Г.Тукай"Эш беткәч уйнарга ярый"
план-конспект урока по чтению (2 класс) по теме

Таймасова Валентина Аверкиевна

4 нче сыйныф өчен укудан дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon plan_gabdulla_tukay.doc70.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы

     Тема: Г.Тукай “ Эш беткәч уйнарга ярый”

                2 нче сыйныфта әдәби уку дәресе

     Дәрес тибы:белемнәрне тирәнәйтү һәм

                           системалаштыру.

     Форма: ИКТ куллану дәресе

                                                                             

                                                            Төзеде:  Хуҗа Хәсән урта мәктәбенең

                                                                     1нче квалификацион категорияле

                                                                    башлангыч сыйныф  укытучысы 

Таймасова Валентина Аверкиевна

2011 ел

Тема: Габдулла Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”

Максат: укучыларның Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты

               турындагы белемнәрен тулыландыру, шагыйрь иҗатына кызыксыну

               уяту;

               уку күнекмәләрен, сөйләм телләрен үстерү;

               һәр эшне үз вакытында эшләргә кирәклегенә төшендерү.

Метод: эзләнү.

Алымнар: әңгәмә

Дәрес тибы: белемнәрне тирәнәйтү һәм системалаштыру.

Материал: С. Г. Вагыйзов, Р. Г. Вәлитова, Р. И. Раскулова. II класс

                    өчен “Уку китабы”,124-128 нче битләр,

                     Г. Тукай китаплары

Җиһазлау: 1.  Мультимедиа проекторы. Слайдлар.

  1. Китаплар күргәзмәсе.
  2. Иллюстрацияләр

                 Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

  1. Дәрескә уңай халәт тудыру.

     Кадерле балалар! Тәрәзә аша кояш елмая. Ул да безгә уңышлар тели. Һәрберебезнең күңеле шат, кәефе яхшы. Димәк, дәресне башларга мөмкин.

  1. Сез әзерме?

II. Актуальләштерү.

1. 1 нче сыйныфта Г. Тукай турында өйрәнгәннәрне искә төшерү.

(Г.Тукай фотосы чыга. Слайд №3)

-Сез рәсемдә кемне күрәсез? ( Г.Тукай.)

-  Г. Тукай –кем ул? (Слайд №4,5)

- Габдулла Тукай – татар халкының бөек шагыйре.

- Ул ничәнче елда һәм кайчан туган?(1889 елның 26 нчы апрелендә.)

-Ул ничә ел яшәгән?

- Балалар, Тукай дигәч, безнең күңелгә нинди хисләр килә?

 - Аның бөеклелеге, даһилыгы.

- Аңа хәзер  ничә яшь булган булыр иде? (Аңа 125 яшь. Слайд №6)

- Быелгы ел нинди ел дип игълан ителде?

- Әйе, быел аңа 125 яшь. Шуңа күрә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан, 2011 ел Татарстан Республикасында Тукай елы дип игълан ителде.

     Ул дөньяда бары 27 генә ел яшәп, 8 ел гына иҗат итсә дә, гасырлар буена онытылмый торган рухи байлык - шигырьләр, әкиятләр язып калдырган. Аның иҗатының әһәмияте еллар узган саен арта  бара.

- Габдулла Тукай балалар өчен нинди шигырьләр язган  ?

 – «Эш», «Ай һәм кояш», «Җир йокысы», «Кошларга», «Сабыйга», «Карлыгач», «Кышкы кич», «Бала белән күбәләк», «Эш беткәч уйнарга ярый», « Гали белән кәҗә» һ.б. 

- Рәхмәт, балалар! Елдан-ел Тукай турында белемнәрегез арта. Күп белергә омтыласыз. Мондый эшләрдә актив булуыгыз мине бик сөендерә.

2. Өй эшен тикшерү. 

     Ә хәзер өйгә бирелгән эшләрне тикшереп үтик.

Биремнәр:

а)Тукай әсәренә иллюстрация;

б) әсәр геройларына багышланган шигырьләр иҗат итү.

в) Г. Тукай  шигырьләрен яттан сөйләү.( Молодцы!)

     Менә мин дә сезгә берничә иллюстрация тәкъдим итәм.

- Балалар, игътибар белән карагыз әле: бу рәсемнәрдә кайсы әсәрдәге вакыйгалар тасвирлана? ( Балалар әсәрнең исемен, андагы төп геройларны атыйлар: ”Шүрәле”, ”Су анасы”, “ Кәҗә белән сарык” Слайд№ 8,9)

III. Яңа тема өстендә эш.

     1.Тема һәм максат белән таныштыру.

- Бүген без  Г.Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре белән танышырбыз.

     2. Шигырь өстендә эш.

     а) Сүзлек  эш.

      Хәзер балалар, күзебезне тактага салыйк һәм анда язылганнарны укыйк. Әйтегез әле, без болай сөйләшәбезме? Бу сүзләрне сез ничек аңлыйсыз? (Слайд №10)

                        Дәрсен – дәресен

                        Берлән – белән

                        Күңлең ач – күңелеңне ач

                        Сабрит – сабыр ит

                        Вактын – вакытын

 (Сүзләрнең мәгънәләре аңлатыла.)

     б) Үрнәк уку.( Укытучының  укуы).

 Мин шигырьне укыйм, ә сез карап барыгыз. Дәреслекне ачып, Г.Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырен табыгыз.

      - Шигырьдә нинди бала турында сүз бара икән ?

      - Шигырьдә  һәр эшне үз вакытында эшли торган бала турында сүз бара.

      -  Андый балаларны тагы ничек әйтә алабыз?

      - Тырыш, җитди, сабыр һ.б.

IV. Физминутка (Музыка  астында төрле күнегүләр башкарыла).

     в) Шигырьне эчтән уку.

- Ә хәзер  шигырьне эчтән укып чыгыгыз һәм игътибар итегез, баланы нәрсәләр уйнарга чакыра?( Балалар шигырьне эчтән укып чыгалар)

- Баланы тышка нәрсәләр чакыра инде? (кояш, сандугач, алмагач)

     г) Сайлап уку.

- Кояш баланы ничек чакыра?

- Ә бала ничек җавап бирә?

- Сандугач баланы ничек чакыра?

- Бала ничек җавап бирә?

- Алмагач баланы ничек чакыра?

- Бала ничек җавап бирә?

- Бала кайчан уйнарга чыга?

- Дөрес балалар. Әйдәгез шул урыннарны табып бергәләп укыйк әле.(Табып укып күрсәтү)

     д) Рольләргә бүлеп уку.

     3. Слайдта сурәтләнгән рәсемнәрне карау. (Слайд №11)

 - Рәсемдә баланы кояш, сандугач  чакыруы күрсәтелгән . Баланың йөзенә игътибар итегез. Аның йөзе нинди ?

- Җитди, тырыш, түземле .

- Ә хәзер икенче рәсемне карагыз. Бу очракта аның йөзе нинди?

- Шат, сөенечле.

- Бу түземлелеге  өчен аны кояш, сандугач, алмагач ничек каршы алды?

     4. Нәтиҗә ясау.

- Һәр эшне үз вакытында башкарырга кирәк. Тырыш булырга, ялкауланмаска, эш беткәч кенә уйнарга чыгарга мөмкин.

     5. Китап күргәзмәсе белән таныштыру  “Тукай  һәм без!”  (Тактада һәм слайдта,  №12)

V. Уен “Ялгышларны тап” .  (Слайд №13)

-Рәссам абыегыз бик матур рәсем ясаган. Ләкин ул рәсемендә бик күп ялгышлар җибәргән. Ул сездән ялгышларны төзәтүен сорый.  Ярдәм итәсезме аңа? (Ялгышларны табалар. Молодцы!)

VI. Викторина сорауларына җавап бирү. (Слайд №14)

  1. Тукайның туган авылы? ( Кушлавыч )
  2. “ Кызыклы шәкерт ” шигырендәге этнең исеме?( Акбай )
  1. Габдулла Тукай туган ел? (1886 )
  2. Су анасының югалткан әйбере? ( Тарак )
  3. Безнең Гали бигрәк тату нәрсә белән? ( Кәҗә белән)
  4. “ Шүрәле ” әкиятендәге егетнең исеме? ( Былтыр)
  5.  “ Шүрәле ” дә нинди авыл табигате сурәтләнгән? ( Кырлай )
  1. Кәҗә белән бик тату малайның исеме? ( Гали )
  2. Бүре башын кемнәр тапкан? ( Кәҗә белән Сарык )
  3. Кәҗә белән сарык нәрсә пешерәләр? ( Ботка )
  4. Тукай үлгән ел? ( 1913 )
  5. Габдулланы әнисе нинди карчыкка биреп калдыра?

( Шәрифә карчыкка )

  1. Сандугач белән сөйләшкән кызның исеме? ( Фатыйма )
  2. Тукайның “ Эш беткәч уйнарга ярый ” шигыренә кайсы ел фасылы туры килә? (Җәй)
  3. Кечкенә чагында Тукайны ничек атыйлар? (Апуш)

VII.Өй эше бирү. (Слайд№15)

- Хәзер көндәлекләрне алабыз һәм өй эшен язып куябыз.

 Шигырьне сәнгатьле укырга, сезгә ошаган өлешенә  иллюстрация ясарга,

VIII. Йомгаклау  өлеше.  Билгеләр кую.

- Сезгә шигырь ошадымы? Ни өчен?

(Дәрес  “Туган тел” җыры белән тәмамлана.Слайд №16)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Нәрсә ярый, нәрсә ярамый"

Татар халкының рухи хәзинәсен, халык  педагогикасын өйрәнү аша укучыларда кешелеклелек, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү; фикер йөртергә, әдәби әсәрләргә җитди карарга, тирәнтен уйланырга күнек...

Открытый урок во 2 классе Г.Тукай"Эш беткэч уйнарга ярый"

Открытый урок по родной (татарской) литературе во 2 классе по произведению Г.Тукая "Эш беткэч уйнарга ярый" на татарском языке. В данном материале предоставлена технологическая карта урока и...

Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре буенча дәрес эшкәртмәсе....

: Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре . презентация....