Дөньяны, күпме өйрәнсәң дә, өйрәнеп бетереп булмый.
проект по чтению (2 класс) по теме

Күзәтергә, укырга, сурәткә төшерергә,.....

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon proekt_-_kopiya.doc61.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Актаныш районы  Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе

                                  Әдәбиятта

                                        дөньяны танып - белү

                                                 

                               Эшне башкардылар:

                                                         Богады төп гомуми белем бирү   мәктәбенең 2 нче  класс  укучылары

Проектны яклый: Гаянов Айбулат

                                                     

                                             

                                             Җитәкче:  Нурлыева Ләйлә Вәли кызы

                                              Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең

                                             башлангыч класслар укытучысы

                                                             

2014

Тема: Әдәбиятта дөньяны танып – белүнең яңа ысуллары.

Проблема:

Ничек итеп дөнья турында күбрәк белергә?

Безнең төп максатыбыз:

Дөньяны танып – белүнең яңа ысулларын табу.

Безнең бурычларыбыз:

  • Дөньяны танып – белү турында мәгълүмат җыю.
  • Бу хакта күбрәк өйрәнү.
  • Дәреслектән Фоат Садриевның “Тәҗрибә” хикәясе, Ш.Галиевның “Яңа фотоаппарат” шигыре белән танышу,  Фоат Садриев турында  мәгълүмат туплау.
  • Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру.
  • Фикерләшеп эшләргә өйрәнү.
  • Нәтиҗә ясарга өйрәнү.

Төп тәлапләр:

  • Мәгълүматлар тулы, аңлаешлы булсын.
  • Аралашып эшләргә, фикерләрне ачык итеп әйтергә.
  • Әсәрләрне дөрес укырга.

Өйрәнү сәбәпләре:

  • Дөнья турында күпме өйрәнсәң дә белеп бетерә алмыйсың, өйрәнергә дә өйрәнергә! Яңа ысуллар табу.

Өйрәнү объекты

Безнең дөнья.

Өйрәнү предметы

Әдәби уку дәреслегендә Ш. Галиевның “Яңа фотоаппарат”шигыре,

Ф. Садриевның “Тәҗрибә” хикәясе.

                                 Эчтәлек

I.  Проектны өйрәнүгә хәзерлек.

II. Проектны өйрәнү өчен материал туплау.

III. Проектның төп өлеше.

3.1.”Балалар дөнья белән ничек танышалар?”

3.2. Проблеманы чишү юлларын табу.

3.3. Дөньяны танып – белүнең без белгән ысулларын туплау.

3.4. Бергәләп дәреслектән өйрәнү. Ш. Галиевның “Яңа фотоаппарат”шигыре, Фоат Садриевның “Тәҗрибә” хикәясе, фотоларны күзәтү.

3.5. Фотоаппарат белән эш.

IV. Нәтиҗә ясау.

4.1.  Дөньяны танып – белүнең яңа ысулларын туплау, модельләштерү.

 4.2. Үзбәя.

V.  Кулланылган әдәбият:

  • 2 класс әдәби уку китабы. 9 – 14 нче битләр. Методик ярдәмлек.
  • Фоат Садриевның “Бәхетсезләр бәхете”, “Тозлы бал”,                                               китаплары. Ф. Садриев портреты.
  • Фотокарточкалар, фотоаппарат, лупа, бинокль.

     Проектның төп өлеше.

  1.          Дөньяны танып – белү нәрсә дигән сүз?

Үзең яшәгән тирә – юньне өйрәнү, аның төрле вакытта төрлечәгә әйләнүенә, табигатенә, анда урнашкан күптөрле корылмаларга, кешеләргә һәм башка төрле тереклек ияләренә үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү дип әйтәбез. Иң беренче, күз белән күреп , колак белән ишетеп, тәнебез белән тоеп сизәбез һәм үзебез дә сизмәстән, дөнья белән танышабыз. Күбрәк белер өчен төрле чыганаклардан файдаланабыз.

1. Дөньяны өйрәнер өчен күзәтүчән булырга кирәклеген без һәркайсыбыз да яхшы беләбез. Елның һәр фасылында да табигатькә чыгу мөһим чара.

(слайд 1)

2. Сәламәтлекне ныгытырга да безгә табигать ярдәм итә, аны яратырга, сакларга кирәклеген без яхшы аңлыйбыз.Кыш көне кошлар тук булсалар, аларга салкыннар куркыныч булмавын китаплардан укып беләбез, шуңа күрә без аларга җимнәр куябыз, үзебез читтән карап, аларны күзәтәбез. Күзәтүләрне тәрәзә аша карап та, бинокль кулланып та, югарыдан карап та алып барып була.                

