1 класс Әдәби уку дәресе өчен материаллар
занимательные факты по чтению (1 класс) на тему

Бурганова Римма Нурмухаметовна

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен материаллар.

Скачать:


Предварительный просмотр:

   ТР Әтнә  муниципаль районы

 Күәм урта   гомуми белем бирү  мәктәбе

   Сабый чактан башлап кеше үз гомерендә  зур күләмдә мәгъ-лумат һәм белем туплый. Ул озак вакытларга кадәр аның хәте-рендә саклана. Берничә еллар дәвамында өйрәнгән формулалар, исемнәр, җыр-шигырьләр хәтереннән чыкмый. Ул үзенең ерак балачагын яхшы хәтерли, таныш вакыйгаларын күз алдына ки-терә.

   

     Педагог үзенең эшендә нәрсәгә омтылырга, нинди нәтиҗә-ләргә ирешергә тырышырга тиеш дигән мәсьәлә педагогикада төп мәсьәләләрнең берсе булып кала.

 

      Аң тәрбиясенең максаты-балаларны барлык белемнәр күлә-мен үзләштергән, аңлы, акыллы, әхлакый һәм физик яктан камил, мәдәниятле һәм белемле кешеләр итеп тәрбияләү.

        Кеше хәтерле булып тумый, ул аның белән бергә үсә һәм камилләшә бара. Хәтерләү-ул , барыннан да бигрәк, үткәндәге вакыйгаларның асылына һәм эзлеклелегенә төшенү.Хәтерләү кабатлаулар һәм күнегүләр аша БЕЛЕМНЕ АҢГА , ЗИҺЕНГӘ сең-дерү. Баланы уйлый белергә, фикер йөртергә, дөрес үзләштерергә, шулай ук аларны сабыр һәм игътибарлы булырга өйрәтү-мәктәп һәм гаиләнең төп бурычы.

     Хәзерге вакытта без, башлангыч сыйныф укытучылары, уку-чыларның тизлеккә укуларын түгел, ә бирелгән текстны АҢЛАП укуларына  ирешергә тиеш. Бу исә үз чиратында шулай ук хәтергә алу белән бәйләнгән.

    Түбәндә бирелгән текстлар әдәби уку дәресләрендә, уку күнек-мәләрен үстерү минутларында  укучыларның  укылган текстны аңлап уку күнекмәләрен арттыру максатыннан чыгып эшләнде-ләр. Эшнең бу төрен мин  үземнең эшчәнлегемдә бала  беренче сыйныфта укыганда ук куллана башлыйм. 1-2  сыйныф өчен уку текстларын кыска, мавыктыргыч итеп алырга тырышам. Ә инде

3-4 сыйныфлар өчен төзегән  текстларны ,алдагы сыйныфлардан аермалы буларак,баланы уйланырга, чагыштырырга , булган белемнәрен практикада кулланып карарга мөмкинлек бирерлек итеп төзергә тырышам. Әкиятләрдә бирелгән вакыйгаларны чынбарлык белән чагыштырып карау да уңай нәтиҗәләргә ките-рә.Әкиятләр (тәрбияви әһәмияте)-баланың дусты һәм кечкенә чактан ук шатлык чыганагы булып тора.

Яктылык яратучы кыз  (әкият)

1. Текстны игътибар белән бер кат укып чык.

     Борын-борын заманда җир йөзе дөм караңгы булган,ди.Күк йөзендә ай да, кояш та балкымаган. Кешеләр көнне дә, төнне дә белмәгәннәр.

     Караңгылыкны Дию пәриләре бик яратканнар. Шуңа күрә алар бик күпләп яшә-гәннәр.

     Ул заманда патшаның бик матур бер кызы булган. Аның йөзе бик якты, бер күзе-ай,бер күзе кояш булып балкыган, ди.Ул булган һәр җирдә яктылык икән.

     Патша кызы турында Дию пәрие патшасы ишеткән  һәм яктылык яратучы кызны юк итәргә кушкан.

     Дию пәриенең мәкерле уйларын патша кызына җиткергәннәр. Кыз, Дию пәрие кулыннан үлгәнче, җир йөзенә яктылык булыр,кешеләргә файдам тияр, дип уйла-ган һәм аккошка әверелеп, күккә күтәрелгән.

