Илен сөйгән ир булган. Җ. Дәрзаман “Солдат булдым” шигыре.
план-конспект урока по чтению (2 класс) по теме

Асадуллина Гульфина Габделфартовна

2 нче сыйныфта эдэби уку дэресе (ПНШ)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 2_syynyf_2.docx17 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәби уку дәресе № 25                                                            2 сыйныф

Тема: Илен сөйгән ир булган. Җ. Дәрзаман “Солдат булдым” шигыре.

Максат: 1.Шагыйрь турындагы белемнәрен баету, шигырьне укучыларга тирәнтен аңларга     өйрәтү.

                2.Яшь буынны Ватанны яратырга, аны сакларга әзерләү;

                3.Батырлык төшенчәсен аңлату, батырлыкны дәлилли белүләренә  ирешү.

                4. Әсәрдәге  геройлар үрнәгендә патриотизм тойгысы, гражданлык хисләре тәрбияләү;

Җиһазлау: фонограмма  

Материал:  дәреслек бит 98-100, эш дәфтәре бит 46

Дәрес төре: дәрес-фикерләмә

Предметара бәйләнеш: тарих, җыр.

 Метод һәм алымнар: әңгәмә, индивидуаль һәм дефференциаль эш

 Кулланылган технологияләр: шәхескә юнәлтелгән технология, иҗади үсеш   технологиясе, мәгълүмати технология,   проблемалы укыту технологиясе.

Дәрес барышы:

I.Оештыру моменты.

Уңай психологик халәт тудыру.

          II.Өй эшен тикшерү.Хезмәт турындагы мәкалләрне яттан сөйләү (хрестоматия)

 

     4.  Укучыларның эшенә нәтиҗә ясала, билгеләр куела.

II. Актуальләштерү.

Укытучы.

Батырлыкны эшли ала

Бөтен кеше дә.

Аның өчен кирәк түгел

Алып көче дә.

Ә моның өчен:

Яратырга кирәк бары

Туган җиреңне,

Әтиеңне-әниеңне,

Туган илеңне!

       Р.Миңнуллинның бу шигъри юлларын дәрестә без үзебезгә юлдаш итеп алырбыз, аның мәгънәсенә төшенергә тырышырбыз.

      Максатыбыз:

- Җ. Дәрзаман “Солдат булдым” шигыре аша безгә нәрсә әйтергә теләгән аңларга тырышырбыз.

- Кем ул патриот?    Шушы сорауга җавап эзләрбез.

- Ә сез туган илне сакларга әзерме?  Шул турыда да уйланырбыз.

             III. Төп өлеш.

  1. Дәреснең темасы һәм максаты әйтелә.

Бүгенге дәрестә без Җ. Дәрзаман “Солдат булдым” хикәясе белән танышырбыз, яңа сүзләрне кулланылышка кертербез,  .

  1. Сүзлек өстендә эш.

Тактадагы сүзләр өстендә эшләү (фон. зарядка, җөмләләр төзү) һәм дәфтәрләргә язып кую.фәрман, гадәт.

         Шигырьне кычкырып уку.

Укытучы укый.

  1. Шигырь буенча сорауларга җавап бирү.
  • Хикәядә катнашучыларны әйтегез.

         Татар егетләре Бөек Ватан сугышы еллларында да үзләренең кыюлыклары, фидакарьлекләре белән аерылып торганнар. Безнең егетләр хәзер дә сынатмыйлар, илебезнең төрле төбәкләрендә хезмәт итәләр.

Бүген көндә безнең авылдан 2 егетебез, Габделхаков Руслан, гаязов Рифат абыйларыгыз Ватан алдындагы изге бурычларын үти. Минем кулымда солдат хатлары. (Хатлар укыла)

     

                                   Динамик пауза

“Солдатта булган диләр” җыры белән күнегүләр эшләнә.

Укытучы. Ә хәзер шигырьгә якынрак килик.

4. Әсәрдә катнашучыларга хас сыйфатларны санап чыгарга, дәфтәргә язу.

5.Белемегезне тикшерегез (карточкалар бирелә):

6. Эш дәфтәре, бит 46.Вәсимә Хәйруллина “Кем ул солдат?”шигыре өстендә мөстәкыйль эш.

7.                  “Васыять”

    “Әгәр син тыныч өйдә, иркен мәктәптә дәрес укып утырасың икән, бел - бу җиргә синең матур яшәвең өчен меңләгән солдатларның, меңләгән патриотларның каннары тамган. Яшәүнең кадерен бел, яшь кеше!

   Син әле яшь! Озакламас, сиңа тормыш үзенең ишеген ачар. Син ерак юлга чыгып китәрсең. Мин сиңа шул барасы юлыңда бары бәхет кенә телим. Тормыш - ул яшәү генә түгел, яшәгән җиреңне күз карасыдай саклау да. Туган җир, әти- әни, туган ил... Болар барысы да Ватан дигән төшенчәгә керә. Син Ватаныңны сакларга әзерме?

Мин синең күзләреңә иң якты өметләр белән карыйм, яшь кеше. Мин сиңа ышанам: син басып торган җирдә сугышлар булмас!”

                                                (  балага тапшырыла)

Рефлексия. Бүгенге дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек? Нинди нәтиҗә чыгарабыз? Солдат хезмәтенә барыр идегезме? Аның өчен үзегездә нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәк?

                     Нәтиҗә:

1.        Батыр, кыю, тәвәккәл булырга.

2.        Физик күнегүләр ясауны гадәткә әверелдерергә.

3.        Бердәм булырга.

4.        Тырышып укырга.

5.        Ватанны яратырга.

 Өй эше. Бит 100, Армия сафларында хезмәт итүче абыйларга хат язу.

Белемнәрне  бәяләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бөтен кеше элек бала булган.

Өч буын: әби-бабай,әти-әни,бала очрашуына багышланган гаилә бәйрәме....

Уку дәресе "Н хәрефе булган сүзләрне уку.Әниләр темасына бәйләнешле сөйләм үстерү"

Урок в 1 классе помогает  правильно произносить и запомнить произношение трудных букв....

Халык авыз иҗатына нигезләнеп, әхлакый сыйфатларга ия булган милли рухлы шәхес тәрбияләп укыту.

Һәр халыкның хыялы – камил шәхес тәрбияләү. « Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк », ди халык мәкале.  Ә халык әйтсә хак әйтә. Бүгенге  көндэ үсеп килүче яшь буынны халкыбызнын традицияләре үрнә...

Халык авыз иҗатына нигезләнеп, әхлакый сыйфатларга ия булган милли рухлы шәхес тәрбияләп укыту.

Һәр халыкның хыялы – камил шәхес тәрбияләү. « Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк », ди халык мәкале.  Ә халык әйтсә хак әйтә. Бүгенге  көндэ үсеп килүче яшь буынны халкыбызнын традицияләре үрнә...

М хәрефе булган сүзләрне уку

Әлифбадан дәрес эшкәртмәсе...

Яшәгән ди, булган ди..(Әкиятләрне йомгаклау)

Әкиятләрне йомгаклау, укучыларның белемнәрен йомгаклау...