2 класс Әдәби укудан тест "Күрү ноктасы"
тест по чтению (2 класс) на тему

2 класс Әдәби укудан тест "Күрү ноктасы"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 2_klass_dbi_ukudan_test.docx15.11 КБ

Предварительный просмотр:

2 класс  Әдәби укудан “Күрү ноктасы” темасы буенча тест

1 вариант

  1. Пейзаж – табигать күренешләрен  тасвирлаган рәсем ул.(Әйе, юк)
  2. Өстәл өстендә самовар, савытларда чәкчәк, печенье, конфет, чынаяклар. Бу пейзажмы? (Әйе, юк)
  3. Мин альбом битенә энемнең рәсемен ясадым. Бу портретмы? (Әйе, юк)
  4. Ялгыш җавапны билгелә. Дөнья белән танышуның иң гади ысуллары:

а) тәрәзә аша карау;

ә) бинокльдән күзәтү;

б) төш күрү;

в) “рамка” куллану.

5. Күзләрнең кайсысы гади әйберләрне дә матур, гаҗәп, серле итеп күрә?

а) серле күзләр;

ә) зәңгәр күзләр;

б) күңел күзе;

в) кара күзлек кигән күзләр.

6. Ай нәрсәгә охшаган?

а) тәлинкәгә;

ә) фонарьга;

б) шарга;

в) йолдызга.

7. Бөтен дөнья кайчан кып-кызыл булып күренә?

а) кояш баеганда;

ә) елаганда;

б)кызыл пыяла аша караганда;

в) кояш чыкканда.

8.Ялгыш җавапны билгелә. Боз аша ниләр күреп була?

а) балыклар;

ә) өйләр;

б)эреле-ваклы ташлар;

в) суүсемнәр.

9.Роза Хафизованың “Күңел күзе” хикәясендәге малайның исеме ничек?

а) Кәрим;

ә)Камил;

б)Кафил.

10. “Балык тотты” шигырен кем язган?

а) Җәүдәт Дәрзаман;

ә)Шәүкәт Галиев

б) Роберт Миңнуллин

в) Марсель Галиев.

11.Чыпчык малае турындагы әсәр ничек атала?

а)”Батыр Чыпчык”;

ә) “Кечкенә-төш кенә”;

б) “Чыпчык малае”

2 вариант

  1. Шагыйрьләр, язучылар хайваннар, кошлар,үсемлекләрнең ни әйтергә теләвен аңлыйлармы?(Әйе, юк)
  2. Бер үк әйберне төрлечә күреп, тасвирлап буламы? (Әйе, юк)
  3. Габдулла Тукайның ел фасылларына багышланган табышмак-шигыре ничек атала?

а) “Табигать фасыллары»;

ә) “Бу кайчак була?”;

б) “Ел фасыллары”.

4.”Кем соң минем әби?” шигыренең авторы:

а)Йолдыз

ә) Резеда Вәлиева

б) Роберт Миңнуллин.

5. Бу шигырьләрнең кайсысы Роберт Миңнулинныкы түгел?

а)”Төрле кешеләр”

ә) Миңа охшаган малай”

б) “Юкка малай булганмын”

6. Әсәрдәге вакыйга һәм күренешләрне капма-каршы кую алымы ничек атала?

а)Каршылык;

ә)контраст;

б) капма-каршы кую

7. Резеда Вәлиеваның “Шатлык кызы” хикәясендә кошларны коткарган кызның исеме:

а)Ләйсән;

ә) Ләйлә;

б) Ләйсирә.

8. Резеда Вәлиеваның “Шатлык кызы” хикәясендәге герой кайсы  кошны коткарган ?

а) Санлугач;

ә) сыерчык;

б) песнәк.

9. “Әле пъедесталда” картинасын кайсы рәссам ясаган?

а) Харис Якупов;

ә) Евгений Канев;

б) Бакый Урманче.

10.”Соңгы кар” картинасының авторы кем?

а) Бакый Урманче;

ә) Илдар Рафиков;

б). Харис Якупов.

.

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күзәтү ноктасы

Әдәби уку дәресе, 2 класс...

2 нче класс өчен әдәби укудан (Г.М. Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина) тест

2 класс өчен әдәби укудан (Г.М. Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина) тест...

Әдәби укудан эш программасы. 1 класс. ФГОС.

       1 нче сыйныф өчен эдэби укудан   эш программасы башлангыч гомуми белем бирүнең Федеральдәүләт  белем  стандартына   туры китерелеп төзел...

укудан эш программасы 1 класс рус төркеме

1 классның рус төркеме өченэш программасы...

1 класс Әдәби укудан тикшерү эше

1 класс өчен тикшерү эше. Әдәби укудан....

Әдәби укудан календарь-тематик планлаштыру. 3 класс

Әдәби укудан  календарь-тематик планлаштыру. 3 класс...


 

Комментарии

Бик яхшы тест. Рәхмәт.