      Менә шул көннән алып,күктә каурый-каурый ак болытлар йөзә, җир йөзен көндез-кояш, ә кичен ай яктыртып тора икән. Яктылыктан куркып, Дию пәриләре дә качып беткәннәр.

2. Хәзер текстны капла һәм түбәндәге сорауларга үзең дөрес дип уйлаган җавапларны билгелә.

1. Элек күк йөзендә ниләр булган?

А)кояш                             ә) ай                              б) берни дә булмаган

2. Караңгылыкны ниләр яраткан?

А) җеннәр                         ә) Дию пәриләре              б) шайтаннар

3. Кемнең бик матур кызы булган?

А)корольнең                   ә) президентның                 б) патшаның

4. Кыз нәрсә яраткан?

А) конфет                        ә) яктылык                           в) туңдырма

5. Кыз нәрсәгә әверелгән?

А) аккош                            ә) болыт                            в) салават күпере

6. Син үзең әкиятләргә ышынасыңмы?

А) әйе                                 ә) юк                                в) нәрсә дияргә дә белмим

Эшне башкарды________________________сыйныф__________

Дата_____________нәтиҗә______________кәеф   ____________

Фил, Арыслан һәм Тычкан

(әкият)

1. Текстны игътибар белән бер кат укып чык.


       Берзаман Фил белән Арыслан узышырга уйлаганнар.Алар кая кадәр йөгерер-гә икәнен дә килешенеп куйганнар. Ә Арыслан Тычкан белән бик дуслар икән. Арыслан Тычканга башта ук шул урынга барып торырга кушкан.Фил йөгереп килеп җиткәч, Тычкан аңа: “ Чи-чи”.-дип әйтергә тиеш булган. Чөнки Филләр Тычканның шулай дип әйтүеннән бик куркалар икән.

       Ярар. Хәзер болар йөгерә башлыйлар.Фил бик тә хисләнеп чаба. Аның бу ярышта бик тә җиңәсе килә икән. Арыслан да аннан калышмый. Билгеләнгән урынга иң беренче Фил  килеп җитә. Ә Тычкан анда басып тора. _Чи-чи,- ди ул Филгә.

      Фил куркуыннан нишләргә дә белмичә, чиккә дә килеп җитмичә кирегә йөгерә икән. Ә Арыслан белән Тычкан Филдән рәхәтләнеп көлгәннәр.

2. Хәзер текстны капла һәм түбәндәге сорауларга үзең дөрес дип уйлаган җавапларны билгелә.

1. Текст исеме ничек атала?

А) Фил, Арыслан, Тычкан      ә) Фил, Арыслан һәм Тычкан

2. Нәрсәләр бик дус булган?

А) Арыслан белән Тычкан       ә) Арыслан белән Фил

3. Тычкан нәрсә дип җавап бирергә тиеш булган?

А) Чи-чи-чи                          ә) Чи-чи

4. Фил ничек итеп чапкан?

А) бик каты итеп                 ә) бик тә хисләнеп

5.Фил финишка килеп җиткәч, нәрсәне күргән?

А) Тычканны                            ә) Арысланны

6. Текстка син үзең нинди исем бирер идең?

________________________________________________

 Эшне башкарды_________________________сыйныф____________

Дата________________нәтиҗә_______________кәеф______________

“Ат чебене”

1. Текстны  игътибар белән бер кат укып чык.

    Чын исеме Хәсән булса да, аны Калимәт малайлары “Ат чебене” дип йөртәләр иде. Ун яшеннән ул ат янында чуала башлады. Кәнүшнидә яңа бер колын туса, иң элек ул килеп җитә.

     Унике яшеннән инде ул олы кешеләр ярдәменнән башка ат җигәргә өйрәнде. Атның ялына ябышып йөри, арба өстенә басып, камытын кидертә.Тик камыт ба-вын тартырга гына көче җитми аның. Эш шуңа килеп терәлгәч, борынын тартып, ат-арба тирәсендә әйләнә башлый...

     Җәй көне Хәсән болында -атлар янында. Чакырып алмасаң, ул ашарга да кайтмый.

     Артышлы тау буенда йомшак мүк үләне үсә. Үлән өстеннән мүкәләп бар-саң,күзне камаштырып, җир җиләге килеп чыга. Кып-кызыл!

