1 класс Әдәби укудан тикшерү эше
тест по чтению (1 класс) по теме

Сафина Резеда Рашатовна

1 класс өчен тикшерү эше. Әдәби укудан.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1 класс әдәби укудан тикшерү эше25.01 КБ

Предварительный просмотр:

                         Әтнә районы

     Күәм  урта гомумбелем бирү мәктәбе

     1 нче сыйныфта әдәби укудан укучыларның белемнәрен тикшерү өчен эшләр

Төзеде: башлангыч сыйныф укытучысы

Сафина Резеда Рашат кызы

     Тиен һәм бүре

  Тиен ботактан ботакка сикерә иде. Кинәт йоклап яткан бүренең өстенә килеп төште. Бүре сикереп торды һәм тиенне ашарга теләде. Тиен ялына башлады:

  • Зинһар, бүре, җибәр мине.

Бүре әйтте:

  • Ярар, мин сине җибәрермен. Тик син башта әйт, нилектән сез, тиеннәр, шулкадәр шат. Миңа һәрвакыт күңелсез, ә сезгә карасаң, сез анда өстә гел уйныйсыз да сикерәсез.

Тиен әйтте:

  • Башта мине агачка җибәр, аннан мин сиңа әйтермен. Мин синнән куркам.

Бүре тиенне җибәрде. Тиен агач башыннан бүрегә әйтте:

  • Син явыз, шуңа күрә сиңа күңелсез. Синең явызлыгың йөрәгеңне яндыра. Ә без тиеннәр берәүгә дә зыян салмыйбыз, шуңа күрә шат яшибез, - диде.

                                                            (Лев Николаевич Толстой)

А өлеше. Дөрес җавапны язып ал.

  1. Бу нинди текст?

А)  Хикәя                  Ә)  Шигырь                Б) әкият

2)  Ни өчен бүрегә гел күңелсез?

А) чөнки ул ботактан ботакка сикерә белми

Ә) чөнки тиеннәр гел шат

Б) чөнки ул явыз

  1. Ни өчен тиеннәр гел шат?

А) алар ботактан ботакка сикереп уйный

Ә) алар берәүгә дә зыян китерми, яхшы күңеллеләр

Б) алар куышларда яши

4) Текстта язылган кайсы вакыйга тормышта булырга мөмкин?

А) хайваннар үзара сөйләшә

Ә) Тиен ялгыш берәр хайван өстенә егылып төшә

Б) тиен явыз була һәм начарлык эшли

  1. Бу әсәр нәрсәгә өйрәтә?

А) явызланмаска һәм башкаларга начарлык эшләмәскә

Ә) игътибарлы булырга, башкалар өстенә егылмаска

Б) күңелсез булганда гына явыз булырга

  1. Бу әсәрне рольләргә бүлеп укыр өчен ничә кеше кирәк?

А) ике: автор һәм тиен сүзләрен укыр өчен

Ә) ике: бүре һәм тиен сүзләрен укыр өчен

Б) өч: автор, бүре һәм тиен сүзләрен укыр өчен

       

Б өлеше. Дөрес җавапны үзең яз.

  1. Бүре тиеннән нәрсә турында сораган?

  1. Тиен һәм бүре образлары аша автор нинди кешеләрне күрсәтә?

Тиен образы - ...                       Бүре образы - ...

  1. Әсәр нәрсә турында?

  1. Тексттан тиеннәрнең ни өчен гел шат булулары турында әйтелгән җөмләне күчереп яз.

       Икмәк үсә

    Авыл янындагы кырлар әле буш. Ә бер басуга әйтерсең  яшел буяу сипкәннәр. Шундый ачык, шундый матур, шундый күңелле, бәйрәмчә!

Әни әйтә:

  • Икмәк шулай үсә!

Яшел уҗымнар барысы да бертөсле, бертуган малайлар кебек. Кайчан үсәргә өлгергән соң алар?

Әни аңлата:

  •   Бу кар астында кыш чыккан икмәк.  Аны узган көз, кыш җиткәнче чәчтеләр. Орлыклар кышкы салкыннар җиткәнче тишелергә  һәм җир өстенә яшел яфракларын чыгарырга өлгерделәр.

    Аннан соң аларны калын кар юрганы каплап китте. Кар  юрганы  астында уҗым кышкы йокыга талды. Алар өстендә салкын бураннар уйнады, кышкы салкыннар җирне туңдырды.

   Ә икмәк барысына да түзде. Кар астында аңа караңгы, салкын һәм күңелсез булды. Кыш бик озак дәвам итте.

  Ләкин икмәк түзде, яз җиткәнен көтте. Яз җитүгә ул  башын күтәрде, үсә башлады. Беренче җылыны үткәреп җибәрмәде, үзенә алды. Кояшка таба үрелә, үсәргә тырыша.

 Кешеләр яшел  басу буйлап барганда як-якларын караналар да әйтеп куялар:

  • Икмәк ничек яхшы булган!

А өлеше. Дөрес җавапны язып ал.

  1. Бу нинди текст?

А)  Хикәя                  Ә)  Шигырь                Б) әкият

  1. Текстта язылган вакыйгалар кайда булган?

