Классный час "Кеше- жирнен бизэге"
классный час (3 класс) по теме

Классный час для учителей начальных классов.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon terbiya_segate_keshe-_zhirnen_bizege__kitap.doc58 КБ

Предварительный просмотр:

Балтач муниципаль районы

Бөрбаш  урта гомумбелем   мәктәбе

Кеше — Җирнең гүзәл чәчәге

(тәрбия сәгатендә үткәрү  өчен  әңгәмә)

                                                                                                                                         

                                       

    3 нче сыйныф укытучысы Газизуллина                        

Ләйлә Сабир кызы

2012 ел

Тема. Кеше — Җирнең гүзәл чәчәге.

Максат.ь Укучыларда  матурлыкны күрә белергә өйрәтү. Намуслылык, сабырлык кебек  күркәм  сыйфаталар   тәрбияләү.

Җиһаз. Тактада — биш таҗлы чәчәк рәсеме. Һәр таҗ га «Намус», «Акыл», «Әдәп», «Күңел» яки «Са быр» дигән сүзләр язылган. Уртада — матур кыз сурәте.

Мәкальләр:

  1. Тел — күңел көзгесе.
  2. Үзең нинди — көзгең шундый.
  3. Тел күрке — сүз.
  4. Әдәп башы — тел.                                                    Эпиграф.

Кеше күңеле бит нәкъ пыяла.

Яман күзләрдән, гайбәт сүзләрдән

Саф хисләр дә хәтта югала.

Дәрес  барышы.

I.        Психологик уңай халәт тудыру.Тема һәм максат белән таныштыру.

Укытучы.  Хәерле көн, укучылар!  Без бу тәрбия сәга тендә кешедә   булырга тиешле  намуслылык, әдәплелек, инсафлылык, сабырлык кебек күр кәм сыйфатлар турында сөйләшербез. Әйдәгез, тактадагы рәсемгә карагыз.

Чәчәкнең бер генә таҗын алсак та, аның бөтенлеге, матурлыгы югалачак. Таҗдагы сүзләрне укыйк та,  бу  рәсемнең ни аңлатуын әйтеп карагыз әле.

Укучы.  Шушы сыйфатлар ның берсен генә югалтсак та, Кеше затын чын матур, әйбәт дип әйтеп булмас иде. Кешедәге бу күркәм сыйфатларга элек-электән үк зур әһәмият биргәннәр.

 Балалар төрле фикерләр әйтәләр.

Укытучы.  Димәк,  Кеше — Җирнең гүзәл чәчәге.  XIX гасыр шагый ре Мифтахетдин Акмулланың «Кешенең биш асылы» шигырен алыйк (аны укытучы үзе яки укучылар яттан сөйләргә мөмкин).

1        нче укучы.

Кеше өчен иң әүвәл — Намус, дигән,

Намусыңны сатып итмә табыш, дигән.

Байлык өчен илен-көнен саткан кеше

Ике дөнья өчен дә ул явыз, дигән.

2        нче укучы.

Икенче иң кыйммәтлесе — Акыл, дигән,

 Акылсызда акыл ягы такыр, дигән.

Акылсызда намус та юк, иман да юк,

Ялганга ант итеп барын сатар, дигән.

  1. нче укучы.

Өченче иң кыйммәтлесе — Әдәп, дигән,

Әдәп – көчле мәхәббәткә сәбәп, дигән.

Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк,

Кеше исемен күтәрү дә гаҗәп, дигән.

4        нче укучы.

Дүртенче иң кыйммәтлесе — Күңел, дигән.

Күңеле бозык кеше — кеше түгел, дигән.

Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы,

Яшәмә дә, үлеп җиргә күмел, дигән.

5        нче укучы.

Бишенче иң кыйммәтлесе — Сабыр, дигән,

Сабыр кеше зур бәхетләр табар, дигән,

Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу

Бер кайгыдан икенчегә салыр, дигән.

Укытучы. Кеше  өчен  иң кирәкле  сыйфатлар нинди икән?

Укучы. Кеше өчен намус, акыл, әдәп, күңел, сабырлык — иң кирәкле сыйфатлар. Алар бер-берсе белән нык бәйләнгәннәр.

Укытучы. Мәсәлән, намусын югалткан кешене ничек инде ул әдәпле дип әйтеп була? Күңеле бозык кешене кем дип әйтер идек? Хәзер бер җыр яңгыраячак. Аны Салават Фәтхетдинов театры җырчысы Альфред Якшимбеков башкара. Тыңлагыз, уйлагыз: җырчы ни әйтергә тели?

Суз йөртмә, гөнаһыннан курык,

Кеше сүзе кеше үтерә.

Гайбәт сүзләрдән, яман күзләрдән

Йөрәкләргә хәнҗәр-ук керә.