     Артыш арасында йөреп туйгач, Хәсән, әтисе кебек, кулларны баш астына куеп, йомшак мүк үләне өстенә сузылып ята.Рәхәт болай ятуы! Колак төбендә генә чикерткәләр сайраша, бал кортлары оча, үлән башларын сыйпап, җил исеп китә.

2. Хәзер текстны капла һәм түбәндәге сорауларга үзең дөрес дип уйлаган җавапларны билгелә.

1. Кемне “Ат чебене” дип йөртәләр?

А) Хуҗа                                      ә) Хәсән                               б) Хөсәен

2. Ничә яшьтән аңа “ат җене “ кагыла?

А) 12                                            ә) 10                                      б) 11

3. Артышлы тау өстендә йөреп арач, ул нәрсә өстендә ятарга ярата?

А)үлән                                        ә) мүк үләне                         в) печән

4. Җәй көне ул кайларда йөри?

А) болында                          ә) су буенда                              в) кырда

5. Сер булмаса, үскәч, кем булырга телисең?

__________________________________________________________________

Эшне башкарды________________________сыйныф______________

Дата________________________нәтиҗә____________кәеф________________

Яшен сукты  

(монгол халык әкияте)

1. Текстны  игътибар белән бер кат укып чык.

       Бер байның бик тә күндәм хезмәтчесе булган.Явыз бау иртән дә, кичен дә кыйный икән моны. Шулай берчак икәүләп юлга чыкканнар болар. Бай үзе яхшы атка атланган, ә хезмәтчесе ябык алашада арттан сөйрәлә, ди. Бара тогач, күк йөзен кара болытлар каплаган. Ә бай бик куркак икән. Күк күкрәвен ишеткәч, моның бөтенләй коты чыккан.

      -Артта калма! Минем яннан бар!- дип кычкырган ул хезмәтчесенә.

      -Атның хәле юк, көчкә-көчкә генә атлый.- дигән хезмәтче.

      -Мал да карый белмисең!- дип, камчы белән аңа берни китереп сылаган бай.

       Шулчак күктә яшен ялтыраган һәм бай куркудан күзләрен чытырдатып йомган. Моны күреп торган хезмәтче кулындагы таягы белән хуҗаның сыртына китереп сылаган. Ә бай, яшен сукты дип уйлап, атның ялын кочаклаган. Күк күкрәгән саен, хезмәтче сыртына берне сылый торгач, бай, һуштан язып, аттан егылып төшкән.

      Хезмәтче бераз башын кашып торган да хуҗа янына сузылып яткан.  Бераздан бай, һушына килеп, авыртудан ыңгыраша-ыңгырыша, тәнен капшарга тотынган. Күрә бу: янәшәдә хезмәтчесе аңсыз-өнсез ята. Бай төрткәли башлагач, ул әкрен генә күзләре ачкан.

    -Яңгыр ява башлауга ук яшен сукты мине.Ничек исән калдым икән?- дип сыкранган хезмәтче.

     Моны ишеткәч, бай мактанырга тотынган.

      -Гомеремдә бу кадәр күркак хезмәтче күргәнем юк иде. Яшен мине җитмеш җиде тапкыр сукты, бер керфегем дә  селкенмәде.Ә син бер сугудан аттан егылып төшкәнсең,- дип көлгән, ди.

   Хезмәтче әле күккә, әле кулындагы таякка карап,хәйләкәр елмайган.

2. Хәзер текстны капла һәм түбәндәге сорауларга үзең дөрес дип уйлаган җавапларны билгелә.

  1. Байның хезмәтчесе нинди булган?

А) көчле                         ә) куркак                           в) күндәм

2. Байны яшен ничә тапкыр суккан?

А) 17                                  ә) 77                                  в) 27

3. Бай хезмәтчене нәрсә дип ачулана торган булган?

А) ат карый белмисең                      ә) мал карый белмисең

4. Син үзең яшенән куркасыңмы?

А) әйе                          ә) юк                           в) белмим

Эшне башкарды___________________сыйныф____________

Дата__________________нәтиҗә____________кәеф_________________

Тургай

1. Текстны   игътибар белән бер кат укып чык.

-Тургай, ник моңлы син?

Нигә болай елыйсың?

-Инде елап ардым мин:

Япа-ялгыз калдым мин.

-Абау, шулай укмыни?

Балаларың юкмыни?

-Аҗдаһадай коточкыч

Мәрхәмәтсез бер очкыч

Агу сипте басуга:

Балаларым барсы да

Шундук үлеп беттеләр...

Мине ятим иттеләр.

Әле безнең кадерне

Тора- тора белерсез.

Тургайларны һәрвакыт

Төштә генә күрерсез...

Белмим, нинди кеше сез?

Нишлисез?!

(Хәкимҗан Халиков)

        

2. Хәзер текстны капла һәм түбәндәге сорауларга үзең дөрес дип уйлаган җавапларны билгелә.

1. Шигырьдә кайсы кош турында сөйләнә?

А) тилгән                        ә) тургай                           б) тәкәрлек

2. Әлеге кош ни өчен елый?

А) иптәш булмаганга                    ә) япа-ялгыз калганга

3. Аның балаларын нәрсә харап иткән?

А) чебен-черки                              ә) агу                               б) ерткыч кошлар

4. Киләчәктә”безне ____кайда гына_______ күрерсез” ди?

А) рәсемнәрдә                 ә) Кызыл Китапта                   б) төштә

5. Син үлеге кошны күреп беләсеңме?

А) әйе, күргәнем бар                                     ә) күргәнем юк

Эшне башкарды_________________________сыйныф__________

Дата_____________________нәтиҗә____________кәеф____________

Кайтыгыз, кошкайлар!

1. Текстны  игътибар белән бер кат укып чык.

Кайтыгыз инде, кошкайлар!

Сагындык үзегезне.

Кайтырлар дип, зәңгәр күктән

Алмыйбыз күзебезне.

Каеннар көтә зарыгып,

Зәңгәр яз көтә сезне.

Үзегез дә очрашуны

Көздән үк көтәсезме?

Туган якның бизәге сез,

Туган якның җаны сез.

Туган якка сез бик кирәк,

Онытмагыз аны сез!

Ярый әле киткән чакта

Бөтенләйгә китмисез.

Яз быел да бигрәк гүзәл-

Тик сез генә җитмисез!

(Роберт Миңнуллин)

2. Хәзер текстны капла һәм түбәндәге сорауларга үзең дөрес дип уйлаган җавапларны билгелә.

1. Әлеге шигырьнең авторы кем?

А) Туфан Миңнуллин    ә) Роберт Миңнуллин         б) Ким Миңнуллин

2. Текстта “сезне нинди агач көтә” ди?

 А) нарат                         ә) каен                          б) имән

3. Быелгы яз ничек итеп сурәтләнә?

А) бигрәк матур                     ә) бигрәк ямьле          б) бигрәк гүзәл

4. Күчмә  кошлардан син нинди кошларны беләсең?

_____________________________________________________________________________________________________________________________________.

Эшне башкарды_______________________сыйныф__________

Дата______________нәтиҗә__________кәеф________________

Дуслык нигә бозылган?

1. Текстны  игътибар белән бер кат укып чык.

       Борын-борын заманда мәче белән тычкан бик дус булганнар.Мәчегә хуҗасы сөт биргәндә алар аны икесе бергә эчкәннәр.беркөнне мәче сөтне үзе генә эчеп бетергән, тычканга калдырмаган.

      Тычканның тамагы ачкан. Ул мәченең тәлинкәсе янына килгән. Ә тәлинкәдә сөт юк икән. Тычкан, кашын җыерып, тишегенә кереп киткән, бүтән чыкмас булган. Мәчегә бик үпкәләгән ул. Икенче көнне хуҗа мәчегә сөт биргән. Мәче йокламаган булган. Тычкан сөтне берүзе эчкән дә бетергән, мәчегә калдырмаган.Мәче,әлбәттә, эшнең нәрсәдә икәнен төшенгән.

       Шушы көннән мәче хуҗасы сө салып биргәнне тәлинкәсе янында  көтеп ала торган булган. Тычканга сөтне калдырмаган. Ә тычкан, мсекенкәй, теләсә кайсы әйберне кимереп йөри башлаган. Шуннан бирле мәче белән тычкан арасындагы дуслык бөтенләй беткән.

                                   (“Көмеш кыңгырау” газетасыннан)

2. Хәзер текстны капла һәм түбәндәге сорауларга үзең дөрес дип уйлаган җавапларны билгелә.

1. Борын заманда мәче белән тычкан  сөтне нәрсәдән эчкәннәр?

А) тәлинкәдән                     ә) касәдән                         б) махсус савыттан

2. Иң беренче булып ике арадагы дуслык бетүгә нәрсә гаепле булган?

А)мәче                                  ә) тычкан                           б) икесе дә

3. Чынбарлыкта мәче белән тычканның дуслыклары бармы?

А) әйе                                   ә) юк                                 б) белмим

4. Әлеге дуслыкны ЧЫН ДУСЛЫК дип әйтеп буламы?

А) була                                ә) булмый                          б) икеләнәм

5. Чын дуслык турында үзең белгән бер мәкаль язып куй әле.

____________________________________________________________________________________________________________________________________________.

Эшне башкарды____________________________сыйныф__________

Дата_____________________нәтиҗә_______________кәеф__________



Предварительный просмотр:

                         Әтнә районы

     Күәм  урта гомумбелем бирү мәктәбе

     1 нче сыйныфта әдәби укудан укучыларның белемнәрен тикшерү өчен эшләр

     

Тиен һәм бүре

  Тиен ботактан ботакка сикерә иде. Кинәт йоклап яткан бүренең өстенә килеп төште. Бүре сикереп торды һәм тиенне ашарга теләде. Тиен ялына башлады:

  • Зинһар, бүре, җибәр мине.

Бүре әйтте:

  • Ярар, мин сине җибәрермен. Тик син башта әйт, нилектән сез, тиеннәр, шулкадәр шат. Миңа һәрвакыт күңелсез, ә сезгә карасаң, сез анда өстә гел уйныйсыз да сикерәсез.

Тиен әйтте:

  • Башта мине агачка җибәр, аннан мин сиңа әйтермен. Мин синнән куркам.

Бүре тиенне җибәрде. Тиен агач башыннан бүрегә әйтте:

  • Син явыз, шуңа күрә сиңа күңелсез. Синең явызлыгың йөрәгеңне яндыра. Ә без тиеннәр берәүгә дә зыян салмыйбыз, шуңа күрә шат яшибез, - диде.

                                                            (Лев Николаевич Толстой)

А өлеше. Дөрес җавапны язып ал.

  1. Бу нинди текст?

А)  Хикәя                  Ә)  Шигырь                Б) әкият

2)  Ни өчен бүрегә гел күңелсез?

А) чөнки ул ботактан ботакка сикерә белми

Ә) чөнки тиеннәр гел шат

Б) чөнки ул явыз

  1. Ни өчен тиеннәр гел шат?

А) алар ботактан ботакка сикереп уйный

Ә) алар берәүгә дә зыян китерми, яхшы күңеллеләр

Б) алар куышларда яши

4) Текстта язылган кайсы вакыйга тормышта булырга мөмкин?

А) хайваннар үзара сөйләшә

Ә) Тиен ялгыш берәр хайван өстенә егылып төшә

Б) тиен явыз була һәм начарлык эшли

  1. Бу әсәр нәрсәгә өйрәтә?

А) явызланмаска һәм башкаларга начарлык эшләмәскә

Ә) игътибарлы булырга, башкалар өстенә егылмаска

Б) күңелсез булганда гына явыз булырга

  1. Бу әсәрне рольләргә бүлеп укыр өчен ничә кеше кирәк?

А) ике: автор һәм тиен сүзләрен укыр өчен

Ә) ике: бүре һәм тиен сүзләрен укыр өчен

Б) өч: автор, бүре һәм тиен сүзләрен укыр өчен

       

Б өлеше. Дөрес җавапны үзең яз.

  1. Бүре тиеннән нәрсә турында сораган?

  1. Тиен һәм бүре образлары аша автор нинди кешеләрне күрсәтә?

Тиен образы - ...                       Бүре образы - ...

  1. Әсәр нәрсә турында?

  1. Тексттан тиеннәрнең ни өчен гел шат булулары турында әйтелгән җөмләне күчереп яз.

       Икмәк үсә

    Авыл янындагы кырлар әле буш. Ә бер басуга әйтерсең  яшел буяу сипкәннәр. Шундый ачык, шундый матур, шундый күңелле, бәйрәмчә!

Әни әйтә:

  • Икмәк шулай үсә!

Яшел уҗымнар барысы да бертөсле, бертуган малайлар кебек. Кайчан үсәргә өлгергән соң алар?

Әни аңлата:

  •   Бу кар астында кыш чыккан икмәк.  Аны узган көз, кыш җиткәнче чәчтеләр. Орлыклар кышкы салкыннар җиткәнче тишелергә  һәм җир өстенә яшел яфракларын чыгарырга өлгерделәр.

    Аннан соң аларны калын кар юрганы каплап китте. Кар  юрганы  астында уҗым кышкы йокыга талды. Алар өстендә салкын бураннар уйнады, кышкы салкыннар җирне туңдырды.

   Ә икмәк барысына да түзде. Кар астында аңа караңгы, салкын һәм күңелсез булды. Кыш бик озак дәвам итте.

  Ләкин икмәк түзде, яз җиткәнен көтте. Яз җитүгә ул  башын күтәрде, үсә башлады. Беренче җылыны үткәреп җибәрмәде, үзенә алды. Кояшка таба үрелә, үсәргә тырыша.

 Кешеләр яшел  басу буйлап барганда як-якларын караналар да әйтеп куялар:

  • Икмәк ничек яхшы булган!

А өлеше. Дөрес җавапны язып ал.

  1. Бу нинди текст?

А)  Хикәя                  Ә)  Шигырь                Б) әкият

  1. Текстта язылган вакыйгалар кайда булган?

А) басуда                Ә) шәһәрдә                Б) авылда

  1. Автор яшел уҗымнарны нәрсә белән чагыштыра?

А) чирәм белән

Ә) бертуган малайлар белән

Б) яшел яфраклы куак белән

  1. Орлыклар кайчан тишелергә  һәм җир өстенә яшел яфракларын чыгарырга өлгерделәр.

А) яз көне             Ә) кыш көне          Б) көз көне

5) Уҗымны кар каплагач, аның белән нәрсә булды?

А) салкыннан өшеделәр

Ә) кышкы йокыга талдылар

Б) кар астында үсүләрен дәвам иттеләр

Б өлеше. Дөрес җавапны үзең яз.

  1.  Кар астында кышлаган икмәкне кайчан чәчәләр?

  1. Яз җиткәч, уҗым нишләде?

  1. Тексттан сорау җөмләне табып яз.

  1. Тексттан кешеләрнең икмәккә сокланганын күрсәткән җөмләне күчереп яз.

              Беренче яңгырга кадәр

Алсу белән Гүзәл бик дус булдылар. Бакчага да гел бергә йөрделәр, мәктәпкә дә бергә киттеләр. Я Алсу Гүзәлне алырга керә иде,  я Гүзәл Алсу артыннан керде. Беркөнне, кызлар мәктәпкә барганда, көчле яңгыр башланды. Гүзәлнең өстендә плащ иде, ә Алсуның өстендә күлмәк кенә. Кызлар йөгерә башладылар.

  • Плащыңны сал, икәүләп ябыныйк!  - дип кычкырды Алсу.
  • Мин сала алмыйм, салсам чыланам! – дип җавап кайтарды аңа Гүзәл, башын капюшон астынарак яшереп.

Алар мәктәпкә килеп җиттеләр. Укытучы апалары бик аптырады.

   - Кызлар, сез бергә килдегез бит. Гүзәлнең күлмәге коп-коры, ә Алсуныкы юпь-юеш. Ничек шулай булды соң? – дип сорады.

  • Гүзәлнең плащы бар иде, ә минем өстемдә күлмәк кенә иде,  - дип җавап бирде Алсу.
  • Ә сез бит бер плащ белән икегез дә каплана ала идегез, - диде укытучы һәм Гүзәлгә карап башын селкеп куйды. – Күрәсең, сезнең дуслыгыгыз беренче яңгырга кадәр генә булган!

Кызлар икесе дә кызардылар: Гүзәл үзе өчен, ә Алсу Гүзәл өчен.

 

А өлеше. Дөрес җавапны язып ал.

  1.  Бу нинди текст?

А)  Хикәя                  Ә)  Шигырь                Б) әкият

2) Кызлар кая баралар иде?

А) уенчык кибетенә

Ә) урамда йөрергә

Б) мәктәпкә

3)Кызлар юлда барганда һава торышы үзгәрдеме, ничек?

А) әйе, кинәт яңгыр ява башлады

Ә) әйе, кинәт  күк күкри башлады

Б) юк, көне буе кояш елмайды

4) Әсәр геройларының кайсында плащ бар иде?

А) укытучыда             Ә) Алсуда          Б) Гүзәлдә

5) Кызларның дуслыгы хакында нәрсә әйтеп була?

А) кызларны чын дуслар дип әйтеп булмый

Ә) кызлар һәрвакыт бер-берсенә ярдәм итәләр

Б) кызлар – чын дуслар

  1. Әлеге текстка кайсы әйтем туры килә?

А) җидәү берәүне көтми

Ә) чын дуслык  авырлык килгәндә  беленә

Б) атнасына җиде җомга

Б өлеше. Дөрес җавапны үзең яз.

  1. Укытучы нәрсәгә аптырады?

  1. Әсәр ни өчен  “Беренче яңгырга кадәр” дип атала?

  1. Кызларга икесе дә коры калсын өчен нәрсә эшләргә кирәк иде?

  1. Син Гүзәл урынында булсаң, нәрсә эшләр идең?



Предварительный просмотр:

Әдәби уку дәресләре өчен уеннар.

        

“Кем иң өлгер һәм зирәк”

Укучыларга сораулар бирелә, җавапны уйларга вакыт бирелми. Кем иң өлгер һәм тиз була, шул җавап бирә.Ахырдан иң күп дөрес җавап бирүче җиңә.

  1. Халык аваз иҗатының төп төрләрен атагыз.
  2. Әкиятләр эчтәлекләренә карап ничә төргә бүленә?
  3. Габдулла Тукай кайсы авылда туган?
  4. Габдулла Тукай ничәнче еллда туган?
  5. “Сертотмас” әкиятен кем язган?
  6. Хуҗасын эзләргә чыгып киткән үрдәк урманда өченчеләрдән булып кемне очрата?
  7. Шәүкәт Галиевның иң танылган шигырен атагыз.
  8. Мәкальне дәвам итегез:  эше барның.......................
  9. “Бакчачы” шигырен кем язган?
  10. Әниләре каргаган ике малайның исемнәре.

“Мәкаль әйтәм”

Укытучы кулында төенләнгән кулъяулык.Укытучы: -  мәкальнең беренче яртысы минем телемдә, икенче яртысы шушы төендә. Мин сезгә бер мәкальнең яртысын әйтеп, шушы кулъяулыкны кайсыгызга булса да ыргытам, әгәр дә мәкальнең яртысын әйтсәгез, төенне чишкән булырсыз.

  • Ни чәчсәң, ...................... .
  • Кем эшләми, ................... .
  • Йөз сум акчаң булганчы, ................... .
  • Кемнең сүзе хак, ............................. .
  • Һәр эшнең ............................... .
  • Яхшылык итсәң, ...................... .
  • Китап уку ............................... .
  • Туган илем - ........................... .
  • Яхшы тел – яз кебек, .......................... .
  • Теле барның ........................... .
  • Үз илем - ......................... .
  • Уйнавын уйна,....................... .
  • Хөрмәт сөйсәң, ...................... .

Һәм башка мәкальләр өстәргә мөмкин.

“Әдәби викторина”

  1. Әрҗә төбеннән, бура почмакларыннан себереп, бер – ике уч он белән нәрсә пешереп була?
  2. Алтын таракның төшеп калган урыны.
  3. Кәҗә кемгә рәхмәт әйтеп сакалын селкетә? Ни өчен?
  4. Әби белән бабайга шалкан тартырга булышучы этнең исеме.
  5. Берьюлы ничә куян артыннан куарга ярамый?
  6. Бер тапкыр кискәнче, ничә тапкыр үлчәргә кирәк?
  7. Г.Тукайның бер шигыре “Әйдәле Акбай, .............” дип башлана. Шигырьне дәвам ит. Шигырь ничек атала?
  8. “Әйт әле, күбәләк,

Сөйләшик беогәләп...”

Бу шигырь юлларының авторы кем?

  1. Бер әби, әтәчләренең сугышуларына түзә алмыйча, берсен берничә көнгә күршеләренә кертеп          

     торган. Ул әдәби әсәрнең исеме ничек?

  1. Г.Тукайның йорт хайваннары турындагы әсәрләре.

“ Авторны таны”

Түбәндәге әдәби әсәрләрнең авторларын әйт:

  “ Бикбатыр белән Биккуркак”

  “Ак бабай”

  “Өч аю” (әкият)

  “Йомшак су, йөгерек су”

  “Комсыз эт”

  “Әни кирәк”

  “Өстәл янында”

  “Әбине җәлләп кенә”

Хәтереңдә калдыр”

Парлап сүзләр әйтелә. Аларны хәтердә калдырырга кирәк. Аннары тикшереп карала. Һәр парлы сүзнең башта беренчесен укытучы әйтә, ә икенчесен укучы дәвам итә. Ә аннары, укытучы икенчесен әйтсә, укучы алдагы сүзне әйтә.

 Китап – китапханә

Шигырь – шагыйрь

Хикәя – язучы

Табышмак – сорау

 Мәктәп – укучы

Табиб - дару

Әкият дөньясында”

  1. Әкичтләр, гадәттә, ничек башлана?
  2. Нинди кошлар бер кечкенә малайны канатларына утыртып алып киткәннәр?
  3. Чуар тавыкның әби белән бабайга биргән вәгъдәсе.
  4. Торна Төлкегә дип әзерләгән сыен нинди савытка салган?
  5. Былтыр исемле егет кайсы әкият герое?
  6. Кәҗә белән сарыкның капчыгындагы әйбер?
  7. Буре ничек итеп койрыксыз калган?
  8. Боздан салынган өй ныкмы. әллә кайрыдан салынганымы?
  9. Сыкрчыкның мактанчык күршесе.
  10. Эт белән тычкан арасындагы шалкан тартырга булышучы.

Ә син беләсеңме?

Әкиятләрдә аларны ничек атыйлар – уйла да әйт:

            Бака - ........................                                             (бакылдык)

            Тычкан - ..................                                              (чыелдык)

        куян - ........................                                              (куркаккай)

        төлке - ....................                                               (хәйләкәй)

        бүре - ....................                                                 (соры колак)

        аю - .......................                                                 (камыт аяк)

“Әкиятне таны”

Бу өзекләр кайсы әкиятләрдән?

    1 . Карчык, мин сиңа бик шәп якалык алып кайттым. Бар чыгып кара: чанада балык та күп, якалык та  

         бар.                                                                                             (“Карт белән төлке”)

  1. Елга, елга әйт әле: казлар кайсы якка очтылар?                     (“казлар – аккошлар”)

  1. Як – ягымда һич кеше юклыгын белдем дә мин,

Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин.                    (“Су анасы”)

  1. Матурым – матурым, гайрәтле батырым, ялгызың гына калырга курыкмыйсыңмы?

                                                                                                        (“Песиләр һәм күселәр”)

  1. Әйләнмәле карама,

Бәйләнмәле карама,

Соры бүре куып җитте,                                                                                                                             Яшерсәнә карама,

Яшерсәнә карама.                                                                        (“Гөлчәчәк”)

    6. Әйдә без бу алма агачын селкетик тә, алмасын коеп ашыйк......(“Ике ялкау”)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фикерләү сәләтен үстерүгә дидактик материаллар.

Әдәби укудан дидактик материаллар....

Табигый материаллар белән эш

Табигый материаллар белән эш .Мамыктан аппликация...

Табигый материаллар белән эш

Укучыларны табигый материаллар, аппликация ясау , иҗат итү, күз алдына китерү, уйлап табу күнекмәләре үстерү         ...

Фикерләү сәләтен үстерүгә дидактик материаллар

Башлангыч сыйныф укучыларына  фикерләү сәләтен үстерү өчен материаллар....

Татар теленнән дидактик материаллар. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп".

4 нче сыйныфта кабатлау  һәм  гомумиләштерү дәресләре өчен....

Татар теленнән дидактик материаллар.

Кабатлау - гомумиләштерү дәресләре өчен (4 нче сыйныф)...

Татар теле дәресе. 3сыйныф. Исем темасын ныгыту дәресе.

Тема: Исем темасын ныгыту дәресе.Скачать : https://cloud.mail.ru/public/7Uwf/SurqwzRYj...