Районыбыз әдипләре
занимательные факты по чтению по теме

Асадуллина Гульфина Габделфартовна

(“Тамчы – шоу” интеллектуаль уены)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon rayonybyz_diplre.doc35 КБ

Предварительный просмотр:

Районыбыз  әдипләре

(“Тамчы – шоу” интеллектуаль уены)

I категорияле башлангыч сыйныфлар   укытучысы

Асадуллина Гөлфинә Гәбделфәрт кызы

Тема. Районыбыз әдипләре

Максат.1.Алган  белемнәрне  гомумиләштереп  кабатлау.

               2.Сөйләм  телен, логик  фикерләү  сәләтен үстерү.

               3.Халык  авыз  иҗатына, районыбыз  әдипләре иҗатына  хөрмәт,  

  ихтирам, мәхәббәт, горурлык  хисе  тәрбияләү.

Җиһазлау. Портретлар , китапларыннан  күргәзмә, укучыларның  иҗади  

эшләре, магнитофон, музыкаль язмалар.

Дәрес  барышы

I.Оештыру.

1.Исәнләшү.

2.Дәреснең  максатын  хәбәр  итү.

II.Төп  өлеш.

1.Ике  команда  да  үз – үзе  белән  таныштыра (исем, девиз, җыр).

2. I тур “Сорауга җавап  тап!”

А) Гарифҗан  Мөхәммәтшин кайчан  һәм  кайда  туган?

Ә)Гарифҗан  Мөхәммәтшиннең  нинди  исемдәге  китаплары  бар?

Б)Аның  җырлары  нинди  исем  астындагы  җыентыкта  тупланган?

В)Аның  шигырьләренә  көй  язылган  нинди  җырларны  беләсез?

Г)Энҗе  Закирова  тумышы  белән  кайсы  яктан?

Д)Чулпан  Габделганиева  нинди  югары  белем  алган?

Е)Гөлназ  Гарипованың  беренче  шигырьләр  җыентыгы  ничек  атала?

Ж} “Шушмам – сердәшем” шигырен  кем  язган?

Җ) Фәридә Шакирова  тумышы  белән  кайдан?

3. II тур “Кайсы  шигырь  кемнеке?”

1.Челтер – челтер, челтер – челтер,

Ни сөйли  бу  гөрләвек?

Тыңлап  торсаң – бер  могҗиза,

Бу  гөрләвек – серләвек!

                                        (Г.Мөхәммәтшин “Серләвек”)

2.Өебез  дә әллә  нигә

Кичәгедән  ямьлерәк,

Әни пешергән  ашлар  да

Кичәгедән  тәмлерәк.

                                      (Г.Мөхәммәтшин “Туган  көн”)

3.Син  безнең  гомер  юлында

Нык  таяныч, әнием.

Күңел  күгендә  балкыган

Иң – иң  якты  кояшым.

                                      (Ч.Габделганиева “Әнием”)

4.Күңел  ярларына  сыймас  булып

Якты  хыял  әйди  кешене.

Фәкать  туган  якта  табыладыр

Өлешеңә  тигән  көмешең.

                                    (Ф.Шакирова “Көрәшчеләргә”)

5.Яңгул  табигате  ямьле –

Кырлары, болыннары.

Гүзәллеккә  дан  җырлыйлыр

Чал Шушма  дулкыннары.

                                   (Г.Гарипова “Шушма дулкыннары”)

4.III тур “Шагыйрьне таны!”

            Өлешчә  портретлар  күрсәтелә. Укучылар  шул  өлештән  шагыйрьне  

танырга  тиешләр.

            Алсу  Габбасова

            Алсу  Гайфуллина

            Фәридә  Шакирова

            Энҗе  Закирова

5.IV тур  “Җырны  таны!”

           Җырдан  өзекләр тыңланыла. Укучылар  шул  җырны  кемнеке булуын

һәм  исемен  белергә  тиешләр.

  1. “Әткәй  каеннары” (Г.Мөхәммәтшин)

  1. “Шушмам – сердәшем” (Ф.Галиев)

  1. “Хыял  кызы” ( Г.Гарипова)

  1. “Пүскән авылы” ( Ч.Габделганиева)

  1. V тур “Һәр  күңелдә шигырь  уты  бар”

           Шигырьне  һәркем  үзе  теләгәнчә  дәвам  итә (Энҗе  Закирова

“Зоопарктагы  хикмәт”)

Зоопаркта  көне  буе

Йөреп  аргач, әлсерәп,

Почмакка  утыртып  китте

Әнисе  улын, көйләп.

.......................................

  1. VI  тур “Капитаннар  көч  сынаша”

           Мәкальләрне  дәвам  итү.

I команда капитанына

1) Һөнәрле  үлмәс, (һөнәрсез  көн  күрмәс)

2)Җәй  эшләсәң, (кыш  ашарсың)

3)Юлга  чыкканда( юлдашың  үзеңнән  яхшырак  булсын)

4)Юрганыңа  карап ( аягыңны  суз)

5)Җаны  теләгән (елан ите  ашаган)

II команда капитанына

1)Яхшыдан  яман  туар, (яманнан  яхшы  туар)

2)Ут( төтенсез  булмый)

3)Якын  күрше (ерак  туганнан  яхшырак)

4)Яхшы  сүз  җан  азыгы, (яман  сүз  баш  казыгы)

5) Тырышкан  табар, (ташка  кадак  кагар)

III. Йомгаклау.

1.Нәтиҗә  ясау.

2.Билгеләр  кую.

3.Саубуллашу.