         Кушымта:

Чәлпәрәмә килгән йөрәкләрнең

Ярчыкларын җыю бик авыр.

Чәлпәрәмә килсә, бар саф хисләр,

Кемнәр икән, кемнәр юатыр?

Яраланган йөрәк пәрдәләрен

Бәйләр өчен яулык кем табар?

Сүз йөртмә, гөнаһыннан курык,

 Кеше күңеле бит нәкъ пыяла.

Яман күзләрдән, гайбәт сүзләрдән

Саф хисләр дә хәтта югала.

                                Кушымта.

Сүз йөртмә, гөнаһыннан курык,

Башкаеңа җитәр бу холык.

 Телә бәхетләр, телә шатлыклар,

Дошманыңа да телә яхшылык!

Кушымта.

Укучы. Бу җырда гайбәт сүз сөйләргә яра маганлыгы, аның кеше күңелен яралавы турын да әйтелә. Сүз йөртү, ялган сөйләү — зур әдәпсезлек.

Укытучы. Әйдәгез, бүген без дә шул турыда сөйләшик. Балалар, тактада язылган шушы мәкальләргә карыйк әле!

1. Тел — күңел көзгесе.

  1. Үзең нинди — көзгең шундый.
  2. Тел күрке — сүз.
  3. Әдәп башы — тел.

Бу мәкальләр — халкыбызның акыллы сүз ләре. Алар, буыннар аша күчә-күчә, безнең көннәргә кадәр килеп җиткәннәр. Мәсәлән, 1909 елда Җаек буендагы Сарайчык төбәгендә Алтын Урда чорыннан калган чүлмәк табыла. Чүлмәктә мондый сүзләр язылган була:

«Кеше күрке — йөз ул,  йөз күрке — күз,

Бу барлыкның күрке — тел ул,

Бу тел күрке — сүз».

Күрәсез, «Тел күрке — сүз» мәкале бик күптәнге мәкаль икән. Әйе, телгә бик күп га сырлар элек тә зур игътибар ителгән. Йосыф Баласагунлының XI гасырда (1069 елда) иҗат ителгән «Котадгу белек» («Бәхет турындагы ки тап») әсәрендә дә нәкъ шул фикер әйтелгән. Ә нәрсә соң ул тел?

Укучы. Тел - сөйләм органы.

Тел – аралашу коралы.

Кеше  тел ярдәмендә уйлый, теләкне, фикерне башкаларга җиткерә ала һ.б.

Укытучы. Тел турында бер мәзәк тыңлагыз әле:

        Бер аксакал үзенең хатынына болай ди: «Кадерлем, тиздән безнең икебезгә дә 100 әр яшь була. Шушы көнгә чаклы без бик тату яшә дек. Синең бер генә тапкыр да миңа каршы сүз әйткәнең булмады. Хәзер минем дөньядагы иң тәмле нәрсәне ашыйсым килә.”

 Озак та үтми, аның өстәлендә кыздырылган сыер теле тора иде.

—        Рәхмәт, минем кадерлем. Телдән дә тәмле нәрсә юк! Ә хәзер миңа иң тәмсез нәрсә әзерлә!

Озак та үтми, аның каршында тагын шундый ук ризык — кыздырылган сыер теле тора иде. Аксакал:

—        Тагын бер мәртәбә рәхмәт! Син — минем акыллым. Дөньядагы иң тәмле дә, иң тәмсез нәрсә дә — тел. Тел — мәхәббәткә дә, нәфрәткә дә сәбәп, —дигән.

Укытучы. Күрәсез, балалар, аксакал ни дигән?! Ә аксакалның үзенең теле нинди ма тур! Хатынына «кадерлем, акыллым», дип кенә эндәшә ул. Чыннан да, тел тәмле дә, тәмсез дә була ала. Тәмле телдән — яхшы сүз, яман телдән яман сүз чыга. Хәзер «Яхшы сүз» дигән ши гырьне тыңлагыз әле. ( Бер укучы  сөйли)

Яхшы сүз яшәртә, көч бирә,

Кулына сәләт һәм эш бирә.

Яхшы сүз кузгата җырларны,

Бизи ул, матурлый дөньяны.

Яхшы сүз тауларны күтәрә,

 Давыллар аркылы үткәрә.

Яхшы сүз шифалы, тылсымлы,

Юа ул яраны, борчуны.

Яхшы сүз ярдәмгә ашыга,

Әйтерсең, эретә ул ташны да.

Яман сүз агудай әшәке,

 Хәтта ул корыта чәчәкне.

Ул сине калдыра чырага,

Йөзеңә җыерчык чыгара.

Яман сүз еландай сугыла,

Ул салкын бозны да туңдыра.

Яхшыны күрегез, аңлагыз,

Яманга битараф калмагыз.

