Г.Тукай-бөек шагыйрь.
план-конспект урока по чтению (3 класс) по теме

Фатрахманова Фания Сулеймановна.

3 нче сыйныфның рус төркеме өчен (Р.З.Хәйдәрова) дәрес планы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g._tukay-.docx16.71 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:   Габдулла Тукай - бөек шагыйрь.

Максат: 1) Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү, “Безнең гаилә” шигырен уку;

               2) Укучыларда тыңлап аңлау, сәнгатьле уку күнекмәләре үстерү;

               3) Укучыларда әти-әниләргә, туганнарга карата хөрмәт хисен тәрбияләү.

Җиһазлау: Г.Тукайның портреты, китаплары, иллюстрацияләр.

Дәрес төре: яңа теманы өйрәнү  дәрес.

Дәрес барышы

I. Укытучы: 1. Исәнмесез, укучылар. Тынычландык. Әдәбият дәресен башлыйбыз.

II. 1. Укытучы: Балалар, әйтегез әле, үткән дәрестә без нәрсәләр өйрәндек. Нәрсәләр белән таныштык?

Укучы: Үткән дәрестә без “К.. лар тулган бакчага” дигән шигырьне укыдык.

Укытучы: Әлеге шигырь нәрсә турында?

Укучы: Ул бакчада үскән к хәрефенә башланган яшелчәләр, җиләк-җимешләр турында.

Укытучы: Бакчада к хәрефенә башланган нинди яшелчәләр, җиләк-җимешәр үсә соң?

Укучы: Анда карлыган, крыжовник, кавын, карбыз, кәбестә, кишер, кыяр, кукуруз, кузгалак үсә.

Укытучы: Балалар, ә бу шигырьне кем язган дидек әле?

Укучы: Бу шигырьне Роберт Миңнуллин язган.

Укытучы: Әйе, дөрес. Р.Миңнуллин турында нәрсәләр әйтә аласыз?

Укучы: Р.Миңнуллин - балалар шагыйре. Ләкин аның шигырьләрен балалар да, өлкәннәр дә ярата.

Укучы: Аның “Энекәш кирәк миңа”, “Әтием палас кага” һ.б. шигырьләре бар.

Укытучы: Әйе, балалар. Әйтегез әле, Р.Миңнуллинны ничек бүләкләгәннәр, нинди премияләр биргәннәр?

Укучы: Аңа Г.Х. Андерсен, Г.Тукай премиясен биргәннәр.

Укытучы: Дөрес. Сез Тукай премиясе дидегез. Кем соң ул Тукай? Сез аның шигырьләрен дә беләсездер инде.

Укучы: Г.Тукай - татар шагыйре. Аның “Туган тел”дигән шигырен беләбез.

III. 1 а) Укытучы: Әйе, дөрес, укучылар. Г.Тукай - татар халкының бөек шагыйре. Күп яшәмәсә, шактый күп газаплар, югалтулар күргән кеше.(презентация буенча сөйләнә).

Ул 1886 елның 26 апрелендә Кушлавыч авылында дөнҗяга килгән. Габдуллага биш ай вакытта әтисе үлеп китә. Әнисе яңадан кияүгә чыккан. Улын Шәрифә исемле бер карчыкка калдырып киткән. Бу карчык аны юньләп карамаган. ............................................................

Шулай итеп, Г.Тукай ятимлектә үсә, ләкин ул һәрвакыт гаилә турында хыялланып яши, аның да әтиле-әниле буласы килә. Шуңа күрәдер инде ул “Безнең гаилә” дигән исемле  шигырьне язган.

Әлеге шигырь безнең дәреслектә дә бирелгән. Шул шигырь белән танышыйк. Мин сезгә аны иң элек үзем сәнгатьле итеп укып чыгам, сез игътибар белән тыңлагыз.

Укытучы сәнгатьле итеп укый. Шуннан соң тагын берничә укучыдан сәнгатьле итеп укыта.

Укытучы: Балалар, шигырьдә нәрсәләр турында сөйләнелә?

