Күзәтү ноктасы
методическая разработка по чтению (2 класс) по теме

Әдәби уку дәресе, 2 класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kuztu_noktasy.doc31.5 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес 34

Дәрес тибы: яңа белем бирү

Тема: Күзәтү ноктасы.

Максат: Укучыларны сынлы сәнгатьнең пейзаж, натюрморт, портрет кебек төрләре белән таныштыру, аларны гамәли рәвештә аера белергә өйрәтү.

Бурычлар: укучыларны сынлы сәнгатьнең жанрлары белән таныштыру; балаларның игътибарын сынлы сәнгатьтә жанрларның әйләнә-тирә дөньяга барытик күзәтү ноктасы гына икәнлегенә һәм кайсы да булса берсенең өстенлек итүенә юнәлтү; ңанрларны гамәли рәвештә таба белүләренә ирешү.

Материал: дәреслек ( 7-9 битләр),  дәреслек-хрестоматия (А. Юнысованың “Телевизор” шигыре)

Җиһазлау: рамка

Дәрес барышы

  1. Оештыру.

1. Энҗе Мөэминованың “Туган тел” шигыре укыла.

2. Өй эшләрен тикшерү.

  1. Актуальләштерү.

Әңгәмә:

  1. Беренче кисәктә сезгә кайсы әсәр аеруча ошады?
  2. “Музей йорты”нда нинди картиналар белән очраштыгыз?
  1. Бала нинди авырлыклар белән очраша?

“Әй, туган тел” картинасы белән эшләгәндә, аерым портретларны тапканда, тәрәзә аша пейзаж жанрын таныганда.

  1. Авырлыктан чыгу юллары.

“Рамка” кулланып, картинаны кирәкле өлешләргә бүлү.

  1. Яңа материалны аңлату.
  1. Пейзаж, портрет, натюрморт турында шигырь уку (7 бит)
  2. Сынлы сәнгать дәресләрендә өйрәнгәнне искә төшерү.
  3. нәрсә икәнен үз сүзләре белән аңлату.
  4. “Музей йорты”на барып, пейзаж, портрет, натюрморт сурәтләнгән картиналарны табу, исемнәрен әйтү.
  1. Белемнәрне беренчел ныгыту. “Әй, туган тел” картинасы өстендә эш.
  1. Картинаны карау, авторын әйтү.
  2. Сорауларга җавап бирү:
  1. Бу йортта нинди милләт кешеләре яши?
  2. Стенада кем портреты эленеп тора?
  3. Бу өйдә ничә бала яши?
  4. Тәрәзә төбендә нинди гөл үсә?
  1. Картинаны, 2 портрет булырлык итеп, “рамка” белән күрсәтергә.
  1. Мөстәкыйль эш.

Картинадан пейзаж күренешен табарга.

  1. Өйрәнгәнне ныгыту.

Хрестоматиядән А. Юнысованың “Телевизор” шигырен уку. Куелган сорауларга җавап бирү.

  1. Өй эше бирү.

Дәреслектән Р.Харисның “Төсле рәсем” шигырен сәнгатьле укырга.

  1. Дәресне йомгаклау.
  1. Без бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек?
  2. Дәреснең кайсы өлеше сезгә аеруча ошады?
  3. Кайсы урыннар аңлашылып җитмәде?
  4. Үзеңнең бүгенге дәрестә катнашуыңа нинди билге куяр идең?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 класс Әдәби укудан тест "Күрү ноктасы"

2 класс Әдәби укудан тест "Күрү ноктасы"...


 

Комментарии

Уку дәресеннән материаллар куйсагыз иде!