Тукай рухы мәңгелек
материал (чтение) по теме

Асадуллина Гульфина Габделфартовна

Син бит , шагыйрь, татар халкы өчен

Яшәү дәреслеге язган зат”.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_scenariy.odt19.24 КБ

Предварительный просмотр:

Син бит , шагыйрь, татар халкы өчен

Яшәү дәреслеге язган зат”.

“Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы” дип язылган плакатлар белән китаплар күргәзмәсе төзеп куела.

“ Тукай рухы мәңгелек” дигән исем астында укучылар ясаган иллюстраөияләр урнаштырыла.

Зал түрендә  Г. Тукай  портреты куела. “Туган тел” көе яңгырый.

  А.б. Хәерле көн , бәйрәмебез кунаклары! Без бүген бирегә сөекле шагыйребез Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Төптән уйлап карасаң, без, чыннан да, гомер буе Габдулла тукай  белән бергә яшибез. Кечкенәдән бәләкәй  Апушны кызганабыз, Шәрифә карчыкны явыз, дибез. Без үскән саен Тукай үсә,  ул үскән саен – без. Г. Тукай - татар шигърияте күгендә янган  якты йолдызларның иң зурысы.  Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык – безнең горурлыгыбыз һәм мактанычыбыз. Җаныбыз аның шигырьләреннән, ул тудырган гаҗәеп дөньядан аерыла алмый.Бүген дә шулай булсын әле – Тукай туган көндә бәләкәй Апуш артыннан йөрик, олы шагыйрьгә ияреп, шигърият дөньясына үтик.

Үткәрәбез, Тукай, туган көнең,

Җыелышып иркен залларга.

Милләт турындагы шигырьләрең

Үтеп керә безнең җаннарга.

”Туган тел”не белә һәрбер сабый,

“Су анасы” керә төшләргә.

“Шүрәле”не укып чыккач, кемнең

Кулы барыр  агач кисәргә.

Шигырьләрең белән тәрбияләп,

Милләтеңне алга илтәсең.

Мәңге яшь һәм мәңге тере булып,

Бәйрәмнәрдә мәйдан тотасың.

Балалар сөйлиләр.Туган телемдә сөйләшеп,

Яшим мин туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә  аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам...

Телебезне, күңел гөле итеп,

Саф көенчә саклыйк гомергә.

Рухи дөньяң булсын халкың моңы,

Илең йөрсен уйда гел  бергә.

Халкым теле миңа – хаклык теле,

Аннан башка минем телем юк.

Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына  теле юк.

И, минем җандай кадерлем,

И җылы, тере телем.!

Кайгылар теле түгел син,

Шатлыгым теле бүген.

Татар теле – минем туган телем,

Саклый аны матур милләтем.

Әби-бабай теле, атам-анам теле,

Күңелем тулы аңа хөрмәтем.

Әткәм-әнкәм телен белсәң,

Адашмассың кайда да.

Туган телемдә эндәшәм

 Сезнең барчагызга да.

Әнием дә – татар кызы,

Әтием дә татар улы.

Шулай булгач, мин үзем дә

Бер татар баласыдыр.

Әйдәгез, туган телне без

Әләм итеп күтәрик.

Яшәсен дип, үлмәсен дип

Күңелләргә җиткерик.

”Туган тел” җыры.

    Теләсә  кайсы милләтне милләт иткән ике төп нәрсә бар. Аларның беренчесе – туган тел, икенчесе – милли көй, милли моң. Уйлап карагыз әле. Г.Тукай  сүзләренә җырлана торган “Туган тел”, “Туган авыл”, “Бәйрәм бүген”, “Әллүки”, “Тәфтиләү” җырларыннан башка татарны, аның күңелен һәм рухын күз алдына китереп буламы? Юк, әлбәттә. Дөньяда яхшы җырдан  да олырак сәнгать юктыр. Ни өчен дисәң, җырда туган телнең иң затлы, иң тәмле, иң хисле, иң моңлы сүзләре бергә җыела.

Син -  илемнең сөйгән улы,

Горурлыгы татар халкының.

Киләчәккә узып барасың син,

Яклаучысы булып халыкның.

Синең шигырьләрең – тел ачкычы,

Һәрбер сүзең безгә васыять.

Мин горурмын, Тукай абый, телем ачтым

“Туган тел”не, “Пар ат”ны сөйләп.

Син эз салдың, илгә хәбәр биреп,

Таң туасын, кояш чыгасын.

Син күрмәдең, синең энеләрең -

Без күрдек ул дәвер кояшын.

Синең үткер җаның тойгыр булды,

Матурлыкны күрә алдың син.

Шуннан алган сүнмәс утлар белән

Учак кебек дөрләп яндың син.

Шагыйрьнең туган ягы – инешле, чокырлы,

урманлы Казан арты. Казан артының исә

төп матурлыгы аның калын урманнарында,

зур булмаган тауларның итәгеннән чыгып,

кеше гомерен санап, тыйнак кына челтерәп

агып яткан чишмәләрендә...

“Иң матур җир кайда” дисең?,

Билгеле, Кырлай җире.

Барча әкият геройлары

Кырлайда туган инде.

Су анасы, Шүрәлеләр

Ел да җыела бире.

Җыелмас иде, Кырлай шул

Аларның туган җире.

“Туган авыл” җыры башкарыла.

Р. Фәйзуллин “Яздан аерып булмый Тукайны!”

Яздан аерып булмый Тукайны

Язда килгән, язда ул янган.

Язы, киләчәге барлар ничек китсен,

Ничек югалсын дөньядан.

Язны җуймый кара елларда да,

Халыкның ул гүзәл гамьнәрен.

