Тема: Герой – шагыйрь Муса Җәлил.”Кичер, илем!”
план-конспект урока по чтению (3 класс) на тему

Ахметова Эльмира Фалиховна

Максатлар: -шәхес буларак УУЭ: язучы тормышы белән кызыксыну,шәхси батырлык үрнәген аңлауга ирешү,соклану хисләре тәрбияләү,гражданлык нигезләрен формалаштыру; -коммуникатив УУЭ: информация табу,иптәшләре белән бергә эшли белү,тикшерү,үз фикерен тулы әйтә белү; -регулятив(көйләгеч) УУЭ: әлегәчә белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйли белү,конфликтны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр кө-чен үстерү; -танып-белү УУЭ: бәйләнешләрне белү,танып- белү максатын билгеләү,шигырьдә күтәрелгән проблеманы чишү,сорауларга тулы җавап би-рә белү,предметара бәйләнешләрне кулланып,кирәкле информация туплау, язучы тормыш юлы турында белемнәрен арттыру,шәхси батырлык үрнәген аңлауга ирешү,эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юл-ларын мөстәкыйль таба белү. Җиһазлау: М.Җәлил портреты һәм китапларыннан күргәзмә, Г.М.Сафиулли-на, Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова Әдәби уку китабы ,2 нче кисәк, 94-96 нчы битләр.”Кичер, илем!” аудиоязмасы,“Чишмә”,”Сәгать”,”Карак песи”, ”Күке”, “Беренче дәрес”(Җ. Фәйзи музыкасы) җырлары,тест биремнәре, ноутбук, медиапроектор,презентация. Кулланылган әдәбият. Г.М.Сафиуллина, Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗа-нова Әдәби уку: татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен дәреслек,Казан: ”Мәгариф-Вакыт” нәшрияты,2013 Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек: 2 томда/төз. Р.Н.Даутов,Р.Ф.Рахмани.-Казан:Татар.кит.нәшр.,2009.

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Ютазы муниципаль районы

Кәрәкәшле төп гомуми  белем бирү мәктәбе

Герой - шагыйрь Муса Җәлил

(3 сыйныф өчен әдәби уку дәресе)

Ютазы муниципаль районы Кәрәкәшле төп гомуми  белем бирү мәктәбенең беренче  квалификацион категорияле

башлангыч сыйныф укыту-

чысы Әхмәтова Эльмира  Фалих  кызы үткәргән дәрес эшкәртмәсе

   

       Тема: Герой – шагыйрь Муса Җәлил.”Кичер, илем!”

Максатлар:

-шәхес буларак УУЭ: язучы тормышы белән кызыксыну,шәхси батырлык үрнәген аңлауга ирешү,соклану хисләре тәрбияләү,гражданлык нигезләрен формалаштыру;

-коммуникатив УУЭ: информация табу,иптәшләре белән бергә эшли белү,тикшерү,үз фикерен тулы әйтә белү;

-регулятив(көйләгеч) УУЭ: әлегәчә белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйли белү,конфликтны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр кө-чен үстерү;

-танып-белү УУЭ: бәйләнешләрне белү,танып- белү максатын билгеләү,шигырьдә күтәрелгән проблеманы чишү,сорауларга тулы җавап би-рә белү,предметара бәйләнешләрне кулланып,кирәкле информация туплау, язучы тормыш юлы турында белемнәрен арттыру,шәхси батырлык үрнәген аңлауга ирешү,эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юл-ларын мөстәкыйль таба белү.

Җиһазлау: М.Җәлил портреты һәм китапларыннан күргәзмә, Г.М.Сафиулли-на, Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова Әдәби уку китабы ,2 нче кисәк, 94-96 нчы битләр.”Кичер, илем!” аудиоязмасы,“Чишмә”,”Сәгать”,”Карак песи”, ”Күке”, “Беренче дәрес”(Җ. Фәйзи музыкасы) җырлары,тест биремнәре, но-утбук, медиапроектор,презентация.

Кулланылган әдәбият. Г.М.Сафиуллина, Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗа-нова Әдәби уку: татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен дәреслек,Казан: ”Мәгариф-Вакыт” нәшрияты,2013

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек: 2 томда/төз. Р.Н.Даутов,Р.Ф.Рахмани.-Казан:Татар.кит.нәшр.,2009.

Ресурслар: http:// rushkolnik. ru / docs

            http: // www. rt- online.ru

Структуралар: ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР, СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЭЙБЛ.

                                   Дәрес барышы

  1. Оештыру. Мотивация.

-Хәерле көн,укучылар,исәнмесез! Без тарихка сәяхәтебезне дәвам итәбез. Вакыт машинасы хәзер безне дәһшәтле Бөек Ватан сугышы барган җирләргә илтеп куяр.

II.Белемнәрне актуальләштерү һәм эшчәнлектәге кыенлыкларны ачыклау.

  1. Муса Җәлил портретын күрсәтү.Проблеманы чишү юлларын эзләү.

-Укучылар, сез бу шагыйрьне беләсезме? Кайсы шигырьләре исегездә калды?(“Бер шигырь”,”Себерке әкияте”II сыйныф,”Яңгыр” III сыйныф,1нче кисәк)

-Балалар бакчасында яки мәктәптә аның сүзләренә язылган җырлар өйрәнгәнегез яки ишеткәнегез булдымы?

2.Уен.Латыф Хамиди көй язган бер уенны уйнап алабыз. Ул “Күрсәт эле” дип атала, сүзләрен кем язды икән?

-Димәк, дәресебез кем иҗатына багышланыр?

- Балалар, бүгенге дәресебез  герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышлана.(1нче слайд)

III.Яңа материалны аңлату.

1.”Көйне таны уены”

Аудиоязмада М.Җәлилнең “Чишмә”,”Сәгать””Карак песи”,”Күке”, “Беренче дәрес”(Җ. Фәйзи музыкасы) җырларыннан өзекләр тыңлау.

Җапвапларны әйттерү,белмәсәләр “Кечкенә дусларга” китабыннан таптырып укыту.

2.Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты.(2 нче слайд)

-Кышкы салкын көннәрнең берсендә иксез-чиксез Оренбург далаларының Мостафа исемле татар авылында, 1906 нчы елның 15 нче февралендә, Мостафа абый белән Рәхимә апа гаиләсендә кечкенә Муса дөньяга килә.(3 нче слайд)Ул бик хәрәкәтчән,тормыш сөючән бала булып үсә: уйный, көлә, урманга йөри, күлдә су коена. Абыйсы Ибраһимга ияреп, 6 яшендә үк Оренбургтагы “Хөсәения” мәдрәсәсенә укырга йөри башлый.(4 нче слайд) Муса бик тырышып укый,үсеп буйга җитә,шигырьләр язу белән мавыга. Беренче шигыренең исеме дә “Бәхет” дип атала.1922 нче елның көзендә Казанга килә һәм “Татарстан”(хәзерге “Ватаным Татарстан”) газетасы редакциясендә эшли, рабфакта укый.1927-1931 нче елларда ул Мәскәү дәүләт университетының әдәбият-сәнгать факультетында югары белем ала.

1938 нче елда М.Җәлил Казанга кайта.Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе булып эшли.1941 нче елда Бөек Ватан сугышы башлангач,үз теләге белән сугышка китә.Мизәлә шәһәрендәге кыска вакытлы хәрби курсларны тәтамлаганнан соң,Төньяк-Көнбатыш Волхов фронтына җибәрелә. Анда “Отвага”газетасының хәбәрчесе була. Канлы бәрелешләрнең берсендә аларның часте чолганышта кала, һәм М.Җәлил дошман кулына эләгә.Тоткынлыкта да ул, совет әсирләреннән яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы көрәш алып бара. Күренекле “Моабит дәфтәрләре”циклына кергән шигырьләрен иҗат итә.(5 нче слайд)1943 нче елда оешманың эше ачыла.1944  нче елның 25 нче августында Муса Җәлил һәм аның 11 фикердәше Германиянең Плетцензее төрмәсендә гильотинада җазалап үтерелә.

        Шагыйрьнең “Моабит дәфтәрләре” циклына кергән шигырьләре инглиз,француз,испан,немец,гарәп,япон,венгр,румын,чех,корея,рус,украин һ.б. телләргә тәрҗемә ителә.М.Җәлил – Советлар Союзы Герое (1956), Ленин премиясе лауреаты (1957).

     Балалар, Муса Җәлил зур авырлыклар,кыенлыклар алдында югалып калмаган.Ул безгә бик күп матур әсәрләр бүләк иткән.

3.М.Җәлилнең “Кичер илем!” шигырен аудиоязмадан тыңлау.

4.Сүзлек эше.(6 нчы слайд)

Хәзер дәреслекнең 94 нче битен ачыгыз һәм “Кичер илем!” шигырендә очраячак сүзләрнең мәгънннәләрен аңлатып карыйк.

Соңгы сулышта – үлем алдыннан.

Сансыз- хөрмәтсез,кадерсез.

Шаһит –күреп тору.

Керсез саклау  –саф килеш, кадерләп саклау.

Туплар- бомбалар.

Ядрәләр- пулялар.

Шыр сөяктән- бик ябык кеше.

Коллык- әсирлек,ирексезләп тору.

Ачы нәфрәт- бик каты ачу белән.

Писталетым итте хыянәт- писталеты эшләмәү.

Чаян – үрмәкүчсыманнар семьялыгына керә,русчасы скорпион.

Мәгърур  – горур.

Хурлыклы юл- мәсхәрәле,теләмәгән юл.

Көн чыгышы – таң ату,кояш чыгу.

Комсыз – йотлыгып, күз дә алмыйча.

Тоткын күңел- әсирлектәге кеше йөрәге.

-Хәзер әсәрне сәнгатьле итеп укырга өйрәнегез.

IV.Белемнәрне беренчел ныгыту.

1.М.Җәлилнең  “Кичер илем!” шигырен чылбыр буенча кычкырып уку.

2.Парларда эшләү.СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЭЙБЛ

Шигырьне мәгънәви кисәкләргә бүлү аларга исем кую.Һәр кисәкне аерым-аерым кабат уку.

V. Физминутка. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР.

VI.Өйрәнелгәннәрне ныгыту күнегүләре.

Дәреслекнең 96 нчы битендәге сорауларга җавап бирү.

VII.Мөстәкыйль эш. Тест биремнәре эшләү.

1.М.Җәлилнең туган елын күрсәтегез:

а)1902

ә) 1904

б)1906

2.М.Җәлилнең әтисенең исеме ничек?

а) Мөхәммәтгариф

ә) Мостафа

б)Кәрим

3.Беренче  язган шигыренең исеме ничек?

а)”Кызыма”

ә) “Ишек төбендә”

б)”Бәхет”

4.Муса Җәлилнең шигъри әсәрләре тупланган җыентык кайсы төрмә исеме белән атала?

а)Тегель

ә) Моабит

б) Шпандау

5.Муса Җәлил белән бергә 11 көрәшченең гомере кайсы төрмәдә өзелә?

а)Моабит

ә) Шпандау

б) Плетцензее

VIII.Дәрескә йомгак. Рефлекция.

- Мөстәкыйль эшне тикшерү.Парларда эшләрне алмашып тикшерәләр. СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЭЙБЛ (Дөрес җаваплар 7 нче слайд)

-Бүгенге дәрестә Бөек Ватан сугышы турында нәрсәләр белдек?

-Сез үз җавапларыгыздан канәгатьме? Ни өчен?

-Сугыш турында тагын ниләр белергә теләр идегез?

-Дәрес сезгә ошадымы? (Смайликлар белән күрсәтү.)

      Укучылар, Муса Җәлилнең “Кичер илем!” шигыре  аша без туган ил, аңа булган көчле ярату, туган илне хөрмәтләү, сагыну һәм юксыну хисләрен аңларга өйрәндек.

Өй эше. (8 нче слайд)

1) “Кичер илем!” шигыреннән үзеңә иң ошаган өзекне ятларга;

2)”Кызыл ромашка” шигырен табып, сәнгатьле итеп укырга өйрәнергә;

3) “Минем бабам да солдат булган” исемле кечкенә хикәя язарга.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Муса Җәлил (1906-1944)

Слайд 9

Плетцензее төрмәсе

Слайд 10

Ресурслар http://rushkolnik.ru/docs http://www.rt-online.ru


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока литературного чтения во 2 классе по теме «Герой в авторских сказках о животных. В. И. Даль «Ворона»» (Система Эльконина-Давыдова) + Презентация

Конспект урока литературного чтения во 2 классе по теме  «Герой в авторских сказках о животных. В. И. Даль «Ворона»» (Система Эльконина-Давыдова)...

Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил

Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил...

Классный час на тему «Герой Великой Отечественной войны Казаков Темирей Токурович »

Классный час посвещенный Герою Советского Союза Темирею Токуровичу Казакову...

Герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган КВН

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Уртада Муса Җәлил портреты, бер якта китапларыннан күргәзмә куелган, икенче якта кичәнең эпиграфы  итеп алынган шигъри юллар эленгән.    Уртада ике команда....