Әти-әнидән дә зуррак кеше булмый
классный час (2 класс) по теме

Сыйныф сәгате кече яшьтәге мәктәп укучыларын әти - әнине һәм гаилә әгъзаларын хөрмәтләү, ихтирам итү хисләрен тәрбияләү, балаларны кечкенәдән эш яратучан, тырыш, пөхтә булырга күнектерү максатларын күздә тотып үткәрелде. Гаиләне дәүләтебезнең нигезе диләр. Сезнең тату гаиләләрдә яшәвегез бик зур сөенеч. Шуңа күрә дә без әти - әниләрегезне, әби – бабайларыгызны, апай- абыйларыгызны куандырып тырышып укырга, игелекле, шәфкатьле булып үсәргә бурычлыбыз. Сыйныф сәгате конкурслар, төрле уен чаралары, сораулар, фикер алышулар белән үрелеп бара.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Әти әнидән дә зуррак кеше булмый.

Максат: Әти - әнине һәм гаилә әгъзаларын хөрмәтләү, ихтирам итү хисләре  

               тәрбияләү. Балаларны кечкенәдән эш яратучан, тырыш, пөхтә

               булырга күнектерү.

Җиһазлау: Сыйныф бүлмәсе бәйрәмчә бизәлә. Плакатлар, укучыларның

                     гаилә белән төшкән рәсемнән стенд, ярыш өчен рәсемнәр, карточкалар, презентация.

        Класс сәгатенең барышы.

-   Кадерле балалар! Менә сез матур итеп киенеп, кулларыгызга аллы- гөлле чәчәк бәйләмнәре тотып, бәйрәмгә килдегез. Йөзләрегез шат, кәефләрегез күтәренке. Сезнең белән әти - әниләрегез дә килгән. Сезнең шатлык , сезнең бәйрәм – ул аларның да шатлыгы, аларның да бәйрәме. Бәйрәмнең сезнең гаиләгез өчен бәйрәм булуына мин бик шатмын. Гаиләне дәүләтебезнең нигезе диләр. Сезнең тату гаиләләрдә яшәвегез бик зур сөенеч. Шуңа күрә дә без әти - әниләрегезне, әби – бабайларыгызны, апай- абыйларыгызны куандырып тырышып укырга, игелекле, шәфкатьле булып үсәргә бурычлыбыз.

                  Иң зур кеше

      Күпне белгән кеше ул зур кеше була...

      Күптән – күпне белгән – бик зур кеше була.

      Бик зуркешегә дә тиң зур кеше була.

      Әти әнидән дә зуррак кеше булмый.

      Шуны белгән кеше – иң зур кеше була.

                                           ( Р. Мингалим.)

     Сезнең гаиләдә иң зур кеше кем ? Сез аларны ничек итеп зурлыйсыз ?     (Җавапларны тыңлау)

   Гаиләгез сезнең белән бәйрәмнәрдә дә, иң авыр минутларда да бергә. Алар арыган, хәтта авырган вакытларында да безне туйдыралар, иркәлиләр. Яхшы киңәшләрен бирәләр. Шулай түгелме,  балалар?(Укучылар тормыштан мисаллар китерә.)

       Өегездәге һәм үзеңдәге  һәр нәрсә - барлык әйберләр, уенчыклар әтиең - әниең, якыннарың кулы белән булдырылган яки алар эшләгән акчага сатып алынган. Синең әниең, әтиең, әбиең, бабаң бөтен гомерләре буена хезмәттән туймыйлар бит.

Сез әти - әниләрегез, әби бабайларыгыз тормышын беләсезме? Алар нинди белгечлекләргә ия булганнар?

   Үзара бердәм, бер – береңә ихтирамлы, игътибарлы булганда гына дус тату яшәп була. “Тылсымлы сүзләр” сезнең көндәлек юлдашыгыз булырга тиеш. Тикмәгә халык “Җылы сүз жан азыгы” дими. (Тылсымлы сүзләрне искә төшерү.)

    Әйе балалар сезнең тәмле телегез, ягымлы йөзегез һәркемнең күңелен күтәрә. Сүзне уйлап сөйләшергә, күңелсез нәрсәләр турында да, ипләп -

җайлап әйтә белергә өйрәнергә кирәк. Сезгә бер әкиятне искә төшереп китәсе килә.

   Бер патшага бер төш юраучы әйтә икән:

       - Синең балаларың һәм туганнарың үзеңнән алда үлеп бетәрләр, - дигән.

