Әдәби укудан арадаш аттестациянең йомгаклау тикшерү эше
тест (4 класс) по теме

Мусина Рамзия Рафиковна

Әдәби укудан  арадаш аттестациянең йомгаклау тикшерү эше.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dbiyattan_aradash_yomgaklau_eshe.doc66 КБ

Предварительный просмотр:

           

                                                                         

Әдәби укудан  арадаш аттестациянең йомгаклау тикшерү эше

4 класс

Май, 2015 ел

Дидактик максат: Башлангыч сыйныф укучыларның әдәби әсәр белән эш күнекмәләрен тикшереп, әдәбият теориясе буенча программа таләп иткән махсус белем һәм күнекмәләре сыйфатын ачыклау.

Үстерешле максат: Әдәбият теориясе һәм предметара белем һәм күнекмәләре нигезендә фикерләүнең төрле төрләре һәм формалары үсешен; универсаль гамәлләр: регулятив, коммуникатив, танып-белү гамәлләренең формалашу дәрәҗәсен ачыклау.

  Тәрбияви максат: Персонажларга аларның гамәлләренә карап бәя бирелүдән чыгып, укучыларның гомумкешелек кыйммәтләренә мөнәсәбәтләрен (әхлаклылык дәрәҗәләре үсешен) ачыклау.

 Кулланылган әсәр: Р.Батулланың «Карурманга бара Мөбарәк» хикәясе.

  Әсәрнең максатка ярашлы булуы күрсәткечләре:

• Темасы сине чолгап алган дөнья (якын кешеләрең, табигать) белән мөнәсәбәт матурлыгы яшь үзенчәлекләре – кече яшьтәге укучының тормыш тәҗрибәсе кысаларына сыйдырылган.

 • Кыска, әмма тирән эчтәлекне сыйдырган сюжет (174 сүз).

• Сине чолгап алган дөнья белән мөнәсәбәт нинди булырга тиеш? дигән проблема күтәрелгән.

 • Мөбәрәк исемле ярдәмчел ( апасына ярдәм итү өчен кичкә каршы карурманга - билгесезлек белән чолганган урынга бер ялгызы барырга әзер) малай һәм карурманда яшәүчеләр образы , аларның бер-берсенә мөнәсәбәте аша гаҗәеп чишелеш тәкъдим итә: Мөбәрәк кебек чиста күңелле, ихлас булырга, әйләнә-тирә серләрен яхшы өйрәнергә, тәвәккәл, кыю булырга, ди.

• Идеясе матур һәм үтә көнүзәк: Эх, барлык малайлар һәм кызлар да Мөбәрәк кебек якын кешеләре өчен ярдәм итәргә әзер чиста күңелле булсын иде, табигать серләрен яхшы белсеннәр иде дә, зыян салмый гына урынлы файдалансын иде.

• Әсәрдә персонажлары күп һәм төрле булуы укучыларның таркату, гомумиләштерү кебек фикерләү күнекмәләре дәрәҗәсен һәм образлы фикерләү дәрәҗәсен ачыкларга мөмкинлек бирә;

• Хикәянең эчтәлеге тирән: персонажларның гамәлләреннән чыгып бәя бирү аша укучыларның гомумкешелек кыйммәтләренә мөнәсәбәтләрен ачыкларга ярдәм итә.

Искәрмә: Контроль эш тексты һәм биремнәре Һәр укучыга А-4 форматлы кәгазьдә таратыла. Контроль эш таратылган А-4 форматлы кәгазьдә башкарыла.

1 өлеш (А)

------------------------------------------------------------------------------

А1. Читләтеп әйтүгә корылган гыйбрәтле, акыл-әхлак өйрәтүле кечкенә әсәр ... дип атала.

 а) шигырь              ә) мәсәл             б) әкият                  в) хикәя

А2. Дәвам ит:   Мәкальсез сүз - ...

 а) акылның үзе               ә) кадерле булыр                   б) хурлык                 в) тозсыз аш

А3. «Рөстәм маҗаралары» әсәренең авторы:

а) Г.Тукай          ә) А.Алиш             б) Г. Кутуй                в) Ф.Әмирхан

 А4. Батулланың “Салават күпере кайда йоклый?  әкиятендәге тиен малаеның исеме:

а) Терек-терек             ә) Бурлас                     б) Нуяк                    в) Тәлти

А5. Ак елан турында кайсы әкияттә сөйләнелә?

а)”Ак бүре”                   ә) “Еланнар патшасы Шаһмара”

б) “Ак байтал”                   в) Күкнең күтәрелүе

А6. Тормышта булган хәлләр, вакыйгалар турында буыннан- буынга сөйләнеп килә торган хикәя.

а) легенда        ә) риваять           б) дастан           в) шәҗәрә

А7. .”Кыйссаи Йосыф” ның авторы кем?

а) Кол Гали                      ә) Хисам Камалов

б) Гадел Кутуй                      в) Галимҗан Латыйп

А8. Янып калсын гомрең, маяк булып,

    Үзеңнән соң килгән буынга,-

дигән юллар М.Җәлилнең кайсы шигыреннән алынган?

а) «Бакчачы»     ә) «Кечкенә дуслар»      б) «Бер үгет»       в) «Урман».

А9.Г. Ибраһимовның “Яз башы” хикәясендәге малайның исеменичек?

а) Апрай   ә) Салих  б) Әмир      в) Мөбарәк

А10.Мәдрәсәдә укытучыны кем дигәннәр ?

а) хәлфә     ә) мөгаллим      б) шаһәдәтнамә      в) шәкерт

2 өлеш (В)

В 1. Ул  үзенең тиз ышанучанлыгы аркасында төлке авызына килеп эләккән.

Кем соң ул?  Исемен, әкиятнең авторын һәм  исемен әйтегез. ________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

В.2. Сезнең алда А.С.Пушкинның “Балыкчы һәм Балык” әкиятеннән өзек. Төшеп калган сүзләрне билгеләгез.

Карт тагын кайткан __________________янына. 

Ни күрсен: бай _____________________тора алдында.

Баскычка чыгып  ____________________  баскан:

Муенына ул _________________ аскан,

Кыйммәтле  __________________ аның өстендә,

Укалы __________________баш түбәсендә,

Бармакларында- алтын _______________________,

Аякларында- кызыл_______________________.

 В 3. Дөрес җавапны “Әйе” яки “Юк” сүзләре белән билгеләгез.

 а) К.Насыйриның «Әбугалисина»  әсәре фантастик хикәяме?    _______________

 б) Р.Хафизованың “Киек каз юлы” әсәрендә Лира сугыш нәтиҗәсендә туган ягын ташлап китәргә мәҗбүр булган.     ______________________                  

 в) Ф.Яруллин шигырьләрен  ХIХ гасырда язган.      ___________________          

 г) Рус халык әкиятләрендә һәрвакыт усаллык яхшылыкны җиңә.   ___________________

3 өлеш (С)

С1. Текстны укы, биремнәрне үтә.

   Карурманга бара Мөбарәк. Мөбарәкнең апасы авырып китте. Суга барганда таеп егылган да аягын каймыктырган.

   Күрше әби әйтә: - Хәзер үк җир мае белән сыпырырга кирәк! –ди .

   -Каян табасың инде ул җир маен?- диде Мөбарәкнең әнисе.

    -Урманда юан юкә төбендә җир мае бар! Үзем күрдем,- диде Мөбарәк. Минем йодрык чаклы бар. Алып кайтыйммы?

   -Үзең генә урманга барырга курыкмыйсыңмы соң? – диде күрше әби. Кич җитеп килә бит.

   -Куркуын куркам да... Апага җир мае кирәк бит. Җир маена бар- масам, апаның аягы тиз төзәлмәс, -диде дә Мөбарәк урманга китте.

  Яктырткыч коңгызлар Мөбарәкнең юлын яктыртып барды. Мөбарәк юан юкәне тиз тапты. Җир мае ул гөмбәгә охшаган була. Гөмбә кебек булса да ул: мине күрегез, дип чекрәеп тормый. Яфрак астына яшеренеп үсә. Аны исеннән эзләп табалар.

   Яфрак юрганын актарганда, Мөбарәкнең кулы җир маена тиде.Салкынча лайлалы, шома, түп-түгәрәк җир маен алып, Мөбарәк кайтырга чыкты.

   -Курыкма, Мөбарәк! – ди Ябалак.

   -Курыкма, Мөбарәк! – ди Аю.

   -Курыкма, Мөбарәк! – ди кошлар.

  Яктырткыч коңгызлар, Мөбарәкнең кайтыр юлын яктыртып, Мөбарәкне озата бара. Мөбарәк тиз кайтып җитте. Хуш исле салкын җир мае белән Мөбарәкнең апасының авырткан аягын ышкыдылар.

   -Батыр икәнсең син, Мөбарәк, - диде күрше әби.

Батулла

1. Катнашучыларны тап. _______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

2. 5 катнашучының гамәлләрен яз.______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

3. Персонажларга бәя бир.

Җир мае- __________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

Мөбарәк - __________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

4. Әсәрнең идеясе нинди? ____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

С2.Үзең белгән 5 мәкаль яз.__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

Эшкә анализ:

Бирем

Көтелгән җаваплар

Макс.балл

А1

Мәсәл

1

А2

Тозсыз аш

1

А3

Г. Кутуй

1

А4

Тәлти

1

А5

“Еланнар патшасы Шаһмара”

1

А6

Дастан

1

А7

Кол Гали

1

А8

“Бер үгет”

1

А9

Салих

1

А10

Хәлфә

1

В1

Үрдәк. А. Алиш “Сертотмас үрдәк”

2

В2

Карчык, йорт, карчыгы, энҗеләр, камзул, калфак, йөзекләр, читекләр

8

В3

Әйе,әйе, юк, юк.

2

С1

1.14 катнашучы

14

2. 5 катнашучы гамәлләре

5

3. Җир мае- урманда юкә агачы төбендә үсә. Ул гөмбәгә охшаган, түп-түгәрәк, йодрык чаклы гына, сал- кынча лайлалы, бераз шыксыз була инде; шома, исле. Чекрәеп тормый, яшеренеп үсә, димәк мактанчык түгел, ә үзе бик файдалы – кешеләргә дәва бирә.

Мөбарәк- апасын бик ярата, кичкә каршы урманга барыр- га курыкса да бара. Ул табигатьне дә ярата, аның серләрен белә. Шуңа күрә дә урман киекләре дә, бөҗәкләр дә аңа ярдәм итә. Ярдәмчел дә, батыр да. Күрше әби аңа соклана. Әнисе белән әбисе горурланалардыр.

4

4. Эх, барлык малайлар һәм кызлар да Мөбәрәк кебек табигать- не яхшы белсеннәр иде дә, зыян салмый гына урынлы файдалансын иде.

2

С2

5 мәкаль язылган

5

Гомуми нәтиҗә

52

Бәяләү критерийлары һәм үлчәү берәмлекләре:

50-52 балл –“5” ле

41-49 балл – “4” ле

26-40 балл – “3” ле

25 һәм аннан түбән –“2” ле


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дэрес-йомгаклау:Ботендонья тарихы сэхифэлэре

Разработка урока для 4 класса по УМК " Школа России" по учебнику Плешакова....

4 нче сыйныфта сүз төркемнәрен йомгаклау дәресендә үткәрелгән "Зур узыш" бәйгесе.

Бу бәйге - исем, сыйфат, фигыльне сүзләр арасыннан, җөмләләрдә дөрес аерып күрсәтә белүне камилләштерү максатыннан үткәрелде....

Икенче чиректә үтелгән темалар буенча йомгаклау дәресе.

Яртыеллыкта белергә тиешле белем һәм күнекмәләрне барлау...

Яшәгән ди, булган ди..(Әкиятләрне йомгаклау)

Әкиятләрне йомгаклау, укучыларның белемнәрен йомгаклау...

“Җирнең сурәте, карта һәм глобус” темасын йомгаклау.Тест №1

“Җирнең сурәте,  карта һәм глобус” темасын йомгаклау.Тест №1...

Укучыларның аңлап уку буенча белемнәрен тикшерү . Уку күнекмәсе үсеше дәрәҗәсен тикшерү

Укучыларның аңлап уку буенча белемнәрен тикшерү.Уку күнекмәсе үсеше дәрәҗәсен тикшерү....

Башлангыч мәктәп өчен әдәби укудан йомгаклау-тикшерү эшләре.

Әдәби укудан башлангыч мәктәп өчен тикшерү эшләре...