Г. Тукай "Сабыйга".
план-конспект урока по чтению (2 класс) по теме

Султанова Гульсина Нурлоходовна

Конспект урока для 2- го класса по родному языку.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sabyyga.doc41 КБ

Предварительный просмотр:

Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбе

Укудан ачык дәрес.

Тема: Г. Тукай “ Сабыйга”.

Төзеде: башлангыч сыйныфлар укытучысы Солтанова Г. Н.

Тема: Г. Тукай « Сабыйга»

Максат:

1. Белем бирү: Укучыларны Г. Тукай иҗаты белән таныштыру, язучының        әсәрләренә кызыксыну уяту, аңлап укуларына, фикер йөртә белүләренә ирешү.

2. Психологик һәм иҗади үсеш: Күзәтүчелекне, үз фикереңне белү, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.

3. Тәрбияви: Укучыларны тырыш булырга, туган илне яратырга, әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

Материал: дәреслек, Г. Тукай әсәрләре.

Ярдәмлек: Г. Тукай китаплары, укучылар ясаган рәсемнәр, автобиографик карта, Г. Тукай портреты.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру

 Исәнмесез, укучылар! Бүгенге дәресебездә безнең арабызда дусларча, җылы, эшлекле мөнәсәбәт булуын телим. Шулай булганда, безнең дәресебез бик кызыклы һәм уңышлы үтәр.

2. Актуальләштерү.

Кроссворд чишү

а) Бабай кат- кат тун кигән.

    Чишендерсәң еларсың ( суган)

б) Яз килсә- киенә,

     Көз килсә- чишенә ( агач)

в) Кышын ята таштай,

       Язын чаба аттай ( боз)

   г) Ишектән кергән дә сузылып яткан ( идән)

   д) Җәен соры, кышын ак,

       Аңа шулай яхшырак ( куян)

   е) Кулсыз, аяксыз тәрәзә кага ( җил)

   ж) Дүрт кешегә бер эшләпә ( өстәл)

   з) Каны бар, җаны юк ( балан)

   и) Нечкә билле, көлтә койрыклы ( төлке)

   к) Бер анада биш бала ( кул)

   л) Үзе бер дә ашамый,

       Ашаганда бушамый ( кашык)

   м) Армый- талмый, ат артыннан калмый ( арба)

   н) Аяксыз –кулсыз өй саклый ( йозак)

   - Нинди исем килеп чыкты?  ( Г. Тукай)

   - Кем ул Г. Тукай?

   - Нинди шигырь, әкиятләрен беләсез?

3.Яңа тема өстендә эш.

Без буген сезнең белән Тукай шигырьләрен һәм Тукайга багышланган шигырьләр укырбыз. Аның әсәрләрен Татарстанда гына түгел, ә башка илләрдә дә яратып укыйлар, туган көнен шигырь бәйрәме итеп үткәрәләр. Ә “ Туган тел” җырын белмәгән, җырламаган кеше юктыр. Аны Төркиядә, Кытайда һәм башка бик күп илләрдә яшәүче татарлар яратып җырлыйлар. Әйдәгез хәзер кыскача гына Тукайның балачак биографиясен карап китик. (картадан күрсәтеп бер укучы сөйли).

  ... Г. Тукай 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Кушлавыч авылында туа. Аңа 5 ай булуга әтисе үлә. Әнисе Сосна авылына кияүгә чыга. 2 яшьлек Габдулла Соснага килә. Озак та үтми әнисе үлеп китә. Әнисе үлгәч Габдулланы Өчилегә бабасына алып кайталар. Озак та үтми аны Казанга асрамага алалар. Тукайга Казанда тору насыйп булмый- аны кире Арча районы Кырлай авылы кешесе Сәгъди абзый үзенә алып кайта.

  Кырлайда Музей бар. Анда безнең авыл егете Гиниятуллин Винерның Тукай портреты да эленеп тора.

  Презентация карау.

  Әйе, укучылар, Тукай аз гына яшәсә дә, кечкенәдән үк бик күпне күргән, моңлы бала булган. Озакламый Тукайның туган көне җитә. Без дә сезнең белән бәйрәмгә әзерләндек. Рәсемнәр ясадык, шигырьләр ятладык.

   Бүген без сезнең белән Тукайның “ Сабыйга” шигырен укырбыз. Сүзлек өстендә эшләп алыйк. Шагыйрәнә- шигъри. Мәгърифщт- аь- белеем.

   Шигырь кемгә атап язылган? ( укытучы укый, укучылар сорауга җавап әзерлиләр)

   Беренче ике юлда нинди фикер әйтелгән?

   Шүрәле турында ни белдегез?

   Шагыйрәнә ялган сүзләрен икенче төрле ничек әйтеп була?

   Язучы сезгә нинди киңәшләр бирә?

  1. Физкультминутка
  1. Бала белән күбәләк шигыре нәрсәгә өйрәтә?
  2. Бу өзек кайсы әкияттән?

Нәкъ Казан артында бар бер авыл Кырлай диләр, җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай диләр. (Шүрәле)

  1. Шүрәле нинди? ( укымаган, надан)
  2. Былтыр нинди? (укыган)
  3. Әкият нәрсәгә өйрәтә? ( табигатьне сакларга, агачларны кисмәскә, хайваннарны рәнҗетмәскә, кыю булырга, бернәрсәдән дә курыкмаска, эшчән булырга)

     

  Хәзер без башка язучыларның әсәрләрен укып китәрбез. Шәүкәт Галиев “ Тукайга” дигән шигырь язган. ( “ Тукайга” шигырен уку)

  1. Ш. Галиев ни әйтергә теләгән?
  2. Шигырьнең беренче дүртьюллыгын укыгыз. Икенче юлда язучы нәрсә әйтергә тели?
  3. Шигырьнең кайсы юлларында төп фикер чагылдырылган?
  4. Чагыштыру, сүрәтләү чараларын табарга.

  1. Йомгаклау.
  1. Өй эше: “ Тукайга” шигырен ятларга.
  2. Сорауларга җавап бирү.

 

- Укучылар, без буген кем иҗаты белән таныштык?

- Тукайның әсәрләре нинди булырга өйрәтә?

Укытучы укый:

  Ак кирәк, дип, пакъ кирәк дип

  Җырлады, язды Тукай.

  Дәрт уятырга кешедә

  Уянды, янды Тукай.

  Халкына бәхет эзләде

  Авыр заманда Тукай,

  Өмет бәйләде туачак

  Яңа таңнарга Тукай.

  Иң матур, моңлы җырларын

  Халкына бирде Тукай.

  Җырлары белән мәңгегә

  Йөрәккә керде Тукай.

Хәзер барыбыз да Туган тел җыры белән дәресебезне тәмамлыйбыз!