Укучы: Шигырдә бер гаилә турында сөйләнелә.

Укытучы: Балалар, шигырьдә сүз барган гаиләдә кемнәр бар?

Укучы: Бу гаиләдә әти, әни, апа, әби, бабай, малай һәм песи бар.

Укытучы: Димәк, алар барлыгы ничәү?

Укучы: Алар песи белән бергә җидәү.

Укытучы: Ни өчен песине гаилә әгъзасы дип саныйлар?

Укучы: Чөнки ул аларның дуслары, ул бу кешеләр белән бергә ашый, йоклый һәм йоклый.

Укытучы: Песи ашап, эчеп, йоклап кына ятмый бит. Ул тагын нәрсәләр эшли? Хуҗаларына ничек хезмәт итә?

Укучы:  Ул песи тычкан тота, өйдә тычканнарын тотмый, алардан өйне саклый.

Укытучы: Шулай, балалар, бу гаиләдә песинең дә вазифасы да бар, ул да файдалы эш башкара - өйне тычканнардан саклый.

III. Укытучы: Балалар, сез ничек уйлыйсыз: бу гаилә татумы? Ни өчен шулай уйлыйсыз?

Укучы: Әйе, бу гаиләдә барысы да тату, дус яшиләр, чөнки әти-әнисенә, апасына, әби-бабасына матур итеп әткәй, әнкәй, апай, бабай, әби дип дәшәләр.

Укытучы: Дөрес, балалар, бу гаиләдә татулык яши.

Укытучы: Ә сезнең гаиләләрегездә мондый татулык бармы? Гаиләләрегез турында сөйләгез әле.

Укучылар гаиләләре турында сөйлиләр.

IV. 1. Шулай итеп, балалар, дәресебез ахырына якынлаша. Әйтегез әле, без бүген нинди шагыйрь һәм аның иҗаты белән таныштык?

Укучы: Бүген без Г.Тукай һәм аның шигырьләре белән таныштык.

Укытучы: Габдулла Тукай турында сез нәрсәләр белдегез?

Укучы: Тукай бик иртә ятим калган, берничә гаиләдә тәрбияләнгән. Аны бик күп әсәрләре бар, балалар өчен ул бик үп шигырбәр яза. Мәсәлән, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Бала белән күбәләк”, “Безнең гаилә”, “Кызыклы шәкерт” һ.б.

Укучы: Г.Тукай бик иртә үлә. 27 яшь була аңа.

Укытучы: Бик яхшы, укучылар.

Укытучы: Өй эше итеп, сезгә Г.Тукай турында дәреслектә язылганнарны укып килергә, аның турында сөйләргә өйрәнергә кушам.

2.Билгеләр куела.

Укытучы: Дәрес тәмам. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукай бөек шагыйрь.

4 класс укучылары белэн уткэрелгэн Тукай кичэсе эшкэртмэсе....

Тема: Герой – шагыйрь Муса Җәлил.”Кичер, илем!”

Максатлар: -шәхес буларак УУЭ: язучы тормышы белән кызыксыну,шәхси батырлык үрнәген аңлауга ирешү,соклану хисләре тәрбияләү,гражданлык нигезләрен формалаштыру; -коммуникатив УУЭ: информация табу,иптәш...

Мәшһүр татар шагыйре – Габдулла Тукай.

дөрес, йөгерек, аңлап, сәнгатьле уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү;                  Тукай иҗаты аша китап укуга т...

Туган авылым Нәдердә яшәүче шагыйрә, Тукай премиясе лауреаты Клара Булатова иҗаты буенча проектлар яклау дәресе

Сыйныфлар: 1, 2 сыйныфларМаксат:1)үткәннәрне кабатлау,туган як шагыйрәсе Клара Булатованың балалар өчен язылган әсәрләрен искә төшерү, укучыларны якташ язучыларның туган як белән бәйләнешле иҗатлары б...

Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә....

Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре буенча дәрес эшкәртмәсе....

: Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре . презентация....