   Патшаның бу сүзләргә бик ачуы килгән. Ул икенчеюраучыны чакырткан. Анысы ипләп кенә әйткән:

   - Син балаларың һәм туганнарыңнан озынрак гомерле булырсың, - дигән.

  Патша бу сүзләргә бик шатланган. Ни өчен? Ә баксаң, ике юраучы да бер үк нәрсә турында әйткән. Ләкин беренчесе ипне – җайны белмәгән, тупас булган. Ә икенче патшаның күңеленә хуш килердәй сүзләр генә әйткән һәм аның  сүзләре үтемлерәк барып җиткән.

    Димәк, әйтәсе сүзеңнең эчтәлеге нинди булса да, тупас, авыр сүзләр кулланырга ярамый. Мин ышанам, сез әти - әниләрегезгә, әби – бабайларыгызгы , абый- апайларыгызгы, энел – сеңелләрегезгә ихтирамлы мөнәсәбәттә булырсыз.

     Сез шундый булып үссәгез кешеләргә, якыннарыгызга күңелсезлек ясамассыз. Әти - әниегезнең ярдәмчесе, булышчысы, авыр вакытларында кайгыртучысы, хезмәт яратучы булып үсәрсез.

   Әйдәгез, уен оештырып алыйк. Иң тырышларны һәм хезмәт яратучыларны билгелик.  Аның өчен 2 командага бүленәбез. Капитаннар сайлана, командаларга исемнәр кушыла.

Сезнең алдыгызда иң – иң татлы җимеш бирә торган ике агач үсеп утыра. Аларның иң очында иң татлы җимеш – хезмәт җимеше үсеп утыра. Ләкин ул җимешләр әле өлгермәгән. Ул җимешләрне өлгертү өчен һәр команда членнарына бик тырышып эшләргә турыкиләчәк. Кайсы команданың җимеше тизрәк “пешә”, шул команда җиңүче була.

   Капитаннар ярышы.

      - Сезнең әниегез бүген иртә үк эшкә киткән. Сезгә энегезне (сеңлегезне) киендереп бакчага илтергә кушып язу калдырган. Сез ничек киендерерсез икән? (“Энекәш”яки “сеңлекәшне” киендерү)

2. Команда челеннарына биремнәр.

- Эш, хезмәт сөючәнлек турында мәкалләр әйтешү.

3. Үз – үзеңне чиста, пөхтә йөртү кагыйдәләре буенча сорауларга ңавап бирү. (Сорауларны һәр командага чиратлап бирергә.)

 а) тешне кайчан һәм ничек чистартырга?

б) Аякны көн саен юарга кирәк һәм аны ни вакытта юалар?

в) Муенны көн саен юаргамы?

г) Аяк киемен щётка белән ни вакыт чистартырга?

д) Иртән торгач, көн саен зарядка эшләргә кирәкме?

е) Ни өчен бүлмәне җилләтәләр?

Ял итү.Бергәләп “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җырын башкару.

4. “Аш пешерү” . I командага токмачлы аш, ә II командага ярмалы аш пешерергә. Һәр командага ашка салына торган әйберләрнең исемнәре язылган карточкалар бирелә, ә шулар арасында ашка салырга кирәкмәгән продукт исеме язылган карточкалар да куела. Һәр команда, ашпешерергә кирәк булган карточкаларны алып, аны ашка салу тәртибендә тезеп куярга тиеш.

5. Җиңүчене билгеләү. “Пешкән хезмәт ңимеше”н агачтан алып командага тапшыру.

    Кичәне йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бөтен кеше элек бала булган.

Өч буын: әби-бабай,әти-әни,бала очрашуына багышланган гаилә бәйрәме....

Классный час "Кеше- жирнен бизэге"

Классный час для учителей начальных классов....

Дөньяны, күпме өйрәнсәң дә, өйрәнеп бетереп булмый.

Күзәтергә, укырга, сурәткә төшерергә,........

Әбиле кеше-бәхетле кеше

Беренче октябрь көнне "Өлкәннәр көне"үткәрелә.Балачакның иң якты истәлеге әбиләр белән бәйләнгән."Әбиле кеше-бәхетле кеше",ул өйдә иман нуры балкый.Әбиләрне хөрмәт итеп балалар белән кичә үкәрергә бул...

Әбиле кеше- бәхетле кеше.

Мәктәптә өлкәннәр көне үткәрү өчен класстан тыш чараның конспекты....