М хәрефе булган сүзләрне уку
методическая разработка по чтению (1 класс) по теме

Нуриева Гульчачак Рустамовна

Әлифбадан дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon _lifba_darese_portal.doc56.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

« Сибгат Хәким исемендәге  Күлле  Киме урта гомуми белем  мәктәбе»

муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең Ары филиалы

Әлифбадан 1 нче сыйныфта “М хәрефе булган сүзләрне уку. Урман җимешләретемасына ачык дәрес эшкәртмәсе

Дәресне үткәрде: 2 квалификацион категорияле  

башлангыч сыйныф укытучысы

                                      Нуриева Гөлчәчәк Рөстәм кызы

2013 нче уку елы

Тема:  М хәрефе булган сүзләрне уку. Урман җимешләре.

Максат: 1) М,м хәрефләре булган  сүзләрне дөрес, аңлап укырга өйрәтү.

                2) Бәйләнешле сөйләм теле үстерү, тулы дөрес җөмлә төзүне ныгыту.  

                3) Табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                              

Җиһазлау: көзге урман, яфрак, куян, карточкада биремнәр, музыкаль үзәк, компьютер.

Материал: Әлифба дәреслеге (Р. Г. Вәлитова, С. Г. Вәгыйзов), Ф. Җ. Ибраһимова “Табигать бизәкләре”.

Дәрес барышы.

I Мотивлаштыру – ориентлашу.Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез укучылар. Хәзер бездә әлифба дәресе. Минем кулымдагы тылсымлы таяк безне сәяхәткә алып китәр, ә сәяхәткә китәр өчен безгә тылсымлы сүзләр әйтергә кирәк. Әйдәгез, юлда арымас өчен  көч җыеп алыйк.

    “Иртәнге комплимент” энергизаторы.

Хәерле иртә.

Хәерле юл.

Көнебез күңелле үтсен.

  Ә хәзер күтәренке күңел белән таякка тылсымлы сүзләр әйтик:

                                   Әй, тылсымлы таягым,

                                   Синең дә бар аягың

                                    Алып бар Белем җиренә.

                                   Кер Хәрефләр иленә.

- Сезнең көзге урманга барасыгыз киләме?

- Әйе, килә.

- Урман хуҗасы Аю бабай безгә Куянны җибәргән. Әнә карагыз әле, куянга , ул сезнең белән сәяхәткә баруына бик тә шатлана. Ул безгә  юлны күрсәтәчәк. Урманга җиткәнче, күп биремнәр үтисебез бар әле. Алар юл кырыена коелган яфракларга язылган. Әйдәгез  юлга кузгалабыз.

  II.  Уку мәсьәләсен чишү.

 Яфрактагы биремнәрне үтәү: таблицадагы сүзләрне укып,  биремнәрне үтәргә.

М,м                      а) җөмлә төзе.

мә                        б) ике иҗекле сүзне тап

мәк                      в) бер иҗекле сүзне тап

мәче                     г) баш хәрефтән язылган сүзне тап

мал

мич

мактау

мендәр

Мәдинә

мамык

манара                  

        Димәк, балалар, без бүген сезнең белән нинди авазны дөрес әйтергә, өйрәнәчәкбез?

[М] авазын.

- М нинди аваз инде балалар?

     - М-тартык, чөнки тын кысылып тоткарланып тора, кыска гына итеп әкрен тавыш белән әйтелә.

- Нәрсәләр ярдәмендә ясала?

- Иреннәр кысыла.

- Укучылар, менә  без урманга килеп тә җиттек. Урман – зифа буйлы агачларның, җырчы кошларның йөгерек чишмәләрнең, матур чәчәкләрнең туган йорты.  Ул сезнең кебек матур, тәртипле балаларны һәрвакыт көтеп ала.

Укучылар, әйдәгез, урманда үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерик, әдәпле кунаклар булыйк.

