Әкияттә-кунакта
план-конспект урока по чтению по теме

Ахмадуллина Гульназ Ильфатовна

Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә   төшерү. Әкиятләргә халык акылы, тапкырлыгы, зирәклеге, батырлыгы

салынуын аңлату. Китап уку, белем алуга кызыксыну уяту.Әкиятләрне белүнең әһәмиятенә төшендерү.  Әкиятләр аша әхлак    сыйфатлары    тәрбияләү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kiyatt-kunakta.docx39.41 КБ

Предварительный просмотр:

 

Әкияттә-кунакта ( класстан тыш уку)

        Максат: 1.   Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә

                              төшерү.

                         2.  Әкиятләргә халык акылы, тапкырлыгы, зирәклеге, батырлыгы

                              салынуын аңлату. Китап уку, белем алуга кызыксыну уяту.

                         3.  Әкиятләрне белүнең әһәмиятенә төшендерү.  Әкиятләр аша әхлак

                             сыйфатлары    тәрбияләү.

          Җиһазлау:  Презентация “ Әкияттә-кунакта” , әкият китаплары күргәзмәсе,

                             балаларның әкиятләргә карата ясаган рәсемнәре, буяу карандашлары,

                             әкият геройлары.    

Дәрес барышы:

            I   Оештыру өлеше  ( 1, 2 слайд)

  1. Уңай психологик халәт тудыру. ( 3 слайд)

                     Ачык дәрес бүген сыйныфыбызда

                     Күркәм бәйрәм күк булсын ул барыбызга да.

                     Тәҗрибәле гыйлем остазлары килгән

                     Ихтирамга лаек бүген барыгыз да.

                     Милләтемнең олы горурлыгы булып

                     Дәресем үтә татар телендә.

                     Ачык дәрес онытылмаслык булып,

                     Бер бәйрәм күк калсын күңелдә.

  1. Актуальләштерү.

-   Укучылар, без сезнең белән бик матур-матур әкиятләр укыдык. Сез  

үзегез дә аларны укырга яратасыз. Бүген без аларның  исемнәрен, геройларын, эчтәлекләрен искә төшерербез. Дәресебез гадәти түгел.

Шуның өчен дәрестә игътибар белән тыңларга, бер-берегезне бүлдермәскә, тулы җавап бирергә, үз фикереңне әйтергә кирәк. Сез әзерме?  Алайса башлыйбыз, барыбыз бергә әкият дөньясына чумабыз.

       

              II  Төп өлеше  (4 слайд)

                 

  1.  Бу дөньяда бер серле ил

Ул әкият дөньясы

Гөлчәчәкләр гел чәчәктә,

Күкләр аяз

Фирүзәдәй зәңгәр күлләр көзге кебек,

Җәнлек, кошлар сөйләшәләр күрсәң килеп.

  1. Әйтегез әле, ни өчен шулай дип аталды ул?  ( Чөнки әкиятләр шундый сүзләр белән башланып китә.)

     

  1. Әкиятләр тагын ничек башланырга мөмкин?  ( Яшәгән ди..., булган ди..., әүвәл заманда..., бервакыт..., көннәрдән бер көнне....)

  1. Дөрес, балалар.

Әкиятләр – халык иҗатының бик борынгы төре. Әкиятләрнең теле гади, аңлаешлы.  Укучылар, әкияттә нинди геройлар була?

Безгә дә кунакка әкият геройлары килгән. Аларның сезнең белән танышысылары килә. Нинди геройлар  алар, укучылар. Сез аларны беләсезме икән?

Миңа карагыз әле, мин кайсы әкият героена ошаган? ( тылсымчы)

Тылсымчы булгач, мин көчкә ия дигән сүз. Шулай булгач, сез мин сораганда гына җавап бирә алачаксыз.

5 слайд       Көлтә-көлтә койрыгым,

                    Селки- селки барамын,

                    Кетәклеккә кереп мин

                    Тавык – чеби аламын. ( төлке)

                  Әйе, укучылар. Төлкегә хас сыйфатларны санагыз. Төлке нинди?

  1. Төлке әкиятләрдә гел тискәре герой ролендә була. Чөнки ул хәйләкәр һәм барысын да алдалый ала, ялагай.    
  2. Укучылар, әйтегез әле, әгәр дә әкияттә төрле кош-кортлар, киек җәнлекләр, кыргый һәм йорт хайваннары катнаша икән һәм сүз алар турында барса, бу әкиятләр нинди әкиятләр дип атала?(  Бу әкиятләр хайваннар турында була).
  3. Димәк, төп геройлары җәнлекләр һәм хайваннар булган әкиятләр хайваннар турындагы әкиятләр төренә керә.

