"Мәңгелек чишмә"
методическая разработка на тему

Нуриева Гульзифа Робертовна

Мәңгелек чишмә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mngelek_chishm_nuri.doc42 КБ

Предварительный просмотр:

                                               Мәңгелек чишмә.

Габдулла Тукайга багышланган кичә.

Сәхнә артыннан “Татар халык көе” яңгырый . Көй акрыная.

Алып баручы:

     Кучлавышта туган бер малайга

     Өлгермиләр исем бирергә;

     Ачы язмыш инде аны барлый,  

     Каһәрләре белән яный-яный,

     Сабый бишегенә үрелә.

Сәхнә артыннан музыка көчәя. Тавыш:

     - Асрамага бала бирәм, кем ала-а-а?

     - Асрамага бала-а-а. ...

Алып баручы:

     Шундый аваз печән базарында

     Тетрәткәндер сабый баланы.

     Ятим баскан бусагалар-бозлы,

     Ятим түккән күз яшьләре-тозлы,

     Ятим капкан ризык-санаулы.                        

     Барын күрә... Барына да түзә...

     Күкрәгенә җыя җир зарын.

     Каршы баскан язмыш үртәвенә,

     Мәгърүр шагыйрь Тукай күтәрелә,

     Ил күңеленнән алып җырларын.

Алып баручыны 1 укучы алыштыра. Ул Г. Тукайның “Шагыйрь” исемле

шигырен укый.

Алып баручы:

     Каз канатлары ак булыр

     Ир канатлары ат булыр

     Сабыйларның канатланыр вакыты

     Мәктәпләрдә укыр чак булыр.

Сәхнәгә мәдрәсә шәкерте кыяфәтендә ике малай керә, тезләнеп утырып, көйләп укыйлар. Парлап:

     Күп яттык без мәдрәсәдә...

     Аңламадык бернәрсә дә...

I малай. Мәдрәсәдә бар иде бер Таз малай,

               Бик шаян, шуклык белән мөмтаз малай.

II малай. Аһ, бәла! Безне казый күргән имеш,

                Уйнаганны ул карап торган имеш.

     Шаяра башлыйлар. Залга карап, бер малай кычкырып җибәрә.

  • Җен! – Җен. (Икесе бергә: Җен! Җен!...)

Шәкертләр бер җиргә качып торалар. Зал аша Су анасы күтәрелә. Кулында алтын тарак. Чәчләрен тарый һәм, куеп, икенче якка карап утыра. Малайлар таракны алып качалар. Су анасы сәхнә эченнән кычкыра.

     Ник аласыз сез аны?

    Ул бит минем алтын тарак!

Малайлар сәхнәне аркылы йөгереп чыгалар

Су анасы. Ник качасыз! Качмагыз! Качмагыз!

                  Туктагыз! Тукта, и караклар!...

Сәхнә артында эт өргән тавыш ишетелә. Су анасы кирегә чыгып кача.

Сәхнәгә Кәҗә белән Сарык керә. Капчык тотканнар.

     Кәҗә. Мә...ә... Син тот!...

     Сарык. Әй-лә... Син тот!..

     Кәҗә. Син тот!

Залга карыйлар һәм катып калалар.

     Кәҗә. Мә-ә-ә-ә!

                Исәнмесез дуслар, бүре әфәнделәр!...

     Сарык. Исәнмесез, бүре әфәнделәр!  

Залдан балалар басалар да хор белән кычкыралар, бүре булып улыйлар.

     Бүреләр. У, шәп булды, ит табылды боткабызга!...

     Кәҗә. Микикики! Кайгырмагыз, бездә ит күп.

                Ул ит белән һәркайсыбыз булырбыз тук.              

                Ник карыйсың, тиз бул әле, тиз бул, Сарык,

                Капчыктан бүре башын китер алып.

     Сарык капчыктан бүре башын алып күрсәтә, бүреләр, куркып кире улап, урыннарына утыралар. Сарык белән кәҗә икесе дә җиргә утыралар.

     Шул вакыт сәхнә артыннан ат туктаткан тавыш ишетелә: ”Тр...р.р”

   Сарык.   (сискәнеп)

                Урманга килгәндер безнең хуҗабыз...

                Тотып алмасын безне ул...

   Кәҗә.  Әйдә, чынлап та! Сызабыз!...

     Капчыкның ике ягыннан эләктереп йөгерәләр. Сәхнәгә бер егет керә.

     Нәкъ Казан артында бардыр,

     Бер авыл – Кырлай диләр.    

     Җырлаганда, көй өчен,

     Тавыклары җырлай диләр.