  1. Агачларны сындырма, үткен пычак белән кайрыларга төрле билгеләр ясама.
  2. Урманда яшәүче хайваннарга кагылма.
  3. Урманга чүпләр ташлама, анда үзең белән никадәр чүп алып барсаң, шулкадәр чүпне кире алып кит.
  4.  юмарт. Кешегә җиләкләр, гөмбә һәм хуш исле һавасын бүләк итә.
  5. Урман файдалы. Төзелеш өчен кешегә агач материалы бирә, һаваны чистарта.

Димәк, кеше урмансыз яши алмый.    

III Ныгыту.

-Урманда яшәүче нинди әкият геройларын беләсез?

- Шүрәле.

- Шүрәле әкиятен кем язган?

- Габдулла Тукай

            - Әйе, бөек, талантлы шагыйребез Г.Тукай. Шүрәле дә безгә биремнәр әзерләп  куйган.  (Ребуслар чишү, бүләккә чикләвек бирү.)

     Физкультпауза «Күзләр өчен гимнастика”

       IV Китап белән эш.

Китаптагы рәсемгә карап м хәрефе кергән сүзләр уйлагыз әле.

Урман, миләш, чирәм, Миләүшә, матур.

 Урман табигате нинди матур. Сезнең кебек  уңган балалар урманга баланга, миләшкә барганнар.

Балалар, сез миләш һәм балан турында нәрсәләр беләсез?

Минем әни миләш һәм баланнан компот яба.

Ә минем әби балан бәлеше пешерә.

Әйе, балалар, миләш тә, балан да бик файдалы. Әйдәгез, компьютерга карыйк әле.

         Балан көз көне аеруча матур, үзенә тартучан була: яфраклары кызгылт  сарыдан алып куе кызыл төскә кадәр булып янып тора, ә ботак тармаклары бихисап күп кып-кызыл җиләк тәлгәшләре белән бизәлә . Баланны шулай ук  йорт яны участокларында да үстерәләр.  Балан ачык, кояшлы урыннарны ярата төшә.

         Майда – июльдә чәчәк ата, җимешләре августта – сентябрьдә өлгерә.

         Халык медицинасында бронхитны дәвалаганда балан согын бал белән эчәләр. Балан согы ашказаны эшчәнлеген нормальләштерә, аппетитны ача.

          Миләш майда – июньдә чәчәк ата, августтан башлап октябрьга кадәр җимеш бирә. Миләш җиләкләре авызны камаштыра торган әчкелтем тәмле, шуңа күрә аларны беренче кыраудан соң, тәмле тәм кергәч җыярга кирәк. Дару өчен кырауларга кадәр, августта җыелган җиләкләрне файдалану яхшырак. Халык медицинасында миләшнең чәчәкләре һәм  җимешләре тирләтә торган һәм эч йомшарткыч чара буларак билгеле.

- Әйдәгез, балалар,китаптагы текстны укыйк.

                                       а) ярым тавыш белән уку.  

                                       б) укытучы укый

                                       в) чылбырлап уку  

                                       г ) бер укучы укый

 V Текст өстендә эш .

Хикәядә нәрсә турында сүз бара?

Урман турында.

Тагын нәрсә турында әйтелә?

Миләш һәм балан турында.

Алар турында нәрсә диелгән?

Балан бәлеше тәмле була.

Миләш кагы тәмле була.

       -    Бу текст ничә җөмләдән тора?

       -   Биш җөмләдән тора.

VI. Төркемнәрдә эш.

       -   Хәзер мин сезгә карточкалар өләшәм. Әйдәгез, бирелгән схемага тексттан җөмләләр                               табыйк. Балалар сөйләшеп эшлиләр. Һәр төркемнән бер укучы җавап бирә.

Физкультпауза. Көзге урман.

Көзге  урманга килдек

Матур урыннар күрдек

Ак каен – уңда

Ямь – яшел чыршы – сулда.

Яфраклар оча

Әйләнеп җирне коча.

Әнә куян сикерә,

Ул бүредән элдертә.

Без аннан да качабыз,

Тапмас безне ул явыз,

Аю бабай ял итә

Кызылтүшләр оча.

Бигрәк тә матур алар.

Урманда рәхәт булса да,

Өйгә кайтыйк, дуслар.  