Ә хәзер, икенче геройны чакырыйк.   6 слайд –убырлы карчык

  1. Убырлы карчык нинди герой?

      Ул – ямьсез, бөкре, төрле тылсымнар башкара ала. Бер төн эчендә гүзәл сарайлар    

      салып куя ала. Ләкин әкиятләрдә аннан да көчле кешеләр килеп чыга. Алар күп

      вакыт җиңеп чыгалар. Шушындый маҗараларны булдыра алганга убырлы

      карчыкны нинди әкиятләр төркеменә кертәләр? ( тылсымлы әкиятләр төркеменә  

      кертәләр)

  1. Димәк, төп геройлары тылсымга ия булган әкиятләр тылсымлы әкиятләр була икән.

Тылсымлы әкиятләрдә тагын нинди геройлар була?  ( убырлы карчыклар, коточкыч диюләр, аҗдаһалар, сәмрүг кошлар...)

  1. Балалар, халыкның көндәлек тормышына караган вакыйгалар нинди төр әкиятләрдә чагыла? ( тормыш-көнкүреш әкиятләре. Алар чынбарлыкка якын)

  1. Бу әкиятләрдә нинди геройлар очрый?  ( Алар арасында зирәк кешеләр, бай һәм хезмәтчеләр, дин әһелләре, хәтта аңгыра җеннәр турындагы әсәрләр бар)

       

                          7 слайд

                                                             Әкиятләр

                Хайваннар турында        тылсымлы әкият      тормыш-көнкүреш  

                                                                                                 әкиятләре

1 укучы Э. Шәрифуллинаның шигырен укып үтә.

Әкиятләр нинди була?

                                                       Әкиятләр батырлар:

Бар бит анда ак аюлар,

  Көчле Камыр батырлар

  Йөгерештә Җилаяклар,

    Чакмый торган Чаяннар

     Серле,кызык әкиятләрне

Тыңларга бик яратам.

Әкият сөйләгәннәрен

                                                        Көн саен көтеп алам

      Укучылар, шушы әкиятләр кергән күргәзмә сыйныфыбыз түрендә.  Хәзер әйдәгез,    

     1 әкиятне укыйк та аның кайсы әкият төренә кергәнен билгелик.

      “ Өч кыз” әкиятен уку.

                                                         Өч кыз

        

           Борын-борын заманда булган икән, ди, бер Хатын. Аның булган, ди, өч кызы.

      Бу Хатын, кызларымның өсте бөтен,тамаклары тук булсын, ди-ди, көне-төне

      эшләгән, ди.  

         Менә кызлар үсеп буйга да җиткәннәр. Алар берсеннән-берсе матур, ди, бер  

      битләре ай, бер битләре кояш, буй-сыннары карлыгачтай сылу, ди. Өч кыз,

      бер-бер артлы кияүгә чыгып, берсе артыннан берсе китеп тә барганнар.

       Менә бер ел үткән, ике ел, өч ел үткән. Шулай матур гына яшәгәндә, әниләре  

       авырып киткән. Күрше урамда Тиен дусты бар икән, шуны дәшеп әйткән: - Тиен

       дустым, барсана, кызларыма әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче, - дигән.  

      Тиен шунда ук чыгып чапкан. Тиен барып тәрәзә какканда, Олы кыз җиз  ләгәннәр

      чистартып торадыр иде, ди. - Һай, - дип әйткән, ди, Олы кыз, - бик барыр идем дә

       бит, аңарчы менә шушы ләгәннәрне чистартып бетерәсем бар иде шул, - дигән, ди.

      Тиен моңар бик ачуланган да әйткән: - Алайса, син шушы ләгәннәреңнән мәңгегә

      аерылма! – дигән. Тиеннең шулай дип әйтүе булган, ике ләгән Кызны ике яктан

      китереп тә кысканнар. Олы кыз егылган да шунда ук гөберле бакага әверелгән.

      Тиен Уртанчы кызга чапкан. Уртанчы кыз, бу кайгылы хәбәрне ишеткәндә,

      киндер суга икән. Тиенгә әйткән: - Һай, - дигән, - әнием янына хәзер үк чыгып

     йөгерер идем дә бит, менә ярминкәгә киндер сугып өлгертәсем бар иде шул, -

     дигән.

    Тиен бик ачуланган да әйткән: - Алайса, син гомерең буе киндер сугып кына тор! –

     дигән. Уртанчы кыз шунда ук үрмәкүчкә әверелгән.

     Тиен тәрәзәсен какканда, Кече кызның камыр баскан чагы икән. Ул бер сүз дә

     әйтмәгән, камырлы кулларын да сөртеп тормаган, чыккан да әнисе янына йөгергән.