     Бик матур бер айлы кичтә.

     Бу авылның бер егет

     Киткән урманга утынга

     Ялгызы бер ат җигеп.

Җиң сызганып балта белән утын кискәндәй хәрәкәтләр ясый. Кинәт артыннан Шүрәле авазы ишетелә.

     Егет. (аңа карап)

               Нәрсә бу качкынмы, җенме?

               Я өрәкме? Нәрсә бу?          

               Коточарлык бик килешсез,

               Әллэ нинди нәрсә бу?

Шүрәле.

               Бер дә шикләнмә, егет,син,

               Мин карак-угры түгел,

               Юл да кисмимен, шулай да

               Мин бигүк тугры түгел...

               Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм.

               Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет,

               И егет1 Килче уйныйк икәү бераз кети-кети!

Егет. Яхшы, яхшы сүз дә юктыр, мин карышмыйм уйныймын.  

          Шул агачны бергә-бергә ошбу арбага салыйк.

Егет, чөйне суккалый. Кинәт Шүрәле кычкырып җибәрә: “Кысты! Кысты!...” Сызланып егеткә эндәшә.

Шүрәле. Син бераз кызган мине,

                Коткарчы, и адәм генәм;

                Моннан ары үзеңә,

                Углыңа, нәселеңә тимәм,

        Башкалардан да тидертмәм,                              

        Ул минем дустым, диеп,

        Аңар урманда йөрергә

        Мин үзем куштым, диеп.

Егет китәргә җыена.

Шүрәле. Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез!

               Кем син? Исемең кем синең?

Былтыр. Әйтсәм әйтим, син белеп кал,

               Чын атым “Былтыр” минем.

Былтыр чыгып китә. Шүрәле өзгәләнә.

Шүрәле. Ах, бетәм! Кысты. Харап итте!

               Явыз “Былтыр” мине

               Ах, үләмбит! Бу бәладән

               Кем килеп йолкыр мине.

Ике шүрәле керә.

I Шүрәле. Кычкырма әле, тик тор!

II Шүрәле. Кем кысты  шулай?

Шүрәле. Былтыр, кысты! Былтыр!...

                Ах, үләм. Бетәм!... Бетәм!...

 I Шүрәле. Син юләрсең, син котырган,

                   Син тилергәнсең икән!...

II Шүрәле. Чү тиле! Кычкырма син,                                                

                   Тиз яхшылык белән тыел.

I Шүрәле. И юләр! Кысканга былтыр

                  Кычкыралармы быел!...

Шүрәле кычкыруын дәвам итә. Шау-шу. Сәхнәгә барлык катнашучылар да чыга. “Безнең авыл” җырын җырлыйлар. Көй дәвам итә.

1 укучы.  Тукай-шигъри чишмәбез,

                 Еллар аша юл яра.

                 Тирән моңы, дәртле җыры.

                 Ил күңелендә кала.

2 укучы.  Тукай-шигъри чишмәбез,  

                 Чәчкә итте сүзләрне.

                 Тирән моңы, йөрәк җыры –

                 Туган телнең бизәге.

3 укучы.  Тукай-шигъри чишмәбез,

                 Яшәр җиргә ямь биреп.

                 Тирән моңы, дәртле җыры.

                 Ил күңелендә мәңгелек.

Җыр. “Туган авыл”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукай рухы мәңгелек

Син бит , шагыйрь, татар халкы өченЯшәү дәреслеге язган зат”....

«Геройлар даны - мәңгелек»

Укучыларны авылдашыбыз,Социалистик Хезмәт Герое, Алтын Йолдыз һәм Ленин ордены кавалеры Нәфыйкова Сәрвәр апаның хезмәте белән таныштыру. Төрле  һөнәр  ияләренә, өлкәннәргә  карата...

Мәңгелек чишмә.

Мәңгелек чишмә   Сәхнәдә Г. Тукай портреты эленгән. “Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләреннән төрле рәсемнәр урнаштырылган. Г. Тукай китапларыннан күргәзмә төзелгән. Сә...

“Исемең синең билгесез, Батырлыгың мәңгелек” (Билгесез солдат көненә багышланган сценарийнең авторлары Миннебаева Лилия Хатип кызы, Әхмәдуллина Айгөл Гомәр кызы, Якупова Гөлназ Сарим кызы, Галимбекова Гүзәл Тәлгат кызы)

ldquo;Исемең синең билгесез,Батырлыгың мәңгелек” дип исемләнгән кичә (“Билгесез солдат” көненә багышлана)сценариен Әлмәт районы Яңа Нәдер гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйн...