Дәреслектә һәм хрестоматияләрдә очраган авторларны таба белү.

Башкара алырга тиеш:

-дәреслекләрдә һәм вакытлы матбутта ориентлаша белү 

Хатны “Серле ачкыч” мәктәп клубына җибәрергә






59.

Шагыйрь өчен табигать-серле һәм җанлы дөнья – 4 сәгать

Г.Хәсәнов “Имән каргасы”





1





Яңа материалны үзләш

терү





Фронталь  һәм индивид





Әңгәмә, аңлап йөгерек уку, сорауларга җавап





Белергә тиеш:

-әсәрләрне анализлый белү

Башкара алырга тиеш: Табиг-не ярату, аны аклау





Хрестоматиядән Р.Вәлиеваның “Урманда бәйрәм булган” шиг. сәнг укырга 49 бит

60.

КТУ. Табигатьтә һәрнәрсә матур.

Р.Мингалим. Якты тәрәзә каршында. ”Музей йорты”на сәяхәт.

1

Яңа материалны үзләштерү

Фронталь  һәм индивид

Әңгәмә, аңлап йөгерек уку, эчтәлек сөйләү.

Белергә тиеш:

-рәссамнарның матурлыкны буяулар белән бирү үзенчәлекәрен

Башкара алырга тиеш:

-картиналардагы матурлыкны күрә белү

Сорауларга җавап 97 бит

61

Кышкы урман матурлыгы.Ә.Еники “Кышкы урман”, Йолдыз “Бәхетле агач”.

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь, индивидуаль

Аңлап йөгерек уку, яттан сөйләү.

Белергә тиеш:

-төрле ел фасыллары турында теләсә кайсы ел вакытында укырга мөмкин икәнлеген

Башкара алырга тиеш:

- таб-не сакларга,аны якларга

Сәнг ук.93-95 бит

62

Якты күл сагышы.Ф.Сафин,

М.Фәйзуллина “Агачлар да күлмәк алыштыра”.

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь  һәм индивид

сәнгатьле уку, сорауларга җавап

Белергә тиеш:

-аб-нең матурлыгын күрә белү.

Башкара алырга тиеш:

-таб-не сакларга,аны якларга

Эчтәлеген сөйләргә б.99-101б




63.

Кызык һәм көлке хәлләр – 6 сәгать

 КТУ.  Көлкеле хәлләр сере.

Л.Лерон “Тишек хәтер”




1




Яңа материалны үзләш

терү





Фронталь  һәм индивид





Әңгәмә, сәнгатьле уку,  яттан сөйләү





Белергә тиеш:

-капма-каршылыкның көлке тудыруын

Башкара алырга тиеш:

-үзеңнең кимчелекләреңне бетерү





Хрестоматиядән Р.Мингалим “Кызык нәрсә” әсәрен укы, сор.җав.бир.,69-70 б

64.

Шаяртуның да бер төп мәгънәсе була. М.Галиев “Көзге каршында”, М.Шабаев “Зәңгә песи”

1

Яңа материалны үзләштерү

Фронталь  һәм индивид

сәнгатьле уку, сорауларга җавап

Белергә тиеш: 

-язучыларның кызыклы хәлләрне җиткерү алымнары

Башкара алырга тиеш:

-юмор хисен аера, мәзәк өлешне таба белергә

Эчтәлек 110-112 бит.

65.

Гаҗәпнең дә гаҗәбе, мәзәкнең дә мәзәге.Э.Шәрифуллина “Оттырды”, Л.Лерон “Гаҗәп хәлләр”

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь  һәм индивид

сәнгатьле уку, сорауларга җавап

Белергә тиеш:

-язучыларның кызыклы хәлләрне җиткерү алымнары

Башкара алырга тиеш:

-юмор хисен аера, мәзәк өлешне таба белергә

113-115 б. , укырга

66.

Искитмәле тамашалар.М.Галиев “Тамаша”, М.Мөхәммәтшин”Көчле булсам”.

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь  һәм индивид

Әңгәмә, сәнгатьле уку,  яттан сөйләү

Белергә тиеш:

-чыга алмаслык кыен хәлләрнең булмавын

Башкара алырга тиеш: кызыклы,мавыктыргыч,эмоциональ, сөйләү осталыгы


Шиг.ятларга 115-116 бит

67.

“ Серле ачкыч” мәктәп клубына хат. “ Серле ачкыч” мәктәп клубы членнарына биремнәр.

1

Яңа материалны үзләш

терү

Фронталь  һәм индивид

сәнгатьле уку, сорауларга җавап

Белергә тиеш:

-кешеләр белән хат аша аралаша белү

Башкара алырга тиеш:

Дәреслекләрдә тиз ориентлашу

119-120 б. Сөйләргә

68

Җәйге биремнәр.Уку елын йомгаклау.

1

Катнаш дәрес

Фронталь  һәм индивид

сәнгатьле уку, сорауларга җавап

Белергә тиеш:

-сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны таба белү


-мөстәкыйль рәвештә уку өчен газета материаллары, китаплар  сайлау


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по литературному чтению для 1 класса УМК "Начальная школа XXI века"

К рабочей программе добавлено календарно-тематическое планирование....

Рабочая программа по литературному чтению в 4 классе УМК "Начальная школа XXI века"

Пояснительная записка Рабочая программа  по  литературному чтению составлена на основе федерального компонента  государственного образовательного стандарта (2008г.), учебного плана, пр...

рабочая программа по литературному чтению во 2 классе ФГОС Начальная школа 21 века

Содержит пояснительную записку, содержание программы, тематическое планирование, требования к уровню подготовки учащихся, особенности организации контроля....

Рабочая программа по литературному чтению для 2 класса УМК "Начальная школа XXI века"

Рабочая программа по чтению  для 2 класса составлена по ФГОС...

рабочая программа по литературному чтению для 3 класса УМК "Начальная школа XXI века"

программа разработана в соответствии с ФГОС, содержит пояснительную записку, календарно-тематическое планирование, планируемые результаты обучения к концу 3 класса...