                                                           (слайд 2)

            3. Дөньяны танып – белүне китаплардан башка күз алдына китереп тә булмый. Дәреслекләрдән алган белемнәр өстенә әдәби китаплар биргән материаллар  безгә дөньяның матурлыгын күрергә, табигатьтәге ел вакытларының, көн белән төннең алмашуын,  коры җирдә кемнәр яки нәрсәләр, ә кайсылары суда яшәгәнен, ни өчен иң беренче булып карлыгачлар киткәнен, нигә малайлар кызлардан көчлерәк икәнен һәм башкалар турында кызыклы китаплар барлыгына без авыл китапханәсендә тагын да ныграк ышандык.

 II.    Яңа материалны өйрәнү.

          (танып-белү эшчәнлеген активлаштыру)

1.Тагын нинди юл белән дөньяны танып – белергә мөмкин?

 (Фикерләр тыңлана). Компьютер, телевизор, телефон.

 Фотоаппарат. Менә шул хакта сөйләшәбез бүген. Безнең алда төрле фотокарточкалар. Дөньяның төрле почмаклары турында белеп була икән алар аша.                                  

2. Дәреслектән Ш. Галиевның “Яңа фотоаппарат”шигырен уку. “Фотоапппарат” сүзенең язылышына, 2 сүздән ясалган булуына игътибар итү.

  - Малай нәрсә төшерергә тели?

  - Фоторәсем килеп чыкканмы?

  - Ни өчен шулай уйлыйсың?

  - Кемнәрнең фотога төшергәннәре бар?

                                                                       (слайд 4)

                (коммуникатив эшчәнлек күнекмәләрен үстерү)

 Өстәлдәге фоторәсемнәрне бер-берегезгә күрсәтеп, фикер алышыгыз. Үзегезнең 1 нче тапкыр фотога төшүегезне искә төшерегез һәм шул турыда сөйләгез. (Бер – берегезгә билгеләр куегыз)

Бүгенге көндә компьютер, видеолар белән шаккатырып булмаса да, кайчандыр фотоаппаратның да бала өчен яңалык булуы мәгълүм.

III.   Ныгыту.

(регулятив эшчәнлекне арттыру)    

Фоат Садриевның “Тәҗрибә” хикәясен уку һәм малайның ни өчен киреләнгәнен сурәтләгән урыннарны табу.

                                                                      (слайд 5)

Фоат Садриевның портреты, иҗаты белән танышу. (Китапханәдән тапкан материалларны карау): “Мәйдан” җурналы 2011 ел, №3; китаплары “Бәхетсезләр бәхете”, “Таң җиле”, “Тозлы бал”.                              

 

   IV.  Дөньяны танып – белү юллары турында тупланган белемнәрне системага салу.                             (көтелгән нәтиҗәләр)

        Беренчел нәтиҗә.                               (слайд 6)

Тормыш гел үзгәреп тора. Бүгенге көндә яңалык булган предметның иртәгә инде бик таныш әйбергә әйләнүе мөмкин.

(Хәзер цифрлы фотоаппаратлар белән төшерәләр сурәткә,  Айбулат үзе ясаган фотоаппаратын да күрсәтә)

       Икенчел нәтиҗә.

Дөньяны танып – белүдә фотографияләр, фоторәсемнәр, фотосурәтләр зур урын алып тора.    Үзбәя.

V. Рефлексия.                                                   (слайд 7)

- Бүген дәрестә дөньяны танып – белүнең нинди ысулы белән таныштык?

- Фотографияләр, фоторәсемнәр, фотосурәтләр белән дөньяны ничек өйрәнеп була?

VI. Модельләштерү.

         Дөньяны танып – белү:

  • Күреп, күзәтеп
  • Табигатьтә йөреп
  • Телевизор, интернет, телефон аша
  • Китаплардан укып
  • Фотога төшереп

VII. Йомгаклау. Билгеләр кую. Өй эше: 1. “Яңа фотоаппарат”, “Тәҗрибә” хикәясен укырга.

2. “Минем хыялымдагы дөнья” дигән темага хикәя төзеп килергә.

3. *


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әти-әнидән дә зуррак кеше булмый

Сыйныф сәгате кече яшьтәге мәктәп укучыларын әти - әнине һәм гаилә әгъзаларын хөрмәтләү, ихтирам итү хисләрен тәрбияләү, балаларны кечкенәдән эш яратучан, тырыш, пөхтә булырга күнектерү максатларын кү...