А) басуда                Ә) шәһәрдә                Б) авылда

  1. Автор яшел уҗымнарны нәрсә белән чагыштыра?

А) чирәм белән

Ә) бертуган малайлар белән

Б) яшел яфраклы куак белән

  1. Орлыклар кайчан тишелергә  һәм җир өстенә яшел яфракларын чыгарырга өлгерделәр.

А) яз көне             Ә) кыш көне          Б) көз көне

5) Уҗымны кар каплагач, аның белән нәрсә булды?

А) салкыннан өшеделәр

Ә) кышкы йокыга талдылар

Б) кар астында үсүләрен дәвам иттеләр

Б өлеше. Дөрес җавапны үзең яз.

  1.  Кар астында кышлаган икмәкне кайчан чәчәләр?

  1. Яз җиткәч, уҗым нишләде?

  1. Тексттан сорау җөмләне табып яз.

  1. Тексттан кешеләрнең икмәккә сокланганын күрсәткән җөмләне күчереп яз.

              Беренче яңгырга кадәр

Алсу белән Гүзәл бик дус булдылар. Бакчага да гел бергә йөрделәр, мәктәпкә дә бергә киттеләр. Я Алсу Гүзәлне алырга керә иде,  я Гүзәл Алсу артыннан керде. Беркөнне, кызлар мәктәпкә барганда, көчле яңгыр башланды. Гүзәлнең өстендә плащ иде, ә Алсуның өстендә күлмәк кенә. Кызлар йөгерә башладылар.

  • Плащыңны сал, икәүләп ябыныйк!  - дип кычкырды Алсу.
  • Мин сала алмыйм, салсам чыланам! – дип җавап кайтарды аңа Гүзәл, башын капюшон астынарак яшереп.

Алар мәктәпкә килеп җиттеләр. Укытучы апалары бик аптырады.

   - Кызлар, сез бергә килдегез бит. Гүзәлнең күлмәге коп-коры, ә Алсуныкы юпь-юеш. Ничек шулай булды соң? – дип сорады.

  • Гүзәлнең плащы бар иде, ә минем өстемдә күлмәк кенә иде,  - дип җавап бирде Алсу.
  • Ә сез бит бер плащ белән икегез дә каплана ала идегез, - диде укытучы һәм Гүзәлгә карап башын селкеп куйды. – Күрәсең, сезнең дуслыгыгыз беренче яңгырга кадәр генә булган!

Кызлар икесе дә кызардылар: Гүзәл үзе өчен, ә Алсу Гүзәл өчен.

 

А өлеше. Дөрес җавапны язып ал.

  1.  Бу нинди текст?

А)  Хикәя                  Ә)  Шигырь                Б) әкият

2) Кызлар кая баралар иде?

А) уенчык кибетенә

Ә) урамда йөрергә

Б) мәктәпкә

3)Кызлар юлда барганда һава торышы үзгәрдеме, ничек?

А) әйе, кинәт яңгыр ява башлады

Ә) әйе, кинәт  күк күкри башлады

Б) юк, көне буе кояш елмайды

4) Әсәр геройларының кайсында плащ бар иде?

А) укытучыда             Ә) Алсуда          Б) Гүзәлдә

5) Кызларның дуслыгы хакында нәрсә әйтеп була?

А) кызларны чын дуслар дип әйтеп булмый

Ә) кызлар һәрвакыт бер-берсенә ярдәм итәләр

Б) кызлар – чын дуслар

  1. Әлеге текстка кайсы әйтем туры килә?

А) җидәү берәүне көтми

Ә) чын дуслык  авырлык килгәндә  беленә

Б) атнасына җиде җомга

Б өлеше. Дөрес җавапны үзең яз.

  1. Укытучы нәрсәгә аптырады?

  1. Әсәр ни өчен  “Беренче яңгырга кадәр” дип атала?

  1. Кызларга икесе дә коры калсын өчен нәрсә эшләргә кирәк иде?

  1. Син Гүзәл урынында булсаң, нәрсә эшләр идең?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 класс Әдәби укудан тест "Күрү ноктасы"

2 класс Әдәби укудан тест "Күрү ноктасы"...

Әдәби укудан арадаш аттестациянең йомгаклау тикшерү эше

Әдәби укудан  арадаш аттестациянең йомгаклау тикшерү эше....

Укучыларның аңлап уку буенча белемнәрен тикшерү . Уку күнекмәсе үсеше дәрәҗәсен тикшерү

Укучыларның аңлап уку буенча белемнәрен тикшерү.Уку күнекмәсе үсеше дәрәҗәсен тикшерү....

Башлангыч мәктәп өчен әдәби укудан йомгаклау-тикшерү эшләре.

Әдәби укудан башлангыч мәктәп өчен тикшерү эшләре...

2 нче сыйныфта әдәби укудан 1 нче чиреккә тикшерү эше

2 нче сыйныфта әдәби укудан ( Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М.Я, .Мухаметзянова Э.Г., Хасанова Ф.Ф} укылган әсәрләр  буеча  төзелгән тест....

Башҡорт теле.Тикшереү эше. 1 класс

Башҡорт теленән тикшереү эше. 1 класс...