 VII. Сүзләр һәм схемалар уены.  

Әйдәгез, балалар,  компьютерга карыйк әле. Рәсемгә карап, сүзне әйтәбез. Һәм аның тактада эленгән нинди схемага туры килгәнен әйтәбез. Әйдәгез, башлыйк.

 VIII. Кисмә хәрефләр белән эш.  

Балан сүзен схема – модель  белән  бәйлик . Әйдәгез,  аның иҗек һәм авазларын сүздәге тәртиптә күрсәтик. Балан сүзендә ничә иҗек бар?

 Балан – ике иҗекле сүз.

Беренче иҗеге ниниди, икенчесе?

 Беренче иҗеге  –ба, икенче иҗеге – лан.

Беренче иҗектә нинди авазлар ишетәсең ?

 (б) ,(а).

Икенче иҗектә нинди авазлар ишетелә?

(л), (а), (н)

 (а) авазы ничек әйтелә?

 Калын әйтелешле – калын сузык авазы

Димәк, балан нинди әйтелешле сүз?

Балан – сүзе калын әйтелешле сүз.

      -     Балан әкият сөйләгән. Кара әле, нәни генә җимешемә алан, бала, бал сыйган. Мин бик кызыклы балан. Кара, кара, балам. Әйдәгез,кисмә хәрефләрдән балан сүзен төзеп укыйк.

    -   Бик дөрес балалар. Балан: “ Миндә төрле сүзләр яшеренгән” - , ди. Шуларны табарга куша.

   -    Бал, бала, ал, ала, алан.

   -    Ул сүзләрдән җөмләләр төзегез.

   -    Бал, ал. Бала бал ала.

   -    Дөрес, балалар. Әниләргә багышланган бик матур  “Балан” дип исемләнгән җыр да бар. Тиздән “ Әниләр көне”. Бәйрәмдә  әниләрегезне бәйрәм белән котлагыз. Әниләрегезгә шәфкатьле, мәрхәмәтле булыгыз.

     IX.  Йомгаклау.

-  Укучылар, урманда бик матур, күңелле, ләкин безгә кайтырга кирәк. Сез урманны саклагыз, аны чиста тотыгыз. Бүген без сезнең белән бергәләп бик зур эш башкардык, яңа белемнәр алдык һәм күнекмәләргә ия булдык. Нәрсәләр белдек инде без?

 – [м] авазын дөрес әйтергә һәм м хәрефен танырга өйрәндек.

 сүзләрне иҗек – аваз төзелеш буенча схема – модельләргә бәйләдек, әйттек

 схемалар буенча җөмләләр төзедек.

    - Әнә карагыз әле куянга, нинди шатлана ул сезнең уңышларыгызга куана. Сезгә ул үзенең рәсеме төшкән китап кыстыргычлары бүләк итә.

                             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бөтен кеше элек бала булган.

Өч буын: әби-бабай,әти-әни,бала очрашуына багышланган гаилә бәйрәме....

Уку дәресе "Н хәрефе булган сүзләрне уку.Әниләр темасына бәйләнешле сөйләм үстерү"

Урок в 1 классе помогает  правильно произносить и запомнить произношение трудных букв....

Халык авыз иҗатына нигезләнеп, әхлакый сыйфатларга ия булган милли рухлы шәхес тәрбияләп укыту.

Һәр халыкның хыялы – камил шәхес тәрбияләү. « Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк », ди халык мәкале.  Ә халык әйтсә хак әйтә. Бүгенге  көндэ үсеп килүче яшь буынны халкыбызнын традицияләре үрнә...

Халык авыз иҗатына нигезләнеп, әхлакый сыйфатларга ия булган милли рухлы шәхес тәрбияләп укыту.

Һәр халыкның хыялы – камил шәхес тәрбияләү. « Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк », ди халык мәкале.  Ә халык әйтсә хак әйтә. Бүгенге  көндэ үсеп килүче яшь буынны халкыбызнын традицияләре үрнә...

Яшәгән ди, булган ди..(Әкиятләрне йомгаклау)

Әкиятләрне йомгаклау, укучыларның белемнәрен йомгаклау...