Укытучы. Әйе, балалар, болар бик хак әйтелгән сүзләр. Яхшы сүз —җан азыгы, яман сүз —баш  казыгы. Татар халкы тел турында ни ди икән? Сез өйдә тел турында  мәкальләр   туплап  килергә  тиеш  идегез. Әйдәгез  шуларны карап китик. (Уку чылар татар халык мәкальләре әйтәләр):

  1. Елан агуы тешендә, адәмнеке — телендә.
  2. Зәһәр тел йөрәкне яралый.
  3. Кул ярасы бетәр, тел ярасы бетмәс.
  4. Ананың балага биргән бүләге — тел.
  5. Тел кечкенә генә булса да, дөньяны боза.
  6. Теле авызына сыймаган кешедә бәла бар.
  7. Татлыдан татлы да тел, ачыдан-ачы да тел.
  1. Озын тел елан кебек, авыздан чыкса, му енга урала.
  1. Усал тел кыш кебек, яхшы тел яз кебек.
  1. Тәмле тел — дару, ачы тел — агу.

Укытучы. Бик  яхшы.  Ә дөнья халыклары тел турында ни диләр икән?

( укытучы үзе мәкальләр укый.)

  1. Яхшы сүз йорт салып бирсә, яман сүз аны ишә (грузин мәкале).
  2. Яхшы сүздән җан эри (каракалпак).
  3. Яхшы сүздән таш та йомшара (дагстан).
  4. Яхшы сүз — чәчәк, яман сүз — чәнечке (төркмән).
  5. Яхшы сүз әйтсәң, елан өеннән чыга,

Яман сүз әйтсәң, кылыч кыныннан чыга (уйгур).

  1. Яхшы сүз тезгенле дә, иярле дә була (якут).
  2. Яхшы сүз — күңел ачкычы (серб).
  3. Җилләр тишек өйгә керә, яман сүз йөрәккә тия (казах).
  4. Пычрак итек түрне таптый, яман сүз илне пычрата (кыргыз).

Укытучы. Күрәсез, без дә, башка халыклар да тел һәм аның асыл мәгънәсе турында бер үк төрле уйлыйлар икән. Әйе, һәр кеше бу хак та уйланырга тиеш! Сезгә тагын бер вакыйга турында сөйлим әле:

— Гөлзар исемле кыз Алсуларга килде. Чәй эчтеләр, сөйләшеп утырдылар. Сүз уңаенда Гөлзар Алсуга монда ни өчен килүен әйтте. Янәсе, Зәлия, ягъни Алсуның иң якын дусты, Алсуны яманлап сөйләгән. Алсу, Гөлзарны тың лап та бетермәстән, Зәлияне мактый башла ган. Гөлзар туктап калган. Синеңчә, Гөлзар дөрес эшләгәнме? Ә Алсу?

Укучы. Әйе, Алсу бик дөрес эшләгән: чын дус дусты турында беркайчан начар сөйләмәс! Ә менә Гөлзарга үзгәрергә кирәк. Сүз йөртү — зур оят, хурлык, гөнаһ ул! Гомумән, һәркемгә дә бу турыда бик нык уйларга кирәк.(Башка фикерләр тыңлана.)

Укытучы. Тел — минем дустым да, дошманым да, диләр бит. Сөйләмне мөмкин кадәр матур сүзләр белән баетыгыз. Әти-әниләрегезнең хәер-фатихасын истә тотып, кеше ләргә һәрчак шәфкатьле булыгыз, бер-берегезгә яхшылык кылыгыз. Дәресебезнең  эпиграфы да   сезне мәрхәмәтле булырга чакыра:

                                                “ Кеше күңеле бит нәкъ пыяла.

                                                     Яман күзләрдән, гайбәт сүзләрдән

                                                      Саф хисләр дә хәтта югала.”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тормышыбыз бизэге

Олкэннэр коненэ багышланган кичэ...

Тормышыбыз бизэге

Олкэннэр коненэ багышланган кичэ...

Сценарий классного часа "Семья без детей, как день без солнца " + анализ. На конкурс "Самый классный классный"

Классный час на конкурс "Самый классный классный".Тема "Семья без детей, как день без солнца"Э п и г р а ф: Семья без детей, как день без солнца (античный афоризм)  (на правой половине доски)Ход ...

Портфолио классного руководителя. Конкурсные материалы на районный конкурс "Самый классный классный"

Результаты педагогической деятельности, формы работы классного руководителя, достижения класса и учащихся....

Выступление на заседании городского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта» по теме «Роль классного руководителя в адаптации и социализации

Выступление на заседаниигородского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта»п...

Выступление на заседании городского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта» по теме «Роль классного руководителя в адаптации и социализации де

Если учесть, что в настоящее время, по данным статистики, дети мигрантов, недавно прибывших из стран СНГ и российских регионов, составляют 20–30 процентов общего числа учеников, т...