     Тиен Кече кызга әйткән: - И сөекле бала, гомер буе игелек күр, кешеләрне бәхетле

      ит, аларга куаныч та, юаныч та бул. Кешеләр дә сине сөярләр, синең  

       яхшылыгыңны  мәңге онытмаслар, - дигән. Кече кыз чыннан да бик рәхәт гомер

      кичергән, халык аны  бик яраткан, ди.

  1. Укучылар, әкиятләрнең кайсы төренә карый? ( Тормыш-көнкүреш әкиятләре)

                     Артык сүзне тап!    8 слайд

         Төлке , торна, тәлинкә, кувшин, бүре.

          Кәҗә, соры бүре, шүрәле, кәҗә бәтиләре, тимерче.

              Йомры икмәк, тиен, бүре, аю, төлке.

              Чуар тавык, абый, әби, тычкан.

   

                    Бу кайсы әкияттән?  9 слайд

  1. Балалар, хәзер сез иллюстрацияләргә карап, әкиятнең исемен әйтергә тиеш буласыз.
  1. “ Сак- Сок”
  2. “ Йомры икмәк”
  3. “ Теремкәй”
  4. “ Шүрәле”
  1. Әкиятләрне таный алдыгыз. Ә хәзер , әкиятләр буенча  сорауларга җавап биреп алыйк.

Белсәң зирәк -  әйт тизрәк! 10 слайд

  1. Былтыр исемле егет- кайсы әкият герое? ( Шүрәле)
  2. Кәҗә белән Сарыкның капчыгындагы әйбер. ( бүре башы)
  3. Торна Төлкегә дип әзерләгән сыен нинди савытка салган? ( кувшин)
  4. Эт белән тычкан арасындагы шалкан тартырга булышучы ( песи)
  5. Алтын таракның төшеп калган урыны.

  1. Укучылар, әкиятләрне таныдыгыз, сорауларына җавап бирә алдык. Авторларын әйтә алырбыз микән, шуны тикшереп карыйк әле.

Әкиятләрнең авторларын бел .  11 слайд

 

“ Су анасы”                             Татар халык әкияте

“ Кәҗә белән бүре”                 Абдулла Алиш

“ Сертотмас үрдәк”                  Рус халык әкияте

“ Шалкан”                                 Габдулла Тукай”

Укучылар, сезгә өй эше итеп Абдулла Алишның “ Сертотмас үрдәк” әкиятеннән  өзекне сәхнәләштерергә бирелгән иде. Әйдәгез, рәхим итегез.

“ Сертотмас үрдәк”  әкиятен сәхнәләштерү  12 слайд

Үрдәк.

   Эзли-эзли арып беттем,

Зинһар әзрәк ял итим.

       Барысы да өйдә утыралар.

      Ә мине урманга кудылар,

         Хуҗаны эзләргә куштылар,

          Серне чишмәскә куштылар.

Керпе чыга.

Керпе.

       Балаларым, йомшакларым

                                                        Бик ачыкканнар.

    Күренми микән еланнар

                                                        Яки тычканнар.

Тукта әле такыр юлда

                                                         Кемдер селкенә.

      Үтермәсен, хур итмәсен,

                                                         Качыйм тиз генә.

Үрдәк.

      Керпе, керпе, нигә болай

                                                        Качасың кая?

     Мин үрдәкне санадыңмы

                                                        Әллә усалга?

        Һичбер кемгә тими торган

                                                        Мин юаш үрдәк,

            Бары синнән сорый торган

                                                        Сүзем бар әзрәк.

Керпе.

Нишләп утырасың?

     Кемне көтеп торасың?

Үрдәк.

                 Хуҗабыз белән этебезне эзлим

    Икәүләп ауга киттеләр;

                                                         Эшне хур иттеләр

                            Хуҗалыкны сакчысыз калдырдылар,

       Безне куркуга салдылар.

               Күрмәдеңме керпе шуларны?

                         Ишетмәдеңме мылтык атылганны?

Керпе.

                         Ишеттем мин мылтык шартлавын,

                                 Күрдем кошларның куркып качканын.

    Ә сезнең өегез кайда?

            Кайсы юл анда алып бара?

                              Сездә юкмы еланнар һәм тычканнар?

                            Минем балаларым бик ачыкканнар.

Үрдәк.

          Менә шушы сукмак инде

      Безнең өйгә алып бара.

                  Ләкин берәүгә дә әйтмә, кара!

                        Бездә еланнар бөтенләй күренми,

 Ә инде тычканнарга

      Песи абзый көн бирми.

Керпе.

       Киемем энәле булса да,

   Эч-сереңне алсам да,

                  Мин сиңа начарлык эшләмәм.

                    Ләкин сак бул, очраган берәүгә

  Эч-сереңне сөйләмә.

Үрдәк.

                                                          Өйрәтмә мине,

          Үзем дә бик яхшы беләм.

Керпе. Башкалар әйткәнгә дә колак сал!

  1. Укучылар, бу әкияткә нинди мәкаль туры килер икән? 13 слайд

Миндә авыз бар диеп,

Бер туктаусыз сөйләмә.

  1. Укучылар, әкиятләрнең авторларын да дөрес таптык. Ә сез аларның үзләрен таныйсызмы? 14 слайд
  1. Габдулла Тукай
  2. Абдулла Алиш
  3. Муса Җәлил

  1. Молодцы, ә хәзер әйдәгез Абдулла Алишның “ Куян кызы” әкиятеннән өзекне карыйк.

“ Куян кызы”н сәхнәләштерү  15 слайд Соры куян:

Яле, кызым, килче әле,

Киеп куйчы шуларны.

    Туңдырырга һич ярамый

Кышын аяк - кулларны.

(Кызына киез итекләр киертә).

Куян кызы:

Әни, рәхмәт, бу итекне

  Һич тә салмый киярмен,

Дусларыма: “Аны Әни

 бүләк итте!” – диярмен.

(Әнисе чыга, Куян кызы сикеренә, йөренә):

                                                       Тукта әле, җайсыз ич бу,

                                                       Уңайсыз аякларга.

                                                       Ялан тәпи йөрү рәхәт,

Яшерим кай якларга?!

(Итекләрне яшереп куя).

Сикерергә, йөгерергә

    Итекләрсез рәхәт икән...

            Ай-яй салкын, туңам ич мин,

  Кышы бик зәһәр икән...

(Куян кызы аксаклып йөри, елый):

Әни, әни, аякларым

Нигә авырта икән?!

(Куян чыга. Борчулы):

            Нәрсә булды, ник елыйсың?

Салдың итекне нигә?

Ай кызкаем, куянкаем,

Тәпиең синең шешкән!

    Ялантәпи йөргәнсең бит,

Итекне салып кичтән!

        Ай, Ходаем. Нишлим икән,

                                                       Ничек ярдәм итәргә?

       Тиен дустым киңәш бирер,

                                                        Аны күрим иртәгә...

 (Соры куян, Куян кызы, Тиен):

                                                       Алай икән, кызыеңа

     Кичекмәстән ярдәм кирәк!

     Айболитка барып карыйк,

                                                       

Белмәгәне аның сирәк:

                                                       Кирәк икән, үлән белән

   Дәвалый ул җәнлекләрне;

 Им-дәвасы бик шифалы,

  Әйдә киттек, ал иркәңне!

          Зинһар өчен, зинһар, Доктор,

 Ярдәм итче йолдызыма;

        Бик сызлана, йоклый алмый,

   Күз тигәнме кондызыма?

                                                    (Шүрәле Куян кызын карый):

                                                       Алай икән! Әни сүзен

    Тыңламасаң, шулай була.

                                                          Яле әйдә, тирән итеп,

Еш-еш лып, һава сула.

(Күкрәген тыңлый).

      Чынлап әйтәм, хәле мөшкел,

Төнәтмәне һәркөн эчерт.

                                                     Аягыңны, Куян кызы,

 Итек киеп, җылыда йөрт!

        Мин кушканча, карышмыйча,

                                                     Төгәл итеп дәваласаң,

Ике көннән савыгырсың,

    Шәт иншалла, Алла кушса!

                                                     киттек, ал иркәңне!

                           Игътибарлы бул! 16 слайд

  1. Укучылар, хәзер үзебезнең игътибарлыгыбызны сынап карыйк әле. Слайдта әкиятләргә иллюстрацияләр бирелгән. Шушы рәсемнәрдәге предметлар буенча мин сораулар бирәм. Төсенә, санына, нәрсә барлыгына карагыз.

17 слайд

  1.  Рәсемнәрдә барлыгы ничә кеше?  ( 5  - малай, әби, бабай, тагын 1 әби, Емеля)
  2. Стенадагы картинада нәрсә сүрәтләнгән? ( ак торна)
  3. Бакчада ничә көнбагыш үсә?  ( 2 )
  4. Тәрәзә пәрдәләре нинди төстә? ( зәңгәр)

III Йомгаклау  17-18 слайд

  1. Нәтиҗә чыгару.
  2.  Өй эше бирү. Әкияткә иллюстрацияләрне буяп килергә.
  3. Билге кую. Тылсымчының күчтәнәчләрен бирү.

                 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әкияттә кунакта

путешествия по сказкам...