Хыялларын, чорлар аша — безгә -

Бүгенгегә китереп бәйләде.

Һәр тарафтан Тукай җырын тоям,

Сукмагымда Тукай эзләрем.

Күңелемдә балкый маяк булып,

Тукай моңы, Тукай сүзләре.

Кем уйлады икән, ятим бала

Якты йолдыз булып калкыр дип.

Мәңге, мәңге халык йөрәгендә,

Халык күңелендә балкыр дип.

Алып баручы. Әйе, ятим бала якты йолдыз булып балкыды, сүнмәс йолдыз булып калыкты. Сөекле шагыйребезнең шигырьләрен бабаларыбыз ятлаган, әти-әниләребез укып үскән, хәзер исә үзебез, безнең балаларыбыз өйрәнәләр. Алар җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли.

“Җир йокысы”

“Сабыйга”

“Кышкы кич”

“Эш беткәч уйнарга ярый”

? (Сабый, Кояш, Сандугач, Алмагач)

Ш. Галиев “Тукайга” 158 бит.

Ш. Галиев “Туры Тукай” 157 бит.

“Шигърият язы белән” С. Сөләйманова 94 бит.

Тукай абый, сине яратабыз, зурлыйбыз!

  I тур. Тукайның тормыш юлы.

- Г. Тукай кайсы авылда, кайчан туган?

(Кушлавыч, 1886 нче ел, 26 апрель) - 5 балл

  1. Әнисе кем? (Бибимәмдүдә)

Әтисе кем? (Мөхәммәтгариф) – 10 балл

  1. Г. Тукай ничәнче елда, ничә яшьтә вафат була?
  2. (1913 нче елда, 27 яшьтә) – 15 балл

Әнисе кияүгә киткәндә, Габдулланы кемгә асрамага биреп калдыра?

(Шәрифә исемле фәкыйрь карчыкка) – 20 балл

 - Печән базарында асрамага бала бирәм, кем ала? дип кычкырып йөргәндә кемнәр тәрбиягә алалар? (Мөхәммәтвәли-Газизә) – 25 балл

 - Тукайның тормыш машруты Кушлавыч... – 30 балл

II тур. Иҗат дөньясында.

- Кечкенә Апуш мәдрәсәдә нинди китаплар укый?

(“Хәфтияк”, “Бәдәвам”,”Кисекбаш”) - 5 балл

  1. Г. Тукай әсәрләрен сана! - 10 балл
  2. Г. Тукай кайсы авылда яшәгәндә сабакка йөри башлый? (Кырлай) 15 балл
  3. Кайсы шигырьләре көйгә салынган?

(“Туган тел”, ”Тәфтиләү”, ”Карлыгач”, “Туган авыл”, “Бәйрәм бүген”, “Бала белән күбәләк”, “Пар ат”) - 20 балл

  1. “Тукай” сүзен нинди асылташка әйләндереп була? (йакут-якут) – 25 балл
  2. Тукай кайсы шигырендә китап укырга яратканлыгы тур яза?

(“Китап”) - 30 балл

  III тур. Кроссвордлар.

        и р т ә

           т у г а н  т е л

к ы з ы к л ы  ш ә к е р т

          к а р л ы г а ч

с а б ы й г а

       ч ы р ш ы

             ш ү р ә л е

              и р т ә

        э ш к ә   ө н д ә ү

        к а р л ы г а ч

к ү г ә р ч е н

IV тур.

1) Теле барның – иле бар.

  1. Тел күрке – сүз.
  2. Туган телем – иркә гөлем.
  3. Сөйдергән дә тел – биздергән дә тел.
  4. Алтыда белгән ана телен алтмышта да онытмас.
  5. Ачы тел – зәһәр, татлы тел шикәр.

“Табышмаклар төене”.

  1. Ачы да була, төче дә була, Йә әйтеп кара, ул нәрсә була? (Тел) – 10 балл
  2. Сөяге юк, төше юк Сөйләмәгән сүзе юк (Тел) – 15 балл
  3. Балдай татлы да син, Җандай якын да син Әнкәй кебек бер генә бик кадерле син миңа (Туган тел) – 20 балл
  4. Тавышсыз, кулсыз булса да, Күп сүзле, күп рәсемле! Нинди тылсымлы әйбер ул? Син дускай беләсеңме? (Китап) – 25 балл




По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Мәңгелек чишмә"

Мәңгелек чишмә...

«Геройлар даны - мәңгелек»

Укучыларны авылдашыбыз,Социалистик Хезмәт Герое, Алтын Йолдыз һәм Ленин ордены кавалеры Нәфыйкова Сәрвәр апаның хезмәте белән таныштыру. Төрле  һөнәр  ияләренә, өлкәннәргә  карата...

Мәңгелек чишмә.

Мәңгелек чишмә   Сәхнәдә Г. Тукай портреты эленгән. “Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләреннән төрле рәсемнәр урнаштырылган. Г. Тукай китапларыннан күргәзмә төзелгән. Сә...

Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре буенча дәрес эшкәртмәсе....

: Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре . презентация....

“Исемең синең билгесез, Батырлыгың мәңгелек” (Билгесез солдат көненә багышланган сценарийнең авторлары Миннебаева Лилия Хатип кызы, Әхмәдуллина Айгөл Гомәр кызы, Якупова Гөлназ Сарим кызы, Галимбекова Гүзәл Тәлгат кызы)

ldquo;Исемең синең билгесез,Батырлыгың мәңгелек” дип исемләнгән кичә (“Билгесез солдат” көненә багышлана)сценариен Әлмәт районы Яңа Нәдер гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйн...